Программа: Школа России классическая Название учебников

Вид материалаПрограмма

Содержание


Образовательная программа
Аңлатма язуы.
Дәрестә һәм дәрестән тыш уку һәм сөйләм үстерү (68 сәгать)
Туган илем, туган телем, иң кадерлем сез минем! (8 сәг.)
Кырлар буйлап уңган көз йөри. (3 сәг.)
Гаиләмне бик яратам. (5 сәг.)
Тирләп эшләсәң-тәмләп ашарсың (11 сәг.)
Аксакал кыш(5 сәг.)
Курыкма тимим (6 сәг.)
Рәхмәт сезгә ветераннар 1 сәг.)
Күренекле әдипләребез иҗаты(6 сәг.)
Башлангыч классларда әдәби укудан үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр
Икенче ярты елда
Текст өстендә эшләү. Бәйләнешле итеп сөйләү.
Уку китабына ориентлашу.
Беренче сентябрь-Белем көне (1сәг.)
Туган илем, туган телем, иң кадерлем сез минем (3сәг.)
Туган телем-татар теле
Алтын көз (3сәг.)
Гаилә (5сәг.)
...
Полное содержание
Подобный материал:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   10



Управления образования Альметьевского муниципального района Республики Татарстан

Муниципальное образовательное учреждение Кама-Исмагиловская основная общеобразовательная школа

УТВЕРЖДЕНО

протоколом педагогического совета

от______ _________ 2010 г. № ____


Директор школы____________ Р.А.Фардеева


Введено приказом № ____от ____ ________ 2010 г.


ОБРАЗОВАТЕЛЬНАЯ ПРОГРАММА

ПО ПРЕДМЕТУ ӘДӘБИ УКУ ДЛЯ 2 КЛАССА

(количество в неделю 2 часа в год – 68 часов)


Составитель: Хабибуллина Гузалия Анваровна

учитель начальных классов

второй квалификационной категории


СОГЛАСОВАНО

Зам. директора ___________ Г.З.Кашапова


РАССМОТРЕНО

На заседании МО начальных классов,

протокол от _____ ________ 2010 г. № _____


Руководитель МО ________ Г. А.Хабибуллина


село Кама-Исмагилово


Аңлатма язуы.


Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган һәм тәгъдим ителгән “Дүртеллык башлангыч татар мәктәбенең 2 сыйныф өчен әдәби уку дәреслегенә (С.Г.Вагыйзов, Р.Г.Вәлитова, 2007 ел) һәм татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1-4 сыйныфлары өчен программага” (2001 ел) нигезләнеп язылган. Программа материалы 2 сыйныфның укыту планы нигезендә 68 сәгатькә бүленеп, атнага 2 сәгать исәбеннән төзелде.


Максат һәм бурычлар:

  • Баланы матур әдәбият әсәрләре дөньясына алып керү һәм сүз сәнгатенең образлылыгын аңларга өйрәтү;
  • Төрле жанрдагы әдәби әсәрләр белән таныштыру;
  • Яңа китаплар белән таныштыруга, элеккеләрен кабат укуга теләк тәрбияләү, китап укудан ләззәт, хозурлык табарга өйрәтү;
  • Әсәрне уку – аның “серенә” төшенү икәнлеген аңлату, авторның позициясен, язылганга мөнәсәбәтен ачарга өйрәтү, автор белән аралашу өчен уку;
  • Әсәрдәге сүзне укучының игътибар үзәгенә кую; аны образлар тудыру алымы, авторның фикерен, уйларын, хисләрен белдерүче чара, автор ачкан могҗиза буларак кабул итәргә өйрәтү;
  • Укучыларның әсәрне эмоциональ-эстетик кабул итүенә ирешү; хисләр сферасын әхлакый, рухи матурлык тойгылары белән баету;
  • Әдәби әсәрләрне укыганда, балаларның акылын, ихтыярын, хисләрен һәм рухи ихтыяҗларын үстерү.



Дәрестә һәм дәрестән тыш уку һәм сөйләм үстерү (68 сәгать)


1 нче сентябрь – Белем көне (1 сәг.)

Беренче сентябрь - мәктәпләрдә уку елы башлану һәм Белем көне. Балаларның якын дусты мәктәп һәм китап турындагы әсәрләр.


Туган илем, туган телем, иң кадерлем сез минем! (8 сәг.)

Туган тел, Ватаным Татарстан, халыклар дуслыгы, чит-ят җирләрдә яшәгән кан кардәшләребез турында язылган хикәя, мәкалә һәм шигырьләр.


Кырлар буйлап уңган көз йөри. (3 сәг.)

Кешеләрнең көзге эшләре. Хайван һәм кош-кортларның көзге тормышы. Табигать дөньясына кешеләрнең мәнәсәбәтенә багышланган әсәрләр. Көзге табигатькә экскурсия һәм көзге үзгәрешләрне күзәтү.


Гаиләмне бик яратам. (5 сәг.)

Гаиләдә әти-әни, әби-бабай, абый-апалар, мәктәп укучылары һәм кечкенәләрнең яшәешләре, эшләре, укучылары, үзара мәнәсәбәтләре турындагы әсәрләр. Әби, әни, апалар һәм аларның эш-шөгыльләре, бәйрәмнәре турында әсәрләр.


Әдәп башы – матур гадәт9 сәг.)

Гомумкешелеккә хас яхшы әдәп-әхлак сыйфатларын начар гадәтләрдән аера белергә, “бәхет - әдәп-әхлакта, байлык – сәламәтлектә” һәм хезмәттә булганны сурәтләүче әсәрләр.


Тирләп эшләсәң-тәмләп ашарсың (11 сәг.)

Кеше хезмәтенең өч төре дә (физик хезмәт, акыл хезмәте, рухи хезмәт) кешеләргә игелекле булу, узең яшәгән җирдә үсемлек һәм тереклекләргә мәрхәмәтле, шәфкатьле булу, шәхси, күмәк хезмәт, хосусый милек турындагы әсәрләрне уку.


Аксакал кыш(5 сәг.)

Кышкы табигать. Балаларның кышкы уку, уеннары. Кешеләрнең кышкы эшләре, хайван, кош-кортларның кышкы тормышы, кешеләрнең аларга ярдәм итүләре турындагы әсәрләр.


Курыкма тимим (6 сәг.)

Хайван, кош-кортларның үзара һәм кешеләргә ярдәме, кешеләрнең үсемлекләргә булышуы турындагы әсәрләр.


Яз. Бигрәк шук икән (10 сәг.)

Кешеләрнең язгы эшләре, язын тереклек һәм үсемлекләр дөньясының уянуы; беренче яшеллекләр, чәчәкләр, кошларны каршылау, Сабан туе турындагы әсәрләр.


Рәхмәт сезгә ветераннар 1 сәг.)

Чик сакчылары, илнең эчке иминлеген саклау турындагы әсәрләр.


Халык авыз иҗаты (5 сәг.)

Татар халык җырлары, бию такмаклары, мәкаль, табышмак әйтешү, тизәйткеч, такмаза һәм сынамышлар.

Тормыш һәм хайваннар турында, тылсымлы әкиятләр, хыялый хикәятләр.


Күренекле әдипләребез иҗаты(6 сәг.)

Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Галимҗан Ибраһимов, Муса Җәлил һәм аларның әсәрләре белән таныштыру.


Яттан сөйләү өчен әсәрләр:

Габдулла Тукай. Туган тел.

Мәҗит Гафури. Чикерткә белән кырмыска.

Муса Җәлил. Кечкенә дуслар.

Шәйхи Маннур. Яратам.

Абдулла Рәхмәт. Кышкы матурлык.

Роберт Миңнуллин. Әни кирәк.

Габдулла Тукай. Карлыгач.

Гали Хуҗи. Яз.


Башлангыч классларда әдәби укудан үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр

Уку күнекмәләре. Беренче ярты ел. Аңлап, дөрес һәм салмак итеп иҗекләп, иҗек төзелеше гади сүзләрне бөтен килеш уку. Таныш булмаган текстны уку тизлеге – бер минутка 40 сүз.

Икенче ярты елда аңлап, дөрес һәм сәнгатьле итеп, сүзләп уку, читен сүзләрне иҗекләп уку. Таныш булмаган текстны уку тизлеге – бер минутка 50 сүз. Җөмлә ахырындагы тыныш билгеләренә карата тиешле пауза һәм интонацияләре белән уку.


Текст өстендә эшләү. Бәйләнешле итеп сөйләү. Текст эчтәлегенә карата куелган сорауларга җавап бирү, сөйләгән эчтәлекнең дөреслеген раслаган җөмләләрне тексттан табып укып күрсәтү,укыган әсәрне бәяли белү. Укытучы биргән сораулар яки дәреслектәге рәсемле план буенча текст эчтәлеген эзлекле итеп сөйләү.

Текст эчтәлегендәге төрле күренешләрне телдән сүрәтләп сөйләү. Хикәяләү эзлеклелеген саклап, бер үк сүзләрне кабатламыйча, җентекле итеп, сюңеты ачык булган кечкенә әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү.

Әсәргә карата ясалган рәсем эчтәлеген ачу, аны хикәянең тиешле өзегенә туры китерү, шул рәсемгә караган җөмләләрне табып укып күрсәтү.

Укытучы ярдәмендә текстны кисәкләргә бүлү, аларга исем кую, укылган әсәрнең төп уен билгеләү.

Әдәби әсәр авторының теленә, сүрәтләү чараларына игътибар итү – укытучы җитәкчелегендәге сыйныф белән тикшерү (эпитет, чагыштыру, сынландыру, метафораларны терминнарын әйтмичә генә күзәтү).

Мәгънәләре бер-беренә якын торган сүзләрне чагыштыру, тексттагы сүз һәм әйтелмәләрне, күп мәгънәле сүзләрнең гади очракларын аеру, тексттагы вакыйгаларны, анда катнашучыларны һәм табигать күренешләрен характерлаучы сүз һәм әйтелмәләрне укытучы җитәкчелегендә эзләп табу һәм шулар ярдәмендә тиешле күренешләрне телдән тасвирлау.

Әкият, хикәя һәм шигырьне гамәли аеру, чагыштырып укып күрсәтү.

Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре: темп, тавыш көче, тон, сөйләм мелодикасы (тавышны күтәрү, түбәнәйтү). Сүзләрне дөрес әйтү.


Уку китабына ориентлашу. “Эчтәлек” белән танышу, аңа карап, кирәкле әсәрне китаптан таба белү, укыла торган әсәргә карата бирелгән сораулар һәм биремнәрдән укытучы ярдәмендә файдалана белергә өйрәнү.

Балалар китабы белән эшләү. Белем алу, эш осталыгына өйрәтү һәм мөстәкыйль уку күнекмәләре булдыру. Китапның төп элементларын аера белү: китап тышлыгы, китап төбе, китап битләре. Китапны саклап тоту кагыйдәләре.

Бер китапта ориентлашу. Авторына, китап исеменә, рәсемнәренә карап, әсәр эчтәлеген аера белү (беренче ярты елда); кем яки нәрсә турында укылды, тыңланды, шул сорауларга җавап бирү. 3-4 китаптан торган төркемдә ориентлашу, уку темасын билгеләү, тәкъдим ителгән билгеләргә карап, китап сайлый белү. Укытучы сораулары буенча укылган әсәр эчтәлеген бергәләп сөйләү-тикшерү, фикер алышу күнекмәләрен ныгыту, әсәрдәге хәлләрне, анда катнашучыларның үз-үзләрен ничек тотуларын, холыкларын, кыланмышларын әхлакый бәяләү.

Китап күргәзмәсе оештыру, китап тәкъдим итү плакаты белән (беренче ярты ел), тышлык картотекасы һәм гади каталог карточкасы белән (икенче ярты ел) таныштыру.

Беренче һәм икенче уку елы дәвамында үзләре берничә кат караган һәм укыган китапларның исемнәрен, авторларын хәтерләп әйтә алу.

Балалар китабын мөстәкыйль укуга карата укучыда уҗай мөнәсәбәт булдыру һәм дәрестән тыш эшләрдә аны ныгыту; сыйныф уку почмагын чиста, тәртипле тоту, уку почмагы аша әдәби уеннар белән таныштыру, укыган әсәрләрдәге аерым күренешләрне сәхнәләштерү.

Уку елы дәвамында балалар өчен чыгарылган газета, журналлар белән таныштыра бару.


Әдәби уку




Темалар

Сәг. саны

Максатлар

Үтәү вакыты

Искәрмә



1

Беренче сентябрь-Белем көне (1сәг.)

Дәрдемәнд. Балалар, әйдә мәктәпкә!

Н. Думави. Мәктәп.

Г. Тукай. Сабыйлар җыры.

2

Аңлап, дөрес һәм салмак итеп иҗекләп, иҗек төзелеше гади сүзләрне бөтен килеш уку. Текст эчтәлегенә карата куелган сорауларга җавап бирү, сөйләгән эчтәлекнең дөреслеген раслаган җөмләләрне текстан табып укып күрсәтү, укыган әсәрне бәяли белү.









1(3)

Туган илем, туган телем, иң кадерлем сез минем (3сәг.)

Б. Рәхмәт. Алтын безнең җир.МТК.

З. Туфайлова. Туган ил.

1

“Эчтәлек” белән танышу, аңа карап, кирәкле әсәрне китаптан таба белү, укыла торган әсәргә карата бирелгән сораулар һәм биремнәрдән укытучы ярдәмендә файдалана белергә өйрәтү.







2(4)

Кл. тыш уку. Г. Тукай. Туган тел. МТК.

Э. Мөэминова. Туган телем.

1

Белем алу, эш осталыгына өйрәтү һәм мөстәкыйль уку күнекмәләре булдыру







3(5)

Ш. Галиев. Җирдә миңа ни кирәк?

1









1(6)

Туган телем-татар теле,

Ватаным –Татарстан (5сәг.)

С. Хәким. Татарстан-минем туган йортым. МТК.

М. Гафури. Ана теле.

Г. Бәширов. Нинди ул Татарстан?

1


1

Сәнгатьле уку күнекмәләрен формалаштыру, туган илгә мәхәббәт уяту, тиз уку күнекмәләрен арттыру, туган илгә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү. Хикәяне бүлекләргә бүлергә һәмбүлеккә исем бирергә өйрәтү, язучыларның тормыш юллары белән таныштыру.







2(7)

И. Юзеев. Татарстаным.

Г. Ахунов. Казан-Татарстанның башкаласы.

1







3(8)

Ватан

1







5(9)

Р. Миңнуллин. Мин яратам сине , Татарстан! МТК.

1








1(10)

Алтын көз (3сәг.)

Г. Тукай. Көз.

Г. Галиев. Җимеш бакчасында. МТК.

1

Укучыларны көз билгеләре белән таныштыру, табигатькә сак караш тәрбияләү. Дөрес уку күнекмәләрен булдыру. Эчтәлек сөйләргә өйрәтү.







2(11)

М. Гафури. Хушыгыз, кыр казлары!

С. Сүнчәләй. Күңелсез көз.

К. Тәхау.Көзге урман. МТК,

1







3(12)

Г. Рәхим. Көз йөри.

1








1(13)

Гаилә (5сәг.)

Жәлил Муса. Бишек җыры

С. Җәләл. Ана мәхәббәте.

Халиков Хәкимҗан . Без ничәү?

1

Гаилә темасы буенча укучыларның белемнәрен тикшерү, дөрес уку күнекмәләре өстендә эшләү, туганнарга карата яхшы мөгалимә тәрбияләү. Авторына , китап исемә, рәсемнәренә карап, әсәр эчтәлеген аерырга өйрәтү.







2(14)

М. Әхмәтҗанов. Кирәк.

Мингалим Рөстәм. Канатларың булса...

Р. Миңнуллин. Менә шундый кеше ул!

1







3(15)

Сак – Сок. Хыялый хикәят

Галиев Шәүкәт. “Сак – Сок” бәетен тыңлаганда

1







4(16)

Мингалим Рөстәм. Иң зур кеше

Су иясе. Югославия әкияте

1








1(17)

Әдәп-әхлак ( 9сәг.)

Л. Васильева-Гангнус.Малайлар, кызлар.

1

Сорауларга дөрес, тулы җавап бирергә өйрәтү, дөрес уку күнекмәләрен булдыру, әдәпле булырга өйрәтү. Өстәл янында дөрес утыру кагыйдәләре белән таныштыру. План төзү һәм шуңа карап эчтәлеген сөйләргә өйрәтү, саран булмаска өйрәтү.







2(18)

Ә. Бикчәнтәева. Өстәл янында.

1










Хәерле иртә. Халиков Хәкимҗан

Шулай да булгалый. Әхмәров Зәкәрия.

1







3(20)

Р. Ишморатова. Яңа чана.

Хикмәтле сүз. Яруллин Фәнис

1







4(21)

А. Әхмәт. Минеке, тимә!

З. Әхмәров. Әләкче.

1







5(22)

Ә. Бикчәнтәева. Телефоннан сөйләшү.

А.Әхмәт. Ай-һай!

1







6(23)

Ә.Бикчәнтәева.Тәмле сүз.

Н.Каштанов. Ярдәм.

1







7(24)

Р. Вәлиев.Үсмәгән әле.

1







8(25)

Ф.Яруллин. Кояштагы тап.

1







9(26)

Дәрдемәнд. Өч угыл.

А. Шамов. Ипи кадере.

1








1(27)

Тирләп эшләсәң-тәмләп ашарсың (11сәг.)

М. Гафури. Балалар эше.

И. Туктар. Нилектән икән ?

1

Укучыларда китапка карата мәхмббәт уяту. Кирәкле китапны үзлекләреннән сайлый белү күнекмәләрен формалаштыру, сөйләм телен үстерү, эш сөючәнлек тәрбияләү.







2(28)

Ш. Галиев. Уң кул белән Сул кул.

Татар халык әкияте. Ялкау малай.

1







5(29)

Г. Бәширов. Үзебез карап үстерәбез. МТК.

1







6(30)

Бүләк кемгә? (Әкият)

Р. Төхфәтуллин. Каз өмәсендә. МТК.

1







7(31)

Г. Хисамов. Үз юлыңа чыктың, хуш, балам!

1







8(32)

Теманы йомгаклау.

1








1(33)

Аксакал кыш (6сәг.)

М.Галиев. Песи баласы һәм кар бөртеге.

Б. Рәхмәт. Кыш килде.

1

Тема буенча әсәрләрнең идеясын дөрес үзләштерегә ярдәм итү, кышкы табигатькә мәхәббәт хисе тәрбияләү. Уку күнекмәләрен үстерү, дөрес итеп укырга өйрәтү.







2(34)

Г. Бәширов.Чана шуу.

1







3(35)

А. Хәсән. Кыш бабай бүләк өләшә.

Җ. Тәрҗеманов. Һай, Кыш бабай ...

1







4(36)

З. Моталлапов. Без бәләкәй чакларда...

К. Д. Ушинский. Кыш ачуланды.

1







5(37)

Җ. Дәрзаман. Яңа чана яңа шул.

Р.Корбан. Суык көндә.

И. Туктар.Җем-җем!.. Чвик!..

1







6(38)

Класстан тыш уку. Авылда кыш.

1











1(39)

Курыкма тимим. (8сәг.)

Ш. Галиев. “Курыкма, тимим!”

Ә. Баян. Рәхмәт өчен түгел.

1

Сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, шигырьнең эчтәлегенә карап үз фикерләрен дөрес итеп әйтергә өйрәтү. Аңлап, сәнгатьле итеп уку күнекмәләре булдыру, кошларга сак караш тәрбияләү. Хикәя эзлеклеген саклап, бер үк сүзләрне кабатламыйча, җентекле итеп эчтәлеген сөйләргә өйрәтү.







2(40)

Г.Хәсәнов. Куян.

Г. Гатауллин. Керпе.

1







3(41)

Ф. Яруллин. Хәтерсез күке.

1







4(42)

Ә.Баян. Үтенеч.

Г. Тукай. Кошчык.

1







5(43)

К.Тәхау. Кошларга ярдәм итик.

Ә. Бикчәнтәева. Сөйкемсез песи.

1







6(44)

Ш. Галиев. Балачак әтәчләре чакыра.

Р.Хафизова. Күңел күзе.

1







7(45)

Э.Шәрифуллина. Алтын балык.

1










8 (46)

Класстан тыш уку.

1












1(47)

Иң йомшак куллар-әни куллары(2сәг.)

Р. Миңнуллин. Әни кирәк!

К. Булатова. Әниемнең кызы юк бит. Әни.

С. Рәхмәтуллин. Дәү әни.

1

Шигырьнең эчтәлегенә карап үз фикерләрен дөрес итеп әйтергә өйрәтү, дөрес һәм йөгерек уку күнекмәләре өстендә эшләү, әниләргә карта ихтирамлы булырга өйрәтү.







2(48)

И. Туктар. Өлгер.

Й. Шәрәпова. Тылсымлы елмаю.

1








1(49)

Яз бигрәк шук икән ...(9сәг.)

Ә. Бикчәнтәева. Март аенда.

К. Маховский. Язгы авазлар.

1

Беренче яәеллек, чәчәчкләр, кошларны каршылау, сөйләм телен үстерү, сәнгатьле уку күнекмәләре арттыру, хикәядәге төп фикерне ачыклау өстендә эшләү.







2(50)

Ә. Бикчәнтәева. Апрель ае.

Кошларны каршы алыйк!

1







3(51)

Б. Рәхмәт. Яз килә. Ф. Хөсни. Авылда яз.

Ә. Кари. Минем кунагым.

1







4(52)

Г. Хәсәнов. Беренче күк күкрәү.МТК.

1







5(53)

Г. Афзал. Язгы яңгыр.

1







6(54)

Г. Хәсәнов. Беренче күк күкрәү.МТК.

1







7(55)

Г. Афзал. Язгы яңгыр.

Г. Тукай. Һәркем эштә.

1







8(56)

Ф.Зариф. Татлы җәй.

К. Д. Ушинский. Дүрт теләк.

1







9(57)

Класстан тыш уку. Туган авылымда яз.














1(58)


Рәхмәт сезгә ветераннар ( 2сәг.)

Э. Мөэминова. Моңсу бәйрәм.

З. Моталлапов . Балачакка кайту.

Һәйкәл. МТК.


2


Ветераннарга карта хөрмәт хисе тәрбияләү, йөгерек уку күнекмәләрен арттыру, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.








1(59)

Халык авыз иҗаты (5сәг.)

Табышмаклар. Мәкальләр һәм әйтемнәр. Такмаклар. Эндәшләр. Санамышлар. Тизәйткечләр. МТК.

1

Татар халык авыз иҗаты белән таныштыру, йөгерек уку күнекмәләрен арттыру. Дөрес итеп, сәнгатьле укырга өйрәтү., бәйләнешле сөйләм телен үстерү.







2(60)

Татар халык әкияте . Дүрт дус.

Әтәч ни өчен көлкегә калган.

1







3(61)

Татар халык әкияте. Зөһрә кыз.

Нугай халык әкияте. Карт һәм Су анасы.

1







4(62)

Карачай халык әкияте.Намус.

Литва халык әкияте. Тәрбияле мәче.

1










5(63)

Болгар халык әкияте. Кайчан кем ...

Индонезия әкияте. Күгәрчен белән Кырмыска. Инглиз халык әкияте . Аждаһа.

1












1(64)

Күренекле әдипләребез иҗаты (5сәг.)


Г. Тукай. Эш беткәч уйнарга ярый.



1

Күренекле әдипләребезнең иҗаты белән танышу. Сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру. Бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.







2(65)

М. Гафури. Кыр казы. Балалар һәм китап.

1







3(66)

Г. Ибраһимов. Кызыл чәчәкләр.

1







4(67)

М. Җәлил. Имән. Чишмә.

1







6(68)

Йомгаклау.

1