«магариф»
Вид материала | Книга |
- Пояснительная записка, 354.91kb.
- Программа: Школа России классическая Название учебников, 1854.33kb.
- Планирование составлено на основе государственного стандарта основного общего образования, 4845.55kb.
- Календарно-тематическое планирование программного материала в 8 классе, 1040.34kb.
- Календарно-тематическое планирование Уроков по русской литературе Класс, 324.4kb.
- Кадыровой Гельнур Габделхаковны по русская литература, 417.9kb.
- Ахмадуллиной Рафили Рафаиловны 2 квалификационной категории по русской литературе, 311.02kb.
- Рабочая программа по литературе 5 класс Пояснительная записка, 458.92kb.
- Галимуллиной Ильгамии Рашитовны учительницы первой квалификационной категории по русской, 757kb.
- Утверждаю Согласовано Рассмотрено Директор школы Зам директора по увр на заседании, 848.44kb.
Пароним (гр. para – якын, onyma – исем)- яңгырашлары ягыннан якын, бер тамырдан булган, мәгънәләре белән аерыла торган сүзләр (адресат-адресант, экономия-экономика). Бу төр сүзләр төрле язылышка һәм яңгырашка ия булалар. Абдуллина Р.С. Стилистика һәм сөйләм культурасы. – Яр Чаллы, 1997; Абдуллина Р. С. Паронимнар һәм парономаслар//Фән һәм мәктәп. – 1997, №6,7.
^ Парономазия (гр. paronomasia – якын аталу) – охшаш яңгырашлы сүзләрне махсус бергә кулланудан гыйбарәт стилистик алым.
Патроним - антропонимик берәмлек, ата исемнәре, яисә ата исеме белән бәйле башка төр атама.
Пассив лексика – көндәлек тормышта даими кулланылмый торган, татар теле лексикасының хәзерге хәлен билгеләүдә төп күрсәткеч булмаган, төшенчәсе әһәмиятен югалтып, телдән төшеп калган яисә яңа гына туып, телдә кереп урнашырга өлгермәгән сүзләр. Бу төр лексикага искергән сүзләр һәм неологизмнар керә. Кара: актив лексика, неологизм, искергән сүзләр.
^ Полисемия (гр. polysemos - күпмәгънәле, күпмәгънәлелек) – сүзнең ике яки аннан да күбрәк мәгънәгә ия булуы. М-н: Баш - кеше органы, акыл , санау берәмлеге, башлык, әйбернең башлангычы, ачыткы, оеткы салынган камыр, берәр нәрсәнең өске ягы, югары өлеше. Полисемантик сүздә барлык мәгънәләр дә үзара бәйләнештә яши һәм шактый катлаулы саналган сүзнең семантик структурасын барлыкка китерәләр. Бу төр бәйләнешләр барлык телләрдә дә бертөрле түгел, шунлыктан сүздәге күпмәгънәлелек халыкның миллилегенә, үзенчәлегенә ишарә итә торган бер күренеш булып санала. Сүзнең мәгънә үсеше - дәвамлы процесс, аны барлыкка китерә торган шактый гына сәбәпләр дә аерыла. Бу тел үсеш, җәмгыятьтә барган процессларның тәэсире һ.б. белән бәйле булырга мөмкин: сайлау – бәрәңге сайлау – сайлау алды агитациясе. Кара: номинатив мәгънә, метафора, метонимия, синекдоха. Сүзне күпмәгънәле дигәндә, аның аерым торгандагы, тик торган халәтен түгел, бәлки башка сүзләр чолганышында гына ачыла торган мәгънәсен әйтәләр.
^ Профессиональ (һөнәри) лексика –билгеле бер белгечлеккә караган кешеләр телендә кулланыла торган, шул өлкәдә көнкүреш һәм эспрессив-образлы саналган махсус сүзләр, сүзтезмәләр җыелмасы. Алар шушы өлкәдә эшләүчеләр өчен актуаль, гадәти саналалар. М-н: медицина белгечләре телендә күз алмасы, калак сөяге, скальпель. Һөнәри сүзләрнең аермалы билгеләре: 1. сөйләмә тел, көнкүреш телендә кулланылу; 2. күп кенә һөнәри сүзләрнең терминнар рамкасыннан, кысаларыннан читкә чыгуы, аларның көнкүреш сүзләре белән аваздаш булулары (сафьян читек, болгар читек, каюлы читек); 3. мәгънәдә образлылык саклану (тегүдә еш атлату, йөреп тегү, уем салу, кабартма итәк); 4. сүз мәгънәсендә коннотативлык саклану, ягъни экспрессивлык, эмоциональ-бәяләү мәгънәсе алга чыгу: гимнастик снарад – кәҗә (кирелек мәгънәсе күзәтелә, күнегүләр ясау өчен шактый катлаулы снаряд, шул ук вакытта охшашлык та күзәтелә); 5. төрле эшчәнлек өлкәсенә караган атамаларның кисешүе, төрле өлкәдә бертөрле атама очравы: сыер тиресе, киптерү, басма (тегү, газета). Рәхимова Р.К. Татар телендә һөнәрчелек лексикасы. – Казан, 1985.
^ Пуризм (фр. purisme > лат. purus - чиста) – телнең алынмалардан, ят элементлардан, диалекталь, гади сөйләм элементларыннан чистарту өчен көрәш. П. ике төрле ягы бар: уңай ягы булып туган телнең эчке ресурсларын мөмкин кадәр киң куллану, милли телне, әдәбиятны, мәдәниятны үстерү тора, тискәре ягы бу хәрәкәтне яклаучыларның субъективлыгынан, тел үсеше кануннарын аңлап җиткермәүләреннән гыйбарәт.
^ Реэтимологизация – Кара: халык этимологиясе.
Сема – ( гр. sema) – эчтәлек белдерә торган иң кечкенә компонент. Сема ярдәмендә сүзнең лексик мәгънәсе күзаллана.
^
Семантика (гр. semantikos – билгеләү)– 1. Кара: мәгънә; 2. телдә һәм сөйләмдә эчтәлек (мәгънә) белдерелү юнәлешен өйрәнә торган тел белеме тармагы.
Семасиология (гр. semasia - мәгънә, logos – сүз, өйрәнү) – сүзнең мәгънәсен, мәгънә үсешен, үзгәрешен өйрәнә торган лексикология тармагы.
^ Сигнал мәгънә - төшенчә атамасы булмаган, бары тик аңа ишарә генә итә торган мәгънә. С.м. алмашлык, ярдәмлек сүзләр, ияртемнәр һәм ымлыклар ия, дип карала.
^ Сигнификат (лат. significatum – табылу) – тел берәмлегенең төшенчә белән бәйләнеше. С. денотат белән турыдан-туры бәйләнештә яши. Денотат предметны атаса, С., гомумиләштереп, аның даими я булмаса, вакытлы булган билгеләрен үзендә туплый. М-н: “өстәл” сүзенең денотаты булып мебель төренә кергән конкрет бер төркем җиһазны атау булса, С. әлеге төркемгә кергән сүзнең конкрет үзенчәлекләрен күрсәтә, ягъни аяклары булган, өсте тигез такта белән капланган предмет.
^ Синекдоха (гр. synecdoche – сүзгә-сүз, бергә күчереп алу) - сүз мәгънәсен бөтеннән өлешкә, өлештән бөтенгә күчерү дигән сүз. М-н: Мыек, сәерсенеп, күзләрен миңа төбәде. С. күчерелмә мәгънәнең бер төре санала. Аны метонимиянең бер төре итеп караучылар да бар.
^ Синоним (гр. synonymos - бердәй исемле) – мәгънәләре ягыннан тәңгәл килгән яки якын тора торган сүзләр. Лексик синонимнар бер үк сүз төркеменә карыйлар, бер төшенчәне төрле яклап атыйлар, әмма бер-берсеннән мәгънә төсмерләре яки стилистик бизәкләре белән белән аерылып торалар: искиткеч, шаккаткыч, гаҗәп, хәйран калырлык, таң калмалы, уш китмәле. Синоним сүзләрнең мәгънәләре бер-берсе белән төгәл тәңгәл килми, аларның һәрберсе аерым мәгънә төсмере белдерү өчен хезмәт итәләр: аяусыз, рәхимсез, шәфкатьсез, мәрхәмәтсез, миһербансыз, кешелексез, кансыз синонимимк оясында иң көчле миһербансызлыкны белдерә торган сүз – кансыз.
Бер үк яки якын мәгънәле сүзләр төркеме синонимик оя (рәт) хасил итә. Синонимик ояда андагы сүзләрнең мәгънәләрен берләштерүче, гомуми төшенчә белдерә торган, телдә продуктив кулланыла, барысы өчен дә төп, уртак, ситилистик бизәкләрдән азат сүз доминанта (Кара) була Синонимнарның аермалы (дифференциаль) билгеләре берничә төрле булырга мөмкин: эчтәлекләре ягыннан (агару – чал керү, чал төшү); синонимның нинди стильдә кулланылуы ягыннан (агару – кырпак төшү; ду килү, дуамаллану, җенләнү, тилерү котырыну – сөйләм теленә хас); эмоциональ-экспрессивлыгы ягыннан (ирония, иркәләү, ачулану, өнәмәү): ду килү – кирәген бирү, тетмәсен тетү, арт сабагын укыту). Аермалы билгеләргә карап, тел белемендә синонимнарның түбәндәге төрләрен аералар: Идеографик синонимнар – мәгънә төсмерләре белән аерылып торган синонимнар. Идеографик синонимнар телдә зур күпчелекне тәшкил итәләр. Фикерне төгәл, анык итеп җиткерүдә бу төр синонимнар зур роль уйныйлар. Идегорафик типтагы синонимнар берсе урынына икенчесе килә алмый, чөнки мәгънә төсмерләрен аермыйча куллану фикерне төгәл биреп бетермәү генә түгел, бөтенләй башкача аңлауга да юл калдыра. Стилистик синонимнар - төрле стильләрдә кулланыла торган синонимнарны атыйлар. М-н: Аның каравы Сүбәдәй, өй-юртасына кайткач, баш көтүчене дәшеп камчы белән ярды, кыйнады. (М. Х). Эмоциональ-эспрессив синонимнар - чынбарлыкка төрле мөнәсәбәт белдерө ягыннан аерыла торган синонимнар. М-н: Ул, нишләргә белмичә ашкынып, ярсып, упкынга ташлангандай, ниндидер башсыз тәвәкәллек белән, ике сакчыны як-якка этеп җибәреп, урамга атылды. (Г. Б.). Абсолют синоним - бер төшенчә бирү өчен кулланылган, мәгънәләре буенча тулысынча тәңгәл килә торган синонимнар. Бу төр С. мәгънә дифференциациясе юк. Сиңа, балакаем, аллаһы Тәгалә барысын да биргән, ходай синнән берни дә кызганмаган. (М. Х.) Ш. С. Ханбикова Синонимнар сүзлеге. – Казан, 1962; Ш. С. Ханбикова Татар телендә синонимия һәм сүзлекләр. – Казан, 1980; Саттаров Г. Ф. Синонимичные личные имена в татарском языке// Татарский язык: лексическая и грамматическая семантика. -Казань, 1984; Сафиуллина Ф.С., Ханбикова Ш. С. Синонимнар сүзлеге. Казан, 1999.