«магариф»
Вид материала | Книга |
СодержаниеХәзерге татар әдәби телендә гарәп һәм фарсы алынмалары |
- Пояснительная записка, 354.91kb.
- Программа: Школа России классическая Название учебников, 1854.33kb.
- Планирование составлено на основе государственного стандарта основного общего образования, 4845.55kb.
- Календарно-тематическое планирование программного материала в 8 классе, 1040.34kb.
- Календарно-тематическое планирование Уроков по русской литературе Класс, 324.4kb.
- Кадыровой Гельнур Габделхаковны по русская литература, 417.9kb.
- Ахмадуллиной Рафили Рафаиловны 2 квалификационной категории по русской литературе, 311.02kb.
- Рабочая программа по литературе 5 класс Пояснительная записка, 458.92kb.
- Галимуллиной Ильгамии Рашитовны учительницы первой квалификационной категории по русской, 757kb.
- Утверждаю Согласовано Рассмотрено Директор школы Зам директора по увр на заседании, 848.44kb.
Сораулар:
- Гомуми лексик фондның нинди төрләре бар?
- Төрки лексикага хас фонетик-морфологик, лексик-семантик үзенчәлекләрне санагыз.
- Хәзерге татар телендә борынгы төрки сүзләр семантик яктан нинди үзгәрешләр кичергәннәр? Мисаллар өстендә аңлатыгыз.
^ ХӘЗЕРГЕ ТАТАР ӘДӘБИ ТЕЛЕНДӘ ГАРӘП ҺӘМ ФАРСЫ АЛЫНМАЛАРЫ
Әдәбият:
- Әүхәдиев И. Ш. Гарәп алынмаларының фонетик үзләштерелүе турында// Татар тел белеме мәсьәләләре. 3 нче китап.—Казан, 1969.
- Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге.—Казан, 1993. 1-2 томнар.
- Зәйнуллин Җ. Г. Шәрык алынмалары сүзлеге.- Казан, 1994.
- Мәхмүтов М.И. Татар әдәби теленә кергән гарәп-фарсы элементлары.//Гарәпчә - татарча-русча алынмалар сүзлеге. —Казан, 1993, II том.
- Мөхиярова Р. Х. ХХ гасырның 80 – 90 нчы елларында татар әдәби теле лексикасы. — Яр Чаллы, 2000.
- Рамазанов Ш. А. Татар теле буенча очерклар. — Казан, 1954.
- Саттаров Г. Ф. Татар исемнәре ни сөйли? — Казан, 1998.
- Сәгыйтов Р. Татар теленең синонимиясендә гарәп-фарсы алынмалары// —Мәгариф.— 1992. - № 10.
- Таҗиева Л. К. Татар телендә гарәп алынмалары.— Казан, 1972.
10. Федорова Э.Н. Татар халык мәкальләрендә гарәп һәм фарсы алынмалары. – Казан, 2004
Гарәп һәм фарсы алынмалары | Кайбер фонетик билгеләре | 1. сингармонизм законы һәр очракта да сакланмау; 2. [һ], [х], [ﺀ],[ғ], [д], [з], тартыклары кулланылу; 3. сүз басымының соңгы иҗеккә төшмәве. |
Кайбер грамматик билгеләре | 1. сүзләрдә җенес төрләнеше күзәтелү; 2. сүз ахырында исемнәрдә -әт-ат-ят, рәвешләрдә -ан-ән кушымчалары килү 3. фарсы сүзләрендә сүз башында ба-,би-, на-нә килү 4. куш тартыклар булу (әмма, кыйммәт) |
Биремнәр.
- Түбәндәге синонимик рәтләрдәге сүзләрнең килеп чыгышларын билгеләгез:
Гомер, тормыш, яшәеш, хәят, тереклек, мәгыйшәт; адәм, бәндә, кеше, инсан, кемсә; фәкыйрь, ярлы, хәлсез; ихтирам, хөрмәт, игътибар, кадер, тәгъзим; вакыт, чак, мәл, дәм, момент, кавем, дәкыйка.
2. Текстагы сүзләрне генетик яктан тикшерегез, гарәп һәм фарсы сүзләренең мәгънәләрен сүзлек ярдәмендә аңлатыгыз, мөмкин булса, татар теленнән синонимнарын бирегез.
1) Шул иттифакыйлык болар арасында тагы әллә нәрсәне, мөнәсәбәттәге әллә нинди бер рәсмилекне җимерде… (Г. Исхакый). 2) Җиһанда үлми һәрбер ыңгырашкан, Вә юлны тапмый һәрбер адашкан. (Г. Тукай). 3) Бервакыт чук-чук итеп сайрый ходайның кошлары; Китә җаннарны кисеп, ярып, садаи хушлары. (Г. Тукай). 4) Зирекле ишаны дигән исем татар дөньясының һәммә ягында мәшһүр иде. (Г. Ибраһимов).
3. Түбәндә сүзләрнең гарәп телендәге мәгънәләре бирелә. Татар теленә кабул ителгәндә әлеге лексик берәмлекләр семантик яктан нинди үзгәреш кичергәннәр? Кайсы очракларда семантик күчеш, мәгънә киңәюе, тараюы күзәтелә? Мәгънәнең тулысынча үзгәрү очраклары бармы?
Китап – книга, послание, письмо; кагыйдә – база, основа, модель, дно, правила, норма; нотык – речь, доклад, артикуляция; фасыл – глава, часть, время года; кыйммәт – ценность, цена, достоинство; гамәл – работа, действие, поступок;
4. Әлеге сүзләрне тематик төркемнәргә аерыгыз.
Алла, мөлкәт, мохит, сәлам, хөрмәт, хат, кыямәт, сәгать, шәраб, бәхет, кыяфәт, җомга, газап, кәгазь, якшәмбе, такта, гыйлем, мәктәп, җәдвал, шәй, нәшрият, бәдән, базар, мәгърифәт, ятим, таҗ, фән, сәнәгать, җәннәт, гыйрфан, сәүдәгәр, кәеф, әдәби, сурәт, мәхәббәт, мал, фәлсәфи, хәрби, акшам.
5. Түбәндәге тексттан гарәп һәм фарсы телләреннән кергән берәмлекләрне аерыгыз, аларның кулланылыш активлыгын билгеләгез, яңадан телебезгә әйләнеп кайткан сүзләрне күрсәтегез.
- Мөмкинме дини вә рухани бер мәдрәсәдә тәрбия кылынган җир фәрештәсе шәкертнең аракы эчүе? (З. Бигиев) 2) Безнең сөннәтче бабай Сәлман фарси хәзрәтләреннән мирас тарихы берлән сөннәтчелекне алса да. Әбугалисина хәзрәтләре тарафыннан тыйб гыйлеме, гыйльме симия вә гыйльме кимиягә иҗазәт алмаганга, әлбәттә, тыйб гыйльменең бу кадәр нечкәлекләрен белми иде. (Г. Исхакый) 3) Бүлмә эссе күк, бүлмә тыгыз күк тоела; тәрәзәгә китереп бәрә торган кар тавышы да Әхмәтнең рухында тагын бер яра ача иде. (Г. Газиз.) 4) Илаһи, син юмарт, ризык бирүче, Бер син, бар син, рәхим, гафу итүче. (Мөхәмәдьяр) 5) Кечкенә генә тәрәзәле караңгы гына мәчет үзенең сәләмә намазлыклары белән бик фәкыйрь төсле күренсә дә, яшь мулланың сузып кына, яхшы гына кыярәт белән имам булуы шактый күңелгә тулды. (Г. Исхакый)
6. Әлеге алынмалар татар телендә төрле фонетик вариантларда кулланылалар. Аларның мәгънәләрен контекст эчендә аңлатыгыз: газап-азап, хаҗәт-әҗәт, хәрәм-әрәм, хикәят-әкият, хәзер-әзер, хисап-исәп, хикмәт-әкәмәт.
7. Гарәп теленнән кергән кеше исемнәренең сөйләм телендә нинди фонетик үзгәрешләргә дучар булуларын аңлатыгыз.
Габдулла, Гадел, Фәһимә, Гөлбану, Имаметдин, Ясминә, Хәнифә, Мәһмүтшаһ, Мөхәммәтнур, Мөхәммәтдин, Фирдәвес, Фирдәүсә.
8. Текстта асларына сызылган фарсы алынмаларына хас фонетик һәм морфологик үзенчәлекләрне билгеләргә тырышыгыз.
1) Кеше сатмас кеше тапмак ансатмы? Сине соң кайсы дус дошманга сатмый? (Г. Тукай). 2) Мин дә шулай булдым инде, и шаһы җиһан, Ул тургай шикелле булдым бу заман. (Мөхәммәдьяр). 3) Мин төш күрдем. Гүя мин бер зур шар имеш, Таҗыма тезгән энҗе, мәрҗән, ахак, имеш. (Г.Тукай) 4) Ахыр Сөләйман галәйһи әссәлам бихисап гаскәр белән Фисагурис өстенә китте, ул һәм, бигайниһи, Сөләйман гаскәре кадәр җирдән-күктән гаскәре хәзерләнеп каршы чыкты. (К. Насыйри) 5) Җомга намазы вакыты җитеп килә. (З. Бигиев)
9. Мисаллардан гарәп һәм фарсы телләреннән кергән берәмлекләрне аерыгыз, аларның кулланылыш активлыгын билгеләгез, фонетик, грамматик һәм лексик билгеләрен әйтегез.
Бүлмә эссе күк, бүлмә тыгыз күк тоела; тәрәзәгә китереп бәрә торган кар тавышы да Әхмәтнең рухында тагын бер яра ача. (Г. Газиз) 2) Монда хикмәт, мәгърифәт һәм гыйрфан, монда нур; Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур. (Г. Тукай) 3) Зирекле ишаны дигән исем татар дөньясының һәммә ягында мәшһүр иде. (Г. Ибраһимов) 4) Кечкенә генә тәрәзәле караңгы гына мәчет үзенең сәләмә намазлыклары белән бик фәкыйрь төсле күренсә дә, яшь мулланың сузып кына, яхшы гына кыяфәт белән имам булуы шактый күңелгә тулды. (Г. Исхакый)
Өй эше: Матур әдәбият әсәрләренән 3 җөмлә күчереп алыгыз, сүзлекләр ярдәмендә сүзләрнең килеп чыгышын билгеләгез.
Сораулар: