Морфологиясе

Вид материалаДокументы

Содержание


Безнећ урам буендагы агач бакчасына... андагы карт милђшкђ сандугач иялђшкђн иде
Сљйлђшђлђр ике дус – Галимќан белђн Илдус
Бер тауда ун чишмђ, Уны­сы ун тљстђ…
Зљлђйха Мђлик Таймус кызы ирмеш
1   ...   4   5   6   7   8   9   10   11   ...   32
§ 25. Сан категориясе. Сан – исемгђ хас грамматик категория, џђм ул телдђ бер-берсенђ капма-каршы куелган ике форма – б е р л е к џђм к њ п л е к сан формалары бе­лђн белдерелђ.

Грамматик мђгънђсе буенча сан предметларныћ б е р л е г е н яки бердђн артык к њ п л е г е н белдерђ. Предметларныћ сан буенча књлђмен ачыклау, билгеле булганча, турыдан-туры тел књренешлђренђ карамый, бу очракта исемнећ грамматик формасы сљйлђмдђге сњзлђр арасындагы мљнђсђ­бђтне тњгел, ђ ч ы н б а р л ы к к а м љ н ђ с ђ ­б ђ т н е белдерђ. Ягъни сан категориясе синтагматик булмаган грамматик категориялђргђ керђ, џђм тљркемлђњ буенча да исемдђ књплек сан кушымчасы -лар модаль кушымчалар рђтендђ карала.

Сан категориясе ике буыннан торган парадигма тђшкил итђ:

берлек сан кушымчасыз, нуль формада килђ, џђм ул сњзнећ нигезе (лексема) белђн тђћгђл килђ: Юл књрсђтђ адашканга, Имђн кышкы бураннарда (М.Ќђлил). Сљлђйманов хат алды... (И.Гази);

књплек сан -лар/-лђр (-нар/-нђр) кушымчалары белђн ясала: Гљллђр инде яфрак яралар... (Х.Туфан). Бер ќирдђ юк андый ак каеннар, Бер ќирдђ юк андый урманнар... (Џ.Такташ).

Кушымчаларныћ ялгану тђртибе буенча књплек кушымчасы -лар/-лђр нигезгђ ић якын торган кушымча, ул гадђттђ сњз ясагычлардан соћ ук ялгана: эшче-лђр-ебез-гђ, кљрђк-лђр-не џ.б. Ђмма исемнећ башка парадигмаларында (килеш белђн, тартым белђн тљрлђнеш, мђсђлђн) ул морфологик яктан аермалыклар китереп чыгармый, ягъни тартым џђм килеш кушымчалары берлектђге исемнђрдђ дђ, књплектђге исем­нђрдђ дђ њзгђрешсез кала: китаб-ым - китап-лар-ым, китап-ны – китап-лар-ны џ.б. Бу књренеш татар теленећ (џђм гому­мђн тљрки теллђрнећ) башка кайбер теллђрдђн типологик яктан аермасын да чагылдыра. Рус телендђ, мђсђлђн, исемнећ берлек џђм књплек формаларында килешлђр белђн тљр­лђ­неш бер-берсеннђн шактый нык аерыла, алар џђр кайсы аерым х о с у с ы й п а р а д и г м а л а р тђшкил итђ. Мђ­сђлђн: стол-а – стол-ов; стол-у – стол-ам; стол-ом – стол-ами; о стол-ле – о стол-ах. Ђ татар телендђ исђ кушымчалар асылда бер генђ мђгънђле, сњз тљзелеше ачык џђм њтђ књренмђле булганга, мондый морфологик яктан аермалы сан категориялђренђ бђйле хосусый парадигмалар ясалмый.

1. Берлек сан џђм аныћ грамматик мђгънђлђре. Бер­лек сандагы исем предметларныћ берлеген, ягъни бер данђдђ булуын књрсђтђ. Сан категориясенећ бу мђгънђсе грамматик планда, ягъни парадигматикада (контексттан тыш) ќитђрлек ачык чагылыш таба: китап -китаплар, љй - љйлђр, кош - кошлар џ.б. Сљйлђм процессында контекстта исђ кушымчасыз, нуль формада килгђн исем предметларны сан ягыннан тљрлечђрђк характерлый:

а) берлек сандагы исем предметларныћ реаль берлеген белдерђ: Безнећ урам буендагы агач бакчасына... андагы карт милђшкђ сандугач иялђшкђн иде (Г.Бђширов). Снаряд тљшеп, Якубны яралады (И.Гази);

ә) ђмма књп кенђ очракларда нуль формада килгђн исем гади берлекне белдермичђ, предметларны гомумилђштереп, аларны теге яки бу предметлар классы вђкиле буларак характерлый: Ђтисе мђрхњм Хђлимне шђџђргђ алма сатарга ќибђрњ турында бик тђмлђп сљйли торган иде (И.Гази). Болын љстен яћгыратып, ђле ућда, ђле сулда кљй­лђп-кљйлђп чалгы яныйлар (Г.Бђширов). Мичтђн ипи чыгаргандыр ђни, мендђрлђргђ тезеп салгандыр (З.Мансуров).

Мондый очракларда предмет яки књренеш турында гомуми књзаллау булдыру мљџим, ђ аларныћ сан ягы сљйлђм љчен актуаль булмый1. Предметныћ бер данђдђ булуына аерым басым ясау љчен, гадђттђ контекстта тљрле љстђмђ чаралар, ачыклаучы сњзлђр кулланыла:

а) бњленгђн берлекне белдерњ љчен бер функциональ сњзе килђ: Тау башына салынгандыр безнећ авыл, Бер чишмђ бар, якын безнећ авылга ул (Г.Тукай). Тљртеп чыккан яшь бер њлђн Кара карны кайнатып... (Р.Мићнуллин). Алъяпкычка алма ќыеп, Чыгып килешећ иде, Бакчагызныћ бер алмасын Татып карыйсым килде (Зљлфђт);

ә) берлектђге исем тљрле ачыклаучы сњзлђр (сыйфат, алмашлык, сыйфат фигыль џ.б.) белђн килђ: Карт љянке давылдандыр инде Каерылган, сынган (Р.Вђлиев). Ялгыз бњренећ моћсу улавы ишетелгђндђй була (Ђ.Гаффар). Бу тавыш бик ачты књћлем... (Г.Тукай). Беренче тау... Анда ятмый томан, њз вакытында шаулый яз анда (С.Хђким);

б) матдђлекне џђм ќыймалык тљшенчђсен белдергђн, џђм шулай ук абстракт мђгънђле исемнђр татар телендђ књбрђк берлек сан формасында кулланыла (аерым очракларда аларга књплек кушымчасы -лар ялганып килсђ дђ, ул гади књплекне тњгел, башка тљрлерђк мђгънђлђрне белдерђ): Яфрак тљшкђн инде юлга, яфрак тљшкђн (Зљлфђт). Њлђн ђле бик тиз шытмас. Туфрак љслђп лђм утырган (Р.Фђйзуллин). Язын игенченећ йљрђге шатлык белђн тула (И.Гази). Елатырлык кљчлђрнећ ић куђтлесе – яхшылык икђн (М.Мђџдиев). Ашлык коры булса гына бит, он коры була (Ш.Камал).

Искәрмә: Матдђлекне, бигрђк тђ тљрле яшелчђ, ќилђк-ќимеш, ашамлык атамаларын белдергђн исемнђр берлек санда, телебездђ рус теле белђн чагыштырганда да, ешрак кулланыла. Мђсђлђн, русча Мама принесла из сада ягоды (огурцы, помидоры) дигђн ќљмлђдђге исемнђр татарча фђкать берлектђ бирелђ: Ђни бакчадан ќилђк (кыяр, помидор) алып кайтты. Яки: Я купила в магазине конфетыМин магазиннан конфет сатып алдым џ.б.

в) тљп њзенчђлеклђре ягыннан хосусый затларны, предмет-књренешлђрне белдергђн исемнђр берлек санда була: Сљйлђшђлђр ике дус – Галимќан белђн Илдус (Н.Дђњли);

г) парлы тђн ђгъзаларын џђм парлы предметларны белдергђн сњзлђр дђ (кул, аяк, књз, итек, биялђй џ.б.) татар телендђ берлек санда да, књплектђ дђ кулланылырга мљм­кин: Фђйзулла абзый кљн ќылы булса да, аягына киез итеген элде (Н.Хђсђнов). Минем дђ бит бар чаћгым – Сыћар тњгел пар чаћгым (З.Нури). Кулыћ, аягыћ сызлаусыз булсын (ђйтем); ђмма: Књзлђремне тутырып карап калам, Син янымнан њтеп киткђндђ… (М.Ногман).

д) сан белђн ачыкланган исемнђр татар телендђ шулай ук берлек сан формасында килђ: Бер тауда ун чишмђ, Уны­сы ун тљстђ(С.Хђким). Дљрес, бу биш-алты йолкыштан моћа кадђр дђ ул шиклђнебрђк йљри иде… Мећ­нђн артык тавык арасында ун тавык (Ф.Хљсни).

Берлектђге исемнђрдђ предметларныћ сан ягыннан књ­лђме шул рђвешле књп тљрле тљсмерлђрдђ белдерелњ, ягъни кушымчасыз берлек сан формасыныћ предметларныћ берлегенђ генђ књрсђтмђве кайбер галимнђрне берлек санныћ категориаль мђгънђсен инкарь итњгђ дђ китерде [Гузеев, Насилов, 1981: 34]. Бу галимнђр исемдђ сан категориясе бер буыннан – књплек формасыннан гына тора дип карау ягында; алар шулай ук нуль морфема џђм аныћ мљстђкыйль грамматик мђгънђ белдерњ мљмкинлеген дђ кире кагалар. Бу очракта шуны ђйтергђ мљмкин, берлек сандагы исемнећ реаль берлекне генђ белдермичђ, башка тљрле мђгънђлђрдђ дђ килње нигездђ сљйлђм эчендђ, ягъни с и н т а г м а т и к а д а гына чагылыш таба; п а р а д и г м а т и к а д а исђ берлек џђм књплек сан формалары, алда књр­сђтелгђнчђ, реаль рђвештђ капма-каршы куела, оппозиция барлыкка китерђлђр: гљл – гљллђр, љй – љйлђр, ел – еллар џ.б.

2. Исемнећ књплек формасы. -лар кушымчасыныћ грамматик мђгънђлђре. Исемнећ књплек формасы -лар/-лђр кушымчасы белђн ясала: кыр – кырлар, китап – китаплар, дђфтђр – дђфтђр­лђр; борын авазына беткђн исем­нђрдђ тартыклар охшашлану нђтиќђсе буларак -нар/-нђр кушымчасы ялгана: урам – урамнар, урман – урманнар, тиен – тиеннђр.

Санала торган предмет џђм књренешлђрне белдергђн исемнђрдђге књплек кушымчасы предметларныћ бердђн артык булуын, аныћ б и л г е с е з к њ п л е г е н књрсђтђ: Агачлар яфрак яра башладылар (К.у.). Ямаширмђнећ хђллерђк кызлары белђн яшьрђк киленнђре кием-салымныћ яхшысын, яћача теккђнен киделђр (Г.Бђширов). Вак яћгыр сибђли. Њлђннђр, яфраклар юеш (Г.Ђпсђлђмов).

Ђмма исемнећ тљрле лексик - грамматик тљркемнђрендђ -лар кушымчасы башка тљрле мђгънђлђрне дђ белдерђ ала:

а) алда ђйтелгђнчђ, матдђлек мђгънђсендђге исемнђр бњ­ленмђгђн књплекне белдереп, књбрђк берлек санда кулланылалар. Мондый исемнђргђ -лар кушымчасы ялганганда, алар гади књплекне тњгел, ђ ђйбернећ т љ р л е т љ р ­ л ђ ­ р е н, т љ р л е с о р т л а р ы н белдерђлђр. Мђсђлђн: Магазинга конфетлар (ярмалар, оннар, майлар) кайткан (сљйл. тел.). Ќи­лђклђр љлгереп килђ – тљрле ќилђклђр: ќир ќилђге, карлыган, кура ќилђге џ.б.;

б) тљрле табигать књренешен белдергђн яки њсемлеклђр дљньясына караган сњзлђр шулай ук матдђлекне белдергђн исемнђргђ якын торалар, бњленмђгђн књплекне белдерђлђр. Алардагы књплек кушымчасы бу књренешлђрнећ урын ягыннан т а р а л ы ш ы н яки вакытка мљнђсђбђтле рђ­веш­тђ б њ л е н г ђ н л е г е н яки гадђти, д ђ в а м л ы књ­ренеш булуын књрсђтђ: Ага сулар, ага сулар, Ага сулар гел шулай (ќыр). Акты сулар. Књчђ тордык Елларныћ яћасына (Р.Фђйзуллин). Юк, китмђ, кирђкми... Мин сине Аралап алырмын кышлардан (Зљлфђт). Башка берни дђ кирђкми, Њзем чапкан печђннђрне бер туйганчы иснђсђм... (С.Хђ­ким). Суыклар алда, Тљшкђли кар да,кырыс кыш килђ... (Р.Фђйзуллин);

в) абстракт мђгънђле исемнђрнећ књплек санда килње шулай ук чиклђнгђн. Књплек кушымчалары алганда исђ, аларныћ мђгънђлђре конкретлаша тљшђ: Табигатьне чолгап алган яз игенченећ бу шатлыкларына, бу љлешлђренђ, бу дђртлђренђ куђт бирђлђр (И.Гази). Калсын юллар туймас моћнар булып (Зљлфђт);

г) ќыйма исемнђр дђ гадђттђ берлектђ кулланыла, књп­лек сан кушымчасы белђн килгђндђ, алар аерым бер књп­лекнећ ќыелмасын џђм аларныћ урын, вакыт џ.б. ягыннан б њ л е н г ђ н л е г е н белдерђлђр: Халыкларныћ књћелен яулап алган, Њзенекен биргђн алмашка (С.Сљлђйманова);

д) исемнђрнећ књплек формасы шигырьдђ рифма талђбе белђн яки экспрессив максатта кулланылырга мљмкин: Ќил йљгереп килеп кереп Сљенечлђр бирер кебек... (Х.Туфан). Ќан ярсуын Айга – Кояшларга Кутуй белђн бергђ чљйдек без (Х.Туфан). Айлар якты – айлар якты, Айлар яктысы књк­тђ... (Ф.Яруллин). Мђскђњлђрдђн алган ак ќепне Тетњеннђн авыр сњтње... (ќыр) џ.б.;

е) ялгызлык исемнђргђ ялганып килгђн -лар кушымчасы шулай ук нинди дђ булса билге буенча гомумилђште­рњне, ягъни ќыймалык мђгънђсен белдерђ: Тукайлар чоры; Ќђлиллђр батырлыгы џ.б. Кичтђн ќилђк вакытында Зљл­фиялђр капка тљбендђ «оперативка» була (М.Мђџдиев). Яшь чакларныћ усал Алсуларын Такташ белђн бергђ сљй­дек без... (Х.Туфан).

Бердђнбер тљшенчђгђ ия туганлык атамаларына (ђти, ђни џ.б.) -лар кушымчасы ялгану шулай ук гомумилђштереп ђйтњне белдерђ: Ђткђйлђр киткђндђ катык оеп ќит­мђгђн, икмђк пешеп љлгермђгђн (Г.Ибраџимов). Тљнлђ кайт­канда исђ авылда ић беренче булып Сафый абзыйлар уты књренђ (М.Мђџдиев). Контекстка бђйле рђвештђ бу типтагы исемнђрдђ дђ -лђр кушымчасы гади књплек мђгъ­нђсендђ килђ ала: Котлы булсын! Гљрлђп торсын Ђнилђрнећ бђйрђме (С.Сљлђйманова);

ж) вакыт яки урын семантикасына ия исемнђргђ ялганып килгђн -лар кушымчасы беркадђр билгесезлек, якынчалык тљсмерен белдерергђ мљмкин: Кыш урталары. Џава салкын. Табигать инде ял итђ (С.Ќђләл). Џавалар тын торганда, бигрђк тђ тљнге сђгатьлђрдђ чыгып игътибар белђн тыћласаћ, авылныћ теге ягыннан да, бу ягыннан да машина гљре ишетелеп тора (Ф.Хљсни).

Рус теленнђн аермалы буларак, татар телендђ књплектђ генђ кулланыла торган исемнђр юк. Рус телендђге часы, сутки, каникулы, ворота кебек сњзлђр татар телендђ бик иркен ике санда да килђ алалар: сђгать – сђ­гать­лђр, тђњлек – тђњлеклђр, каникул – каникуллар џ.б. Шулай ук рус телендђ берлек сан формалары гына булган џђм гомумђн тљрлђнми торган кино, пальто, депо кебек сњзлђр дђ татар телендђ исемнећ бљтен грамматик формаларын алалар: кино – кинолар, кинога, киноныћ џ.б.

3. Књплек сан мђгънђсен башка чаралар белђн бел­дерњ. Исемдђ књплек кушымчасы -лар књп тљрле љстђмђ мђгъ­­нђлђр белдергђн кебек, сљйлђм эчендђ исемдђге књп­лекне дђ башка тљрле тел чаралары белђн биреп була. Алдагы параграфларда ђйтелгђнчђ, морфологиядђ мондый књренешлђр граммматик категориялђрнећ ф у н к ц и о н а л ь-с е м а н т и к к ы р ы дип билгелђнђ, џђм аныћ ике юнђлеше бар:

Ф о р м а д а н – м ђ г ъ н ђ г ђ юнђлешендђ без алдагы бњлектђ -лар кушымчасыныћ контекстта барлыкка килђ торган џђртљрле: модаль, экспрессив џ.б. љстђмђ мђгънђ­лђрен карап њттек; м ђ г ъ н ђ д ђ н – ф о р м а г а юнђлешендђ исђ, књплекне белдерђ торган џђртљрле башка тел чараларына игътибар бирелә:

а) књплек мђгънђсе исемне ачыклаган саннар белђн бирелде: Берничђ минут эчендђ разведчиклар кырыклап автомашина, ун туп џђм башка књп кенђ корал кулга тљшерделђр (Г.Ђпсђлђмов). Бер тауда ун чишмђ, Унысы ун тљстђ (С.Хђким);

б) билгелђњ алмашлыклары, рђвешлђр џ.б. белђн килђ: Џђр йортта аларны аш-су белђн каршыладылар (М.Мђџ­диев). Берничђ кљн торгач, Ќаекка юнђлдек (Г.Тукай). Туган якта џђр тал ќырлый (С.Хђким). Ќир љстеннђн књпме давыл узды, Бљтерелде књпме љермђ... (С.Хђким);

в) предметларныћ књплеге контексттан аћлашыла: Шыгрым тулы џава йолдыз белђн... Књк гљмбђзе кара нинди тере! (Зљлфђт). Тупырдап алма коела Ќил исеп њткђн саен (Зљлфђт). Џаваларда торна тавышлары, Ишетелђ канат кагышлары... (М.Галиев);

г) парлы сњзлђр шулай ук ќыймалык џђм књплек мђгъ­нђсен белдерђлђр: бала-чага, хатын-кыз, туган-тумача. Тирђ-якта шундый књћелле! Бик књбесе печђн чаба, яшь-ќилбђзђк су коенып йљри (Г.Бђширов). Туй килђ, туй! Бар да капкага ташландылар... Бљтен капкалардан йљгерешеп хатын-кызлар, бала-чагалар чыкты... (Ђ.Еники).

§ 26. Хђбђрлек категориясе. Тарихи рђвештђ тљрки теллђрдђ шактый кић таралган џђм актив кулланылган исемгђ хас бу грамматик категория хђзерге телдђ инде аерым очракларда гына њзенећ барлыгын сиздерђ, џђм ул ќуелып бара торган грамматик књренешләрдән санала.

Х ђ б ђ р л е к – исемнећ ќљмлђдђ хђбђр булып килњен махсус кушымчалар белђн књрсђтњ дигђн сњз. Кайчандыр ул телдђ тулы парадигмада кулланылган:

Берлек Књплек

I з. -мын/-мен -быз/-без

II з. -сыћ/-сећ -сыз/-сез

III з. -дыр/-дер (-дыр/-дер)

Мисал љчен: мин – укытучымын, син – укытучысыћ, ул – укытучыдыр; Без – укытучыларбыз, сез – укытучыларсыз, алар – укытучылардыр.

Кайвакыт мђктђп укучылары да, студентлар да х ђ ­б ђ р л е к кушымчаларын фигыльдђге зат-сан кушымчалары белђн бутыйлар, чљнки бу кушымчалар чыннан да охшаш. Ђмма х ђ б ђ р л е к кушымчалары бары тик и с е м г ђ, яки исем сњз тљркемнђре – с ы й ф а т, а л м а ш л ы к џ.б. ялгана, ђ зат-сан кушымчалары ф и г ы л ь г ђ ялгана (бара-мын, бара-сыћ, бара-дыр).

XX йљз башы татар ђдђби телендђ дђ ђле хђбђрлек кушымчаларын еш очратырга мљмкин. Мђсђлђн, Дђрдемђнд шигырен­дђге тњбђндђге юлларга игътибар итегез: Татарлыкта татар угълы татармын, Татар тњгел димђ – башыћ ватармын... Тукай шигырьлђрендђ: Ђсирмен, ычкыналмам инде мђћге... Бђхетле шул баладыр, кайсы дђрсенђ књћел бирсђ... Гомер итмђк тырышмактыр, ялыкмый, џич тђ ял итми...

Тукай шигырьлђрендђ хђбђрлек кушымчалары еш кына сыйфатларга џђм модаль сњзлђргђ ялганып та килђ: Бђхетлемен шушы хђлдђн, бњтђн хђл дђ кљтмимен... Исђр ќил! Кљч­лесећ син, батырсыћ... Югары басма мђгърур: «Мин югары, сез тњбђнсез», – ди... Без сугышта юлбарыстан кљчлебез... Хакыбыз уртак ватанда шактый ук... џ.б.

Хђзерге ђдђби телдђ хђбђрлек кушымчалары књбрђк экспрессив яки модаль тљсмер белђн, ягъни аерым басым ясап ђйтергђ кирђк булганда кулланыла. Мђсђлђн: Мин – укытуч'ымын! Сез – ќавапл'ысыз! џ.б.

Грамматик хезмђтлђрдђ шулай ук бул, иде, икђн ярдђмче фигыльлђренећ дђ функциональ-семантик яктан хђбђр­лек категориясенђ якын мђгънђдђ кулланылуы књрсђтелђ. Мђ­сђ­лђн: мин сезнећ укытучыгыз – мин сезнећ укытучыгыз булам; ул укытучы — ул укытучыдыр — ул укытучы икђн џ.б.

Ирде, ирмеш кебек ярдђмче фигыльлђрнећ хђбђрлек мђгъ­нђсендђ кулланылышы язма истђлеклђр телендђ дђ чагылыш таба. Мђсђлђн:

Зљлђйха Мђлик Таймус кызы ирмеш,

Ястукы атасыныћ дезе ирмеш... (Кол Гали)

Килеш категориясе.