Морфологиясе

Вид материалаДокументы

Содержание


Килешнећ грамматик мђгънђлђре.
Сугыш башлангач, љч улы шул кечкенђ станциядђн кызыл вагоннарга утырып, кояш баешына таба фронтка киттелђр
Кунакларны каршы алып бетергђч, хуќалар да љйгђ керделђр
Казан шђџђре, Ютазы районы, Кол Шђриф мђчете
Тик бер љмет: кара август тљне илтер мине шунда ќитђклђп...
Кухнядан тђмле булып ит пђрђмђче исе агыла иде
Инде бер ай вакыт узып китте бугай, ђле минем бер гђзит тђ укыганым юк
Књркђм холык – изге юлдаш
Тор, шђкерт, ќиттек Казанга! Алдыбызда бит Казан!
Юл буе безне тургайлар сайравы озатып барды
Мића, кызым, чђйнећ чыгышлысы булсын иде
Малайлар кљннећ кљн буе яр кырыенда балык тотып яттылар
1   ...   5   6   7   8   9   10   11   12   ...   32
§ 27. Исемнећ килешлђр белђн тљр­лђнеш њзенчђлеклђре. Килешлђр белђн тљрлђнњ, килеш категориясе исем сњз тљркеменећ ић тљп грамматик њзенчђлеген тђшкил итђ. Грамматик категория буларак килеш ф о р м а л а р ы џђм килешлђрнећ г р а м м а т и к м ђ г ъ ­ н ђ с е (грамматик мђгънђлђре) бар.

Аныћ грамматик формасы – исемнећ килешлђр белђн тљрлђнеше, килеш кушымчалары, ђ килеш категориясенећ грамматик мђгънђсе исемнећ ќљмлђдђге башка сњзлђргђ т љ р л е-т љ р л е м љ н ђ с ђ ­б ђ ­т е н б е л д е р њ дип билгелђнђ. Чљнки, белгђнебезчђ, грамматик мђгънђ ул џђрвакыт нинди дђ булса мљнђсђбђт була.

Хђзерге татар телендђ алты килештђн торган килешлђр системасы бар. Тљрлђнешнећ гадђттђ ике тљре аерып карала: т а р т ы м с ы з тљрлђнеш џђм т а р т ы м л ы тљр­лђ­неш. Тартымсыз тљрлђнештђ (именное склонение) килеш кушымчалары турыдан-туры исемнећ нигезенђ ялгана: урам, урам-ныћ, урам-га, ђ тартымлы тљрлђнештђ (посессивное склонение) исђ, килеш кушымчалары тартым кушымчаларыннан соћ ялгана: урам-ыћ-ныћ, урам-ыћ-а џ.б.

Тартымсыз тљрлђнештђ исем тњбђндђге килеш кушымчаларын ала:

Баш килеш (Б..к.) (нуль форма)

Иялек килеше (И.к.) -ныћ/-нећ

Юнђлеш килеше (Ю.к.) -га/-гђ; -ка/-кђ

Тљшем килеше (Т.к.) -ны/-не

Чыгыш килеше (Ч.к.) -дан/-дан; тан/-тђн; -нан/-нђн

Урын-вакыт килеше (У.-в.к.) -да/-дђ; -та/-тђ


Татар телендђ, башка тљрки теллђрдђге кебек њк, барлык исемнђр бер типта тљрлђнђ, килеш белђн тљрлђнешнећ морфологик вариантлары юк. Килеш кушымчалары фонетик яктан гына аерымланалар. Югарыда китерелгђн тљрлђнеш парадигмасыннан књренгђнчђ, килеш кушымчалары барысы да тартык авазга башлана (кыпчак теллђренећ њзенчђлеге), џђм аларныћ ике, дњрт, алты фонетик варианты бар. Сонор тартыкка башланган иялек (-ныћ/-нећ) џђм тљшем килеше (-ны/-не) кушымчалары ике вариантлы (рђт гармониясе), ђ шаулы тартыкка башланган калган кушымчалар дњрт (-га/-гђ;-ка/-кђ) џђм алты (-дан/-дђн; -тан/-тђн; -нан/-нђн) вариантта килђ (рђт гармониясе џђм тартыклар охшашлану).

Типологиягђ мљрђќђгать итсђк, рус телендђ, мђсђлђн, килешлђр белђн тљрлђнешнећ берничђ морфологик тибы бар, ягъни анда килеш кушымчалары фонетик яктан гына тњгел, морфологик књрсђткечлђр белђн дђ аерыла. Ђйтик рус телендђ тљрле родка караган, яисђ тљрле лексик-семантик, лексик-грамматик тљркемчђлђргђ кергђн исемнђр тљрле килеш кушымчаларын алалар. Ђ татар телендђ исђ исемнђр барысы да бер типта тљрлђнђ, бары тик тартымлы тљрлђнештђ генђ кайбер њзгђрешлђр барлыкка килђ.

Килешнећ грамматик мђгънђлђре.

§ 28. Килешнең грамматик мәгънәсе һәм исемнең синтаксик функцияләре. Килеш категориясе, килешлђр белђн тљрлђнњ телдђ, сљйлђмне оештыруда гаять ђџђмиятле роль уйный. Килешнећ грамматик мђгънђ­лђре сљйлђм (ќљмлђ) эчендђ, сњзлђр бђйлђнешендђ барлыкка килђ. Гомумграмматик категория буларак, килешнећ морфологик ягын џђм синтаксик ягын аерып карый белергђ, џђм шул ук вакытта аларныћ њзара тыгыз бђйлђнешен дђ дљрес билгелђргђ кирђк. Ђгђр бу грамматик категориянећ форма ягын алсак, килеш кушымчалары морфологиядђ исемнећ тљрле грамматик формаларын, ягъни сњз формасын ясый торган чара буларак бђялђнђ: урман – урманныћ – урманга џ.б. Шуны да искђ тљшерик, морфология – ул гомумђн тел белеменећ форма ясалышын љйрђнђ торган тармагы. Синтаксиста исђ шул ук килеш кушымчалары ќљмлђдђ сњзлђр бђйлђнешен барлыкка китерђ торган тљп чараларныћ берсе булып тора.

Килеш категориясенећ эчке ягы, ягъни г р а м м а т и к м ђ г ъ н ђ с е тљрле килештђ килгђн исемнђрнећ ќљмлђдђге синтаксик функциялђре нигезендђ формалаша. Ђмма исемнећ ќљмлђдђге с и н т а к с и к ф у н к ц и я с е џђм морфологик планда килешнећ г р а м м а т и к м ђ г ъ н ђ с е бер њк књренеш тњгел. Килешлђрнећ грамматик мђгънђлђре исемнећ ќљмлђдђ њзе бђйлђнгђн сњзгђ карата н и н д и м љ н ђ ­­­с ђ ­б ђ т т ђ торуы буенча билгелђнђ. Мђсђлђн, баш килештђге исем ќљмлђдђ књбрђк ия булып килђ, ђ морфологик яктан ул э ш б а ш к а р у ч ы н ы, ягъни хђбђр функциясендђ килгђн фигыльгђ карата с у б ъ е к т м љ н ђ с ђ б ђ т е н белдерђ – укучы укый; бала уйный џ.б. Ђмма баш килештђге исем морфологик яктан џђрвакыт субъект мљнәсђбђтен генђ белдерми. Мђсђлђн, йорт тљзелде, љй ќыештырылган кебек ќљм­лђлђрдђ ия функциясендђ килгђн баш килештђге исемнђр хђ­бђр белђн белдерелгђн эшкђ дучар булган о б ъ е к т мљ­нђсђбђтен белдерђлђр. Сљйлђм эчендђ, ягъни ќљмлђдђ билгеле бер килештђ килгђн исем џђрчак билгеле бер функцияне (ия, тђмамлык, аергыч џ.б.) башкара, ђ морфологик яктан килешлђрнећ мђгънђсе кић мђгънђдђ г о м у м и л ђ ш т е р е л г ђ н мђгънђлђр, џђм аларныћ џђрберсе диярлек ќљмлђ эчендђ књп тљрле грамматик мђгънђлђрне белдерђ.

Грамматик хезмђтлђрдђ килеш формалары белдергђн бу гомумилђштерелгђн мђгънђлђр с у б ъ е к т, о б ъ е к т, а ч ы к л а у м љ н ђ с ђ б ђ т е (яки ачыклаулы мљнђсђбђт) буларак билгелђнђ.

С у б ъ е к т мљнђсђбђте, субъект мђгънђсе эш яки хђл шул предметка яки затка караганны белдерђ, ягъни эш-хђл исем белђн белдерелгђн зат яки предмет тарафыннан башкарыла. Мђсђлђн, Укытучы сљйли; ќил котыра.

О б ъ е к т мљнђсђбђте шулай ук књбрђк исемнећ ќљм­лђдђге эш-хђл белдергђн сњзгђ мљнђсђбђтендђ барлыкка ки­лђ, џђм эш-хђлнећ шул предметка юнђлгђн булуын белдерђ. Мђсђлђн, китап укый; Кызлар ќилђк ќыя; ђнигђ хат яздым.

А ч ы к л а у м ђ г ъ н ђ с е, ягъни ачыклаулы мљнђсђбђт бер предметныћ икенче бер предметка яки эш-хђлгђ бђй­лђнеше нигезендђ барлыкка килђ. Тљрле килештђ килгђн исем сљйлђмдђ (ќљмлђдђ) икенче бер исем, фигыль яки башка сњз тљркемнђре белђн мљнђсђбђткђ керђ џђм аларны тљрле яклап ачыклый. Ачыклаулы мљнђсђбђт шулай ук кић дђрђќђдђ гомумилђштерелгђн грамматик мђгънђне белдерә.

И к е и с е м арасындагы ачыклаулы мљнђсђбђттђ, мђсђ­лђн, алар арасында књп тљрле мђгънђ тљсмерлђре барлыкка килђ, – ягъни бер исем икенчесен м а т е р и а л ы буенча – таш књпер, агач йорт; к у л л а н ы л у љ л к ђ с е буенча – машина мае, аш кашыгы, б е л г е ч л е к п р о ф е с с и я с е буенча – укытучы апа, шофер егет, исеме буенча – Шђриф абый, Фђния апа - ачыклый ала; иялек мљнђсђбђтен белдерђ – ђни яулыгы, укучы китабы џ.б.

Ф и г ы л ь б е л ђ н м љ н ђ с ђ б ђ т к ђ к е р г ђ н д ђ исђ тљрле килештђге исемнђр эш-хђлне њтђлњ у р ы н ы буенча – љйдђ тора, в а к ы т ы буенча – бер айдан кайта, м а к с а т ы б у е н ч а – ќилђккђ китте џ.б. яклап ачыклый.

Килешлђрнећ югарыда санап њтелгђн гомумилђштерелгђн мђгънђлђре, ягъни с у б ъ е к т, о б ъ е к т, а ч ы к л а у м љ н ђ с ђ б ђ т л ђ р е н белдерњлђре исемнећ ќљмлђ­дђге синтаксик функциялђре нигезендђ барлыкка килђ, дидек. Чыннан да, исемнећ баш килеш формасы, мђсђлђн, књпчелек очракта ќљмлђдђ ия булып килђ, димђк субъект мљнђсђбђтен белдерђ: Ќыр бетте (Ђ.Еники). Ић элек речь белђн Мљнир Тазюков чыкты (А.Гыйлђќев). Тљшем килешендђге исем туры объект мљнђсђбђтен белдерђ џђм ќљмлђдђ туры тђмамлык булып килђ: Бар, кибетне ачып кер (Г.Камал). Бњген без бу яћгырны кљтмђгђн идек (Р.Тљхфђтуллин).

Ђмма морфологик яктан килешнећ грамматик мђгънђсе џђрчакта да синтаксик вазифа белђн тђћгђл килмђскђ мљм­кин. Исемнећ лексик-семантик тљркемчђсенђ, яисђ фигыльнећ грамматик мђгънђсенђ бђйле рђвештђ, субъект мљнђсђ­бђтен, мђсђлђн, баш килештђге исем генђ тњгел, тљрле ки­леш­тђге исемнђр дђ белдерђ ала. Бу вакытта инде с у б ъ ­е к т мђгънђсе џђм синтаксик функция буларак и я бер-бер­сенђ тђћгђл килми. Мђсђлђн: Кунакларныћ китђсе килми – субъект мљнђсђбђте иялек килешендђге исем белђн белдерелђ, џђм ул ќљмлђдђ аергыч булып килгђн; яки: Яшьлђргђ олылардан љйрђнергђ кирђк; укучыдан сљйлђтњ; ђтидђн эш­лђтњ џ.б. Бу очракта да тљрле килештђге исемнђр субъект мљ­нђсђбђтен белдерђлђр, ђ синтаксик яктан алар кыек тђмамлык булып килгђннәр.

Шулай ук ќљмлђдђ ия булып килгђн баш килештђге исем морфологик књзлектђн џђрвакытта да субъект мљнђсђбђтен белдермђскђ мљмкин. Мђсђлђн, тљшем юнђлешендђге фигыльлђр янындагы ия хђбђргђ карата объект мљнђсђбђтендђ була: Йорт эшчелђр тарафыннан тљзелде. Љйдђ тђрђзђ пђрдђлђре књтђрелеп куелган џ.б.

Шул рђвешле, килешлђрнећ гомумилђштерелгђн мђгъ­нђ­лђрен – субъектны, объектны, ачыклаулы мљнђсђбђтне белдерњ тљрле килеш формалары љчен хас. Бу ќђџђттђн килешлђрнећ объект мљнђсђбђтен белдерњен ић универсаль књренеш дип књрсђтергђ мљмкин. Татар телендђ, мђсђлђн, иялек килешеннђн кала, барлык килешлђр диярлек объект мљнђ­сђбђтен белдерђ ала: китап уку, китапны ярату, китапка тњлђњ, китаптан књчерњ џ.б. Алда китерелгђн мисаллардан књренгђнчђ, субъект мљнђсђбђтен дђ тљрле килеш формалары белдерђ ала. Кайбер грамматик хезмђтлђрдђ урын алган баш килеш ул бары тик субъект килеше, баш килештђге исем ќљмлђдђ бары тик ия булып килђ дигђн бик њк тљгђл булмаган караш асылда морфологик књренеш булган килешлђрнећ грамматик мђгънђлђрен исемнећ ќљмлђдђге синтаксик функ­циялђре белђн тулысынча тђћгђллђштерњдђн килеп чыга.

Килешлђрнећ бер њк тљрле мђгънђлђре тљрле килеш формалары белђн белдерелгђн кебек, аерым килешлђр њзлђре дђ тљрле мђгънђ мљнђсђбђтлђрен белдерђлђр. Бу – књп тел­лђр љчен хас типологик уртак књренеш. Татар телендђ ић кић функцияле килешлђр булып, мђсђлђн, баш, юнђ­леш џђм чыгыш килешлђре санала. Ђмма шул ук вакытта џђр килешнећ тљп мђгънђсе була џђм ул аларныћ атамаларында да чагылыш таба. Мђсђлђн, ю н ђ л е ш килеше – эшнећ урынга яки вакытка ю н ђ л њ е н белдерђ – урманга китте; ч ы г ы ш килеше – эшнећ ч ы г ы ш ноктасын белдерђ – љйдђн чыкты, мђктђптђн кайтты; и я л е к килеше еш кына предметныћ и я с е н, х у ќ а с ы н белдерђ – укучыныћ кљндђлеге; ђнинећ књлмђге. Баш килешнећ тљп функциясе - субъект мљнђсђбђтен белдерњ, ђмма ул, алда књрсђтелгђнчђ, књпмђгънђле килеш џђм шактый еш туры объект мђгънђсен (ќилђк ќыйдым), иялек мљнђсђбђтен (мђктђп бакчасы) џ.б. мљнђсђбђтлђрне белдерђ ала. Типологиядђ билгелђнгђнчђ, аерым килеш формаларыныћ књп тљрле мђгънђлђрне белдерње сђбђпле килешлђр тљрле мђгънђлђре белђн бер-берсенђ якынаерга, охшашланырга мљмкин, ђмма тулаем алганда һәр килеш, килешлђр системасыныћ аерым буыннары рђвешендђ, џђрчак бер-берсеннђн аерылып торалар, оппозиция барлыкка китерђлђр.

Килешлђр њз эчендђ грамматик мђгънђлђре буенча џђм ниндирђк синтаксик бђйлђнешлђрне барлыкка китерњлђренђ карап тљркемлђнђлђр.

Грамматик мђгънђлђренђ карап килешлђр с у б ъ е к т-о б ъ е к т џђм у р ы н а р а килешлђргђ бњленђлђр.

Татар телендђ с у б ъ е к т-о б ъ е к т килешлђренђ баш килеш, иялек килеше џђм тљшем килеше керђ; юнђлеш, чыгыш, урын-вакыт килешлђре у р ы н а р а килешлђр дип атала.

С у б ъ е к т-о б ъ е к т, икенче тљрле ђйткђндђ г р а м м а т и к килешлђр татар телендђ башлыча субъект, туры џђм кыек объект, иялек џ.б. мљнђсђбђтлђрне белдерђлђр: Ашлыклар њсте, башаклар пеште (Г.Тукай). Бу гњзђл каенлыкны књреп гаќђпкђ каласыћ (М.Мђџдиев). Йортныћ бњрђ­нђ­лђре бик шђп књренђ (Г.Ахунов), ашлыклар, башаклар – субъ­ект мљнђсђбђте, эш турыдан туры аларга карый, каенлыкны – объект, йортныћ – иялек мљнђсђбђте (ачыклаулы мљнђ­сђбђт).

У р ы н а р а килешлђр ќљмлђдђ књбрђк урын, вакыт, сђ­бђп, максат џ.б. мљнђсђбђтлђрне белдерђлђр: Сугыш башлангач, љч улы шул кечкенђ станциядђн кызыл вагоннарга утырып, кояш баешына таба фронтка киттелђр (Ђ.Еники). Ел килешлђре быел шулай ару торса, кљзгђ тагын ике машина кайтарабыз, ди председатель (А.Гыйлђќев). Љйдђ Мљхђм­мђди агай белђн Ниса тњти икђве генђ иделђр, кинђт килеп тљшкђн дњрт маркалы бу хаттан алар аптырашка калдылар (Ф.Хљсни) – станциядђн, вагоннарга, фронтка, љйдђ сњз­лђре урын мђгънђсен, кљзгђ – вакыт, хаттан сњзе сђбђп мђгъ­нђсен белдерђ.

Ђмма татар теле љчен килешлђрне болай бњлњ абсолют тњгел, ягъни субъект-объект килешлђре урын џђм вакыт мђгънђлђрен, ђ урынара килешлђр объект џ.б. мђгънђлђрне дђ белдерергђ мљмкин. Мисалларга мљрђќђгать итик:

Без бишенче елны бер кљнне уяндык таћ белђн.... (Г.Тукай). Шул тљнне Фидаилнећ књзлђренђ йокы кермђде (Р.Мљхђммђдиев) – елны, бер кљнне, тљнне – тљшем килешендђге исемнђр вакыт мљнђсђбђтен белдергђн. Мђхђббђт намустан кљчлерђк булып чыга (Ђ.Еники) – намустан – чыгыш килешендђге исем кыек объект мђгънђсендђ килђ.

Килеш кушымчалары ярдђмендђ исем ќљмлђдђ књбрђк икенче бер исем яки фигыль белђн бђйлђнешкђ керђ. Нинди синтаксик бђйлђнеш хасил итњлђренђ карап, килешлђрне шулай ук ике тљркемгђ - исемне-исемгђ һәм исемне фигыльгђ бђйли торган килешлђргђ бњлеп карыйлар. Тел белемендђ исемнђрне њзара бђйли торган килеш а д н о м и н а л ь килеш дип, исемне фигыльгђ бђй­лђњ­че килеш а д в е р б и а л ь килеш дип атала (nominatuv – исем џђм verв – фигыль сњзлђреннђн).

Татар телендђ саф адноминаль килеш – ул иялек килеше. Ия­лек килешендђге исемнђн соћ џђрвакыт икенче бер исем килђ: укучыныћ кљндђлеге, ђнинећ яулыгы. Дљрес, аерым очракларда мондый сњзтезмђлђрдђ икенче кисђк булып исем бе­лђн грамматик уртаклыгы зур булган исем фигыль яисђ сыйфат фигыльлђр килергђ мљмкин, лђкин бу очракта килешнећ мђгънђсе, семантикасы њзгђреш кичерђ: Баланыћ кљлње, укытучыныћ сљйлђгђне (субъект мђгънђсе).

Тљшем килеше (адвербиаль килеш) исђ исемне џђрчак фи­гыльгђ бђйли: хатны уку, кљнне уздыру, шатлыкны уртаклашу џ.б. Калган килешлђр исемне исемгђ дђ, исемне фигыльгђ џђм башка сњз тљркемнђренђ дђ бђйлђргђ мљмкин: Эшкђ бару, эшкђ оста; сњзгђ кушылу, сњзгђ кыска; Иделдђн кић; Иделдђ йљзњ; Агыйделдђн озын џ.б.

Татар телендђ џђр алты килешнећ њзенђ хас грамматик мђгънђсе яки грамматик мђгънђлђре бар.

§ 29. Баш килеш. Баш килеш кушымчасыз, нуль формада килђ. Кушымчасыз џђм бђйлеклђрдђн башка кулланылган џђр исем баш килештђ була. Ќљмлђдђ икенче бер исем, фигыль яки башка сњз тљркемнђре белђн мљнђсђбђткђ кереп, баш килештђге исем књп тљрле мђгънђлђрне белдерђ ала. Татар телендђ, шулай ук башка тљрки теллђрдђ дђ, баш килеш ић кић функцияле килеш булып санала. Галимнђр бу књренешне алтай теллђре љчен хас типологик њзенчђлек дип саныйлар.

Татар теле буенча язылган књпчелек грамматик хез­мђт­лђрдђ баш килешнећ и я, т ђ м а м л ы к, а е р г ы ч, х ђ ­б ђ р функциясендђ килђ алуы, ягъни морфологик яктан с у б ъ е к т, о б ъ е к т, и я л е к џ.б. мљнђсђбђтлђрне белдерње књрсђтелђ.

Шул ук фикерлђргђ кушылып, џђм хђзерге тел белемендђ сњзлђрнећ џђм аерым грамматик берђмлеклђрнећ семантик ягын љйрђнњгђ игътибар кљчәюне искђ алып, килешлђрнећ мђгънђлђрен, аларныћ семантик тљсмерлђрен ќентеклђп, љйрђнњ кирђк дип саныйбыз.

1. Баш килеш эш башкаручы с у б ъ е к т н ы белдерђ, ягъни синтаксик яктан ќљмлђдђ ия була. Исемнећ нинди семантик тљркемчђгђ каравына бђйле рђвештђ бу очракта тњ­бђндђге мђгънђ тљсмерлђре барлыкка килђ.

а) баш килештђге исем э ш б а ш к а р у ч ы н ы яки турыдан туры эш-хђл аћа караган затны белдерђ: укучы (укый), бала (уйный), эшче (эшли) џ.б.

Таџирђ балаларныћ дђфтђрлђрен тикшереп бетерде дђ, иртђгђ булачак дђрескђ хђзерлђнђ башлады (Л.Ихсанова). Кунакларны каршы алып бетергђч, хуќалар да љйгђ керделђр (Ђ.Еники);

б) эш-хђл билгеле бер предметка яки књренешкђ к а р а г а н н ы белдерђ: кояш (яктырта), ќилђклђр (љлгерде), кар (ява) џ.б.

Тышка књз салсам, безнећ тирђдђ яћгыр туктаган, авыл љстенђ утлы-яшелле, сарылы-зђћгђрле булып бик матур салават књпере књтђрелгђн (Г.Бђширов). Самовар кайнап чыкты бит (Г.Камал). Вак яћгыр сибђли, њлђннђр, яфраклар юеш (Г.Ђпсђлђмов).

в) баш килеш абстракт мђгънђле яки ќансыз предметларны белдергђн исемнђр белђн кулланылганга, субъектка караган эш-хђл к њ ч е р е л м ђ м ђ г ъ н ђ д ђ килђ: Зур бђ­хет­лђр сызганып эшкђ бирелгђннђн килђ... (Г.Тукай). Залда бераз вакыт тынлык урнашып торды (Ф.Хљсни). Юл књр­сђтђ адашканга имђн кышкы бураннарда (М.Ќђлил). Хђлим ишектђн тышка сикерде. Тышта ќил котыра (И.Гази).

2. Баш килештђге исем икенче бер исем (яки исемлђшкђн сњз) белђн килеп, гомуми мђгънђдђ и я л е к м љ н ђ с ђ б ђ ­т е н белдерђ. Бу очракта ачыкланган исем, ягъни аерылмыш тартымлы (ђни яулыгы, мђктђп бакчасы) яки тартымсыз (таш књпер, укытучы апа) булырга мљмкин. Аерылмышныћ тартымлы яки тартымсыз булуына карап, баш килештђге исемнећ грамматик мђгънђ тљсмере дђ беркадђр аерымлана. Мђсђлђн, туры мђгънђдђ и я л е к м љ н ђ с ђ б ђ т е н, ягъни бер предметныћ икенче бер затныћ милкендђ булуын, яки турыдан-туры икенче бер предметка каравын баш килештђге исем башлыча аерылмыш тартымлы булганда белдерђ: укучы китабы, ђни яулыгы, мђктђп бакчасы џ.б. Ђ аерылмыш тартымсыз булса, баш килештђге исем књбрђк икенче бер предметныћ материалын (таш књпер), затныћ профессиясен (укытучы апа), исемен (Хђдичђ тњти) џ.б. белдерђ. Баш килешнећ бу мђгънђлђрен ќентеклђбрђк карап њтик.

Аерылмыш тартымлы булганда баш килеш:

а) предметныћ икенче бер предметныћ яки затныћ милкендђ булуын, туры мђгънђдђ иялек мљнђсђбђтен белдерђ: укучы кљндђлеге, китапханђ китабы, мђктђп бакчасы.

Габбас мулла йорты гомер буе асраусыз тормады (Г.Аху­нов). Гыйлфан комбайны беренче килде (М.Мђџдиев). Кызлар бњлмђсендђ ут сњндерелгђн иде (Г.Ђпсђлђмов);

б) бер предметныћ икенче бер предметка к а р а в ы н белдерђ: юл чаты, урман аланы, лапас тњбђсе.

Лапас тњбђсе љстендђ бик килешле итеп сандугач сайрап ќибђрде (Г.Бђширов). Карчык самовар борыны љстен­нђн бармагын йљртеп, џђммђ сорауларга да ашыкмыйча ќа­вап бирде (Ђ.Еники);

в) икенче бер исемне а ч ы к л а п килђ (аергыч функциясе): дуслык хисе, туганлык ќебе, ятимлек тойгысы.

Дуслык хисе бљтенлђй љзелгђн чакта да ул аны тђмам њзенђ ђсир итте (Ђ.Еники). Болай яшђсђгез туганлык ќебе љзелђ шул (Г.Камал). Књршелек хисе безнећ љчен изге хис булды (А.Гыйлђќев);

г) беренче исем икенчесен ялгызлык исем буларак ачыклый: Казан шђџђре, Ютазы районы, Кол Шђриф мђчете џ.б.

Кама елгасы бик хђтђр дулап, дулкын љемнђрен саллар љстенђ ыргытты (Г.Ахунов). Бераздан, кызыл ярлы тауларга каршы тигез њзђнлектђ сузылып утырган Ишле авылы књренђ башлады (Ђ.Еники);

д) баш килештђге исем бер предметныћ икенчесенђ у р ы н яки в а к ы т ягыннан нисбђт ителњен белдерђ: авыл юлы, урман аланы, кљз кљне, ќђй ае џ.б.

Олаулар аны пристань юлы чатында калдырып акырын гына элеватор ягына юнђлделђр (А.Гыйлђќев). Тик бер љмет: кара август тљне илтер мине шунда ќитђклђп... (М.Ќђлил);

е) бер предметныћ икенче предмет љчен ќ а й л а н г а н булуын белдерђ: бал мичкђсе, май чњлмђге, сљт чилђге џ.б.

Кул пычкысы белђн эшлђњ ќићеллђрдђн булмады (М.Мђџ­диев);

ж) баш килештђге исем икенче бер предметныћ аерым бер љ л е ш е н, детален белдерђ: тђрђзђ рамы, балта тњ­тђсе џ.б. Кызлар тырма сабы белђн ир-атлар чабып узган тигез тезмђлђрне ђйлђндерђ дђ башладылар (М.Хђсђнов);

з) ашамлык атамаларын белдергђн сњзлђрдђ а е р г ы ч ролендђ килђ: пилмђн камыры, ит бђлеше, аш шулпасы џ.б.

Кухнядан тђмле булып ит пђрђмђче исе агыла иде (А.Гый­лђќев). Чђећне тђмле итеп алма вареньесе белђн эч (К.Тинчурин).

Аерылмыш тартымсыз булганда:

а) баш килештђге исем икенче бер предметныћ материалын белдерђ: агач (йорт), таш (књпер), кљмеш (балдак) џ.б.

Бер мђлгђ егет њз каршына киез эшлђпђ кигђн, агач та­якка таянган ак сакаллы бер бабай килђ кебек тойды (Ђ.Еники). Алтын алкаларым сынды, Алырсыћмы икђн алка? (Ќыр).

Алда искђртелгђнчђ, татар тел белемендђ, џђм шулай ук кайбер тљрки теллђрдђ дђ, баш килештђге исемнђрнећ бу рђвешле кулланылышын сыйфат сњз тљркеменђ књчњ (конверсия)1  дип аћлату бар. Ђмма бу фикерлђр белђн килешеп булмый. Беренчедђн, морфологик планда бер њк сњз берьюлы ике сњз тљркеменђ карый алмый (таш – исем, таш – сыйфат); икенчедђн, агач, алтын, кљмеш кебек сњзлђр мондый сњзтезмђлђрдђ синтаксик яктан гына аергыч булып килђ, ђ лексик-семантик яктан алар башка исемнђр кебек њк, предмет мђгъ­нђсен белдерђлђр, таш, агач, йон; морфологик яктан да сыйфат билгелђренђ ия була алмыйлар, ягъни алар дђрђќђ белђн тљрлђнмилђр, исем­лђшђ алмыйлар, чљнки алар њзлђре исем.

б) икенче предметныћ (затныћ) џ љ н ђ р е н, ш љ г ы л е н, п р о ф е с с и я с е н белдерђ: биюче (кыз), гармунчы (егет), укытучы (апа) џ.б.

Яћа Кљрмђнкђйдђн курайчы карт бар иде (Ђ.Еники). Тракторчы егет тљшке ашка кайтып бара иде (Р.Тљх­фђтуллин). Сугышчы егет, гаепле сыман башын иеп, ас­ка карап кына атлый (Г.Бђширов);

в) затныћ и с е м е н белдерђ:

Ђ бераздан Шђймђрдђн абзый кунакларын кул юарга чакырды (Ђ.Еники). Хђким­ќан абзый белђн Зљџрђ апа тимер юлчыларыныћ шушы кечкенђ шђџђрендђ хљрмђтле абруйлы кешелђр (А.Гыйлђќев);

г) саннар белђн ачыкланган исем икенче предметныћ књлђмен, књренешнећ вакыт чиген џ.б. белдерергђ мљмкин: бер стакан су, ике ай вакыт џ.б.

Инде бер ай вакыт узып китте бугай, ђле минем бер гђзит тђ укыганым юк (Г.Камал). Карчык ык-мык итебрђк торса да, кибетче дњрт пачка чђй алып бирде (Г.Бђширов).

Искђ тљшерик: ике исемнећ сњзтезмђдђ янђшђ килње џђм бер исемнећ икенчесен ачыклавы тел белемендђ изафђ бђйлђнешендђге сњзтезмђ яки кыскача изафђ (изафет) дип атала. Тљрки теллђрдђ аныћ берничђ тљре бар. Ачыкланган исем тартымсыз булганда, I тљр изафђ барлыкка килђ: агач йорт, кљмеш кашык џ.б. Икенче исем тартымлы булса II тљр изафђ ясала: авыл урамы, арыш басуы џ.б.

3. Баш килештђге исем т у р ы о б ъ е к т м љ н ђ с ђ ­б ђ т е н б и л г е с е з л е к т љ с м е р е белђн белдерђ, џђм џђр­чак њзе ачыклаган фигыль белђн янђшђ килђ: хат язу, китап уку, аш пешерњ џ.б. Эшнећ туры объекты шулай ук тљ­шем килешендђге исем белђн дђ белдерелђ, бу очракта килешнећ мђгънђсенђ б и л г е л е л ек мђгънђ тљсмере љс­тђлђ. Чагыштырыгыз: китап уку – китапны уку, кино карау – киноны карау. Эшнећ туры объекты тљшем килеше белђн бирелгђндђ, эш-хђлне џђм эш аћа юнђлгђн объектны белдергђн сњзлђр џђрчак янђшђ килмђскђ дђ мљмкин. Мђсђлђн: имтихан бирдем; имтиханны бик яхшы билгесенђ бирдем џ.б.

4. Баш килештђге исем ќљмлђдђ х ђ б ђ р булып килђ (хђ­бђр мљнђсђбђтен белдерђ): Књркђм холык – изге юлдаш (мђкаль). Студентлар – чая халык (А.Гыйлђќев). Илсез ирек – башсыз калган бњрек (Л.Шагыйрьќан).

5. Баш килештђге исем э н д ђ ш с њ з булып килђ: Тор, шђкерт, ќиттек Казанга! Алдыбызда бит Казан! (Г.Тукай) Рђхмђт, Нуретдин ђфђнде, мин моны мљселман лазареты фондына бирермен (К.Тинчурин).

6. Баш килеш формасындагы (кушымчасыз) исем бђй­леклђр џђм бђйлек сњзлђр белђн кулланыла: чњкеч (белђн), кояш (кебек), бакча (янында) џ.б. Дљресрђге, бу очракта кушымчасыз исем бернинди дђ килеш мђгънђсен белдерми, исемнђрнећ ќљмлђдђге башка сњзлђргђ мљнђсђбђтен ягъни килешнећ грамматик мђгънђсен бу очракта исем янында килгђн бђйлеклђр, яисђ бђйлек сњзлђр белдерђ: Ул иртђдђн кичкђ кадђр бакчада кљрђк белђн ќир казыды (А.Гыйлђќев). Минџаќ карт умарта эчендђ нидер сихерли иде (Г.Бђширов). Ќђњџђрия ђле ќилђк кебек ќитлегеп килђ торган япь-яшь кыз иде (М.Хђсђнов).

§ 30. Иялек килеше. Иялек килешендђ исем -ныћ/-нећ кушымчасын ала џђм ќљмлђдђ икенче бер исем яки исем белђн уртаклыгы булган башка сњз тљркеме белђн бђйлђнешкђ керђ. Иялек килешенећ гомуми грамматик мђгънђсе – и я л е к м љ н ђ с ђ б ђ т е н б и л г е л е л е к т љ с м е р е белђн белдерњ. Контекстта исђ бу гомуми мђгънђ тљрле семантик тљсмерлђр алырга мљмкин.

Иялек килешендђге исем:

а) предметныћ нинди дђ булса затка к а р а в ы н затныћ м и л к е н д ђ булуын белдерђ: баланыћ (уенчыгы), укытучыныћ (китабы) һ.б.;

Заџидђнећ пальтосы њзенђ бик килешђ (Ђ.Еники). Сафаныћ йорты йљз сумга књрше авылныћ бер чирмешенђ сатылды (М.Галђњ). Ђнинећ кулы авыртып тора (А.Гыйлђќев);

б) бер предметныћ икенче бер предметка каравын, нис­бђт ителњен белдерђ: йортныћ (тњбђсе), ишекнећ (тоткасы) џ.б.

Љйнећ читђне буйлап котырып кычыткан њскђн (Ђ.Еники). Йортныћ бњрђнђлђре бик шђп књренђ (Г.Ахунов);

в) шђхесне хезмђт урынына мљнђсђбђтле рђвештђ ачыклый: кафедраныћ укытучылары, университетныћ ректоры џ.б.

Ђле юньлђп яктырып та ќитмђгђн иде, бњлмђгђ редак­ция­нећ машинисткасы, бњлекнећ мљдире, башка сотрудниклары килеп керде (Г.Бђширов). Шул арада колхозныћ рђисе дђ килеп ќитте (М.Мђџдиев);

г) билгеле бер хис-тойгыларны, психологик халђтне шђ­хескђ нисбђтли: кызныћ хыялы, ананыћ шатлыгы џ.б.

Гыйлфанныћ уе читкђ китте (М.Мђџдиев). Ќђмилђнећ шатлыгы эченђ сыймый иде (Р.Тљхфђтуллин). Кљтмђгђндђ Сђкинђнећ хыялы тормышка ашты (М.Мђџдиев);

Иялек килешендђге исем тартымлы исемне ачыклап кил­гђндђ, љченче тљр изафђ бђйлђнешендђге сњзтезмђ барлыкка килђ (III тљр изафђ): укучыныћ китабы, ђнинећ яулыгы џ.б.

Тљрки теллђрдђге љч тљр изафђне гадђттђ тњбђндђгечђ схе­малаштырып йљртђлђр:


I тљр изафђ: ис. + ис. (агач йорт, шофер егет);

II тљр изафђ: ис. + ис. + -ы/-е (колхоз кыры, нарат ур­маны);

III тљр изафђ: ис. + -ныћ/-нећ + ис. + -ы/-е (ђнинећ књлмђге, бњлекнећ мљдире);


II тљр изафђ бђйлђнешендђге сњзтезмђлђрдђн аермалы буларак, III тљр изафђ составында килгђн иялек килешендђге исем иялек мљнђсђбђтен билгелелек тљсмере белђн белдерђ, ягъни предметны икенче бер конкрет предметка яки затка нис­бђтли. Мђсђлђн: колхозныћ рђисе, баланыћ уенчыгы, кљндђлекнећ тышы. II тљр изафђ составында килгђн баш килештђге исем исђ предметны яки затны икенче бер предметка мљнђсђбђтле рђвештђ гомумђн генђ ачыклый, ягъни иялек нисбђтен билгесезлек тљсмере белђн белдерђ: колхоз рђисе, бала уенчыгы, кљндђлек тышы. Бары тик ялгызлык исемнђр белђн яисђ бердђнбер тљшенчђне белдергђн сњзлђр белђн килгђндђ генђ баш килеш билгелелек тљсмерен белдерђ ала: Фђридђ китабы, ђни яулыгы џ.б.

Иялек килешендђге исем еш кына исем сњз тљркеме белђн уртаклыгы булган фигыль формалары – исем фигыль џђм сыйфат фигыль белђн мљнђсђбђткђ керђ. Бу очракта ул, кагыйдђ буларак, э ш б а ш к а р у ч ы с у б ъ е к т мђгъ­нђ­сен белдерђ: кошларныћ сайравы, дићгез шаулавы џ.б.

Юл буе безне тургайлар сайравы озатып барды (Ђ.Еники). Вагон тђгђрмђчлђренећ такылдавы ишетелмђсђ, Ахияр ќырлап ќибђрер иде (М.Мђџдиев). Без, шул тирђ-як малайлары, Галлђм абзыйныћ кайтканын дњрт књз белђн кљтеп торабыз (Ф.Хљсни). Кышныћ яман килђсен алдан ук сизеп, аннан-моннан гына ђти-ђнинећ фатихасын алдым да, Донбасс якларына сыздым (Ф.Хљсни);

е) иялек килешендђге исем сљйлђмдђ шулай ук исем­лђш­кђн сыйфат яисђ сыйфатлау рђвешлђре белђн дђ бђйлђнешкђ керђ џђм бу очракта ул предметны яки затны нинди дђ булса билгесе буенча аерып књрсђтђ: киемнећ яћасы, ризыкныћ тђмлесе, киленнећ ућганы, укучыларныћ књбесе џ.б.

Мића, кызым, чђйнећ чыгышлысы булсын иде (К.Тинчурин). Корбанга сыерныћ симезен суйдылар (М.Мђџдиев). Ямаширмђнећ хђллерђк кызлары белђн яшьрђк киленнђре ки­ем-салымныћ яхшысын, яћача теккђнен киделђр (Г.Бђширов);

ж) иялек килешендђге исем тљрле тотрыклы сњзтез­мђлђрдђ (ђйлђнмђлђрдђ) кулланыла: елныћ елында, кљннећ кљн буе, кышныћ кыш буе џ.б.

Малайлар кљннећ кљн буе яр кырыенда балык тотып яттылар (М.Мђџдиев). Елныћ елында алар гаилђлђре белђн ял итђргђ баралар иде (Г.Бђширов).

III тљр изафђ компонентларыныћ бђйлђнњ рђвеше белђн дђ I, II тљр изафђдђн аерылып тора. III тљр изафђдђ сњзлђр бђйлђнеше шактый ирекле, ачыклаучы исем белђн ачыкланган исем бер-берсеннђн ерагаерга, алар арасына башка сњз­лђр керергђ мљмкин. Мђсђлђн: ђнинећ яулыгы – ђнинећ яћа яулыгы; укучыныћ кљндђлеге – укучыныћ узган елгы кљндђлеге џ.б. Ђ I џђм II изафђ сњзлђр бђйлђнеше тотрыклы, анда ике исем - ачыклаулы џђм ачыклаучы исемнђр -џђрвакыт янђшђ килђ: ђни яулыгы, укучы кљндђлеге; укытучы апа; яћа таш йорт дияргђ мљмкин, ђ таш яћа йорт – мљмкин тњгел.

I–II тљр изафђ бђйлђнешендђге сњзтезмђлђрдђ компо­нент­лар арасында бђйлђнешнећ шундый тотрыклы булуы шул ук калыптагы кушма џђм тезмђ сњзлђр ясалышына да ни­гез булып тора. Ђйтик, татар телендђге ќир ќилђге, су анасы, бал корты, йорт куяны кебек тезмђ сњзлђр, џђм елъязма, тљньяк, кљньяк, гљлќимеш, тимерчыбык кебек кушма сњзлђр шундый изафђ бђйлђнешендђге сњзтезмђлђрдђн ясалганнар. Ђмма III тљр изафђ бђйлђнешендђге сњзтезмђлђрдђн яћа сњзлђр ясалу очрагы књзђтелми. Тљрки тел белемендђ шулай ук I–II тљр изафђ бђйлђнешендђге сњзлђр тарихи рђ­вештђ сњз ясалыш љлгесенђ (калыбына) караганнар, ђ соћгырак чорда шул њрнђктђ сњзтезмђлђр ясалган дигђн караш та бар.