Морфологиясе

Вид материалаДокументы

Содержание


Хисамова Ф.М.
Кадерле остазым академик
М орфология
Бала китап укый
Морфологик анализ үрнәкләре.
Без бит алга таба барабыз, сугышның ахырына, соңгы җиңүгә таба!
Яшел сњзендђге -ел
Сүз ясалыш ысуллары.
БДБ – Бђйсез дђњлђтлђр берлеге, КДУ
Сүз ясалышы буенча анализ үрнәкләре.
ярдәмлек сүз төркемнәре
Мљстђкыйль сњз тљркемнђре
Камил, Ирек, Илсљяр, Рифђ Рахман, Айдар Хафиз; Идел елгасы, Казан шђџђре, Чатыр тавы, Зљџрђ йолдыз, Ќидегђн йолдыз
2. Предметлыкны белдерђ торган исемнђр.
3. К онкрет џђм абстракт мђгънђле исемнђр
4. Ќыйма исемнђр.
Безнећ урам буендагы агач бакчасына... андагы карт милђшкђ сандугач иялђшкђн иде
Сљйлђшђлђр ике дус – Галимќан белђн Илдус
Бер тауда ун чишмђ, Уны­сы ун тљстђ…
Зљлђйха Мђлик Таймус кызы ирмеш
...
Полное содержание
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   32


Ф.М.Хисамова


ТАТАР ТЕЛЕ

МОРФОЛОГИЯСЕ


Югары уку йортлары љчен дђреслек


Казан

«Мәгариф» нәшрияты

2006


УДК 811.512.145 (075.8)

ББК 81.2Тат я73

Х 49


Классик университет белеме бирү буенча Укыту-методик берләшмәсе

Карары буенча басыла


Фәнни редакторы

академик, доктор, профессор

М.З.Зәкиев

Охраняется Законом РФ “Об авторском праве и смежных правах”. Воспроизведение всей книги или ее части на любых видах носителей запрещается без письменного разрешения издательства.


Китап 2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын үтәү максатында нәшер ителә.


Хисамова Ф.М.

Х 49 Татар теле морфологиясе : Югары уку йортлары љчен дђреслек / Ф.М.Хисамова.–Казан: Мәгариф, 2006.— .335 б.

ISBN 5-7761-1461-6

Югары уку йортлары өчен төзелгән бу дәреслек озак еллар дәвамында Казан дәүләт университетында татар теле укыту тәҗрибәсенә нигезләнеп язылды. Дәреслектә белемнәрне тикшерү өчен сораулар һәм морфологик анализ үрнәкләре дә бирелде.


© Хисамова Ф.М., 2006

ISBN . 5-7761-1461-6 © “Мәгариф” нәшрияты, 2006

© Бизәү. “Мәгариф” нәшрияты, 2006

  Кадерле остазым академик

Диләрә Гариф кызы Тумашеваның

якты истәлегенә багышлыйм

Кереш

Хђзерге татар теле – татар халкыныћ милли теле, ха­лыкныћ рухи џђм мђдђни хђзинђсенећ бер чагылышы. Та­рихи рђвештђ борынгы кабилђ теллђреннђн, џђм соћгырак дђвердђ бердђм халык теленнђн њсеп чыккан татар милли теле бљтен дљньяга сибелгђн татар халкы љчен уртак. Мил­ли яки гомумхалык татар теле тљшенчђсе телнећ џђр­тљрле кулланылышын, шул исђптђн барлык диалект џђм сљйлђшлђрне, аерым социаль катлаулар тарафыннан кул­ланыла торган џђртљрле жаргоннарны џ.б. њз эченђ ала. Татар ђдђби теленећ исђ гомумхалык теле эчендђ аерым урыны бар. Ђдђби тел ул – тел яшђешенећ ић югары кимђле, югары формасы. Гомумхалык теленећ тљп џђм ић камил њзенчђлеклђрен њзендђ туплаган ђдђби телгђ, љстђмђ рђвеш­тђ, эшкђртелгђн џђм кагыйдђлђргђ буйсындырылган булу, яшђ­ешнећ књптљрле љлкђлђрендђ кулланыла алу, књп­ва­зифалылык хас.

Хђзерге татар ђдђби теле матур ђдђбият ђсђрлђрендђ, газета-журналларда, радио-телевидениедђ, театрда, љлешчђ уку-укыту, фђн љлкђсендђ џђм дђњлђт идарђсендђ чагыштырмача иркен кулланыла.

Урта џђм югары уку йортларында ђдђби телебезнећ тљзелешен љйрђнђ торган фђн «Хђзерге татар ђдђби теле» дип атала, џђм ул берничђ бњлектђн тора: фонетика, лексикология, грамматика (морфология џђм синтаксис).

Џђр бњлекнећ њзенећ љйрђнњ объекты, љйрђнелђ торган њзенчђлекле тел берђмлеклђре бар:

Фонетика телдђге а в а з л а р составын љйрђнђ;

Лексикологиянећ тљп љйрђнњ предметы – с њ з; ул телебезнећ сњзлек составын (сњзлђрнећ мђгънђлђрен, килеп чыгышын, кулланылыш љлкђлђрен џ.б.) љйрђнђ;

Морфология – грамматиканыћ бер љлешен тђшкил итђ, аныћ тљп љйрђнњ объекты – сњзнећ мђгънђле кисђклђре – м о р ф е м а л а р, с њ з л ђ р џђм с њ з ф о р м а л а р ы;

Синтаксисныћ тљп љйрђнњ объекты – с њ з т е з м ђ л ђ р џђм ќ љ м л ђ. Синтаксиста сњзтезмђлђрнећ ясалышы џђм тљрлђре, џђртљрле ќљмлђлђр љйрђнелђ.


М орфология

§ 1. Морфологиянећ љйрђнњ предметы џђм бурыч­лары. Морфология – грамматиканыћ бер љлеше. Грам­матика – тел белеме фђненећ телнећ тљзелешен, сњзлђр тљрлђнешен, ќљмлђ тљзњ юлларын џђм ысулларын љйрђнђ торган тармагы, џђм ул ике љлештђн – морфология џђм синтаксистан тора.

М о р ф о л о г и я сњзлђрнећ тљзелешен, тљрлђнешен, сњз тљркемнђрен џђм аларга хас грамматик категориялђрне љйрђнђ.

С и н т а к с и с сњзтезмђлђрне џђм ќљмлђлђрне, аларныћ тљзелешен, ясалыш џђм мђгънђ буенча тљрлђрен, ќљм­лђ кисђклђрен џ.б. љйрђнђ.

Морфологиянећ тљп љйрђнњ предметы – сњз џђм сњз­лђр тљрлђнгђндђ барлыкка килђ торган џђртљрле сњз фор­малары. Тел белеменећ икенче бер тармагы булган лексикологиянећ дђ тљп љйрђнњ объекты – сњз. Ђмма бу ике љлкђдђ сњзлђрне љйрђнњнећ максаты џђм юнђлешлђре тљрле.

Лексикологиядђ сњзлђр лексик мђгънђлђре, килеп чыгышы џђм яшђешнећ тљрле љлкђлђрендђ кулланылыш њзен­чђлеклђре ягыннан љйрђнелсђ, морфология сњзлђрнећ тљ­зелешен (морфемика), тљрлђнешен, ягъни сњз тљркемнђренећ сљйлђмдђ књп тљрле грамматик формаларда килђ алу мљмкинлеген, сњз формаларын, форма ясалышын љйрђнђ. Мђсђлђн, китап сњзе лексикада мљстђкыйль мђгънђле, алынма (гарђптђн кергђн) бер мђгънђле сњз буларак аћлатылса, шул ук китап сњзе морфологиядђ исем сњз тљркеменђ караган тамыр сњз булуы, килеш, тартым, сан белђн тљрлђнђ алуы ягыннан характерлана. Икенче тљрле ђйткђндђ, морфологиядђ сњзлђрнећ грамматик ягы љйрђнелђ.

Агглютинатив (тагылмалы) тел булган татар телендђ сњз ясалышы џђм форма ясалышы нигездђ бер њк чаралар – кушымчалар ярдђмендђ башкарыла. Сњз ясалышында сњзнећ лексик мђгънђсе њзгђрђ, мђсђлђн, кискис-ђккис-кечкис-енте; форма ясалышында исђ сњзнећ лексик мђгънђсе њзгђрешсез кала, сњзгђ яћа грамматик мђгънђ љстђлђ: кискис-ђкис-кђнкис-сђ.

Морфологиядђ сњзлђр сњз тљркемнђренђ берлђштереп љйрђнелђ. Аерым сњз тљркемнђренећ тљрлђнеше грамматик категориялђрне хасил итђ. Шућа књрђ морфологиянећ тљп бурычы – телдђге сњз тљркемнђре системасын џђм аларга хас грамматик категориялђрне љйрђнњ.

§ 2. Морфологиянећ тел белеменећ башка тармаклары белђн бђйлђнеше. Тел њзенећ тљзелеше буенча билгеле бер система тђшкил итђ. Бу системаныћ аерым буыннары тел берђмлеклђре дип йљртелђ. Тљп тел берђмлеклђре: аваз (фонема), сњз кисђге (морфема), сњз, сњзтезмђ, ќљмлђ. Тел берђмлеклђре кечкенђдђн зурга таба њсђ бара, џђр кечкенђ берђмлек зур берђмлек эченђ керђ. Бу – тел берђмлеклђре арасындагы иерархияле мљ­нђсђ­бђт дип атала: сњз кисђге (морфема) аваздан яки авазлардан тљзелђ, сњз – морфемалардан, сњзтезмђ сњзлђрдђн, ђ ќљмлђ сњзтезмђ­лђрдђн тора. Тел берђмлеклђренђ шулай ук тљрлелек, бњленгђнлек џђм бер сызык љс­тендђ килњ (линейность) кебек сыйфатлар хас. Лингвистикада бу берђмлеклђрне љйрђнњдђ дђ билгеле бер эзлеклелек бар. Тел белеме тармаклары арасында шућа књрђ њзара тыгыз бђйлђнеш яши.

Морфология тљп љйрђнњ объекты шулай ук сњз булган л е к с и к о л о г и я белђн тыгыз мљнђсђбђттђ тора. Сљйлђм эчендђ сњзнећ лексик мђгънђсе џђм грамматик мђгънђ берлектђ яши. Мљстђкыйль мђгънђгђ ия џђр сњз телдђ грамматик яктан да формалашкан була. Шул ук вакытта тљрле сњз­лђрнећ тљрлђнњ мљмкинлеге, грамматик ягы аларныћ лексик мђгънђлђренђ дђ бђйле. Сњзлђрне тљркемлђгђндђ, мђсђлђн, беренче чиратта аларныћ гомуми лексик мђгъ­нђлђре исђпкђ алына: исем сњз тљркеме предметлыкны, сыйфат – предмет билгесен, фигыль – эш-хђл, хђ­рђ­кђтне белдерђ, џ.б.

Морфологиядђ сњз тљркемнђренећ грамматик катего­риялђрен љйрђнњгђ кадђр, аларныћ лексик ягы, лексик со­ставы да љйрђнелђ. Бу юнђлештђ сњз тљркемнђре аерым мђгъ­нђви, ягъни лексик-семантик тљркемнђргђ бњленђ. Исем сњз тљркеменећ семантик тљркемнђренђ, мђсђлђн, ялгызлык џђм уртаклык исемнђр, предметлыкны (дђфтђр, алма) , матдђлекне (он, су, тоз) белдергђн џ.б. исемнђр, фигыльдђ – хђрђкђт фигыльлђре (йљри, килђ), эш фигыльлђре (тљзи, ура), хис-тойгы фигыльлђре (соклана, ярата) џ.б. керђ.

Бер њк сњз тљркеменећ тљрле семантик тљркемчђлђрендђ аерым грамматик категориялђр њзенчђлекле чагылыш табарга мљмкин. Ђйтик, исемнђрнећ књплек санда килње предметлыкны яки матдђлекне белдергђн исемнђрдђ яисђ ялгызлык џђм уртаклык исемнђрдђ бердђй тњгел; хђрђкђт фигыльлђренећ юнђлеш категориясенђ мљнђсђбђте њзенчђлекле џ.б.

Морфология – тел белеменећ авазларны љйрђнђ торган тармагы – ф о н е т и к а белђн дђ тыгыз бђйлђнгђн. Аваз (фонема) џђм морфологиянећ љйрђнњ предметы – морфема арасында охшаш џђм аермалы яклар бар. Алар икесе дђ телнећ ић кечкенђ берђмлеклђре санала. Ђмма морфема ул сњзнећ ић кечкенђ мђгънђле кисђге, ђ фонема мђгънђ аеруга хезмђт итђ. Морфема фонемалардан тљзелђ һәм аваздан яки авазлар ќыелмасыннан тора. Мђсђлђн, аш-а, сан-а сњзлђрендђ ике морфема бар: аш, сан - тамыр морфемалар, -а - сњз ясагыч кушымча, ул лексик-грамматик мђгънђ белдерђ, исем­нђн яћа мђгънђле сњз – фигыль ясый; ђ кал сњзендђге а – фонема, ул мђгънђ белдерми, сњз эчендђ аны башка аваз белђн алыштыру мђгънђне њзгђртђ, димђк, фонема мђгънђ аеруга хезмђт итђ: кал-кол-кул-кыл; бар-а сњзе шулай ук ике морфемадан тора. Бу очракта -а морфемасы фигыль заманын ясый, ягъни ул грамматик мђгънђ белдерђ.

Татар телендђ сњзлђр тљрлђнгђндђ (сњзлђргђ кушымчалар ялганганда) књп тљрле аваз њзгђрешлђре барлыкка килђ. Сњзлђрнећ тљрлђнеше ул – морфологик књренеш, ђ аваз њзгђрешлђре фонетикага карый. Димђк, бу очракта фонетика џђм морфология турыдан-туры кисешђ. Татар телендђ кушымчаларныћ барлык вариантлары да – фонетик вариантлар, алар џђртљрле аваз њзгђрешлђре нђтиќђсендђ барлыкка килђ: -лар/-лђр, -ды/-де, -ны/-не (рђт гармониясе); -ды/-де, -ты/-те, -ган/-гђн, -кан/-кђн (рђт гармониясе џђм тартыклар охшашлану) џ.б.

Хђзерге фђндђ бу љлкђне махсус тел белеме тармагы – м о р ­ф о н о л о г и я дђ љйрђнә башлады. Морфонологиядђ сњзлђргђ кушымчалар ялганганда барлыкка килђ торган аваз тљрлелеклђре љйрђнелђ (-а / -ђ; -ды / -ты; -ган / -кан).

Морфология грамматиканыћ икенче бњлеге – с и н т а к с и с белђн дђ тыгыз бђйлђнгђн. Синтаксисныћ тљп љйрђнњ предметы булган сњзтезмђлђр њзара грамматик мљнђсђбђт­тђге сњзлђрдђн тљзелђ, ђ ќљмлђ тљрле типтагы сњзтезмђлђр­дђн барлыкка килђ. Сњзлђрнећ тљрлђнеше морфологиядђ сњз формалары итеп каралса, синтаксиста алар ќљмлђдә сүзләр бәйләнешен барлыкка китерүче чаралар һәм җөмлә кисәкләре буларак өйрәнелә. Димђк морфологиядђ дђ, синтаксиста да бер њк тел књренешлђре љйрђнелђ, әмма алар тљр­лечђ бђялђнђ. Мђсђлђн, Урманда ђле кар ята дигђн ќљм­лђдђ урманда сњзе морфологиядђ – исем, урын-вакыт килешендђ, берлектђ килгђн, килешнећ грамматик мђгънђсе – урын мљнђсђбђтен белдерњ рђвешендђ тикшерелђ; синтаксиста исђ шул ук сњз ќљмлђ кисђге – хђл буларак билгелђнђ: урын хђле, хђбђрне ачыклый, хђбђргђ урын-вакыт килеше кушымчасы аша бђйлђнгђн џ.б.

§ 3. Грамматик категория турында тљшенчђ. Грамматик форма џђм грамматик мђгънђ. Г р а м м а т и к к а т е г о р и ясњз тљркемнђрен џђм гомумђн морфологияне љйрђнњдђ тљп тљшенчђлђрнећ берсе.

Телдђге џђр мљстђкыйль мђгънђле сњз бер њк вакытта ике тљрле мђгънђ – лексик џђм грамматик мђгънђ белдерђ, ягъни џђр сњз грамматик яктан формалашкан була. Лексик мђгъ­нђне тамыр яки нигез морфема белдерђ, ђ грамматик мђгънђ сњзнећ грамматик формасы (сњзформа1 ) аша белдерелђ.

Г р а м м а т и к к а т е г о р и я дип грамматик м ђ г ъ­ н ђ џђм грамматик ф о р м а берлегенә ђйтђлђр. Нђрсђ соћ ул грамматик мђгънђ џђм грамматик форма?

Лингвистикада сњзнећ берничђ тљрле мђгънђсе билгелђнђ:

1) л е к с и к м ђ г ъ н ђ (аны сњзнећ конкрет лексик мђгънђсе дип тђ ђйтђлђр) чынбарлыктагы аерым предмет, књренеш, эш-хђллђрне, билгене џ.б.ны атый. Сњзлђрнећ бу мђгънђлђре гадђттђ аћлатмалы сњзлеклђрдђ теркђлђ;

2) г о м у м л е к с и к м ђ г ъ н ђ2  сњзлђрне аерым билгелђр буенча гомумилђштерњне књздђ тота. Гомумилексик мђгънђ дигђндђ «предметлык»ны, «эш-хђл»не, «билге»не џ.б. белдерђ торган сњзлђр дигђн тљшенчђлђр белђн эш ителђ.

3) г р а м м а т и к м ђ г ъ н ђ књпчелек очракта ќљмлђ эчендђ сњзлђр њзара мљнђсђбђткђ кергђндђ барлыкка килђ. Бала китап укый дигђн ќљмлђдђ балаукый сњзе белђн мљнђсђбђткђ керђ, балаукый; ул башкаручы зат – субъ­ектны белдерђ. Китап сњзе шулай ук укый сњзенђ бђйлђнгђн, китапукый; ул шул эшнећ туры объекты була. Ягъни бала џђм укый сњзлђре арасында субъект мљнђсђбђте, ђ китап џђм укый сњзлђре арасында туры объект мљнђсђбђте барлыкка килђ. Димђк грамматик мђгънђ – џђрвакыт нинди дђ булса м љ н ђ с ђ б ђ т ул. Сљйлђмдђ сњзлђр арасында књп тљрле мљнђсђбђтлђр урнашырга мљмкин, ђйтик, укучыныћ китабы дигђндђ, бу сњзлђр арасында и я л е к мљ­нђсђбђте, урманда кар књп дисђк, урманда џђм књп сњзе арасында у р ы н мљ­нђсђбђте, иртђгђ кайта дисђк, ике сњз арасында в а к ы т мљнђсђбђте белдерелђ џ.б. Књргђнебезчђ, грамматик мђгънђ – ул гомумилђштерелгђн мђгънђ. Грамматика гомумђн абстракция белђн эш итђ.

Лингвистикада лексик абстракция џђм грамматик абстракция дигђн тљшенчђлђр бар. Мђсђлђн, китап сњзе чынбарлыктагы конкрет бер предметны белдерђ, аныћ конкрет лексик мђгънђсе бар. Ђмма бу сњз белђн без аерым бер китапны гына тњгел, дљньядагы барлык китапларны атый алабыз. Димђк, телдђге џђр сњз гомумилђштерђ ала. Бу – лексик абстракция. Ђ грамматик абстракция тагын да кић­рђк. Югарыда китерелгђн ќљмлђдђ бала сњзе урынына баш килештђ килгђн башка сњзлђрне куйсак та (укучы, укытучы, Алсу џ.б.), грамматик мђгънђ, ягъни эш башкаручыны белдерњ њзгђрешсез кала. Шул рђвешле, грамматик мђгънђ сњзнећ конкрет лексик мђгънђсенђ бђйле булмый, ул књб­рђк грамматик формага карап њзгђрђ. Мђсђлђн, Баланы яра­талар дисђк, бала сњзенећ грамматик формасы њзгђрде (баш килеш урынына тљшем килеше), џђм шућа бђйле рђ­вештђ грамматик мђгънђ дђ њзгђрђ – биредђ ул туры объект мђнђсђбђтен белдерђ.

Сњз формалары ќљмлђдђге сњзлђр арасындагы мљнђсђ­бђт­лђрне генђ тњгел, чынбарлык књренешлђренђ, яки сљйлђњченећ чынбарлыкка мљнђсђбђтен дђ белдерергђ мљмкин. Мђсђлђн, исемнећ к њ п л е к формасы предметларныћ бердђн артык књплеген, яки тљрлелеген (тљрле сортларын) белдерђ, фигыльнећ з а м а н формалары эш-хђлнећ сљйлђњ моментына карата њтђлњ вакытын, з а т-с а н эшнећ кем (кайсы зат) тарафыннан њтђлњен белдерђ џ.б. Тел белемендђ шућа бђйле рђвештђ грамматик категориялђрне ике тљргђ бњлеп карау да бар. Ќљмлђ эчендђге сњзлђрнећ њзара мљнђсђбђтен белдергђн грамматик категориялђр с и н т а г м а т и к грамматик катего­рия­лђр дип, ђ сљйлђњченећ чынбарлыкка мљнђсђбђтен белдерђ торганнары с и н т а г м а т и к б у л м а г а н грамматик категориялђр дип атала1 . Синтагматик категория­лђргђ исемдђ – к и л е ш, т а р т ы м, х ђ б ђ р л е к, фигыльдђ - з а т-с а н категорияләре керђ. Синтагматик булмаган категориялђргђ исемдђ – к њ п л е к, фигыльдђ – з а м а н, н а к л о н е н и е, ю н ђ л е ш категориялђре, с ы й ф а т д ђ р ђ ќ ђ л ђ р е џ.б. керђ.

И с к ә р м ә: Синтаксист галимнђрнећ сыйфат фигыль џђм хђл фигыль формаларын да синтагматик категориялђргђ кертеп караулары беркадђр бђхђс тудыра, чљнки бу кушымчалар, ђйтик: -учы, -њче (ќырлаучы кыз, килњче кеше), -ган, -гђн (ќырлаган кыз, килгђн кеше), -асы, -ђсе (ќырлыйсы ќыр, килђсе кунак) сыйфат фигыльнећ заманнарын белдерђлђр, ђ заман модаль формаларга, ягъни синтагматик булмаган категориялђргђ керђ. Сыйфат фигыль белђн сыйфатланмыш арасындагы бђйлђнеш тљрен дђ янђшђлек дип билгелђњ дљресрђк булыр иде. Шуны да ђйтергђ мљмкин: сыйфат фигыльлђр џђм хђл фигыльлђрнећ бер њк вакытта сыйфат сњз тљркеме џђм рђвеш белђн џђр љч яклап (лексик-семантик, морфологик џђм синтаксик ) уртаклыгы бар. Белгђнебезчђ, сыйфатлар џђм рђвешлђр њзлђре ачыклаган сњзгђ янђшђлек юлы белђн бђйлђнђлђр.

Г р а м м а т и к ф о р м а – грамматик мђгънђлђрне белдерђ торган морфологик чара. Сљйлђмдђ грамматик мђгънђне тљрлечђ белдереп була. Мђсђлђн, чынбарлыктагы вакыт тљшенчђсен аерым сњз белђн (кичђ, ќђен); сњз­тезмђ белђн (ќђй кљне); иярчен ќљмлђ белђн (ќђй ќит­кђч); бђйлеклђр ярдђмендђ (ќђй килњ белђн); килеш кушымчасы белђн (ќђйдђ) џ.б. белдерергђ мљмкин. Ђмма грамматик мђгънђ бары тик морфологик чара – с њ з ­ф о р м а белђн белдерелгђндђ генђ чын мђгънђсендђ грамматик категория булып санала ала. Ягъни сњзнећ лексик мђгънђсе дђ, морфологик мђгънђсе дђ бер сњз эчендђ, бер сњз кысасында белдерелергђ тиеш. Татар телендђ мондый универсаль чара ролен ф о р м а я с а г ы ч (тљр ясагыч џђм тљрлђндергеч) кушымчалар башкара. Мђсђлђн, апаныћ (яулыгы) сњзендђ аныћ лексик мђгънђсе дђ (кыз туган, хатын-кыз), грамматик мђгънђсе дђ (аныћ нђрсђгђдер ия булуы) чагыла. Бу очракта грамматик форма – иялек килеше кушымчасы.

Татар телендђ грамматик мђгънђ белдерђ торган синтетик чара – кушымчалар белђн бергђ, аерым очракларда аналитик чаралар да кулланыла. Грамматик мђгънђ белдерњче аналитик чараларныћ ачык мисалы итеп фигыльнећ заман формаларын китерергђ мљмкин: бара иде, барган иде, бара торган иде џ.б. Аналитик грамматик форма бу очракта кушымча + иде ярдђмче фигыле белђн ясала.

Шул рђвешле, грамматик категория ул ике яклы књренеш. Аныћ эчке ягы – грамматик мђгънђсе џђм тышкы ягы – грамматик формасы бар. Грамматик мђгънђ ул џђрвакыт нинди дђ булса м љ н ђ с ђ б ђ т белдерњ. Грамматик форма – морфологик чара ярдђмендђ ясалган сњз формасы (сњзформа).

Хђзерге тел белемендђ грамматик категорияне у р т а к г р а м м а т и к м ђ г ъ н ђ г ђ и я б у л г а н ф о р м а л а р р ђ т е дип билгелђњ кић таралган. Сњзлђр тљрлђнгђн­дђ, чыннан да, билгеле бер тђртипкђ салынган сњзформалар рђте барлыкка килђ. Аларны парадигма дип атыйлар.

П а р а д и г м а дип бер њк сњз нигезенећ књп тљрле грамматик формаларда килњенђ ђйтђлђр. Парадигмалар гадђттђ баганалап яки таблица рђвешендђ бирелђ. Парадигманыћ барлык буыннары љчен уртак морфема – сњз нигезе яки лексема дип атала. Парадигма эчендђге лексема грамматик мђгънђдђн азат була. Бу очракта лексема (сњз) - бары тик сњзлек берђмлеге генђ.

Билгеле булганча, џђр сњз тљркеме њзенчђ тљрлђнђ, џђм шућа бђйле рђвештђ, аларныћ џђркайсыныћ њзенђ хас грамматик категориялђре бар. Татар телендђ грамматик категориялђргђ ић бай сњз тљркемнђре – исем џђм фигыль. Исемгђ – к и л е ш, т а р т ы м, с а н , фигыльгђ – б а р л ы к-ю к л ы к, з а м а н, з а т-с а н, ю н ђ ­л е ш, д ђ­ р ђ­ ќ ђ категориялђре хас. Мисалга исемдђ килеш категориясен алсак, ул алты килештђн торган формалар рђтен тђшкил итђ:


Б.к. 1 Т.к. -ны / -не

И.к. -ныћ / -нећ Ч.к. -дан / -дђн

Ю.к. -га / -гђ, -ка / -кђ У-в.к. –да / -дђ, -та / -тђ

Барлык килешлђрне уртак грамматик мђгънђ берлђштерђ. Ул – исемнећ ќљмлђдђге башка сњзлђргђ т љ р л е-т љ р л е (субъект, объект, урын, вакыт џ.б.) м љ н ђ с ђ б ђ т е н белдерњ. Бер тљрлђнеш парадигмасына кергђн сњзформалар мђгънђ буенча бер-берсенђ капма-каршы куелалар, ягъни парадигма эчен­дђге џђр сњзформаныћ (бу очракта џђр килешнећ) њзенећ грамматик мђгънђсе яки мђгънђлђре була.

Грамматик категория тљшенчђсе тел белемендђ т а р џђм к и ћ мђгънђдђ кулланыла. Грамматик категория эче­нђ кергђн формалар рђтенећ џђркайсы љчен уртак мђгънђ г о м у м к а т е г о р и а л ь мђгънђ дип атала. Мисал љчен, фигыльдђ заман категориясенећ гомумкатегориаль мђгънђ­се – эш-хђлнећ сљйлђњ моментына мљнђсђбђтен белдерњ. Шул ук вакытта 9 заманнан торган заманнар системасында (формалар рђтендђ) џђр заманныћ њзенђ хас мђгънђсе џђм љстђмђ мђгънђ тљсмерлђре бар (хђз.з. – сљйлђњ моментында булган; њтк.з. – сљйлђњ моментыннан алда; кил.з. – сљйлђњ моментыннан соћ булган эш џ.б.). Зат-сан категориясенећ гомуми грамматик мђгънђсе – эш-хђл, аныћ њтђњчесе џђм сљйлђњче арасындагы мљнђсђбђтне белдерњ. Ул берлектђ џђм књплектђ љч затка караган формалар рђте белђн белдерелђ. Шул ук вакытта џђр затныћ њзенећ грамматик мђгънђсе бар: I зат эшнећ с љ й л ђ њ ч е тарафыннан башкарылуын; II зат эшнећ т ы ћ л а у ч ы тарафыннан башкарылуын белдерђ џ.б. Грамматик категория составында формалар рђте сан ягыннан тљрле булырга мљм­кин, ђмма ул ким дигђндђ бер-берсенђ капма-каршы куелган ике буыннан тора (мђсђлђн, исемнећ б е р л е к џђм к њ п л е к формалары); фигыльдђ тугыз буыннан торган заманнар системасы, биш юнђлеш; исемдђ алты килеш бар џ.б.

Тљрле теллђрдђ грамматик категориялђрнећ саны џђм составы тљрлечђ булырга мљмкин. Ђйтик, књпчелек тел­лђрдђ исемдђ килеш, фигыльдђ заман, зат-сан категория­лђре бар. Болар тљрле теллђр арасындагы типологик уртаклыкны чагылдыра. Шул ук вакытта аерым теллђр љчен хас њзенчђлекле грамматик категориялђр дђ була. Рус џђм га­рђп теллђрендђ, мђсђлђн ќенес (род) категориясе бар, ђ тљрки тел­лђрдђ исемгә тартым категориясе њзенчђлекле. Галимнђр тел џђм фикерлђњ закончалыкларыныћ њзара бђйлђнешенђ карата: «Грамматика чынбарлык књренешлђрен сайлап чагылдыра», – дилђр. Чыннан да, чынбарлык књренешлђре арасындагы мљнђсђбђтлђр бер телдђ грамматик чара – сњзформа белђн, ђ икенче телдђ лексик яки синтаксик юл белђн белдерелергђ мљмкин. Ќенесне аеру љчен татар телендђ, мђсђлђн, аерым сњз (лексик чара) кулланыла: ир бала, кыз бала, ана каз џ.б., ђ рус телендђ алар грамматик чара – кушымчалар ярдђмендђ аерыла. Шул ук вакытта рус телендђге род категориясе ул биологик ќенескђ генђ бђйле тњгел, ул - тел категориясе, чљнки стол яки парта сњзлђренећ тљрле родка керњен бары тик сњз формасы аша гына билгелђп була. Татар телендђ тартым категориясе предметныћ кайсы затка караганлыгын грамматик юл белђн белдерђ: китаб-ым, китаб-ыћ сњзлђрендђ, мђсђлђн, лексик мђгънђ џђм грамматик мђгънђ бер сњз эчендђ, бер сњз кысаларында белдерелђ, ђ рус телендђ ул лексик чара, аерым сњз­лђр белђн бирелђ: моя книга, твоя книга.

§ 4. Функциональ-семантик категориялђр. Тел – тарихи књренеш, џђм ул берөзлексез хђрђкђттђ, њзгђрештђ. Сњз тљркемнђренђ хас грамматик категориялђр дђ телдђ катып калган књренеш тњгел. Алар тел њсешенећ билгеле бер этабында барлыкка килђлђр, грамматик яктан калыплашалар, вакытлар узу белђн, кайбер грамматик категориялђр таркалырга, яћа формалар барлыкка килергђ мљмкин. Галимнђр билгелђгђнчђ, џђрбер телдђ диярлек формалашып ќиткђн, ягъни грамматик категория талђплђренђ тулысынча ќавап бирђ торган тел књренешлђре белђн бергђ, охшаш грамматик мђгънђ белдерђ торган, ђмма морфологик яктан ђле сњзформа буларак тулысынча калыплашмаган тел чаралары да була. Боларга џђртљрле аналитик форма џђм аналитик тљзелмђлђр белђн бергђ, тел ярусларыныћ тљрле љлкђ­лђренђ караган (лексик, синтаксик) тел берђмлеклђре керђ. Тел белемендђ мондый књренешлђрне грамматик категориянећ маргиналь љлкђлђре яки ф у н к ц и о н а л ь-с е м а н т и к к ы р ы (поле) дип билгелилђр. Шућа бђйле рђвештђ, соћгы вакытта грамматик категориялђр белђн бергђ сњз тљркемнђренђ хас функциональ-семантик категориялђр дђ љйрђнелђ башлады.

Сњз тљркемнђренђ хас функциональ-семантик категориялђргђ игътибар юнђлтњ телне хђрђкђттђ, сљйлђм процессында љйрђнергђ мљмкинлек бирђ. Грамматик категория­лђрне љйрђнњ тел тљзелешен система буларак књзалларга, категорияләрне функциональ-семантик љйрђнњ ќанлы сљйлђмдђ барлыкка килђ

торган мђгънђ тљрлелек­лђрен, сњзформаларныћ мђгънђ байлыгын – семантик књлђ­мен џђм стилистик мљмкинлеклђрен ачарга ярдђм итђ.

Татар тел белемендђ сњз тљркемнђрен бу юнђлештђ љй­рђнђ башлау академик Д.Г.Тумашева исеме белђн бђйле. Књренекле морфологист-галим Д.Г.Тумашева њзенећ татар телендђ фигыль сњз тљркемен љйрђнњгђ багышланган хезмђтендђ фигыльгђ хас т е м п о р а л ь л е к, п е р с о н а л ь л е к, м о д а л ь л е к функциональ-семантик категориялђрен1 яктырта [Тумашева, 1986].

Сњз тљркемнђрен функциональ яктан љйрђнњ тљп ике юнђ­лештђ алып барыла: мђгънђдђн – формага, формадан – мђгънђгђ. Гадђттђ функциональ-семантик категориянећ њзђгендђ (ядро) грамматик категория ята.

Беренче очракта функциональ-семантик категория шул грамматик категория мђгънђсенђ охшаш мђгънђлђрне белдергђн барлык тел чараларын берлђштерђ. Мђсђлђн, татар телендђ фигыльнең заман категориясе 9 форма белђн белдерелђ (/ – хђзерге заман, -ды/-де – билгеле њткђн заман, -ган/-гђн – билгесез њткђн заман, -ыр/-ер – билгесез килђчђк заман, -ачак/-ђчђк – катгый килђчђк заман џ.б.). Ђмма сљйлђм эчендђ эш-хђлнећ заманын белдерњ мљмкинлеге моныћ белђн генђ чиклђнми. Ђйтик, иде яр­дђмче фигыле аналитик заман формаларын гына ясап калмый (бара иде, барган иде), бәлки телђсђ нинди сњз тљркеме янында килеп, књренешне яки билгене њткђнгђ књчерђ: Кичђ генђ ђле ул студент иде. Яшь чакта ул бик матур иде. Алар љчђњ иде џ.б. Заман мђгънђсен сљйлђмдђ шулай ук лексик чаралар (кичђ, бњген, узган ел) яки синтаксик чаралар (иярчен вакыт ќљмлђ) џ.б. белђн белдерергђ мљмкин. Заман грамматик категориясенећ ђйлђнђ-тирђсен (перифериясен) тђшкил иткђн бу тел чаралары т е м п о р а л ь л е к дигђн функциональ-семантик категориягђ берлђшђ.

Икенче очракта њзђккђ грамматик категориянећ форма ягы (сњзформа) куела. Аерым грамматик категория парадигмасына кергђн сњзформалар сљйлђм эчендђ, контекстта њзлђренећ тљп (категориаль) мђгънђлђреннђн тыш љстђмђ мђгънђлђр дђ белдерергђ мљмкин. Мђсђлђн, исемдђ тартым грамматик категориясе предметныћ кайсы затка караганлыгын белдерђ. Ђ исем фигыль белђн яки сыйфат фигыль­гђ бђйле рђвештђ кулланылса, ул зат-сан мђгънђсен, ягъни эш башкаручы затны белдерђ башлый: кайтуыћ яхшы булды; укыган китабыћ, ђйткђн сњзем џ.б. Бу чаралар тартым категориясенећ функциональ-семантик кыры – п е р с о н а л ь л е к к ђ карыйлар. Яки фигыльнећ хђзерге заман формасы (барам, укыйм) сљйлђњ моментында булган эшне белдерњ белђн бергђ (тљп, категориаль мђгънђ), контекстта њткђндђ, килђчђктђ булган эш-хђллђрне џ.б. белдерергђ мљмкин. Кыскасы, грамматиканы љйрђнгђндђ функциональ семантик категориялђрне исђпкђ алу телнећ ќанлы кулланылышында барлыкка килђ торган њзенчђлекле яклары ачыкларга мљмкинлек бирђ. Бу бик мљџим, чљнки традицион грамматика књпмедер дђрђќђдђ математика фђненђ охшаш – ул књбрђк телне беркадђр схемалаштырып, аерым кагыйдђлђр кысасына салып љйрђнњне књздђ тота.

Белемегезне тикшерегез

1. Грамматика телне кайсы яклап љйрђнђ џђм аныћ состав љлешлђре нинди?

2. Морфологиядђ џђм синтаксиста нинди тел берђмлеклђре тљп љйрђнњ обьекты булып тора?

3. Морфологиядђ џђм лексикологиядђ сњзлђр кайсы яклап љйрђнелђ?

4. Грамматик категориягђ билгелђмђ бирегез.

5. Грамматик мђгънђ ул – мљнђсђбђт белдерњ дигђн тљшенчђне сез ничек аћлыйсыз? Грамматик категориялђр ничђ тљрле була?

6. Нђрсђ ул сњз формасы, яки сњзформа? Кушымчалар ярдђмендђ сњз ясалышын џђм форма ясалышын мисаллар љстендђ аћлатыгыз.

7. Грамматик категориялђрнећ кић џђм тар мђгънђдђ кулланылышын сез ничек аћлыйсыз?

8. «Формалар рђте» џђм «гомумкатегориаль мђгънђ» тљшенчђлђрен сез ничек аћлыйсыз?

9. Татар џђм рус теллђрендђ нинди типологик уртак џђм њзен­чђлекле грамматик категориялђр бар?

10. Функциональ-семантик категориялђр тел тљзелешен љйрђ­нњдђ нин­ди яћа мљмкинлеклђр ача?


МОРФЕМИКА