Морфологиясе

Вид материалаДокументы

Содержание


Морфологик анализ үрнәкләре.
Без бит алга таба барабыз, сугышның ахырына, соңгы җиңүгә таба!
Яшел сњзендђге -ел
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   32
§ 10. Морфема џђм морфонемалар. Шул рђвешле, морфонология сњзгђ кушымчалар ялгаганда барлыкка килђ торган џђртљрле аваз њзгђрешлђрен љйрђнђ. Сњз формалары эчендђ морфемаларныћ конкрет реальлђшњен м о р ф о н е м а л а р яки а л л о м о р ф л а р дип атыйлар. Тамыр морфемада џђм кушымчаларда бара торган мондый њзгђрешлђр, билгеле, югарыда китерелгђн очраклар белђн генђ чиклђнми, алар шактый књп тљрле. Мђсђлђн, сњз нигезенећ нинди авазга тђмамлануына карап (тартык, сузык), кушымчалар шулай ук вариантлаша, тљрле морфонемалар барлыкка килђ. Мђ­сђлђн, тартым кушымчалары: -ыгыз/-егез//-гыз/-гез, -ыбыз/-ебез//-быз/-без (авыл-ыбыз, алма-быз, дђфтђр-егез, энђ-без);

Кушымчаларга мђгънђгђ бђйсез (асемантик, эпентетик) тартыклар љстђлђ (-с, -ш тартыклары) -ар/-ђр//-шар, -шђр; -ы///-сы/-се (биш-ђр, алты-шар, китаб-ы, алма-сы).

Морфонологик њзгђрешлђр нђтиќђсендђ барлыкка кил­гђн бу морфонемалар нигездђ барысы да кушымчаларныћ ф о н е т и к вариантлары булып торалар. Флектив теллђрдђн, аерым алганда рус теленнђн аермалы буларак, татар телендђ кушымчаларныћ морфологик вариантлары бик аз. Мондыйларга тартымлы тљрлђнештђге кайбер кушымчаларны гына кертергђ мљмкин.

Мђсђлђн, китап-ка – китабым-а, китабын-а. Юнђлеш килешендђге -га/-гђ (-ка/-кђ) -а/-ђ кушымчалары морфо­логик вариантларга керђ, чљнки алар сњзлђр тљрлђнешенђ бђй­ле рђвештђ вариантлаша. Рус телендђ исемнђр тљрлђ­нешендђге мондый њзгђрешлђр системалы тљс ала џђм алар тљрлђнешнећ љч морфологик тибында (I склонение, II скло­нение, III склонение) чагылыш таба. Морфологик вариантларныћ булмавы агглютинатив теллђрдђ сњзлђр тљр­­лђ­нешенећ бик тљзек булуы, бер системага буйсынуы турында сљйли.

Морфонологик њзгђрешлђргђ шулай ук тамырда булган њзгђрешлђр дђ керђ:

а) тамыр морфема белђн кушымчалар арасында тартыклар чиратлашуы барлыкка килђ: к~г, п~б (књлмђк-књлмђге, чилђк-чилђге, китап-китабы, мђктђп-мђктђбе);

б) кушымчалар ялганганда тамырдагы авазлар кыскара: ђни-ђнкђй, ђче-ђчкелт, яшел-яшькелт, халык-халкы, милек-милке џ.б.

§ 11. Кушымчаларныћ ялгану тђртибе. Сњз тамырына бер-бер артлы ялганып килгђн кушымчалар билгеле бер тђртипкђ буйсыналар. Гадђти, ућай тђртип буенча ялганганда, башта сњз ясагыч кушымчалар, аннан форма ясагычлар ялгана. Мђсђлђн: эш-че-лђр-гђ; баш-ла-ма-ган-нар, авыл-даш-лар-ым-ныћ. Шул ук вакытта, форма ясагыч кушымчалар њзлђре дђ књп тљрле, џђм аларныћ сњз тамырына яки ясалма нигезгђ ялгануында да билгеле бер эзлеклелек бар.

Морфология буенча хезмђтлђрдђ кушымчаларныћ ялгану тђртибен аћлатуга тљрле галимнђр тљрлечђрђк якын ки­лђлђр. Г.Алпаров, мђсђлђн, кушымчаларныћ ялгану тђр­тибен рђт­лђргђ бњлеп карый. I рђт – сњз ясагычлар. II рђт кушымчаларга ул фигыльдђ юнђлеш кушымчаларын (-дыр/-дер; -ын/-ен), исемдђ иркђлђњ-кечерђйтњ кушымчаларын (-кай/-кђй), џђм сыйфат дђрђќђлђре кушымчаларын (-гылт, -сыл, -рак) кертђ. III рђт кушымча дип юклык кушымчасын (-ма/-мђ) саный. Шунысы њзенчђлекле, галим бу кушымчаларныћ барысын да сњз ясагычлар буларак билгели. Барлык бу кушымчалардан соћ, икенче чиратта сњз тљрлђндергеч кушымчалар ялгана, ди автор; џђм аларга исемдђ килеш, тартым, сан, фигыльдђ заман, зат-сан кушымчаларын кер­тђ [Алпаров, 1945: 72–73]. Билгеле булганча, тамырга яки сњз нигезенђ якынрак торган кушымчалар кићрђк мђгънђле була, чљнки алар њзлђреннђн соћ килгђн барлык категориялђрдђ очрарга тиеш. «Сњзнећ азагына якынлашкан саен кушымчаныћ грамматик мђгънђсе кљчђя џђм азакта абстракт-грамматик мђгънђ белдерђ торган кушымча була» [Тумашева, 1964: 23]. Галимђнећ бу фикерен књп категорияле фигыль мисалында књрсђтсђк (баш-ла-т-ма-са-гыз), кушымчаларныћ ялгану тђртибе тњбђндђгечђ књз алдына килђ: 1) сњз ясагыч, 2) юнђлеш категориясе књр­сђткече, 3) барлык-юклык, 4) наклонение, 5) зат-сан кушымчалары. Алда ђйтеп њтелгђнчђ, фигыльдђ юнђлеш, барлык-юклык категориялђре гомуми грамматик категориялђр буларак, ђ наклонение џђм зат-сан кушымчалары Д.Г.Тумашева тарафыннан хосусый грамматик категориялђр буларак билгелђнгђн иде. Соћгы вакытта чыккан хезмђтлђрдђгечђ грамматик категориялђрне форма ясагыч џђм форма тљрлђндергечлђргђ бњлњгђ ни­­­гезлђн­сђк, кушымчаларныћ ялгану тђртибен тњбђндђгечђ схемалаштырып булыр иде:


Т+СЯ+ФЯ+ФТ1


Ђмма телдђ сњз тљзелешенећ бу гадђти тђртибеннђн чыгармалар да булырга мљмкин. Мђсђлђн, сњз ясалышында кайбер с њ з я с а г ы ч кушымчаларныћ билгеле бер грамматик формада килгђн сњзлђргђ ялгану очраклары да бар. Бу – књбрђк рђвешлђр ясалышына карый: йљз-лђр-чђ, њз-ен-чђ, ќђй-гђ-чђ (-чђ рђвеш ясагыч кушымча); фигыльдђн ясалган исемнђрдђ: тљз-ел-еш, ќый-ыл-ыш (ќыелыш) џ.б.

§ 12. Кушымчаларныћ кулланылу дђрђќђсе. Тел тљзелешен љйрђнгђндђ галимнђр «продуктив кушымчалар», «про­дуктивлыгын югалткан кушымчалар», «њле кушымчалар» дигђн терминнар белђн дђ эш итђлђр. Кушымчаларныћ бу њзенчђлеге нигездђ сњз ясагычларга карый.

Продуктив кушымчалар дип сњз ясалышында кић таралган, хђзерге кљндђ дђ яћа сњзлђр ясауда катнаша торган кушымчаларга ђйтђлђр. Боларга, мђсђлђн, исем ясагыч -чы/-че (комбайнчы, компьютерчы, дипломчы), -даш/-дђш (класс­таш, группадаш), фигыль ясагыч -ла/-лђ, -лаш/-лђш (телефонлаштыру, культивациялђњ) џ.б. кушымчаларны кертергђ мљмкин. Тел њсеше дђвамында књп кенђ яћа сњз­лђр ясалган, ђмма хђзерге телдђ яћа сњзлђр ясауда катнашмый торган кушымчалар да бар. Алар п р о д у к т и в л ы г ы н ю г а л т к а н кушымчалар дип атала. Боларга, мђсђлђн, фигыльдђн исем ясагыч -ак/-ђк, -к (тарак, кљрђк, тњшђк), сыйфат ясагыч -ык/-ек, -к (ватык, китек, тљзек) кушымчалары џ.б. керђ.

«Њле» кушымчалар исђ тел тљзелешенећ тарихи њзгђреше нђтиќђсендђ барлыкка килђ. Хђзерге телдђге тљрки тамырлы ике яки љч иќекле сњзлђрнећ џђркайсында борынгы кушымчалар булуын фаразларга мљмкин, чљнки, галимнђр раславынча, борынгы тљрки нигез телдђ сњз тамыры бер иќекле булган. Хђзерге телдђ тамыр сњзлђр булып саналган елан, куян, тузан сњзлђре составында -ан/-ђн элементы булуын, яки яћак, белђк, терсђк кебек сњзлђрдђ -ак/-ђк, -к кушымчалары булуын бүген дђ абайлап була. Књп кенђ мондый кушымчалар борынгы тамыр белђн берегеп киткђннђр, њле кушымчаларга ђверелгђннђр. Њле кушымчалар арасында борынгы сњз ясагычлар да, форма ясагычлар да булырга мљмкин. Мђсђлђн, хђзерге телдђге ары, бире, кире кебек сњзлђрдђге -ры/-ре кисђге, яки югары, эчкђре, тискђре (тирескђре) сњзлђрендђге -га­ры/-кђре кисђклђре борынгы телдђ юнђлеш килеш кушымчалары булган1.

§ 13. Кушымчаларда омонимия књренеше. Тљрле лексик-грамматик яки абстракт-грамматик мђгънђ белдерђ торган кушымчалар аваз составы буенча бер-берсенђ охшаш булырга мљмкин. Мондый кушымчаларны омоним кушымчалар дип атыйлар. Мђсђлђн, -а/-ђ кушымчасы исем­нђн фигыль ясый: аш-а, сан-а, кан-а, яш-ђ; тартык авазга беткђн фигыль нигезеннђн хђзерге заман формасы да -а/-ђ кушымчасы белђн ясала: бар-а, тор-а, сљр-ђ. Бу тышкы охшашлык, омонимия књренеше. Омоним кушымчаларга мисал итеп шулай ук фигыльдђн исем ясагыч -к кушымчасы (када-к, кљ­рђ-к, тњшђ-к), џђм фигыльдђ зат-сан кушымчасын (барды-к, торды-к, килде-к), яки килђчђк заман хикђя фигыль кушымчасы -ыр/-ер (бар-ыр, кил-ер) џђм йљк­лђтњ юнђлешен ясый торган шундый ук кушымчаларны (пеш-ер, тљш-ер, кит-ер) китерергђ мљмкин. Еш кына тел­дђ тљрле кушымчалар кушылу нђтиќђсендђ дђ грамматик омонимнар барлыкка килђ. Мђсђлђн, сату-лаш-у, сер-лђш-њ, хђбђр-лђш-њ дигђндђ -лаш/-лђш фигыль ясагыч кушымча; ђ эш-лђ-ш-њ, таш-ла-ш-у, кљй-лђ-ш-њ дигђндђ -лђ-ш ике морфемадан тора: -ла/-лђ фигыль ясагыч, -ш- уртаклык юнђлеше кушымчасы. Шундый ук омоним кушымчаларга -ка/-кђ (кап-ка, урындык-ка), -ларга/-лђргђ (эш-лђр­гђ, кљймђ-лђр-гђ) џ.б. керђ.

§ 14. Сњз нигезе џђм аныћ тљрлђре. Сњзнећ лексик мђгъ­нђ белдерђ торган џђм форма ясагыч кушымчалардан азат булган кисђге нигез дип атала.

Нигез составында тамыр џђм сњзьясагыч кушымчалар гына була ала.

Соћгы вакытта мђктђп дђреслеклђрендђ сњз нигезе баш­качарак аћлатыла башлады, ягъни нигез составына тљр ясагыч (модаль) кушымчаларны да кертеп, сњзнећ тљр­лђндергеч (бђйлђгеч) кушымчаларны алып ташлаганнан калган љлеше сњз нигезе була дип аћлатыла. Бу караш белђн килешеп булмый. Ђгђр фигыльдђ заман, наклонение џ.б. кушымчаларныћ тљр ясагыч (модаль) кушымчалар икђнлеген искђ алсак, ђйтик, бар- фигыленећ унга якын нигезе бар булып чыга (бар-а, бар-ды, бар-са, бар-ый-к, бар-ыр џ.б.). Кайбер флектив теллђрдђ, мђсђлђн рус телендђ с њ з н и г е з е н (основа слова) џђм с њ з ф о р м а л а р ы н и г е з е н (основа словоформы) аерып карау бар1. Тамыр морфеманыћ мљстђкыйльлеге бик чикле булган џђм суффикслар, префикслар, инфикслар џђм флексия бер-берсеннђн шактый нык аерылган флектив теллђр љчен сњз формасы нигезен аерып кую чыннан да мљџим роль уйный. Ђ татар телендђ (гомумђн тљрки теллђрдђ), безнећ фикеребезчђ, бу алым отышлы тњгел. Чљнки безнећ телебездђ тамыр морфема џђрвакыт аерылып тора, шулай ук тљр ясагыч џђм тљрлђндергеч кушымчалар да, сњзгђ ялгану рђвеше буенча нигездђ бер типта, аларны без мђгъ­нђлђре џђм вазифалары буенча гына аерабыз. Шућа књрђ сњз нигезен гадђти (традицион) рђвештђ билгелђњ фђнни яктан дљресрђк булыр.

Татар телендђ сњз нигезенећ тњбђндђге тљрлђре бар: а) тамыр нигезле сњзлђр – составында ясагыч кушымчалар булмаган сњзформалар тамыр нигезле була: эш, эш-кђ, эш-ебез-гђ; ясалма нигез – составында сњз ясагыч кушымчалар булган сњзформалар: эшлђ-де-к, эшлђ-сђ-ћ; кушма ни­­гез – ике тамыр кушылып ясалган сњзформалар – тљн­­боек-лар, аккош-ны; парлы нигез – тирђ-як-ка, бала-ча­га-лар; тезмђ нигез – эш ит-њче-лђр, каен ќилђг-ен-ђ џ.б.

МОРФОЛОГИК АНАЛИЗ ҮРНӘКЛӘРЕ.

Сүз составы буенча анализ җөмләдәге сүзне морфемаларга бүлү, һәр морфемага грамматик яктан аңлатма бирүне күздә тота. Мәсәлән:

авылдашларыбызгаавыл-даш-лар-ыбыз-га; сүз 5 морфемадан тора.

авыл – тамыр морфема;

-даш – сүз ясагыч кушымча;

-лар – форма ясагыч – исемдә күплек сан кушымчасы; төр ясагыч (модаль) кушымча;

-ыбыз – форма ясагыч – тартым кушымчасы; төрләндергеч кушымча;

-га – форма ясагыч – килеш кушымчасы; төрләндергеч кушымча.

Без бит алга таба барабыз, сугышның ахырына, соңгы җиңүгә таба! (Ә.Еники)

без – тамыр сүз, алмашлык;

дә - тамыр сүз, кисәкчә;

бит – тамыр сүз, кисәкчә;

алга – ал-га;

ал – тамыр, ярдәмче исем;

- га – форма ясагыч - килеш кушымчасы, төрләндергеч кушымча;

таба – тамыр сүз, бәйлек;

барабыз – бар-а-быз;

бар – тамыр, тамыр нигезле фигыль;

– форма ясагыч – заман кушымчасы; төр ясагыч (модаль) кушымча;

- быз – форма ясагыч – зат-сан кушымчасы; төрләндергеч кушымча;

сугышның – суг(-ыш)-ның;

сугыш – тамырлашкан сүз;

-ның – форма ясагыч – килеш кушымчасы, төрләндергеч кушымча;

ахырына - ахыр-ы(н)-а;

ахыр – тамыр;

– форма ясагыч – тартым кушымчасы, төрләндергеч;

- өстәлмә (эпентетик) аваз;

- форма ясагыч – килеш кушымчасы, төрләндергеч кушымча.

Белемегезне тикшерегез

1. Тел белеменећ морфемика бњлеге нђрсђне љйрђнђ? Морфемиканыћ сњз ясалышы џђм морфология бњлеклђре белђн њзара мљ­нђсђбђтен аћлатыгыз.

2. Нђрсђ ул морфема? Татар телендђ (џђм гомумђн агглютинатив теллђрдђ) сњз тљзелешенећ њзенчђлеген аћлатыгыз. Тљрки тел белемендђ нуль морфемага нинди карашлар бар?

3. Тамыр морфема џђм кушымчалар (аффикслар) белдергђн мђгънђлђре буенча ничек аерылалар?

4. Сњз тамырына билгелђмђ бирегез. Тљрки теллђрдђ сњз тамырыныћ њзенчђлеге нђрсђдђ?

5. Тљрки теллђрдђ кушымчаларныћ њзенчђлеген аћлатыгыз. Кушымчаларны тљркемлђњгђ карата татар тел белемендђ нинди карашлар бар?

6. Тљрки теллђрдђ сњзлђр тљрлђнешен яћача аћлатырга омтылуныћ асылы нђрсђдђ? «Форма ясалышы», «Форма тљрлђнеше» тљшенчђлђрен сез нинчек аћлыйсыз? Кушымчаларныћ ялгану тђртибе нинди?

7. Ни љчен татар телендђ кушымчаларныћ фонетик вариантлары гына бар? Морфема, морфонема тљшенчђлђрен аћлатыгыз.

8. «Продуктив», «продуктивлыгын югалткан», «њле» кушымчалар дип нинди кушымчаларны атыйлар? Омоним кушымчаларга мисаллар китерегез.

9. Тамыр нигезле, ясалма, кушма, парлы џђм тезмђ нигезле сњзлђргђ мисаллар китерегез. Нигезгђ билгелђмђ бирегез.


Сњз ясалышы

§ 15. Сњз ясалышы џђм аныћ тел белемендђге урыны. Озак вакытлар сњз ясалышы морфологиянећ бер бњлеге буларак љйрђнелеп килде1. Хђзерге вакытта исђ сњз ясалышыныћ аерым тел белеме тармагы булуы џђм аны мљстђкыйль љй­рђнњ кирђклеге дђлиллђнђ2. Бу фикерлђрне кире какмастан, татар телендђ сњз ясалышыныћ морфология белђн бик књп уртак яклары булуын истђ тотарга кирђк дип саныйбыз.

Татар телендђ сњз ясалышыныћ књп тљрле ысуллары бар, џђм алар џђркайсы тел белеменећ аерым тармагы бе­лђн бђйлђнештђ тора.

Ф о н е т и к ы с у л – сњздђге тљрле аваз њзгђрешлђре нђтиќђсендђ яћа мђгънђле сњзлђр ясалу: хђзер-ђзер, ха­ќђт-ђќђт, балакай-бђлђкђй, тау-дђњ.

Л е к с и к-с е м а н т и к ысул турыдан-туры лексикология белђн бђйлђнгђн. Бу очракта сњзнећ мђгънђсе кићђю (полисемия) нђтиќђсендђ яћа сњзлђр ясала: књз (глаз), књз (петля); йомгак (клубок), йомгак (итог); тњгђрђк (круглый, круг), тњгђрђк (кружок).

Ђмма татар телендђ сњз ясалышы аеруча г р а м м а т и к а (морфология џђм синтаксис) белђн тыгыз мљнђсђбђттђ тора, џђм телнећ сњзлек составында тљрле юллар белђн ясалган сњзлђрнећ ић зур књпчелеген дђ грамматик юл, ягъни м о р ф о л о г и к, с и н т а к с и к џђм м о р ф о л о г и к-с и н т а к с и к ысуллар белђн ясалган сњзлђр тђш­кил итђ. Морфологиядђ дђ шушы ысуллар белђн сњз ясалышын љйрђнү күздә тотыла.

Грамматик юл белђн сњз ясалышыныћ морфология, шулай ук синтаксис белђн тыгыз мљнђсђбђттђ булуы џђм аларны њзара бђйлђнештђ љйрђнњ зарурлыгы тњбђндђгелђр белђн аћлатыла:

а) сњз тљзелеше – морфемика соћгы вакытларда морфологиядђн аерылып, сњз ясалышына бђйле рђвештђ генђ љй­рђнелђ башлады. Хђлбуки, сњзнећ морфологик тљзелешен (тамыр, нигез, кушымчаларны) белми торып, морфологияне, ягъни форма ясалышын аћлау џђм аћлату мљмкин тњ­гел. Морфемика ул морфологиянећ дђ аерылгысыз бер љлешен тђшкил итђ, шул ук вакытта сњз ясалышына да карый;

б) тагылмалы теллђрдђн булган татар телендђ сњз ясалышы да, форма ясалышы да бер њк чара – кушымчалар (аффикслар) ярдђмендђ башкарыла. Шућа књрђ сњз ясалышы да, форма ясалышы да структур яктан бер њк типта була: итек-че, урак-чы – сњз ясалышы; итек-не, урак-ны – форма ясалышы. Сњзлђр кушу ысулы белђн ясалган кушма, тезмђ џђм парлы сњзлђр дђ асылда синтаксик берђмлек булган сњзтезмђ калыплары нигезендђ яки њзара тезњле бђйлђнештђ булган сњзлђр ќыелмасыннан ясала (синтаксис белђн уртаклык);

в) морфологик яки кушымчалау ысулы белђн сњз ясалышы џђм сњзлђр тљрлђнеше арасындагы уртаклык тышкы охшашлык белђн генђ дђ чиклђнми. Сњз ясагыч кушымчаларныћ да грамматик књренешлђргђ хас гомумилђштерњ њзенчђлеге бар. Мљнђсђбђт белдерњче (тљр ясагыч џђм тљрлђндергеч) кушымчалар уртак г р а м м а т и к м ђ г ъ н ђ нигезендђ ф о р м а л а р р ђ т е н (парадигмаларны) тљзе­гђн кебек, сњз ясагыч кушымчалар да еш кына уртак с њ з я с а л ы ш м ђ г ъ н ђ с е нигезендђ с њ з я с а л ы ш р ђ ­т е н, с њ з я с а л ы ш т и п л а р ы н барлыкка китерђлђр. Мђсђлђн, -к, -ык/-ек, -ак/-ђк кушымчалары белђн фигыльдђн исем ясалганда, гомумилђштерелгђн к о р а л, н ђ т и ќ ђ, о б ъ ­е к т, у р ы н џ.б. мђгънђлђргђ (сњз ясалыш мђгънђлђренђ) ия булган сњз ясалыш типлары барлыкка килђ [Тумашева, 1964: 68-76 б.]:


тара-к бизђ-к

кљрђ-к корал кис-ђк эшнећ

илђ-к мђгънђсе сыз-ык нђтиќђсе

ура-к бњл-ек


терђ-к тора-к

када-к эшнећ ят-ак эшнећ

тњшђ-к объекты кышла-к урыны


Сњз ясалыш типларыныћ грамматикадагыча парадигмалар рђвешендђ тљзелњ мљмкинлеге гомуми морфология буенча хезмђтлђрдђ дђ искђртелђ.

г) морфологиядђ сњз тљркемнђре џђм аларныћ грамматик табигатен љйрђнњгђ бђйле рђвештђ џђр сњз тљркеменећ ясалыш њзенчђлеклђрен ачыклау, сњз ясалыш типларын џђм калыпларын билгелђњ сњз тљркемнђренећ њзенчђлеклђре турында тулырак књзаллау булдыруга ярдђм итђ.

Шул рђвешле, татар телендђ џђм гомумђн тагылмалы теллђрдђ сњз ясалышы грамматика, аеруча аныћ морфология бњлеге белђн тыгыз бђйлђнгђн. Ђмма ђле бу тел белемендђ сњз ясалышын аерым тармак буларак љйрђн­мђскђ дигђн сњз тњгел. Морфология нигездђ сњз ясалышыныћ грамматика белђн уртаклыгын књрсђтђ торган гомумтеоретик ягына џђм тљп сњз ясалыш ысулларын аћлатуга игътибар бирә. Шул ук вакытта телнећ сњзлек составын баетучы тљп чара буларак, барлык сњз ясалыш ысулларын бер системада џђм тел материалы ќирлегендђ ќентеклђп љйрђнњ телнећ байлыгын џђм њсеш мљм­кинлеклђрен ачыклауда мљџим юнђлеш булып тора. Бу љл­кђдђ књренекле галим Ф.Ђ.Ганиевнећ соћгы елларда чыккан хезмђтлђре аеруча зур ђџђмияткђ ия (библиографияне карагыз).

§ 16. Сњз ясалыш структурасы. Сњз ясалышы љч бњ­лектђн тора:

морфемика

сњз ясалыш структурасы

сњз ясалыш ысуллары


Сњз ясалыш структурасы дигђн бњлекчђдђ грамматик юл белђн, ягъни морфологик, синтаксик џђм морфологик-синтаксик ысуллар белђн сњз ясалыш закончалыклары љйрђнелђ, џђм анда ясалма сњзнећ т љ з е л е ш е џђм с њ з я с а л ы ш м ђ г ъ н ђ с е , с њ з я с а л ы ш т и б ы, с њ з я с а л ы ш м о д е л е, с њ з я с а л ы ш о я с ы, с њ з я с а ­л ы ш ч ы л б ы р ы дигђн тљшенчђлђр белђн эш ителђ1.

Кушымчалау ысулы белђн (морфологик ысул) сњз ясалышы тљп љч элементтан тора: 1) сњз ясагыч н и г е з (мотивлаштыручы сњз); 2) сњз ясагыч к у ш ы м ч а; 3) я ћ а ясалган с њ з (мотивлашкан сњз).


сњз ясагыч ясагыч яћа ясалган

нигез кушымча сњз

балык -чы балыкчы

заман -даш замандаш

кљрђ -к кљрђк


1. Сњз ясалыш мђгънђсе. Сњз ясагыч нигез белђн яћа ясалган сүз арасында структур яктан гына тњгел, мђгънђ ягыннан да бђйлђнеш була. Ђгђр андый бђйлђнеш булмаса, ул сњз ясалыш закончалыгына туры килми. Мђсђлђн, тарак дигђн ясалма сњзнећ тљзелеше тара-к  тарак була; тарак – тарауныћ коралы. Ђгђр ул сњзне тар-ак рђвешендђ бњлђбез икђн, мђгънђ бђйлђнеше юкка чыга. Икенче бер мљџим закончалык – ясалма сњз составындагы нигез шул ук мђгънђдђ телдђ аерым кулланыла алырга тиеш. Мђсђ­лђн, илђк џђм чилђк сњзлђре аваз составы буенча охшаш, ђмма чилђк сњзе тамыр сњз, аны тљзелеше буенча чил-ђк дип аерып булмый.


Сњз ясагыч нигез белђн яћа ясалган сњз арасында барлыкка килђ торган гомумилђштерелгђн мђгънђлђр с њ з я с а л ы ш м ђ г ъ н ђ с е дип атала.


Мђсђлђн, фигыльдђн исем ясый торган -гыч/-геч (-кыч/-кеч) кушымчалары књбрђк нигездђ белдерелгђн эшнећ к о р а л ы мђгънђсендђге исемнђр ясый: кис-кеч, сљз-геч, тљй-геч, сљрт-кеч. Бу тљзелештђге ясалма исемнђр шулай ук эшне башкаручы с у б ъ е к т мђгънђсендђ дђ булырга мљм­кин: бел-геч, ерт-кыч, корт-кыч. Димђк, бу мисалларда сњз ясалыш мђгънђсе – к о р а л џђм с у б ъ е к т мђгънђлђре. Сњз ясагыч нигез књпчелек очракта яћа ясалган сњзнећ гомуми­лђштерелгђн мђгънђсен билгели (мотивлаштыра). Шућа књрђ лингвистикада ясагыч нигезне м о т и в л а ш т ы р у ч ы с њ з, яћа ясалган сњзне м о т и в л а ш к а н с њ з дип тђ атыйлар.

2. Сњз ясалыш тибы. Бер њк сњз тљркеменнђн бер њк тљрле кушымча белђн ясалган сњзлђрдђ сњз ясалыш мђгъ­нђсе тљрлечђ булырга мљмкин. Мђсђлђн, исем сњз тљркемнђреннђн (исем, сыйфат, сан) исем ясагыч -лык/-лек кушымчасы белђн ясалган исемнђрдђ, ясагыч нигезнећ нинди мђгънђви тљркемдђге сњз булуына карап, сњз ясалыш мђгънђсе дђ њзгђрђ, џђм тљрле с њ з я с а л ы ш т и п л а р ы барлыкка килђ:

-лык/-лек кушымчасы:

а) т а б и г а т ь к њ р е н е ш л ә р е н белдергђн исемнђргђ ялгана џђм шул предметлар тупланган урынны белдерђ торган исемнђр ясала: ком-лык, су-лык, каен-лык, таш-лык;

б) к е ш е яки х а й в а н ђ г ъ з а л а р ы атамаларына ялгана, шул ђгъза љчен кирђкле кием яки ќайланма исемен белдерђ: баш-лык, књз-лек, тњш-лек, арка-лык;

в) с ы й ф а т л а р г а ялганып, абстракт мђгънђле исемнђр ясый: гњзђл-лек, батыр-лык, намуслы-лык;

г) с а н н а р г а ялганып акча берђмлеген белдергђн сњзлђр ясый: ун-лык, илле-лек, йљз-лек џ.б.


Бер њк сњз тљркеменнђн бер њк кушымча белђн ясалган, бер њк сњз ясалыш мђгънђсенђ ия булган сњзлђр бер с њ з я с а л ы ш т и б ы н а карыйлар.


Бер њк сњз ясалыш тибына кергђн сњзлђр рђтендђ дђ кайчак тљрле мђгънђ тљсмерлђре белђн аерылып торган сњзлђр барлыкка килђ. Мђсђлђн, исемнђн исем ясагыч -чы/-че кушымчасы ясалыш тибы буенча џђрвакыт ясагыч нигезгђ бђйле рђвештђ нинди дђ булса э ш б а ш к а р у ч ы н ы (с у б ъ е к т н ы) белдергђн исемнђр ясый. Бу очракта сњз ясалыш мђгънђсе – с у б ъ е к т н ы белдерњ. Ђмма нигезнећ нинди булуына карап, сњз ясалыш мђгънђсе дђ тљрле тљсмерлђр ала:


сабан-чы билгеле бер нефть-че билгеле бер

урак-чы к о р а л таш-чы о б ъ е к т

баян-чы белђн эшлђњче печђн-че белђн эш итњче


юл-чы билгеле бер билђм-че билгеле бер

котып-чы у р ы н д а ђлђк-че эшкђ џђвђс­-

буфет-чы эшлђњче гайбђт-че лек књрсђтњче

(о б ъ е к т)

Мондый очракта лингвистикада г о м у м и с њ з я с а ­л ы ш м ђ г ъ н ђ с е џђм х о с у с ы й с њ з я с а л ы ш м ђ г ъ ­н ђ с е дигђн тљшенчђлђр кулланыла. Димђк, сњз ясалыш тибы да њз эченђ ваграк мђгънђ тљркемчђлђрен алырга мљмкин. Мондый очракларны бљтен тулылыгы белђн љйрђнњ нђкъ менђ махсус сњз ясалышы фђненђ карый.

3. Сњз ясалыш моделе (калыбы). Тел њзенећ яшђеше бе­лђн тоташ хђрђкђттђ булган кебек, аныћ лексик системасындагы яћа сњзлђр дђ љзлексез барлыкка килеп тора. Сњз ясалышы фђнендђ соћгы вакытта љстенлек алган фикерлђргђ таянсак, яћа сњзлђр нигездђ телдђ борынгыда ук барлыкка килгђн ђзер м о д е л ь л ђ р нигезендђ ясалалар (Н.М.Шанский, А.А.Юлдашев, Г.Н.Семенова). Ђзер модельлђр (калыплар) нигезендђ ясалган сњзлђр с њ з я с а л ы ш р ђ т е н, с њ з я с а л ы ш т и б ы н барлыкка китерђлђр. Мђсђлђн, -даш/-дђш кушымчасы белђн исем ясалышын борынгыдан килђ торган сњз ясалыш калыбына кер­тергђ мљмкин, џђм ул кулланыла торган, п р о д у к т и в к а л ы п булып санала. Тарихтан килђ торган як-таш, юл-даш, љй-дђш, сер-дђш сњзлђренећ калыбы белђн соћрак ясалган ђћгђмђ-дђш, сыйныф-таш (класс-таш), тљркем-дђш (группа-даш), фикер-дђш сњзлђрне џ.б.ны кертергђ мљмкин. Лђкин телдђ, кайчандыр бик ућдырышлы кулланылып та, хђзерге вакытта яћа сњз ясалмый торган, продуктивлыгын югалткан модельлђр дђ бар. Мђсђлђн, алдагы бњлеклђрдђ књрсђтеп њткђн, фигыльдђн -ак/-ђк, -к кушымчалары белђн исем ясый торган модель шундыйлардан (тор-ак, ур-ак, када-к, ят-ак џ.б.). Шућа књрђ бу модель буенча яћа сњз ясау телнећ табигатенђ ярашып бетми (ђйтик, компьютер урынына сана-к сњзе кебек).

Сњз ясалыш модельлђре тљрле ысул белђн сњзлђр ясалышына карый. Мисал љчен, юлбасар тибындагы продуктив модель нигезендђ хђзерге кљндђ дђ яћа сњзлђр ясалу дђвам итђ: урынбасар, эшкуар, эзтабар, субњлђр џ.б. Морфологик-синтаксик ысул (конверсия) белђн кљтњче, багучы тибындагы модель нигезендђ ясалган сњзлђр шулай ук телдђ бик актив кулланыла: укытучы, сайлаучы, бораулаучы џ.б.

4. Сњз ясалыш оясы. Бер њк ясагыч нигездђн тљрле кушымчалар белђн сњзлђр ясалу – с њ з я с а л ы ш о я с ы н барлыкка китерђ. Мђсђлђн,


эш-че, эш-чђн, эш-лђ, эш-ле, эш-сез;

бел-ем, бел-геч;

кис-ђк, кис-кен, кис-кеч, кис-ек џ.б.


Татар телендђ сњз ясалышыныћ тагылмалы теллђргђ хас булганча њтђ књренмђле булуы џђм тамырныћ мљстђкыйльлеге нђтиќђсендђ, мондый сњз ясалыш оялары бик кић таралмаган. Рус телендђ ул бик актив. Ђйтик, улететь, прилететь, залететь, пролететь тибындагы ясалма сњзлђрне џђр фигыль нигезеннђн диярлек ясап була.

6. Сњз ясалыш чылбыры. Бер њк тамырга бер-бер артлы берничђ ясагыч кушымча ялганып сњз ясалу с њ з я с а л ы ш ч ы л б ы р ы н барлыкка китерђ. Мђсђлђн, яш(ел) +чђ+че+лек, бак(ча)+чы+лык, ђдђп+ле+лек, шак+ылда+ вык, гљр+лђ+век, бил(ге)+сез+лек џ.б.

Яшел сњзендђге -ел, бакча сњзендђге -ча џђм билге сњзендђге -ге элементлары тарихи сњз ясалышына карый. Алар кайчандыр шулай ук сњз ясагычлар булып, хђзерге кљндђ тамыр белђн береккђннђр, њле кушымчага ђверелгђннђр.

Сњз ясалыш чылбырында сњз ясагыч н и г е з џђр этапта њзгђреп тора. Ђйтик, ђдђплелек сњзенећ ясалышы тњбђндђге тђртиптђ бара: ђдђп+ле – алынма исемнђн сыйфат ясалган; ђдђпле+лек – сыйфаттан исем ясалган1.