Морфологиясе
Вид материала | Документы |
Саннарныћ телдђ тљп л е к с и к м а я с ы, ягъни тамыр саннар књп тњгел, бу яклап алар ябык система тђшкил итђлђр:
б е р ђ м л е к л ђ р н е белдергђн саннар: бер, ике, љч, дњрт, биш, алты, ќиде, сигез, тугыз;
д и с т ђ л ђ р н е белдергђн саннар: ун, егерме, утыз, кырык, илле, алтмыш, ќитмеш, сиксђн, туксан.
Болардан тыш сан исемнђренђ йљз, мећ сњзлђре џђм миллион, миллиард кебек алынма берђмлеклђр керђ. Тарихи рђвештђ ун мећ мђгънђсен белдергђн тљмђн (тњмђн) сњзе кулланыла.
Саннарныћ калган љлешен шул ук саннардан ясалган к у ш м а џђм т е з м ђ саннар тђшкил итђ: унике, унбиш, егерме бер, мећ бер йљз егерме ике џ.б.
Сан сњз тљркеменећ я с а л ы ш ы шулай ук њзенчђлекле. Алар бары тик њз эчлђрендђге сњзлђрдђн генђ төзелә. Мђсђлђн: унбиш, мећ тугыз йљз алтмыш ике, сиксђн тугыз џ.б. Дљрес, тарихи рђвештђ дистђ саннарыныћ ясалышында тљрле тел элементларыныћ катнашуы сизелђ. Ђйтик, алтмыш (алты + мыш), ќитмеш (ќиде + меш), сиксђн (сигез~сђкиз + ђн) џ.б. Ђмма -мыш, -ђн(-ан) кисђклђрен галимнђр борынгыда шулай ук дистђне, ягъни ун тљшенчђсен белдергђн дип саныйлар. Сан исемнђренђ шулай ук чирек, ярты, ярым сњзлђре дђ кертелђ. В.Н.Хангилдин аларны љлешлеклђр дип атый [Бу турыда карагыз: Хангильдин, 1954: 123 ].
М о р ф о л о г и к яктан татар телендђ саннар, башка тљрки теллђрдђге кебек њк, тљрлђнми торган сњз тљркеме. Чљнки алар предметларныћ санын, данђ исђбен белдергђн хђлдђ, књбрђк исемне ачыклап килђлђр, џђм андый сњз тезмђлђрдђ саннар килеш белђн дђ, т а р т ы м яки с а н белђн дђ тљрлђнмилђр: ике китап, ике китапны, ике китабым џ.б. Биредђ аеруча сан белђн ачыкланган исемнђрнећ, предметныћ књплеген белдерњлђренђ карамастан, књплек сан кушымчаларын алмаулары њзенчђлекле: љч китап, ике йљз китап, мећ китап џ.б. Типологик яктан, рус телендђ, мђсђлђн, сан белђн ачыкланган исемнђр килеш, сан белђн тљрлђнђлђр, ягъни сан саналмышы белђн ярашып килђ: два ученика, двух учеников, двум ученикам џ.б.
Сљйлђм эчендђ саннар ике очракта исемнђр кебек килеш, тартым, сан белђн тљрлђнгђн хђлдђ кулланылалар:
а) абстракт саннарны белдергђндђ: ике икећ дњрт була; унбиш љчкђ тигез бњленђ џ.б.; Корпуслары ќиде генђ ђле. Ќитђр бер кљн ќитмеш ќидегђ (С.Хђким).
б) саналмышы тљшеп калып, исемлђшкђндђ: Кулымда ике алма, берсен ал, берсен алма! Бер тауда ун чишмђ унысы ун тљстђ (С.Хђким).
С и н т а к с и к яктан саннар исем белђн бирелгђн кисђкне ачыклап, аергыч вазифасын башкаралар:
Ишек катында мине берьюлы ике хатын-кыз каршылады (М.Хђсђнов). Ђй ул беренче чирђмнећ яшеле књренње! Шактый књшеккђн књћелдђ љметлђр терелње! (М.Фђйзуллин). Ана алты кызыныћ џђркайсына икешђр мендђр ђзерлђп куйган (Ш.Галиев).
Сирђгрђк, саннар ќљмлђдђ фигыль белђн белдерелгђн сњзне ачыклап хђл булып та килђлђр: Ђтинећ мондый чагын беренче књрњем иде (А.Гыймадиев). Егет ике сљйлђмђс (мђкаль). Сан тљркемчђлђре арасында ќ ы ю с а н ы кагыйдђ буларак фигыльгђ иярђ џђм хђл булып килђ: Без кинога икђњ бардык. Алар бњлмђдђ љчђњ торалар. Синтаксик яктан саннар исемгђ яки фигыльгђ турыдан-туры да иярђлђр: љч китап, ун укучы, беренче књрдем, лђкин ешрак алар њзлђре ияргђн сњзгђ тљрле санау берђмлеклђре аша бђйлђнђлђр. Исемгђ ияргђн вакытта саннар баш, данђ, нљсхђ, аршин, метр, чакрым кебек санау берђмлеклђре белђн килђ: биш баш сарык, ике баш сыер терлеге, алты данђ китап, беренче нљсхђ кулъязма, ун чакрым юл џ.б.
Ќитмеш чакрым ќирне, џай, њттек без,
Бер књрешер љчен килдек без... (ќыр).
Фигыльне ачыклаганда сан янында књбрђк кат, кабат, тапкыр, мђртђбђ кебек сњзлђр килђ: Ќиде кат њлчђ, бер кат кис (мђкаль). ...Њзебез љчен дњрт кат чњкеч суксак, Сезнећ љчен биш кат суктык без! (Џ.Такташ). Лђкин белђмен мин бер бљренећ Ике кабат чђчкђ атмавын... Књпме ашкынса да бер дулкынныћ Ике тапкыр ярны какмавын, Искђн ќилнећ кире кайтмавын белђмен мин... (М.Кђрим).
§ 53. Сан тљркемчђлђре. Мђгънђлђре џђм грамматик билгелђре буенча саннар тњбђндђге лексик-грамматик тљркемчђлђргђ бњленђлђр: м и к ъ д а р с а н ы, т ђ р т и п с а н ы , б њ л е м с а н ы , ч а м а с а н ы, ќ ы ю с а н ы.
1. Микъдар саннары бернинди љстђмђ кушымчалар алмыйлар, предметларныћ микъдарын белдереп, гадђттђ, исемне ачыклап килђлђр: Ишек катында мине берьюлы ике хатын-кыз каршылады (М.Хђсђнов). Бер-бер артлы ике станок тигез ритм белђн ходка китте (К.Нђќми). Бала-чага алты ќан: Ђхмђт, Нђќип, Закирќан (Ђ.Фђйзи). Аерылыр чак ќитђ, дусларым, Сизелмђде ун ел узганы (С.Сљлђйманова).
Ярты, чирек сњзлђре дђ микъдар саннарына керђ: Нигђ ярты гына бит булса да хат язып салмыйсыћ? (А.Гыйлђќев). Џђм менђ чирек гасыр буе – йљрђк тњремдђ йљрткђн ђлеге сорауга ќавап алу вакыты ќитђ кебек (М.Хђсђнов).
Микъдар саннары контекстта исемлђшеп килђлђр џђм исемнђр кебек тљрлђнђлђр: Егерме алтыны савып, егерме алты баштан сљтне тапшырасыћ (А.Гыйлђќев). Мондый авылларны без йљзне њттек (А.Гыйлђќев). Бик ућган безнећ бакчачы бабай, Яше њзенећ туксанда бугай (М.Ќђлил).
Абстракт саннарны белдергђндђ дђ микъдар саннары к и л е ш, т а р т ы м кушымчаларын алып тљрлђнђлђр. Бу – тњбђндђге очракларда мљмкин:
а) тљрле математик гамђллђрдђ џђм сан тљшенчђсен абстракт мђгънђдђ кулланганда: Тугыз љчкђ тигез бњленђ. Биш бишећ егерме биш була џ.б. Малай чакта йоклап китђр љчен саный идем йљзгђ, мећгђчђ... (З.Мансуров);
б) сђгатьне, айныћ кљннђрен, кешенећ яшен џ.б. белдергђндђ: Минем ђти эшкђ иртђнге алтыда китђ, кич сигездђ кайта (А.Гыймадиев). Сђгать алты. Хђят апаныћ сменасы бњген ќидедђ (К.Нђќми). Алтысында тулган ай – Язгы ташу суга бай (ђйтем). Хђтерлим мин ђле бњгенгедђй Сентьябрнећ бере ќиткђнне (Ђ.Мљэминова);
в) микъдар саннары килеш кушымчалары һәм бәйлекләр ярдђмендђ фигыльгђ ияреп килђлђр: Књрде Иргали: юл икегђ аерылган, акыллы мал шућа туктаган икђн (М.Хђсђнов). Тимђ! Сђгать љчне сукты: Иртњк торып, Ќиде белђн эшкђ киткђн ђти кайтыр (Ђ.Фђйзи).
Микъдар саннарына шулай ук вакланма саннар да кертеп карала: икедђн љч, уннан бер, љчтђн ике. Бу саннар ясалышы буенча тезмђ саннарга карый: беренче сан чыгыш килеше формасы аша икенче санга бђйлђнђ, грамматик хезмђтлђрдђ аларны љ л е ш с а н н а р ы дип тђ атыйлар.
2. Тђртип саннары -ынчы/-енче (-нчы/-нче) кушымчалары белђн ясала џђм предметларныћ сан буенча тђртибен белдерђ: бишенче кат, егерменче бњлмђ, беренче кљн џ.б.
Тђртип саны књбрђк предметны ачыклый џђм ќљмлђдђ аергыч булып килђ:
Сугышныћ икенче кљнендђ њк мића повестка килде (Н.Дђњли). Беренче тау... Анда ятмый томан, Њз вакытында шаулый яз анда (С.Хђким).
Башка сан тљркемчђлђреннђн, аерым алганда микъдар саннарыннан аермалы буларак, тђртип саны ачыклаган исем књплектђ дђ килђ ала: Бу вакытта инде кояш баеп, књктђ беренче йолдызлар књренђ башлаган була (С.Хђким).
Саналмышлары тљшеп калганда, тђртип саннары исемлђшеп килђлђр: Унынчыны тутыргач та килгђн идем, џаман фермада (А.Гыйлђќев). Ђ икенчесе – бер карауда љнсез итђрлеге – яшь, књп дигђндђ егерме ќиде яшьлђр тирђседер (М.Хђсђнов). Беренчелђр белђн килђм сентябрьдђ, Майда китђм унынчылар белђн бергђ (Э.Мљэминова). Беренчелђр мине сагындыра, Беренчелђр минем истђ гел... (С.Хђким).
Сирђгрђк тђртип саны фигыльне ачыклап та килђ: Ђтинећ мондый чагын беренче књрњем иде (А.Гыймадиев).
3. Чама саны предметларныћ якынча санын, чамалап ђйтњне белдерђ, џђм морфологик юл – -лап/-лђп кушымчасы белђн ясала: унбишлђп студент, унлап кеше, егермелђп кљн џ.б. Чама саны шулай ук нигездђ исемгђ ияреп, исемне ачыклап килђ: Бер чебеш, унлап-унбишлђп узганнан соћ шундый ук љтелгђн койрыклы тагын бер чебеш. Фу, бљтенлђй кђефен боздылар кызныћ... (Ф.Хљсни).
Ђмма контекстта чама саны књбрђк с и н т а к с и к ю л белђн, ягъни њзара якын торган саннарны кабатлау юлы белђн ясала: ике-љч кеше, дњрт-биш китап, ун-унбиш укучы џ.б.
Ќиде-сигез чакрым араны ќил уйнатып кына уздылар (М. Хђсђнов). Шул турыда аз гына – биш-алты сњз сљйлим ђле, Гадђтемчђ аз гына ќырлыйм ђле, кљйлим ђле (Г.Тукай).
Санны якынча, чамалап ђйткђндђ аћа шулай ук књплек кушымчасы ялгана: сђгать ќиделђрдђ, яше утызларда џ.б.
Ул кљнне кичке тугызларга кадђр мђктђптђ булдык (А.Гыймадиев).
4. Бњлем саны сан нигезенђ -ар/-ђр, -шар/-шђр кушымчалары ялганып ясала, џђм предметларны сан буенча тигез љлешлђргђ бњлњне белдерђ: љч-ђр китап, ике-шђр дђфтђр, ун-ар сум џ.б.
– Юк, џђр агайныћ баш тњбђсендђ икешђр, љчђр тургай эленеп тора бугай, – дидем (Г.Бђширов). Ул вакытта инде йортлар егермешђр катлы џђм тљрле тљстђ булырлар (А.Гыймадиев). Берсе артыннан берсе љчђр, дњртђр булып керђ торалар, књчтђнђч алып чыга торалар (Г.Бђширов).
Мисаллардан књренгђнчђ, бњлем саны књбрђк исемне ачыклый, фигыльне ачыклаганда исђ кат, мђртђбђ, тапкыр сњзлђре белђн кулланыла: икешђр кат яздырды; љчђр мђртђбђ сљйлђтте џ.б.
Тартык авазга беткђн сан нигезлђренђ -ар/-ђр кушымчасы, сузыкка беткђн саннарга -шар/-шђр кушымчасы ялгана: бер-ђр, ике-шђр, љч-ђр, дњрт-ђр, биш-ђр, алты-шар џ.б. Сљйлђм телендђ бу кушымчаларны бутап ђйтњ дђ бар: берђр ~ берешђр, љчђр ~ љчешђр џ.б. Лђкин бу ђдђби нормага туры килми. Ђдђби телдђ бары тик сиксђн, туксан саннарына гына, тартыкка тђмамланган булсалар, -шар/-шђр (-ышар/-ешђр) кушымчалары ялгана: сиксђн-ешђр, туксан-ышар.
Бњлем саны кушымчасын шулай ук -ар-лап/-ђр-лђп, -шар-лап/-шђр-лђп рђвешендђ катлауландырып ђйтњ дђ бар: икешђрлђп басыгыз, дњртешђрлђп тезелегез; дђфтђрне дњртђрлђп љлђштек џ.б.
5. Ќыю саны сан нигезенђ -ау/-ђњ кушымчасы ялганып ясала џђм предметларны сан буенча бергђ ќыйнап ђйтњне белдерђ. Бу сан тљркемчђсенећ њзенчђлеге шунда, ул, башка саннар кебек њк, предметларныћ санын белдерђ, ђмма ќљмлђдђ књбрђк фигыльгђ ияреп килђ: љчђњ килдек, бишђњ кайттык; яки њзе ќљмлђдђ хђбђр вазифасын башкара: без – ќидђњ; тљркемдђ студентлар унау.
Татар телендђ ќыю саннарыныћ мондый њзенчђлегенђ В.Н.Хангилдин игътибар итђ: «Лђкин шунысы характерлы, ќыю саннары, сњз тезмђсендђ грамматик яктан фигыльгђ бђйлђнњлђренђ карамастан, њзлђре бђйлђнгђн фигыль белђн белдерелгђн эшнећ санын да, кабатлануын да аћлатмыйлар, бђлки шул ќљмлђдђге нинди дђ булса исем белђн белдерелгђн предметныћ санын аћлаталар... Димђк, аларныћ фигыльгђ бђйлђнњлђре грамматик бђйлђнеш булып кала. Семантик яктан исђ алар, џаман да исемгђ йә исем алмашлыгына бђйлђнеп, предметныћ микъдарын белдерђлђр» [Хангильдин, 1954: 132–133 ].
Телебезнећ њзенчђлеген шулай нечкђ тотып алган бу галимнећ фикерлђренђ љстђп тагын шуны ђйтергђ мљмкин, ќыю саны шул рђвешле кулланылып, књпмедер дђрђќђдђ санны предметлаштырып белдерђ, сан белђн бергђ бу очракта предметлар, затлар да белдерелђ. Телдђ кулланылышына игътибар итик:
Кыйгач кашым, Асыл ташым, Йоклаек икђњ... (Дђрдемђнд). Ќитђклђшеп икђњ бара, Эзлђренђ ак кар ява... (С.Сљлђйманова). Безнећ љйдђ без ќидђњ: Безнећ песи – ќиденчесе (Г.Тукай).
Чама санын белдерђ торган -лап/-лђп кушымчасы бњлем санына љстђмђ рђвештђ ялганган кебек (икешђрлђп, љчђрлђп), ќыю саннарына да ялганып килђ: икђњлђп башкардык, љчђњлђп килдек џ.б.
§ 54. Санныћ башка сњз тљркемнђренђ мљнђсђбђте. Алда књргђнебезчђ, сан исемнђре телдђ предметларныћ гади санын гына белдереп калмыйлар, аларныћ кулланылышы шактый књптљрле џђм катлаулы: абстракт саннарны белдергђндђ яки исемлђшкђндђ, мђсђлђн, тљрле грамматик кушымчаларны алалар, сан тљркемчђлђре санауныћ тљрле якларын, тљсмерлђрен чагылдыралар џ.б.
Болардан тыш, бик борынгы тел књренеше буларак, сан исемнђре башка сњз тљркемнђре белђн дђ шактый тыгыз мљнђсђбђттђ торалар, ягъни саннар сљйлђмдђ тљрле сњз тљркемнђрен алыштырырга џђм тулысынча аерымланып, башка сњз тљркеменђ књчеп китђргђ дђ мљмкин. Бу яктан телдђ аеруча сљйлђм эчендђ бер саныныћ кулланылышы њзенчђлекле:
1) бер саны туры њз мђгънђсендђ кулланыла, и с е м н е яки ф и г ы л ь н е ачыклый: Гази бњтђн бер сњз дђ ђйтмђде (М.Хђсђнов). Бакчагызныћ бер алмасын Татып карыйсым килде (Зљлфђт). Тђрђзђлђр ачып бер сызгырдым... (С.Хђким);
2) вакытлыча исемлђшђ: Колак тљбећђ берне кундырсам, биш булыр... (А.Гыймадиев);
3) бер саны билгесезлек тљсмерен белдереп, билгесезлек артикле вазифасын башкара: Књк арасында кояш књк ялтырарсыћ бер заман (Г.Тукай). Ерактагы моћлы бер кљй булып Ишетелсђк иде џаман да (Зљлфђт). Шул ук вазифада берђр бњлем саны да килђ: Моныћ љчен аћа берђр якты хатирђне, берђр шатлыклы вакыйганы књз алдына китерергђ кирђк иде (М.Хђсђнов).
Билгесезлекне белдергђндђ бер саны кабатланып та килђ: Ђгђр басса сине бер-бер заманны Еламый йомшамас хђсрђт вђ кайгы... (Г.Тукай);
4) юклык алмашлыгы мђгънђсендђ кулланыла: Бер ќирдђ юк андый ак каеннар, Бер ќирдђ юк андый урманнар (Џ.Такташ).
Бер саны ќыю саны формасында билгесезлек алмашлыгына књчә: ...Ялкынланган йљрђгемђ берђњ бик якын кебек (Ф.Кђрим). Берђњ ...Борын очын кулына кысып, Сњгенеп узды кышкы салкыннан (Џ.Такташ).
Шушы берђњ формасына аналогия рђвешендђ булса кирђк, аеруча шигъри телдђ, алда књрсђтелгђнчђ, икђњ сњзе дђ кулланыла: Язгы ташуларда Аккан бозга басып, Икђњ килђ елга буйлатып... (К.Нђќми). Бу икђњгђ тђћре биргђн бертигез зур мђртђбђ: Берсе уйный књк йљзендђ, берсе уйный сђхнђдђ (Г.Тукай). Ђмма бу соћгы очракны конверсия књренешенђ кертеп булмый, мђгънђсе буенча ул вакытлыча исемлђшњгђ якын тора;
5) чыгыш килеше формасында бер к е р е ш с њ з (модаль сњз) булып килђ: Бердђн, кызыныћ укытучы булып китњен, ђлбђттђ дђрђќђ саный (Ф.Хљсни);
6) бњлњче теркђгеч буларак кулланыла: Књз язмыйм: бер гљмбђгђ, бер кызларга, бер егетлђргђ карап алам... (Ш.Галиев);
7) конверсия ысулы белђн рђвеш ясала: Бергђ эшлибез, бергђ укыйбыз;
8) кушма џђм тезмђ рђвешлђр ясала: берьюлы, бердђн-бер, бер-бер артлы џ.б. Бер-бер артлы ике станок тигез режим белђн ходка китте (К.Нђќми); Ишек тљбендђ мине берьюлы ике хатын-кыз каршылады (М.Хђсђнов). Бердђнбер баланы љф-љф итеп кенђ торалар (Ш.Галиев);
9) бер саны тљрле формаларда кабатланып, исем яки алмашлык сњз тљркеменђ якын торган субстантив сњзлђр ясый: бер-беребезне, бер-беребезгђ џ.б.
Бер-беребезгђ ничек охшаганбыз, Икебез дђ соры шинельле (Џ.Такташ).
Мећ саны исеме телдђ шулай ук тљрле мђгънђлђрдђ кулланыла:
а) кабатланып килеп књлђм-чама рђвеше мђгънђсен белдерђ: ...Сый-хљрмђт љчен мећ-мећ рђхмђтлђрен ђйтеп, битен сыпыргандай итте (М.Хђсђнов);
ә) тљрле бђйлеге белђн кулланыла, шулай ук бик књп рђвешенђ синоним булып килђ: Башына мећ тљрле уй килде џ.б.
Белемегезне тикшерегез
1. Сан сњз тљркеменђ билгелђмђ бирегез, аныћ лексик-семантик, морфологик, синтаксик њзенчђлеклђрен билгелђгез.
2. Сан сњз тљркеменећ лексик составы, ясалыш џђм кулланылыш њзенчђлеклђре турында сөйләгез.
3. Сан тљркемчђлђрен атап књрсђтегез џђм џђр тљркемчђнећ ясалышы, семантикасы, кулланылыш њзенчђлеклђре турында тулы мђгълњмат бирегез:
а) микъдар саннары;
б) тђртип саннары;
в) бњлем саннары;
г) чама саннары;
д) ќыю саннары.
4. Саннарныћ башка сњз тљркемнђренђ књчњ очракларын мисаллар белђн аћлатыгыз.
САН СҮЗ ТӨРКЕМЕН АНАЛИЗЛАУ ҮРНӘГЕ.
Җөмлә эчендә сан сүз төркемен тикшергәндә саннарның төркемчәсенә, төрләнү-төрләнмәвенә, кулланылыш үзенчәлекләренә игътибар ителә, ясалыш буенча төре күрсәтелә.
Мәсәлән:
1. Хәнәфи авылга пердседатель булып кайтканда, әнисе алты почмаклы өйдә әле бер ялгызы яши, һәм ул өй әле рәхәтләнеп егерме ел торырлык иде (В. Нуруллин).
алты – микъдар саны, гади сан, исемне ачыклый, төрләнмәгән; исем белән берлектә тотрыклы сүзтезмә ясалган – алты почмаклы, аергыч функциясе;
бер – микъдар саны, сан исемләшкән сыйфатны ачыклый, төрләнмәгән, җөмләдә хәл составында килә: бер ялгызы;
егерме – микъдар саны, тамырлашкандистә атамасын белдерә, исемне ачыклый, төрләнмәгән, җөмләдә - аергыч;
2. Егерме дүрт өчкә тигез бүленә.
егерме дүрт – микъдар саны, тезмә сан, абстракт, санны белдерә, төрләнгән – баш килештә; җөмләдә - ия;
өчкә - микъдар саны, гади сан, абстракт санны белдерә, төрләнгән – юнәлеш килеше, җөмләдә - кыек тәмамлык.
3. Мин беренче чәчәкләрне эзлим,
Бәлки алар башка төштәдер...
Беренчеләр мине сагындыра,
Беренчеләр минем истә гел (С. Хәким).
беренче - тәртип саны, исемне ачыклап аергыч функциясндә килгән, төрләнми;
беренчеләр – тәртип саны, исемләшкән, баш килештә, һәр ике очракта грамматик ия булып килгән.
Бер чебеш, унлап-унбишләп узганнан соң шундый ук өтелгән койрыклы тагын бер чебеш. Фу, бөтенләй кәефен боздылар кызның, ишле арасына нәрсә тыгып җибәргәннәр бит (Ф. Хөсни).
унлап-унбишләп – чама саны, кабатланып килгән, исемләшкән (унлап-унбишләп чебеш), баш килештә, грамматик ия функциясендә.
АЛМАШЛЫК
§ 55. Гомуми мђгълњмат. А л м а ш лы к башка сњз тљркемнђре арасында њзенчђлекле урын алып тора. Л е к с и к-с е м а н т и к яктан ул чынбарлык књренешлђрен турыдан-туры атамый, ђ гомуми рђвештђ аларга к њ р с ђ т ђ, и ш а р ђ л и, џђм сљйлђмдђ башка сњз тљркемнђрен а л ы ш т ы р ы п килђ. Бу аныћ атамасында да чагылыш таба.
Татар тел белемендђ «алмашлык» термины беренче башлап М.Корбангалиев џђм Х.Бђдигый тарафыннан язылган «Татар теле сарыфы» дигђн морфология дђреслегендђ кулланыла (1918). Г.Ибраџимов, Ќ.Вђлиди грамматикаларында «алмаш» термины, ђ аћа кадђрге грамматикаларда «замир», «исме замир» терминнары кулланыла.
М о р ф о л о г и к я к т а н алмашлыклар њзлђре алыштырган сњз тљркемнђренећ грамматик билгелђрен алалар. Исемне алыштырган алмашлыклар, мђсђлђн, исем кебек, килеш, тартым, сан белђн тљрлђнђлђр: кем, кемгђ, кемећ, кемнђр џ.б. Зат алмашлыклары тартым белђн тљрлђнмилђр, чљнки алар њзлђре затны белдерђлђр. Сыйфатны, яисђ рђвешне алыштырган алмашлыклар тљрлђнмилђр, аларга бары тик љлешчђ дђрђќђ белдерњ генђ хас: шулай ~ шулайрак, шундый ~ шундыйрак џ.б.
С и н т а к с и к я к т а н алмашлык ќљмлђдђ њзе алыштырган сњзлђр вазифасын башкара, димђк, књптљрле ќљмлђ кисђге булып килђ ала.
Сез – беренче фронтовик (З.Зђйнуллин) – ия; Мондый хђбђрне ишеткђч, халыкныћ шатлыгы эченђ сыймады (М.Галђњ) – аергыч; Юк инде, безнећ заманда кыз урлап китеп, ђллђ кая бара алмассыћ (Ф.Хљсни) – аергыч, урын хђле. Бу егетне сез таныйсызмы? Ул яшь чагында сезнећ авылда кљтњ кљтте. Сез аны кыерсытмадыгызмы? (М.Мђџдиев) – и я, а е р г ы ч, т ђ м а м л ы к џ.б.
Шул рђвешле: а л м а ш л ы к – п р е д м е т, з а т, б и л г е мђгънђлђренђ г о м у м и р ђ в е ш т ђ к њ р с ђ т е п , и с е м, с ы й ф а т, р ђ в е ш, с а н сњз тљркемнђрен алыштыра џђм шул сњз тљркемнђренећ грамматик њзенчђлеклђрен њзендђ чагылдыра торган сњз тљркеме.
Сљйлђмдђ башка сњз тљркемнђрен алыштырып, аларныћ мђгънђлђрен гомумилђштереп белдергђнгђ књрђ, алмашлыкларны куллану кирђкмђгђн кабатлаулардан коткара, сљйлђмне ачык, аћлаешлы итеп формалаштыра.
Бу яктан алмашлыклар аерым сњзтезмђлђрнећ, хђтта тулы ќљмлђлђрнећ мђгънђлђрен дђ бик кыска юл белђн алыштырып килергђ мљмкин. Мђсђлђн:
Кысса да синдђ ятимлеклђр, фђкыйрьлеклђр мине, –
Изсђ дђ њз ишлђремнђн хур вђ кимлеклђр мине, –
Њтте инде ул заманнар, очтылар шул кош кеби,
Уйласам, ул кљннђрем тик кичтђ књргђн тљш кеби...
(Г.Тукай).