Морфологиясе
Вид материала | Документы |
Авылга керсђм, ислђрем китте. Авыл бљтенлђй яћабаштан тљзелгђн (Ф.Хљсни). Табигать њз љстенђ килгђн дђџшђттђн курыккан кебек, сагаеп калды. Яћа гына књћелле шаулап утырган агачлар, яфрак та кагарга базмыйча, юаш кына басып торалар (И.Гази).
М о р ф о л о г и к яктан фигыль сљйлђмдђ књптљрле грамматик формаларда кулланыла ала, џђм ул телдђ ић бай џђм катлаулы сњз тљркеме булып санала. Фигыльгђ морфологик яктан б а р л ы к-ю к л ы к, з а т – с а н, з а м а н, н а к л о н ен и е, ю н ђ л еш, д ђ р ђ ќ ђ категориялђре хас.
С и н т а к с и к яктан фигыльнећ ќљмлђдђге типик функциясе – х ђ б ђ р булып килњ, ђмма тљрле грамматик формаларда ул бик иркен рђвештђ башка ќљмлђ кисђклђре ролендђ дђ килђ ала. Љстђвенђ, тљрки теллђрнећ типологик њзенчђлеге буларак, књпчелек фигыль формалары контекстта еш исемлђшђлђр. Бу очракта алар исемнђр кебек тљрлђнеп, ќљмлђнећ телђсђ нинди кисђге булып килђлђр. Мђсђлђн:
Шул кљннђн башлап, Алмачуар минем тормышымныћ њзђге була. Шатлыкларым, кайгыларым шуннан чыга, шућа кайталар (И.Ибраџимов). – була, чыга, кайталар – х ђ б ђ р; Тырышкан табар, ташка кадак кагар (мђкаль) – тырышкан – и я. Табигать мића сандугач язмышы бирсђ ђгђр, Сайрамас идеммени соћ Илем љчен горур йљрђк ярылганчыга кадђр. – ярылганчыга (кадђр) – в а к ы т х ђ л е. Ќил тљн буе йоклаганын саклап тора, Тирбђтђ џђм љстен-башын каплап тора (Г.Тукай). – йоклаганын – т у р ы т ђ м а м л ы к џ.б.
Синтаксик яктан фигыль исемне, икенче бер фигыльне, санны, рђвешне џ.б. ияртеп килђ: китап уку, йљгереп килњ, озак йљрњ, биш ђйтњ џ.б., исемне иярткђндђ, њзе иярткђн исемнећ билгеле бер килештђ килњен талђп итђ1: урманга бару, љйдђн чыгу, шахмат уйнау, имтиханны тапшыру џ.б.
Традицион рђвештђ татар телендђ фигыльнећ тљрле формалары ф и г ы л ь т љ р к е м ч ђ л ђ р е дип атала. Ђйтик, х и к ђ я фигыль, б о е р ы к фигыль, ш а р т фигыль, с ы й ф а т фигыль џ.б. Фигыльнећ грамматик категориялђре аныћ тљрле тљркемчђлђрендђ тљрлечђрђк чагылыш таба. Шућа бђйле рђвештђ фигыль категориялђре г о м у м и грамматик категориялђргђ џђм х о с у с ы й грамматик категориялђргђ аерыла. Фигыльдђ б а р л ы к – ю к л ы к, ю н ђ л е ш категориялђре џђм эшнећ њтђлњ характерын белдерђ торган д ђ р ђ ќ ђ – гомуми категориялђргђ, ђ з а т – с а н, з а м а н белђн тљрлђнњ џђм н а к л о н е н и е хосусый грамматик категориялђргђ керђ.
Аерым алганда, зат-сан белђн тљрлђнњ-тљрлђнмђњлђренђ карап, фигыль тљркемчђлђре икегђ бњлеп карала:
1) затланышлы фигыльлђр;
2) затланышсыз фигыльлђр.
Тљрлђнеш парадигмалары булган, ягъни љч затта берлектђ џђм књплектђ кулланылган фигыльлђр затланышлы фигыльлђр дип йљртелђ:
мин укыйм, син укыйсыћ, ул укый;
без укыйбыз, сез укыйсыз, алар укыйлар;
мин барсам, син барсаћ, ул барса;
без барсак, сез барсагыз, алар барсалар џ.б.
Затланышлы фигыльлђргђ тњбђндђге фигыльлђр керђ:
1) х и к ђ я фигыль;
2) б о е р ы к фигыль;
3) ш а р т фигыль;
4) т е л ђ к фигыль;
5) ш а р т л ы т е л ђ к фигыль.
Затланышлы фигыльлђр икенче тљрле н а к л о н е н и е формалары дип йљртелђ.
З а т л а н ы ш с ы з фигыльлђрдђ эшнећ њтђњчесе, ягъни зат-сан тљшенчђсе гадђттђ грамматик юл, ягъни махсус зат-сан кушымчалары белђн белдерелми. Аларга түбәндәгеләр керә:
1) с ы й ф а т фигыль,
2) х ђ л фигыль,
3) и с е м фигыль,
4) и н ф и н и т и в .
Тел белемендђ затланышлы фигыльлђрне ч ы н ф и г ы л ь л ђ р («истинные глаголы») дип тђ йљртђлђр. Затланышсыз фигыльлђр асылда фигыль, фигыль формалары булсалар да, алар башка сњз тљркемнђре белђн дђ уртаклык књрсђтђлђр. Сыйфат фигыльлђр, мђсђлђн, њзлђрендђ фигыль џђм сыйфат билгелђрен, хђл фигыльлђр фигыль џђм рђвеш билгелђрен, ђ исем фигыльлђр фигыль џђм исем билгелђрен берлђштерђлђр. Затланышсыз фигыльләр дә, гадәттә, үтәүчегә бәйле эш-хәлне белдерәләр, ђмма эшнећ њтђњчесе аларда морфологик юл белђн тњгел, башка чаралар ярдђмендђ (лексик, синтаксик џ.б.) белдерелђ. Бу юл, билгеле булганча, функциональ-семантик категория булган п е р с о н а л ь л е к к ђ карый. Мђсђлђн: мин укыган китап, син килгђч, аныћ кайтуы џ.б.
§ 67. Фигыльнећ башлангыч формасы (нигезе). Фигыльнећ књптљрле формаларын ясый торган грамматик чаралар, ягъни кушымчалар аныћ н и г е з е н ђ ялгана. Фигыльнећ нигезе, икенче тљрле аны фигыльнећ б а ш л а н г ы ч ф о р м а с ы дип тђ йљртђлђр, татар телендђ, џђм гомумђн тљрки теллђрдђ тышкы яктан II зат берлектђге боерык фигыльгђ охшаш була. Мђсђлђн: бар-ды, кил-гђн, укы-р. Бу очракта бар-, кил-, укы- – фигыльнећ башлангыч формалары, нигезе; бар!, кил!, укы! дигђндђ исђ алар II зат берлектђге боерык фигыльлђр. Лексема буларак фигыль нигезенећ II зат боерык фигыльгђ тышкы яктан охшашлыгы књп теллђр љчен хас типологик књренеш [Плунгян, 2000: 116]. Лђкин бу охшашлык, уртаклык – тышкы књренеш, чљнки лексик мђгънђгђ ия берђмлек-лексема буларак, фигыль нигезе бернинди љстђмђ грамматик мђгънђ белдерми, барлык грамматик мђгънђлђрдђн азат була. Тљрле грамматик мђгънђлђрне татар телендђ нигезгђ бер-бер артлы ялганып килгђн форма ясагыч кушымчалар белдерђ. Мђсђлђн: бар-гала-ган-нар – нђтиќђле њткђн заман хикђя фигыль, -гала – эшнећ кабатлануын белдерђ, III зат књплектђ; бар! дигђндђ исђ лексемадан тыш љстђмђ грамматик мђгънђлђр бар – б о е р у м о д а л ь л е г е џђм II зат берлек мђгънђсе. Боерык фигыльдђ бу љстђмђ мђгънђлђр кушымча юклыгы белђн тђгъбир ителђ. Алдагы бњлеклђрдђ ђйтелгђнчђ, тел белемендђ мондый књренеш н у л ь м о р ф е м а, ягъни мђгънђ (мђгънђлђр) белдерњче нуль (значимый нуль) дип атала.
Сљйлђм эчендђ тљрлђнђ торган сњз тљркемнђре гомумђн чиста нигез хђлендђ генђ кулланылмыйлар, алар џђрчак грамматик яктан формалашкан булалар. Мђсђлђн, ќљмлђдђ кушымчасыз кулланылган исем џђрвакыт диярлек б а ш к и л е ш формасында була: Электђ ќыен узды – ќђй узды ди торган булганнар (Г.Бђширов). Чилђклђренђ су алып, тиз генђ китмђкче булды (Ф.Хљсни). Шуныћ кебек њк, љстђмђ кушымчаларсыз кулланылган џђр фигыль контекстта грамматик яктан формалаша, ягъни II зат берлектђге боерык фигыль формасында була: Якуб чокырын каплап, чынаягын этђреп куйды. – Бир тагын берне ясыйк. Бигрђк аз эчтећ, бир инде... (И.Гази).
Ясалышы, ягъни тљзелеше буенча фигыль нигезенећ тњбђндђге тљрлђре була:
тамыр нигез: бар-, кил-, утыр-, йљгер- џ.б.
ясалма нигез: эшлђ-, башла-, аша-, киме-, бае-, югал-, тљзђл- џ.б.
кушма нигез: саубуллаш-, буйсын-, књзалла- џ.б.
тезмђ нигез: тђэмин ит-, баш ват-, карар кыл-, авыз ит-, аяк чал- џ.б.
§ 68. Фигыльнең лексик-грамматик һәм лексик-семантик төркемнәре. Морфологиядђ фигыль грамматик њзенчђлеклђре ягыннан, ягъни њзенећ тљп грамматик категориялђре буенча љйрђнелђ. Ђмма тел, њзенећ тљзелеше џђм кулланылышы буенча, катлаулы бер система тђшкил итђ, џђм аныћ џђр љлкђгђ (яруска) караган берђмлеклђре – авазлар, лексик берђмлек булган сњзлђр, тљрле грамматик чаралар – њзара тыгыз бђйлђнештђ яши. Бу бђйлђнешлђр исђ ќљмлђ эчендђ, сљйлђмдђ реальлђшђ. Шућа бђйле рђвештђ, соћгы елларда тел белемендђ фигыль лексикасын љйрђнњ, џђм аныћ фигыльнећ морфологик табигатенђ бђйлђнешен ачыклау юнђлешендђге фђнни тикшеренњлђр активлашып китте.
Бу юнђлештђ татар тел белемендђ дђ фигыль лексикасын љйрђнњгђ караган яћа кызыклы тикшеренњлђр барлыкка килде. Мђсђлђн, Д.Г.Тумашеваныћ «Татар грамматикасы»ныћ II томында урын алган фигыльнећ г о м у м и л е к с и к м ђ г ъ н ђ с е, шулай ук фигыльнећ в а л е н т л ы г ы, фигыль а к т а н т л а р ы турындагы яћача аћлатмалары кызыклы.
Традицион грамматикада без фигыль э ш – х ђ л н е белдерђ дигђн билгелђмђгђ књнеккђн. Бу дљрес, џђм эш-хђлне белдерњ – ул фигыльнећ лексик-семантик, яки гомуми лексик мђгънђсе. Ђмма, мђсђлђн, исемнећ гомуми лексик мђгънђсе белђн фигыльнећ шундый ук мђгънђсе арасында шактый аерма бар. Ђлеге хезмђттђ исем белђн чагыштырганда «...фигыльнећ мђгънђсе њтђ г о м у м и, њтђ к и ћ џђм аныћ нигезендђ объектлар арасындагы м љ н ђ с ђ б ђ т ята» дип билгелђнђ (ассызык безнеке – Ф.Х.). Исем гомуми лексик мђгънђсе буенча предметлыкны белдерђ, ђ предметлар, затлар чынбарлыкта яшилђр, исем исђ аларныћ сљйлђмдђге в ђ к и л – р е ф е р е н т ла р ы була, ђ фигыль белдергђн эш-хђл исђ шушы предметларга (объектларга) мљнђсђбђттђ генђ барлыкка килђ. «Референция – исемнђрнећ чынбарлыктагы объектларга караганлыгы дип билгелђнђ. Чыннан да, бљтен галђм, дљнья, табигать, безнећ мохит тљрле ќисем, ќанлы џђм ќансыз предмет, ягъни объектлардан тора, џђм алар телдђ исем белђн белдерелђ: ай, књк, ќир, агач, яфрак, шђџђр, љй, юл, йорт, кљймђ, кеше, бала џ.б. Бу объектлар исемнећ чынбарлыктагы референтлары (вђкиллђре). Лђкин чынбарлыктагы объектлар хђрђкђтсез яшђмилђр, џђм аларныћ хђрђкђтен, эш-гамђлен, ягъни њзара мљнђсђбђткђ керњлђрен телдђ фигыль белдерђ» [Татар грамматикасы, Т.II, 2002: 94 ]. Ђ чынбарлык объектлары арасындагы мљнђсђбђтлђр, контекстта сљйлђм сљрешенђ бђйле рђвештђ, чиксез књптљрле булырга мљмкин, шућа књрђ дђ фигыльнећ мђгънђсе исемнекенђ караганда да кић џђм књптљрле. Фигыльнећ бик бай џђм катлаулы сњз тљркеме булуы да асылда шуныћ белђн аћлатыла.
Фигыль лексикасы фђндђ гомумилђштерелгђн мђгънђлђре буенча тљрле тематик (лексик-семантик) тљркемчђлђргђ бњлеп љйрђнелђ: х ђ р ђ к ђ т фигыльлђре, э ш н е, э м о ц и о н а л ь х а л ђ т н е белдерњче фигыльлђр џ.б. Аерым тематик тљркемнђргђ кергђн фигыльлђрнећ чынбарлыктагы объектлар белђн бђйлђнешкђ керњ мљмкинлеге дђ тљрлечә. Эшне белдергђн фигыльлђр, мђсђлђн, эшнећ туры объекты белђн мљнђсђбђткђ керђлђр: яза (нђрсђ яза?) – хат яза, ђ хђрђкђт фигыльлђренећ туры объекты булмый: бара, йљгерђ џ.б.
Тљрле объектлар белђн мљнђсђбђткђ керњ мљмкинлеге фигыльнећ в а л е н т л ы г ы, фигыль белђн мљнђсђбђткђ кергђн объектлар аныћ а к т а н т л а р ы дип атала. Фигыльнећ ић гади валентлыгы дип, мђсђлђн, эш- хђлнећ башкаручысы – субъекты белђн мљнђсђбђтне алырга мљмкин. Мђсђлђн: кар ява: субъект фигыль (бер валентлы, яки бер актантлы); Бала китап укый: субъект фигыль объект (ике валентлы, яки ике актантлы) џ.б.
Фигыль лексикасын бу рђвешле љйрђнњдђ тљп ике юнђлештђ тљркемлђњ бар. Алар фигыльнең:
а) л е к с и к-г р а м м а т и к тљркемчђлђре;
ә) л е к с и к –с е м а н т и к тљркемчђлђре.
Фигыль лексикасын л е к с и к – г р а м м а т и к яктан тљркемлђгђндђ традицион рђвештђ а) к њ ч е м л е џђм к њ ч е м с е з фигыльлђр; б) ч и к л е џђм ч и к с е з фигыльлђр аерып карала. Соћгы хезмђтлђрдђ фигыльлђрне д и н а м и к џђм с т а т и к, а к т и в џђм п а с с и в тљркемчђлђргђ бњлњ дђ бар.
Туры объектны белдергђн сњзлђр белђн мљнђсђбђткђ керњ-кермђњлђренђ карап, фигыльлђр к њ ч е м л е џђм к њ ч е м с е з фигыльлђргђ бњленђлђр. Књчемле фигыльлђрдђ эш-хђл џђрвакыт туры объектка юнђлгђн була: китап уку, хат язу, ќир казу, аш пешерњ џ.б. Књчемсез фигыльлђрдђ эш объектка юнђлми, гадђттђ субъект белђн чиклђнђ: кар ява, кояш чыкты, ђни кайтты, баш авырта џ.б. Књчемле-књчемсезлек њз чиратында фигыльлђрнећ гомумилђштерелгђн лексик-семантик мђгънђлђренђ бђйле. Тикшеренњчелђр билгелђгђнчђ, э ш н е, џђртљрле г а м ђ л н е белдергђн фигыльлђр гадђттђ књчемле була, ђ х ђ р ђ к ђ т фигыльлђре, шулай ук ф и з и к яки п с и х и к халђтне белдергђн фигыльлђр књчемсез була (югарыда китерелгђн мисалларга игътибар итегез).
Ч и к л е џђм ч и к с е з фигыльлђргђ бњлњ фигыль белдергђн эш-хђлнећ њтђлњ дђрђќђсенђ, ягъни ахыргача њтђлњ-њтђлмђвенђ бђйле.
Ч и к л е фигыльлђрдђ эш њзенећ логик чигенђ омтыла џђм эш чиккђ ќитњ белђн туктала џђм башкаручы яћа халђткђ књчђ. Чикле фигыльлђрнећ семантикасы аеруча њткђн заман формаларында ачык сиземлђнђ: килде, китте, тљште, утырды, торды, ђйтте, тапты, ишетте, алды џ.б.
Ќылы ќиллђре, лђйсђн яћгырлары белђн апрель килде. Табигатьтђ џђм кешелђрнећ књћеллђрендђ нинди генђ яћарулар уятмады апрель. Ул љй артындагы кечкенђ бакчаларда агач бљрелђре булып књперде, ул елгаларда ташу булып кузгалды, яшь егетлђрнећ џђм яшь кызларныћ беренче мђхђббђтлђренђ кушылып, ќырга ђйлђнде (Ф.Хљсни).
Чиксез фигыльлђрдђ гадђттђ дђвамлы эш-хђллђр белдерелђ, аларда эшнећ чигенђ књрсђтелми. Мондый фигыльлђрнећ әлеге њзенчђлеге хђзерге заман формасында ачыграк књренђ: яши, ярата, тырыша, тђрбияли, хљрмђт итђ, кайгыра џ.б. Ђмма эшнећ дђвамлы булуы, чиксезлек тљсмере њткђн заман формаларында да, башка фигыль формаларында да саклана. Мђсђлђн:
Егет менђ шул утта янды. Шул кљрђшлђр, шул газаплар, шул каџарманлыклар эчендђ кайнап, аныћ яшь йљрђге якты килђчђкнећ матур кљннђре љчен њзен бер кљрђшче итеп њстерњ дђрте белђн тулып ялкынланды (Г.Ибраџимов).
Фигыль лексикасын мђгънђлђренђ карап, л е к с и к-с е м а н т и к тљркемнђргђ аерып љйрђнњ тљрки тел белемендђ Н.К.Дмитриев тарафыннан башлана. Тюркологлардан галимнђрдђн, бу љлкђдђ шулай ук Э.Р.Тенишев, Ђ.Ђ.Юлдашев, Н.З.Гаджиева, А.А.Коклянова, В.Ф.Вещилова џ.б. галимнђрнећ хезмђтлђре бар. Татар телендђ исђ фигыльлђрнећ семантик тљркемчђлђре башлап Ф.Ђ.Ганиев тарафыннан љйрђнелде [Ганиев, 1984:75-84]. Галим фигыль лексикасын 11 тематик тљркемгђ бњлђ. Соћгы еллардагы хезмђтлђрдђн исђ Р.Д.Лизунова џђм Р.К.Иштанова тикшеренњлђрен књрсђтергђ мљмкин [Лизунова, 1988; Иштанова, 2002].
«Татар грамматика»сының II томында фигыль лексикасы башта зур љч тљркемгђ бњленђ:
а) э ш фигыльлђре;
ә) х ђ л –т о р ы ш фигыльлђре;
б) м љ н ђ с ђ б ђ т фигыльлђре;
Бу тљркемнђрнећ џђркайсы ваграк тљркемчђлђргђ аерыла. Эш фигыльлђренђ, мђсђлђн, физик яктан э ш – г а м ђ л н е белдергђн фигыльлђр (ясау, тљзњ, тегњ, њрњ, сњтњ, тњгњ џ.б.), а к ы л э ш ч ђ н л е г е н белдергђн фигыльлђр (уйлау, фикер йљртњ, дђлиллђњ, исбатлау џ.б.), х ђ р ђ к ђ т н е белдергђн фигыльлђр (килњ, йљрњ, йљзњ, њтњ, узу џ.б.) џђм шулай ук с љ й л ђм э ш ч ђ н л е г ен белдергђн фигыльләр џ.б. тљркемчђлђр керә.
Х ђ л – т о р ы ш фигыльлђре эчендђ я ш ђ е ш фигыльлђре (туу, яшђњ, гомер итњ, утыру, тору џ.б.), нђрсђне дђ булса с ы й ф а т л а у, сыйфат њзгђрешен књрсђтњ (агару, саргаю, суыну, ќылыну, батыраю, књбђю, азаю џ.б.), ф и з и к џђм э м о ц и о н а л ь халђтне белдергђн фигыльлђр (тазару, ябыгу, авыру, савыгу, борчылу, ярату, сагыну џ.б.) аерып карала.
М љ н ђ с ђ б ђ т фигыльлђренђ исђ ќићњ, ярдђмлђшњ, мђќбњр итњ, булышу, књрешњ, танышу џ.б. кебек фигыльлђр кертелђ һ.б.1
§ 69. Мөстәкыйль мәгънәле һәм ярдәмче фигыльләрБ Белдергђн мђгънђлђренђ карап, фигыльлђр мљстђкыйль мђгънђле џђм ярдђмче фигыльлђргђ бњленђлђр. Фигыльнећ лексик составында ић зур урынны мљстђкыйль мђгънђле фигыльлђр алып тора: утыру, эшлђњ, бару, сљйлђњ, уку, язу џ.б.
Я р д ђ м ч е фигыльлђрдђн беренче чиратта иде, итте, кыл, торган фигыльлђрен књрсђтергђ кирђк. Болар арасында мљстђкыйль мђгънђлђрен инде югалткан, тулысынча диярлек грамматиклашкан фигыльлђргђ ит, иде фигыльлђре керђ.
Ит ярдђмче фигыле тезмђ фигыльлђр ясауда катнаша, димђк, лексик-грамматик мђгънђ белдерђ: бњлђк итњ, кљн итњ, авыз итњ, тђэмин итњ џ.б. Сирђк кенђ бу фигыль сљйлђмдђ мљстђкыйль мђгънђдђ дђ килергђ мљмкин: юкны бар итњ, яз язлыгын итђ [Тумашева, 1964: 234].
Исем + ярдђмче фигыль калыбында тезмђ фигыльлђр ясалышында шулай ук кыл, бул ярдђмче фигыльлђре дђ катнаша: карар кылу, тђрќемђ кылу, гашыйк булу, насыйп булу џ.б.
Иде ярдђмче фигыле исђ књбрђк фигыльнећ тљрле грамматик формаларын ясый, ул тулысынча грамматикалашкан:
а) заман формалары: бара иде, бара торган иде, барачак иде;
ә) модаль мђгънђле фигыль: барасы иде, барырга иде, барсаћ иде, барыр идем џ.б.
Иде фигыле сљйлђмдђ шулай ук башка сњз тљркемнђре белђн дђ (сыйфат, исем, сан џ.б.) кулланыла: Ул минем беренче укытучым иде. Ул яшь чакта матур иде. Алар љчђњ иде џ.б. Мондый очракларда иде фигыле предметны, књренешне, билгене џ.б. њткђнгђ књчерњ љчен кулланыла, димђк, темпораль мђгънђ белдерђ.
Иде ярдђмче фигыле борынгы булу, ђверелњ мђгънђсендђге эр-/ир- тамырлы фигыльдђн барлыкка килгђн: эр-ди ир-де иде. Шул ук тамырдан тљрле аффикслар алып ясалган эр-кђн икђн, эр-меш ирмеш имеш, эр-сђ ирсђ исђ кебек сњзлђр хђзерге телдђ кисђкчђлђргђ, яки модаль сњзлђргђ ђверелгђн.
Бул фигыле хђзерге телдђ мљстђкыйль мђгънђдђ дђ кулланыла. Мђсђлђн: ќђй була да , кыш була, бњген ќыелыш була.
Чыганаклар зуррак территорияне алып торсалар – нефть мђйданы була. Ђ ќир асты катламында нефть берничђ урында мђйдан-мђйдан булып ята икђн – ул инде нефть ятмасы була (Ш.Бикчурин). Шаулап аккан су булыр тау башлары, тау аслары... (Г.Тукай).
Ярдђмче мђгънђдђ исђ бул фигыле тљрле модаль мђгънђлђр белдерђ торган һәм заман тљсмеренђ ия булган т а с в и р л а м а (перифрастик) фигыль формалары ясый:
а) Сабый баланыћ елавын кояшлы яћгырга охшатырга була (Г.Бђширов) – ягъни: охшатырга мљмкин (модаль мђгънђ). Хљррияткђ тел тидерђсе булма! (Ф.Хљсни) – катгый тыю (модаль мђгънђ);
ә) Бу вакытта инде кояш баеп, књктђ беренче йолдызлар књренђ башлаган була (Ф.Хљсни) – заман тљсмере.
Ярдђмче рольдђ кайбер мљстђкыйль фигыльлђр дђ килђ. Аерым алганда, ал, бир, ят, тор, утыр, йљр, бар, ќит, бет, бетер, кил, кит џ.б. кебек фигыльлђр башка мљстђкыйль фигыльлђр белђн килеп, эш њтђлњ д ђ р ђ ќ ђ с ен белдерђлђр. Тел белемендђ бу књренеш фигыльдђ д ђ р ђ ќ ђ к а т е г о р и я с е дип атала, шул ук вакытта бу фигыльлђр тезмђ фигыль нигезен мђгънђ ягыннан да беркадђр башкача формалаштыралар: сатып алды, ђйтеп бирде, яшђп ята, басып тора, эшлђп утыра, эшлђп йљри, барып ќитте, куркып китте џ.б.
Фигыльнећ грамматик категориялђре.
§ 70. Фигыльнећ барлык-юклык формасы. Фигыльдђ эш-хђлнећ њ т ђ л њ –њ т ђ л м ђ в е татар телендђ, џђм гомумђн тљрки теллђрдђ, махсус -ма/-мђ кушымчасы ярдђмендђ белдерелђ.
Фигыльдђ барлык-юклык – г о м у м и грамматик категория, ул, кайбер искђрмђлђрне исђпкђ алмаганда, барлык фигыль формалары, џђм затланышлы, џђм затланышсыз фигыльлђр љчен хас: бар-барма, барды-бармады, баргач-бармагач,барса-бармаса, бару-бармау џ.б. Бары тик хђл фигыльнећ кайбер формалары џђм эшнећ њтђлњ дђрђќђсен, њтђлњ рђвешен белдергђн кайбер аналитик фигыльлђр генђ бу юклык кушымчасына «каршы торалар», аны кабул итмилђр. Мђсђлђн, -а/-ђ кушымчалы хђл фигыльнећ кабатлаулы џђм гади формаларына (ашый утыр, йљгерђ-йљгерђ килђ), -ганчы/-гђнче кушымчалы хђл фигыльгђ (арыганчы эшлђдек) юклык кушымчасы ялганмый. Шулай ук, сљйли бирђ, кереп бара тибындагы кайбер аналитик нигезле фигыльлђр юклык формасында очрамый диярлек.
Фигыльдђ юклыкны белдерњ – тљрки теллђр љчен њзенчђлекле грамматик категория, чљнки -ма/-мђ кушымчасы юклык аспектында бары тик фигыльлђргђ генђ ялгана. Исемнећ яки башка сњз тљркемнђренећ юклыгы татар телендә башлыча, тњгел кисђкчђсе белђн белдерелђ: китап ~ китап тњгел, яхшы ~ яхшы тњгел, књп ~књп тњгел џ.б. Башка типтагы теллђрдђн рус телендђ, мђсђлђн, юклык аспекты барлык сњз тљркемнђрендђ дђ универсаль чара – не кисђкчђсе белђн белдерелђ: не читал, не книга, немного џ.б. Татар телендђ кайбер затланышсыз фигыльлђрдђ генә фигыльнећ юклыгы исемнђрдђгечђ тњгел кисђкчђсе белђн дђ белдерелергђ мљмкин. Мђсђлђн: књргђн кешем тњгел (књрмђгђн кеше мђгънђсендђ). Без эшлисе эш тњгел (сљйл.т.). Кияњгђ бирђсе кыз тњгел, Ашка саласы тоз тњгел (мђкаль).
Килђчђк заман хикђя фигыльдђ књп иќеклелектђн котылу љчен дђ, мђсђлђн, юклыкта тњгел кисђкчђсе кулланыла: Мин анда бармаячакмын ~ Мин анда барачак тњгел.
Фигыль категориясенећ бу њзенчђлеге конверсия ќирлегендђ барлыкка килгђн охшаш сњз тљркемнђрен бер-берсеннђн аеру љчен ышанычлы чара булып тора. Мђсђлђн, фигыль формаларыннан аерымланып (изоляциялђнеп) исемгђ књчкђн сњзлђр гадђттђ фигыльнећ грамматик билгелђрен югалталар, исемнђр кебек тљрлђнђ башлыйлар. Грамматик яктан бу њзгђреш беренче чиратта барлык-юклык белђн тљрлђнњгђ карый. Мисал љчен:
Фигыль Исем
язу – язмау язу – язу тњгел
буяу – буямау буяу – буяу тњгел
њлчђњ – њлчђмђњ њлчђњ – њлчђњ тњгел
язучы – язмаучы язучы – язучы тњгел
тегњче – текмђњче тегњче – тегњче тњгел
Фигыльнећ кайбер грамматик формаларында -ма/-мђ кушымчасы ђдђби телдђ фонетик яктан њзгђреш кичерђ. Мђсђлђн: бар-а ~ бар-мый (бар-ма-й); кил-ђ ~ кил-ми (кил-мђ-й). Билгеле булганча, хђзерге заман хикђя фигыль ясалганда, сузык авазга тђмамланган нигезгђ -й кушымчасы ялгана џђм аны, кушымча буларак, нигездђге сузык белђн бергђ билгелилђр: укы-й (-ый кушымчасы), шул ук вакытта ђдђби телдђ кић сузыклар тараю кичерђ: аша-й ~ аш-ый; юклык кушымчасы -ма/-мђ сузыкка тђмамланганга књрђ, аћардан соћ килгђн заман кушымчасы барлык фигыльлђрдђ дђ шундый ук њзгђрешлђргђ дучар була: утыр-а ~ утыр-мый, кил-ђ ~ кил-ми (кил-мђй дђн тараеп ясала) џ.б.