Морфологиясе
Вид материала | Документы |
Билгелђњ алмашлыкларыныћ књпчелеге сыйфат сњз тљркеме белђн мљнђсђбђттђш, џђм алар ќљмлђдђ предмет билгесенђ књрсђтђлђр:
Аныћ ана йљрђге улы турындагы џђрбер сњзне, улына булган џђрбер карашны ычкындырмыйча аулап тора иде (Ђ.Еники). Бер минут эчендђ бљтен књл љсте малайлар белђн тулды (И.Гази). Џђр ќир карланган, сулар бозланган (Г.Тукай). Њз илем бар, рђхмђт, ђнкђй! Њз телем бар, Рђхмђт, ђнкђй! (Ф.Сафин).
Контекстта исемлђшкђндђ, билгелђњ алмашлыклары, исемнђр кебек, килеш, тартым, сан белђн тљрлђнђлђр:
Без колхозга кергђч мал-туарлар Џђммђбезнећ књмђк ителде... (Џ.Такташ). Ић яхшысы, беркая да китмђскђ. Барыбыз бергђлђп, ќић сызганып тотынырга да, барлык авылларны, барлык љйлђрне электричестволы итђргђ, яктыртырга (Ф.Хљсни). Агачлар астына сыгна балалар барчасы бергђ, Алай да булмаса, барсы тљшђлђр сикерешеп књлгђ (Г.Тукай).
Китерелгђн ќљмлђлђрдђге џђммђбезнећ, барыбыз, барчасы, барсы – исемлђшеп килгђн билгелђњ алмашлыклары.
Кулланылыш њзенчђлеклђре буенча, бигрђк тђ семантик яктан, билгелђњ алмашлыклары арасында аерымлыклар да бар:
Њз алмашлыгы - борынгыдан килгђн тамыр алмашлык. Ул:
а) предметларныћ билгесен књрсђтеп аергыч ролендђ килђ (њз кеше, њз илем џ.б.). Яуса да карлар, табигать эшли инде њз эшен... (Г.Тукай). Башсыз малай тњгел, њз ќаен белђ булыр (Г.Ибраџимов). Њз тљсен њзгђртми саклаучы арада берсе бар, Кљз кљне џђм кыш буе саргаймый торган чыршы бар (Г.Тукай);
ә) лђкин бу алмашлык телдђ књбрђк тартым белђн тљрлђнгђн хђлдђ затларга књрсђтњ љчен кулланыла: њзем, њзећ, њзе, њзебез, њзегез, њзлђре. Мондый очракта ул зат алмашлыклары белђн янђшђ дђ, шулай ук аерым, ягъни мљстђкыйль рђвештђ дђ килђ ала: мин њзем, син њзећ, ул њзе, без њзебез, сез њзегез, алар њзлђре џ.б. џђм сљйлђмдђ књбрђк сљйлђњче яки эш башкаручы затны а е р ы п к њ р с ђ т њ1, басым ясау мђгънђ тљсмерен белдерђ:
Мин њзем Мостафа атлы булам, авылда «Мостай» дип кенђ йљрилђр ие, хђзер дђ шулай дип кенђ йљрергђ була. (Ф.Хљсни). Сез њзегез дђ рухи Геркулеслар, Сез њзегез дђ рухи титаннар! (Х.Туфан).
Мљстђкыйль рәвештә њзлђре генђ килгђндђ дђ бу алмашлыклар књбрђк затларга књрсђтђлђр, килешлђр белђн тљрлђнђлђр: њзем, њземне, њземђ, њзлђренђ џ.б.
Башка берни дђ кирђкми, Њзем чапкан печђннђрне бер туйганчы иснђсђм (С.Хђким). Ќырга салып ќырдай тормышыћны, Њзећђ бњлђк итђсе иде (Х.Туфан). Кайлардан килсђ дђ инде, Њзлђрен књрђсе юк; Башларын сљеп, кочаклап, књзлђрен њбђсе юк (Х.Туфан).
Барлык, барча, џђммђ, џђрбер, џђркем кебек алмашлыкларны семантик яктан ике тљркемгђ бњлеп карыйлар:
а) барлык, барча, џђммђ, бљтен алмашлыклары предметларныћ ќыелмасына бербљтен итеп књрсђтђлђр: барча кош-корт, барлык кешелђр, бљтен авыллар џ.б.
ә) џђр, џђрбер, џђркем, џђрнђрсђ кебек алмашлыклар предметларга, затларга яки аларныћ тљркемнђренђ аерып, аерым-аерым књрсђтђлђр: џђр кеше, џђрбер авыл, џђркем белђ џ.б.
Авыл халкы барысы да эштђ (Р.Сибат). Олыгайгач ул китапларныћ каталогын тљзедем: барлыгы 258 китап сакланган иде (М.Мђџдиев). Бљтен капкалардан йљгерешеп, хатын-кызлар, бала-чагалар чыкты (Ђ.Еники). Саргаядыр кљз кљнендђ џђр агач яфраклары... (Г.Тукай). Туган якта џђр тал ќырлый... (С.Хђким). Укып барган џђрбер юлым, џђрбер сњзем Була минем юл књрсђткњче йолдызым (Г.Тукай).
Д.Г.Тумашева билгелђњ алмашлыкларыныћ кулланылыш буенча тагын бер њзенчђлеген билгели. Мђсђлђн, ќыйма мђгънђ белдерђ торган барлык, џђммђ кебек кайбер алмашлыклар књплек сандагы исемнђрне ачыклыйлар (барлык кешелђр, џђммђ авыллар), ђ бљтен, бар кебеклђре берлек сандагы исемнђрне ачыклап килђләр: бљтен халык, бар кљчем, бар ќырым џ.б. [Тумашева, 1964: 112–113 ]. Мисаллар:
Сљлђйман карт белђн Гљлчирђ гљллђр яратканга, барлык бњлмђлђр гљллђр белђн тулган иде (Г.Ђпсђлђмов). Очкан кошныћ барысы да шоћкар тњгел... (Дђрдемђнд). Бар ќырымны илгђ багышладым, Гомеремне дђ бирђм халкыма (М.Ќђлил).
Билгелђњ алмашлыгы мђгънђсендђ бар модаль сњзе дђ кулланыла: Бар ќир карланган, Сулар бозланган... (Г.Тукай). Ашарга утырса, ни гаќђп – бар тђмле моныћ алдында иде (М.Мђџдиев).
§ 62. Билгесезлек алмашлыклары. Телебездђге билгесезлек алмашлыклары барысы да тљрле юллар белђн ясалган алмашлыклар, џђм алмашлыкларныћ бу тљре тел њсеше процессында шулай ук соћрак барлыкка килгђн дип уйларга нигез бар. Алар ике тљрле юл белђн ясала:
а) сорау алмашлыкларына билгесезлекне белдерђ торган -дыр/-дер кисђкчђсе ялгана: кемдер, нђрсђдер, нидер, ниндидер, каядыр, кайчандыр џ.б.;
ә) сорау алмашлыклары алдыннан ђллђ кисђкчђсе килђ: ђллђ кем, ђллђ нђрсђ, ђллђ кая, ђллђ ни, ђллђ кайчан џ.б.
Билгесезлек алмашлыкларыныћ бер тљркеме исем белђн мљнђсђбђттђш, ягъни алар затка яки тљрле предметларга књрсђтђлђр џђм исем кебек тљрлђнђлђр: ђллђ кем, ђллђ кемнђр, ђллђ кемгђ, ђллђ кемећ, кемећдер, кемгђдер, нђрсђдер џ.б. -дыр/-дер кисђкчђсе гадђттђ килеш, тартым, сан кушымчаларыннан соћ ялгана:
Хђлим аћлап бетерђ алмады: кемнђрдер туптан атып, ниндидер пароходны батырганнар... (И.Гази). Нђрсђдђндер књз эленгђн, Џђм тђмам баскан йокы... (Г.Тукай). Кемгђдер яшьлеге кайтты, кемнећдер заяга узган гомере књз алдыннан кичте (Ђ.Еники). Федько чыннан да нидер хђтерлђргђ тырышкандай, кашларын ќыерып, уйланып торды (Ђ.Еники). Ђллђ нђрсђ генђ йљрђкне чеметеп алды... (Г.Бђширов).
Ничектер, ђллђ ничек, кайдадыр, ниндидер, кайчандыр џ.б. билгесезлек алмашлыклары с ы й ф а т џђм р ђ в е ш белђн мљнђсђбђттђш. Алар гадђттђ предмет билгесенђ, яисђ эш-хђлнећ урынына, вакытына, сђбђбенђ џ.б. књрсђтђлђр. Мђсђлђн: Ерактан, ђллђ кайдан, ишетелђ књк књкрђгђн аваз (Г.Тукай). Кайчандыр икебез бер ишеккђ сыеп њскђн балалар бит без! (Г.Насрый). Бњген никтер борчылып торам (И.Гази). Бљтен болын љстенђ, књз књреме ќирне чуарлап, ђллђ никадђр печђнче сибелгђн (Г.Бђширов). Табигать њз љстенђ килгђн дђџшђттђн курыккан кебек, сагаеп калды: ... Кошлар ђллђ кая китеп югалды (И.Гази).
Билгесезлек алмашлыгы мђгънђсендђ санныћ тљрле тљркемчђлђре – бер, бер-бер, берђњ сњзлђре кулланыла:
Дљньяны ќимерердђй бер кљч, бер дђџшђт белђн књк књкрђде (Г.Ђпсђлђмов). Югары очтан берђњ килђ, Ићбашында урагы... (ќыр). Тегермђннђр берђр тавыш тыћлаган шикелле туктап калган иделђр (Ш.Камал). Ђгђр басса сине бер-бер заманны Еламый йомшамас хђсрђт вђ кайгы... (Г.Тукай).
§ 63. Юклык алмашлыклары. Юклык алмашлыкларына: џичкем, беркем, џичберкем, џичнђрсђ, бернђрсђ, џичбернђрсђ, берни, џични (исем алмашлыклары), џичнинди, бернинди (сыйфат алмашлыклары), џичничек, берничек, џичкая, беркая, џичкайчан, беркайчан, џичкайда, беркайда (рђвеш алмашлыклары) кебек алмашлыклар керә. Юклык алмашлыкларыныћ нђрсђне белдерњен, семантикасын В.Н.Хангилдин тњбђндђгечђ аћлата: «Предметларныћ яки аларныћ билгелђренећ, яки эш-хђл белђн бђйлђнгђн хђллђрнећ (урын, вакыт, сђбђп џ.б.) бљтенлђй табылмавын, юклыгын аћлата торган алмашлыклар шушы тљркемчђгђ керђлђр» [Хангильдин, 1954: 158 ].
Барлыкка килњ, формалашулары ягыннан юклык алмашлыклары шулай ук тел њсешенећ соћгырак чорына карый. Лексик составы буенча алар барысы да ясалма, сорау алмашлыклары нигезендђ барлыкка килгђннђр. Бу алмашлыкларныћ ике структур тибы бар. Алар сорау алмашлыкларына бер саны яки џич кисђкчђсе ялганып ясалалар:
а) беркем, берни, бернђрсђ, бернинди, беркая џ.б.;
б) џичкем, џичнђрсђ, џичкайчан, џичкая џ.б.
Сљйлђмдђ бер, џич сњзлђре њзлђре генђ дђ юклык алмашлыгы мђгънђсендђ кулланылырга мљмкин. Мђсђлђн:
Бер ќирдђ юк андый ак каеннар,
Бер ќирдђ юк андый урманнар... (Џ.Такташ).
Бер сњз дђ ђйтмђде (сљйл.т.). Барча байлыкны ќыячаклар, имеш, Џич џљнђрсез бай булачаклар, имеш (Г.Тукай). Кычкырасым килђ ќиргђ минем: Џич туймадым синдђ яшђп, дип... (С.Хђким).
Џичкем, берни, бернђрсђ кебек исем белђн мљнђсђбђттђш, џђм џичнинди, бернинди кебек сыйфатны алыштырган алмашлыклар исемлђшњ аша, исемнђр кебек, килеш формаларын алалар, тартым белђн тљрлђнђлђр. Мђсђлђн:
Моћа беркем дђ гаќђплђнми Дошманнан нђрсђ кљтђргђ мљмкин соћ? (Н.Дђњли). Књрдем хђзер: эшкђ џичнђрсђ тић тњгел (И.Гази). Џичнигђ карамый, яћа хуќалар њзлђренчђ ќан-фђрман тырышкан булалар (А.Алиш). Кљннђремнећ џичберен дђ чљнки Ак ди алмадым (Г.Тукай).
Беркайчан, џичкая, џичничек џ.б. кебек рђвеш белђн мљнђсђбђттђш алмашлыклар гадђттђ тљрлђнми, ќљмлђдђ књбрђк фигыльне ачыклап, хђл вазифасын башкаралар. Мђсђлђн:
Ђмма лђкин бер генђ телђген ул џичничек тђ ќићђ алмады... (Ђ.Еники). Џђр солдат белђ: бђлки шушы ќићњ хакына ул кайдадыр ятып калыр, мондый матур таћнарны џичкайчан књрергђ туры килмђс (Ш.Рђкыйпов). Беркайчан ђйтмђ син авыр сњз, Йљрђк бит болай да яралы... (ќыр).
Сљйлђм телендђ џђм сирђгрђк ђдђби телдђ дђ юклык алмашлыгы кем дђ сњзе белђн, ягъни сорау алмашлыгы џђм кљчђйткеч дђ кисђкчђсе белђн белдерелергђ мљмкин:
Мин урынымнан торганда, бакчада кем дђ калмаган иде (Ш.Камал). Кем дђ белми, кем дђ ђйтми: Ућгаракмы, сулгарак? Исђ ќиллђр, кая иссђ, Шунда китђ бу кораб (Р.Рахман). да~дђ кисђкчђсе гомумђн башка юклык алмашлыклары янында да еш кулланылучан џђм ул инкярны кљчђйтђ тљшђ: Анда беркем дђ юк иде (Г.Ђпсђлђмов).
Џич тђ књћелем ачылмаслык эчем пошса,
Њз-њземне књралмыйча рухым тљшсђ,
Ќђфа чиксђм, йљдђп бетсђм бу башымны
Куялмыйча ќанга ќылы џичбер тљшкђ
......................................................................
Шул вакытта мин кулыма китап алам,
Аныћ изге сђхифђлђрен актарам... (Г.Тукай).
§ 64. Тартым (нисбђтлђњ) алмашлыклары. Алмашлыкларныћ бу тљркемчђсе грамматика буенча булган хезмђтлђрдђ соћрак урын ала башлады. Башлап, зат, књрсђтњ, билгелђњ џ.б. алмашлыкларга субстантив формада -ныкы/-неке кушымчасы ялганып ясалган минеке, синеке, безнеке, њзенеке џ.б. кебек сњзлђрне Н.К.Дмитриев њзенећ «Башкорт теле грамматикасы»нда тартым алмашлыклары рђтеннђн санный [Дмитриев, 1948: 109]. Татар телендђ исђ Д.Г.Тумашева шул ук карашны яклап чыга, џђм ул тартым алмашлыкларыныћ тњбђндђге тљрлђрен књрсђтђ [Тумашева,1964: 115 ]:
а) з а т алмашлыкларыннан ясалган алмашлыклар: минеке, синеке, аныкы, безнеке, сезнеке, аларныкы;
ә) исемлђшкђн к њ р с ђ т њ алмашлыкларыннан ясалганнары: моныкы, шуныкы, тегенеке џ.б;
б) б и л г е л ђ њ алмашлыкларыныћ субстантив формасыннан ясалган алмашлыклар: њземнеке, њзенеке, барысыныкы, џђммђбезнеке џ.б.;
в) б и л г е с е з л е к алмашлыкларыннан ясалган алмашлыклар: кемнекедер, ђллђ кемнеке, нђрсђнекедер џ.б.
г) юклык алмашлыкларыннан ясалганнары: џичкемнеке, беркемнеке џ.б.
Башкорт теленећ академик грамматикасында мондый сњзлђр шулай ук тартым алмашлыкларына кертеп карала1. Ђмма алмашлыкларныћ бу тљркемчђсе «Татар грамматикасы»ныћ II томына кертелмђгђн, џђм бу татар тел белемендђ исемнђргђ џђм алмашлыкларга ялганып килђ торган -ныкы/-неке кушымчаларыныћ статусы турында фђндђ тљрле карашлар булуга бђйле, булса кирђк.
Без алдагы бњлеклђрдђ билгелђп њткђнчђ, бу кушымча турында галимнђрнећ фикере тљрле. Гамђлдђге грамматик хезмђтлђрдђ, шулай ук мђктђп грамматикаларында да -ныкы/-неке кушымчасы с њ з я с а г ы ч дип бирелђ, ягъни ул тартым сыйфатлары (ђнинеке, апаныкы џ.б.) џђм тартым алмашлыклары ясый (минеке, синеке џ.б.). В.Н.Хангилдин бу кушымчаныћ тартымга якын булуын билгели џђм аларны «алмашлыкныћ тартым белђн тљрлђнешенећ икенче варианты» дип саный [Хангильдин, 1959: 140 ]. Ђ соћгы вакыттагы фђнни тикшеренњлђрдђ исђ, аны килеш кушымчасы, иялек килешенећ икенче формасы дип аћлату бар2.
Традицион грамматика књзлегеннђн бу мђсьђлђ, чыннан да, шактый катлаулы. Мђгънђсе џђм структур њзенчђлеге ягыннан, мђсђлђн, исемгђ џђм алмашлыкка ялганып килгђн -ныкы/-неке кушымчасы тартым кушымчасы булудан бигрђк, килешкђ якынрак тора. Чљнки тартым кушымчасы гадђттђ предметныћ њзенђ ялгана, ягъни бер сњз эчендђ предмет њзе дђ, аныћ кайсы затныкы булуы да белдерелђ: китабым, китабыћ џ.б. -ныкы/-неке кушымчасы исђ предметка тњгел, аныћ х у ќ а с ы н, и я с е н белдергђн сњзгђ ялгана: китап минеке, китап аныкы џ.б. Чагыштырыгыз: аныћ китабы, минем китабым.
Ђмма аныћ килештђн аермасы шунда, бу кушымчаны алган сњзлђр алга таба да килеш, тартым, сан белђн тљрлђнђ алалар: минеке, минекенећ, минекелђрне џ.б. Ђ килеш кушымчалары, ялгану тђртибе буенча, сњзгђ ић соћыннан ялгана, чљнки аларныћ ќљмлђдђ тљп вазифасы – сњзлђрне бђйлђњ. Шул рђвешле бу яклап та, ягъни ялгану тђртибе буенча да ђлеге кушымчалар сњз ясагычларга якын торалар.
Безнећ фикеребезчђ, алда китерелгђн, џђм алмашлыкларныћ тљрле тљркемчђлђренђ -ныкы/-неке кушымчасы ялганып ясалган алмашлыкларны (минеке, безнеке, шуныкы, џђммђсенеке џ.б.) алмашлыкларныћ аерым тљркемчђсе дип санарга мљмкин. Ђмма шуны да исђпкђ алырга кирђк, аларны ничек атау мђсьђлђсе беркадђр уйлануны сорый. «Тартым алмашлыклары» атамасындагы тартым сњзе белђн тартым категориясендђге шул ук сњз арасында, югарыда ђйтелгђн сђбђплђр аркасында, тулы аналогия њткђреп булмый. Тартым алмашлыклары, чыннан да, предметны аныћ хуќасы булган затларга нисбђтлилђр: китап минеке, дђфтђр аныкы, болар џђммђбезнеке џ.б., лђкин бу исемнђрдђгечђ тартым тњгел. Шуны исђпкђ алып, безнећчђ, алмашлыкларныћ бу тљркемчђсен н и с б ђ т л ђ њ а л м а ш л ы к л а р ы дип атау дљресрђк булыр иде.
Нисбђтлђњ (тартым) алмашлыкларыныћ телдђ кулланылышына игътибар итик. Ђдђби ђсђрлђрдђ, шулай ук фольклор телендђ дђ мондый формалар ќитђрлек мљстђкыйль, аерым лексемаларга охшаш халђттђ кулланылалар:
Мићнулла абзый, синећ фикер? – дип сорады Якуп. – Минем фикерме? Синеке ничек, минеке шулай (И.Гази). – Беркая да китмисез!... Квартир сезнеке! Без китђбез (М.Хђсђнов). Аныкы булып калсам, биш ел кљтђргђ дђ риза (М.Фђйзи). Њзећнеке њзђктђ, кешенеке кештђктђ (мђкаль). Љйдђге мђшђкатьлђр џђммђбезнеке дђ уртак! (Н.Гыйматдинова). Аныкын кем белсен инде. Барысын да њзе хђл итсен (И.Гази).
§ 61. Ясалышы буенча алмашлыкларныћ тљрлђре. Алмашлыклар – њзенчђлекле сњз тљркеме. Ясалышы буенча да алмашлыкларныћ тљрле тљркемчђлђре тел њсеше процессында ђкренлђп барлыкка килгђннђр, аларныћ ясалышы да нигездђ алмашлык лексикасының њз эчендђ бара.
Ясалышына карап, алмашлыклар т а м ы р, я с а л м а, к у ш м а, п а р л ы џђм т е з м ђ алмашлыкларга бњленђлђр.
Т а м ы р а л м а ш л ы к л а р: мин, син, ул, шул, кем, ни, ник, кай, њз – бер иќекле; тамырлашкан алмашлыклар: нђрсђ, шушы, теге ике иќекле була. Мђсђлђн:
Тукта, кая барасыћ? Ник кузгалдыћ? – дип паровозга таба станция начальнигы йљгереп килђ иде инде (Г.Кутуй).
Я с а л м а а л м а ш л ы к л а р н ы ћ књпчелеге књрсђтњ алмашлыклары нигезендђ -дый/-ди, -дыр/-дер, -лай/-лђй кушымчалары белђн ясала: андый, мондый, тегенди, нинди, ниндидер, болай, тегелђй, алай џ.б.
Андый авылларда кызлар чая була торганнар иде (М.Мђџдиев). Болай булгач, без Босфорга кадђр дђ барып ќитђ алмаячакбыз (Г.Бђширов). – Юк, алай тњгел, анасы... Бу «Кђрван» чђе торып торсын ђле... (Ф.Ђмирхан).
К у ш м а а л м а ш л ы к л а р ясалышында сорау алмашлыклары џђм бер, џђр, џич сњзлђре катнаша. Бу алмашлыкларныћ књпчелеге кушылып языла: беркем, беркайда, кайбер, џђркем, џђртљрле, џичкайчан, џђркайсы џ.б.
Књрдем хђзер: эшкђ џичнђрсђ тић тњгел,
Эштђн кљчле нђрсђ табу мљмкин тњгел (Г.Тукай).
Џичнигђ бирешмичђ, сыгылмыйча яшђњче, бернинди кыенлыклар алдында да каушап-каушап калмый торган хатын икђн Хђят (М.Хђсђнов). Килњчелђрнећ џђркайсы, Сафа белђн књрешеп, мич буена чњгђли, дога кылып битен сыпыра да тегене-моны сорашырга керешђ иде (М.Галђњ).
Т е з м ђ а л м а ш л ы к л а р н ы ћ књпчелеге шулай ук сорау алмашлыклары катнашында ясала: ђллђ кем, ђллђ нђрсђ, ђллђ кайчан, ђллђ кайда, телђсђ кайсы, телђсђ нинди, кем дђ булса џ.б.
Ђллђ каян, даладан яз ќиле исеп китте џђм Габдулла књзлђрен чет-чет йомгалап, књккђ карады (Ђ.Фђйзи) . Кайдадыр ђллђ нинди шомлы тавыш белђн ябалак кычкыра башлады (Г.Ђпсђлђмов).
П а р л ы а л м а ш л ы к л а р. Аерым очракларда алмашлыклар кабатланып, парлы алмашлыклар буларак та кулланылырга мљмкин. Мђсђлђн, билгесезлек яки юклык алмашлыгы мђгънђсендђ ул-бу, аны-моны, алай-болай, анда-монда кебек парлы алмашлыклар килђ:
Без хђзер аћа эшлђгђн ќирендђ ул-бу булмагае дип, тагын куркуда яшибез (А.Расих). Долгоруков Илсљяргђ, аны-моны белмђгђн кебек, чирђмдђ утырып торырга кушты (Г.Гобђй). Алай-болай булса дип, кесђмђ биш кадаклы гер тыккан идем, кирђкмђс йљк кенђ булды (Ф.Хљсни).
Бу очракта ул-бу, аны-моны, алай-болай сњзлђре билгесезлек алмашлыгы мђгънђлђрен белдерђлђр. Кайбер парлы алмашлыклар мђгънђ ягыннан аерымланып рђвешкђ књчђргђ мљмкин: аннан-моннан (эшлђњ), њзеннђн-њзе (аћлашылу), анда-санда (искђ алу) џ.б.
Вафин аннан-моннан гына капкалады да, бармаячагын белсђ дђ, књћел љчен, фатир хуќасы Шђмсия карчыкны да «тиатр» карарга чакырып, тизрђк чыгып чапты (Ф.Хљсни).
Алда без морфологик аерымлану юлы белђн (конверсия) алмашлыкларга књчкђн бер, берђњ, бер-бер, берђр (билгесезлек алмашлыклары), бар модаль сњзеннђн књчкђн бары, барысы, барча, барчасы сњзлђрен (билгелђњ алмашлыклары), џђм шул ук мђгънђдђге бљтен сњзен билгелђгђн идек.
Алмашлыклар исђ њз чиратында шулай ук башка сњз тљркемнђре ролендђ, гадђти булмаган позициядђ кулланылырга мљмкин. Мђсђлђн, ул шул, шуныћ, шундый, шулай, андый џ.б. књрсђтњ алмашлыклары њзлђре генђ яки сорау алмашлыклары яки бђйлеклђр белђн берлектђ иярченле кушма ќљмлђлђрдђ бђйлђњче чара вазифасында еш кулланылалар.
Ни чђчсђћ, шуны урырсыћ (мђкаль). Кем иген игђ – шул ќырлап яши, кем сату итђ – ул чирлђп яши (мђкаль). Бђхетле шул баладыр, кайсы дђресенђ књћел бирсђ... (Г.Тукай). Ул бик карт иде. Бљтенлђй ялгыз иде, шуныћ љчен кызганып яшь тњгњчесе дђ булмады (Г.Ибраџимов).
«Татар грамматикасы»ныћ II томында мондый алмашлыклар «теркђгеч алмашлыклары», ђнђ, менђ кебек алмашлыклар «кисђкчђ алмашлыклары» дип бирелђ (310 б.). Ђмма бу, безнећ карашка, фђнни яктан бик њк отышлы тњгел, без мондый очракларны, ягъни алмашлыкларныћ теркђгеч ролендђ килњен, аларныћ контекстта функциональ кулланылышы дип билгелђњ ягында. Ђ ђнђ, менђ кебек сњзлђр чынында књрсђтњ алмашлыклары, џђм књбрђк рђвеш белђн мљнђсђбђттђш.
БЕЛЕМЕГЕЗНЕ ТИКШЕРЕГЕЗ:
1. Алмашлык сњз тљркеменђ билгелђмђ бирегез. Лексик-семантик мђгънђлђре буенча алмашлыклар башка мљстђкыйль сњз тљркемнђреннђн кайсы яклары белән аерыла?
2. Алмашлыкларныћ тљрлђнњ-тљрлђнмђњлђре нђрсђгђ бђйле?
3. Сњз тљркемнђрен алыштыру буенча алмашлыклар нинди тљркемчђлђргђ бњленђлђр?
4. Исем, сыйфат, сан, рђвеш алмашлыкларыныћ џђркайсын аерым-аерым характерлагыз. Аларга нинди алмашлыклар керђ? Тљрлђнњ-тљрлђнмђњлђрен књрсђтегез.
5. Алмашлыклар мђгънђ буенча нинди тљркемчђлђргђ бњленђлђр?
6. Зат алмашлыкларына тулы характеристика бирегез (лексик составы, тљрлђнеш њзенчђлеклђре џ.б.)
7. Књрсђтњ алмашлыкларын, аларныћ лексик составын билгелђгез. Књрсђтњ алмашлыклары нинди очракта исемнђр кебек тљрлђнђлђр? Тљрлђнеш њзенчђлеклђрен књрсђтегез.
8. Билгелђњ алмашлыкларына нинди алмашлыклар керђ? Њз алмашлыгыныћ кулланылыш њзенчђлеклђре нинди? Билгелђњ алмашлыклары нинди юллар белђн ясала?
9. Билгесезлек џђм юклык алмашлыкларыныћ ясалыш џђм кулланылыш њзенчђлеклђрен аћлатыгыз.
10. Тартым алмашлыклары турында нинди фикерлђр бар? Аларныћ ясалышы џђм кулланылыш њзенчђлеклђре нинди?
11. Ясалышы џђм тљзелеше буенча алмашлыкларныћ нинди тљрлђре бар? Тамыр, ясалма, кушма, тезмђ, парлы алмашлыкларга мисаллар китерегез.
АЛМАШЛЫКЛАРНЫ АНАЛИЗЛАУ ҮРНӘГЕ.
Алмашлыклар тикшергәндә аларның нинди сүз төркемен алыштырулары (исем, сыйфат алмашлыклары һ.б.), мәгънә буенча төркемчәләре, төрләнү-төрләнмәүләре, җөмләдә кулланылыш үзенчәлекләре күрсәтелә.
Мин кечкенә чагымнан бирле күгәрченнәр белән кызыксынам. Бу юаш кошчыкларга булган көчле мәхәббәт миндә ничек башлангандыр – ул турыда әйтә алмыйм... Минем барлыгы биш пар күгәрченем бар иде, әниемнең агасы Госман абый тагын бер пар күгәрчен бүләк итте (Ф. Хөсни).
мин – зат алмашлыгы, сыйфат алмашлыгы, төрләнми, җөмләдә аергыч;
бу – күрсәтү алмашлыгы, сыйфат алмашлыгы, төрләнми, җөмләдә - аергыч;
миндә - зат алмашлыгы, исем алмашлыгы, урын-вакыт килешендә, җөмләдә - кыек тәмамлык;
ул – күрсәтү алмашлыгы, сыйфат алыштыра, төрләнмәгән, җөмләдә - аергыч;
минем – зат алмашлыгы, исемне алыштыра, иялек килешендә, җөмләдә - аергыч.
Ул йөрәктән чыккан көчле тавыш белән әнә шулай сорап куйды...: - Юк инде, безнең заманда кыз урлап китеп, әллә кая бара алмассың, адәм көлкесенә генә калырсың. Аннары бит аның кызлары да андый төшеп калганнардан түгел, кем урлап китсә, шуңа риза булып тормасалар (Ф. Хөсни).
ул – зат алмашлыгы, исемне алыштыра, баш килештә, җөмләдә - ия;
әнә - күрсәтү алмашлыгы, рәвеш алмашлыгы, ерак арага күрсәтә, биредә шулай алмашлыгы белән бергә килгән;
шулай – күрсәтү алмашлыгы (ясалма), рәвеш алмашлыгы, төрләнми, җөмләдә - рәвеш хәле;
әллә кая – билгесезлек алмашлыгы, рәвеш алмашлыгы, төрләнми, җөмләдә - урын хәле;
андый – күрсәтү алмашлыгы (ясалма), сыйфат алмашлыгы, төрләнми, аергыч функциясе;
кем – сорау алмашлыгы, исем алмашлыгы, баш килештә, ия булып килгән;
шуңа – күрсәтү алмашлыгы, исемләшкән, юнәлеш килешендә, кем – шуңа – парлы мөнәсәбәтле сүзләр.
ФИГЫЛЬ