Рабочая программа по литературному чтению Пояснительная записка

Вид материалаРабочая программа

Содержание


3 нче сыйныфны тәмамлаганда укучылар белергә тиеш булган таләпләр
Белемнәрне билгеләр белән бәяләү
Ә.Гадел “Туган ягым”, Ф.Яруллин “Туймыйм сокланып яшәүдән”
Кешегә кадерле буласың килсә, үзең кадер күрсәт.
Подобный материал:
1   ...   12   13   14   15   16   17   18   19   ...   24



Әдәби укудан

эш программасы


3 нче сыйныфта әдәби уку фәне буенча төзелгән эш программасына аңлатма язуы

3 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы Татарстан Республикасы Мәгариф Министрлыгы тарафыннан расланган «Татар урта гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укыту программасы» нигезендә төзелде. (К. Мәгариф, 2001). Әлеге программа Казандагы “Мәгариф” нәшриятенең 2009 елда М. Х. Хәсәнова, Р. М. Миңнуллин, И. Х. Мияссарова авторлыгында чыккан “Уку китабы” дәреслегенә нигезләнеп эшләнде. Укыту планында бирелгәнчә, 3 сыйныфта уку дәресе өчен атнага 2 сәгать вакыт каралган. Барлыгы 68 сәгать.

Эш программасында сәгатьләр саны түбәндәгечә бүленде:

1. “ Туган җирем! Җәең үтсә, сокланырлык көзең бар...”

2. Туган ягым - алтын бишек

3. Кешегә кадерле буласың килсә, үзең кадер күрсәт

4. Ап-ак карлар яуганда

5. Агачны – яфрак, кешене хезмәт бизи

6. Ил язмышы – ир кулында, ир язмышы – ил кулында

7. Яктылык – кояш янында, яхшылык – ана янында

8. Ах,бу язлар, назлы язлар

9. Батыр үзе үлсә дә, исеме үлмәс

10. Дөнья халыклары әдәбияты

11. Класстан тыш уку


Уку – сөйләм эшчәнлегенең бер төре. Процесс буларак ул барлык телләрдә дә бертөрле: сүзнең график формасын аваз формасына күчерү. Уку – шул ук вакытта танып белү эшчәнлегенең нигезе, аның төп ысулы. Шуңа күрә уку дәресләренең төп бурычы – укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, текст һәм китап белән эшләү осталыгы тәрбияләү. Уку тизлеге – укучыларның яхшы укуына шарт булып торган иң мөһим фактор.


3 нче сыйныфны тәмамлаганда укучылар белергә тиеш булган таләпләр:
  • Шигырь һәм хикәяләрне анализлый белү.
  • Даими рәвештә китапка мөрәҗәгать итү, әдәби әсәрләрне укып бару ихтыяҗы тәрбияләү, укыган һәм ишеткән турында фикер алышуга теләк уяту, китапны кабат укудан шатлык, канәгатьлек хисе кичерү өчен шартлар тудыру.
  • Эпитет, чагыштыру, метафораларны табу.
  • Сәнгатьле уку осталыгын камилләштерү. Әсәрне тыңлаганда һәм укыганда төп фикерне тотып ала белү, хикәяләүнең логикасын, текстагы мәгънәви һәм интонацион бәйләнешләрне аңлау.
  • Уку тизлеген сүзне тулы һәм төгәл күрергә, тиз аңларга өйрәтү исәбенә үстерү.
  • Дөрес, аңлап, тиешле дәрәҗәдә йөгерек һәм сәнгатьле уку.
  • Вакыйгаларның эзлеклелеген, үзара бәйләнешен билгеләү
  • Уку күнекмәләренең ике төрен дә (эчтән һәм кычкырып уку) интенсив үстерү.
  • Төрле күләмдәге һәм төрле жанрдагы әсәрләрне йөгерек һәм аңлап уку.
  • Сөйләм техникасына, дөрес сулыш алуга, тавыш көчен үстерүгә, иҗекләрнең һәм авазларның әйтелеш төгәллегенә ирешү
  • Үз сөйләмеңне планлаштыра белү, соңынан тикшерү һәм сөйләм максатын исәпкә алып, төзәтмәләр кертү.
  • Текстның эчтәлеген тулысынча яки өлешчә сөйләү
  • Тәгъдим ителгән китаплар исемлеге белән эшләү.



3 нче сыйныфны тәмамлаганда укучылар белергә тиеш:
  • яттан 10 – 12 шигырь;
  • сүзлек өстендә төгәл эшләү, текстка куелган сорау һәм биремнәрне мөстәкыйль үтәү;
  • дөрес һәм аңлап, сәнгатьле уку, 1 яртыееллыкта 1минутка 60 сүз, уку елы ахырында – 75 сүз;
  • эчтәлекне бәйләнешле итеп сөйләү;
  • әсәрдәге геройларның кичерешләрен аңлау, үз фикерләрен белдерү;
  • укылган китап турында, темасын, геройларын, вакыйгаларын чагылдырып һәм үз мөнәсәбәтеңне белдереп, 4-5 җөмләдән торган хикәя язу;
  • әдәби жанрларның төрен билгеләү (әкият, хикәя, шигырь, мәсәл, табышмак, мәкаль, җыр, әйтем, бәет), үзенчәлекләрен белү;
  • үз фикереңне дәлилләү өчен әсәрдән өзекләр куллана белү;
  • бирелгән әсәргә план төзү, план буенча эчтәлеген сөйләү;
  • предметларга, табигать күренешләренә сүзле картина ясау;
  • тексттагы сүзләрнең мәгънә төсмерләрен аера белү һәм аларны сөйләмдә куллану;
  • сурәтләү чараларын тану һәм аңлау (чагыштыру, эпитет, метафора, фразеологик берәмлекләр);
  • әсәрнең эчтәлеген иҗади сөйләү;



Әдәбияттан гомуми башлангыч белем бирү (1 – 4 сыйныфлар) баскычының максатлары:
  • Татар әдәбияты хакында беренчел кузаллау булдыру;
  • Әдәби әсәрләрне сәнгатьле, тиз укырга һәм аңларга өйрәтү;
  • Әдәби текст белән эшләү, текст эчтәлеген үз сүзләре белән сөйләү күнекмәсен камилләштерү;
  • Мөстәкыйль рәвештә әсәоләрне укырга һәм үзләштерергә күнектерү, татар әдәбиятына һәм башка халык әдәбиятына хөрмәт , китапка кызыксыну булдыру;
  • Белемгә омтылыш тәрбияләү, укучының иҗади логик фикерләвен, хәтерен, эстетик зәвыгын үстерү, үз-үзен тәрбияләвенә ирешү.

Әдәбияттан гомуми башлангыч белем бирү (1 – 4 сыйныфлар) баскычында белем эчтәлегеннән мәҗбүри минимумы

Уку эшчәнлеге. Әдәби текстны аңлап, дөрес, йөгерек һәм сәнгатьле уку. Уку төрләре (йөгерек, аңлатмалы, эчтән, сайлап, бергәләп) белән танышу. Уку максатларына төшенү. Әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес интонаөия һәм басым белән кычкырып уку.

Сәнгатьчә эшләнеше камил, аңлау-төшенү өчен авыр булмаган, мавыктыргыч һәм гомумкешелек кыйммәтләренә уңай мөнәсәбәт булдырырлык әсәрләр сайлана. Алар арасында әдәби һәм фәнни-популяр әсәрләр, татар халык авыз иҗаты әсәрләре, дөнья балалар әдәбияты классиклары әсәрләре, төрле энциклопедияләрдә, белешмә-сүзлекләрдә һәм балалр-вакытлы матбугатында басылган материаллар булырга мөмкин. Балаларга уку өчен тәкүдим ителгән әсәрләрнең төп темалары: туган тел, табигать, хезмәт, балалар тормышы, кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләре, гаилә, сәламәтлек саклау, яхшылык һәм яманлык.

Тыңлау. Төрле җанрдагы әдәби әсәрләрне тыңлап, аңлы кабул итү. Тыңлаган әсәрнең төп эчтәлеген аңлау һәм ул ясаган эмоциональ тәэсирне аңлатып бирә алу.

Сөйләм. Текст эчтәлегенә бәйле сораулар һәм җаваплар бирә белү. Укыганны яки ишеткәнне (укытучы укыганны тыңлап) кабатлап сөйләү. Әсәр турында фикер алышуда катнашу, әңгәмә кора белү. Әсәрнең геройлары, вакыйгалары турында монологик сөйләм төзү; текстны план буенча сөйләү. Уз фикерен дәлилли, моның өчен башка чыганаклардан мисаллар китерә белү. Аралашу (коммуникатив) культурасын үзләштерү. Бирелгән темага (үзе, әти-әнисе, гаиләсе, иптәшләре, табигать һәм тереклек) яки рәсем-картина буенча хикәяләп, тасвирлап сөйләргә өйрәнү. Әсәрләрне яки өзекләрне яттан уку.

Язу. Матур язу күнекмәләре булдыру. Әдәби әсәр буенча куелген сорауларга кечкенә күләмле язмача җавап әзерләү (шул исәптән компьютер кулланып). Диктант, изложение язарга өйрәтү.

Әдәби әсәр эчтәлеген аңлауга мөнәсәбәтле теоретик төшенчәләр: әсәр темасы, төп фикере, вакыйгалары, аларның эзлеклелеге. Әсәр герое: герой характеры, аның эш-гамәлләре, холкы, эмоциональ һәм әхлакый кишерешләре. Табигать образы, кеше образы, хайван, кош-корт образы, сүз-сурәт. Әсәрдә сурәтләнгән дөнья: пейзаң, портрет. Автор, хикәяләүче, лирик герой. Вакыйга, күренеш, конфликт. Әдәби әсәр һәм публицистик язма, мәкалә. Фольклор жанрларын аеру: әкият, табышмак, мәкаль һәм әйтем, мәзәк, җыр. Әдәби жанрларны аеру: хикәя, шигырь, пьеса.


Әдәбияттан гомуми башлангыч белем бирү (1 – 4 сыйныфлар) баскычында укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр:
  • Татар әдәбияты хакында гомуми мәгълүматый кузаллау булырга;
  • Өйрәнелгән әсәрнең исемен, төп эчтәлеген һәм авторын белергә, аңа карата уз мөнәсәбәте формалашырга;
  • Әсәрнең геройларын, аларның эш гамәлләрен, холык-фигылен, хис-кишерешләрен дөньясын бәяли;
  • Текстның сюжетын ачыклый, темасын, идеясен, авторын фикерен билгели алырга;
  • Автор һәм хикәяләхче, шагыйрь һәм лирик герой, тезмә һәм чәчмә сөйләм, фольклор һәм әдәби жанрлар хакында кузаллый белергә;
  • Әдәби әсәргә һәм иҗат эшенә хас сыйфатларны һәм үзенчәлекләрне аңларга;
  • Әдәби тел һәм сурәтлелек тудыру чаралары башлангыч кузаллау бирелергә тиеш.

Әдәбияттан гомуми башлангыч белем бирү (1 – 4 сыйныфлар) баскычында формалаштырылырга тиешле күнекмәләр:
  • Аңлы, дөрес һәм сәнгатьле уку күнекмәсе булдырып, бер минут эчендә кычкырып 75 – 80 сүзле, күңелдән – 95 сүзле текстны йөгерек укый белергә;
  • Тәгъдим ителгән текстка сораулар куярга;
  • 1,5 биттән артык булмаган текстны эчтәлеген сөйләргә һәм кабатлап язарга;
  • Текстны мәгънәви бүлекләргә бүлә һәм гади план, аннотация төзи алырга;
  • Изложение, диктант яза алырга;
  • Автор текстына нигезләнгән уртача монологик сөйләм әзерли һәм әсәр геройларын, вакыйгаларын бәяли белергә;
  • Программада ятлау өчен тәгъдим ителгән әсәрләрнең кимендә сигезен хәтердә калдырырга;
  • Бирелгән темага телдән яки язмача текст әзерли алырга;
  • Халык аваз иҗаты әсәрләреннән мәкаль, әйтем, табышмак, әкиятләрдән мисаллар китерә белергә;
  • Әдәби жанрларны һәм халык авыз иҗаты жанрларын аера алырга;
  • Текстта махсус тел-сүрәтләү чараларын: эпитет, чагыштыру, сынландыру, шигырьдә рифманы табарга, аңлатырга.

Әдәбияттан гомуми башлангыч белем бирү (1 – 4 сыйныфлар) баскычында укучыларга җиткерелә торган мәгълүматлар.
  • Өйрәнелгән әдәр авторының башка әсәрләре, аның тормышы, иҗаты хакында.
  • Китап сайлау нечкәлекләре турында;
  • Төрле мәгълүмат чыганаклары (сүзлекләр, белешмәләр, электрон чаралар) белән эшләү хакында;
  • Балалар өчен чыга торган газета-журналлар турында.


Әдәбияттан гомуми башлангыч белем бирү (1 – 4 сыйныфлар) баскычында предметара эшчәнлек
  • Әдәбиятны сәнгатьнең башка төрләре (музыка, рәсем сәнгате) белән бәйләп, аларның хыял һәм иҗат (уйлап табу) дөньясы буларак уртак якларын һәм үзенчәлекле сыйфатларын (төзү материалы, сурәтләү киңлеге) күрергә өйрәтү;
  • Әдәбиятны татар теле белән бәйләп, туган телнең матурлыгына һәм байлыгына хөрмәт тәрбияләү;
  • Татар әдәбиятын рус әдәбияты белән бәйләп, тема һәм проблематика, геройлар бирелешендә уртаклыкларга игътибар юнәлтү.



Әдәбияттан гомуми башлангыч белем бирү (1 – 4 сыйныфлар) баскычында укучыларның шәхси үсеш-үзгәреше:
  • Баланың физик һәм психик сәламәтлеген саклау;
  • Яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, укучыларның уку, хезмәт, аралашу, сәнгать-матурлыкны тану күнекмәләрен үзләштерүләренә ирешү;
  • Укучыларда әйләнә-тирәдәге тормышка игътибар, дөрес мөнәсәбәт булдыру.
  • Иҗади хезмәткә теләк, кызыксыну уяту;
  • Укучының үзенә бәя бирә белүенә, үз-үзен тәрбияләвенә ирешү;
  • Яңалыкка, белемгә омтылыш формалаштыру, үстерү.

Гомуми белем бирүнең эчтәлеге (1 – 4 нче сыйныфлар)

Халык иҗат иткән әкиятләр: “Өч кыз”, “Зөһрә кыз”, “Наян төлке”, “Камыр баты”, “Сак-Сок” бәете.

Җ.Тәрҗеманов. “Тукран малай Шуктуган” әкияте.

Дәрдемәнд хикәяләре. “Кояш нурлары”, “Богдай”, “Гали”.

А.Алиш әкиятләре: “Сертотмас үрдәк”, “Нечкәбил”, “Чукмар белән Тукмар”.

Г.Сабитов хикәяләре: “Чүкеч”, “Тәүге соклану”, “Тәүге шатлык”, “Тәүге батырлык”.

Ф.Яруллин шигырьләре: “Гайни”, “Туган ягы кирәк кешегә”.

Н.Әхмәдиев. “Ана”, “Тәрбияле малай” хикәяләре.

Г.Тукай шигырьләре: “Туган тел”, “Сабыйга”, “Җир йокысы”, “Бәхетле бала”, “Эш”, “Су анасы”, “Шүрәле” поэмалары. “Исемдә калганнар” автобиографик хикәясе.

М.Гафури. “Тавык белән үрләк” мәсәле.

Һ.Такташ шигырьләре: “Тәүфыйклы песи”, “Пи-би-бип”, “Урман”.

Б.Рәхмәт шигырьләре: “Чүлмәк башлы кәҗә”, “Кыш һәм кеше”, “Кошлар киткәндә”.

М.Җәлил шигырьләре: “Карак песи”, “Яз”.

Н.Исәнбәт. “Мырау батыр” әкиятләреннән өзекләр.

Х.Туфан. “Туган тел” шигыре.

З.Туфайлова. “Әни сүзе” шигыре.

Ә.Бикчәнтәева шигырьләре: “Каз бәбкәләре”, “Дәү әнием”, “ Җил сөйләшә беләме?”

Зыя Мансур шигырьләре: “Кырмыска”, “Озын колак баласы елак-мылак”.

Хәй Вахит. “Наратлыдан Каенсарга...” шигыре.

С.Сөләйманова. “Кем уяткан Ләйләне” шигыре.

Ш.Галиев шигырьләре: “Витаминлы хәрефләр”, “Мактаныша малайлар”, “Онытылган”, “Борау”, “Пәрәмәч”, “Рәхмәтләр хакында”.

Р.Миңнуллин шигырьләре: “Югалган көн”, “Саный беләм”, “Дөньядагы иң зур алма”.

Н.Фәттах. “Энҗеле үрдәк” драмасы.

Т.Миңнуллин “Кәрлә – мәктәп баласы” комедиясе.


Белемнәрне билгеләр белән бәяләү

Эшнең һәрвакытта сан ягы да, сыйфат ягы да исәпкә алынырга тиеш. Безгә укучының теге яки бу материал өстендә эш алып баруы турында фактны билгеләү генә җитми. Шуның белән бергә, укучының өйрәнелгәнне ни дәрәҗәдә тулы, төгәл, ачык, нык – яхшымы яки начармы аңлаганын һәм үзләштергәнен дә билгеләргә кирәк.

Укучыларның өлгерешен сыйфат ягыннан бәяләү өчен һәм шуның белән бергә, һәрбер укучының эшен шәхси рәвештә бәяләү өчен, билгеләрдән файдаланалар.

Безнең мәктәпләрдә өлгерешне бәяләүнең санлы биш баллы системасы, ягъни 5, 4, 3, 2, 1 билгеләре белән күрсәтелә торган бәяләр кабул ителгән.

Билге, белемнәрне бәяләү – ул тәрбияләү чарасы.

Билгенең һәркайсы, начары да, яхшысы да, укучыны яхшы эшләргә кузгатучы стимул булган таләпләрне яхшы итеп күз алдына китерергә кирәк.

Программа укучының нәрсә белергә тиешлеген ачыклый һәм шуның белән белемнәрнең күләменә булган таләпләрне билгели. Дәреслек һәм фәннең укытучы ярдәме белән аңлатуы, шул фән буенча алардан нәрсә таләп ителүен тагын да ачыклый төшә. Укучыларның өлгерешен бәяләгәндә һәрбер аерым фән буенча түбәндәгеләр исәпкә алына: белемнәрнең күләме (билгеләнгән укыту программасы чикләрендә), уку материалының үзләштерелү дәрәҗәсе һәм алынган белемнәрнең ныклыгы, алынган белемнәрне уку эшендә эшендә һәм төрле практик биремнәрдә куллана белү, белемнәрне язма һәм тулдән сөйәп бирә белү, укучы тарафыннан ясалган ялгышларның саны һәм характеры. Эшнең үз вакытында үтәлүен исәпкә алу да әһәмиятле. Язма һәм график эшләрне бәяләгәндә, аларның тышкы сыйфатына да (форманың дөреслеге, чисталык, пөхтәлек, матур итеп эшләргә тырышу һ.б.) игътибар итәргә кирәк.

Моннан башка, һәрбер укытыла торган фәндә шул фән өчен хас булган үзлекләргә әһәмият итәргә кирәк.


  • “5” ле шул вакытта куела:әгәр укучы программадагы барлык уку материалын тулы белсә, аны бик яхшы аңлаган һәм нык үзләштергән булса. Сорауларга дөрес, аңлы һәм ышанычлы җаваплар бирсә, алынган белемнәр белән һәртөрле практик биремнәрдә үзлегеннән файдалана белсә, телдән биргән җавапларында һәм язма эшләрдә дөрес әдәби тел белән файдаланса һәм ялгышлар ясамаса.
  • “4”ле шул вакытта куела: укучы программада таләп ителгән барлык материалны белсә, аны яхшы аңлаган һәм нык үзләштергән булса, сорауларга читенсенмичә җавап бирсә, алынган белемнәрне практикада куллана белсә, телдән җавапларын әдәби телдә аңлата һәм тупас ялгышлар ясамаса, язма эшләрдә мөһим булмаган ялгышлар ясаса.
  • “3”ле шул вакытта куела: укучы программадагы төп уку материалын белгәнлеген күрсәтсә, белемнәрен практикада куллануда кайбер читенлекләр сизсә һәм аларны укытучының бераз ярдәм итеү җиңә алса, телдән аңлата һәм тупас ялгышлар ясамаса, язма эшләрдә ялгышлар җибәрсә.
  • “2”ле шул вакытта куела: укучы программа материалының күп өлешен белмәгәнлеген күрсәтсә, җавап биргәндә, кагыйдә буларак, укытучының тик юнәлдерүче сорауларына гына, алай да ышанычсыз җавап бирсә, язма эшләрдә еш һәм тупас ялгышлар чсаса.
  • “1”ле шул вакытта куела: укучы үтелгән уку материалын бөтенләй белмәгәнлеген күрсәтсә.
  • Чирек билгесе шул чирек эчендә алынган билгеләрнең арифметик уртасы гына булып тормый. Укытучы чирек бәясен башлыча укучының чирек азагында фактик белемнәре нигезендә бирә, һәм биредә соңгы билгеләр әһәмиятлерәк роль уйныйлар.

Уку





Тема

Cәг

саны

Дәрес

тибы

Укыту

эшчән

легенең

төрләре

Белем күнекмәләрне

тикшерү төрләре



Материал үзләүнең планлаштырылган нәтиҗәре

Өй эше

Үткәрү вакыты




план буен

ча

Факт

та







Туган җирем ! Җәең үтсә, Сокланырлык көзең бар...- 9сәг.










1

Х.Халиков

“Белем иле”

“Укытучым”.Чагыштыру.

1

Яңа мате-риалны үзләштеү дәресе

Группалы

индивидуаль

Әңгәмә,

сәнгатьле уку

Йөгерек уку,бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү. Белем алуга кызыксыну тәрбияләү.

4-5 бит (сәнг.укырга)










2

” Р.Гәрәй “Көз

З.Ярмәки “Иртә”. Мәкаль. Әйтемнәр.

1

Катнаш дәрес

Группалы

индивидуаль

бәйләнешле сөйләм,

сәнгатьле уку

Сәнгатьле уку, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү. Табигатькә мәхәббәт, күзәтүчәнлек тәрбияләү.

6-8 бит сәнг.

укырга










3

Н.Дәүли “Бала болыт”

М.Җәлил “Яңгыр”. Әкият.

1

Катнаш дәрес

Группалы

индивидуаль

Әңгәмә,

сәнгатьле уку

Сәнгатьле уку,тасвирлап сөйләү күнекмәләрен формалаштыру. Күзәтүчәнлек, игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү.

9 бит ятларга










4

Й.Шәрәпова “Көз”

К.Тәхау “Көз көнендә”. Сынландыру.

1

Катнаш дәрес

Группалы

индивидуаль

Әңгәмә,

сәнгатьле уку, яттан сөйләү

Сәнгатьле уку, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү, күзәтүчән булырга өйрәтү.

14 бит ятларга укырга










5

Ә.Еники”Ипекәй” . Хикәя.


1

Катнаш дәрес

Фронталь, индивидуаль

Әңгәмә,

бәйләнешле сөйләм,

сәнгатьле уку

Сәнгатьле уку, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү. Икмәккә хөрмәт, сакчыл караш тәрбияләү.

16-18бит. Эчтәлек сөйләргә.










6

Н.Дәүли”Икмәк”


Э.Мөэминова “Яшәү чыганагы”


1

Катнаш дәрес

Фронталь, индивидуаль эш

Әңгәмә,

бәйләнешле сөйләм,

сәнгатьле уку,

яттан сөйләү.

Дөрес уку, сөйләм телен үстерү өстендә эшләү. Икмәкнең кадерен белергә өйрәтү, игенче хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү.

19-21 бит. ятларга










7

Х.Халиков”Ятим тургай”

Ф.Яруллин “Урман- колак, кыр-күз”

1

Катнаш дәрес

Фронталь, индивидуаль

Әңгәмә,

бәйләнешле

сөйләм үсте-рү сәнгатьле уку, рәсем ясау

Сәнгатьле һәм йөгерек уку күнекмәләрен үстерү. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

22-23б. сәнг.укырга рәсем ясарга










8

”Сандугачлы ак инеш” Р.Бәшәр “Бүләк кемгә?”

1

Катнаш дәрес

Фронталь, индивидуаль

бәйләнешле сөйләм үсте-рү, сәнгатьле уку, рәсем ясау

Сәнгатьле һәм йөгерек уку күнекмәләрен үстерү. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

25 бит ят-ларга,

рәсем ясарга










9

Класстан тыш уку№1


1

Яңа мате-риалны үзләштерү дәресе

Фронталь, индивидуаль

бәйләнешле сөйләм үсте-рү,текст өстендә эшләү.

Китап укуга кызыксыну уяту.

Укыган буенча үз фикереңне өйтергә өйрәнү.


















Туган илем–алтын бишек-10 сәг













10

Г.Галиев ”Туган ил кайдан башлана?”

1

Яңа материалны үзләштерү

Фронталь, индивидуаль

Әңгәмә,

сәнгатьле уку, рәсем ясау

Текст өстендә эшләү күнекмәләрен үстерү. Туган илгә мәхәббәт тәрбияләү.

30-32б. сәнг.укырга рәсем ясарга










11

Ә.Гадел “Туган ягым”, Ф.Яруллин “Туймыйм сокланып яшәүдән”


1

Катнаш дәрес

Фронталь, индивидуаль

Сәнгатьле уку, хикәя язу.

Аңлап һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү. Туган җиргә, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү

32-34 бит (сәнгатьле укырга). “Туган ягым” хикәя язарга










12

“Чал тарихка сәяхәт” Г.Ахунов

1

Катнаш дәрес

Фронталь, индивидуаль

Аңлап йөгерек уку.

Туган як табигатенең матурлыгын күрә һәм соклана белергә өйрәнү. Сөйләм телен баету

35-37 бит, (укырга, сорауларга җавап бирергә)










13

“Идел суы ага торыр...”

Р.Фәхретдинов

1

Яңа материалны үзләштерү

Фронталь, индивидуаль

Аңлап йөгерек уку,сорауларга җавап бирү

Аңлап һәм сәнгатьле уку күнекмә-ләрен үстерү. Туган җиргә, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү.

37-40 бит укырга, сөйләргә










14

Ф.Яруллин, Татарстан байрагы ”Кунакка килегез!” Р.Миңнуллин

1

Катнаш дәрес

Фронталь, индивидуаль

Сәнгатьле уку, яттан сөйләү

Текстны аңлап укырга, укылган өлешнең эчтәлеген тулы килеш һәм кыскача сөйләргә өйрәнү

Ятларга 41 бит










15

Э.Мөэминова ”Туган телем” Ш.Маннур ”Яхшы бел!”

1

Катнаш дәрес

Фронталь, индивидуаль

Сәнгатьле уку, яттан сөйләү

Аңлап һәм сәнгатьле уку күнекмә-ләрен үстерү.Үз фикерләрен булдыру.


Ятларга 44 бит










16

“Мең яшә,Казан!” Р.Әхмәтҗанов

1

Катнаш дәрес

Фронталь, индивидуаль

Әңгәмә,

сәнгатьле уку,

хикәя язу

Аңлап һәм сәнгатьле укырга, бәйләнешле итеп сөйләргә өйрәтү

Укырга, хикәя язарга










17

“Казан Кремле” Н.Халитов

1

Катнаш дәрес

Фронталь, индивидуаль

Әңгәмә,

сәнгатьле уку,

Дөрес уку күнекмәләрен үстерү. Казанның үткәне, бүгенгесе белән таныштыру.


Сәнг.укырга 47бит










18

“Кол Шәриф мәчете ”Ә.Шәрипов, Ф.Сафин”Саклау кирәк”

1

Катнаш дәрес

Фронталь, индивидуаль

бәйләнешле

сөйләм үсте-рү, сәнгатьле уку

Сәнгатьле һәм йөгерек уку күнек-мәләрен үстерү Казан турында белемнәрен гомумиләштерү.

Инд.эш.

Казанның истәлекле урынна-ры турында сөйләргә










19

Класстан тыш уку №2


1

.Яңа материалны үзләштеү

Группалы, индивидуаль

Әңгәмә, бәйләнешле

сөйләм үстерү

Китап укуга кызыксыну уяту, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү
















Кешегә кадерле буласың килсә, үзең кадер күрсәт.-7сәг













20

Р.Вәлиева “Япь-яшь кенә бөдрә каен...”,

Р.Миңнуллин ”Яхшылык”

1

.Яңа материалны үзләштерү

Фронталь, индивидуаль

сәнгатьле уку,

сорауларга җавап

Сәнгатьле һәм йөгерек уку күнекмәләрен үстерү. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Сәнг. укырга 54-56 б.










21

Ф.Хөсни “Җүлә-кайгылы эт”. Тема.

1

Катнаш дәрес

Фронталь, индивидуаль

Әңгәмә, аңлап йөгерек уку,.эчтәлек сөйләү

Текст өстендә эшләү күнекмәләрен ныгыту. Хайваннарга карата мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү.

57-62 бит. Эчтәлек сөйләргә










22

“Шыгырдавыклы башмаклар” Д.Аппакова

1

Катнаш дәрес

Фронталь, индивидуаль

Әңгәмә, аңлап йөгерек уку,.эчтәлек сөйләү

План төзү, эчтәлек сөйләү күнекмәләрен ныгыту. Дуслык хисләре тәрбияләү.

62-66 бит. Эчтәлек сөйләргә, хикәяне дәвам итәргә.










23

Н.Исәнбәт ”Гөлҗимеш ник чәнечкеле булган?”


1

Катнаш дәрес

Фронталь, индивидуаль

Әңгәмә, аңлап йөгерек уку,.эчтәлек сөйләү

Текст өстендә эшләү күнекмәләрен ныгыту. Дус, тату яшәргә кирәк-леген аңлату.

66-69 бит. Сөйләргә.










24

“Нәни дус” С.Шәмси.


1

Катнаш дәрес

Фронталь, индивидуаль

Әңгәмә, аңлап йөгерек уку,эчтәлек сөйләү


Текст өстендә эшләү күнекмәләрен үстерү. Хайваннарга карата мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү.

70-73 бит.Эчтәлек сөйләргә










25

”Дусларың гына булсын”

Р.Мингалим Н.Каштанов ”Коймадагы кояш”. Рифма.


1

Катнаш дәрес

Фронталь, индивидуаль

Әңгәмә, аңлап йөгерек уку,эчтәлек сөйләү, яттан сөйләү.

Сәнгатьле һәм йөгерек уку күнек-мәләрен үстерү, тыйнаклык сыйфатлары тәрбияләү.

73 бит (ятларга),74-76 бит (сорауларга җавап әзерләргә)







26

Класстан тыш уку №3


1

Яңа

материалны үзләштерү

Группалы, индивидуаль

Текст өстендә эш

Китап укуга кызыксыну уяту, сөйләм телен баету.













Һөнәрленең кулы алтын-6 сәг




27

“Күмәч пешерүчеләр җыры” Р.Фәйзуллин”Әтием һөнәре”

1

Яңа материалны үзләштерү

Фронталь, индивидуаль

Сәнгатьле уку,

сорауларга җавап, хикәя язу.

Сәнгатьле һәм йөгерек уку күнекмәләрен үстерү, төрле һөнәр ияләре белән танышу, һөнәр сайларга әзерләү.

78-79 бит. (сәнг. Укырга).Әти һөнә-ре турын-да язарга.