Якупова Йолдыз Гамир кызы Сәгать саны Барлыгы 105; атнага 3 сәг. Планлаштырылган контроль дәресләр: диктантлар 7(2), сочинение

Вид материалаСочинение

Содержание


Аңлатма язуы
Дәреснең темасы
Уку-укыту эшчәнлегенең төрләре
Подобный материал:
1   2   3   4   5   6   7   8   9


Аңлатма язуы

Эш программасы статусы.


Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары”на нигезләнеп төзелде.

Эш программасы структурасы.

Татар әдәбиятыннан эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.


Эш программасының эчтәлеге.

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата:

Структурасы – теория ярдәме белән, әдәби әсәрләргә анализ ясап, эчтәлек табу. Белем компонентлары өчәү: теория, өйрәнелә торган объект һәм алар арасындагы бәйләнеш – анализ гамәле.

Татар әдәбиятын укытуның максатлары:
  • матур әдәбият текстларын форма һәм эчтәлек берлегендә аңлап кабул итү, төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне белү; әдәби-тарихи процесс турында гомуми караш булдыру;
  • тиз үзгәрүчән заман шартларында файдалы җитештерүчән хезмәткә яраклы, үз-үзен танып белергә һәм һәрдаим камилләштерергә әзер, рухи дөньясы бай булган шәхес тәрбияләү; гуманлылык карашлары,милли үзаң, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, әдәбиятка һәм халыкның мәдәни кыйммәтләренә ярату һәм хөрмәт булдыру;
  • укучыларда әдәбиятның үзенчәлекләре турында карашларны, әдәби текстны кабул итү, образлы һәм аналитик фикерләү культурасын, автор позициясен аңлау, әдәби процессның тарихи һәм эстетик нигезләренә төшенү , эстетик һәм иҗади сәләтне, кызыксынуны үстерү;
  • телдән һәм язма сөйләмне үстерү;

әдәби-теоретик белемнәр нигезендә әдәби әсәрне тарихи-әдәби җирлеген аңлап һәм сәнгати кыйммәте бөтен тулылыгында гына

ачыкланучы буларак анализлау һәм шәрехләү; төрле типтагы сочинениеләр язу; кирәкле мәгълүматларны (Интернет челтәре аша

да) табу, системалаштыру һәм файдалану күнекмәләре булдыру;
  • туган әдәбиятта һәм башка халыклар әдәбиятында чагылыш тапкан әхлакый идеалны үзара бәйләнештә аңлау һәм әдәби-сәнгати фикерләүдәге уртак һәм милли үзенчәлекләрне ачыклау;


Укыту планында 8 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан атнага 2 сәгать вакыт бирелә. Планны “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары”на (Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова, Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2003) нигезләнеп төзедем. Программада 68 сәгать каралган.


Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:
  1. сүз сәнгатенең образлы табигате;

2.өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеге;
  1. классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп факторлары;
  2. төп әдәби-теоретик төшенчәләр;
  3. әдәби-тарихи процессның төп закончалыклары һәм әдәби юнәлешләрнең үзенчәлекләре;
  4. әдәби текстның эчтәлеген сөйләп аңлату;
  5. әдәбият тарихы һәм теория буенча белемнәргә (тема, проблема, идея, пафос, образлар системасы, сюжет-композиция, телнең сәнгати сурәтләү чаралары, әдәби деталь) нигезләнеп, әдәби әсәрне анализлау һәм шәрехләү; өйрәнелә торган әсәрнең аерым эпизодын (яисә күренешне) анализлау, аның тулы әсәр эчтәлеге белән бәйләнешен аңлату;
  6. әдәби әсрне иҗтимагый һәм мәдәни тормыш күренешләре белән бәйлелектә аңлату; әдәби әсәрне тарихи-конкрет һәм гомумкешелек кыйммәтләрен ачу; әдәбияттагы “үтәли” һәм “мәңгелек” проблемаларны ачыклау; әсәрне чорга хас әдәби юнәлеш белән бәйлелектә тикшерү, аңлату;
  7. әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклау;
  8. әдәби әсәрне чагыштырып бәяләү;
  9. автор позициясен ачыклау;
  10. әдәби әйтелеш таләпләрен саклаган хәлдә өйрәнелгән әсәрләрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку;
  11. өйрәнелгән әсәргә дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерү;
  12. укыган әсәргә рецензия һәм әдәби темаларга төрле жанрда сочинениеләр язу;
  13. рус һәм татар телендәге уртак һәм милли үзенчәлекләрен билгеләү, әхлакый кыйммәтләрнең чагылышын чагыштырып бәяләү;
  14. әдәби сурәт чараларын тиешенчә кулланып, татар әдәби текстларын рус теленә һәм киресенчә тәрҗемә итү;
  15. татар һәм рус телендәге әсәрләргә телдән һәм язмача фикереңне белдерү, аларга бәя бирү;
  16. диалогта яисә бәхәстә катнашу;
  17. сүз сәнгатенең аерым күренешләре белән мөстәкыйль танышу һәм аларның эстетик кыйммәтен бәяләү;
  18. татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү;
  19. эстетик зәвыкка туры килә торган әдәби әсәрләрне сайлау һәм аларны бәяләү;


Укыту – методик комплекты
    1. “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары”на (Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова,В.А. Гарипова, Р.Р. Җамалетдинов, Р.Ф.Җамалетдинова. Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2003)
    2. Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.(Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М.,Хаков В.Х., Измайлова Г.Г., Хәмидуллина Э.Х.Казан, 2005.)
    3. 8 нче сыйныфта татар әдәбияты дәреслеге.. Казан, “Мәгариф”, 2005.)

Дәреслек.. Татар әдәбияты. 8 сыйныф, З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева, Ә.Н.Хуҗиәхмәтов, Казан, “Мәгариф” нәрияты, 2005

4. Әдәби әсәргә анализ ясау: Урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, укытучылар, педагогика

колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма/Д.Ф.Заһидуллина,

М.И.Ибраһимов,В.Р.Әминева.-Казан:Мәгариф,2005

5. Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-6нчы

сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен кулланма/Я.Х.Абдрәхимова.-Казан: Мәгариф,2007





Дәреснең темасы

Сәгать саны

Дәрес тибы

Белем чыганагы (җиһазлау)

Уку-укыту эшчәнлегенең төрләре

Дәреснең төп максаты

Материалны үзләштерү буенча планлаштырылган нәтиҗәләр

Контроль төре

Өй эше

Үткәрү вакыты


Лексик материал.

план

буенча

факт буенча




І чирек-18 сәгать

1

Халык авыз иҗаты. Бәетләр.

1

кереш дәрес.

Бәетләр турында плакат. Халык авыз иҗаты (китап­лар күргәзмәсе). «Сүз эчендә хикмәт бар» китабы.

Сүзлек өстендә эш. Укытучы лекциясе.

Укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру,үткәннәр

не кабатлау. Бәетләр турында төшенчә бирү.


Бәетләрнең эчтәлеген аңлата белү.




Альбомга материал туплау, бәетләр җы­ярга.









“шылт” иттеме

2

“Сак-сок” бәете.

1

Яңа әсәр белән танышу.

«Сак-Сок» бәете ки­табы.

Әңгәмә, сүзлек өстен­дә эш, сәнгатьле уку, рәсемнәргә нигезлә­неп сөйләү.

Бәетнең темасын билгеләү. Бәетнең сәнгатьчә эшләнеше.

Бәетнең эчтәлеген аңлап уку.




Бәетне тулысынча укырга.







Кыямәт, тәкъдир, тәдбир, кыйбла.

3

“Сөембикә” бәете.

1

Яңа әсәр белән танышу

«Бәетләр» китабы, кулдан эшләнгән альбом. Сөембикә турында китаплар күргәзмәсе. «Азат хатын».— 1990.— № 10; Ә. Рәшитов. «Сөембикәнең Ка­зан халкы белән хушлашканы» поэ­масыннан өзек. « Азат хатын ». — 1990.—№ 10.

Укытучы сүзе, сүз­лек өстендә эш, сән­гатьле уку, әңгәмә кору.

Кошларга әйләнгән ике бала язмышының трагизмы.

Бәетне сөйли һәм җырлап уку.




Сөембикә турындагы әдәби әсәрләр буенча фикер алышуга хәзер­ләнү (бүлеп бирү).







Мәкътүл, залимә, дәрья, гарип бичара.

4

“Сөембикә” бәете.

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү

«Бәетләр» китабы, кулдан эшләнгән альбом. Сөембикә турында китаплар күргәзмәсе. «Азат хатын».— 1990.— № 10; Ә. Рәшитов. «Сөембикәнең Ка­зан халкы белән хушлашканы» поэ­масыннан өзек. « Азат хатын ». — 1990.—№ 10.

Укытучы сүзе, сүз­лек өстендә эш, сән­гатьле уку, әңгәмә кору.

Сөембикә образында гүзәллек белән легендарлык, бөеклек белән фаҗиганң бергә үрелеше.

Бәтләрнең лиро-эпик жанр булуын белү.




Сорауларга җавап әзерләргә







Әлвидаг, әлфирак.

5

Г. Камал турында белешмә.

1

Кереш дәрес.

Г. Камалның порт­реты, әсәрләре, аның турында ис­тәлекләр, плакат.

Сүзлек өстендә эш. Текстны уку, әңгәмә кору.

Драматург турында белешмә.

Татар әдәбиятында тоткан урыны.




Драматургның тор­мышы һәм иҗаты ту­рында диалогка мате­риал әзерләргә.







Рәсми.

6

Г. Камал “Беренче театр”

1

Яңа әсәр белән танышу, дәрес-диалог.

Г. Камал исемен­дәге театр альбо­мы.

Сүзлек өстендә эш, сораулар буенча әң­гәмә, эчтәлеген сөй­ләү.

Әсәрдә сурәтләнгән конфликтның бирелеше, образларның үзенчәлеклә якларын ачу.

Рольләп уку, сәнгатьле уку.




«Беренче театр» әсә­рен укырга.







Кадимчеләр, сәйяр, максуд, кәмит, конарсыз, санат, мәсих, вирд.

7

Г. Камалның «Бе­ренче театр» ко­медиясендәге об­разларга харак­теристика бирү. Комедия турында төшенчә.

1

Яңа белешмәләр алу дәресе




Образларга тулы тас­вирлама бирү, әңгә­мә кору.

Комедия турында төшенчә. Яңа жанр белән танышу.

Эчтәлек сөйләү.




«Минем яраткан ар­тистым» дигән темага реферат язуга мате­риал туплау.










8

Татар театрының тарихы. Беренче татар труппалары һәм артистлары.

1

Яңа материалны өйрәнү

Театр тарихы бу­енча материаллар.

Театр турында лекция.

Татар тетарының тарихын өйрәнү.

Беренче театр труппалары һәм артистларан истә калдыру.
















9

Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская.

1

Яңа материалны өйрәнү

С. Гыйззәтуллина-Волжская турында газета-журнал ма­териаллары, истә­лекләр.

Сүзлек өстендә эш, әң­гәмә, укытучы лекция­се.

Театр сәнгатен үстерәдәге эшчәнлеге.

Татар артислары турында мәгълүмат белү.




Ике артист турында материал тупларга.










10

Габдулла Кариев иҗаты.

1


Яңа материалны өйрәнү Дәрес әңгәмә.

Г. Кариев турында газета-журнал ма­териаллары, истә­лекләр

Укытучы сүзе, сүз­лек өстендә эш, әңгәмә кору.

Тормыш юлы һәм иҗат эшчәнлеге белән танышу.

Фикерләү сәләтен үстерү.













Карый, сәгадәт.

11

Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры.

1

Яңа материалны өйрәнү Дәрес-видео.

Театр альбомы, Г. Тукай исемен­дәге Дәүләт пре­миясе артистла­рының портретла­ры, укучыларның рефератлары.

Әңгәмә.

Театр сәнгате һәм аның бөек шәхесләре белән танышу.

Казандагы театрларны истә калдыру.




Театр турында язма эшкә хәзерләнергә.







Матәм, саҗдә, нәфасәт.

12

Г.Исхакый турында белешмә.

1

Яңа материалны өйрәнү Дәрес лекия.

Г. Исхакыйга ба­гышланган китап­лар күргәзмәсе.

Сүзлек өстендә эш, әдип­нең тормышы һәм иҗаты турыңда әңгәмә.

Язучының тормыш юлы, кыскачы иҗаты белән таныштыру.

Язучының тормыш юлын истә калдыру.




Г. Исхакый турын­да диалогка хәзерлә­нергә.







Тәгаллемдә сәгадәт, инкыйраз.

13

Г.Исхакый “Сөннәтче бабай” повесте.

1

Яңа тема үзләштерү.

Г. Исхакый. «Зин­дан» китабы.

Әсәрне сәнгатьле уку, әңгәмә, эчтәлеген сөйләү.

“Сөннәтче бабай” повестендә татар халкының гореф-гадәтләре, “табигать һәм кеше” мәсьәләләренең чагылышын үзләштерү.

Эчтәлекне дөрес, фикерене төгәл әйтеп бирү.













Сөннәт, мәхдүм, мотлакан, харам, ахак.

14

Г.Искахый “Сөннәтче бабай” повесте.

1

Белемнәрне һәм күнекмәләрне камилләштерү




Укытучы сүзе, сүз­лек өстендә эш, сән­гатьле уку, әңгәмә кору.

Сөннәтче бабай образына характеристика бирү.

Образга харак теристика бирә белү күнекмәләре. өстендә эш.




Чит илләрдә яшәүче галимнәр турында материал җыярга..







Ирдәүкә, иттифакый.

15

Чит илләрдәге милләттәшләребез

1

Белемнәрне һәм күнекмәләрне камилләштерү

Т. Әйди. «Йөртә безне язмышлар» җыентыгы.

Сүзлек өстендә эш, сөйләшү-әңгәмә кору.






















16

Г.Бәширов иҗаты турында белешмә.

1

Яңа материалны үзләштерү дәресе.

Портрет, китаплар күргәзмәсе.

Сүзлек өстендә эш. Г. Бә­шировның тормышы һәм иҗаты турыңда лекция.

Тормыш юлы һәм иҗат эшчәнлеге белән танышу.

Хронологик таблиа төзү.




Язучы турында өс­тәмә материал туп­ларга..










17

Г.Бәширов “Туган ягым -яшел бишек”.

1

Яңа материалны үзләштерү дәресе.

Г. Бәширов. «Туган ягым — яшел би­шек» повесте.

Сүзлек өстендә эш. Әсәр­не сәнгатьле итеп уку, әңгәмә кору.

Әсәрдә татар халкының гореф- гадәтләре, “табигать һәм кеше”мәсьәләләренең чагылышы.

Сөйләм телен үстерү.




Әсәрне укып бете­рергә







Төклетура, карындык, тәгаен.

18

Г. Бәширов “Туган ягым-яшел бишек”.

1

Белемнәрне һәм күнекмәләрне камилләштерү

Туган як табигате­нә бәйле әсәрләр.

Сорауларга җаваплар бирү.

Халыкның ерак тарихтан килә торган яшәү рәвеше, рухи байлыгы, әхлак кагыйдәләре.

Сөйләм телен үстерү




Яраткан өзекне ят­тан өйрәнергә







Тоҗым, сөрмә, мәрҗән, чулпы, кәррә, көлле, гыйбрәтле.

ІІ чирек-14 сәгать

19

Сөйләшү тематикасы. Туган ягым- яшел бишек.

1

Сөйләм телен үстерү дәресе.

Туган як табигате ту­рында рәсемнәр. Туган як турында шагыйрьләрнең ши­гырьләре.

Туган як һәм аның таби­гате турында әңгәмә, әдә­би әсәрләрдән, шигырь­ләрдән өзекләр уку.

Туган җир төшенчәсен аңлау.

Хикәя төзеп сөйләү.




«Туган ягым — яшел бишек» темасына ин­ша өчен материал туп­ларга.










20

Хикәя. “Туган ягым –яшел бишек”.

1

Контроль дәрес




Укытучы сүзе, әңгәмә кору.

Бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдыру.

Эчтәлек буенча план төзү.

хикәя













21

Каз өмәсе Э.Шарифуллина. “Каз өмәсе” шигыре

1

Яңа материалны өйрәнү

Газета-журнал мате­риаллары. Р.Уразман. «Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре».

Сүзлек өстендә эш. «Каз өмәсе» турында әңгәмә үт­кәрү, шигырьне сәнгатьле итеп уку.

Йола- халыкның рухи байлыгы, халыкны милләт итеп берләште

рә торган асыл нигезләрнең берсе.

Сәнгатьле уку, җырлап карау. Такмакларны истә калдыру.




Үзегез катнашкан өмә турында сөйләргә хә­зерләнергә.










22

Васил Маликов-скульптор.

1

Яңа материалны үзләштерү дәресе.

Рәссам В. Маликов-ның рәсемнәре, сын­нары.

Картиналар белән эш.

Тормыш юлы һәм иҗат эшчәнлеге белән танышу.

Хронологик таблиа төзү.




Газета-журналлардан материал җыярга.










23

К. Нәҗми турында белешмә.

1

Яңа материалны өйрәнү Дәрес лекция..

Язучының портреты. К. Нәҗми әсәрлә­реннән күргәзмә

Укытучы сүзе, сорауларга җаваплар бирү.

Тормыш юлы һәм иҗат эшчәнлеге белән танышу. Язучының иҗат итү осталыгы.

Хронологик таблиа төзү.




Язучының иҗаты бу­енча диалог оешты­рырга.










24

К. Нәҗми “Миңлебикә кодагыйның кайгысы”.

1

Белемнәрне һәм күнекмәләрне камилләштерү

К. Нәҗми әсәрләре.

Укытучы сүзе, сүз­лек өстендә эш, сән­гатьле уку, әңгәмә кору.

Әсәрдә Хисами һәм аның әнисе Миңлебикә образларына бәйләп, татар авылындагы кешеләрнең күңел дөньясындагы үзгәрешләрнең сурәтләнүе.

Сөйләм телен үстерү




Сорауларга җавап әзерләргә, тест төзергә










25

К. Нәҗми “Миңлебикә кодагыйның кайгысы”.

1

Белемнәрне һәм күнекмәләрне камилләштерү




Укытучы сүзе, сүз­лек өстендә эш, сән­гатьле уку, әңгәмә кору.

Әсәрдә мулла образының бирелеше.

Эчтәлек буенча план төзү.




Әсәрнең эчтәлеген сөйләргә әзерләнергә










26

К.Нәҗми “Хәят апа”.

1

Яңа материалны өйрәнү




Сүзлек өстендә эш. Поэ­маны сәнгатьле итеп уку. Фикер алышу.

Поэмада сугыш елларында тылдагы халыкның тормышы һәм хезмәте чагылышы.

Сәнгатьле уку күнекмәләре өстендә эш.




Поэманы тулы килеш укырга.











27

Солтан Габәши-татар операсына нигез салучы.

1

Яңа материалны өйрәнү

Татарстан компози­торлары турында ма­териал..

Композитор Солтан Габә­ши әсәрен тыңлау, укы­тучы сүзе, әңгәмә кору.

Композиторның тор мыш юлы һәм иҗат эш чәнлеге белән танышу.

Сөйләм телен үстерү




Өстәмә материал тупларга