Якупова Йолдыз Гамир кызы Сәгать саны Барлыгы 105; атнага 3 сәг. Планлаштырылган контроль дәресләр: диктантлар 7(2), сочинение
Вид материала | Сочинение |
СодержаниеДиктант №2 “Әни” Бсү. Сочинение Бсү. Изложение Сочинение: “Яраткан шөгылем” Бсү. Изложение (контроль) Изложение №2 “Туган мәктә- бем”. 216 нчы бит |
- Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, Iкатегорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, 368.45kb.
- Наличие Программы развития: Программа развития моу гимназия №105 на 2006-2011 гг утверждена, 802.26kb.
- Евсюкова Дениса Викторовича в совершении преступлений, предусмотренных пп. «а», «е»,, 3286.16kb.
- Исемең матур, кемнәр куйган, 463.52kb.
- С. В. Гудилова Э. Р. Якупова Ульяновский государственный университет, г. Ульяновск, 81.22kb.
- Учебная деятельность, 760.37kb.
- Как писать сочинение, 38.54kb.
- «Ревизор», 8.03kb.
- Задание №1. Работа с текстом (задание (сочинение), 129.52kb.
- Якупов Р. А., Якупова А. А., Шарафутдинова И. Р., Салимзяноеа P. M., Давлятшина, 177.98kb.
24
Рус һәм татар телләрендә сүзләр бәйләнеше
1
Белем һәм күнекмәләрне ныгыту
Рус телендәге сүзтезмәләр белән чагыштыру.
Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә
ясау. Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү
Татар телендә ияртүле бәйләнешкә кергән сүзләрнең бәйләүче чара (килеш, хәл фигыль, шарт фигыль кушымчалары, бәйлек һәм бәйлек сүзләр, сүз тәртибе, ия белән хәбәр арасында ияртүле бәйләнешнең зат-сан кушымча -лары һ.б.) әйтелүе, ә рус телендә иярүче кисәкнең ияртүче кисәккә бәйләнү ысулы гына (соглосование, управление, примыкание) күрсәтелә.
А.С. Пушкин- ның “Белая береза” шигырен тәрҗемә итәргә, 1 нче куплеттан сүзтезмәләрне аерып чыгарып бәйләүче чара- ларын билгеләр гә.
25
Җөмләдә сүзләр бәйләнеше темасын кабатлау.
1
Белем һәм күнекмәләрне гомумиләштерү, системалаштыру
Җөмләдә сүзләр бәйләнешен аңлап истә калдыру, җөмләдән аерып чыгара белү
күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү
Татар телендә тезүле һәм ияртүле бәйләнешкә кергән сүзләрнең бәйләүче чаралары турында алган белемнәрне ныгыту.
Тест сорау -ларына җавап бирү-10 мин.
Белемегезне тикшерегез сорауларына язмача җавап бирергә.
26
Диктант
1
Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү
Укучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү. Белемнәрен гомумиләштереп кабатлау.
Үз-үзеңә контроль ясау
Диктант №2 “Әни”
27
Хаталар өстендә эш
1
Белем һәм күнекмәләрне ныгыту
6+1
ІІ чирек – 21 сәгать
И К Е С О С Т А В Л Ы Җ Ө М Л Ә Л Ә Р
28
Җөмләнең кисәкләре турында мәгълүмат
1
Яңа материал аңлату дәресе
Җөмлә кисәкләре турында алган белемнәрен искә төшерү. Җөмлә кисәкләре турында мәгълүмат бирү
Укытучы аңлатуы, китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү
Җөмләдә мөстәкыйль мәгънәле һәм аерым сорауга җавап бирә торгпн сүзнең җөмлә кисәге дип аталуы. Ия белән хәбәр – җөмләнең баш кисәкләре. Баш кисәкләрдән башка кисәкләр җөмләнең иярчен кисәкләре дип аталуы.
156 нчы күнегү, бирем буенча.
2. Өзекне дәвам итегез.
29
Ия һәм аның белдерелүе.
1
Катнаш
Ия турында мәгълүмат бирү.
Китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү
Баш килештә килеп, җөмләдә башка сүзләргә буйсынмыйча, кем? нәрсә? яки ни? сорауларына җавап бирә торган кисәкнең ия дип аталуы. Җөмләдә баш килештә килгән исем яки алмашлыкның ия булуы. Сыйфат, исем фигыль, сан һәм алмашлыкларның да исем мәгънәсендә килгәндә ия була алулары. Иянең тезмә сүз белән дә белдерелүе.
1.Кагыйдәне укырга
2.а) 65 нче күнегү, бирем буенча;
б) бер мәкаль нең мәгънәсен аңлатып яз
30
Хәбәр һәм аның белдерелүе.
1
Катнаш
Хәбәр белән таныштыру.
Китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү
Ия турында ни дә булса хәбәр итә торган җөмләнең баш кисәгенең хәбәр дип аталуы. Хәбәрнең нишли? нишләде? нишләр? нишләгән? ул кем? ул нәрсә? ул нинди? ул ничек? ул кайдан? ул ничә? кебек сорауларга җавап булуы. Ниниди сүз белән белдерелүенә карап, хәбәрләрнең фигыль хәбәр һәм исем хәбәргә бүленүе. Ничә сүз белән белдерелүеннән чыгып, хәбәрләрнең ике төрле булулары: гади хәбәр һәм кушма хәбәр. Гади хәбәрнең бер сүздән, ә кушма хәбәрнең ике яки берничә сүздән торуы. Боерык, хикәя, шарт фигыльләрнең берсе белән яки исем һәм ярдәмче фигыль белән белдерелгән хәбәрнең ия белән бер үк затта һәм санда килүе. Тиңдәш ияләргә караган һәм боерык, хикәя һәм шарт фигыльләрнең берсе белән белдерелгән хәбәрнең берлектә дә, күплектә дә килә алуы.
Тәрҗемә итү
1.Кагыйдәне укырга
2.75 нче күнегү бирем буенча
3. 76 нчы күнегү, бирем буенча.
31
Кушма хәбәр һәм аның белдерелүе.
1
Яңа материалны аңлату дәресе
Кушма хәбәр турында төшенчә.
Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә
ясау. Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү
Кушма хәбәрнең ике яки берничә сүздән торуы. Кушма хәбәрнең барлык мөстәкыйль сүзләргә, ымлыкларга һәм хәбәрлек сүзләргә ярдәмче фигыль өстәп ясалуы.
77 нче күнегү, бирем буенча.
32
Ия белән хәбәр арасында сызык
1
Яңа материалны аңлату дәресе
Җөмләнең хәбәре баш килештәге исем яки исем урынына килгән башка сүз төркеме белән белдерелгәндә, ия белән хәбәр арасына сызык куелу.
Укытучы аңлатуы, китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү
Җөмләнең хәбәре баш килештәге исем яки исем урынына килгән башка сүз төркеме белән белдерелгәндә, ия белән хәбәр арасына сызык куелуы.
Тәрҗемә итү
1.82 нче күнегү, бирем буенча.
2. 83 нче күнегү, бирем буенча.
33
Кабатлау. Ия һәм хәбәр
1
Белем һәм күнекмәләрне гомумиләштерү
Ия белән хәбәр турында алган белемнәрен ныгыту.
Китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү
Ия белән хәбәр турында белемнәрне ныгыту
Тәрҗемә итү. Тест
84 нче күнегү, бирем буенча.
34
Бсү. Сочинение
1
Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү
Укучыларның эзлекле фикер йөртә белүләрен тикшерү
Үз-үзеңә контроль ясау
Укучыларның җөмлә кисәкләре турында алган белемнәрен барлау
Сочинение №2
19+7
Җ Ө М Л Ә Н Е Ң И Я Р Ч Е Н К И С Ә К Л Ә Р Е
35
Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч һәм аның белдерелүе.
1
Яңа материалны аңлату дәресе
Җөмләнең иярчен кисәкләре турында алган белемнәрен искә төшерү, аергыч белән таныштыру.
Укытучы аңлатуы, китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү
Баш кисәкне ачыклап, аңа ияреп килә торган кисәкнең иярчен кисәк дип аталуы. Иярчен кисәкләр: аергыч, тәмамлык, хәл, аныклагычлар. Аларга баш кисәкләрнең берсеннән чыгып сорау бирелү. Җөмләдә исем белән белдерелгән кисәкне ачыклап килүче нинди? кайсы? кемнең? нәрсәне? ничә? ничәнче? сорауларының берсенә җавап булган кисәкнең аергыч дип аталуы. Аергыч ачыклап килгән сүзнең аерылмыш булуы.
95 нче күнегү, бирем буенча.
36
Аергыч белән аерылмыш арасында бәйләнеш.
Бсү. Эш кәгазьләре: характеристика
1
Яңа материалны аңлату дәресе
Аергыч белән аерылмыш арасындагы бәйләнеш белән таныштыру.
Укытучы аңлатуы, китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү
Аергычның аерылмышына ике төрле юл ярдәмендә бәйләнүе: сүз тәртибе һәм иялек килеше кушымчасы ярдәмендә. Сүз тәртибе белән бәйләнгәндә аергычның аерылмыш алдыннан янәшә килүе. Зат алмашлыклары, исем һәм исем мәгънәсендә килгән башка сүзләр белән белдерелгән аергычларның аерылмышларына иялек килеше кушымчасы ярдәмендә бәйләнүе. Предметны бер генә яктан ачыклап килгән аергычларның тиңдәш аергычлар дип аталуы. Аларның үзара я тезүче теркәгечләр, я санау интонациясе белән бәйләнүе.
Предметны төрле яктан ачыклап килгән аергычларның тиңдәш булмаган аергычлар дип аталуы. Тиңдәш булмаган аергычлар арасына өтер куелмау.
Эш кәгазьләреннән характеристика язу.
5-7 мин диктант
Гаиләгездәге бер кешегә характеристика язып килергә.
37
Бсү. Изложение
1
Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү
Инша язу күнекмәләре булдыру.
Үз-үзеңә контроль ясау
Эчтәлекне аңлау, гади план нигезендә төгәл итеп язып бирү
Изложение №1
“Үрдәк берен- челекне алган” 214 нче бит.
Язып бетерергә
38
Бсү. Тәрҗемә күнегүләре
1
Белем һәм күнекмәләрне ныгыту
Иҗади фикерләү сәләтен үстерү
Монологик һәм диалогик сөйләм, әңгәмә, күчереп язу, китап белән эш
Тәрҗемә иткәндә татар һәм рус телләренең җөмлә төзелешенә игътибар итү.
Тәрҗемә итү
Индивид. бирем
39
Тәмамлык һәм аның белдерлүе
1
Яңа материалны аңлату дәресе
Тәмамлыкның исем яки исем мәгънәсендә килгән башка сүз төркеме белән белдерелүе.
Укытучы аңлатуы, китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү
Җөмләнең фигыль белән белдерелгән кисәген ачыклап, кемгә? нәрсәгә? кемнән? нәрсәдән? кемдә? нәрсәдә? кем белән? нәрсә белән? нем тарафыннан? нәрсә тарафыннан? ничәне? ничәдән? кебек сорауларының берсенә җавап булган кисәкнең тәмамлык дип аталуы. Тәмамлыкның исем һәм исем мәгънәсендә килгән башка сүз төркеме белән белдерелүе. Тәмамлыкның үзен иярткән сүзгә төрле килеш кушымчалары, бәйлек һәм бәйлек сүзләр ярдәмендә бәйләнүе.
Сочинение: “Яраткан шөгылем”
40
Туры һәм кыек тәмәмлыклар
1
Яңа материалны аңлату дәресе
Туры һәм кыек тәмамлык турында төшенчә бирү.
Укытучы аңлатуы, китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү
Җөмләдә төшем килешендәге исем һәм исем мәгънәсендә килгән башка сүз төркеме белән белдерелгән тәмамлыкның туры тәмамлык дип аталуы. Ияртүче сүзгә юнәлеш, чыгыш һәм урын-вакыт килеше кушымчалары яки бәйлек (бәйлек сүз) белән бәйләнгән тәмамлыкларның кыект тәмамлыклар дип аталулары.
5-7 мин тест
117 нче күнегү,
сөйләшүгә әзер- ләнеп килергә.
2. 116 нчы күнегү. Хат язу.
41
Бсү. Изложение (контроль)
1
Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү
Изложение язу күнемәләрен тикшерү.
Үз-үзеңә контроль ясау
Эчтәлекне аңлау, гади план нигезендә төгәл итеп язып бирү
Изложение №2 “Туган мәктә- бем”. 216 нчы бит
42
Хәл һәм аның төрләре. Урын хәле
1
Яңа материалны аңлату дәресе
Хәл һәм аның фигыл белән белдерелүе. Урын хәле белән таныштыру.
Укытучы аңлатуы, китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү
Җөмләдә эш яки хәлнең кайда? ничек? кайчан? ниниди шартларда үтәлүен яки үтәлмәвен белдерә торган иярчен кисәкнең хәл дип аталуы. Хәлләрнең күбрәк фигыль белән белдерелгән җөмлә кисәген ачыклап килүе.
Җөмләдә эш яки хәлнең урынын белдереп, кайда? кая? кайда? сорауларының берсенә җавап бирә торган хәлнең урын хәле булуы. Урын хәленең юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешендәге исемнәр, шулай ук бәйлек (бәйлек сүз) белән килгән исемнәр ярдәмендә белдерелүе.
121 нче күнегү, бирем буенча. Шигырьне ятларга.
43
Вакыт хәле
1
Катнаш
Вакыт хәле һәм аның вакыт рәвеше, хәл фигылнең 3,4 төре, ур-вак. килешендәге яки бәйлек белән килгән исем һәм башка сүз төркемнәре ярдәмендә белдерелүе.
Китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү
Җөмләдә эш яки хәлнең вакытын белдереп, кайчан? кайчанга чаклы? кайчаннан бирле? сорауларының берсенә җавап бирә торган хәлнең вакыт хәле булуы. Вакыт хәленең вакыт рәвешләре, хәл фигыльнең өченче һәм дүртенче төре, урын-вакыт килешендәге исемнәр, шулай ук бәйлек (бәйлек сүз) белән килгән исемнәр һәм башка сүз төркемнәре ярдәмендә белдерелүе.
129 нчы күнегү, бирем буенча.
2.125 нче күне- гүдәге шигырь не ятларга, хәтер диктанты итеп язарга әзерләнергә.
44
Рәвеш хәле
1
Катнаш
Рәвеш хәлләренең рәвеш һәм сыйфат белән белдерелүен өйрәнү.
Укытучы аңлатуы, китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү
Җөмләдә эш яки хәлнең рәвешен белдереп, ничек? ни рәвешле? сорауларының берсенә җавап бирә торган хәлнең рәвеш хәле булуы. Рәвеш хәленең хәл фигыльнең 1-2 төрләре, рәвешләр, бәйлек (бәйлек сүз) белән килгән исемнәр яки исем мәгънәсендә килгән башка сүз төркемнәре, төрле сүз төркемнәреннән –дай/ -дәй кушымчасы ялганып ясалган рәвешләр белән белдерелүе. Сирәгрәк рәвеш урынында килгән сыйфат, чыгыш яки урын-вакыт килешендәге исемнәр һәм мөнәсәбәтле сүзләр белән белдерелүе.
132 нче күнегү, бирем буенча.
45
Күләм хәле
1
Яңа материалны аңлату дәресе
Күләм хәле һәм аның белдерелүе.
Укытучы аңлатуы, китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү
Җөмләдә эш яки хәлнең, яисә билгенең күләмен, дәрәҗәсен белдереп, күпме? күпмегә? күпмедән? никадәр? ннчә тапкыр? ни дәрәҗәдә? сорауларының берсенә җавап бирә торган хәлнең күләм хәле булуы. Күләм хәлләренең күләм-чама рәвешләре белән, сан белән ачыкланган исем яки исемләшкән сүзләр ярдәмендә, составында тапкыр, мәртәбә, дәрәҗәдә кебек сүзләр килү белән, мөнәсәбәтле сүзләр белән белдерелүе.
137 нче күнегү, бирем буенча.
46
Сәбәп хәле
1
Яңа материалны аңлату дәресе
Сәбәп хәле аның белдерелүе.
Укытучы аңлатуы, китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү
Җөмләдә эш яки хәлнең, сәбәбен белдереп, ни сәбәпле? ник? нигә? ни (нәрсә) аркасында? ни өчен? кебек сорауларының берсенә җавап бирә торган хәлнең сәбәп хәле булуы. Сәбәп хәленең күбрәк өчен, күрә бәйлекләре һәм сәбәпле , аркасында кебек бәйлек сүзләр белән килгән исем фигыль һәм сыйфат фигыль ярдәмендә; чыгыш килешендә килгән кайбер исем, исем фигыль һәм сыйфат фигыль белән; юнәлеш килешендәге исемнәр, исемләшкән сыйфат фигыль белән белдерелүе.
143 нче күнегү, бирем буенча.
2.145 нче күне- гүдәге шигырь не ятларга, хәтер диктанты итеп язарга әзерләнергә
47