Морфологиясе
Вид материала | Документы |
СодержаниеБерлек Књплек Берлек Књплек Без капчыкта ятмый Ул чирђме кљеп беткђн тузанлы ќиргђ кљрђк очы белђн сызгалый башлады Бњген беркая да бармыйсыз, љйдђ генђ утырасыз! |
I тљр (тулы тљрлђнеш)
Берлек Књплек
I з. -мын/-мен -быз/-без
II з. -сыћ/-сећ -сыз/-сез
III з. - -лар/-лђр.
II тљр (кыска тљрлђнеш)
Берлек Књплек
I з. -м -к
II з. -ћ -гыз/-гез
III з. - -лар/-лђр
Боерык фигыльлђр мђгънђ њзенчђлеге буенча II, III зат формаларында гына кулланыла (I зат њзенђ-њзе боера алмый).
Берлек Књплек
II з. - -ыгыз/-егез, -гыз/-гез
III з. -сын/-сен -сыннар/-сеннђр.
Т у л ы тљр зат кушымчалары белђн х ђ з е р г е заман, б и л г е с е з њ т к ђ н заман џђм к и л ђ ч ђ к заман хикђя фигыльлђр тљрлђнђ: барам (барамын), барасыћ, барабыз; баргансыћ, баргансыз, барырмын, барачакмын џ.б. II кыска тљр зат кушымчалары исђ б и л г е л е (категорик) њ т к ђ н заман хикђя фигыль, ш а р т фигыль џђм т е л ђ к фигыльлђр љчен хас: бардым, бардыћ, бардык, барсам, барсаћ, барсак, барыйм, барыйк џ.б.
Югарыда китерелгђн парадигмалардан књренгђнчђ, фигыльлђр зат белђн тљрлђнгђндђ б е р л е к т ђ џђм к њ п л е к т ђ килђлђр. Кайбер грамматик хезмђтлђрдђ бу књренеш фигыльнећ сан белђн тљрлђнеше буларак аерым карала. Ђмма фигыльдђ књплек мђгънђсе затка мљнђсђбђттђ генђ белдерелђ. Ягъни књплек формалары эш-хђлнећ књплеген тњгел, эш-хђлне башкаручы з а т л а р н ы ћ књплеген белдерђ. Шућа књрђ тљрки теллђрдђ зат категориясен зат-сан категориясе дип, яки фигыльлђрнећ зат-сан белђн тљрлђнеше дип тђ йљртђлђр.
Зат категориясенећ г о м у м к а т е г о р и а л ь мђгънђсе сљйлђњчегђ мљнђсђбђттђ эш-хђлнећ башкаручысы кем булуын белдерњ, дидек. Димђк монда љч объект арасындагы гомумилђштерелгђн мљнђсђбђт белдерелђ: эш-хђл аныћ њтђњчесе сљйлђњче. Зат эшнећ њтђњчесен белдерђ дип кенђ алсак, мђгънђ тљгђл булмый, чљнки эшне реаль башкаручы бер њк кеше булса да, сљйлђњченећ кем булуына карап фигыльнећ зат формасы њзгђрергђ мљмкин [Тумашева,1964: 120]. Мђсђлђн, укытучы њзе турында мин сљйлим дип ђйтергђ мљмкин, ђ студентлар (тыћлаучылар) аны сез сљйлисез дип ђйтђчђклђр.
Гомумкатегориаль мђгънђдђн тыш, џђр љч зат формасыныћ њзе грамматик мђгънђ тљсмере бар. Ђйтик, I зат эш-хђлнећ с љ й л ђ њ ч е г ђ каравын, аны сљйлђњче башкаруын белдерђ (мин укыйм); II затта эш т ы ћ л а у ч ы г а карый (син укыйсыћ); III затныћ мђгънђсе њзенчђлекле, ул сљйлђмдђ катнашмаган III затка карарга мљмкин (ул укый), шулай ук бу очракта телђсђ нинди предмет, зат, књренеш III зат формасын ала, икенче тљрле ђйтсђк, III затныћ мђгънђсе бик кић: Кояш яктырта. Яћгыр ява. Поезд килђ џ.б.
Зат категориясе фигыльдђ башкаручы зат тљшенчђсен контекстка бђйле рђвештђ кићрђк планда белдерђ торган п е р с о н а л ь л е к функциональ- семантик категориясенећ њзђген тђшкил итђ. Башкаручы зат тљшенчђсен, зат-сан кушымчаларыннан тыш, сљйлђм эчендђ башка тљрле тел чаралары – лексик, синтаксик чаралар џ.б.- белђн дђ белдерергђ мљмкин. Бу бигрђк тђ затланышсыз фигыльлђргђ карый. Хђл фигыльлђрдђ, мђсђлђн, эш башкаручы субъект гадђттђ лексик юл белђн, зат алмашлыклары яки исемнђр ярдђмендђ белдерелђ: мин килгђч, ул кайтканчы, ќил исеп... џ.б.
Ќил йљгереп килеп кереп, Сљенечлђр бирер кебек... (Х.Туфан). Чатка ќиткђч, Акчурин бик азга гына машинасын туктатып, яћадан сђгатенђ карап алды (Г.Ђпсђлђмов).
Сыйфат фигыльлђрдђ исђ персональлек чарасы буларак сыйфатланмыш њзе (килгђн кеше), сыйфатланмышка ялганган тартым кушымчалары (укыган китабым), шулай ук зат алмашлыклары џђм исемнђр килергђ мљмкин1: мин укыган китап, укытучы биргђн эш џ.б.
Љстђ чалт аяз књк, рђхимле ќылытучы кояш, ђ књћелендђ аныћ бетмђс-тљкђнмђс ќыр (Ф.Хљсни). Ќирне књтђрђсећ, тургай, Њзећ сайрый торган нокта нибары (Р.Ђхмђтќанов).
§ 72. Наклонение категориясе. Наклонение – эш-хђлнећ чынбарлыкка мљнђсђбђтен с љ й л ђ њ ч е а ш а белдерђ торган грамматик категория. Наклонение – фигыльдђ модальлек белдерњнећ тљп чарасы, џђм ул м о д а л ь л е к функциональ-семантик категориясенећ њзђгендђ ята.
Модальлек, модальлек белдерњ – сљйлђмнећ тљп њзенчђлеклђреннђн берсе. Џђр ќљмлђдђ нђрсђ турында булса да х ђ б ђ р и т е л ђ (предикативлык) џђм аћа сљйлђњченећ м љ н ђ с ђ б ђ т е белдерелђ (модальлек). Мђсђлђн, сљйлђњче теге яки бу књренеш турында объектив рђвештђ х ђ б ђ р и т ђ р г ђ , с о р а у яки ш а р т куярга, теге яки бу эшне њтђргђ кушарга, б о е р ы р г а, њтђњгђ т е л ђ к белдерергђ џ.б. мљнђсђбђтлђрне белдерергђ мљмкин. Сљйлђмнећ мондый њзенчђлеге аныћ м о д а л ь л е г е дип атала. Сљйлђм модальлеген белдерњдђ тљрле тел чаралары катнаша:
Л е к с и к чара – сљйлђњченећ мљнђсђбђте аерым сњз, м о д а л ь сњзлђр белђн белдерелђ: Бђлки, ул бњген килер – эш-хђл турында икелђнњ аша белдерњ. Ђлбђттђ, ул бњген килђчђк – эш-хђлнећ џичшиксез булачагын катгый раслау џ.б.
С и н т а к с и к чара – сљйлђњченећ мљнђсђбђте ђйтелњ максаты буенча ќљмлђ тљрлђре аша белдерелђ: хикђя ќљмлђ, сорау ќљмлђ, тойгылы яки љндђњ ќљмлђ џ.б.
Ђйе, туй килђ, туй! Бар да капкага ташландылар (Ђ.Еники). Ђйда чап, кучер Казанга ! Атларыћ ку: на! на-на! (Г.Тукай).
Беренче ќљмлђ шатлык, тантана итњ тљсмере белђн ђйтелгђн, икенче ќљмлђ – гади хђбђр итњ, ђ љченче, дүртенче ќљмлђлђрдә исђ чакыру, боеру модальлеге љстенлек алган.
Шул ук вакытта сљйлђм модальлеге фигыль сњз тљркеме, фигыльнећ тљрле грамматик формалары аша белдерелђ, џђм монда наклонение категориясе тљп оештыручы њзђк булып тора.
Фигыльнећ тљрле наклонение формаларында эш-хђлнећ чынбарлыкка мљнђсђбђте ић башлап фигыльнећ р е а л ь эш-хђлне белдерње, яки эш-хђл ђле р е а л ь булмыйча, эшне эшлђргђ б о е р у, њ т е н њ, т е л ђ к белдерњ, ш а р т кую, и х т ы я р књрсђтњ кебек мђгънђлђр белђн билгелђнђ.
Реаль эш-хђллђрне гадђттђ хикђялђњ наклонениесе, хикђя фигыльлђр белдерђ џђм алар заман белђн дђ тљрлђнђлђр. Мђсђлђн:
Декабрь ахырлары. Кљн џаман кыскара, яктылык џаман кими. Бервакыт ќиџанда кљрђшкђн ике гигант кљчнећ караћгысы љстен чыгар тљсле тоела. Лђкин кљн бирешми, берничђ тђњлектђн соћ кљн бер минутка озая, аннары ике, љч минутка џђм сђгатьлђргђ озая башлый. Караћгылык чигенђ, яктылык тантана итђ, яктылык ќићђ (Г.Ђпсђлђмов).
Хђзерге татар ђдђби телендђ формалашып ќиткђн дип саналган биш наклонение бар:
1) хикђялђњ наклонениесе (хикђя фигыль);
2) боеру наклонениесе (боерык фигыль);
3) шарт наклонениесе (шарт фигыль);
4) телђк наклонениесе (телђк фигыль);
5) шартлы телђк наклонениесе.
Х и к ђ я фигыль эш-хђлнећ њтђлеше турында объектив рђвештђ хђбђр итђ; б о е р ы к фигыль, мђсђлђн, эшкђ кушу, боеру, њтенњ кебек мђгънђлђрне, т е л ђ к фигыль эшне њтђњгђ телђк белдерњ, ихтыяр књрсђтњ, ш а р т фигыль эшнећ њтђлеше љчен шарт кую кебек мђгънђлђрне белдерђ џ.б.
Лђкин фигыльнећ модаль мђгънђлђр белдерњ мљмкинлеге бу биш наклонение белђн генђ чиклђнми. Алардан тыш телдђ шактый санда м о д а л ь м ђ г ъ н ђ б е л д е р ђ т о р г а н а н а л и т и к фигыль формалары кулланыла. Алар арасында т е л ђ к н е, м љ м к и н л е к, т и е ш л е к, к и р ђ к л е к, и х т и м а л л ы к кебек мђгънђлђрне белдерђ торган формалар аеруча актив. Телђк модальлеген генђ дђ татар телендђ дистђгђ якын тезмђ формадагы фигыль белђн белдереп була. Мђсђлђн: барыр идем, барырга иде, барсаћ иде, барсын иде, барасы иде, барасы килђ џ.б.
Мондый фигыльлђр арасында инде телдђ шактый эзлекле кулланыла торган, калыплашуы буенча грамматик категория талђплђренђ якынлашкан модаль формалар да бар. Андыйларга к и р ђ к л е к – т и е ш л е к н е белдерњче -асы бар аналитик тезмђсен, яки м љ м к и н л е к н е белдерњче -а ал- формасын кертергђ мљмкин1: барасым бар, барасыћ бар, барасыгыз бар; яки: бара алам, бара аласыћ, бара ала џ.б.
Башкорт телендђ, мђсђлђн, хикђялђњ, боеру, телђк наклонениелђре белђн бергђ -макчы (-максы), -макчы бул (-максы бул), -ырга бул формалары н и я т –м а к с а т наклонениесенђ, -ыр иде (-ыр ине), -ган булыр иде (-ган булыр ине), -ачак иде (-ачак ине) формалары и х т и м а л л ы к наклонениесенђ (џљйкђлешенђ) кертеп каралган [Зәйнуллин, 2002:186-198].
§ 73. Заман категориясе. Заман категориясе эш-хђлнећ њтђлњ вакытын с љ й л ђ њ м о м е н т ы н а м љ н ђ с ђ б ђ т т ђ белдерђ. Бу – заманныћ гомумкатегориаль мђгънђсе. Заман эш-хђлнећ њтђлњ вакытын белдерђ дисђк, фђнни яктан бик њк тљгђл булмый, чљнки вакыт – ул чиксез тљшенчђ. Грамматик заманга мљнђсђбђтле рђвештђ с љ й л ђ њ м о м е н т ы чиксез вакыт эчендђ бер мизгел, бер нокта итеп алына, џђм чынбарлыктагы љч объектив заман (хђзерге, њткђн, килђчђк) шул сљйлђњ моментына мљнђсђбђтле рђвештђ билгелђнђ. Сљйлђњ моментында башкарылган эш – х ђ з е р г е заманга, сљйлђњ м о м е н т ы н н а н а л д а башкарылган эш – њткђн заманга, сљйлђњ м о м е н т ы н н а н с о ћ башкарылачак эш к и л ђ ч ђ к заманга карый.
Заман џђм зат-сан фигыльне башка сњз тљркемнђреннђн, беренче чиратта исемнђн, аерып тора торган ић ђџђмиятле грамматик категориялђрдђн санала. Ђмма барлык фигыль формалары да заман белђн тљрлђнмилђр. Заман мђгънђсе чынбарлыкта булган яки булачак реаль эш-хђллђрне белдерњче хикђя фигыльдђн кала, бары тик сыйфат фигыльлђрдђ џђм тљп фигыльгђ карата тљрлечђ вакыт мљнђсђбђтендђ торган хђл фигыльлђрдђ генђ њзенчђлекле рђвештђ чагылыш таба. Затланышлы формалардан исђ хикђя фигыльдђн кала башка наклонениелђрдђ (боеру, телђк, шарт) эшнећ њтђлњ вакыты, башлыча, к и л ђ ч ђ к к ђ юнђлгђн була.
Грамматик хезмђтлђрдђ ике тљрле заман аерып карала: а б с о л ю т џђм м љ н ђ с ђ б ђ т л е заманнар. Эш-хђлнећ њтђлњ вакыты, югарыда књрсђтелгђнчђ с љ й л ђ њ м о м е н т ы н а мљнђсђбђттђ белдерелсђ, а б с о л ю т заман буларак билгелђнђ. Кайбер очракларда исђ билгеле бер фигыль формасы белдергђн эш-хђлнећ вакыты контексттагы икенче бер фигыльнећ заманына бђйле була. Заман мђгънђсен бу рђвешле белдерњ м љ н ђ с ђ б ђ т л е заман дип атала.
Грамматик яктан љч объектив заман тљрле теллђрдђ тљрле сандагы заман формалары белђн белдерелђ. Заманнар системасы катлаулы џђм чагыштырмача аз санлы теллђр бар. Тљрки теллђр, шул исђптђн татар теле дә, фигыль заманнары књп санлы џђм катлаулы булган теллђр белђн типологик уртаклык књрсђтђ. Заманнарныћ књптљрлелеген булуын телдђ эшнећ дђвамлы яки тљгђллђнгђн булуын књрсђтђ торган бинар категория (мђсђлђн, рус телендђге вид категориясе) булмау белђн дђ аћлаталар.
Хђзерге татар ђдђби телендђ инде формалашып ќиткђн џђм грамматик категория талђплђренђ тулысынча туры килђ торган т у г ы з з а м а н ф о р м а с ы бар. Болардан тыш та телдђ заман категориясенећ тирђ-юнен, функциональ-семантик кырын тђшкил иткђн темпоральлек чаралары – џђртљрле аналитик џђм тасвирлама фигыль формалары кулланыла. Шул формаларга бђйле рђвештђ татар теленећ XIX йљз башыннан чыгып килгђн грамматикаларында заман формалары да тљрлечђ санда теркђлгђн. И.Гиганов, мђсђлђн, - 26 (13 гади џђм 13 катлаулы) (1801), И.Хђлфин - 7 (1809), ђ М.Иванов (1842) 11 заман формасын књрсђтђ џ.б.[Мифтахова, 1999:21-22]
Хђзерге грамматикаларда џђм мђгънђсе, џђм грамматик формалашуы буенча тулысынча грамматик категория талђплђренђ туры килђ дип саналган 9 заман, башлап, књренекле тюрколог Б.А.Серебренниковныћ татар телендђ фигыль заманнарын љйрђнњгђ багышланган махсус хезмђтендђ китерелђ [Серебренников, 1963].
Затланышлы фигыль формалары.
Хикђя фигыль.
(Хикђялђњ наклонениесе).
§ 74. Гомуми төшенчә. Хикђя фигыль чынбарлыкта булып торган, булып узган, яисђ булачак эш-хђллђр турында объектив рђвештђ х ђ б ђ р и т ђ. Шућа књрђ аны татар теле буенча кайбер хезмђтлђрдђ х ђ б ђ р фигыльлђр дип тђ атаганнар. Рус телендђ шундый фигыльлђр «изъявительное» яки «повествовательное» наклонение дип атала. Вакыт кысаларында барган реаль эш-хђллђрне белдерње буенча хикђя фигыльлђр башка наклонение формаларына капма-каршы куела. Боерык, шарт, телђк џ.б. фигыльлђр тел белемендђ гадђттђ к ы е к наклонениелђргђ кертелђ.
Хикђя фигыльлђрнећ махсус наклонение књрсђткече юк. Формалары ягыннан аларны башка фигыльлђрдђн аерып торган тљп чара – заман кушымчалары. Мђсђлђн, ул бар-а, бар-ды, бар-ган, бар-ыр, бар-ачак – хикђя фигыльлђр; бар-са, бар, бар-ыгыз – болары исђ шарт џђм боерык фигыльлђр џ.б.
Хикђя фигыльлђр заман белђн тљрлђнђ торган бердђнбер фигыль формалары дисђк тђ хата булмас, чљнки алар эш-хђлне чынбарлыктагы реаль вакытка – с љ й л ђ њ м о м е н т ы н а мљнђсђбђттђ белдерђләр. Алда књрсђтелгђнчђ, хђзерге ђдђби телдђ тугыз заман формасы бар, алар махсус кушымчалар ярдђмендђ (синтетик заманнар), џђм иде ярдђмче фигыле катнашында (аналитик заманнар) ясалалар.
С и н т е т и к з а м а н н а р: бар-а, кил-ђ, укый, сљйли – хђзерге заман; бар-ды, кил-де, кайт-ты, кит-те – категорик њткђн заман; бар-ган, кил-гђн, кайт-кан, кит-кђн – нђтиќђле њткђн заман; бар-ыр, кил-ер, уз-ар, кит-ђр, укы-р – билгесез килђчђк заман; бар-ачак, кил-ђчђк, укы-ячак, сљйлђ-ячђк – катгый килђчђк заман.
А н а л и т и к з а м а н н ар: бара иде, килђ иде, укый иде, сљйли иде – тђмамланмаган њткђн заман; барган иде, килгђн иде, кайткан иде, киткђн иде – књптђн њткђн заман; бара торган иде, килђ торган иде, укый торган иде, сљйли торган иде – кабатлаулы њткђн заман; барачак иде, килђчђк иде, укыячак иде, сљйлђячђк иде — килђчђк њткђн заман.
Фигыль заманнарыныћ нигезендђ затланышсыз фигыльлђр ята, шућа књрђ аерым тљрлђнеш формаларында хикђя фигыль, с ы й ф а т яисђ х ђ л фигыльлђр белђн тышкы яктан охшаш була. Мђсђлђн: ул килгђн дигђндђ, килгђн – нђтиќђле њткђн заман х и к ђ я ф и г ы л ь, ул III зат берлектђ килгђн; ђ килгђн кеше дисђк, бу очракта шул ук фигыль њткђн заман с ы й ф а т ф и г ы л ь формасында, затланышсыз. Ул кунакларны озата ќљмлђсендђ озата – хђзерге заман х и к ђ я ф и г ы л ь, III зат берлектђ; ђ Ул кунакларны озата китте дисђк, шул ук фигыль – х ђ л ф и г ы л ь буларак формалашкан.
Тел тарихы фђнендђ хикђя фигыль заманнары затланышсыз фигыльлђрнећ зат алмашлыклары белђн кулланылышы нигезендђ барлыкка килгђннђр, калыплашканнар дигђн караш љстенлек ала. Ђйтик, барган+мин – барганмын, барыр+син – барырсыћ џ.б.
Таблица 3
Хикђя фигыль заманнары
Заманнарныћ мђгънђлђренђ, с е м а н т и к а с ы н а килгђндђ, алар эш-хђлнећ с љ й л ђ њ м о м е н т ы н а мљнђсђбђтен, ягъни эш-хђлнећ с љ й л ђ њ м о м е н т ы н д а, сљйлђњ моментыннан а л д а, яки сљйлђњ моментыннан с о ћ башкарылуын белдерђләр. Лђкин заманнарныћ семантикасы шактый катлаулы књренеш. Беренчедђн, бер њк заман мђгънђсе тљрле формалар белђн белдерелђ. Мђсђлђн, њткђн заманны белдерњ љчен генђ дђ 5 тљрле форма кулланыла, килђчђк заман 3 тљрле формада килђ џ.б. Бу очракта заманнарныћ туры њз мђгънђлђренђ (хђзерге, њткђн, килђчђк эшне белдерњ) тљрле башка аспектуаль яки модаль мђгънђ тљсмерлђре љстђлђ. Заман формалары бер њк вакытта эшнећ т ђ м а м л а н г а н яки д ђ в а м л ы булуын белдерергђ, килђчђктђ булачак эшне б и л г е с е з л е к тљсмере белђн яки к а т г ы й рђвештђ хђбђр итђргђ, эшне њ т ђ л е ш п р о ц е с с ы н д а билгеләргђ яки н ђ т и ќ ђ с е н генђ хђбђр итђргђ мљмкин џ.б. Шундый њзенчђлеклђр бер њк заманныћ тљрле формаларын бер-берсенђ каршы куя, ягъни аларныћ њзенчђлеген тђшкил итђ. Мђсђлђн, њткђн заман формалары -ды (барды), џђм -ган (барган) беренче чиратта эшне ничек белдерњлђре буенча аерыла: -ды формасы эшне процесс рђвешендђ белдерђ (яћгыр яуды), ђ -ган формасы эшнећ нђтиќђсен хђбђр итђ (яћгыр яуган); килђчђк заман формасы -ыр эшне беркадђр билгесезлек тљсмере белђн белдерђ – барыр, ђ -ачак формасы шул эш турында катгый рђвештђ белдерђ – барачак џ.б.
Болардан тыш, заманнарныћ мђгънђлђре сљйлђм эчендђ, ягъни текстка бђйле рђвештђ дђ тљрле њзгђрешлђр кичерергђ мљмкин. Телдђге морфологик формаларны сљйлђм эчендђ, ќанлы кулланылышта љйрђнњ (функциональ-семантик юнђлеш) заман мђгънђлђрен дђ тулырак џђм тљгђлрђк билгеләргә мљмкинлек бирђ. Шућа бђйле рђвештђ заман формаларыныћ берничђ тљрле мђгънђсе аерып карала:
1) т љ п яки п а р а д и г м а т и к мђгънђ. Бу заманныћ контекстка бђйсез, ягъни тљп, нигез мђгънђсе;
2) с и н т а г м а т и к мђгънђ – сљйлђм ситуациясенђ бђйле рђвештђ тљп мђгънђ беркадђр њзгђрергђ, љстђмђ тљсмерлђр алырга мљмкин. Ђмма гомуми темпораль мђгънђ, ягъни хђзерге, њткђндђге, яки килђчђк эшне белдерњ њзгђрешсез кала. Мђсђлђн, хђзерге заманныћ тљп мђгънђсе – сљйлђњ моментындагы эшне белдерњ. Аерым контекстта ул вакыт ягыннан кићђйтелгђн, ягъни кабатланып торган, гадђти эш-хђллђрне дђ белдерђ ала. Мђсђлђн: Бу якларда кыш бик салкын була. Бу – контекстка бђйле, ягъни синтагматик мђгънђ;
3) к њ ч е р е л м ђ мђгънђ – контекст тђэсирендђ заманныћ нигез темпораль мђгънђсе њзгђрђ. Ђйтик, хђзерге заман њткђн яки килђчђк заман мђгънђсендђ кулланылырга, яки башка наклонениелђр рђтенђ књчђргђ дђ мљмкин. Мђсђлђн: Мин иртђгђ авылга кайтам – килђчђк заман мђгънђсе; иртђгђ зачетка хђзерлђнеп килђсез – боеру мђгънђсе џ.б.
§ 75. Хђзерге заман хикђя фигыль. Хђзерге заман хикђя фигыль фигыльнећ башлангыч формасына (нигезенђ) -а/-ђ, -ый/-и кушымчасы ялганып ясала, џђм ул тулы, I төр зат-сан кушымчаларын алып тљрлђнђ:
Берлек Књплек
I з. бар-а-м (мын) бар-а-быз
II з. бар-а-сыћ бар-а-сыз
III з. бар-а бар-а-лар
-а/-ђ кушымчасы тартык авазга тђмамланган фигыль нигезлђренђ, -ый/-и кушымчасы сузыкка беткђн нигезлђргђ ялгана: кайт-а, кит-ђ, озат-а, кљт-ђ; укы-й (укый), аш-ый (аша+й), њлчи (њлчђ+й), сљйли (сљйлђ+й);
Бу заман формасыныћ зат-сан белђн тљрлђнешендђ кайбер тарихи њзгђрешлђр барлыкка килгђн:
а) I затта кушымча кыскарган: бара-м – барамын. Тулы вариант хђзерге кљндђ сљйлђм телендђ, диалектларда џђм сљйлђшлђрдђ саклана, аерым очракларда поэзия телендђ дђ кулланыла. Мђсђлђн:
Яхшы, яхшы, сњз дђ юктыр, мин карышмый уйныймын, Тик сине шартымга књнмђссећ дип мин уйлыймын (Г.Тукай). Лђкин белђмен мин бер бљренећ Ике кабат чђчкђ атмавын, Књпме ашкынса да, бер дулкынныћ ике тапкыр ярны какмавын, Искђн ќилнећ кире кайтмавын Белђмен мин... (М.Кђрим).
ә) III зат берлектђ хђзерге телдђ кушымча юк, ул нуль формада килђ: ул бара, ул сљйли, ул ђйтђ џ.б. Борынгы телдђ III затта торыр ярдђмче фигыленнђн кыскарган -дыр/-дер кушымчасы кулланылган. Мђсђлђн: Ђтил суы ака торыр (Н.Фђттах). Идел суы агадыр, кыя тљбен кагадыр... (ќыр). -дер/-дер кушымчасы диалектларда саклана, шигырьлђрдђ кулланыла: Мђсђлђн: Мин качамын – ул куадыр, Ул куадыр – мин качам... (Г.Тукай). Суда балык йљзђдер лђ, Су салкынын сизђдер шул сизђдер; Авылыбызда бер матур бар, Њзђгемне љзђдер шул, љзђдер... (ќыр).
Татар телендђ хђзерге заманныћ бер генђ формасы бар, шућа књрђ аныћ мђгънђ књлђме, семантикасы гаять кић. Тљп мђгънђсеннђн тыш, сљйлђмдђ бу заман књп тљрле синтагматик џђм књчерелмђ мђгънђлђрдђ дђ кулланыла.
Т љ п, п а р а д и г м а т и к мђгънђдђ хђзерге заман сљйлђњ моментында башкарыла торган эш-хђллђрне белдерђ:
Хђлим ишектђн тышка сикерде. Тышта ќил котыра! Аркага китереп бђрђ дђ йљгертеп-йљгертеп алып китђ. Канатлар нинди кызу ђйлђнђлђр! Арыш басуы ничек матур дулкынлана! Тегермђн тирђсендђге чирђмлектђ њсеп утырган чђчђклђрнећ башлары ќиргђ тиеп-тиеп китђлђр (И.Гази). Тып-тыныч тљн, књклђр аяз, Идел љсте зђћгђр-зђћгђр... Асылташ нур белђн балкый, Иделенђ карый шђџђр... (Р.Гаташ). Урындык аркасына ак књлмђк эленгђн, љстђлдђ зђћгђр катыргылы диплом ята (М.Маликова).
З а м а н н ы ћ с и н т а г м а т и к мђгънђлђренә килгәндә, Д.Г.Тумашева заманнарныћ аларны ике тљргђ бњлеп карый: 1) заманныћ тљп семантик њзлеге њзгђрми торган мђгънђлђр. Димђк, бу очракта фигыль асылда хђзерге заманда була, ђмма љстђмђ тљсмерлђр ала; 2) фигыль хђзерге заман кысаларыннан чыгып, яки башка (њткђн, килђчђк) заман тљсмерен ала, яки башка наклонениелђр яссылыгына књчђ. Болары – к њ ч е р е л м ђ м ђ г ъ н ђ л ђ р дип атала. Ђ элегрәк чыккан грамматикаларда исђ синтагматик мђгънђлђр џђм књчерелмђ мђгънђлђр аерым карала1.
Синтагматик мђгънђлђр:
1) хђзерге заман еш кабатлана торган г а д ђ т и эш-хђллђрне белдерђ:
Ќитмђсђ, хатны язып бетерњећђ, сине хљрмђт итеп, чђй хђзерлилђр, табынга бер-ике сынык икмђк белђн фђкать кунак-тљшем љчен генђ сакланган... ак май, йђ сары май китереп куялар (Г.Бђширов). Књр, ничек эшли кояш: иртђ тора, таћ аттыра, Кљнозын књктђ йљзђ џђм кљн буенча яктыра... (Г.Тукай). Ага сулар, ага сулар, ага сулар гел шулай... (ќыр);
2) хђзерге заман формасы тормышта гомум кабул ителгђн, бђхђссез хакыйкать булып саналган вакытка мљнђсђбђтсез эш-хђллђрне белдерђ:
...Џђр олуглар эшлђгђнлектђн олуглыклар таба, «Уйнады» дип бирмилђр ошбу ќиџанда мђртђбђ (Г.Тукай). Туып њскђн шушы ќирнећ ямен Алыштырмый икђн џичнђрсђ. (С.Хђким).
Заманныћ бу мђгънђсе књбрђк мђкаль-ђйтемнђрдђ кулланыла: Без капчыкта ятмый (мђкаль). Язгы кљн ел туйдыра (мђкаль). Кар башына кар ќитђ (ђйтем);
3) предметны яки затны сыйфатлау љчен кулланыла:
Махсус белемен туктаусыз књтђреп, аны практикада оста куллана алучы белгеч кенђ тормыш белђн бергђ атлый (газета). Безнећ авылга дљньяныћ дњрт ягыннан нђкъ ќиде юл кайтып керђ. Џђр ќиде юлдан кайтканда авыл, минем туган йортым ќиде тљрле булып књренђ (М.Мђџдиев). Такта тњбђ белђн ябылган ферма каралтылары тыштан бик кљяз џђм чиста књренђлђр (Ф.Хљсни).
К њ ч е р е л м ђ мђгънђлђр:
1) к и л ђ ч ђ к т ђ џичшиксез њтђлђчђк, булачак дип саналган эш-хђллђрне белдерђ:
Туктале, карчык, алырбыз, савыгып кына ќитик. Син бит белмисећ ђле минем нинди планнар белђн йљргђнне: болай итђм, књлдђн су ерып кертђм, њзебезнећ Степанга барам да књп итеп кара карлыган, кызыл карлыган, кураќилђк алып кайтам; читђн буйларына утыртам. Бер елдан ќилђк-ќимешнећ иге-чиге булмаячак бездђ (И.Гази);
2) хђзерге заман хикђя фигыль њ т к ђ н д ђ булган эш-хђллђрне белдерђ:
Аннары, кышларныћ берсендђ язга ашлык акча эшлђп кайту нияте белђн, Гайрђтулла читкђ – Донбасс якларына китђ. Књзенђ йокы керми, алны-ялны белмичђ тырышып эшли (Ф.Хљсни).
Хђзерге заманныћ бу мђгънђсе аеруча тарихи вакыйгаларны тасвирлаганда актив кулланыла:
922 елныћ маенда Болгарга ерак Багдадтан илче килђ. Болгар рђсми тљстђ ислам дине кабул итђ, џђм заманында ић зур, кљчле дђњлђтлђрнећ берсе белђн дипломатик мљнђсђбђт урнаштыра. Шулай итеп, Идел-Чулман буендагы беренче дђњлђт – Болгар дђњлђтенећ тарихы башлана (Н.Фђттах);
3) хђзерге заман II зат формасында й о м ш а к б о е р у, э ш к ђ к у ш у мђгънђсендђ кулланыла:
Ул чирђме кљеп беткђн тузанлы ќиргђ кљрђк очы белђн сызгалый башлады:
– Менђ бу тљшен уеп аласыз да, пулемет куяр љчен тњгђрђк урын ясыйсыз. Аннары чирђмле кђслђрдђн брустьер љярбез... (И.Гази). Иртђгђ зачетка ђзерлђнеп килђсез (сљйл.т.). Кайвакытта шул ук йомшак боеру мђгънђсендђ бу форма юклыкта -мы/-ме кисђкчђсе белђн кулланыла:
Безгђ дђ килеп чыкмыйсызмы? Кибеткђ барып килмисећме? (сљйл. т.).
Юклыкта килгђндђ исђ шул ук фигыль катгый боеруны да белдерергђ мљмкин: Бњген беркая да бармыйсыз, љйдђ генђ утырасыз!
Шелтђ катыш йомшак боеру III зат юклык формасы белђн дђ белдерелергђ мљмкин: Шул хђтле шауламыйлар инде!
Үткђн заман хикәя фигыльләр.