Т ирән тамырлы түНТӘрем
Вид материала | Документы |
- Т ирән тамырлы түНТӘрем, 1198.4kb.
Сигезенче язма: Берләшәбез һәм аерылышабыз
Элеккеге укытучыларның ярты тормышы җәмәгать эшләре белән бәйле. 30 елларда ук алар авыл халкына концерт-театрлар куйганнар. Колхозга керергә өндәгәннәр. Сайлауларда унөйлекләрдә, фермаларда, кырларда агитаторлар булганнар. Заемга имза, кибеткә күкәй, җон җыйганнар. Колхозда төнге сменада (фермада силос турату, амбарда ашлык чистартуда) керосин фонаре яктысында иртәнге 4 кә кадәр эщләгәннәр. “Сугыш елында чабата белән язгы суда Чепьяга төшеп театр куйдык. Декорация тәрәзәсе биек иде. Хәлил буларак (егетләр сугышта) тәрәзәдән төшкәндә мәтәлдем”, — дип искә ала Галиева Бану апа. “Субаштан театр куеп кайтканда юлда бүреләр очрады”,— ди Юсупова Бану апа. 70-80 елларда да укытучылар коллективы авыл халкына культура хезмәте күрсәтү буенча актив эш алып барды. Ел саен кимендә 2 мәртәбә зур хәзерлекле концерт-спектакльләр куела иде.
1974-80 елларда мәктәп директоры буларак Юсупова Бану зур көч куеп эшләде. Коллективка Гарәфиева Асия, Гиниятова Венера, Хәлимов Мөдәрис, Гайнетдинова Венера, Хәкимҗанова Рәйсә, Юсупова Гөлшат, Галиев Марат һ.б. килде. Завуч, аннары мәктәптән тыш тәрбия эшләрен һәм мәктәп яны тәҗрибә участогында эшне оештыру буенча Гиниятова Венера зур көч куйды. 1980 елдан директор булып Хаҗиев Габделфәрт эшли башлады. Бу вакытта авылда яңа мәктәп бинасы төзү бурычы куелган иде. Бина төзүдә, аны югарыдан юллап алуда авыл советы рәисе Кашапова Рузилә, колхоз рәисе Гарәфиев Равил зур көч куйдылар. Мәктәп коллективының, укучыларның хезмәте күп керде. Хаҗиев Г.Г. еш Казан юлында булды. Бик күп җиһазлар, кабинетлар өчен уку әсбаплары, техник чаралар алып кайтты. Төзү эшләре өчен Татгражданстройның Сабадагы 159 ПМКсы каршында Балтач бүлеге оешты. Аңа Фәсхетдинов Зөфәр җитәкчелек итте.
1982 елның сентябренә мәктәпнең 2 катлы мәһабәт бинасы әзер булды. 28 август көнне район башкарма комитеты карары белән Урта Көшкәт урта мәктәбе Түнтәр мәктәбенә кушылды. Күрше мәктәп укучылары һәм укытучылары Түнтәргә килеп укырга һәм эшләргә мәҗбүр ителделәр.
1979 елның кышында районнан җитәкчеләр һәм белгечләр килеп мәктәп өчен урын сайлаганнар иде. Яңа мәктәп хәзерге Түнтәр һәм Субаш юллары кушылган урында төзелергә тиеш булган. Ходайның рәхмәте беләнме, ул көнне күз ачмаслык буран булды. Машинадан төшүгә кайсыдыр “Сез нәрсә, егетләр, басу уртасына салынган мәктәп турында киләчәктә халык безгә ни әйтер?” — дип куйды. Аннары мәктәп бинасы Гали ишан нигезендә төзелде. Ул вакытта ук район җитәкчелегенең 4 авыл өчен бер мәктәп булдыру уе булган икән.
Мәктәп 392 балага дип исәпләнгән булса да, чынлыкта анда 10 класс бүлмәсе генә бар. Ике мәктәп берләшкәч, ике телдә укучы классларны берләштереп булмады. Тиз генә 40 балага исәпләнгән класс бүлмәләрен бүлү мөмкин түгел. Китапханә, укытучылар бүлмәсе, актлар залы, рекреация класс өчен файдаланылды. Башлангычлар иске мәктәптә калды. Иң авыры — юл мәшәкатьләре иде. Дәрестән тыш чараларның күпчелеге озын тәнәфесләрдә үткәрелде. Көтәш, Карлыган, Кесәл авылы балалары һәм укытучылары өчен махсус автобус бирелде. Иске Көшкәтлеләр нинди генә буран-салкын булса да, җәяүләп кайтып йөрделәр. Иске Торҗа һәм Карык Серма балалары интернатта торды. Кыш көннәрендә автофургон белән аларны Яңгул-Балтач-Урта Көшкәт маршруты (40 км!) белән йөрттеләр.
Бу елларда мәктәп яңа укытучылар белән тулыланды. Коллектив фән кабинетларын җиһазлау буенча зур көч куйды. Прокопьева А.С. химия-биология, Зарипов Р.Ш. физика, Попова Е.Г. география, Юсупова Б.Ш. татар теле, Тихонов А. тарих, Карабаева В.Ф. удмурт теле кабинетларын җиһазлауга күп көч куйдылар. Мастерскойны Зарипов М.З., спортзалны һәм спорт мәйданчыгын Галиев И. тәртипкә салдылар. Яңа мәктәптә директор булып береелда Ермаков И. В., икеелны Ибраһимов Ә.Г., аннары 1989 елга кадәр Галиев М.М. эшләделәр. Бу чорда укытучылардан Галиева Нурия, Сабирҗанова Маргарита, Юсупова Миләүшә, Самсонова, Нәкыйпов Габделфәрт, Нәкыйпова Раидә, Шаһиев Марс һәм башкалар эшләде.
Бер түбә астында ике милләттән булган ике коллектив бик бердәм һәм дус булып эшләдек. Укучы балалар арасында да, укытучылар арасында да бернинди милләтара кыенлыклар да, каршылыклар да булмады. Коллектив зур булганлыктан, хәтта ул чорларда эшләү күпкә кызыклырак та иде. Әмма көн саен тулысы белән җиһазландырылган, җылытылган һәм буш торган үз мәктәпләрен үтеп китеп, күрше авылга укырга һәм укытырга бару укучыларның һәм укытучыларның күңелләрен тырнап торды. Алар үзләрен бер гаепсезгә репрессиягә дучар булучылар дип санадылар. Алар бу язмыш өчен безне, Түнтәр укытучыларын һәм укучыларын һич гаепләмәделәр. Без дә аларны аңлый идек. Өч елдан соң алар үз мәктәпләрен кире кайтара алдылар. Аннан соң тагы 3 ел дәвамында удмурт авылларыннан килгән укучылар югары классларда безнең мәктәптә укыдылар. Субаш урта мәктәбе ачылганчы, ул зонага кергән авыл балалары да югары классларда Түнтәрдә белем алдылар. Бүгенге көндә без күрше Урта Көшкәт мәктәбе коллективының яңа мәктәп бинасына тиешүләрен теләп калабыз.
Алга таба да мәктәп коллективы яшь укытучылар белән тулыланды. Безнең мәктәптә чыныгу алган Заһидуллин Илдус һәм Данияләр бүгенге көндә фән кандидатлары һәм докторлары буларак Казанда эшлиләр. 1989 елдан мәктәптә директор булып Шакиров Әнәс эшли башлады. Инициативалы яшь укытучы Сибгатуллин Мәлик килде. 1992 елдан мәктәпкә директор булып Хаҗиев Габделфәрт кайтты.
Йомгаклау язмасы: Мәктәп киләчәккә атлый
Мәктәп язмышы ул — авыл язмышы, кешеләр язмышы. Түнтәр мәктәбенең юбилеена караган язмаларның бу соңгысы. Язмалар кайберәүләр өчен бәлки кызык та булмагандыр. Әмма Түнтәр мәктәбендә укыган яки эшләгән кешеләр өчен хатирәләрне яңарткандыр дип уйлыйм. Дөрес, язмаларда күп кешеләрнең фамилияләрен атап бетерергә мөмкин булмады. Мәктәпнең төп горурлыгы — анда укып чыккан кешеләр. Авылда турыдан-туры продукция җитештерүчеләр һәм төрле профессия белгечләре. Мәктәптә техник хезмәткәр булып эшләгән кешеләр дә аталмады. Язмаларның мәктәп тарихы буларак мәктәптә калган нөсхәсендә мәгълүматлар һәм фамилияләр шактый киңрәк яктыртылган. 3 декабрь көнне мәктәптә юбилей тантаналары үткәрәбез. Түнтәр мәктәбе тормышы белән бәйле кешеләрне бәйрәмгә чакырабыз! Бер күрешү — бер гомер!
Мәктәпнең бүгенге эшчәнлеге турында берникадәр язып үтмәсәм, язмаларым тулы булмас дип саныйм. Бүгенге көндә 392 урынга исәпләнгән типовой бинада бары тик Түнтәр авылы балалары гына белем алалар. 107 бала укый. Берничә ел элек район хакимияте һәм мәгариф бүлеге җитәкчеләре ярдәме белән мәктәп бинасына капиталь ремонт үткәрелде. Мәктәп газ белән ягып җылытыла. Мәктәп ашханәсе типовой. Барлык балалар да озын тәнәфестә кайнар аш белән тукланалар. Күмәк хуҗалык җитәкчеләре мәктәп эшчәнлегенә даими булышлык күрсәтәләр. Ашханә ел дәвамында ит, сөт һәм ярмалар белән тәэмин ителә. Мәктәптә 1-2 класс балалары өчен озайтылган көн группасы эшли. Алар өчен уен һәм йокы бүлмәләре җиһазландырылган. Мәктәпнең бай китапханәсе, спортзалы һәм спорт мәйданчыгы заман таләпләренә туры килә. Мәктәпнең яшәеше өчен кирәкле шартларны тудыруда һәм бердәм, эшчән педагогик коллектив туплау һәм мәктәпнең күпкырлы эшчәнлеген оештыруда мәктәп директоры Хаҗиев Габделфәртнең хезмәте бик зур.
Мәктәптә 27 укытучы исәпләнә. Шуның дүртесе яшь балалар белән ялда. Укытучылар гаиләләрендәге 18 яшькә кадәрге балалар саны 44. Бу да горурлык. Авылда, гомумән, балалар контингенты саклана. Мондый күрсәткеч район мәктәпләрендә сирәк күренеш.
Укытучылар барысы да үзебезнең авылныкылар. Аларның 11 е методист укытучы, 10 ысы өлкән укытучы исемен йөртә. Фән кабинетлары тиешле югарылыкта җиһазланган. Физика, информатика, тарих, химия-биология, татар теле кабинетлары (мөдирләре Хаҗиева Н.А., Зарипов Р.Ш., Сөләйманов Р.Г., Рамазанова Г.Г., Закирова Г.Г.) район мәктәпләре арасындагы конкурсларда призлы урыннар алдылар. Башлангыч класс укытучылары Ибраһимова Д.М., Исмәгыйлова Р.З., Хәкимова М.Р., Габдрахманова И.Б., Газыймова Л.Р. балаларга төпле белем нигезләре һәм тәрбия бирүдә нәтиҗәле эшлиләр. Менә берничә ел инде районда башлангыч класс укучылары арасында үткәрелгән фән олимпиадаларында безнең укучылар призлы урыннар яуладылар. Химия-биология, физика, информатика олимпиадаларында күркәм уңышларга ирештек. Математика укытучыларыбыз Сөләйманова А.И., Мөхәммәтшина Г.Г., Галиев М.М., рус теле укытучылары Бәйрәмова Т. З., Басыйрова Г.Т. зур тәҗрибәгә ия. Быел мәктәпкә музыка белгече Әхмәтова А.В. килде. Хезмәт һәм һөнәргә өйрәтү укытучыларыбыз Басыйров И.И., Газыймов Г.Х., Хаҗиева Н.А. тиешле югарылыкта кабинетлар җиһазлап, балаларга һөнәр бирүдә нәтиҗәле эшлиләр. Татар теле укытучыларыбыз Закирова Г.Г. һәм Ибраһимова Х.Г. балаларда туган телгә мәхәббәт һәм милли аң тәрбияләү буенча күп эшлиләр. Нәтиҗәсе шул: журналистларыбыз һәм татар теле укытучыларыбыз бик күп. Физкультура укытучыбыз Зәйнетдинов Р.Т. физкультура-спорт эшен югары баскычка күтәрде. Инде берничә ел мәктәпнең хоккей командасы район һәм зона ярышларында җиңүче булды, республика ярышларында танылды. Кул көрәше һәм милли көрәш буенча да призерларыбыз бар. Галиев М.М. җитәкчелегендә яшь шахматчылар командасы ел саен район бәйгесендә беренчелекне бирми. Аның яшь рәссамнәре эшләре дә районда танылды, призлар яулады. Район күләмендәге мәктәп китапханәләре конкурсында Зарипова Г.Т. призлы урыннар алып килә, балаларда китапка мәхәббәт тәрбияләү буенча күпкырлы эш алып бара. 5 класстан башлап укучылар хәзерге заман компьютерларында эшләргә өйрәнәләр. Укучыларның дәрестән тыш эшләрен оештыру буенча да (Шәрәфиева Г.М.) күрсәтерлек эшләребез күп. Экологик тәрбия бирү һәм мәктәп яны тәҗрибә участогы эшен оештыруда Рамазанова Г.Г. танылып өлгерде.
Мәктәптәге укучыларның 50% ы уку отличниклары һәм ударниклары. Соңгы 10 елда 9 һәм 11 классны 13 укучы 5 кә генә тәмамлады һәм 5 есе медальгә лаек булды. Ел саен чыгарылыш класс укучыларының 50-60% ы югары һәм махсус урта уку йортларына укырга кереп баралар. Мәктәптә укытучылар үзара җылы мөнәсәбәттә, бер-беренә ярдәмләшеп, үз белемнәрен даими күтәреп, заман проблемалары белән көрәшеп эшлиләр.
Репрессия корбаннары турында өстәмә мәгълүматлар
Казанда яшәүче Былбыл апа Ибраһимова язмаларыннан 2007 ел, июль.
Минем әтием Ибраһимов Фатих Түнтәр мәктәбендә 1930-1933 елларда мәктәп директоры булып эшләгән. Аны нахакка гаепләп, Түнтәрдә, клубта доклад ясаган вакытта, 1933 елда кулга алганнар. Бер елдан аклаганнар. Аннары ул гаиләсе белән Мари иле ягына күчеп киткән. 1938 елда аны кабат кулга алганнар һәм юк иткәннәр. Әтиебез 1956 елда акланды. Репрессия корбаннарының Хәтер китабына кертелгән. Әнием Сәрвәр дә Түнтәр мәктәбендә укытучы булып эшләде. Без 4 бала әниебез тәрбиясендә үстек. Абыем Равил 1923 елда туган, энем Рафаэль 1927 елгы, сеңлем Сания 1934 елгы. Әнием мулла нәселеннән булса да, аны каһәрләмәгәннәр. Үзем дә укытучы булып эшләп пенсиягә чыктым. Әтием Комзавод авылыннан. Үзем Сәрдектә дә, Комзаводта да укыттым.
Әтием һәм әнием Түнтәрдә эшләгән вакытта бер төркем укучылар белән Малмыжга экскурсиягә барганнар. Шунда фотога төшкәннәр. Шул фотоны мәктәп музеена җибәрәм. Фото 1932 елда май аенда төшерелгән Әйбәт сакланган. Фотога 3 укытучы һәм ШКМ мәктәбенең 5 сыйныфыннан 33 укучы кергән. Уңнан беренче минем әтием Ибраһимов Фатих, икенчесен белмим. Өченчесе Закиров Салих абый. Ул соңгы вакытта Пыжмара мәктәбендә укытып пенсиягә чыкты. Чыгышы белән безнең Комзавод авылыннан иде. Фотода түбәндәге рәттә укучылардан: Сәгыйдә Кәримова (Түнтәр), Зифа Сәмигуллина (Түнтәр, Рәйсә һәм Зәйтүнәнең апасы), Зөбәер Юнысов (Курамъял), Гөлсем Фәйзерахманова (Түнтәр), Шәйми(Арбор), Хәлиуллина (Арбор), Гомәр Сафин (Комзавод). Калганнары язылмаган. Субаш авылыннан да Түнтәргә килеп укыганнар. Мәсәлән Фролов (элекке Түнтәр мәктәбе укучысы) минем туган авылымда сугыш вакытында минем әни белән бергә укытты. Аннары сугышка китте һәм югалды.
Нөнәгәр авылында яшәүче ветеран укытучы Наил абый Салихов истәлекләреннән. 2005 елда язып алынды.
Түнтәр мәктәбендә директор булып эшләгән Мөбарәк Сафин (чыгышы белән Пархода авылыннан, минем җизни була), 1937 елда нахакка кулга алынган (1956 елда акланган) һә 10 елга төрмәгә хөкем ителгән. 10 елын утырып кайтканнан соң, мәктәпкә кире кайтмаган механизатор һөнәре үзләштереп, Чепья МТСында эшли башлаган. Тырыш хезмәт куйган. Иң авыр участокларны аңа кушып эшләткәннәр. Икенче елын эшләгәндә, (1948 ел) Арбор басуында егылган ашлыкны бары тик генә ура аласың дип МТС җитәкчеләре аңа тапшырганнар. Арышны бер генә яклап урса да, кайбер өлешләре начаррак эшәкәртелгән. Нәкъ шушы басуга, Казаннан бер җитәкче килеп, бу басуны күргән һәм “Моны халык дошманы эшләгән мәллә?” дип сораган. Сталинның исән вакыты булганлыктан, җизни бик каты курыккан һәм тиз генә МТСтан расчет алып, Казахстан якларына күчеп киткән. Калган гомерен шунда үткәргән.
Түнтәр мәктәбендә төрле елларда укыган укучылар һәм укыткан укытучылар истәлекләре
1953-1954 елларда укыткан Алкин Разит истәлекләре
Мин дә унынчы классны бетергәч, Түнтәр җидееллык мәктәбендә педагогик эшчәнлегемне башлап җибәрдем. Бернинди педагогик белем булмаганлыктан, миңа дәреснең максатын куярга, план-конспект төзергә Мөхәммәдъярова Рашидә апа нык ярдәм итте.
Үзем бик яшь булсам да, миңа үземнән дә олырак 17-18 яшьлек кызларны-егетләрне укытырга туры килде. Ул вакытта радиолар булмаганлыктан, таш мәктәпнең һәр классына детекторлы наушник белән тыңлый торган приёмниклар керттем. Ул вакытта мин физика-математика фәнен укыттым. Штаттан тыш вожатый булып эшләдем.
Әти-әниләр арасында, бигрәк тә Көшкәтбашта, бик күп эшләргә, комсомол эшен дә оештырырга туры килде. Ул вакытта укучылар күп белергә тырышалар Һәм укуга җитди карыйлар иде.
1946-1953 елларда укыган Сафиуллина Әминә истәлекләре
Сафиуллина Әминә 1939 елда Түнтәр авылында туган. Түнтәр 7-еллык мәктәбен тәмамлый. Урта белемне Чепьяда ала. 1958 елда, аттестат алып, Казанда 5 ел тегүче булып эшли. 1963 елда Түнтәрдә башлангыч классларны укыта. Читтән торып Казан педагогия училищесын тәмамлый. 1965-77 елларда Түнтәрдә детсад мөдире була. 1979 елдан Түнтәр халкына көнкүреш хезмәте күрсәтү йорты мөдире.
Сафиуллина Әминә апа башлангыч класста үзенә белем биргән Җәләева Миңлегөл апаны, татар теле һәм әдәбият укытучысы Мөхәммәдъярова Рашидә, биология укытучысы Белова Майя, география укытучысы Чумаров Владимир, тарихчы Зәкиев Фаил һ.б. зур рәхмәт сүзләре белән искә ала.
“Мәктәп тормышында берничә вакыйга аеруча нык хәтердә калган. Укытучы Чумаров Владимир безнең классны Малмыжга крайны өйрәнү музеена экскурсиягә алып барган иде. Бу сәяхәттән күп нәрсә күреп, белеп, туган ягыбызның тарихын белеп кайттык. Закиров Сабит абыйның безне, үзенең бер төркем укучыларын, Чепьяга комсомолга керергә алып баруы да истә калган. Мәктәпнең үз традицияләре дә бар иде. Мәсәлән, һәр язда сыерчык оялары ясый идек. Булдыра алганы һәрберсе берне, кечкенәрәкләр ике-өч укучы берләшеп яңа оя элеп куя. Шулай ук һәр укучыга мәктәп яны участогындагы яшелчә түтәлләре беркетелә иде. Мин үзем укыган чорда бер кишер түтәлен карап үстердем”.
1946-1953 елларда укыган Зарипова Рауза истәлекләре
Мин, Зарипова Рауза Шәкүр кызы 1939 елның 1 гыйнваренда Түнтәр авылында туганмын. 1946 елда Түнтәр мәктәбенең беренче классына укырга кердем. Бу — сугыштан соңгы бик авыр еллар иде. Безне өч баланы әниебез ялгыз тәрбияләде. Әтиебез Бөек Ватан сугышында һәлак булды. Түнтәр җидееллык мәктәбен тәмамлагач, мин Чепья урта мәктәбенә укырга төштем. Ул вакытта 9 класста минем абыем да укый иде. Абыем хәтта кышкы салкын бураннарда да, чаңгы белән көн саен авылга кайтып йөрде. Чөнки мәктәпнең интернаты юк. Укырга кирәк. Бу сугыштан соңгы авыр еллар. Күпчелек балалар 7 классны тәмамлаганнан соң колхозда эшкә калалар, укуларын дәвам итә алмыйлар. Безнең әниебез үтә тырыш булды һәм ялгыз булуына карамастан, безне өч баланы урта мәктәптә укыта алды. Бу елларда өч баланы урта мәктәптә укыткан авылдан тагын бер генә гаилә булды. Бу гаилә әти-әниле гаилә иде. Интернат булмаганлыктан, мин Чепьяда бала карап укырга урнаштым. Бу гаилә бик тә ипле, дәрәҗәле гаилә иде. Нургали абый Сафин райком секретаре булып эшли. Наилә апа мәктәптә укыта. Аларның өч балалары бар. Олы кызлары Альмира башлангыч класста укый. Наил һәм Ринат әле кечкенәләр. Мәктәптә дәресләрне укып кайтканнан соң, миңа өй эшләрен башкарырга һәм балаларны карарга кирәк иде. Төрле чак булгандыр, мин бер эштән дә тартынмадым. Шуңадыр Нургали абый да, Наилә апа да, балалар да, озак еллар үткәч тә, үземне хөрмәт иттеләр. Алар эшкә Балтачка күченгәч тә, Алабугага киткәч тә, Әгерҗедә эшли башлагач та, гел аралашып тордык. Нургали абый пенсиягә чыгып торырга Казанга кайткач та элемтәне өзмәдек.
1956 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Югары Ослан районындагы Ключище авылында урнашкан беръеллык бухгалтерлар курсын тәмамладым. 1957 елның ноябрендә туган авылым Түнтәргә кайтып, колхозда баш бухгалтер булып эшли башладым. Бухгалтериядә миңа кадәр бухгалтер булып Чепья кешесе Владимиров эшләгән. Ул китте һәм еллык отчетны мин берүзем башкарып чыктым. Көне-төне эшләргә туры килде. Бухгалтериядә миннән башка кассир Асия Мостафина гына эшли иде.
Ул декрет ялына киткәч, аның урынына Әшрәпова Асияны алдык. Аның бухгалтерия эшчәнлегендә бернинди тәҗрибәсе юк. Мәктәпне генә тәмамлаган. Аны эшкә өйрәттем. Ул читкә киткәннән соң, бу эшкә иптәш кызым Муллахмәтова Венераны өйрәтергә туры килде. Ул киткәч, эшкә Исхакова Фәүзияне, аннары Шәфигуллина Әминәне өйрәтергә туры килде. Минем шәкертләрем барысы да тарыш булдылар, карусыз эшләделәр, бухгалтерия эшендә озак еллар намус белән эшләделәр. 1959 елда Түнтәр (Киров исемендәге) колхозга Урта Көшкәт, Көтәш, Сала Көшкәт авылларын да куштылар. Бухгалтериягә Мамыков Аркадий килде һәм минем ярдәмчем булып эшли башлады. Шулай итеп, колхоз зурайгач, бухгалтериядә өч кеше эшли башладык. Колхозлар берләшкәнче колхоз рәисе булып Рәхим абый Мөхәммәтҗанов эшләде. Аның кул астында эшләү бик җиңел булды. Ул кешеләргә карата бик ихтирамлы иде. 1959 елда рәислеккә Габделхәй абый Гозәеров килде. Ул чорларда колхозчыларның хезмәтенә түләү бик кечкенә булды. Башта бары тик хезмәт көне генә язылды. 1961 елдан бер хезмәт көненә 3 тиеннән хезмәт хакы түли башладык. Отчетлар белән Балтачка ат белән йөрдем. Район Арчага кушылган елларда Арчага йөрергә туры килде. Арчага да берүзем йөри идем. Ул вакытта юллар начар. Кыш көне ат юлы гына. Отчетлар белән Арчага Казан аркылы барган вакытлар да булды. Самолет белән Казанга, аннары поезд белән Арчага.
1964 елда колхозларда экономист штаты кертелде. Мин Казанда 6 айлык курсларда укып кайттым һәм колхозның экономисты булып эшли башладым. Яңа эштә таләпләр зур булды. Баш бухгалтер булып Чепьядан кайтып Гарәфи абый Шәрәфетдинов эшли башлады. Ул тәҗрибәле бухгалтер иде. Аның белән дә килешеп эшләдек. Эштә кыенлыклар туып торса да, барысын да җиңеп бардым. Ул вакытта кызлар көндез бухгалтериядә эшләсәк, кич белән амбарда, ындырда эшли идек. Бухгалтерия хезмәткәрләрен җәй буе төнге сменалардан калдырмадылар. Колхоз рәисе Габделхәй абый Гозәеров үзенчәлекле, нык таләпчән булды. Шулай булуга карамастан, аның белән дә үзара аңлашып эшләдек.
Яңгул авылы (“Яңа тормыш” колхозы) экономисты Әхмәтхан Гарипов белән танышып, 1967 елда аңа тормышка чыктым. Ике бала үстердек. Яңгул сельпосында (соңарак сәүдә берләшмәсе дип аталды) 1967-1971 елларда бухгалтер, аннары 1971-1974 елларда директор булып эшләдем. Күп вакыт юлда товар ташып үтә иде. Гаиләдә балалар үстергәндә хатын-кыз өчен бу шактый авыр хезмәт булды һәм мин кабат бухгалтерия эшенщ кайтып Яңгул сәүдә берләшмшсендә 1974-1988 елларда баш бухгалтер булып эшләдем. Эшкә намус белән карадым. Күп тапкырлар раон оешмаларының Мактау Кәгазьләре белән бүләкләндем. Бер үк вакытта читтән торып, 1977-1979 елларда Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамладым. 1988-1993 елларда Яңгул урта мәктәбендә бухгалтер-эш башкаручы булып эшләп лаеклы ялга чыктым. Нинди генә эшкә алынсам да, җиренә җиткереп үтәргә тырыштым. Хәзерге вакытта тормыш иптәшем Әхмәтхан белән лаеклы ялда. Яңгул авылында яшәп ятабыз.
1946-1953 елларда укыган Мөхәммәтшин Әхмәт һәм
Мөхәммәтшина Рашидә истәлекләре
Без 1нче класска 1946 елны кердек. Беренче хәреф танырга өйрәтүче укытучыбыз Дәхәнә апа булды. Ул елны 1нче класс икәү булып, мин “а” классына, ә Әхмәт “б” классына кердек. Уку елы барышында Әхмәтне Сәйдә апасы безнең класска күчерде. Дәхәнә апаның балаларны бик яратуы, үзенә генә хас калынчарак аваз белән сөйләшүе, “Туган тел” җырын өйрәтүе хәтердә калган. Китап, дәфтәрләрне үзебез сатып ала идек,сугыштан соңгы береел гына булса да мин инде иске китап битләренә язганны хәтерләмим. Дәхәнә апалар семьясы күчеп китү сәбәпле, 2нче класста класс житәкчебез Юсупов Рашат абый булды. Ул бик йомшак тел белән, ”сеңлем”, ”энем” дип сөйләшә иде. Әмма егет кеше булгангамы, без аңа бераз куркып, уңайсызланып карый идек. Дәресләрне бик оста алып бара, үзенең аңлатуы белән һәр баланы үзенә бик тиз җәлеп итә иде. Бик матур җырлый, ул өйрәткән “Ак каен” җыры гомер буе Рашат абый истәлеге булып калды. 3-4нче классларда класс җитәкчебез Җәләева Миңлегөл апа булды. Ә Рашат абыйны югары классларга география һәм тарих укытучысы итеп күчерделәр. Без башлангыч классларда һәрвакыт икенче сменада укыдык, чөнки ул елларда укучылар күп, класслар җитми иде. Мәктәп итеп үзгәртелгән авыл мәчете бүлмәләрен кыш җылыта алмыйлар,чөнки мәктәпнең аларны җылытырлык утыны юк иде. Яз кояшы җылыта башлаганнан соң, апрель аенда мәчет бүлмәләре ачыла һәм укулар да бер сменага күчерелә иде. Ямаулы киемнәр киеп укысак та мәктәптә үткәрелгән һәр дәрес, һәр түгәрәккә бару, бәйрәмнәрне зурлап үткәрүләр күңелдә якты хәтирә булып калдылар. Безне 5нче класста Киров өлкәсеннән килгән кыз-Белова Мая кабул итеп алды. Ул бик яшь, чибәр иде. Әмма балаларны тыңлата, дәресләрне яхшы алып бара, класста тыңламаган укучы юк иде. Ул безне немец теленнән һәм химиядән укытты. Мая апаның ире-Чумаров Володя абый безнең параллель классның класс җитәкчесе иде. Алар класстан тыш эшләрне бергә, классларны берләштереп үткәрәләр иде. 7нче класста һәр ике параллель класс берләште, класс җитәкчебез Мая апа булды. Без 7нче классны 30 га якын бала тәмамладык. Укучыларның яртысы диярлек “4”-”5” билгеләренә генә бетерде, әмма тормыш шартларының бик авыр булуы, күпчелек балаларга югары белем түгел, хәтта урта белем алырга да мөмкинлек бирмәде.
Беренче класста яхшы уку, 7 классны тәмамлаганчы шул югарылыктан төшмичә уку, укытучыларның да зур хезмәте булган дип уйлыйм. Мәктәп елларында класс оештыручысы, дружина советы председателе, укучылар комитеты председателе, комсомол секретаре, мәктәп күләмендәге стена газетасы редакторы вазифаларын үтәргә туры килде.
Мөхәммәтшина Сәйдә апаның математика фәненнән, Мөхәммәдъярова Рашидә апаның татар теле, һәм әдәбиятыннан төпле белем бирүләре тормышта яшәү рәвешен формалаштыруда зур ярдәм иттеләр. Урта мәктәп тәмамлап, китапханә техникумында укып, бөтен эшчәнлегемне китапханә белән бәйләдем. Китапханәдә 30 ел эшләү дәверендә бик күп мактау язулары һәм дипломнар белән бүләкләндем. Җиденче чакырылышта авыл советы депутаты булдым, ә 1985 елда Татарстан хатын-кызларының икенче съездында катнаштым.
Беренче класстан бергә укыган Әхмәт белән гаилә корып, 3 бала үстердек. Әхмәт исә 7нче класстан соң колхозда эшли башлады, кичке урта мәктәпне тәмамлады. Ул соңгы 30 ел гомерен авылда газ слесаре булып эшләп пенсиягә чыкты. Безнең 60 ел гомеребездә, Түнтәр мәктәбендә 7 ел буе алган белем, тәрбия тормышта төп юнәлеш бирүче зур көч булды.