Т ирән тамырлы түНТӘрем

Вид материалаДокументы

Содержание


Сөләйманов Роберт Габделхәй улы
Шакиров Һидият Шакир улы
Шакирова Наилә
Фәйзрахманов Тәлгать Фәйзрахман улы
Подобный материал:
1   ...   14   15   16   17   18   19   20   21   22

Сөләйманов Роберт Габделхәй улы


Сөләйманов Роберт Габделхәй улы 1940 елның 3 мартында Татарстан Республикасы Балтач районы Кариле авылында укытучы гаиләсендә туа.

Әтисе Кариле башлангыч мәктәбе мөдире-укытучысы була, әнисе колхозда эшли. Шушы гаиләдә тәрбияләнеп, 1947 елда Кариле башлангыч мәктәбенә укырга кереп, аны 1951 елда тәмамлый. Шул ук елда күрше Норма авылында башлангыч мәктәп җидееллык итеп үзгәртелгәч шунда укый башлый һәм аны 1954 елда тәмамлый. 1954-1957 елларда Балтач урта мәктәбендә укый. Урта белем алганнан соң, Тимирязев (ул чакта Сталин) исемендәге колхозда фермада хисапчы булып эшли. 1961 елда Казан дәүләт педагогия институты тарих-филология факультетының тарих, татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 2 курста укыганда, 1962 елның ноябрендә, Совет Армиясе сафларына чакырыла, барлыгы өч ел хезмәт итеп, 1965 елда демобилизацияләнгәнче хезмәт итә. Хезмәт иткәндә берьеллык партия мәктәбе һәм өч айлык запаска офицерлар хәзерли торган курслар тәмамлый, хәзер отставкадагы капитан. 1965 елда укуын дәвам итеп, 1969 елда институтны бетерә, татар теле, әдәбияты һәм тарих фәннәре укытучысы белгечлеге ала.

1969 елда Балтач районының Кенә урта мәктәбенә эшкә билгеләнә. Ул мәктәптә 1978 елга кадәр һәм шуннан соң Карадуганда урта мәктәп ачылгач, шунда күчеп, эшен дәвам итә. 1988 елдан Түнтәр урта мәктәбендә башлый. Хатыны Анна Илья кызы да укытучы, математикадан белем бирә. Ике кыз үстерәләр, икесе дә югары белемле. Кызлары һәм кияүләре Түнтәр урта мәктәбе укытучылары. Сөләйманов Роберт “Хезмәт ветераны” исеменә лаек була, 2001 елны лаеклы ялга китә.

Эшләү дәверендә Сөләйманов Роберт Габделхәй улын тирән белемле, таләпчән укытучы буларак беләләр, аның укучылары арасында республикабызның күп кенә күренекле кешеләре бар. Укытучы-методист Роберт Габделхәй улы республиканың һәм районың мактау кәгазьләренә ия.


Шакиров Һидият Шакир улы

Шакиров Һидият 1935 елны Арча районы Түбән Пошалым авылында туган. Җидееллык белемне Урта Пошалым авылында ала.

Җидееллык мәктәптән соң ул Арча педагогия училищесына укырга кереп, училищены уңышлы гына тәмамлый.

Училищедан соң, 1953 елны Арча районы Түбән Бирәзә авылында укытучы булып эшли. Ике ел Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.

Армиядән соң 1957 елны Балтач районы Көшкәтбаш җидееллык мәктәбенә укытучы итеп билгеләнә.

1958 елны партия сафларына кабул ителә. 1959 елны Балтач районы Көшкәтбаш җидееллык мәктәбенә директор итеп билгеләнә.

1958 елны Казан дәүләт университетының тарих факультетына читтән торып укырга керә. 1964 елны университетны тәмамлап диплом ала. Һидият Шакирович тирән белемле, балаларның иң яраткан укытучысы була. Авыл халкы арасында зур авторитет казана. Ул бик көчле пропагандист була, еш кына халыкка халыкара темаларга лекцияләр укый. Түнтәр авылы халкы аны яхшы белә, үзе киткәч тә аны сагынып сөйлиләр.

Балтач районының берничә мәктәбенә аны директор итеп алырга телиләр. Һидият абыйның үзе белән бергә укыган иптәше, Мари-Төрәк райкомында эшләүче Гайнетдинов Камил, Мари-Төрәк районы Дружино авылына аны мәктәп директоры итеп алып китә. Шакиров Һидият килгәндә Дружино авылында балалар 2 сменада укый торган була. Һидият 1967-68 елларда бу авылда зур мәктәп салдыра, балалар бер сменада гына укый башлый. Ул районда тиз таныла, иң алдынгы мәктәп директоры санала. 1970 елны “За мир” совхозына партия оешмасы секретаре итеп эшкә алалар. 1972 елны “За мир” совхозында директор булып башлый. Ул искиткеч кешегә игътибарлы, ярдәмчел кеше була. Ул директор булып эшләгәндә күп семьяларны өйле итә, күп укучылар совхоз аша югары уку йортларына укырга керәләр. Һидият абый кешеләрнең гозеренә беркайчанда да битараф калмый, ярдәм итә.

“За мир” совхозы ит, сөт җитештерү буенча иң югары күрсәткечләргә ирешә. Ул күп кенә Грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә.

Сәламәтлеге начарлану сәбәпле, совхоздан китә. Соңгы елларда Дружино мәктәбендә директор булып эшли. Ул авыру сәбәпле, 1988 елны пенсиягә чыкты. 1990 елның 16 ноябрендә 54 яшендә вафат була. Хезмәт ветераны Шакиров Һидият Арча районы Түбән Пошалым зиратына күмелә.

Балалары турында:

Шакирова Фәридә 1959 елда Балтач районы Көшкәтбаш авылында туа. АПУ һәм КГПУ ның рус теле факультетын тәмамлап, Шәмәрдән урта мәктәбендә рус теле фәнен укыта.

Шакирова Резеда Һидиятовна 1961 елда Балтач районы Түнтәр авылында туа. АПУ һәм КДУ ны тәмамлый. Хәзерге көндә Мари-Төрәк районы Карлыгында (Зур Карлыган) рус теле фәнен укыта.

Шакиров Илдар Һидиятович 1963 елда Балтач районы Түнтәр авылында туа. АПУ ны һәм ГПИ ны тәмамлый. Хәзерге көндә Арча районы Иске Төрнәле мәктәбендә уку-укыту эшләре мөдире була, хезмәт-физкультура укыта.


Шакирова Наилә

Шакирова Наилә Күпербаш авылы кызы. Җидееллык белемне Күпербаш мәктәбендә ала. 8-9 классларны Казанбаш урта мәктәбенә йөреп укый.

Шакирова Наилә 1946 елны Казан педагогия училищесын беренче курсына читтән торып укырга керә. Беренче сессияне уңышлы гына укып кайта. 1946 елны Арча районы Урта Сәрдә җидееллык мәктәбенең башлангыч классларына укытучы булып килә. Урта Сәрдә авылында 5 ел эшли. Бу елларда Казан педагогия училищесын читтән торып укып, уңышлы тәмамлап диплом ала. Арча районының Айван һәм Иске Төрнәле мәктәпләрендә укытучы булып эшли.

1953 елны Казан педагогия институның беренче курсына читтән торып укырга керә.

1955 елны Министрлык приказы белән Арча районы Көшкәтбаш авылы мәктәбенә эшкә килә. Көшкәтбаш җидееллык мәктәбендә 1960 елга кадәр рус теле укыта.

Көшкәтбаш авылында эшләү елларында Наилә апа КПСС сафларына кабул итлә. Бу авылда 5 ел комсомол укуын алып бара.

Балтач районының танылган авыл хуҗалыгы эшчәннәре Исрафилов Сәйдәш, Фатыйхов Солтан шушы елларда җидееллык мәктәптә укыйлар. Наилә апа 1958 елны Шакиров Һидияткә тормышка чыга. 1960 елны Түнтәр сигезьеллык мәктәбе оештырылып, Шакировлар бу мәктәпкә укытучылар булып билгеләнәләр. Наилә апа Түнтәр мәктәбендә 1966 елга кадәр рус теле укытучысы булып эшли.

1966 елны Шакировлар Мари-Төрәк районы Дружино авылына күчеп киләләр, сигезьеллык мәктәптә башлыйлар. Берничә елдан мәктәп урта мәктәпкә үзгәртелә. Наилә апа монда татар теле укытучысы булып эшли. Мәктәптә татар теле дәресләре укытуны саклап калу өчен Наилә апа һәм Һидият абыйга бик зур көч түгәргә кирәк була.

1970-1983 елларда Наилә апа агитколлектив җитәкчесе булып эшли. 1983 елда лаеклы ялга киткәч, бер ел мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли, пьесаларда уйнарга ярата. Мари-Төрәктә һәм Йошкар-Олада татар театрлары белән призлы урыннар яулыйлар. Наилә апаның 39 ел да 7 ай хезмәт стажы санала.

Бүләкләре:

1. Сугыш елларында тырыш хезмәт өчен медале.

2. Юбилей медальләре.

3. 1975 елда социалистик ярыш җиңүчесе.

4. Хезмәт ветераны.

5. Грамоталар.


Рәхмәтуллина Роза Шаһзада кызы

Белеме укытучы,бухгалтер. Уфа пед.училещесы, кичке алты айлык бухгалтерлар курсын тәмамлый.1970-71нче уку елын Малмыж районы Яңа Пукшинер авылында мари балаларына белем бирү белән башланып китә.Беренче елны Галина Александровна бик зур ярдәм күрсәтә,ә1972-74 нче елларда Пыжмара сигезьеллык мәктәбендә укыта һәм шул ук елларда озынайтылган көн группасында тәрбияче булып эшли. Ул елларда Кадимова Зәйнәп апа һәм Валиев Нурулла абыйлар педагогик эшчәнлеккә өйрәттеләр.1975-80 нче елларда Түнтәр мәктәбендә интерната тәрбияче һәм 5нче класста татар теле укыта ,пионервожатый булып эшли һәм эшләү дәверендә Ибраһимов Мөдәрис һәм Габделкова Фәйрүзәләр алдынгы һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашучы укучылары булалар Артека бушлай путевка белән бүләкләнәләр.Роза апа тәрбияләгән укучылар барысы да җәмәгать урыннарында үзләрен актив ,эшчә һәмтәбияле итеп күрсәтә беләләр ,яхшы мөгәлләмәдә яшиләр.Түнтәр урта мәктәбе укытучылары коллективына да бик зур рәхмәтле ул.


Фәйзрахманов Тәлгать Фәйзрахман улы

Фәйзрахманов Тәлгать Фәйзрахман улы 1936 елның 7 январенда Балтач районы Көшкәтбаш авылында туа. 1944 елда Көшкәтбаш җидеелык мәктәбенә укырга керә. Сигезенче класска укырга Балтач урта мәктәбенә бара һәм аны 1957 елда тәмамлый.

Тәлгать абый 1957 елда Көшкәтбаш җидееллык мәктәбендә физик тәрбия укытучысы булып башлый һәм шул ук елны КДПИның физик тәрбия бүлегенә укырга керә. Көшкәтбаш авылында башлангыч мәктәп кенә калгач, Тәлгать абый Түнтәр сигезеллык мәктәбендә физкультура һәм хезмәт укытучысы булып башлый. 1964 елда Арча районы Шура сигезьеллык мәктәбенә директор итеп билгеләнә, ә 1966 елдан физик тәрбия һәм хезмәт укытучысы булып Лесхоз сигезьеллык мәктәбендә эшли башлый. 1980 елдан Төрнәле тугызъеллык мәктәбендә укыта.

Тәлгать абыйның балалары Рәис һәм Рафия дә әтиләре юлыннан китә. Рәис технология укытучысы булып Арча районы Лесхоз урта мәктәбендә эшли. Рафия Балтач районы Чепья урта мәктәбендә башлангыч класс укытучысы. Икесе дә методист укытучылар.

Тәлгать Фәйзрахман улы 1995 елның 18 октябрендә вафат була.