Т ирән тамырлы түНТӘрем
Вид материала | Документы |
- Т ирән тамырлы түНТӘрем, 1198.4kb.
Техник персонал
Исем фамилиясе | Еллар | Вазыйфасы |
Мөхәммәтшина Мәсер Закирова Мәгъмүрә Зыятдинова Г-мбану Хадиянова Гадилә Мөхәммәтшина Рәйсә Муллагалиева Мөнәвәрә Галиева Мәрьям Хәкимҗанова Дания Низамова Бибигөл Әхмәтҗанова Фәния Якупов Фәнил Гайсина Гөлсем Мостафин Кәрим Шәймәрдәнов Мотыйгулла Газизов Вагыйз Сәмигуллина Хаҗәр Гозәеров Таһир Зарипова Хәзинә Газизова Рәхимә Сафиуллин Габделхак Шәймәрдәнов Мотыйг. Камалетдинов Зәйнет. Әүхәтшина Мөнәвәрә Хөсәенова Камәрия Фәйзрахманова Нурл. Ибраһимова Гөлҗиһан Шәйдуллина Фәүзия Мөхәммәтшина Рәйсә Гыйматдинова Разыя Шәмсетдинова Гөлнур Басыйрова Альфира Газыйзова Рәхимә Газыймова Разыя Хәйруллина Сафура Нурзадина Хәдичә Вәлиуллина Дамира Гарифуллина Фәния Хәмидуллина Хаҗәр Ибраһимова Тәскирә Кадыйрова Рафилә Гыйматдинова Әминә Хәбибуллина Әлфия Басыйров Ирек Закиров Харис Газыймов Илһам Шәрәфетдинов Рәмзис Гыйләҗева Фәүзия Шәрәфиева Руфия Басыйрова Гөлирә Бәйрәмова Альфира Хәмидуллина Ләйсән Кадыйрова Рәмзия Шәрәфиева Рәсүлә Кашапова Рәмзия Хәбибуллина Ләйлә Хәкимова Лариса Гарифуллина Раушания | 1930-1967 1930-1960 1960-1961 1960-1966 1950-1969 1962-1962 1962-1963 1962-1967 1963-1964 1963-1966 1963-1965 1965-1966 1965-1969 1965-1966 1965-1966 1967-1972 1967-1968 1969-1974 1969-1977 1969-1972 1969-1975 1969-1975 1967-1973 1974-1980 1974-1979 1974-1979 1975-1980 1976-1983 1977-1986 1977-1978 1966- 1998 1980-1988 1981-1989 1981-1983 1982-1990 1982-1994 1985- 1999 1982-1994 1986- 1993- 1999 1987- 1993- 2000 1982-1999 1997-2001 1997 - 1997-2005 1985- 1993- 1993-2007 1998 1998- 2005- 2002- 2002- 2005-2007 2002- 2005- 2004-2005 2007- | җыешт. җыешт. Инт. пеш. хисапчы җыешт. пешекче җыешт. пешекче җыешт. пешекче моторист җыешт. ат караучы кочегар кочегар җыешт. кочегар җыешт. җыешт. завхоз кочегар кочегар төнге тәрбияче җыешт. кочегар кочегар төнге тәрбияче пешекче җыешт. җыешт. завхоз җыешт. җыешт. пешекче җыешт. җыешт. лаборант җыешт. җыешт. җыешт. җыешт. җыешт. кочегар кочегар кочегар кочегар пешекче пешекче Пешекче җыешт. җыешт. җыешт. лаборант завхоз лаборант лаборант җыешт. |
Мәктәп җитәкчеләре
Мәдрәсә мөдәррисләре һәм мәктәп директорлары җитәкчелек иткән еллар Фамилиясе һәм исеме
1799- | |
1829-1874 | Мулла Мөхәммәтгали ишан |
1874-1876 | Шәмсетдин мулла |
1876-1918 | Ишмөхәммәт хәзрәт (Ишми ишан) |
-1918 | Мөхәммәтнәҗип хәзрәт |
1918 | |
1924-1927 | Йосыф Баязитов |
1928 | Вахитов |
1930 | Касыймов |
1932 | Фатыйх Ибраһимов |
| Галиев Зөфәр |
| Зарипов Хәбир |
| Ханова Җәмилә |
| Алкин Рияз |
| Гарипов Зөфәр |
1942- | Мөхәммәдьярова Рәшидә Мөхәмәдүяровна |
1949-1952 | Вәлиев Гата |
| Галләмов |
1952-1954 | Мөхәммәтшина Сәйдә Мөхәммәт-вна |
1954-1956 | Хәкимов Гайфи |
1956-1961 | Мөхәммәтшина Сәйдә Мөхәммәт-вна |
1961-1967 | Гыйләҗев Рәкыйп Гыйләҗевич |
1967-1974 | Зарипов Рәфхәт Шәкүрович |
1974-1980 | Юсупова Бану Шәмсетдиновна |
1980-1982 | Хаҗиев Габделфәрт Газыймович |
1982-1983 | Ермаков Иван Васильевич |
1983-1984 | Ибраһимов Әнәс Гарипович |
1984-1989 | Галиев Марат Мөбарәкҗанович |
1989-1992 | Шакиров Әнәс Габделхәевич |
1992- | Хаҗиев Габделфәрт Газыймович |
Төрле елларда Түнтәр мәктәбенең статусы һәм географиясе
Еллар | Статус | Кайсы авыллардан килеп укыйлар? |
1730-1799 | башлангыч мәдрәсә | Түнтәр авылы |
1799-1918 | урта белем бируче мәдрәсә | Бөтен Идел-Урал төбәкләреннән |
1918-1924 | башлангыч (беренче баскыч) | Түнтәр авылы |
1924-1927 | икенче баскыч (тугызъеллык) | Хәзерге Балтач районы территориясен- дәге барлык зур авыллардан |
1927-1934 | ШКМ (крестьян яшьләр мәктәбе) | Чепья зонасына кергән барлык зур авыллардан |
1934-1940 | ТБУМ — тулы булмаган урта мәктәп (җидееллык) | Көшкәтбаш, Субаш, Арбор, Түнтәр зоналары авылларыннан |
1940-1956 | Җидееллык | Көшкәтбаш һәм Түнтәр авылларыннан |
1956-1960 | башлангыч мәктәп | Түнтәр авылыннан |
1960-1982 | сигезьеллык мәктәп | Көшкәтбаш һәм Түнтәр авылларыннан |
1982-1988 | урта мәктәп (уньеллык) | Түнтәр, Көшкәтбаш, Урта Көшкәт, Көтәш, Сала Көшкәт, Иске Көшкәт, Карык Серма, Иске Торҗа авылларыннан |
1988-1989 | урта мәктәп (уньеллык) | Түнтәр, Субаш, Көшкәтбаш, Каенсар, Сосна Пүчинкәсе авылларыннан |
1989- | урта мәктәп(унберъеллык) | Түнтәр авылыннан |
Мәктәпнең төрле елларда җиһазлар һәм техника белән кораллануы
Еллар | Техника белән кораллану |
1915 | Барометр |
1925 | Беренче телефон һәм иң гади “тәлинкәле” радио. Тавышсыз кино һәм диафильмнар |
1940 | Тавышлы һәм төсле кино фильмнар. |
1946 | Батарея белән эшли торган “Родина”, “Тула” радиоалгычлары. |
1952 | Укучылар детекторлы радиоалгычлар ясыйлар. |
1959 | Колхоз электр станциясеннән авылны һәм мәктәпне электрлаштыру. |
1961 | Мәктәпнең кечкенә үз электр станциясе. |
1961 | Авылны тоташ радиолаштыру. |
1961 | Мәктәпнең үз киноапараты “Школьник” — укыту фильмнары карау. |
1961 | Мәктәп үзәктән ягып җылытыла башлый. Җылыту батареялары куела. |
1962 | Авылда беренче буларак мәктәпкә телевизор урнаштыру: “Рекорд”. |
1962 | Мәскәү һәм Казан телевизион тапшыруларын карау. |
1967 | Авыл һәм мәктәпнең дәүләт электр челтәренә тоташтырылуы. |
1962 | Беренче магнитафон “Чайка”. |
1970 | Беренче көчле диапроектлар “ЛЭТИ-60”, “Свитязь” лар. |
1970 | Кодоскоплар “Украина”, “Радуга” киноапаратлары белән кораллану. |
1982 | “Газ-52”автомобиле һәм “Белорусь” тракторы. |
1990 | Беренче компьютерлар: БК 0010-01 |
1990 | ВМ 12 видеомагнитофоны |
1991 | ГАЗ-53 автомобиле |
1992 | Төсле телевизорлар: Рубин |
1992 | ЕС 1849 базасында компьютер классы |
1996 | РС 486 компьютерлары |
1996 | Заманча видеоаппаратура |
1998 | CD ROM белән Ptntium процессорлы компьютерлар |
2000 | Заманча компьютер класы |
2004 | Интернет |
2004 | Музыкаль центр |
2006 | Сканер |
2007 | ADSL – тиз йөрешле Интернет |
2007 | Җиңел автомобиль |
Түнтәр мәктәбе укытучылары — фән докторлары
Түнтәр мәктәбенә алар яңа гына университет тәмамлап килделәр. Илдус — тарих укытучысы, Дания — татар теле һәм әдәбияты белгече. Яңарак кына гаилә корып җибәргән бу яшьләр бөтен тырышлыклары белән муеннан мәктәп эшенә чумдылар. Илдус эшне тарих кабинетын тәртипкә китерүдән башлады. Бер үк вакытта класс җитәкчесе булып эшкә алынды. Дания Фатыйховна исә балаларны әдәбият белән кызыксындыру юнәлешеннән китте. Түнтәр мәктәбендә кыска гына эшләү дәверендә (1985-1988 еллар) алар мәктәптә шактый тирән эз калдырдылар. Дөресрәге, мәктәптә генә түгел, ә балалар һәм ата-аналар күңелендә дә.
Илдус Котдусович мәктәптә тарих укытуга үз методикасын кертте: укучыларны тарих фәне белән тирәннән һәм фәнни итеп кызыксындырды. Балаларга индивидуаль якын килеп, алар белән уртак тел табып эшләде. Авыл тарихын барлау, авыл музеена экспонатлар туплау, аларның тарихын өйрәнү буенча укучылар белән шактый күпкырлы эш алып барды ул. Табигатьнең нинди фасылы булуга карамастан, укучылар белән табигатькә экскурсияләр үткәрү, алар белән җанлы сөйләшүләр алып бару аның төп укыту һәм тәрбия бирү алымнарыннан берсе булды. Эзләнү, балаларны төрле кызыксындыручы КВН, мавыктыргыч кичәләр һәм башка төрле чаралар үткәрүдә дә вакытын җәлләмәде Илдус. Яшь вакыт, хуҗалык белән бәйләнмәгән, белем тирән, энергия зур. Нәтиҗәләре дә искиткеч. Тәртибе белән иң авыр саналган күпчелек малайлардан торган сыйныф, ул җитәкчелек итә башлагач, күзгә күренеп үзгәрде. Иң актив, иң тырыш классларның берсенә әйләнде. Эшлекле, туры сүзле, куелган максатны тормышка ашырып, кыска вакыт эчендә югары нәтиҗәләргә ирешүне берәүләр мактап телгә алса, кемнәргәдер бу ошап та бетми, кемнәрдер бәлки көнләшеп тә карагандыр. Әмма ул читкә карамады, алга карап эш йөртте.
Дания белән Илдус Заһидуллиннар ул чорда авылда вакытлы матбугатка иң күп язылучылар булдылар. “За рубежом”, “Новое время”, “Звезда”, “Новый мир”, “Литературная газета” кебек ул чордагы иң актуаль басма булган газета-журналларны алар Түнтәр почта бүлекчәсенә яздырып өйләренә алдырдылар. Көн кадагында булган теләсә кайсы тема буенча алар белән фикерләшеп утыру җанга рәхәтлек һәм ләззәт бирә торган иде.
Илдусның характерында ирләргә хас булган тәвәккәллек, максатка ирешү һәм берникадәр кызулык та чагылган булса, Дания характерында гуманлык, үтә нечкә хислелек, ярдәмчел булу, әти-әниләрнең һәм балаларның эчке дөньясына үтеп керүчәнлек аеруча калку булып чагылды. Дания берничә ел дәвамында гына мәктәптә татар әдәбияты укыту чорында бик күп балаларның күңел түренә әдәбиятка мәхәббәт, иҗат орлыклары, шигьри дулкыннар салып калырга өлгерде. Ул укыткан чорда мәктәп коридоры стенасын балалар белән бергә эшләнгән, аларның иҗатын яктырткан ике метр озынлыктагы әдәби газеталар бизәде. Балалар күңеленә Дания салып калдырган һәм шытып чыккан иҗат орлыклары, ул мәктәптән киткәч тә, юкка чыкмадылар, аннан соң эшләгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары көче ярдәмендә алга таба да үсеш алдылар. Башлангыч әдәби мәктәпне Дания Фатыйховнада үткән Энҗе Якупова һәм Гөлйөзем Мостафина КДУның журналистика факультетын сайладылар, уңышлы тәмамладылар һәм сайлаган һөнәрләре буенча бик матур итеп эшләп киләләр. Бер үк вакытта иҗат эшләрен дә читкә ташламыйча, шигъриятта һәм прозада әдәби иҗат эшчәнлекләрен дәвам итүне үзләренә гомер юлдашлары итеп алдылар. Бу ике кыздан башка ул беренче булып әдәби орлыклар салган тагын башка шактый укучылар университетта һәм институтларда татар теле һәм әдәбияты буенча белгечлекләр сайлап алдылар.
Авыл кешеләре күңелендә ак һәм пакъ күңелле, яшь булса да олы җанлы кеше һәм мөгаллим буларак сакланыр ул. Хәтердә мәктәпне тәмамлаучылар белән чыгарылыш кичәсендә Дания Заһидуллина тыныч кына итеп, әмма шундый тирән мәгънәле итеп, әниләрне хөрмәтләү, әниләрне зурлау турында шундый итеп чыгыш ясады ки, залда утыручыларның күзләреннән яшьләр тәгәрәде. Менә бит сүзнең тәэсире нинди. Мөгаен бу мизгелләр балалар күңеләенә дә тирән үтеп кереп, аларның йөрәккәендә билгеле бер эз салып калгандыр.
Авыл халкы укытучылар Илдус һәм Дания Заһидуллиннарны бик яратты, бик җылы кабул итте. Алар авылдан киткәннән соң:
— Мәктәптән әйбәтрәк квартира биргән булсагыз, алар китмәгән дә булырлар иде, — диючеләр булды.
Чыннан да мәктәп тарфыннан Заһидуллиннарга бирелгән иске йорт ифрат та тузган, бөтенләй дип әйтерлек торырга яраклы түгел иде. Таулы күпере янында Рәхимҗанов Равилнең берничә ел элек ташлаган 4 метрга 4 метрлы агач йорты иде ул. Аңы утын ягып җылыттылар. Шулай булуга карамастан, иртә беләнгә урындыкта торган чиләк белән су бозланып ката торган иде. Тәмам тузган бу йортта җылылык тормады, әмма Дания һәм Илдус Заһидуллиннар шушындый йортта өч ел дәвамында яшәп, авыл халкына, балаларга һәм аларның ата-аналарына җан җылылыгы өләштеләр. Заһидуллиннар йорты белән янәшәдә торган Рамил Габдрахманов һәм башка гаиләләр аларны аеруча якын иттеләр.
Нинди начар квартирада трсалар да, Заһидуллиннар бервакытта да тормыш авырлыгыннан зарланмадылар, югарыга да бернинди шикаятьләр белән йөрмәделәр.
Югары уку йортын тәмамлаганнан соң билгеләнгән җиргә барып, өч ел укытырга тиеш дигән дәүләт фәрманын алар намус белән үтәделәр. Аннан соң, фән юнәлешендә иҗади эшләрендәвам итү өчен Казанга күчеп киттеләр. Илдус шул елны ук Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына аспирантурага укырга керде. Дания дә фән юлыннан китте. Алар Түнтәр мәктәбенә очраклы рәвештә генә килеп эләккән шәхесләр иделәр. Алар икесе дә бертөсле, фән өчен туган, фәнне үстерү өчен яратылган иделәр. Аларны берничек тә Түнтәр мәктәбендә саклап калу мөмкинлеге юк иде. Мин моны алар гаиләсен тиешле дәрәҗәдә торак шартлары белән тәэмин итә алмауны аклап калу өчен генә язуым түгел. Мәктәптә укытканда да алар көне-төне үзләре сайлап алган фән нигезләрен белән үзбелемнәрен үстерү юнәлешендә эшләделәр.
Казанга китеп урнашкан бу гаиләгә дә тиз генә юньле торак шартлары бирмәделәр билгеле. Әмма алар тормыш кыенлыклары нәтиҗәсендә, адым саен каушап кала торганнардан булмадылар. Фән кыяларын штурмлауда үз юлларын таптылар. Илдус Заһидуллин кыска вакыт эчендә тарих фәннәре кандидаты дәрәҗәсе алуга иреште, Татар дәүләт гуманитар институның башлангычы булган, Татар дәүләт гуманитар көллиятенең беренче нигез ташларын салды. Аның беренче директоры булып эшләде. Хәзерге вакытта Илдус Заһидуллин Тарих институтында бүлек мөдире булып эшли. Ул Казаныбызның 1000 еллыгына хәзерлек һәм аны үткәрү буенча тарихи мәгълүматлар туплау буенча Кремль тыюлыгында эшләүче әйдәп баручы галимнәрнең берсе. Хәзерге вакытта ул докторлык диссертациясе хәзерләү юнәлешендә эш алып бара.
Дания Заһидуллина исә Казан дәүләт университеты профессоры, әдәбият белгече. Ул иҗат иткән татар теле һәм татар әдәбиятын укыту методикасы дәреслекләре әдәбият һәм тел белгечләре арасында абруй казанды. Илдус һәм Дания Заһидуллиннар бүген дә армый тармый туган телебезне, әдәбиятыбызны, тарихыбызны өйрәнү, барлау, шушы юнәлештә яшьләр арасында киң тәрбия эшләре алып бару буенча, фәнне үстерү буенча тагын да югары баскычларга күтәрелү буенча фидакарь хезмәтләрен куялар. Әле аларның фән казанышларын яулауда иң кызып эшләгән чорлары гына. Вакыт үтәр, без аларны татар фәне баскычларынның тагын да югары нокталарында күрербез әле. Аларның фәнни юнәлешләрендәге үсешләрендә Түнтәр мәктәбенең йогынтысы бардыр дип әйтеп булмый. Әмма алар тормышының бер мизгеле безнең авыл белән бәйле булу Түнтәр тарихында, Түнтәр кешеләре язмышында аерым бер урын алып тора дип горурланып әйтә алабыз.
“ Ярдәм фәрештәсе”
Алар Арча педколледжын тәмамлап, 1976 елда Түнтәр мәктәбенә башлангыч класс укытучылары буларак килделәр: Рәйсә Хәкимҗанова һәм Венера Гайнетдинова. Белемнәре һәм энергияләре ташып торган вакыт. Мәктәптә һәм авылда мәдәни чаралар үткәргән вакытта барлык башлангычларда үтә актив булдылар һәм берүк вкытта профессиональ хезмәтләренә үтә дә намус белән карадылар. Бик тиз арада укытучылар арасында, укучылар һәм әти-әниләр алдында зур авторитет казандылар.
Мин ул вакытта укытучы һәм югары классларда класс җитәкчесе булып эшли идем. Класс белән концертларга, яңа ел конкурсларына хәзерләнгәндә еш кына Рәйсәгә мөрәҗәгать итә идем. Ул оста биюче генә түгел, биергә өйрәтүче дә. Бер вакытта да каршы килмичә, ул минем класс кызларын һәм егетләрен биергә өйрәтергә килә иде.
Аның биниһая зур эчкерсез ярдәме 1979 елда булды. Без 8 класс укучылары белән Мәскәүгә бер атналык экскурсиягә барырга планлаштырдык. Хәзерлек бер ел алдан башланды. Әти-әниләр, укучылар белән сөйләшенде. РОНО мөдире, мәктәп директоры белән бер ел алдан ук сөйләшеп, алардан рөхсәт алынды. Иң зур проблема бер атна яшәү өчен Мәскәүдә кунак йортында урын алу мәсьәләсе. Бу мәсьәләне чишүдә безгә ул вакыттагы СССР Верховный Советы депутаты, үзебезнең авыл советы рәисе Рузилә Кашапова бик нык ярдәм итте. Ул берничә ай элек Мәскәүгә баргач, сөйләшүләр алып барды һәм безгә Мәскәүдә бер атна яшәү өчен 1979 елның апрель аена укучыларның туристик базасында урыннар алып куйды.
Менә көтелгән вакыт килеп җитте. Бөтен хәзерлек эшләре үтәлде диярлек. 9 апрель көнне безне Мәскәүгә чакырып телеграмма килеп төште. Укучылар белән үз-үзеңне тоту, тәртип мәсьәләләре турында, бер-береңнән аерылып калмау турында сөйләштек. Кесәләргә адреслар язып салдык. Ләкин кичтән көтелмәгән хәл булды, 22 укучыны без ике укытучы: мин һәм ул вакыттагы мәктәп директоры Бану апа алып барырга дип килешкән идек. Бану апа мин бара алмыйм, минем урынга Гөлшат барыр дип җавап бирде. Безнең өчен кем барса да ярый иде. Әмма 10 апрель көнне иртә белән юлга чыгар алдыннан укытучы Гөлшат Юсупова “Мин бармыйм”, дип турыдан-туры отказ бирде. 22 бала белән Мәскәүгә мин бер үзем чыгып китә алмый идем. Директор Бану апа үзең “Үзең кеше эзлә!” диде. Югары класс укучыларына каникул бирелсә дә, башлангыч класслар укый иделәр. Дәресне бүлеп, мин башлангыч класс укытучысы Рәйсәгә дәштем. “Директор җибәрсә, мин барырга каршы түгел”, — диде Рәйсә. Әле ул вакытта тормышта түгел. Әти-әнисе Шубанда яши. Акча кайдан юнәткәндер, әти-әнисенә хәбәр итә алганмы, анысын әйтә алмыйм. Бер сәгатьтән без Шәрифулла автобусына төялеп, Арчага кузгалып киттек. Автобус янында безне Хәкимова Латыйфа апа (Мөбарәкҗанов Хәмитнең әбисе) елап озатып калды:
— Исән-сау гына әйләнеп кайтырга язсын, балалар! — Аның теләге бик урынлы иде. Моннан алдагы җәйдә Сосна мәктәбеннән кайсыдыр шәһәргә экскурсиягә барганда укытучылар бер укучыларын югалтып кайтканнар иде. Елга якын вакыт үтеп, хәтта мәетен дә таба алмадылар. Малай кайсыдыр станциядә төшкән булып, вагоннарның ишекләре ябылып, ишеккә тыштан ябышып барып төшеп калганмы, башка җирдә юкка чыкканмы, белүче булмады. Укучыларны ерак юлга экскурсиягә алып бару укытучыларга үтә зур җаваплылык өстәгәне билгеле иде.
Рәйсә әнә шундый җаваплылыкны үз өстенә алды һәм бу бурычны төгәл башкарды. Без исән-сай йөреп кайттык. Шулай булса да, соңыннан, Мәскәүгә барган өчен аңа мәктәп администрациясе тарафыннан шактый зур “басым” ясалды. Әмма Рәйсә моның өчен миңа бервакытта да зарланмады.
Рәйсә Түнтәрдә төпләнеп калды. Түнтәр егете Рәсүлгә тормышка чыкты һәм бик матур тормыш корып җибәрде. Читтән торып югары белем алды. Ире Рәсүл белән бергәләп ике ул һәм бер кыз үстерәләр. Бүгенге көндә олы уллары Ранил югары белем алып эшли башлады. Икенче уллары Рамил читтән трып югары белем ала. Кызлары Лилия әлегә мәктәптә укый.
Югары белем алганнан соң, Рәйсә Мөхәммәдиева Түнтәр урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта башлады. Ата-аналарның һәм укучыларның яраткан укытучыларына, әти-әниләрнең ышанычлы киңәшчеләренә әверелде. җәмәгать эшләрендә теләп һәм актив катнашты. Авыл халкы тарафыннан башта җирле үзидарәгә депутат, аннары җирле үзидарә рәисе итеп сайланды.
Авылны төзекләндерү, дүрт авылга мәдәният хезмәте күрсәтү, кешеләрнең көнкүрешен кайгырту, ветераннар белән эшләү юнәлешендә Рәйсә Галимҗановна дүрт авыл халкына хезмәт итүдә бик тырышып эшләде. җитәкче булып бик күпләр эшли, әмма бөтен җаны-тәне белән кешеләр өчен кайгыртып яшәү, кешеләрнең барыр юлын шәм кебек яктыртып, үзең исә әнә шулай үз энергияңне башкаларга өләшүче шәм хәлендә калучы җитәкчеләр күп булмый. Түнтәр халкы өчен әнә шундый җитәкчеләрнең берсе элеккеге колхоз рәисе Наил Гарифуллин булса, икенчесе аның һичшиксез, Рәйсә Мөхәммәдиева. Кемгә кайчан нинди авырлык килә, шул вакытта иң беренче ярдәмгә ашыгучы, авыруның, бәлага юлыккан кешенең хәлен белүче Рәйсә булыр. Ул бервакытта да кешене кешедән аермады. Кемнең кем булуына карамастан, аңа үзенең эчкерсез ярдәмен күрсәтте.
Мөгаен, шушы кешелеклелек иң югары дәрәҗәдә булгангадыр, район хакимиятендә “Халыкны социаль яклау бүлеге” мөдиренә ваканция урыны барлыкка килүгә, хакимият башлыгы аны шушы вазифага тартып алды. Һәм менә ничә елар инде Рәйсә Мөхәммәдиева шушы авыр һәм җаваплы постта бөтен район халкына игелекле хезмәт күрсәтә. Ул җитәкләгән оешмага ничә генә барсаң да, аның янына ярдәм сорап кергән ветераннар, инвалидлар, тормыш хәле авыр булган кешеләр өзелми. Ул һәрберсенә үзенең көченнән килгән кадәр ярдәм итәргә ашыга. җитәкчеләр, урындагы кешеләр белән сөйләшә, һәркемне якты йөз белән каршы ала, тәмле сүз белән озатып кала. Безгә барыбызга да материаль ярдәмнән тыш мораль терәк кирәк, безне яклаучылар, безне саклаучылар кирәк. Рәйсә нәкъ әнә шундыйлардан. Мораль ярдәмне дә, кирәк булганда материаль ярдәмне дә күрсәтә ала ул.
Шулай итеп Рәйсә Мөхәммәдиева Түнтәр кешеләренә генә түгел бөтен район халкы алдында “ярдәм фәрештәсе” буларак танылды.
2004.
50 яшьлек юбилее уңаеннан
Күп билгесезле тигезләмә
Ул 1980 елда безнең мәктәптә директор булып башлады. Казан Дәүләт педагогия институның физика-математика бүлеген тәмамлаган. Кама тамагы районында укытып, педагогик тәҗрибә алырга өлгергән.
— Яшь булса да, Фәрт Газыймович станлы кеше, гаиләсе бар: хатыны һәм кызы, — дип таныштырды укытучыларны райком секретаре Рашидә Кариева, коллективыгызга кабул итеп алыгыз!
Директорга эшне чын мәгънәсендә “директорлар корпусы” белән башларга туры килде. Нибары 13 укытучыдан торган коллективның өчесе шушы мәктәптә 6-8 ел дәвамында мәктәп директоры булып эшләгән. Бер караганда тәҗрибә алырга урын җитәрлек. Икенче яктан, тәҗрибәле һәм өлкән кешеләр белән эшләүнең аерым үзенчәлекләре бар. Олыларга олыларча, яшьләргә яшьләрчә караш һәм таләп кирәк.
Математика кануннары үзенчә. Бер билгесезле тигезләмәне чишү өчен бер тигезләмә, ике билгесезлене чишәргә ике тигезләмә таләп ителә. Күп билгесезле тигезләмәне математика кануннарына салып чишеп тә булмый. Монда логик фикерләү, эзләнүләр ысулы гына ярдәм итә. Мәктәп директоры эшчәнлеге нәкъ менә күп билгесезле тигезләмә чишү кебек катлаулы. Иң беренче, укытучылар коллективы эшчәнлегендә психологик атмосфераны саклау бик мөһим. Шуннан соң гына укыту-тәрбия эшендә яңа алымнар, алдынгы тәҗрибә турында сүз алып барырга мөмкин. Моннан тыш мәктәп директорының хуҗалык эшен оста оештыру мөһим. Күмәк хуҗалык һәм җирле үзидарә, район мәгариф бүлеге һәм башка бик күп оешма җитәкчеләре белән уртак тел табарга, эзләргә, табарга, чабарга, барысына да өлгерергә кирәк. Әнә шундый бик күп төрле аргументлардан торган функцияне тәшкил итә ул директорлык вазыйфасы. Шуңадыр, бар кеше дә бу вазыйфаны озаклап тартып бара да алмый.
Фәрт Хаҗиевның эшчәнлеген күзәткәндә мин һәрвакыт диярлык аның әтисен — Газыйм абый Хаҗиевны күзаллыйм. Чөнки Фәртнең холкындагы, эш алымындагы характерларны, кешеләр белән үтә итәгатьле мөнәсәбәтне, һәрбер катлаулы ситуациядән дә җайлы гына итеп чыгу юлын таба белүдә ориентлашу осталыгын әтисенең эш чалымнарына ошатам.
— Ничә еллар иң авыр хезмәт саналган колхоз рәисе булып эшләсә дә, КПСС райкомында бүлек мөдире буларак критик ситуацияләрдә арадашчы хезмәтен башкарса да, эштән киткәннән соң, әтием турында берәү дә аның турында начар фикер белән искә алмады, — ди Фәрт Газыймович.
Газыйм абый белән миңа күпкә алданрак, 1965 елларда ук, Чепья урта мәктәбендә эшләгәндә аралашырга туры килде. Ул кышкы көннең берсендә ат җигеп Балтачтан Чепьяга партия райкомының идеология бүлеге мөдире буларак килгән иде. Аның белән беренче әңгәмәбез әнә шул вакытта булды. Мин әле ул вакытта бик яшь, яңа гына диярлек институт аратасыннан чыккан укытучы, ә ул инде җитәкчелек эшендә шактый зур тәҗрибә туплаган булганлыктанмы, аның ул вакыттагы кешеләргә карата булган җылы мөнәсәбәте минем җаныма бөтен гомерем буена җитәрлек булып сеңеп калды.
Фәрт Хаҗиев Түнтәр мәктәбенә килеп башлауга, аның өстенә зур хуҗалык алып бару йөге килеп төште. Шәхси хуҗалык турында түгел сүз. Алар Түнтәргә хатыны Надирә һәм бер яше дә тулмаган кызлары Лилия белән килеп төшүгә, аларга тору өчен бәләкәй генә бер агач йорт бирделәр. Ул өйнең тагын да бәләкәй тамбуры бар. Утын куя торган сарай да юк, капка-койма һәм бер түтәллек кенә булса да яшелчә бакчасы турында әйтеп тә торасы юк. Түнтәр мәктәбе өчен ике катлы өр-яңа таш бина төзү проблемасы тора иде. Күмәк тырышлык белән ике елда төзеп чыкты мәктәпне директор. Беренче елда бик авыр булды. Казаннан олы-олы “КамАЗ”ларга төяп кирпеч китерәләр. Аны берәрләп, кулга тотып бушатырга кирәк. Көндез килгәннәренә укучыларны дәрестән дә алып чыгасың. Төн уртасында килгәннәрен бушату өчен авыл буйлап балалар җыеп булмый. Интернатта яшәүче Көшкәтбаш авылыннан килеп укучы балаларга төште авырлыкның күбесе. Ике ел дәвамында укучылар гына төзелеш эшләрендә мөгаен бер олау эш бияләйләре туздырганнардыр.
Мәктәпне төзеп, көн аралаш Казан юлын таптап, мәктәпне мебель һәм укыту-кирәк яраклары белән тулысынча тәэмин итеп бетергәннән соң, 1982 елның 30 августында Урта Көшкәт урта мәктәбен, Түнтәр мәктәбенә китереп куштылар. Ф.Хаҗиевны райкомга чакырып алып:
— Син үпкәләмә инде, дускай, мәктәпләрен дә бетереп авылын кыерсыткач, директорын да кыерсытып булмас, Түнтәргә директор итеп Иван Ермаковны куябыз. Син Сосна мәктәбенә директор булып китәрсең, — диделәр. Ул вакытта Соснада яңа мәктәп төзелмәгән иде әле.
Берничә ел Сосна мәктәбен җитәкләгәннән соң, аның кешеләр белән эшләү осталыгын күреп, КПСС райкомына инструктор итеп алдылар. Аннары КПСС райкомының парткомиссия рәисе итеп сайладылар. Райком секретареннан кала иң җаваплы вазыйфа иде парткомиссия рәисе ул вакытта.
Партия райкомнары һәм партия комитетлары ил буенча коелып төшкәннән соң, 1992 елда Фәрт Газыймович Хаҗиев кабат Түнтәр мәктәбенә әйләнеп кайтты. Түнтәрдә мәктәп төзегәннән соң ун ел вакыт үтеп киткән. Бинаның яңалыгы беткән генә түгел, аңа капиталь ремонт таләп ителә. Килгәч тә, иң беренче эш итеп, спортзал идәнен алмаштырды. Түбәнең су үтә торган тишекләре вакытлыча томаланды. Тагын берничә елдан тулы капиталь ремонт. Мәктәпне газлаштыру. Мөгаен монысы иң сөенечлесе булгандыр. Яңа бинада укыта башлаганнан бирле кышкы көннәрдә җылы күрмәгән балалар һәм укытучылар ниһаять, чын мәгънәсендә уку турында уйлый башладылар. Чыннан да, өскә пальто, кулга бияләй киеп класста калтырап утырганда, ничек итеп укытуның сыйфаты турында сөйләргә мөмкин?
Эшләгәнгә эш бирермен, дигән Ходай. Аннан соңгы елларда “тик йөрмәде” директор. Төз түбә калай түбә белән алмаштырылды. Соңгы бер ел эчендә балалар бакчасы мәктәп түбәсе астына кертелде. Башлангыч класслар, технология, спортзал, тренажер, тормыш иминлеге бүлмәләре һәм ашханә реконструкцияләнде. Мәктәп укучылары өчен җылытылган бәдрәф сафка басты.
Билгеле, мәктәпнең төп бурычы — балаларга тиешле тәрбия бирү һәм аларны белем нигезләре белән коралландыру. Әмма укыту-методик эшләрне оештыруның нигезе нәкъ менә мәктәпнең ныклы хуҗалык базасына килеп тоташа. Директор бер генә минутка да мәктәпнең укыту-тәрбия эшеннән дә читләшми. Район күләмендә алдынгы методик алымнарны Түнтәр мәктәбе укытучылары аша тарату, мәктәптә укучылар саны күп булмаса да, район фән олимпиадаларында билгеле уңышларга ирешү, мәктәпне тәмамлаган барлык укучыларның тормышта үз юлларын табып, югары яки махсус урта белем бирү йортларында укуларын дәвам итү, республика күләмендә хоккей ярышларында район данын яклау һәм башка уңышларыбыз мәктәп директорының коллектив белән матур җитәкчелек итү нәтиҗәсе ул.
Фәрт Хаҗиев бер генә чарадан да читтә калмаска омтыла. Бүген ул чаңгы стартына басып ярышка чыгып китә, иртәгә исә микрофон тотып сәхнәгә баса һәм “Үзең бүләк” җырын башкара. Сулар ага, гомер үтә. Түнтәргә килеп педагогик эстафетага басканга 25 ел тула икән. Тормышның гомер уртасына да килеп җителгән. Бу көннәрдә аның 50 яшьлек юбилее. Алга таба да нәтиҗәле һәм эшлекле үтсен ул тормыш юлы. Нык сәламәтлек, гаилә тормышында һәм тынгысыз хезмәтендә уңышлар юлдаш булсын.
2004.
Сания Нәбиева истәлекләре
Мин, 1940-41 елларны Балтач районы Яңгул урта мәктәбендә укып, 9нчы сыйныфны тәмамладым. 1941нче елның июнь аенда РОНОга (Чепья районы иде ул вакытта) секретарь хезмәтен үтәргә эшкә урнаштым. Анда башлагач, берничә көн үтүгә сугыш башланды. 50 яше тулмаган барлык ир-егетләрне һәрбер авылдан сугышка җибәрә башладылар. Без тәрәзәләрдән, урамга чыгып карыйбыз. Авыллардан атларга төялеп, ирләр район хәрби комиссариатына киләләр. Арбаларга хатыннарын, балаларын утыртканнар, Ирләрен, әтиләрен сугышка озатканда хатын-кызлар, балалар үкси-үкси елыйлар, күбесенең мәңгегә кайтмаска китүләрен йөрәкләре белән тоялар кебек иде. Тора-бара хатын-кызларны ала башладылар. Мәктәпләрдән укытучыларны да җибәрделәр. РОНОда инспектор Ташкин Иван Петрович (аның уң кулының өч бармагы юк иде, Иске Көшкәт авылыныкы) белән мин, 16 яшьлек кыз утырып калдык. Иван Петрович үзе РОНО мөдире, үзе инспектор.
Казаннан зур гына гәүдәле Шәйхетдинова Галия дигән бер кызны (соңыннан язучы Габдрахман Минский хатыны булган) Чепьяга РОНО мөдире итеп җибәрделәр. Ул мине 1942 ел башыннан Арборга укытучы итеп җибәрде.
Арборда 1941 елга кадәр башлангыч мәктәп, дүртенче сыйныфка кадәр генә укыталар иде. Аннан соң укучылар күрше Түнтәр авылына (минем туган авылым) 5—7 сыйныфларны укырга баралар иде. Түнтәрдә балаларны укыту өчен Ишмөхәммәт ишан заманында дин дәресләре укыткан мәдрәсә бинасында тулы булмаган урта мәктәп ачылган, якын-тирә авыллардан 5-7 сыйныфларга укучылар җыялар иде. Һәр бала үз авылларыннан ашханәдә ашау өчен 3 центнер ашлык алып килергә тиеш. Ашлык алып килә алмаганнар укымый калды.
Менә шулай итеп, Арборның иске мәчет бинасына урнашкан 4 еллык мәктәбенә укытучы булып килдем. 1941 елны 5-6 сыйныфларны, аннары 7 сыйныфны ачып җибәрделәр.
Беренче елда Арбор мәктәбенә 5 укытучы җибәрсәләр, тора-бара мәктәп укытучылар белән тулыландырылды.
Мине 2 сыйныфны укытырга билгеләделәр. Яшәргә Хәким Зарифасына керттеләр. Зарифа апаның 2 баласы бар иде. Олысы Фәләхетдингә 4 яшь, аннан Фәния исемле бик бәләкәй кызы. Үзе шулкадәр эшчән, тырыш, уңган хатын иде. Зарифа апаның ире сугышта, өйләре бик кечкенә, ашарларына, ягарларына юк. Ул, һәр көн чана тартып, Шода урманына (8 км) утынга бара, ботак төяп кайта. 4 яшьлек Фәләхетдин әнисе каршына булышырга, тартышып кайтырга китә. Зарифа апа черек бәрәңгедән каты күмәч пешерә, ул да туйганчы ашарга җитми. Урманга үзенә дип алып барган күмәчен ашамыйча, сабыйларым ачтан үлмәгәе дип куркып, кире куенына яшереп алып кайта икән. Бәләкәй малай шул күмәчкә кызыгып, һәр көн 2 километр җирне җәяүләп, әнисе каршысына бара, аңа булышып, чана, арбаны тартышып кайта. Кая инде ул 4 яшьлек сабыйга әнисенең ач, хәлсез икәнен аңлау! Шул сабыеның каршысына килеп, исән килеш күрү, көче булмаса да, арба тәртәсенә ябышып, әнисенә ярдәмләшүе хәле беткән яшь хатынга көч керткәндер, соңгы чакрымнарны кайтып җитәрлек дәрт өстәгәндер. Сугышта ире үлеп калгач та, толлык газапларын кичереп, ятимнәрен тәртипле, эшчән итеп үстереп, бәхетле картлык кичерде ул. Улы Фәләхетдин, килене Рәхилә кулында тәрбияләнеп, сый-хөрмәт күреп, мәңгелеккә китте.
Мәктәптә ягарга утын юк. Көз көне без, укытучылар, ат җигеп, Шода урманыннан утынны үзебез кисеп, төяп алып кайта идек. Җәйгә чыккач та утынны урманга барып үзебез әзерлибез. Бер-ике ел шулай йөргәч, утын алып кайтырга атлар бара алмый, егыла башладылар. Аннан соң Арборның үз урманнарына тотындык. Анда каеннар, мәктәп ишек алдында да каеннар күп үсә иде. Колхозчы хатын-кызлар шул каеннарны кисеп, турап әзерләп куя башладылар. Авылның урманнары 2-3 чакрым ераклыкта иде. 7 сыйныф укучылары, укытучылар дәрестән чыккач, кечкенә чаналар белән мәктәпкә утын ташыдык. Аякларда чабата, тишек оекбашлар. Балалар ачлыктан, авыр эштән хәлсезләнә башлагач, мәктәптә ашау оештырдык. Мәктәп колхоздан 200 гектар җир сорап алды. Шул җиргә орлык чәчтек. Ашлык үсеп җиткәч, укытучылар үзебез барып ура идек. Колхозның суктыру машинасында суктыра, аннан Әҗмән Нуриенең мунчасында (мунчалар әвәле сүндәрәле иде) киптереп, Дорга тегермәнендә тарттырып кайта идек. Менә шулай итеп, үзебез әзерләгән оннан балаларга аш пешереп ашаттык. Ашка ит тә, сөт тә юк. Ул вакытта колхозда сыер фермалары юк иде әле. Бәрәңгене дә әрчеми салабыз, әрчесәң, бәрәңге җиткереп булмый. Укытучылар да көндез шул ашны ашап туклана иде.
Ул елларда Арборда балалар бик күп иде. Исемлектә 260-280 укучы. 1941-42 елгы балаларны 1нче класска параллель итеп, мин һәм Шакирова Гасимә (Көшкәтбаш авылыннан) җыйдык. Гасимә апада 33 бала, миндә 36 укучы иде. Алдагы елларда да 3 сыйныф параллель туры килде. Аннан соң укытырга балалар бетте, укытучыларны кыскарта башладылар.
Урак башлану белән без, укытучылар да, кырга чыга идек. Хатын-кызлар ял иткәндә ашлык кыздыралар. Иртән таба кыстырып алып баралар да, кичен эштән кайтканда кыздырган 1-2 учны балаларына алып кайталар. Әмма бу бик хәтәр эш, чөнки кайтканда теләсә кайсы урында сине туктатып тикшерергә мөмкиннәр. Әгәр тотылсаң, 1 уч ашлык өчен дә төрмәгә эләгәсең көн кебек ачык. Мулла тыкрыгында яшәгән, ире сугышта булган 5 балалы Гайни апаны басуда ашлык белән тотып, 5 елга төрмәгә хөкем иттеләр. Олы кызы Сафура башлангычта 2нче сыйныфта укый иде. Шул 5 ел эчендә берсеннән-берсе кечкенә 5 баланың әнисез, әтисез, ач, ялангач, суык кечкенә өйдә газапланып, тилмереп, үлмәскә тырышып яшәүләрен күз алдына китереп тә, сөйләп бетереп тә булмый. Мәктәптә укыганнарына берәр чүмеч ашны качырып, өстәп сала идек. Кечкенә балаларының әниләре кайтканчы исән калуы да Сафураның тырышлыгы аркасында булды. Кызчык кечкенә куллары белән йокламый, ял күрми эшләп, кәҗәне бетермәде, бакча казып, бәрәңге утыртып, черек бәрәңге җыеп, каты күмәч пешереп, алабута, кычыткан ашатып, дүрт балалы ана хезмәтен үз җилкәләрендә күтәрде. Үскәч, Гатиятуллин Илсурга кияүгә чыгып, Караганда якларында яшәп, балалар үстерде.
Шунысы йөрәкне әрнетә: ә бит ул елларда ашлыклар урылмыйча, кар астында да калды. Нигә дип шулкадәр каты кыланганнар, сабыйлар-ятимнәр күз яшеннән дә курыкмаганнардыр.
Бу еллардан соң күп гомер үтсә дә, ул чакта күргәннәр барысы да йөрәктә, хәтердә. Күңелдәге уелган яралары бик тирән булган, күрәсең.
Сания Шәрипова (Нәбиева). 2004.
Үзебез турында – үзебез
(Түнтәр урта мәктәбе укытучылары
үзләре турында язалар)
Хаҗиев Фәрт Газыйм улы
Хаҗиев Фәрт Газим улы 1955елның 1нче гыйнварендә, Балтач районы Норма авылында туа. 1962елны 1нче класска укырга керә. 1нче класстан 10нчы класска кадәр “4” һәм “5” билгеләренә генә укый. 1964елны пионер оешмасына керә. 1969елда комсомол оешмасына кабул ителә. 1972елда 10нчы классны тәмамлый. 1972-73нче уку елында Балтач районы Норма урта мәктәбендә химия фәнен укыта. 1973елда армия ссафларына алына. Ике ел армия сафларында хезмәт итә.
1975елда Казан Дәүләт педагогия институты физика - математика факультетының математика бүлегенә укырга керә. Фәрт институтта укыганда группада староста вазыйфасын үти. 1979елда институтны тәмамлый. Кама Тамагы районы Иске Казиле авылына эшкә билгеләнә. Иске Казиле урта мәктәбендә математика, физкультура, физика фәннәрен укыта һәм 7нче классның класс җитәкчесе булып эшли.
1980елда, Фәрт семьясы белән, Балтач районына күчеп кайта. 1980 — 82 елларда Түнтәр сигезьеллык мәктәбендә директор булып һәм математика фәнен укыта. Ике ел эчендә мәктәпнең яңа бинасын төзетә. Урта Көшкәт сигезьеллык мәктәбе белән Түнтәр сигезьеллык мәктәпләре берләштерелә һәм Түнтәр урта мәктәбенә үзгәртелә.
1982елда, Фәрт, Сосна сигезьеллык мәктәбенә директор итеп күчерелә. Сосна мәктәбендә ике ел эшләгәч, райкомга инструктор итеп алалар. 1991елга кадәр оештыру бүлегендә инструктор булып эшли. Аннан соң Район Мәгариф бүлегендә инструктор булып эшли.
1992елда Хаҗиевны кабат Түнтәр урта мәктәбенә директор итеп билгелиләр. Математика фәнен укыта. Фәрт үзен талантлы укытучы, тәрбияче һәм оештыручы итеп күрсәтә. Даими рәвештә үзенең квалификациясен күтәрү өстендә эшли. Укыту һәм тәрбия бирүнең алдынгы методларын өй рәнә. Иҗади, алдынгы методларны көндәлек эшендә актив куллана. Укытучы комплекслы мәсьәләләр эшләүне дәреснең төрле этапларында куллана.
Хаҗиев Ф. Г. күп эшли, дәреснең һәр минутын эффектлы куллана. Укыту принципларын дөрес куллана. Дәрестә дидактик материаллар һәм техник чараларны дөрес куллана. Һәр укучы белән иҗади эшли, проблемалы ситуацияләр тудырып укучыларның фикерләү дәрәҗәсен активлаштыра.
Хаҗиев Ф. Г. үзенең профессиональ осталыгын даими камилләштерә. Системалы рәвештә математика укытучыларының методик берләшмәләрендә методик, директорлар җыелышларында методик докладлар белән чыгышлар ясый. Коллегалары һәм әти-әниләр арасында даими чыгышлар ясый. Директор буларак укытучыларның квалификацияләрен күтәрүләренә күп игьтибар бирә.
Халык һәм әти-әниләр арасында зур авторитетка ия.
Мәктәптә уку һәм укыту өчен уңай шартлар тудыру өстендә бик күп эшли.
Хаҗиев Ф. Г. директор булып эшләгәндә мәктәпне ягу газга көйләнә. Мәктәпкә капиталь ремонт үткәрелә.
2001елда беренче категорияле укытучы “Укытучы методист” исеме бирелә.