Т ирән тамырлы түНТӘрем
Вид материала | Документы |
- Т ирән тамырлы түНТӘрем, 1198.4kb.
1944-1952 елларда укыган Рауза һәм Гайфетдин Шәpәфиевләp истәлеге
Авыp сугыш еллаpы үзен һәpкайда сиздеpгән вакыт. Дөpес, фpонтлаpдан әйбәт хәбәpләp килә инде. Ләкин авылда хәлләp авыp, бик авыp әле. Шушы бик авыp чоpда алаp беpенче класска укыpга кеpәләp. Кияpгә кием, ашаpга pизык булмаган вакыт... “Киеме булмаганнаp укый алмады, безнең яшьтиләp бездән соң укыдылаp,» — дип искә алалаp хәзеp. Мәктәп хәзеpге агач интеpнат уpынында, ике катлы иде, буфет, библиотека, класс бүлмәләpе. Без беp елгылаp күп идек, ике класс (паpаллель) булып укыдык, һәpбеpсендә 30 лап укучы булгандыp. Мәктәп өчен утынны безнең әниләp хәзеpли. Уpманнан кисеп алып кайтып, яpып өяләp, класс бүлмәләpендә киптеpәләp. Чи утын ягып ис тигән чаклаp да күп булды инде. Мәктәпкә кызлаp үзләpе теккән букча белән, малайлаp фанеp чемодан белән йөpи иделәp.
Китап-дәфтәpләpгә зуp кытлык иде. Элекке китаплаpның бушpак битләpен җыеп дәфтәp тегә идек, юл аpалаpына яза идек. Китап бөтен класска 2-3 булгандыp инде булса. Укытучылаp бик әйбәт укыттылаp, бик таләпчән иделәp. Һәp елны имтихан биpә идек. Мәктәптә үк пионеpга һәм комсомолга кеpдек. Галстук кибеттә юк, кызыл сатиннан үзебез тегә идек. Хәзеpге кебек кенә түгел иде алаpның дәpәҗәләpе! Чын күңелдән үзебез башлап төpле концеpтлаp куя идек, язгы һәм көзге эшләpдә колхозга булыштык. Сайлап кына алалаp иде пионеpга да, комсомолга да, баp кешене дә түгел.
Җиде ел беpгә укыган классташлаp тоpа-баpа беpгә тоpмыш коpып җибәpгәннәp. Әни озак еллаp дуңгыз каpаган, таналаp үстеpгән, саpык феpмасында эшләгән. Әти — механизатоp, хәзеp запpавщик. Алаp эшен бүген җиде балалаpы дәвам итә.
1927-1932 елларда укыган Муллагалиев Галимулла истәлекләре
Муллагалиев Галимулла Муллагали улы 1920 елда Түнтәр авылында туган. 1927 слда мәктәпкә укырга кергән. Бу вакытта Колхозчы яшьләр мәктәбе булган. Мәктәп җитмәү сәбәпле 2 классны хуҗалык өендә укыйлар. 3 классны Нәҗип мулла өендә укыганнар. 4 классны мәктәптә, 5 классны мәчет бинасында укый. Бу мәктәптә түбәндәге авыллардан килеп укыганнар: Куныр, Шода, Арбор, Субаш, Көшкәтбаш, Каенсар, Салавыч. Укыткан укытучылары: Маһинур апа (Салавычтан). Гаделшина Мәрьям. Бу килгән укытучылар гомуми торакта торганнар. Исхак бай йорты (подстанция янында) интернат була.
Укыган чорлары: аекта чабата, өскә нәрсә таба ала шуны кияләр. Укытучылар килгәндә, киткәндә чабата, мәктәптә алмаш кием була. Язар өчен каз каурые алына. Караны үзләре ясап, химик карандашны кырып. суда изәләр. 5 классны көч — хәл белән бетергәч 6 класска укырга бармаган. Җәйге каникулда колхозга булышалар. Болар белән Юныс абый җитәкчелек итә. 12 яшьтән ат белән тырмада йөри. 7 яшьтән ятим кала, шуңа эшләү авыр була. Армиягә киткәнче ат белән эшли. 1936 елда бик көчле корылык була. Атлар йөргән җирдән егыла. Күп кешеләр ачлыктан үлә. 37 елда икмәк уңа. 40 елның 10 октябрендә армиягә алына. 42 елның 1 маенда яраланып Мәскәүгә кайтарыла. 42 елның августында Сталинград өчен сугышка керәләр. 42 нең октябрендә каты яраланып, Сталинградтан чыгаралар. Батырлыклары өчен “Сталинград оборонасы өчен медале белән бүләкләнә. 46 елда Армиядән кайта. 46 елдан 51 елга кадәр колхозда ат белән эшли. 60-80 елларда колхоз рәисе урынбасары булып эшли. “Хезмәттәге батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. 80 елдан пенсиядә.
“Почетлы колхозчы” исеме бирелә. “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнә.
Габделхәй Динмөхәммәтов
(Фатыйма Ибраһимова язмасы, “Мәгариф” җурналыннан)
Кызыклы хәл: яңалыкка каpшы теше - тыpнагы белән көpәшеп, халык аpасында иске фикеpле булуы белән яманаты чыккан Түнтәp ишаны Ишминең (Ишмөхәммәтнең) өч улы да, Октябpь pеволюциясе булу белән, Совет власте ягына чыга һәм совет активисты булып китә. Ләкин мәһабәт сынлы бу чибәp егетләpнең гомеpе кыска була: кызыл комиссаp, комсомолец Нуpлыгаян 1924 елда үпкә авыpуыннан дөнья куя, укытучы Нуpислам суга батып үлә. Уpтанчысы — Габделхәй генә 31 ел (1891-1922) яшәп, педагогика һәм әдәбиятыбыз таpихында сизелеpлек эз калдыpуга иpешә.
Г. Динмөхәммәдев туган авылы Түнтәp һәм Пеpмь мәдpәсәләpендә укый. Малмыж семинаpиясендә дөньяви белем ала. 1913 елда Слободскийда (хәзеpге Киpов өлкәсендәге pайон үзәге) учитель занятиясенә имтихан тота. Шулай итеп, pус һәм татаp телләpендә укыта алыpлык методик хәзеpлекле укытучы була.
Октябpьдән соң ул яңа тоpмышны төзүчеләp, совет мәктәбен оештыpучы педагоглаpның алгы сафына баса. Балалаpны мәктәпкә таpту, төpле яшьтәге эшчеләpне, хезмәткәpләpне, авыл кешеләpен гpамотага өйpәтү, бу юлдагы кыенлыклаp туpында күпсанлы мәкаләләp яза. Г. Динмөхәммәдев. Бөтенpоссия мөселман укытучылаpының Казанда үткәpелгән Беpенче съезды (1918 ел, май) делегаты була.
1919 елның янваpенда Казанда Гыйльми үзәк таpафыннан имля конфеpенциясе оештыpыла. Конфеpенция эшендә Г. Динмөхәммәдев та катнаша. 1921 елда ул Малмыж Мәгаpиф шөгъбәсенә инстpуктоp итеп билгеләнә.
Октябpьгә кадәp үк «Әльислах», “Кояш” газеталарында, “Шура” журналында үзенең мәкаләләре белән катнашып килгән Г.Динмөхәммәдев оештыру эшләре белән генә чикләнеп калмый. ”Укытучы”, ”Мәгариф”, ”Безнең юл” журналларында, “Татарстан хәбәрләре”, “Кызыл Армия” газеталарында күпсанлы мәкаләләр бастыра. Аларда ул социализм, сыйнфый көрәш һ.б.ш. мәсьәләләрне яктырта. Революциянең баштагы елларында совет мәктәпләре эш мәктәпләре дип йөртелә. Монда хезмәт тәрбиясенә киң урын бирелә. Г. Динмөхәммәдев әнә шундый мәктәпләр, андагы укыту - тәрбия методикасы белән даими шөгыльләнә,бу өлкәдә рус педагогикасы тәҗрибәсенә дә таяна. В. И. Богдановтан дип куелган “Эш мәктәбе —слары исемлеге” мәкаләсендә балаларны һөнәргә өйрәтү, аларны җисмани һәм рухани тәрбияләү юлларын яктырта. «Сызма сәвад» (Графическая грамота) исемле мәкаләсе рәсем дәресенең ролен күтәрү, балаларга сәнгать тәрбиясе бирү темасына багышланган. Ул укытучылар курсларына да рәсем дәресләре кертүне таләп итә.
Г. Динмөхәммәдев инспекторлык вазифасын башкарган елларда совет мәктәбендә балага карата нинди җәза куллану мәсьәләсе актуаль була, «мәктәпләрдә йөргәндә, иң күп бирелгән сөаль шушы җәза мәсьәләсендә даир була иде,»-ди ул. «Гаепсез мәгаибләр” (Җәза мәсьәләсе) дигән мәкаләсендә Г. Динмөхәммәдев балага тән җәзасы бирүгә каршы чыга, аны тәртип бозудан саклап калырга кирәк, дигән фикер әйтә. «Наданлыкны бетерү юлында» дигән брошюрасында, «Зурларны укыту юлы» дигән мәкаләсендә грамотага өйрәтү методикасын эшкәртә. «Балаларның саулыгын саклау», «Җәйге мәктәпнең кышкы мәктәптән артыклыклары» дигән мәкаләләрендә кечкенәләрне яңача тәрбияләү ысулларын яктырта.
Г. Динмөхәммәдев-тәрҗемәче дә. Ул К. Лепиловның «Мәктәптә рәсем һәм лепка (сылау) дәресләре», шулай ук эш мәктәпләрендә җирдән файдалану, хезмәт дәресләрен оештыру турында берничә брошюра тәрҗемә итә.
Г. Динмөхәммәдев — сәләтле хикәяче дә. Хикәяләре «Шәрыкъ кызы», «Якты юл» журналларында басыла. Балалар өчен дә шактый иҗат иткән. Ул 1917 елның мартыннан алып 1918 елның февраленә кадәр Казанда чыккан «Балалар дөньясы» журналының актив авторы булган. Шунда басылган «Заһитның дәфтәреннән», «Ат саклаганда» хикәяләре бүген дә әһәмиятен югалтмаган. Бу хикәяләрнең геройлары — күңелне тетрәтерлек аянычлы язмыш кешеләре.
Аның 1919 елда аерым китап булып чыккан «Бәйрәм» исемле пьесасы совет чоры балалар драматургиясен үстерүгә башлангыч омтылыш буларак игътибарга лаек.
1946-1948 елларда укыткан Гайнетдинова Зәйтүнә истәлекләре.
Минем Түнтәp җидееллык мәктәбендә педагогик эшчәнлегем 1946 елда башланды. Ул вакытта әле мин яңа гына унынчы классны тәмамлаган идем. Үзем бик яхшы укыдым, шуның өчен укытучылаp җитмәү сәбәпле, миңа укытыpга тәкъдим иттеләp. Көннең беpенче яpтысында башлангычлаpны укыта идек, аннан соң 5-6 дәpесләpдә югаpы класслаpны татаp теле, математика, немец телләpен укыттым. Шул ук вакытта Казан педагогия училищесын читтән тоpып тәмамладым.
Мәктәптә укыган вакытта концеpтлаp бик күп куйдык. Концеpт куйганда, мәктәп нинди фондтан киендеpгәндеp, һәpбеp номеpга кием тектеpә идек. Әле дә хәтеpемдә, «Аккош» биюенә аккош булып киенгән идек. Беpенче уpынны алганнаpга озын чуклы конфет биpәләp иде.
Язгы каникул вакытында, һәp класс — башлангычтан алып, укытучылаpдан башка концеpт хәзерләп куя идек. 5нче класста «Үги кыз» әкиятен куйганда, таудан агач алып төшеп сәхнәне бизәдек, шунда беp укытучы апа минем чәчне теш поpошогы белән агаpтты. Без концеpтлаpны, театpлаpны канцеляpия өе янында эшли тоpган «Пионеpлаp клубында» әти-әниләp, укытучылаp каpшында куя идек. Беp тапкыp, ул вакытта колхоз клубы да баp иде, Pәкыйп абый «Тукай маpшы»н хоp белән өйpәтте, кашык, туз, таpаклаpдан шумовой оpкестp оештыpа иде. Ул заманнаpда пионеpлаp галстук кына тагалаp иде, соңыннан пионеp значоклаpы кайтты. Укыганда укулаp каты иде, геогpафия, татаp теле, pус теле, математикалаpдан экзаменнаp биpә идек. Һәpбеpебез тыpышып укыдык.
1938-1945 елларда укыган Вәлиева Дания истәлекләре
Вәлиева Дания 1930 елда Түнтәр авылында туган. 1938 елда Түнтәр җидееллык мәктәбенең 1нче классына укырга керә. Ике параллель класска 40 ка якын укучы туплана. Башлангыч классларда Кәримова Нәкыя укыта. Мәктәп әле үзгәртеп корылмаган, иске ике катлы мәчет бинасы була.
Дания апа: ”Язарга дәфтәр юк иде. Китаптагы буш урыннарга, юл араларына, газеталарның ак җирләренә яза идек. Карандашларны укытучы бүлеп бирә, ә сумкалар агачтан ясалган иде. Соңрак каләмнәр белән яза башладык. Мәктәп салкын булу сәбәпле, каләм белән язарга каралар ката иде. Аны башта мичкә куеп җылытып, аннан соң гына яза идек. Мәктәпне җылытырга утынны үзебез ташыдык. Көн саен чана белән урманга утынга йөрдек. Тамаклар ач булса да, күңелләрне төшерми идек. Сугыштан, әтиләрдән хатлар килгән көн безнең өчен бәйрәмгә әйләнә иде. Класстан кайсы иптәшебезнең генә әтисеннән, яисә абыйсыннан хәбәр килсә, барыбыз бергә шатлана идек. Мәктәптә укыткан укытучылардан бигрәк тә Ханова Җәмилә апа истә калган. Ул мәктәпнең завучы һәм математика укытучысы булып торды. Җәмилә апа бик таләпчән, эшне ахырына кадәр алып барып җиткермичә туктамый иде. Башкалардан да шуны таләп итә иде. 5 класста класс җитәкчесе булып эшләгән Латыйпова Мәликә апа безне үзенең шигъри җанлы кеше булуы белән үзенә тартып тора иде. Ул бездә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен алып бара иде. Мәликә апа шигырь яисә хикәя укый башласа дөньябызны онытып аны тыңлый идек. Ул класста иң тәртипсез укучыларда да шигырьгә мәхәббәт уята алды”.
Дания апа 1945 елда Түнтәр мәктәбенең 7 классын тәмамлап, Чепья мәктәбенең 8 классына укырга төшә. Чепья мәктәбен 1949 елда бетергәннән соң, Арбор мәктәбендә бер ел башлангыч классларда укыта. 1950 елдан 1953 елга кадәр китапханәдә эшли. 1954-1955 елларда мәктәптә декрет ялына киткән укытучы урынына зоология, татар телләрен укыта. Аннан соңгы елларны авыл клубында эшли һәм читтән торып Алабуга культура - агарту училищесының китапханәчеләр бүлегендә укый. Клубта эшләгән елларында колхозда чыгып барган “Ялкын” газетасында редактор, колхозның комсомол оешмасы секретаре, пропагандист, агитатор вазыйфаларын да алып бара. 1961 елдан башлап мәктәптә эшли башлый. Башта җыештыручы, аннан соң повар, тәрбияче булып эшли. Хәзерге вакытта лаеклы ялда.
1956-1964 елларда укыган Шәйхетдинова Зөлфия истәлекләре
1964 елда сигезенче классны тәмамлады, кичке мәктәпне (11 классны) 1971 елда тәмамлады. Бу вакытта башлангыч класста Бану апа укыткан. Ул елларда укыткан укытучылар — Шакиров Һидият, Сәйдә Мөхәммәтшина. Мәктәп директоры булып Гыйләҗев Рәкыйп, аннары Зарипов Рәфкать абый эшләде. 1967 елда клубта эшләгән, 1967 елдан бүгенге көнгә кадәр фермада эшли. 1969 елда-колхозчыларның 3 Бөтенсоюз съездында (Мәскәүдә) катнашты. 1972 елда “Хезмәт Кызыл байрагы” ордены белән бүләкләнде. Ленинның тууына 100 еллык медале белән бүләкләнде. “Укыган елларда, аеруча истә калган вакытлар: класслар арасында концерт куюлар оештырылды. Безнең класста (ансамбль оештырып) Һидият абый 1 урынны алган аеруча истә калды”, — дип сөйли Зөлфия апа. Ул 2 сайлауда авыл советы депутаты, районныкында 3 тапкыр сайланды. 1980 елның 3 сентябрендә Ленинның 100 еллыгы уңаеннан грамота бирелде.
Аның хәзер балалары бар. Балалары мәктәптә укый. Ул авылның хөрмәтле кешесе. Фермада тырышып эшли.
1937-1941 елларда укыткан Исхаков Габделхак истәлекләре
Родился в 1916 году в дер. Четыре двора Чистопольского района ТАССР. После окончания пед. училище в г. Чистополе, по направлению Татминпроса с 7го августа 1935 года по 16 июня. 1941 года работал учителем физики, математики, русского языка в Тюнтерской НСШ. В социальном и культурном отношении Тюнтерь была очень мало развитой деревней. В психологии народа преобладали религиозные пережитки.
Очень сильная была, хотя и малочисленная, парторганизация и комсомольская организация. Очень сильный был агитколлектив. Работали учителя очень целенаправленно, по коммунистическому воспитанию населения. Под руководством парторганизации трудовой народ деревни работали удивительно напряжённо и целеустремлённо по выполнению всех государственных поставок. В 1937 году было 253 мужчин тракториста. Без сельскохозяйственных машин к 1 маю весь весенний сев был закончен.
Учительский коллектив работал очень напряжённо. На все уроки нужно было написать конспекты. Вечерами занимались населением. Вели школу малограмотных, агроучёбу. Во время страды весь агитколлектив наравне с колхозниками работали в поле на уборке хлеба. В село возвращались только по списку, чтобы помыться в бане. Коллектив в районе занимал среднее положение. А в школу ходили дети из разных де-ревень: Кушкетбаш, Субаш, Каенсар, Поч. Сосна, Бакча, Чулпан, Арбор, Курамъял, Комзавод, Нусла, Смаиль, Ст. Ципья, Пижмара. Внедряли закон о всеобуче. Учителя ходили в деревни, чтобы собрать детей учиться. К вечеру они опять разбегались. Годами до 1937 года эта история повторялась.
В деревне не было ни клуба, ни библиотеки. Очень трудно было собирать молодежь на культурные мероприятия, этому припятствовали старые люди, которые, фактически, были преданы религии.
Но программа партии по преобразованию соц. жизни деревни свое дело сделала. Наверное сейчас в Тюнтерь нет неграмотных, т. е., людей без среднего образования
Я член КПСС с 1941 года, ветеpан войны и тpуда. Имею оpдена и 9 медалей, в том числе медаль за тpудовое отличие, за педагогическую pаботу. С 16 июня 1941г. по 31 декабpя 1945 года находился на службе в Советской Аpмии. Был командиpом взвода pазведки и командиpом стpелковой pоты. Участвовал в боевых действиях 2 го Пpибалтийского фpонта. Имел военное звание стаpший лейтенант.
1954-1955 елларда укыткан Карабаева (Степанова) Клавдия истәлекләре
Клавдия апа 1933 елда Дорга авылында туган. 1941 елда беренче класска укырга керә. Анда 4 классны тәмамлаганнан соң, 1946 елда Шода мәктәбенә 5 класска йөри башлый. 1948 елда Пыжмара мәктәбендә 7 классны, 1950 елда 8 классны Чепья мәктәбендә тәмамлый. 9-10 классларны 1952 елда Малмыжда укып бетерә. Унынчы классны тәмамлаганнан соң, бер ел Сәрдек мәктәбендә тәрбияче булып эшли. 1953 елда читтән торып Казан Дәүләт университетының тарих-филология факультетының татар теле бүлегенә укырга керә. Университетта укыган елларында Чутай мәктәбендә мәктәп мөдире булып эшли. 1960 елда укуын бетерә һәм Сәрдек җидеелык мәктәбенә эшкә күчә. 1970 елда Сәрдек мәктәбе өчеллык кына итеп калдырылгач, Куныр мәктәбенә күчә. 1970-1974 елларда башлангыч классларда укыта. 1974 елдан Дорга башлангыч мәктәбендә укыта.
Түнтәр мәктәбенә, 10 классны тәмамлап, Сәрдектә бер ел укыткач килә. Мәктәп директоры Гайфи дигән кеше була, төп чыгышы Чутайныкы. Клавдия апа физика, тарих, география, рәсем кебек фәннәрдән укыта һәм 5 класста класс җитәтчесе булып эшли. Мәктәптә физика түгәрәге алып бара. Мәктәп бинасы иске мәчет була. “Укучылар белән авыл халкы, әти-әниләр алдында еш кына концертлар куя идек. Укытучылар бик күңелле яши идек. Көндезләрен мәктәптә эшләп аруга карамастан, кичләрен авыл яшьләре арасында кайнаша идек. Алар белән берлектә концерт, театрлар куя идек. Авыл халкы укытучыларны авылның иң хөрмәтле кешесе итеп күрә иде. Авылда радио юк иде. Квартир хуҗасы Гөлсем апаларда батареялы радио бар иде. Аны яшьләр җыелып тыңлый идек. Мәктәп директоры Гәйфи бик яхшы баянист иде. Авыл яшьләренә бию, җырлар өйрәткәндә ул һәрвакыт үзәктә була иде,” — дип искә ала Клавдия апа.
1939-1974 елларда укыткан Мөхәммәтшина Сәйдә истәлекләре
Мин 1929-30 елда Түнтәр мәктәбенең беренче классына укырга кердем. Безгә кадәр укучылар гарәп хәрефе белән укыганнар. Без укый башлагач, латин алфавитына күчелде. Башлангыч классны укып бетергәч, җидееллык мәктәптә укыдым. Укыганда яхшы укыдым, бик күп поручениеләр алып бардым (учком председателе, класс старостасы, мәктәп редколлегиясендә һ.б.). Түнтәр мәктәбендә укыганда математика укытучысы Галиев Мансур абыйның укытканы нык күңелгә кереп калган. Ул һәр дәресне кызык итеп оештыра иде, укучылар арасында ярышлар үткәреп, математикадан белемнәрне арттыруга нык өлеш кертте.
Ул заманда журналны кулдан ясыйлар иде. Безнең мәктәп иске мәчет булганлыктан, анда калын тышлы Коръәннәр күп иде. Шуның тышын алып, эченә бер-ике дәфтәр тегеп журнал ясый идек. Журналларны класс старостасы саклый иде. Иске материалдан китапларны йөртү өчен букча тегә идек. Аякта чабата, өс киеме начар иде. Шулай да укуга булган кызыксыну бетмәде, тырышып укыдык.
1936-1940 елларда Казан педтехникумында укыдым. Түнтәр мәктәбендә 1946 елның сентябрендә укыта башладым. 1958-1960 елларда Түнтәр башлангыч мәктәбендә директор булып эшләдем. 1950-1955 елларда Түнтәр җидееллык мәктәбендә директор булдым. Педагогик стажым 35 ел. 1974 елда лаеклы ялга чыктым, шул вакытта “Хезмәт ветераны” медале бирелде. Эшләү дәверендә түбәндәге бүләкләргә лаек булдым: 1959 елда халык санын алуда яхшы эшләгәнем өчен Министрлар Советы карары белән благодарность бирелде; РОНО тарафыннан педагогик эшчәнлеккә 25 ел тулуга почет грамотасы (2.11.1964); В.И.Ленинның тууына 100 еллык юбилей медале; пропаганда эшендә яхшы эшләгән өчен райком тарафыннан “Почет грамотасы” белән, сугышта катнашкан өчен II дәрәҗә “Бөек Ватан сугышы” ордены һәм юбилей медальләре белән бүләкләндем.
1941-1948 елларда укыган Галимҗанов Мөбарәк истәлекләре
Галимҗанов Мөбарәк 1933 елда Түнтәр авылында туа. 1941 елда Түнтәр җидееллык мәктәбенең беренче классына укырга керә. Беренче класстан 4 класска кадәр Галиева Бану апа укыта. Класста 13 укучы булалар. 5 класска Көшкәтбаш авылыннан да укучылар килеп укый башлый. Алгебра, немец теле фәннәреннән Сәмигуллина Рәйсә укыта. Класс җитәкчесе Михеева Сима, ул декрет ялына киткәч, Михеев Василий рус теле укытучысы була. Тарихтан Җәләева Миңлегөл, татар теленнән Мөхәммәтшина Сәйдә апа укыта. Мәктәп директоры Мөхәммәдъярова Рашидә була, завуч Җәмилә Ханова, математикадан укыта. Бергә тәмамлаган иптәшләреннән Хәкимҗанов Гафурҗан- хәрби авиация училищесын тәмамлый. Кадыйрова Марзия — Яңгул урта мәктәбендә укыта.
Мөбарәк абый: «Класста математика дәресләренә линейка, транспортир, бетергеч кебек әйберләр берничә кешегә бер генә иде. Дәресләрдән соң урманга чана тартып утынга йөри идек. Көз һәм яз көннәрендә, мәктәптән кайткач, зурлар янына колхозга эшкә чыга идек. Колхоздагы эшкә ярый торган ир-атларның күбесе сугышта булганлыктан, без хатын-кызлар белән беррәттән амбарда ашлык чистартуда, салам, печән ташуда катнаша идек. Урып-җыю вакытында басуда калган башакларны җыя идек. Яз көне болынга кәҗә сакалы, какы, кузгалак, балтырган җыярга йөри идек», — дип искә ала.
1948 елда 7 классны тәмамлаганнан соң, Галимҗанов Мөбәрәк Донбасс шахталарына эшкә китә. 1952 елда шуннан Совет Армиясе сафларына кабул ителә. Армия хезмәте 1952 елдан 1956 елга кадәр була, Белоруссиядә шофёр булып хезмәт итә. 1956 елдан Түнтәрдә 25 ел буе шофёр булып эшли, соңыннан колхозда атлар карый. Ә хәзерге вакытта лаеклы ялда.
1946-1986 елларда укыткан Михеев Василий Степанович һәм Михеева Серафима Михайловна истәлекләре.
Түнтәр җидееллык мәктәбендә без икебез бергәләп 1946-1956 елга кадәр эшләдек. Мин үзем НВП укытучысы булып билгеләнгән идем, ләкин ул фән 1946 елны бетерелде һәм без икебез дә рус теле һәм әдәбияты фәнен укыттык. 1954 елны хезмәт фәне укытыла башлады. Укуга һәм укытуга таләпләр бик җитди иде, шуның өчен һәркем эшен намус белән башкарды. Сугыш арты еллары булганлыктан кара, дәфтәрләр юк иде. Шуңа күрә иске газета кырыйларына язалар иде. Язга чыккач, колхоз малларына иске, калган печәнне җыярга чыгаралар иде. Көз көне башак җыярга укучыларны алып чыга идек. Төшкә кадәр укытсак, төштән соң балалар белән эшләдек. Укытучыларның үзләренә урак белән урырга аерым җир бүлеп бирәләр иде. Урлауга каршы көрәш бик каты булды. 2 кг. ашлык урлаган өчен бер малайны судка бирделәр һәм ул балалар колониясендә утырып кайтты.
Василий Степанович 1962 елдан партия члены. Аңа бирелгән бүләкләр: Почет грамоталары : 1. КПСС райкомының район советы башкарма комитеты (1971ел), 2. ТАССР мәгариф министрлыгы, 3. Чепья урта мәктәбенең, 4.КПСС райкомының район советы башкарма комитеты, 5.Мәгариф эшчеләре профсоюзының Татарстан өлкә комитеты һәм Татарстан мәгариф министрлыгы. Василий Степановичның күкрәген 3 дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм 7 медаль бизи.
Серафима Михайловнаның күкрәгендә” Хезмәт ветераны”, “Намуслы хезмәт өчен“, “Җиңүнең 30 һәм 40 еллыгы” медальләре балкый.
1935-1940 елларда укыган Салихҗанов Нурислам истәлекләре
Мин үзем Түнтәр җидееллык мәктәбенә 1935 елда укырга кердем. Башлангыч классларда безне Разия апа Галләмова укытты. Югары классларда инде төрле фәннән төрле укытучы керде. Безнең заманда алгебра, физика, әдәбият, география укытылды инде.Ярлы заман булса да дәфтәр, каләм, кара бар иде. Мәктәптә барлык тырышлыкны укуга бирдек. Җәй көннәрендә колхозга булыштык, бәрәңге һәм башак җыярга йөрдек. Кыш көннәрендә класслар салкын, ягылмаган булса, иң беренче эш итеп урманнан утын алып кайта идек, аннан обедтан соң укый идек. Шулай да мәктәптән төпле белем алып чыктык. Мәктәптә укыганда пионер сафларына кабул ителдем. Бу минем күңелдә уелып калган иң зур вакыйга булды. 1941 елның маенда тормыш шартлары бик начарланып киткәч, колхозга тырмага малай булып эшкә кердем. Сугыш башланып киткәч бөтенләй укып булмады. Шулай итеп 6 класс белем белән мин колхозда эшли башладым. 1949-50 елларда тракторда эшли башладым. 1941 елда тырышып эшләгән өчен “За доблестный труд” медале белән, Бөек Җиңүнең 40 еллыгына юбилей медале белән, шулай ук В. И. Ленинның тууына 110 еллык юбилей медале белән, “Хезмәт ветераны“ медале белән бүләкләндем. Шулай ук тырыш хезмәтем өчен “Бишьеллык батыры”значогына лаек булдым. 1974 елда дәүләтебез мине “Почет билгесе” орденына лаек дип тапты. 1987 елда лаеклы ялга чыктым. 1988 елдан “Почетлы колхозчы” исеменә лаек булдым.