Т ирән тамырлы түНТӘрем
Вид материала | Документы |
СодержаниеШаһиев Марс Харисович Түнтәр балалар бакчасы тарихы Озак еллар балалар бакчасында эшләгән |
- Т ирән тамырлы түНТӘрем, 1198.4kb.
Шаһиев Марс Харисович
Медодист- укытучы (1957-1997)
Хезмәттәше турында Накыйпов Габдельффәрт Габдрәүфович язмасы.
Мин бу язмамны коллегам, чордашым, замандашым, классташым, Шаһиев Марс Харисовичка багышлыйм. Ул 1957 елнын 25 февралендә туган. Ана 40 яшь иде, бик иртә, ир-ат гомеренең чәчәк аткан вакытында китте ул безнең арадан. Без, кешеләр, дусларыбыз, якыннарыбыз үзебезнең арадан киткәч кенә, аларның никадәр якын, никадәр үзебезгә кирәк булганын соңлап кына төшенәбез, аңлыйбыз.
Мин дә хезмәттәшем турында шулай уйлыйм, аны юксынам. Шаһиев Марс Харисович 1975-79 елларда Казан Дәуләт педагогия институтының физика-математика факультетында укый. Аны бик яхшы билгеләренә тәмамлап, Минзәлә районының Бикбау урта мәктәбендә математика укыта. Марс Харисович кешеләр белән бик җинел аралаша торган. Характеры аның тирәсенә фикердәшләр, әнгәмәдәшләрне жинел туплый. Сөйләшеп утырган чакларда ул Минзәләнең табигате матурлыкларына соклануын белдереп, яратып сөйли торган иде. Анда да анын дуслары куп булган. Түбән Кама сусаклагычының Минзәлә буйларына жәелгән суларында балык тотулары, уха пешерүләре, ул якларның гүзәл мизгелләре турында искә ала иде. Әйе, тәүге эшләгән урыннар һәр кешенең күңел түрендә матур эз булып кала. Матур булса да торган жир, сагындыра туган жир, диләр бит. Ул да туган җирен сагынып яшәде, мөмкинлек булу белән, 1983 елда бу якларга, Түнтәр мәктәбенә завуч булып әшкә кайтты.
Мин Түнтәргә 1981 елның көзендә эшкә кайткан идем, шунда идем. Авылдашын күреп, Марс Харисович чын күңелдән шундый соенде.
- Бергә-бергә эшләргә җинел булыр, фикерләшеп, киңәшләшеп эшләрбез!- диде. Аннары ул 1986-1988 елларда математика укытты, класс житәкче булып эшләде. Без анын белән ярыша-ярыша кабинетлар ясадык, аларны бизәдек, укучыларга файдалы булырлык итеп эшләргә тырыштык. Мин анын бер ягына игьтибар итә идем:
Ул әңгәмәдәшен ышандыра алырлык итеп сөйли белә. Һәм менә шул ягы белән балаларны да үзенә бик нык җәлеп итә. Бер генә мисал китерәсем килә: класс җитәкчесе буларак мин уземнен 8 класс укучыларын кич белән эшкә чакырам. Малайлар килеп минем янда ярты яки бер сәгать эшләүгә берәм–берәм юкка чыгалар. Мин инде белеп торам, малайлар Марс Харисович янында, анда малайлар тирләп–пешеп эшләп яталар. Ул аларга кызык хәлләр сөйли-сөйли бөтен эшен эшләтеп бетереп кайтарып җибәрә.
Эшләгән чорында ул математика кабинетын модульләштерүгә зур хезмәт куйды. Класс җитәкчесе буларак та, ул бик таләпчән иде һәм аны балалар бик яраттылар.
1988 елда Марс Харисович, Көшкәтбашта 8 еллык булып ачылачак мәктәпкә директорлык вазыйфасы йөкләнгәч, ул бөтен гөмерен, күңелен, тырышлыгын туплап, шул эшкә алынды.Ул, авыл советы рәисе Газыймов Нурислам белән берлектә авылның балалары укыячак барлык әти–әниләрне туплап, мәктәпне уку елына өлгертергә дип, көнне–төнгә ялгап, алны–ялны белми эшләде. Әйе, ул вакыттагы аның тырыш хезмәтенә әти–әниләр һәм балаларны оештырып, алар белән бергәләп үзенең дә эшләп йөрүенә авыл халкы Марс Харисовичка бик рәхмәтле булды.
Марс Харисович мәктәпне җиһазлау – баету буенча да бик күп эшләде. Казанда булган элемтәләрен эшкә җикте. (Ул вакыттагы мәгариф министры анын укытучысы булган). Менә хәзерге вакыттагы кабинетлардагы киноаппаратлар, уйнаткычлар, кодоскоплар, мәктәп радиоузелы – барысы да ул табып, юллап алып кайткан җиһазлар. Мин укучылар алдында аны һаман да җылы хисләр белән искә алам: «Менә бу әйберләрнең, бу мәктәпнең кадерен белегез. Аны шушы дәрәҗәгә җиткерү өчен гаять зур хезмәтләр һәм тырышлык, күп кешеләрнең көче һәм егәрлеге, ихтыяры киткән»,-дим.
Урта мәктәп итеп оештырылгач та, ул физика кабинеты булдырды, аны җиһазлау, автоматлаштыру өстендә көчен куеп эшләде. Әле аның зур планнары булгандыр, матур итеп се дә, се иде, вакытсыз үлем аны арабыздан алып китте. Бик иртә киттең, хезмәттәшем, коллегам.
(Язды Габделфәрт Нәкыйпов)
Түнтәр балалар бакчасы тарихы
(Балалар бакчасы мөдире
Хәбибуллина Фирдәвес әзерләде)
Эвакуацияләнгән тәрбиячеләр:
Мәскәүдән эвакуацияләнгән ике хатын-кыз эшли. Түнтәр ясле-бакчасында тәрбияче булып эшләп киткән хатын–кызларның исем, фамилияләре билгеле түгел.
Сугышка киткән ясле-бакча эшчеләре:
Зөлхәбирә ясле-бакча мөдире булып эшли, белеме буенча медсестра.
Сугыш чорында эшләүчеләр:
Кунаева Анастасия—Чепьядан килә. Белеме белән медицина хезмәткәре була, озак еллар ясле-бакчада мөдир булып эшли.
Галиева Миһри — ул елларда повар булып эшли.
Сәлимә - Смәел кызы, тәрбияче булып эшли.
1948 нче ел.
Шәмседтдинова (Йосыпова) Бану Шәмседтдин кызы—тәрбияче-няня.
Исхакова Зөлхәбирә Исхак кызы — җыештыручы.
Низамова Бибигөл — повар булып эшлиләр.
Ясле Шәмсетдин байның йортына урнашкан була. Ул хәзер Ибрагимов Василлар йорты тирәсенә туры килә.
1953 нче елның көзендә Түнтәр ясле-бакчасына мөдир итеп Йосыпова Бану Шәмсетдин кызы билгеләнә. Ясле йорты бик тузган булганга, җитәкчеләр белән сөйләшеп (Чепья районы) күчеп китүче Габдрахманов Миннемулла йорты сатып алына. Ашау пешерү өчен янкорма эшләнә. Ул елларда балаларга ашау утын ягып мичтә пешерелә. Шулай итеп, 1953 нче елда ясле икенче бинага күчә. Ул хәзер Йосыпова Бану хуҗалыгы тирәсендә була.
Яслегә 25 бала йөри. Шул ук бүлмәдә ашыйлар, уеннар оештырыла, җыелма-раскладушкаларда йоклыйлар. Эшләү өчен мөмкинлекләр бик аз булуга да карамастан, ясле коллективы тырышып, бердәм булып эшли. Эш сәгатьләре иртәнге 7 дән 17 сәгатькә кадәр була.
Ясле булгач, РОНОга түгел, ә Чепья больницасына буйсына. Ул елларда Чепья болницасында өлкән врач булып Семенов Николай Александрович эшли, ә СЭС җитәкчесе булып Крысов дигән кеше эшли. Алар даими рәвештә ясленең эшчәнлеген күзәтү астында тоталар, яследә еш булып торалар.Ул елларда ясле үзенең төп максаты итеп балалар сәламәтлеген ныгытуны ала. Бик күп рахит балаларны аякка бастыруда ясленең өлеше зур була. Балаларга һәр ашау алдыннан витаминнар, дарулар бирелә, болар барысы да Чепья больницасыннан алына. Ата-аналар ясле коллективына бик рәхмәтле булалар.
Бу елларда повар булып эшләгән Низамова Бибигөлнең эшен аерып билгеләп үтәсе килә. Ул елларда балаларын яслегә йөртүче әти-әниләр аны ихтирам һәм ярату, сагыну белән искә алалар. «Аның ашауларының тәмлелеге әле дә булса авызда тора», -- диеп искә алалар. Ул үзенең хезмәтен балаларны яратып, аларның сәламәтлеген кайгыртып көчен кызганмыйча башкара. Әгәр дә бала билгеле бер сәбәп белән яслегә килми калса, аңа тиешле ашауны өенә озата. Шушы елларда яслегә йөргән һәрбер кеше аңа бик рәхмәтле.
1963 нче елларда районнарны эреләндерү башлана. Балтач районын Арча районы белән берләштерәләр. Яхшы йортларны Балтачтан сүтеп күчерү башлана. Шул вакытта райком секретаре Сафин торган йортны күчертми саклап калу өчен, Түнтәр яслесе Балтачка күчерелә. Шулай ук ясле мөдире Йосыпова Бану Шәмсетдин кызы, Әхмәтҗанова Фәния Балтачка тәрбияче булып күчерелә. Шулай итеп, Түнтәр балалары яслесез кала.
Түнтәр авылында күп еллар ясле-бакча булмый тора. Ул елларда балалар күп, һәр семьяда кимендә өч бала үсә, ә күпчелегендә бишәр бала тәрбияләнә. Яшь аналар (бигрәк тә әби-бабайсыз ялгыз яшәүчеләр) яшь балаларны карап өйдә утырырга мәҗбүр булдылар.
Мәктәпкә балалар бернинди хәзерлексез киләләр. Колхоз рәисе булып Гарафиев Равил Гарафиевич, партоешма секретаре Сибгатуллин Хәкимулла эшләгән елларда, терлекчелектә эшләргә хатын-кызлар җитми. Идарәдә ясле-бакча ачу мәсьәләсе карала. Балалар бакчасы өчен ике яклы йорт һәм щитовой бина төзелә. Менә шуларда ясле-бакча оештырыла да. Мәктәптә укытучы булып эшләүче Сафиуллина Әминә ясле-бакча мөдире итеп билгеләнә. Шулай итеп, 1976 нчы елда ясле-бакча оештыру эшләре башлана. Өстәмә верандалар төзелә, паровой системасы үткәрелә, инвентарь алып кайтарыла.
1978 нче елда Түнтәр авылында яңадан 50 балалык балалар бакчасы ачыла.
Ясле-бакчада эшләүчеләр:
1.Сафиуллина Әминә Фәзрахмановна – мөдир.
2. Хәлиуллина Ильмира Идиятовна – тәрбияче.
3. Мөхәрләмова Зөлхәбирә Габдрахмановна – тәрбияче.
4. Шәмсетдинова Гөлнур Кашаповна – няня.
5. Кашапова Тәскирә Мотыйгулловна – няня.
1978 нче елда балалар бакчасы мөдире булып эшләгән
Сафиуллина Әминә истәлекләре
Түнтәр авылында күп еллар ясле-бакча булмый тора. Ул елларда балалар күп, һәр семьяда кимендә өч бала үсә, ә күпчелегендә бишәр бала тәрбияләнә. Яшь аналар (бигрәк тә әби-бабайсыз ялгыз яшәүчеләр) яшь балаларны карап өйдә утырырга мәҗбүр булдылар. Мәктәпкә балалар бернинди хәзерлексез киләләр. Алай гына түгел, башлангыч классларда бер укытучы икешәр классны бергә укытырга мәҗбүр.
1977 нче елда колхоз рәисе булып Гарафиев Равил Гарафиевич, партоешма секретаре Сибгатуллин Хәкимулла эшли. Шул елларда колхоз терлекчелектә эшләүче хатын-кызларга кытлык кичерә. Идарәдә ясле-бакча ачу мәсьәләсе карала. Ике җитәкченең балалары да ясле яшендә була.
Ике яклы йорт һәм щитовой бина төзелеп, менә шуларда ясле-бакча оештырырга булалар.
Мәктәптә укытучы булып эшләгәндә, миңа колхоз идарәсе шул йортны өлгертеп, детсад ачуны мәҗбүри китереп куйды. Семья авыл хуҗалыгына бәйләнгәнлектән, каршы килү мөмкин булмады. Район мәгариф бүлеге ризалыгыннан башка мин шул эшкә тотындым. Беренче эш итеп веранда эшләттем. Паровой уздырылды, мич чыгарылды. Җәй буе буяу эшләрен үзем генә башкардым. Көзге эшләр тәмамлангач, детсадны ачуны ашыктыра җитәкчеләр. Паровой системасы начар эшли, гел торбаларга һава керә. Ул вакытта токарь булып эшләүче Фатыйхов Нәҗип абый паровойны көйләде. Шундый эшләр белән бергә детсадка кирәк-яраклар җыярга кирәк иде. Бик күп министырлык юлын таптарга туры килде. Әле ярый, анда таныш дустыбыз Низамов Айдар Маликович эшли, ул юнәлеш бирә, кемгә нәрсә белән мөрәҗәгать итәргә өйрәтә. Министырлык ярдәмендә Васильеводан өстәл, урындыклар, балалар киемнәре өчен шкафлар алып кайттык. Зур машинада Гыйләҗев Раушан эшли иде, аның белән ташылды. Детсадны 50 балага исәпләп ачарга кирәк, ләкин бина кечкенә, 25 балалык кына. Ашау, уен һәм йокы бүлмәсе бары берәр генә.
Киров өлкәсе Малмыждан кечкенә раскладушкалар алып кайттык. Сентябрь башында читтән торып мәктәпкәчә тәрбия училищесында укучы Хәлиуллина Илмира килде. Кашапова Гөлнурны прачка-кочегар штаты белән алдык. Менә шушы кызлар белән бик эш башкарылды.
Детсадны өлгертү өчен бик күп авылдашларга мөрәҗәгать итәргә туры килде. Көзге кыр эшләрендә булышырга килгән студентлар белән туалет чокырын казыдык. Алар ярдәме белән эштән соң, трактор табып, таш алып кайтабыз.
Базга таш иңдереп, туалет чокырын цемент белән катырып, баз өсте һәм туалет ясадык. Тракторист Якупов Шамил бик күп эшләде ул чорда.
Казаннан, Зооветснаб дигән оешмадан, зур холодильник алып кайттык. Шакирҗанов Рафаиль белән. Мичкә ягу өчен утын, күмер мәсьәләләре авыр иде. Ул вакытта Шакирҗанов Рафаиль белән икебез бергә күмер, утын төяп алып кайтканыбыз бар. Шулай итеп, күп кыенлыклар белән ясле-бакча эшли башлады. Әти-әниләр һәм балаларга уңай шартлар җитәрлек түгел идк ул вакытта.
Анда булышкан кешеләрне санап бетерерлек түгел. Күршедәге Мөбәракшин Равил белән Өрфәйдәләр бик тырыштылар. Күп эшләрне әти-әниләрне чакырып эшләтебез. Смәелдән тәрбияче булып Зөлхәбирә килде. Нянкалар булып Шәрәфиева Роза, Юсупова Сафуралар эшләделәр. Бик чиста, пөхтә Кашапова Тәскирә кер юу эшен башкарды. Шулай итеп, бер кыш чыктык. Җәй көне детсад әйләнәсен, яшь урманнан Шәйхетдинов Тәбрис белән яшь каен үсентеләре алып кайтып утырттык. Алар әйбәт кенә үсеп киттеләр. Кирәк җирләргә күбрәк автобус шоферы Шәрифулла белән йөрдек. Район мәгариф бүлеге белән шактый конфликтка кердек. Ул вакытта методистлср, билгеле сәбәпләр аркасында, детсад ачарга каршы иделәр. Министырлык рөхсәт биргәч, типовой детсад салу мөмкинлеге булмагач, яраклаштырылган бинада балалар ачылды.
1930 – 2000нче елга кадәр Түнтәр ясле-бакчасында мөдир булып эшләүчеләр исемлеге.
Исем, фамилия. | Туган елы | белеме | Туган җире |
Зөлхәбирә Кунаева Анастасия Юсупова Бану Сафиуллина Әминә Гайнуллина Фирдәвес Низамиева Тәһүрә Зыятдинова Гөлфия Шаймухеметова Фәрдия Хәбибуллина Фирдәвес | 1930 1947-53 1953-63 1978-80 1980-82 1982-85 1985-87 1987-93 1993 | М-сестра М-сестра Укытучы Укытучы Тәрбияче Укытучы Тәрбияче Тәрбияче Тәрбияче | Чепья Түнтәр Түнтәр Зеленодол Куныр Түнтәр Түнтәр Түнтәр |
Озак еллар балалар бакчасында эшләгән
Юсупова Бану Шәмсетдин кызының истәлекләре
Мин, Юсупова Бану (Гыйззәтбану) Шәмсетдин кызы, 1930 нчы елның 23 нче маенда Чепья районы Түнтәр авылында туганмын.
Без, 30 нчы елгылар, сугыш чоры балалары, балалык шатлыгыннан мәхрүм ителгән балалар идек. Сугыш чорының барлык авырлыкларын үз башыбыздан кичердек.
1938-45 нче елларда Түнтәр 7 еллык мәктәбендә, 1946 нчы елда Чепья урта мәктәбенең сигезенче классында укыдым. Укыган чорда, җәй көннәрендә колхозда эшләдем. 1947 нче елда Казан педагогия училищесына читтән торып укырга кереп, аны 1950 нче елда тәмамладым. 1948 нче елның февраленнән 1951 нче елның августына кадәр, 3 ел ярым Түнтәр балалар яслесендә тәрбияче булып эшләдем. 1951нче елда тормышка чыгып, тормыш иптәшем Юсупов Рашад белән Арбор һәм Шода авылларында 1951-53 нче елларда укытучы булып эшләдек. Семья хәле буенча Түнтәргә кайтып, 1953 нче елның сентябреннән 1963 нче елга кадәр ун ел Түнтәр балалар яслесе мөдире булып эшләдем. Мин тәрбияче булып эшләгән 1948-51 нче елларда ясле мөдире Кунаева Анастасия иде, повар Галиева Миһриямал, соңрак Низамова Бибигөл, няня Исхакова Зөлхәбирә эшләделәр. Балалар яслесе Чепья районы сәламәтлек саклау бүлеге карамагында иде. Тәрбия – методик эшкә караганда балаларның сәламәтлегенә, чисталыкка нык игътибар бирелә иде. Ул чорда яслегә йөргән бик күп рахит һәм ябык балалар сәламәтләнеп аякка басты. 1953 нче елда, мин ясле мөдирек булып эшләгәндә, сестра – тәрбияче Зарипова Әминә, (Филиппова Нина) няня Исхакова Мәдинә, повар Низамова Бибигөл, Әхмәтҗанова Фәния җыештыручы булып эшләделәр. Балалар яслегә район сәламәтлек саклау бүлегенә караганлыктан, безне җыелыш-киңәшмәләргә больницага чакыралар иде. Ә тәрбия эше, уеннарны кече яшьтәге балалар өчен методик ярдәмлекләрдән файдаланып оештыра идек.
Балалар яслегә элекке байлар йортына урнашкан һәм ул бик тузган булганлыктан, Чепья район җитәкчеләре белән сөйләшеп, 1955 нче елда йорт сатып алып, аңа өстәмә кухня салдырдык. Ул чорда эшләүчеләр бик тырышып эшләделәр, эш сәгате белән дә исәпләшмәделәр. Врачлар һәм санэпедстанция тарафыннан да кисәтүләр алмадык. 1963 нче ел башында, Арча белән Балтач районы берләшкән чорда, бер йорты Арчага күчерүдән саклап калу өчен, Түнтәр балалар яслесен Балтачка күчерделәр. Мин анда ун ай ясле мөдире булып эшләдем дә, тагын семья хәле буенча үз теләгем белән, бу балалар ясле мөдире эшеннән китеп, Түнтәр мәктәбенә эшкә кайттым. Һәм 25 елдан артык мәктәптә эшләп, пенсиягә чыктым. Ике балам бар. Кызым Чепья мәктәбендә укыта, үз гаиләсе бар. Улым Йошкар-Олада энергетик. Ирем 1983нче елда үлде, хәзер ялгыз яшим.
Авыл укытучысының җәйге ялы
56 көн = ничә ял + ничә койрык?
Мөгаллимнәрнең җәйге яллары 56 календарь көн. Моның кадәр “ял” бик күпләргә тәтеми. Кирәге дә юк. Теләсә кем 56 көн рәттән ял итә башласа, шөрепләре тарала башларга мөмкин. Ялның ике атнасы бик җиткән. Өч атнага китсә, туйдыра.
Авыл укытучысы шул ике атнаны да чын ял итеп үткәрә аламы? Ял дип аталган 56 көнне ул ничек бүлә? Мин шул турыда сөйләргә телим. Ял акчалары район буенча түләп бетерелгән. Август киңәшмәсенә укытучылар күп җыелса да, кибетләр күп килми. Сәүдә бармый. Чөнки укытучылар ял акчасын июнь-июльдә үк тотып бетерәләр.
— Апрельдә 3, майда 1, июньдә 4, июльдә 1, августка 4 укытучыга санаторийда дәвалану өчен путевкалар бирдек, — ди Балтач район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз рәисе Резеда Гаязова. — Соңгы 15 елда безгә бер путевка да бирмәгәнәрен әйтсәк, бу зур алга китеш. 10 мең сум торган путевка бәясенең укытучы 1 мең сумын гына түли һәм 21 көн дәваланып кайта. Путевкага тиешкән укытучылар бик канәгать.
Алга таба да районда бер елга 100 мәгариф хезмәткәренә 1 путевка биреләчәк икән. Быел 19 мең укытучы-тәрбияченең әлегә 13енә шундый юллама бирелгән.
— Сезнең укытучылык стажыгыз 30 ел. Шул чорда ничә мәртәбә санаторийда яки ял йортында булдыгыз? — дип сорыйм Түнтәр мәктәбе укытучысы Гөлсинә Закировадан.
— Бер мәртәбә дә булганым юк, — ди мөгаллимә, — менә җәй көне җиләккә йөрибез, табигатьтә булабыз. Шул инде ял. Тегендә-монда чакыртып борчымасалар.
Хәтеремдә, мәктәбебез укытучылары Гомәр белән Лира өйләнешкән елда Анапага санаторийга бардылар. Хәзер олы уллары сигезенчедә укый. Шуннан соң безнең мәктәптән санаторийга баручы укытучы булмады.
Авыл укытучысы “отпуск чорын өзеп, вакытлы эшкә чакырылырга тиеш түгел” дигән канунга таяна алмый. Алга таба эшлисе һәм яшисе бар. Районның кайбер мәктәпләре белән элемтәгә кергәч, “Берничә укытучы укучыларны басу эшенә алып бара. Бодай арасыннан арыш үсентесе утыйлар” дип җавап бирделәр. Бу эш берничә атнага сузыла. Аннан соң колхозның бәрәңге чүбе дә мәктәп җилкәсендә. Күпчелек авылларда укытучылар җәйнең 4-5 көнен чөгендер чүбе утап интегә. Аллага шөкер, бездә ике ел инде, чөгендер чәчмиләр. Күмәк хуҗалыкның ашлык чистарту эшеннән дә читтә калып булмый. Мәктәп яны тәҗрибә участогында укучыларны да эшләтәсе бар. Мондый эшләр өчен укытучылардан махсус график төзелә. Берничә еллар элек колхоз печәнен һәм сенажын да сәнәк белән төяргә укытучыларны мәҗбүр итәләр иде. Ходай рәхмәте белән бу эшне хәзер техника алмаштырды.
Барлык авылларда да диярлек укытучылар шәхси хуҗалыкта сыер, һич югында үгез-бозау асрый, каз-үрдәк, тавык-чеби үстерә. Укытучы һәркөн иртән сәгать дүрттә-биштә тора, сыер сава, сөтне илтеп тапшыра, көтү куа, механизатор ирен, комбайн ярдәмчесе булып эшкә алынган улын ашатып, иртәнге алтыда эшкә җибәрә.
Берничә ел инде Түнтәрдә һәм тагын райондагы берничә авылда укытучыларның капка төбенә күмәк хуҗалык (хәтта бернинди акча түләтмичә) берәр рулон печән китереп аудара. Бу хәлгә сәерсенеп һәм көнләшеп караучылар күрше авылларда да җитәрлек. Колхоз биргән бер рулон печән белән әллә кая барып булмый. Күпләрнең ирләре күмәк хуҗалыкта эшли. Елга печәнен үзләренә өмә итеп чабарга чыкканда, хатын-кыз укытучы да авыл халкыннан аерылмый. Бу вакытта чапкан печәнне алып кайту өчен техника эзләп йөрисе юк. Өмәдәшләр китереп бирәләр.
Авыл укытучысының “ялы” моның белән генә төгәлләнми. Авыллар арасындагы дамба (юл) читләрен чистарту җирле үзидарәләргә йөкләнгән. Үзидарә укытучыларга ышана. Чалгы тотып, юл читендәге алабута яки әрем кыркып йөрүчеләрне күрсәгез, аларның күпчелеге мөгаллимнәр, балалар бакчасы тәрбиячеләре булыр.
Кайбер ир-ат укытучылар “шабаш”ка алынган. “җәйге ял”ны үзенә йорт яки коттедж төзеп үткәрүчеләр дә бар. Урта Көшкәт мәктәбе укытучысы Олег Матвеевның, Чепья мәктәбеннән укытучы Галина Семовская гаиләсенең шундый эш белән шөгыльләнүен әйттеләр. Түнтәрдә дә бара төзелеш. Дамира Ибраһимова һәм Таһүрә Бәйрәмова гаиләләре йортларына янкорма, Ришат Зәйнетдинов исә энесенә абзар-кура төзи. Шәхси хуҗалыктагы вак-төяк ремонт кемдә дә бетми. Колорадо коңгызы дигән афәт тә укытучының ялын кимерә.
Башка төрле мәшәкать белән йөрүчеләр дә бар. Халидә Ибраһимова ял алгач та, өч атна Казан больницасында дәваланып кайтты. Берничә укытучының балалары мәктәпне тәмамлады. Аларны укырга урнаштыру артыннан йөрисе бар.
Совет чорының 60-90 елларын “торгынлык” дип никадәр сүксәк тә, ул вакытта укытучы җәйге ялның ике атнасын кая да булса чит шәһәргә туганнарга кунакка бару, экскурсия-сәяхәт кылу кебек дөнья күрү кебек өстәмә белем туплауга багышлый ала иде. Ак диңгезнең ак томаннарына, Кара диңгез буендагы шомарган Алыптай ташларга карап соклану, Балтыйк диңгезе штормыннан соң яр буйлап гәрәбә кисәкләре эзләп йөрү, Одессаның катакомбасында яисә Кавказ тауларының Рица күлендә, Абхазиянең Афон мәгарәләрендә хозурланып йөрүләр турында хәзерге авыл укытучысына хыялланырга гына кала. 2500 еллык тарихы булган Сәмардкандта Биби ханым мәчете хәрәбәләрен, Аксак Тимер мавзолеен, сигез гасыр элек дөньяда тиңе булмаган Олугбәк астрономик обсерваториясе секстантын үз күзләрен белән күрү, Петербургтагы Исәкәй соборының мәрмәрдән эшләнгән гигант стеналарын кулларын белән капшап карауны, Петропавел крепосте пейзажын, Сургуттагы эрбетле тайга урманнарын, Тубылда себер татарлары ханы Күчем кордырган Кирмәнне басып алган Ермак музеена сәяхәт кылуны бернинди телеэкран сәяхәтнәмәләре дә алмаштыра алмый.
Совет чорында укытучының бер айлык хезмәт хакына “Ту” самолетында Ташкентка очып, бер атна дөнья күреп кайтып була иде. Шул ук бер айлык акчага Мәскәүдән Астраханьга кадәр өч палубалы ак теплоходта Идел буендагы бар шәһәрләрне айкап чыга идек. Яки шул ук акча Мәскәү-Минск-Хатынь-Вильнюс-Таллин-Рига маршруты белән тимер юл буйлап сәяхәт экскурсиягә җитә иде.
Хәзерге вакытта укытучының кесә ягы шактый такыр булганлыктан, аның җәйге ял дип саналган көннәрнең күпчелеге “койрыкка” әйләнеп кала. Шулай да...
— Берничә яшь укытучыбыз төрле якларга сәяхәткә чыгып керергә исәплиләр, — диде мин элемтәгә кергән Чепья мәктәбе директоры Василий Трофимов.
— Укытучының бер айлык хезмәт хакы хәзерге вакытта гаилә белән Казанга барып Салават концертын карарга гына җитә, — диде икенче укытучы. Аның каравы Россиянең яңа байлары Германиягә шәхси самолет төзергә заказ биргәннәр, ди. Йөзү бассейны белән. Нимесләр баш чайкаганнар, имеш. Әлегә дөнья практикасында мондый заказ булмаган.
2004.