Т ирән тамырлы түНТӘрем
Вид материала | Документы |
СодержаниеМедаль — йөрәк ярасы!? Башлы машиналар нишләп ята? Башта әдәплелек саклаган идем… Укытучыларга өр-яңа профессия |
- Т ирән тамырлы түНТӘрем, 1198.4kb.
Медаль — йөрәк ярасы!?
Газетабызның 21 сентябрь санында “Медалистлар нигә сыната?” дигән язма басылып чыкты. Бу күптәнге тема, әмма һаман да үзенең чын чишелешен таба алмаган “төен”. Бу язмадагы фикерләр белән мин тулысынча килешәм. Шулай да, боларга өстәп үз фикеремне әйтергә телим.
Редакция язганча, медалистлар чыгарган “мөгезләр” чын мәгънәсендә фаҗига ул. Укытучы өчен дә, әти-әниләр өчен дә. Укучы өчен әйткән дә юк. Аның өчен ул гомерлек йөрәк ярасы булырга мөмкин. Медалист керү имтиханында “4”ле алса, бу әле куркыныч түгел. Әгәр ул югары уку йортына бөтенләй керә алмаса яки имтиханда “2”ле алса, бу бөтенләй башка нәрсә. Газетада бирелгән әңгәмәләрдән күренгәнчә мондыйлар азмыни?
Медаль минем өчен дә гомерлек йөрәк ярасы булды. 1959 елгы, моннан 43 ел элеккеге вакыйга бу. Районда өч урта мәктәп иде. Безнең Чепья урта мәктәбендә ике класста 50 дән артык укучыдан бер мине көмеш медальгә хәзерләделәр. Медальгә хәзерләү турында миңа уку елы бетәргә алты ай чамасы калгач әйттеләр. Яхшы укучы дип фоторәсемне район газетасында бастырдылар.
Чыгарылыш кичәсендә башкаларга аттестат биргәндә, миңа аттестат бирмәделәр. “Сиңа медаль кайтырга тиеш. Аттестатыңны медаль белән бергә алырсың,” - диделәр. Июнь ае бетте, июльнең 15е җитте. Медаль дә юк, аттестат та юк. Институтка укырга керергә дә исәп бар иде. Ул вакытта керү имтиханнары 1 августта башлана. Гаризалар да шул вакытка кадәр кабул ителә.
20 июль тирәләрендә телефоннан хәбәр биргәннәр. “Рәфхәтнең медале булмады. Аттестатын алырга килсен” дигәннәр. Безнең авыл мәктәптән 10 километр читтә. Ышаныр-ышанмастан мин Чепьяга, мәктәпкә киттем. Укытучылар бүлмәсендә мине директор һәм берничә укытучы каршы алдылар.
— Синең рус теленнән язган сочинениең Мәгариф министрлыгына киткән иде. Яңа кагыйдәләр буенча хаталар тапканнар һәм синең сочинениеңнең “4”ле билгесен “3”легә төшергәннәр, — диде мәктәп директоры. Мин шундук коелып төштем. Күз алларым караңгыланып китте. Баштарак телефоннан килгән хәбәргә шикләнеп караган идем.
Сүзгә физкультура укытучысы Павел Алексеевич Зайцев кушылды:
— Дөресен генә әйткәндә, Рәфхәт, түрә балаларына медаль җитмәгән, сиңа калмаган. Шул гына. Синең документ артыннан чынлап йөрүче булмаган. — Мондый нәтиҗәгә директор да, башка укытучылар да бернинди реакция ясамадылар. Мин дә уйлап куйдым: “Ничек инде рус теле укытучысы тикшереп җибәргән сочинениедән тагын “яңа кагыйдәләр” буенча хата чыгарга мөмкин?” Бу минем башыма сыймый иде. Рус теле укытучыбыз Мария Ивановна Копосованың рус милләтеннән булган югары белемле бик тә эрудицияле мөгаллим икәнен беләм. Мин аны әле дә бик сагынып искә алам. Аның артистларча итеп дәрес биргәне, Гогольнең “Үле җаннар”ына характеристика биргәндә кулларын селти-селти “Собакевич сидит на Собакевиче и Собакевичом погоняет” дип сөйләгәннәре әле дә күз алларымда. Соңарак Мария Ивановна Копосовага “Татарстанның атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем дә бирелде.
Бүлмәдәге тынлыкны мәктәп директоры бозды:
— Без синең рус теленнән белемеңне “3”лелек дип санамыйбыз. Шуңа күрә аттестатыңа рус теленнән “4”ле билгесе куябыз. Әмма әгәр дә сиңа аттестатны бер генә “4”ле белән бирсәк, югары уку йортына укырга кергәндә “Кайда синең медалең?” дип сорарга мөмкиннәр. Мондый халәтне истә тотып, синең аттестатка без тагын бер “4”ле куярга тиеш булабыз. Синең калган фәннәреңнән барысы да “5”ле. Кайсы фәнеңне “4”легә төшереп куйыйк? Үзең әйт! Без син әйткәнчә эшләрбез. — Бу сорау минем өчен тагын көтелмәгән булып чыкты. Мин тынсыз калдым. Аңннары, фикерләр йомгагын чорнап, болай дидем:
— Немец теленнән “4”ле куегыз. Мин барыбер ул фәнне “5”легә үзләштерә алмаганмындыр. — Немец теле укытучыбыз Сания апа Гыйбадуллина мине гафу итсен. Мин аның куйган билгесен төшердем. Сания апа да безнең бик яраткан укытучыбыз иде. Ул безне бик тырышып укытты. Үз фәне буенча бик тә белемле һәм мәгълүматлы иде. Шул елны ул мәктәпне ташлап китте һәм КДПИда чит телләр буенча аспирантурага укырга керде.
Миңа аттестат бланкысы тутырып бирделәр. Ул вакыттагы аттестат катыргы тышлы түгел, А4 форматындагы чәчәкле юка кәгазьдә иде. Миннән “Укырга кая барасың?” дип сорадылар.
— Педагогия институтына, — дип җавап бирдем мин.
Укытучылар берсеннән берсе уздырып:
— Син нәрсә? Укытучы эше эшмени ул? — дип мине инженер булырга кыстый башладылар. “Менә химия-технология институтына рекомендация, - дип бер бит кәгазь тоттырдылар. - Һич югында КГУга бар. Бик теләсәң, укытучы да булып китә аласың, - диделәр.
Мин гаризамны педагогия институтына бирдем. Керү имтиханнарын “5”кә тапшырдым. Дөрес, керү имтиханнарында рус теле юк иде. Рус теле урынына без татар теленнән сочинение яздык.
Йомгаклап шуны әйтәсем килә: Мәгариф министры Фарис Харисовның “Медалистлардан имтиханнарны республика комиссиясе алырга тиеш” дигән фикерен мин тулысы белән хуплыйм. Әмма республика комиссиясенең мондый имтиханы май аенда гадәти имтиханнар вакытында түгел, ә күпкә иртәрәк, март айларында булырга тиеш дип саныйм. Районнарда үтә торган мондый имтиханнарны хәтта имтихан дип түгел, ә “медаль дәгъвалаучылар конкурсы” дип атарга кирәктер. Мондый конкурстан үткәннән соң гына укучы май аенда иптәшләре белән берлектә, кирәк икән районга җыелып, медаль эшләре язсын! Әгәр дә республика комиссиясе май аенда гына медалистларны “кыскарта башласа”, бу укучыга артык зур психологик нагрузка булырга мөмкин. Чөнки бу вакытта мәктәп укучыны “медаль алырга хәзерләп бетергән” була бит инде. Бу вакытта “медальдән төшеп калучылар”га шактый кыенга туры киләчәк. Март аендагы конкурс исә булачак медалист төшеп калган очракта да аның өчен стересс шул кадәр үк зур булмаячак. Аннары мондый конкурсларны төрле районнарда төрле срокларда үткәреп була. Төрле срокларда үткәрү ярдәмендә комиссия составын яхшыртырга мөмкин. Мондый конкурсларны югары уку йортларына кабул иткәндәге кебек әңгәмә, тестлар алу яки 15-20 минутлык контроль срезлар алу тәртибендә дә үткәреп була. Имтихан эше алу мәҗбүри дә түгел. Кыска вакытлы әңгәмәдә яки тест, срез алганда да укучыны “танып” була. Дөрес, мондый конкурс та “медалистлар авыруын” тулысынча хәл итә алмый. Безнең Рәсәйдә дус-ишлекнең, кода-кодагыйлыкның, ришвәтчелекнең тамырлары бик тирән. Аннан соң бит әле мәгариф министрлыгы районнар эшчәнлегенә бәяне медалистлар саны һәм олимпиада нәтиҗәләре буенча бирә. Район мәгариф бүлекләре дә мәктәпләр эшчәнлеген шулай бәяли. Бу үз чиратында “медалистлар ташкыны” китереп чыгара.
“Медалистлар нигә сыната?” язмасындагы Павел Пшеничный фикере белән дә килешәм: мин дә югары уку йортларына кергәндә медалистларга льгота булырга тиеш түгел дип саныйм. Башкалар шикелле барлык фәннәрдән дә имтихан бирсеннәр. Ә мәктәпне тәмамлаганда медаль бирү тәртибе калсын. 11 ел дәвамында тырышып укыган өчен бүләк бит ул. Ләкин укучы бу бүләккә лаек булсын. Соңыннан йөрәк ярасына әйләнмәсен генә. 2002 ел.
Башлы машиналар нишләп ята?
Кыш уртасында безнең “ШК”да Хәмидә Гарипованың зур булмаган “Башлы машиналар тик ятмасын” дигән мәкаләсе басылган иде. Компьютер технологиясен уку-укыту системасында куллану буенча бер киңәшмәдән соң туган фикерләр иде ул.
Бу язма шул фикерне куәтләп, уку-укыту системасын компьютерлаштыру буенча үткән 10 елда район һәм республикада башкарылган кайбер эшләр һәм чишелүне көтеп торучы проблемалар хакында. Монда бу юнәлештәге барлык проспектлар да яктыртылып бетмәде. Мәсәлән, татар телендәге мультимедиа программалары һәм татар мәктәпләрендә компьютер технологиясен куллану турында искә дә алынмады. Бу юнәлештә дә күп сөйләп булыр иде. Бәлки бу язмада күтәрелгән мәсьәләләрне кемнәрдер дәвам итәр. Бу мәсьәлә матбугатта киң яктыртылган темалардан түгел. Әмма көн кадагындагы актуаль проблема дип уйлыйм.
XX гасырның ахыры һәм XXI нең башы тарихка компьютерлашу чоры булып кереп калыр. Компьютер сәнәгатькә, фәнни лабораторияләргә, офисларга, уку-укыту системасына гына түгел, көндәлек тормышка да киң фронт белән атлап бара. Дөрес, әле без чит илләрдән бик нык калышабыз. Әйтик, АКШта һәрбер гаиләнең диярлек өендә компьютер булып, аннан һәм интернет челтәреннән 80-90% халкы файдаланса, бездә бу сан 10-15%тан артмый.
Компьютердан киң файдалануга өйрәтү мәктәпләрдән һәм башка уку йортларыннан башлана. Безнең мәктәпләргә беренче компьютерлар моннан 10-12 еллар элек килеп керде. Ул вакытта ук, алдынгы карашлы укытучылар, магнитофон лентасына төрле фәннәр буенча компьютер программалары яздырып, аны төрле фән ияләре ярдәмендә дәресләрдә куллана башладылар. Кукмараның һәм Биектауның компьютер үзәкләре бу алдынгы технологияне пропагандалау буенча республикада беренчеләрдән булдылар. Татарстан укытучылар белемен күтәрү институтының укытуны информатизацияләү кабинеты бу эшне мөгезеннән тотып алды.
Ул вакытта минем өчен укытуны компьютерлаштыру ачылмаган бер китап иде. Кукмарада (4 мәктәпнең информатика укытучысы Степанов), Биектауда (компьютер үзәге инженеры И.Бикмуллин), Арчаның педколледжында (А.Габидуллин), КДУда (Җ.Сөләйманов, Р.Һади), 2 татар гимназиясендә (Р.Габдрахманов), ТУБКИда, төрек лицеенда, Совет районы компьютер үзәгендә, 51 мәктәптә һәм укытуны компьютерлаштыру буенча алдынгы технологияләр куллануны керткән Казанның башка мәктәпләрендә, гимназияләрендә, лицейларда күп кайнаштым. Үземдә тупланган яңалыкны аларга калдырдым, аларда булганны дискетларга яздырып үзем белән алып киттем. “Байлык” белән районыбыздагыдагы информатика укытучылары белән бүлештем, үзебезнең мәктәптәге төрле фән укытучыларын компьютер программаларын кулланырга өйрәттем.
Төрле фәннәрне укытуда компьютер технологиясен инде 10 ел дәвамында актив кулланучы укытучылар үзебезнең мәктәптә дә бар. Башлангыч класслар укытучысы Дамира Ибраһимова, биология укытучысы Гөлсинә Рамазанова, физика укытучысы Надирә Хаҗиева, рус теле укытучылары Гөлфия Басыйрова, Таһүрә Бәйрәмова, татар теле укытучысы Гөлсинә Закирова бу эштә фән укытучыларыннан башлап йөрүчеләр булдылар. Билгеле, 10 ел дәвамында дәресләрдә кулланыла торган компьютер программалары һәм аның технологиясе бик нык үзгәрешләр кичерде. Әмма укытучыларыбыз үзгәрешләр артыннан калышмадылар, һәрбер яңалыкны үз вакытында тотып алып, үз фәннәрендә кулланышка кертергә омтылдылар. Хәзерге вакытта компьютер технологиясен төрле фәннәр буенча кабатлау, гомумиләштерү дәресләрендә, укучыларның белемнәрен тикшерүдә куллану буенча мәктәптә билгеле бер система булдырылды.
Президент программасы нигезендә мәктәпләргә 2000 елда яңа буын компьютерлар кайтартылу һәм уку-укыту системасын аерым фәннәр буенча компакт-дисклар белән тәэмин итү укытуны компьютерлаштыруда яңа баскычларга күтәрелергә мөмкинлек бирде. Уку-укыту системасында иң яңа төр компьютер технологияләрен файдалану мөмкинлеге туды. Хәзерге вакытта фәннәрне рус телендә укыту өчен ифрат күп дәрәҗәдә шундый мультимедиа кулланмалыклар хәттин ашкан. Яңа материалны аңлатканда демонстрация рәвешендә дә, кулга тотып булмыйча күзаллап кына фикер йөртә торган процессларны анимацияләүдә алар алыштыргысыз. Укучыларның практик-лабортор эшләрне компьютер артында башкаруы, төрле фәннәр буенча белем тикшерүче тестлар куллану, өй эшләрен башкаруда компьютер программаларын файдалану бүгенге көндә фән нигезләрен үзләштерүдә яңалык түгел. Беренче класстан башлап, һәр класста, һәр фәннән искиткеч файдалы итеп кулланып була аны. Безнең мәктәп укытучылары, шулай ук районыбыз мәктәпләренең алдынгы укытучылары да әнә шуңа омтылалар.
Билгеле, компьютер технологиясен дәресләрдә, дәресләрдән тыш эшләрдә һәм өй эшләрен башкаруда файдалану үзмаксат түгел, ул заман таләбе. Чамасын белеп, кирәк урында, кирәк кадәр кыска һәм оста итеп файдаланылырга тиеш ул. Интернет аша белем алуны, укучылар эшләгән рефератларны, сайтларны, компьютер презентацияләрен файдалануны хәзер беркем дә инкарь итә алмый. Киресенчә, киләчәккә омтылган укытучылар аны киң масштабта пропагандалауга ярдәм генә итә. Үзебезнең район буенча гына мисал китерик. Балтач мәктәп-гимназиясенең география укытучысы Максимов бу эшнең остасы һәм остазы булды. География-биология кабинетын заманча компьютер, принтер, мультимедиа кулланмалары һәм компьютер проекторы белән җиһазлады. Аның өчен һәр дәрестә, кирәкле моментта компьютер технологиясен куллану проблема түгел. Үз белгечлеге мөгаллимнәренә ул үзенең алдынгы тәҗрибәсен теләп тарата. Районда мәктәп директорлары, аларның урынбасарлары, укытучылар өчен төрле фәннәрдән компьютер технологиясен куллану буенча инде берничә ел системалы рәвештә ачык дәресләр, семинарлар, практик курслар оештырыла. Нөнәгәр, Түнтәр, Борбаш, Сосна урта мәктәпләре, Балтач гимназиясе бу юнәлештә терәк мәктәпләр булып торалар.
Югарыда язылганнар белән чикләнеп, уку-укыту процессын компьютерлаштырудагы проблемаларны читләтеп үтсәм, бу үтә зур идеальләштерү булыр иде. Россия мәктәпләре өчен дә, шул исәптән Татарстан мәктәпләре өчен, авыл яки шәһәр мәктәпләре өчен дә проблемалар җитәрлек. Беренчедән, Россиядә мәктәпләрнең һәм укытучыларның бүгенге көндә финанс ягыннан үтә фәкыйрь булулары бу юнәлештә безгә дөнья масштабларына якынаерга мөмкинлек бирми. Монда сүз Россиянең яки Татарстанның аерым вундеркинд шәхесләренең дөнья аренасына чыгуы турында гына сүз бармый. Барлык укучыларның һәм укытучыларның массовый төстә интернет һәм компьютер казанышларын куллану мөмкинлегенә ирешү турында бара.
Шәһәр һәм район үзәкләре мәктәпләре укучыларының берникадәренең өендә компьютерлар бар. Алар уңышлы гына шул компьютерлардан файдаланалар. Кайбер укучылар бу юнәлештә хәтта үзләренең мөгаллимнәрен узып ләр. Әмма мондый бәхет күп балаларга тәтеми. Гади укытучының да өенә компьютер алып кую мөмкинлеге юк. Өйләрендә компьютер булган барлык укучылар аны файдалы итеп куллана алмыйлар әле. Мәктәпләрдәге аерым фән кабинетлары компьютерлаштырылмаганда, һәм бигрәк тә, фән укытучылары компьютер технологиясен куллануда артта калган моментта, укучының өйдәге компьютеры “кыйммәтле уенчык”ка әйләнеп калуы гаҗәп түгел.
Мәктәпләрдә бары тик информатика кабинетларының гына компьютер белән тәэмин ителүе укытуда яңа технологияләрне тулы көчкә кертүне тоткарлый. Авыл мәктәпләрендә төрле фән укытучылары информатика кабинетына чиратка язылып, мультимедиадан файдалана алалар. Ә менә шәһәрдә, 1000 укучысы булган мәктәпләрдә күп дигәндә 2 информатика кабинеты бар. 40-50 укучыга бер компьютер туры килгән мондый мәктәпләрдә аерым фән укытучысы үз фәне дәресендә информатика кабинетына кереп, компьютер куллана алмый. Шәһәр мәктәпләреннән кайткан мөгаллимнәр яки әти-әниләр авыл мәктәбендә төрле фән укытучыларының компьютер мөмкинлекләрен файдалануларын күреп хәтта аптырашта калалар. Шәһәрдә “Информатика кабинетыннан шул кабинет укытучысыннан башка беркем дә файдалана алмый” диләр алар.
Киләчәктә һәр класс кабинетның компьютер белән җиһазланырга тиешлеге көн кадагындагындагы мәсьәлә. 2000 елда информатика кабинетына яңа компьютерлар кайткач та без “386”, “486” тибындагы элекке компьютерларны башка фән кабинетларына өләштек. Аларда яңа төр мультимедиаларны кулланып булмаса да, алар текстлар язу һәм кулланылышта булган, дискетлардагы компьютер программаларын куллану өчен ярап торалар. Әмма барыбер, төрле фәннәр буенча яңа төр мультимедиа программаларын куллану өчен информатика кабинетына керәләр. Монда тагын бер проблема калка. Информатика укытучысына өстәмә нагрузка. Һәм ул атна саен ничәшәр сәгать була, еллар буенча дәвам итсә, шактый туйдыра. Моның өчен информатика укытучысына бернәрсә дә түләнми. Моннан тыш башка оешмалардагы шикелле, мәктәпләрдә дә барлык документларны да компьютер аша үткәрергә кирәк. Монысын да информатика укытучысы “рәхмәт”кә эшли. Мондый “рәхмәт”ләр чамадан тыш күп җыела. Әйе, информатика укытучыларына компьютерларга техник хезмәт күрсәткән өчен күпмедер (кайсы мәктәптә ничә %) өстәмә түләнә. Бу түләү укучылар информатика дәресләрендә компьютердан файдаланганнан соң компьютерларны алдагы дәрескә хәзерләү өчен дип каралган түләү. Һәм ул һич кенә дә кемгәдер өстәмә эш башкару өчен бирелми. Компьютерны һәркөн эшкә сәләтле итеп тоту буенча хезмәт күрсәтүгә каралган.
Күп класс комплектлары һәм компьютерлары булган шәһәр мәктәпләрендә компьютерларга техник хезмәт күрсәтү өчен махсус инженер штатлары бирелә. Төрле фән укытучыларына компьютер дәресләре үткәрүдә яки укытучыларның “компьютер документларын” башкаруда алар ярдәмгә килә ала. Әмма андый штатлар бик күп мәктәпләрдә юк. Урта-кул мәктәпләрдә исә махсус компьютер бирелеп, эш кәгазьләрен башкаручы секретарь-референтлар бар. Авыл мәктәпләрендә боларның берсе дә юк. Бар нагрузка “рәхмәт җыючы” информатика укытучысына кайтып кала.
Укучыларны компьютердан файдаланырга өйрәтүдә информатика дәресләренең роле зур. Информатиканы фән буларак укытуны башкаруның махсус программасы бар. Компьютерны “файдаланучы” буларак аны кулланырга өйрәтү исә информатика фәне укытуның бер өлеше генә. Гамәлдәге укыту планнары нигезендә информатика укытуга 10-11 классларда тулаем атнага 4 сәгать дәрес каралган. Ә укучыны компьютердан файдаланырга өйрәтүне түбән класслардан башларга кирәк. Моның шулай икәнлеген аңлаган мәктәп директорлары сайлап алу өчен каралган дәресләр хисабына информатика укыту өчен 2-9 классларда берәр сәгать дәрес бирәләр. Болай эшләмичә, кайбер классларда гына факультатив дәресләр хисабына информатика дәресе өчен өлеш чыгаручылар бар. Һич югында “төшеп үк калмаучылар” 2-9 классларда дәрестән тыш түгәрәк хисабына булса да информатика барлыгын онытмыйлар. Кызганычка каршы, язылмаган бу кагыйдәне бөтенләй “санга сукмаучы” мәктәпләр дә бар. Чөнки бу кагыйдә “мәҗбүри укыту планына” кертелмәгән. Монын өчен берәүне дә гаепләп булмый.
Иң әһәмиятлесе, укытучыларның үзләрен компьютер технологиясе белән заманча һәм оста итеп кулланырга өйрәтү. Бу эш беренче чиратта мәктәпләрнең үзендә, район күләмендәге семинарларда һәм әлбәттә республика күләмендә махсус курсларда алып барыла. Бу юнәлештә Татарстан мәгариф министрлыгы һәм Татарстан укытучыларының белемен күтәрү институты махсус план-график нигезендә эшли. Мондый курслар “ICL” (“ай-си-эл” компаниясе) базасында, КГТУ(КАИ)да халыкара “Intel”ның “Киләчәк өчен укыту” курсларында, Казан НПО ВТИда (информатизация һәм исәпләү техникасы фәнни җитештерү берләшмәсе) оештырган һәм башка компьютер буенча белем күтәрү мәктәпләрендә алып барыла. Белем алуның һәрберсе яхшы. Әмма курстан кайтканнан соң бу белемнәрне камилләштерү, үз эшендә терәк итеп файдалану аеруча мөһим. Без теләсәк тә, теләмәсәк тә алга таба компьютер һәрбер журналистның һәрбер укытучының төп эш коралы булырга тиеш. АКШ, Англия, Япония кебек илләрдә ул бүген үк шулай.
2003.
Башта әдәплелек саклаган идем…
Ике көн дәвамында Мамадышта белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә яңа информацион-коммуникацион технологияләрне куллану буенча V республика конкурсының йомгаклау туры үткәрелде. Республика мәктәпләреннән конкурска 150 гә якын эш кабул ителеп, шуларның 40 ы финалга үткән. Алдагы еллардан аермалы буларак, быел дистанцион укыту-методик комплектларга зур игътибар бирелде. Шулай ук аерым фәннәрне укытуда бу фәннең тулы бер бүлеге өчен хәзерләнгән компьютер презентацияләрен, дәрес моментларын эченә алган видеороликларны берләштергән методик эшләр өстенлек алды. Балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәпләр өчен, физкультура, музыка, технология, чит телләр, табигать һәм гуманитар фәннәрне укыту юнәлешендәге эшләр кызыксынып каралды. Татар теле, әдәбияты һәм аерым фәннәрне татар телендә укыту буенча да методик эшләр игътибарга лаек иде. Эшләрне информатика укытучылары түгел, ә фән укытучылары үзләре тәкъдир иттеләр. Катнашучылар нигездә яшьләр булды. Бер генә минус: Өindoөs XP операцион системасының татар телендәге офисы буенча конкурс нигезләмәсендә аерым номинация каралган булса да, бу юнәлештә финалга чыгарлык эшләр булмаган.
Конкурс югары күтәренкелек белән узды. Йомгак ясаганда чыгыш ясап, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Ногманова: «Укыту-тәрбия эшчәнлегендә информацион һәм коммуникацион технологияләрне куллану буенча Татарстан Россия грантын отты. Без бу юнәлештә иң күренекле булган Самара, Мәскәү һәм Питер хезмәттәшләребезне дә уздырдык. Монда сезнең дә хезмәтегез зур» — дип билгеләп үтте. Җиңүчеләргә призлар һәм дипломнар тапшырылды. Алгы сафка Казан мәктәп, лицей, гимназияләре, Мамадыш, Яшел Үзән район мөгаллимнәре чыкты. Катнашучылар конкурсның йомгак өлешен уздыруга зур хәзерлек белән олы хезмәт куйган Мамадышның №2 мәктәп коллективына, аеруча директоры З.Р.Саттаровка, РЦИМК хезмәткәрләре А.М.Ефимов, И.А.Хәйруллинларга рәхмәт белдерделәр, заман технологияләрен куллану буенча яңа энергия туплап таралдылар.
Конкурс барышында күңелсез вакыйга да булып алды. Чыгышларның икенче көнендә мин утырган өстәл артында чыгыш ясаучы кызлар арасында шундый сөйләшү шаһиты булдым.
- Син нинди темага чыгыш ясыйсың?
- Чит илләрдә ясаучы татарлар белән Интернет аша элемтәгә керү турында
- Шулай элемтәгә кереп буламы?
- Була! Дөнья буенча татарлар бик күп сибелгән.
- Ох уж эти татары! Развелись по всему миру как тараканы!
Соңгы репликаны минем белән янәшә утыручы рус телле хатын-кыз тоңдырды. Мине ток суккандай булды. Түздем, эндәшмәдем, сабыр иттем.
Залга кереп чыгышлар башлангач, ахырдан трибунага чыгып теге репликаны ычкындырган рус телле хатын-кыз чыгышына да чират җитте. Презентациясе искитәрлек түгел иде. Ә темасы Татарстан тарихы һәм татар халкы тарихы буенча. Шул фәннән рус мәктәбендә укыта икән. Чыгышын тәмамлагач, мин сүз сорап алдым һәм бөтен зал алдында: «Теләсә нинди фәнне укытыгыз! Әмма «Татарстан тарихы һәм татар халкы тарихы» фәнен укытырга сезнең моралҗ хокукыгыз юк!» дип белдердем. Һәм сәбәбе итеп, аш өстәле артындагы репликасын кабатладым. Ул исә «Мин аны шаяртып кына әйттем» дип акланырга кереште. Андый сүзләр белән шаярмыйлар.
Укытучыларга өр-яңа профессия
Урта мәктәпләр өчен табигать белемнәре фәннәре укытучысы. Мондый профессия язылган диплом әлегә беркемдә дә юк. Әмма бер елдан булачак. ТР Мәгарифне үстерү институты быел дистанцион укыту ысулы белән әнә шундый профессиягә ия булган укытучылар хәзерләп чыгарырга алынды. Көз көне ике атналык институттагы курслар. Аннары кыш дәвамында читтән торып Интернет аша дистанцион укыту. Язын янә ике атналык курслар. Май аенда имтихан һәм икенче профессия дипломы.
Укуга югары педагогик белеме булган физика, химия, биология, география укытучылары кабул ителә. Дипломга ия булган мондый укытучылар 5-11 сыйныфларда шушы фәннәрне укытуга хокук алачаклар.
Укытуны “ваклау” түгелме бу? Бу “эксперимент”ның кирәге бармы? Ил күләмендә мәгарифне реформалау бара. Реструктизацияләү котылгысыз. Авыл мәктәпләрендә балалар саны кими. Мәктәпләрне кыскарталар. Үзенең бөтен киләчәген мәктәпкә багышлаган яшь һәм талантлы укытучыларга нәкъ менә шундый профессия кирәк булуы бар. Дөрес, физика укытучылары болай да информатика, астрономия, математика фәннәрен укыта ала. Әмма мәктәптә бу фәннәрнең ияләре булган очракта физик химикка да, биологка да, географка да әйләнергә мөмкин. Һәм киресенчә дә. Мәгарифне үстерүнең перспектив планнары буенча ил күләмендә гуманитар профильле сыйныфларда яки табигать белеме һәм математика профиле булмаган база белеме бирүче мәктәпләрдә нәкъ менә физика, химия, биология һәм география фәннәрен берләштереп, табигать белеме фәннәре итеп укыту югары сыйныф уку программаларына кертелү күздә тотыла.
Мәгариф үсеше тарихы сәхифәләрен актарып карасак, моннан бер гасыр элек табигать белемнәре буларак укытылган фән аерым төркемнәргә бүленгән икәнлеген табабыз. Хәзер кабат табигать энҗеләрен бер түбә астына җыярга омтылалар.