Т ирән тамырлы түНТӘрем
Вид материала | Документы |
- Т ирән тамырлы түНТӘрем, 1198.4kb.
Касьянов белән очрашу
Моннан 10 еллар элек мәктәпләрдә укыту системасында бер үк фәннән күптөрле дәреслекләрне файдаланып карау мөмкинлеге туды. Физикадан гына 4-5 төрле дәреслекләр дөнья күрде. Дәреслек авторлары арасында конкуренция башланды. Дәреслек чыгару бизнеска әверелде. Һәр яңалыкның уңай һәм тискәре яклары булу физика укытучылары арасында проблемалар да китереп чыгарды. Физикадан альтернатив дәреслекләр авторының берсе Касьянов булды.
Күптән түгел Казанда һәм Чаллыда республика мәктәпләренең бер төркем югары һәм беренче категорияле физика укытучылары өчен оештырылган белем күтәрү курсларында Мәскәү кунагы Касьянов икешәр көн дәвамында лекцияләр укыды. Яшьлегендә шактый еллар дәвамында америка мәктәпләрендә физика укыткан, хәзерге вакытта Мәскәү энергетика институты профессоры Касьянов Россияне иңләп-буйлап йөри. Калининградтан алып Хабаровскига кадәр, Мурманскидан алын Әстерханга кадәр сузылган аның маршрутлары. Казанда беренче мәртәбә 2001 елда булган иде.
— Татарстан минем икенче туган йортым, — диде ул, — 10 сыйныф укучылары өчен чыгарылган дәреслегем татар теленә дә тәрҗемә ителде. Аның белән санашалар. Мин Татарстанда мәгариф эше өчен янып-көеп иҗади эшләүче талантлы яшьләрне күрәм.
Әйе, Татарстан мәктәпләрендә Касьяновның физика дәреслекләрен укучылар һәм укытучылар яхшы беләләр. Моннан берничә ел элек татар теленә тәрҗемә ителгән әлеге дәреслек физиканы 10 сыйныфта атнага 4 сәгать укытуга исәпләп чыгарылган. Авыл мәктәпләренең күпчелегендә физика өчен 2 генә сәгать бирәләр. Күп булганда 3 сәгать итеп. Хәзерге вакытта Касьянов 10 һәм 11 сыйныфларның һәрберсендә физиканы 2 сәгатьлек тә һәм 5 сәгатьлек тә итеп укыту өчен аерым-аерым дәреслекләр эшләгән. Аңлашыла ки, атналык 5 сәгатькә исәпләнгән дәреслек профильле сыйныфлар өчен. Мондый сыйныфлар ил яки республика буенча барлык укучыларның 35-40%ын алып торырга тиеш дип уйланыла. Дәреслекләр Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан физика укытуга куелган төп таләпләргә таянып эшләнгән.
Һәрбер дәреслек өчен укыту планнары, дидактик материаллар, лаборатор эшләр, контроль эшләр, таблицалар җыелмалары иҗат ителгән. Контроль эшләр җыелмалары аеруча үзенчәлекле. Ул бердәм дәүләт имтиханнары тестларына яраклаштырып төзелгән. Бу әсбап белән укытучыга эшләрне тикшерү аңсат. Моннан тыш шунда ук һәрбер укучының аерым темалар буенча белем-күнекмәләр үзләштерү дәрәҗәсе гади генә итеп исәпкә алып барыла. БДИга хәзерлек вакытында бу аеруча мөһим.
Очрашуда катнашкан физика укытучылары дәреслек авторына үз тәкъдимнәрен җиткерделәр. Дәреслекнең отышлы якларын мактадылар, килеп җитмәгән якларына тәнкыйть күзлегеннән чыгып бәя бирделәр. Гаҗәп түгел, автор дәреслекне тудыра гына. Аның белән меңләгән укытучылар һәм укучылар эшли. Дәреслекнең эчке дөньясы аның белән эшләгән вакытта ачыла.
Нәкъ менә укытучылар өчен
Укытучының балалар алдындагы дәрәҗәсе аның үз фәнен ничек белүеннән шактый бәйле. Хәзерге вакытта югары белем, хәтта кызыл катыргылы диплом белән дә беркемне шаккатырып булмый. Мөгаллимнең белеме “югары” булуда түгел хикмәт, ә тирән булуында. Әгәр дә яшь укытучы педагогик яки методик осталыкка ия булып җитмәсә дә, психологик алымнарны белән тыңлаучыларың җәлеп итеп бетермәгән очракта да, төрле фән кказанышлары турында күп белә икән, ул укучылар алдында ихтирам казана ала.
Татартан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, журналист Хәмзә Бәдретдиновның “Идел-Пресс” басмаханәсендә әле генә дөнья күргән “Татарстаннан читтәге татар галимнәре” исемле китабының икенче кисәген нәкъ менә укытучылар өчен чыгарылган дип кабул иттем мин. Дөрес, автор үзенең кереш сүзен “Барлау аша берләшик!” дип башлый. Чыннан да татарның энҗе бөртекләре Россия, БДБ илләре һәм дөнья буенча чәчелгән. Автор шушы кыйммәтне бер бәллүр савытка туплау буенча күләмле эш башкарган.
“Татарстаннан читтәге татар галимнәре” китабының беренче кисәген ул 1999 елда бастырган иде. Анысына кергән 29 галим турындагы истәлек, халкыбыз тарихының бер өлеше булып, милләт елъязмасына теркәлде. Быел бысылып чыккан икенче китап исә ватаныбыздан читтә фән кыяларын яулаучы 44 татар җанлы мәшһүр шәхесләр турындагы күпкырлы мәгълүматны колачлый. Ике китапның да эчтәлегенә кереп китсәң, тиз генә аерылып китә алмыйсың. Энциклопедик коры материаллар гына тупланмаган аларда. Фәнни-популяр очерклар, зарисовкалар формасында бирелгән бу язмалар. Катлаулы фән ачышларын һәркемгә аңлаешлы һәм гади итеп, галимнәрнең эчке дөньяларына үтеп кереп, катлаулы терминнардан җылы җөмләләр төзеп, әңгәмәләрне мавыктыргыч итеп кора белгән автор. Сизелеп тора, язучы математика һәм физика, химия һәм биология, археология һәм архитектура һәм башка фән диңгезенә курыкмыйча “тирәнгә чума”. Шулай булмаганда, фәннең аерым бер тармагын дөрес яктыртып, бу тармакларның башында торган, аны җигелеп тартучы академик һәм фән докторлары белән киң күләмле әңгәмә кора алмас иде автор.
Әйе бу тематикага теләсә кемнең киң фронтта кереп китәргә теше үтми. Андыйлар татар журналистлары арасында санаулы гына. Авторның “Шәһри Казан” газетасы битләрендә “Читтәге татар галимнәре” рубрикасы астында басылган язмалары республиканың Мәдәният министрлыгы, Телерадиокомпаниясе, Журналистлар берлеге җитәкчелегенең күз уңыннан төшеп калмаган. Х.Бәдретдинов бу язмалары өчен 1999 елда ук “Бәллүр каләм” лауреаты булган.
Урта мәктәп укытучылары өчен бу икенче китап та бик кызыклы булыр дип саныйм. Кайсы гына фән укытучысы яки сыйныф җитәкчесе аны үз кулына алса да, үз итәр, дәреснең аерым моментларында китаптагы аерым сөземтәләрне (сюжетларны) кирәк моментта оста файдаланыр дип ышанып була. Китапларның ике кисәгендә тупланган мәглүматларны фән өлкәсенең аерым бер темалары буенча рефератлар язу, әңгәмә-диспутларда файдалану, фәнни кичәләр һәм атналыклар үткәрү өчен укытучылар, югары сыйныф укучылары бик оста куллана ала. Басмада фән үрләрен буйсындырган 67 галимнең иҗат портретлары белән беррәттән, аларның фотопортретлары да урын алган. Алар белән иңгә-иң торып хезмәттәшлек иткән йөзләрчә башка галимнәрнең дә эшчәнлеге яктыртылган.
Киаптагы академик Камил Әхмәтович Вәлиев турындагы фәнни очерк аша мин үземнең студент елларыма кайттым. Ул безгә 1960-62 елларда Казан дәүләт педагогия институтында теоретик физикадан лекцияләр укыган иде. Китап белән танышканда күпләр әнә шулай яшьлек елларына да кайтып килергә мөмкин.
Икенче китап материалларын автор 6 ел дәвамында туплаган. Язмалар шуңа торырлык та. Алга таба авторга шушы изге эшен дәвам итүдә, алдагы кисәкләренә мәгълүматлар туплау һәм аларны шулай кызыклы һәм файдалы зарисовкалар рәвешендә китапка туплап, дөньяга чыгаруда уңышлар телик.
2006.
Яңа басмалар
Казаныбызның олы юбилеена санаулы көннәр калды. Күптөрле кунаклар килер дип көтелә. Казанлылар, татарстанлылар өчен дә, килгән кунаклар өчен дә күптөрле сувенирлар хәзерләнә. Шуларның минем кулга килеп кергән икесе өч телдә: татар, инглиз, рус телләрендә эшләнгән мультимедия басмалары.
Берсе “Кол-Шәриф мәчете” дип, икенчесе “Сабантуй” дип исем алган. Бу компакт-дискларның һәрберсендә 300-400 уникаль фотографияләр, 200 әр биттән торган текстлар, видеофильм фрагментлары, милли җырлар, шигырьләр, чыгышлар урын алган.
Ике басмага да Татарстан президенты Минтимер Шәймиев кереш сүзе белән фатиха биргән. Басмалар Татарстан мәдәният министрлыгы, Казанның 1000 еллык юбилеен хәзерләү буенча Казан шәһәре администрациясенең махсус идарәсе, “Татмедиа” агетлыгы ярдәме белән “Мастер” ҖЧҖ (ООО “Мастер”) тарафыннан хәзерләнгән.
Мультимедиа басмалар кунаклар өчен генә түгел, мәктәп укытучылары һәм укучылар өчен дә бик уңайлы һәм тәрбия эше өчен бик тә кирәкле кулланма булыр дип уйлыйм. Милли үзаңыбызны үстерү, баету беребезгә дә зыянга булмас.
2006.
Татарчасы авыррак яки БРИның томанлы киләчәге
Газетабызның 13 октябренда “Татарчасы авыррак, ди мөгаллимнәр” дигән язма дөнья күрде. Журналист Нәсим Акмал “Түгәрәк өстәл”дә укытучылар фикерен туплап шулай язган. Сүз бердәм дәүләт имтиханнарының татар телендә эшләнгән БРИ вариантын татар телендә белем алучы укучылар сайларга теләмәве турында бара. Бу чыннан да шулай. Мин үзем моның берничә сәбәбе бар дип уйлыйм. БДИдан башлыйк. 2009 елга кадәр БДИ үзе дә ил күләмендә тәҗрибә сыйфатында гына үткәрелә. Әлегә камилләшеп бетмәгән ул. Әйтик, кайсы да булса фәнне базис планы буенча атнага 2 сәгать дәвамында белем алучы да, икенче бер мәктәптә шул ук фәнне профиль уку планы буенча (атнага 4 яки 6 сәгать) белем туплаучы да, шул бер үк имтихан биремнәрен ала һәм бер үк кагыйдә буенча баллар җыя. Бу — гаделсезлек. Шуңа күрә Мәскәү киләчәктә БДИ биремнәре өч вариантта булырга тиеш дип саный. Әлегә моны эшләү өчен акча җитмәүне сәбәп итеп куя. Аларча, беренче һәм икенче вариант биремнәре аттестатка куелачак билге өчен дип карала. Беренчесе базис уку планы белән, икенче вариант профиль уку планы буенча белем алганнар өчен. Әйтик, базис планы буенча куелган БДИның “5”лесе профиль уку планы буенча куелган БДИның “3”сенә торырга мөмкин. Буталышлар килеп чыкмасын өчен, аттестатта билгеләр алдыннан җәяләр эчендә бу фән буенча укучының ничә сәгать белем алуы да күрсәтелүе мәҗбүри дип карала. Мәктәптә укучы тапшырган БДИның өченче варианты исә вузга керү өчен тәгаенләнәнергә тиеш.
БДИ биремнәрен эшләү гади түгел. Ул күп хезмәт һәм акча сорый. БДИлар әнә шулай катлауланып киткән очракта “республика мәгарифе БРИ расходларын күтәрә алырмы?” дигән сорау борчый. Ел саен БДИга кертелгән фәннәр саны артуын исәпкә алсак, мәсьәлә тагын да катлаулана. “Мәскәү агай” тагын нәрсә әйтә бит әле! Хәзер БРИ биремнәре БДИ биремнәреннән чыннан да авырракмы дигән сорауга минем фикер мондый. Мәсәлән, үзем информатикадан 2004, 2005, 2006, 2007 елгы БДИ биремнәренең демоверсия вариантларын анализлап чыктым. Әлегә Татарстанда информатикадан БДИ бирелмәсә дә, Мәскәүдә бара инде ул. Елдан ел биремнәрнең катлаулылыгын да, биремнәр санын да киметеп килгәннәр. Бу хәл башка фәннәр БДИ биремнәренә дә кагыладыр дип уйлыйм. Гаҗәп түгел, әлегә тәҗрибә бара. Ил күләмендә БДИның уртача билгесе “3”ле тирәсендә генә тирбәлә бит. БРИга килгәндә, минем уйлавымча, мәсәлән, БРИның 2007 елгы вариантларын төзегәндә биремнәр БДИның 2006 елгы варианты катлаулылыгында төзелгән булырга мөмкин. Без алдан Мәскәүнең нәрсә төзегәнен белә алмыйбыз. “БРИ БДИдән җиңел төзелгән” сүздән дә курку бардыр бәлки.
Авыл мәктәпләрендә фәннәр саф татар телендә укытылуга карамастан, хәзер укучылар татарча БРИны түгел, рус телендәге БДИны сайлап алырга омтылалар. Укытучылар да укучыларына БДИны сайларга тәкъдим итә. Чөнки алар яхшы белә: татар телендәге кайбер биремнәрне яки сорауны укучылар аңлый алмыйлар. Биремнәр “чыктым аркылы күпер” формасында гына түгел, хәтта бөтенләй аңлаешсыз була. Бу эшнең шулай икәнлеген без төрле фәннәр буенча район олимпиадаларына Казаннан килгән мәсьәлә-сораулар мисалында күп мәртәбәләр инандык. Математика, информатика, астрономия, химия-биология кебек фәннәрдән төрле елларда килгән “аркылы күперләр”дән әллә нинди җыентыклар төзеп булыр иде. Район фән олимпиадаларында укучыларның башта татарча текстларны алып, баш кашып утырганнан соң, рус телендәге текстны сорап алулары гадәти хәл санала. БРИда болай эшләү мөмкинлеге юк. Олимпиада биремнәреннән ике генә мисал китерәм. “Таблица төзергә” дигән сүзтезмәне кайсы татар мәктәбендә “табын төзергә” дип укыталар икән? Математика яки информатика биремнәрендә республикадан әнә шундый язмалар килә. Кайсыдыр бер елда базар икътисады фәненнән олимпиадада укучыга “сорау кәкресе” төзергә кушылган иде. “Кривая спроса” сүзтезмәсе сүзгә-сүз чыннан да шулай тәрҗемә ителәдер. Әмма укучы өчен “сорау кәкресе” табышмак булып кала.
Мин монда кемнәрнедер гаепләргә теләмим. Олимпиада мәсьәләләрен яки БРИ биремнәрен татар телендә төзү, яки рус телендәгесен татарчага тәрҗемә итү җиңел эш түгел. Үткән уку елында биологиядән район олимпиадасы биремнәренең татарча вариантын бөтенләй җибәрмәделәр. Тәрҗемәчебез юк дип аңлатканнар. Фәнни терминнар белән аңлаешлы биремнәрне теләсә кем башкара да алмыйдыр. Мондый биремнәрне тәрҗемә итәргә яки тикшерү өчен теләсә кемгә биреп тә булмыйдыр. Өстәвенә мондый мәгълүматларның “канатлы” булырга сәләтле икәнен истән чыгармыйк. Очты-китте! Хәзерге заманда бигрәк тә. Менә шуларны искә алганда, мин үзем БРИның киләчәген үтә томанлы итеп күзаллыйм. БРИ нәтиҗәләренең Татарстан вузлары өчен генә яраклы икәнен дә истән чыгармыйк. Димәк, төгәл фәннәрне укытуның бары тик татар авылы мәктәпләре кысаларында гына калу ихтималы гаҗәп түгел.
БДИга килгәндә исә, мөгаен аннан читләшү яки аннан бөтенләй котылып булмастыр. БДИ бик күпләрне “чиста суга” чыгара ала. Рәсәйдә гамәлгә кергән “законнарны да әйләнеп үтү” каналларын ябып булса, билгеле. Әмма Мөхәммәт Мәһдиев сүзләре белән әйткәндә, монысы едва ли! БДИның икенче бер минусы да бар. Телдән мәгълүматларны анализлап, сөйләп бирә торган тел фәннәре буена бары тик тест алу гына төгәл нәтиҗә бирер дип саныйсызмы? Хәтта төгәл фәннәрдән төрле законннарны анализлавын таләп итмичә генә, тест ярдәмендә генә укучының белемен бәяләү тәртибен мин кабул итеп бетерә алмыйм. Бер ярдан икенче ярга сикереп, белем тикшерүне компьютерда тамга куюга гына әйләндереп калдырсак, киләчәктә укучыларның сөйләм теле бөтенләй кысылып бетәргә мөмкин.
2007 ел.
Астрономиягә җеназа кылдыкмы?
Әгәр дә бүгенге яшьләр алдына “Сезгә кайсысы мөһимрәк: астрономияме, әллә астрологияме?” дигән сорауны куйсак, күпләр икенчесен сайларга мөмкин. Кайберләре хәтта “Икесе дә бер үк нәрсә түгелмени?” дип аптырашта калуы да бар. Бу гаҗәп түгел. Гәҗит-журналлар һәм радио-телевидение көн саен безнең аңыбызга астрологик фаразларны “тукып” тора. Күпләр шуңа мөкиббән. “Мәгърифәт”нең 14 июль санындагы “Әбугалисина” баш астындагы астрономиягә багышланган язмадагы Марат Хәлиуллин белән әңгәмә дә астрология тирәсендә бөтерелә. Күренекле фантаст язучыбыз Адлер Тимергалин (мин аны астрономия буенча галим-белгеч дип тә саныйм) вакытлы матбугатта астрологиянең ялган астрономия икәнлеген фаш итеп саллы гына язмалар бастырды. Ул язмаларны хуплыйм.
Ә менә астрономия фәне бүгенге көндә мәктәпләрдән кысрыклап чыгарыла тора. Республиканың күпчелек мәктәпләрендә берничә елдан бирле бу фән укытылмый. Астрономиягә мәктәпләрдә җеназа укылды инде. Совет мәктәпләрендә 75 ел дәвамында аерым фән буларак укытылган астрономия хәзер укыту программаларыннан төшеп калды. “Физика дәресләре кысаларына кертеп укытыгыз” диләр. Бу исә һич мөмкин эш түгел. 90 елларга кадәр атнага 4-5 сәгать укытылган физиканың үзенә дә хәзер атнага 3 кенә сәгать каралган. Шулай булуга карамастан, кызыксынучан укучылар астрономияне мөстәкыйль өйрәнеп, ел саен бу фәннән район һәм республика олимпиадаларында катнашалар әлегә.
Астрономия ул — иң борынгы фәннәрнең берсе. Кеше уйлый-фикерли башлаганнан алып, Кояшны, Айны, Җирне, Йолдызларны күргән һәм аларның хәрәкәте ничек булганын аңларга-аңлатырга тырышкан. Совет чорында астрономия чыгарылыш сыйныфында укытылды. Чөнки ул фәлсәфи-гомумиләштерүче фән. Бу фәнне өйрәнгәндә укучының бөтен мәктәп елларында математика-физика, геометрия-география, тарих һәм башка фәннәрдән алган белемнәре анализлана һәм йомгаклана. Укучының дөньяны фәнни күзаллавы киңәя.
Безнең эрага кадәр 150 елда александрия астрономы Птоломей “Альмагесте” дигән хезмәтен иҗат итә. Галәм төзелешендә ул Җирне үзәккә куя. 14 гасыр дәвамында бу теория астрономнар өчен нигез булып тора. Польша астрономы Николай Коперник Кояш системасына билгеләмә биреп, Кояшны үзәккә кую турында зур хезмәт яза. Ул үзе үләсе 1543 елда китап буларак язылып тәмамлана, басыла, таныла һәм тарала. Коперникка кадәр дә Птоломей теориясен кире кагучылар була. Чөнки кайбер астрономик исәп-хисаплар чагышмый. Әмма Птоломейга каршы килеп, зур хезмәт язучылар булмый. Бу — Европада.
Иранда, Кытайда, Алтын Урдада һәм Азиянең башка илләрендә, Европадан бәйсез рәвештә, астрономия тагын да тирәнрәк өйрәнелә. Бу ислам диненең астрономия белән бәйлелегеннән дә килеп чыга. Газетадагы язмада әйтелгәнчә, Алтын Урда шагыйре Сәйф Сараи үзенең 1394 елда (Коперниктан алда нәкъ 151 ел) иҗат иткән “Сөһәйл вә Гөлдерсен” дастанында табигать күренешләрен киң файдалана. Бу әсәрендә ул нәкъ менә Җирнең Кояш тирәсендә әйләнүен чагыштырма рәвештә бирә. Алтын Урда ханнарының һәрберсе сарай каршанда шагыйрьләрдән тыш йолдызбагарлар (астрономнар) тоткан. Алар иң беренче нәүбәттә походлар вакытында урында ориентлашу өчен кирәк булган. Бер үк вакытта астролог буларак, алар күрәзәлек белән дә шөгыльләнгән.
Газета язмасында “Җидегән йолдыз чүмеч тоткасысының икенче йолдызы тирәсендә кечкенә генә бер йолдыз бар. Элегрәк кешенең күрү-күрмәү дәрәҗәсен шул йолдызның кайдалыгын сорап тикшергәннәр”, диелә. Фән төгәллекне сорый. Беренчедән “Җидегән” йолдыз түгел, ә йолдызлык. “Җидегәннәр” икәү әле: “Зур Җидегән” һәм “Кече Җидегән”. “Зур Җидегәннең чүмеч тоткасы”ндагы икенчесе чыннан да йолдыз, әмма аның исеме бар: “Мицар”. Аның янәшәсендә күренгән сүрән йолдыз “Алькор” исемле. “Алькор”ны гади күз белән күпләр күрә алмый. Борынгы греклар һәм Алтын Урда гаскәр башлары чыннан да “Алькор”ны күрә алучы сугышчыларны гына разведкага алганнар.
Коперникка кадәр Урта Азиядә иң көчле астроном булып Аксак Тимернең оныгы Олугбәк (1394-1449) саналган. Ул Сәмәркандта обсерватория төзи һәм күк җисемнәрен өйрәнүдә бик зур мәгълүмат туплый. Ул төзегән йолдызлар атласын (1019 йолдызның төгәл координаталары) Португалия, Испания, Британия диңгезчеләре берничә гасыр дәвамында сәяхәтләрендә төп кулланма итеп файдаланалар. Бу атлас 1665 елда Оксфорд шәһәрендә китап итеп тә басыла. Кызганыч, Сәмаркандта диндарлар Олугбәккә һөҗүм итәләр: башын чабып өзәләр. Обсеваториясен җир белән тигезлиләр. Бөек астрономның бөтен хезмәтләре юкка чыга. Лондон мирасханәсендә сакланган Олугбәкнең йолдыз атласын XX гасыр галимнәре тикшереп гаҗәпкә калалар. Хәзерге заман телескоплары һәм компьютерлары кулланып төзегән йолдызлар атласыннан төгәллеге белән ул әз генә калыша.
Олугбәк үз чорының бөек шагыйре дә була. Совет чорында Үзбәкфильм төшергән Олугбәк турындагы ике серияле нәфис фильмны караганым бар. 1973 елда Сәмаркандта булдым. Олугбәк обсерваториясеннән калган секстантны һәм обсерватория музеен карадым. Газета укучыларда ялгыш фикер калмасын. Анда басылган биналар Олугбәк обсерваториясе түгел. Бу — борынгы мәдрәсә корылмалары. Биш гасыр дәвамында Олугбәк обсерваториясенең кайдалыгы да билгеле булмаган. Сәмаркандтан берничә чакрым читтә, тау башында булган бу обсерваториянең җир астындагы калдыкларын бары тик 1960 елларда гына казып табалар. Олугбәктән калган бердәнбер корылма — секстант. Әйләнә дугасының 90 градусына тигез булган, бер метр чамасы киңлектәге коридор рәвешендә 10 метр тирәсендә җир астына төшеп киткән таш баскычлардан тора ул. Таш басмачалар арасы үтә төгәллек белән тигез аралыкта эшләнгән. Басмачалар урнашкан дугасы да төгәл. Хәзерге секстантларны үз күчәре тирәсендә әйләнә торган прибор итеп ясыйлар. Олугбәкнеке исә Җирнең әйләнүенә нигезләнгән. Әнә шул баскычларга басып, Олугбәк төннәр буе йолдызларны күзәткән, мәшһүр атласын төзегән.
Сәмаркандта борынгы истәлек корылмалары чамадан тыш күп. Шуларның берсе Аксак Тимер мавзолее. Ул искиткеч матур һәм зур. Сәмаркандлылар аны “Гүр-Әмир” дип йөртәләр. Мавзолейда Олугбәк кабере дә бар. “Фәнни тикшерәбез һәм потртетын ясыйбыз” дип тарихчы галимнәр Олугбек каберен 1940 елда ачалар. Бу вакыйга шактый гаугалы була. Диндарлар каберне ачмаска өндиләр. “Илгә афәт килер” дип кисәтәләр. Хәтта Гитлер сугыш башлагач, сәбәбен шуннан күрәләр. Сөякләр алына. Олугбәкнең башы чабып өзелгән икәне раслана. Кылычка хәтта ияк сөяге эләккәне дә ачыклана. Баш сөяген, портрет ясау өчен Мәскәү тикшерүчеләренә җибәрәләр. Сугыш башланган булуга карамастан, портрет кыска вакыт эчендә (берничә айда) ясала һәм сөяк үз урынына җирләү өчен ашыгыч рәвештә Сәмаркандка кире кайтарыла. Ашыктыруның сәбәбе була. Диндарларның гаугасы Сталинга барып ирешә. Сталин ризалашып, эшне тиз тотарга әмер бирә. Болар берсе дә бармактан суырылган уйдырмалар түгел.
КДУның ишек алдындагы обсерваториягә килгәндә, ул чыннан да борынгылыгы белән мәшһүр. Университетның 200 еллык юбилее уңаеннан бу бинага да ремонт ясалды. Мәктәп укучыларын монда экскурсиягә кабул итәләр. Әмма ул бик бәләкәй. Анда телескоп та берәү генә. Соңгы елларда Татарстан (КДУ) күзәтү һәм фәнни эшләр алып бара торган иң зур яңа телескобын Төркиядәге тауга урнаштырды. Хәзер Казан астрономнары төнге күкне шунда барып күзәтә. Дистә еллар дәвамында без, укытучылар, укучыларыбызны Энгельгард обсерваториясенә алып бара идек. Заманында үтә дәрәҗәле саналган бу корылма хәзерге вакытта кызганыч хәлдә. Аның бик зур тарихы бар. Мин аңа тукталып тормыйча, шуны гына әйтәм. “2001 елда булырга тиешле бу обсерваториянең 100 еллык юбилеена аның ике катлы төп бинасын да ремонтлап бетерә алмыйлар. Монда тарихи биналар җимерек, телескоп детальләрен төсле металлга урлыйлар. Биредә уникаль меридиан әйләнәсе (зур күләмле прибор), зур-зур телескоплар, музей бар. Галим-хезмәткәрләр 0,3-0,4 штатта утыра” дип аңлаттылар безгә. Без укучылар белән килгәндә радиоастрономия бүлеге җимереп бетерелгән хәлдә иде. Галимнәрнең дистә еллар буена туплаган тау-тау хезмәтләре чүплектә аунап ята. Үзебезнең “Мәдрәсә музее” өчен сорап мин берничә йөз кадрдан торган күк йөзе төшерелгән фотопленкалар, ЭВМ ленталары, ЭВМ сызган бер рулон графиклар, “Р-119” радиотапшыргычның бер блогын алып кайттым. Зеленодольск районында урнашкан бу объектка укучылар өчен хәзер юл ябык.
Казан планетарие белән дә шундый ук хәл. Искиткеч иде ул. Мәскәү һәм Петербургныкыннан гына калышкандыр. Махсус заказ белән Германиядә ясалган үтә төгәл аппаратуралар ярдәмендә бина эчендә Казанның кичке, төнге, иртәнге күк йөзен укучылар йотлыгып карый иде. Күк йөзе серләре турында эчтәлекле лекцияләр тыңланды. 1963 елда ачылган планетарий 1989 елда ябылды. Хәзерге вакытта планетарийның кыйммәтле уникаль җиһазлары Милли музеебыз складларында тузан җыеп ята. Планетарийның ябылу сәбәбе бик гади: ул Петропавел соборы бинасында урнашкан иде. Собор дин тотучыларга кайтарып бирелгәч, планетарий урамда калды. Дөрес, Казанның 1000 еллыгы планында планетарий өчен яңа бина төзү каралган булган. Мөгаен сәүдә һәм спорт комплексларының төзү чыгымнары планетарийның булачак бинасын “йотып” бетергәндер. Ул төзелмәде. Җәмәгатьчелек мөхтәрәм президентыбыз һәм депутатларыбыз алдында бу мәсьәләне гел искәртеп торырга тиеш дип уйлыйм. Әнә, сорый торгач, Милли китапханә һәм Курчак театры өчен Казанның үзәгендә урыны да табылды, финансы да. Планетарий турында “тукып торучылар” булырмы, анысын вакыт күрсәтер.
“Мәгърифәт”тәге астрономия турындагы сәхифә мине менә шундый уйларга этәрде.
2007 ел.
Төрле уку елларында (1990-2004) укучыларның төрле фәннәрдән район
олипмпиадаларында алган урыннары
Исем фамилиясе | Кл | урын | Фән |
Сафиуллина Гөлнара | 11 | 2 | татар теле |
Кәримов Рамил | 11 | 1 | Хокук |
Кәримов Рамил | 11 | 1 | Тарих |
Йосыпова Сания | 11 | 3 | татар теле |
Шәфигуллин Дамир | 7 | 2 | Математика |
Заһретдинов Зөлфәт | 4 | 3 | Математика |
Насыйбуллин Илдар | 7 | 3 | Математика |
Сабирҗанова Альбина | 10 | 2 | татар теле |
Шәйхетдинов Илнур | 9 | 2 | Физика |
Шәймөхәммәтова Ф-дә | 11 | 2 | татар теле |
Закиров Раузит | 11 | 2 | Тарих |
Шәрипов Азат | 4 | 3 | Математика |
Зарипов Фәннур | 8 | 2 | Сызым |
Зарипов Фәннур | 8 | 3 | яшь пр-мист |
Шәфигуллина Кадрия | 4 | 3 | татар теле |
Шакиров Фәнзил | 8 | 1 | Физика |
Зарипов Фәннур | 9 | 1 | Физика |
Ибраһимов Илмир | 9 | 3 | Биология |
Зарипов Фәннур | 9 | 1 | Информат. |
Хаҗиев Ленар | 10 | 2 | Биология |
Хаҗиев Ленар | 10 | 3 | Экономика |
Шәйхетдинов Илнур | 11 | 3 | Физика |
Галимова Гөлшат | 4 | 1 | татар теле |
Ибраһимов Айзат | 4 | 3 | Математика |
Галиев Марсель | 9 | 3 | Геология |
Шарипов Рамил | 9 | 3 | Химия |
Зарипов Фәннур | 10 | 2 | Физика |
Хаҗиев Ленар | 11 | 2 | Биология |
Зарипов Фәннур | 9 | 1 | Физика |
Ибраһимов Илмир | 9 | 3 | Биология |
Зарипов Фәннур | 9 | 1 | Информ |
Хаҗиев Ленар | 10 | 2 | Биология |
Хаҗиев Ленар | 10 | 3 | Экономика |
Шәйхетдинов Илнур | 11 | 3 | Физика |
Галимова Гөлшат | 4 | 1 | татар теле |
Ибраһимов Айзат | 4 | 3 | Математика |
Галиев Марсель | 9 | 3 | Геология |
Шарипов Рамил | 9 | 3 | Химия |
Зарипов Фәннур | 10 | 2 | Физика |
Хаҗиев Ленар | 11 | 2 | Биология |
Сафин Рәсим | 10 | 2 | География |
Заһретдинов Зөлфәнур | 10 | 2 | математика |
Галиев Айрат | 11 | 3 | Химия |
Хәкимова Чулпан | 11 | 3 | әдәбият |
Хәйруллина Лилия | 11 | 3 | Җәмгыять б. |
Шәймөхәммәтов Булат | 9 | 3 | Физика |
Шәймөхәммәтов Булат | 10 | 3 | Химия |
Шәймөхәммәтов Булат | 11 | 2 | астрономия |
Шәфигуллина Кадрия | 11 | 3 | Литература |
Шәрипов Азат | 11 | 1 | Математика |
Ибраһимов Айтуган | 10 | 2 | Биология |
Ибраһимов Айзат | 9 | 3 | биология |
Ибраһимов Айзат | 9 | 3 | Химия |
Ибраһимов Айзат | 10 | 2 | Химия |
Ибраһимов Айзат | 11 | 2 | Биология |
Ибраһимов Айзат | 11 | 3 | Физика |
Ибраһимов Айзат | 11 | 2 | Астрономия |
Галимова Гөлшат | 9 | 2 | Литература |
Галимова Гөлшат | 10 | 3 | әдәбият |
Гайнетдинов Илнар | 9 | 3 | Биология |
Гайнетдинов Илнар | 10 | 3 | Химия |
Хәкимов Фердинанат | 9 | 1 | Математика |
Хәкимов Фаил | 11 | 3 | Физика |
Мөхәммәтшина Ләйсән | 8 | 1 | Математика |
Мөхәммәтшина Ләйсән | 9 | 1 | әдәбият |
Мөхәммәтшина Ләйсән | 9 | 2 | Литература |
Мөхәммәтшина Ләйсән | 9 | 3 | Физика |
Мөхәммәтшина Ләйсән | 9 | 2 | татар теле |
Мөхәммәтшина Ләйсән | 9 | 2 | Рус язык |
Мөхәммәтшина Ләйсән | 10 | 3 | Математика |
Мөхәммәтшина Ләйсән | 10 | 3 | Рус язык |
Мөхәммәтшина Ләйсән | 10 | 1 | Литература |
Мөхәммәтшина Ләйсән | 10 | 3 | Татар теле |
Мөхәммәтшина Ләйсән | 10 | 1 | әдәбият |
Мөхәммәтшина Ләйсән | 11 | 1 | әдәбият |
Мөхәммәтшина Ләйсән | 11 | 1 | Литература |
Мөхәммәтшина Ләйсән | 11 | 1 | Татар теле |
Мөхәммәтшина Ләйсән | 11 | 3 | Математика |
Рамазанова Фирүзә | 8 | 1 | Биология |
Рамазанова Фирүзә | 10 | 1 | Татар теле |
Рамазанова Фирүзә | 10 | 2 | Русс язык |
Рамазанова Фирүзә | 10 | 1 | Литература |
Зәйнетдинов Илшат | 8 | 1 | ТИН |
Мөхәммәтшина Ләйсән | 10 | 2 рес | әдәбият |
Мөхәммәтшина Ләйсән | 11 | 2 рес | әдәбият |
Мөхәммәтшина Ләйсән | 11 | 3 рес | әдәбият сочинение |
Рамазанова Фирүзә | 9 | 3 рес | Литература |
| | | |
| | | |
| | | |
| | | |
Мәктәбебезнең спортчылары исемлеге –
1989-2007 еллардагы
район һәм республика ярышлары призерлары.
Фамилиясе, исеме | Ел | Спорт төре |
Корбангалиев Фәнис | 1972 | Хоккей |
Фәйзрахманов Илшат | 1972 | хоккей |
Сафиуллин Рамил | 1972 | Хоккей |
Ильин Олег | 1972 | Хоккей |
Иванова Фаина | 1972 | Чаңгы |
Гыйльманова Гөлсирә | 1972 | Чаңгы |
Хәкимҗанова Мәүлия | 1972 | Чаңгы |
Гыйматдинов Ришат | 1973 | Хоккей |
Зәйнетдинов Рифат | 1973 | Хоккей |
Сөләйманова Эльмира | 1973 | җ/атлетика |
Сафиуллина Гөлнара | 1974 | җ/атлетика |
Галимҗанова Гөлүзә | 1974 | җ/атлетика |
Гәбделфәртова Сәрия | 1974 | Җиң.атлетика |
Гарифуллин Рамил | 1977 | Көрәш |
Шәйхетдинов Рәис | 1977 | Көрәш |
Зәйнетдинов Илфар | 1977 | Көрәш |
Хәбибуллин Фәргать | 1978 | Көрәш |
Хәйруллин Камил | 1978 | көрәш, армр. |
Закиров Раузит | 1979 | Көрәш |
Нәбиуллин Алмаз | 1979 | Көрәш |
Шакиров Фәннур | 1980 | көрәш, армр |
Хәйруллин Илнур | 1980 | Көрәш |
Хәйруллин Тимур | 1980 | Көрәш |
Заһретдинова Гөлшат | 1980 | Армреслинг |
Мөхәммәдиев Ранил | 1980 | Көрәш |
Шәйхетдинов Илнур | 1981 | көр, хоккей |
Нурзадин Рәдиф | 1981 | Хоккей |
Салихҗанов Илнур | 1982 | Армр, хоккей |
Гарифуллин Илнур | 1982 | Хоккей |
Заһретдинов Зәбир | 1982 | Хоккей |
Мәгъсүмов Гадил | 1982 | хоккей, армр |
Гыйльманов Рәмис | 1983 | Хоккей |
Ибраһимов Илмир | 1983 | Көрәш |
Заһретдинов Зөлфәт | 1983 | Хоккей |
Мөхәммәдиев Рамил | 1984 | хоккей, көр |
Шакиров Фәнзил | 1984 | Хоккей |
Шәрипов Рамил | 1984 | Хоккей |
Габдрахманов Илнар | 1984 | Хоккей |
Галиев Марсель | 1984 | хоккей |
Хәбибуллин Зөфәр | 1985 | Хоккей |
Салихҗанов Илшат | 1985 | Хоккей |
Шакирҗанов Рафил | 1985 | Хоккей |
Шәймөхәммәтов Руслан | 1985 | Көрәш |
Зарипов Рәдис | 1986 | Хоккей, футбол |
Хәбибуллин Рәдис | 1986 | Хоккей, футбол |
Мотыйгуллин Илшат | 1986 | Хоккей, футбол |
Газыймов Илназ | 1986 | Хоккей, футбол |
Якупова Эльвира | 1986 | Волейбол, армспорт |
Закиров Расил | 1985 | Хоккей |
Гарифуллина Фәридә | 1986 | Волейбол |
Зыятдинова Эльвира | 1987 | Волейбол |
Рәхимҗанова Айгөл | 1987 | Волейбол |
Хәкимова Чулпан | 1986 | Волейбол |
Габдрахманова Зәлия | 1987 | Волейбол |
Шәрәфиева Исламия | 1987 | Волейбол |
Хәкимова Сиринә | 1988 | Волейбол |
Шәрәфиева Илһамия | 1989 | Волейбол |
Ибраһимова Гөлназ | 1988 | Волейбол |
Ибраһимов Нияз | 1986 | Хоккей, футбол, җ. атл, чаңгы |
Заһретдинов Зөлфәнур | 1986 | Хоккей, футбол |
Шәрипов Азат | 1986 | Хоккей, футбол |
Шәрәфиев Ислам | 1986 | Хоккей, футбол, җ. атл |
Шәймөхәммәтов Дамир | 1986 | Хоккей, футбол |
Басыйров Булат | 1987 | Хоккей, армспорт |
Сабирҗанов Рушат | 1988 | Хоккей |
Ибраһимов Ленар | 1988 | Хоккей |
Шәймөхәммәтов Булат | 1988 | Хоккей |
Хәкимов Илназ | 1988 | Хоккей |
Габдрахманов Раил | 1988 | Хоккей |
Хәкимов Илнар | 1988 | Хоккей |
Вафин Азат | 1988 | Хоккей |
Ибраһимов Фирдүс | 1992 | Хоккей |
Мөхәммәтгалиев Ирек | 1992 | Хоккей, көрәш |
Газыймов Заһир | 1991 | Хоккей |
Газыймов Заһид | 1992 | Хоккей |
Мөхәммәтшин Азат | 1992 | Хоккей |
Бәйрәмов Илфир | 1993 | Хоккей |
Сафиуллин Раил | 1992 | Хоккей |
Зәйнетдинов Илшат | 1993 | Хоккей |
Кашапов Фәнис | 1993 | Хоккей |
Гарифуллин Инсаф | 1993 | Хоккей |
Сафиуллин Айсаф | 1995 | Хоккей |
Корбангалиев Рузил | 1994 | Хоккей |
Мөхәммәтшин Алмаз | 1994 | Хоккей |
Шәрәфиев Җәүдәт | 1995 | Хоккей |
Бәйрәмов Илдус | 1996 | Хоккей |
Хәбибуллин Фәнил | 1996 | Хоккей |
Сафиуллин Рифнур | 1997 | Хоккей |
Якупова Альбина | 1990 | Армспорт |
Ситдиков Руслан | 1990 | Армспорт |
Акрамова Сәдия | 1994 | Билбау көрәше |
| | |
| | |
| | |
| | |
| | |
Спорт ярышларында Түнтәр мәктәбе командасы алган урыннар
Мәктәптә 100-105 кенә бала укыса да, бездә спортка зур игътибар биргелгәнлектән, спортчыларыбыз район күләмендә зур уңышларга ирештеләр. Хәтта республика күләменә чыгып, шәһәр командалары белән көч сынаштылар.
Биредә физкультура укытучысы Ришат Зһйнетдиновның хезмәте зур.
Республика күләмендәге зона ярышларында:
1996 ел. 1983-84 елгылар, Зеленодольскида 2 урын, хоккей
1997 ел. Өлкәннәр группасы, Зеленодольскида 1 урын, хоккей
1999 ел. 1984-85 елгылар, Кукмарада 1 урын, хоккей
2000 ел. 1987-88 елгылар, Кукмарада 1 урын, хоккей
2007 ел. 1964-95 елгылар, Балтачта 2 урын, хоккей
Респулика финал ярышларында:
2000 ел. Өлкәннәр группасы, Әлмәттә 5 урын, хоккей
2000 ел. Кечкенәләр группасы, Лениногорскида 4 урын, хоккей
2007 ел. 1994-95 елгылар. Бөгелмәдә 7 урын
Район күләмендәге ярышларда:
1995 ел. Кечкенәләр группасы, Карадуганда 2 урын, хоккей
1996 ел. Кечкенәләр группасы, Балтачта 1 урын, хоккей
1997 ел. Кечкенәләр группасы, Балтачта 1 урын, хоккей
1997 ел. Өлкәннәр группасы, Балтачта 2 урын, хоккей
1998 ел. 1985-87 елгылар, Карадуганда 2 урын, хоккей
1998 ел. 1983-84 елгылар, Карадуганда 2 урын, хоккей
1998 ел. 9-11 кл укучылары, Чепьяда 2 урын, хоккей
1999 ел. Өлкәннәр группасы, Балтачта 2 урын, хоккей
1999 ел. 1984-85 елгылар, Карадуганда 1 урын, хоккей
1999 ел. 1986-87 елгылар, Карадуганда 2 урын, хоккей
1999 ел. 9-11 кл. Укучылары, ДРСУ призы,Чепьяда 3 урын
2000 ел. Муса Җәлил призы, Карадуганда 1 урын
2000 ел. 9-11 кл укучылары, Балтачта 2 урын
2001 ел. Кечкенәләр группасы, Балтачта 1 урын, хоккей
2001 ел. Өлкәннәр группасы, Балтачта 3 урын, хоккей
2001 ел. Волейбол кызлар, Балтачта 3 урын
2001 ел. 9-11 класслар, Чепьяда 1 урын, хоккей
2001 ел. Өлкәннәр группасы, Балтачта 2 урын, волейбол
2002 ел. Өлкәннәр группасы, Балтачта 3 урын, хоккей
2002 ел. 1986-87 елгылар, Балтачта 3 урын, футбол
2003 ел. 9-11 класслар, Чепьяда 3 урын, хоккей
2003 ел. 1986-87 елгылар, “Алтын шайба” 2 урын, хоккей
2004 ел. Өлкәннәр группасы, Карадуганда 1 урын, хоккей, Муса Җәлил призы
2004 ел. 9-11 класслар, Чепьяда 2 урын, хоккей, ДУ призы.
2004 ел. 1992-93 елгылар, 1 урын, хоккей, ДЮСШ призы.
2005 ел. Кечкенәләр группасы, Түнтәрдә 1 урын, хоккей
2006 ел. 1993-94 елгылар, 2 урын, хоккей,. “Алтын шайба”
2006 ел. 1994-95 елгылар, 2 урын, мини футбол, ДЮСШ призы.
2006 ел. 1992-93 елгылар, Чепьяда 2 урын, хоккей, Спартакиада
2007 ел. 1993-94 елгылар, 3 урын, хоккей,. ДЮСШ призы.
2007 ел. 1996-97 елгылар, 1 урын, хоккей, “Алтын шайба”
2007 ел. 1994-95 елгылар, 1 урын, хоккей, ДЮСШ призы.
2007 ел. 1992-93 елгылар, 2 урын, хоккей,. ООО “Балкыш” призы.
2007 ел. 10 класс (яшьүсмерләр), 3 урын, УПС
2007 ел. 1992-93 елгы кызлар, 1 урын, футбол, спартакиада
2007 ел. 1992-95 елгы кызлар, 3 урын, футбол, ДЮСШ призы.
2007 ел. 1993-94 елгы үсмерләр, 2 урын, футбол,. спартакиада
Укучылар турында башка мәгълүматлар
Төрле елларда мәктәпне 1-2 «4»ле, калганнары «5»ле булып тәмамлаучылар исемлеге
1954 ел
Хәкимҗанов Әгъләмҗан
1956 ел
Зарипов Рәфхәт
1958 ел
Степанов Илгиз
1960 ел
Закирова Равилә
Нурмөхәммәтов Габделбәр
1962 ел
Шәфигуллина Әминә
1963 ел
Кашапова Рузилә
Әүхатшина Тәнзилә
1964 ел
Рәкыйпов Рафаэль
Шәфигуллина Галия
Фатыйхов Солтан
1965 ел
Заһидуллина Зәйтүнә
Сафина Гөлирам
Хадиева Әнисә
1966 ел
Шәфигуллина Фагыйлә
1967 ел
Йосыпов Азат
1968 ел
Ибраһимова Миләүшә
Йосыпова Гөлшат
1969 ел
Гыйләҗева Рәйханә
Галиев Марат
Шәфигуллин Наил
1976 ел
Зарипова Фәридә
Галиева Алсу
1983 ел
Исаева Светлана
Бәйрәмова Рәзинә
Петрова Нина
Гомәрова Миләүшә
Гыймадетдинова Әлфия
(9 классны тәмамлаганда)
1983 ел
Исмәгыйлева Гөлсинә
Мөбәрәкҗанова Розалия
1984 ел
Гришкина Нелли
Кунаева Светлана
1985 ел
Бәйрәмова Рәзинә
1986 ел
Вәлиева Әлфия — көмеш медаль
Гыймадетдинова Гөлфия — көмеш медаль
Хәбибуллин Илфат — көмеш медаль
Иванова Мария — көмеш медаль
1987 ел
Гафурҗанова Фирая
Газизова Рәйсә —
көмеш медаль
1988 ел
Җәмилова Фәния
1990 ел
Сөләйманова Эльмира — көмеш медаль
1991 ел
Кәримов Рамил — көмеш медаль
1994 ел
Шакиров Фирдүс — көмеш медаль
1995 ел
Шәфигуллин Дамир — көмеш медаль
1996 ел
Кәримова Рамилә —
-көмеш медаль
1999 ел
Хаҗиев Ленар —
көмеш медаль
2000 ел
Зарипов Фәннур— көмеш медаль
2003 ел
Галиев Айрат —
көмеш медаль
2004 ел
Шәрипов Азат,
Сафин Расил —
көмеш медаль
2005 ел
Шәфигуллина Кадрия — көмеш медаль
2006 ел
Ибраһимов Айзат —
-көмеш медаль
2007ел
Мөхәммәтшина Ләйсән
-алтын медаль
9 классны “5”кә тәмамлаучылар
1993 ел
Вафина Рәмзия
1994 ел
Шәфигуллина Сәрия
1995 ел
Закирова Ләйсән
Хаҗиева Лилия
1997 ел
Якупова Чулпан
1998 ел
Ибраһимов Илмир
1999 ел
Галиев Марсель
2001 ел
Галиев Айрат
2002 ел
Сафин Рәсим
Шәрипов Азат
2003 ел
Шәфигуллина Кадрия
2005 ел
Мөхәммәтшина Ләйсән
2007 ел
Рамазанова Фирүзә