Т ирән тамырлы түНТӘрем

Вид материалаДокументы

Содержание


Мин үземне бәхетле саныйм
Габбас Байбиковны белмисезме?
Интернетта үзебезне таптым
Зыялы гаилә нинди була?
Горурлык хисләре белән кайттык
Рәфхәт Шәкүрович, башта конгресста катнашучылар турында әйтеп үтсәгез икән?
Конгресста нинди мәсьәләләр аеруча кабыргасы белән куелды?
Башкортстандагы татарларны башкортлаштыру мәсьәләсе ниндиерәк киселештә?
Башкортстаннан килгән башка татарлар белән очрашмадыгызмы соң?
Керәшеннәр нинди фикердә?
Конгресста авыл хуҗалыгы турында сүз булмадымы?
Сезне конгресста сүз алган диделәр.
Моннан 3 ел гына элек Түнтәр мәдрәсәсенең 200 еллык юбилеен билгеләп үттегез түгелме? Хәзер 270 ел дисез?
Конгресс делегатларын каршы алу, кунак итү, бүләкләүләр дә шәп булгандыр инде.
Конгресстан нинди уй-фикерләр белән кайттыгыз?
Подобный материал:
1   ...   14   15   16   17   18   19   20   21   22

Мин үземне бәхетле саныйм

Юк, сугыш башланып, әтием сугышка киткәч тууыма да, балачагым ач-ялангач үткәнгә дә түгел. Кечкенәдән китаплар һәм газет-журналлар белән, яхшы кешеләр, «Сабантуй» белән аралашып үсүем, яшәвем белән бәхетле мин. Балалар бакчасына йөргәндә үк китаплар укый идем. Анда «Көн артыннан көн» исемле китаптан кычкырып шигырьләр укыганым хәтердә. Беренче класста укыганда әниемнең «Китапханәчене орышып кайттым, ул балага нигә дип шундый кыйммәтле китап бирдегез, югалтса яки өйдә бәкәй ашаса,(Без мунча кадәр генә өйдә үстек. Кыш көне бозау да шунда. Сарык бәтиләре куенга кереп йоклый. Сугыш арты еллары. . . ) мин аны ничек түләрмен. Ипи алырга да акча юк бит!»-дип офтанганы истә. Гомәр Бәшировның «Намус» романы иде ул. Балалар өчен булган кечкенә китаплар җитмәгәч, биргәннәрдер. Алдамыйм. Мин ул вакытта «Намус»ны укып чыга алмадым. Соңарак укыдым. Әмма китапка мәхәббәтем кимемәде. Казанга килеп,укырга кергән береелда ук Ленин (хәзер Милли китапханә дип атала)китапханәсен үз иттем. Буш вакытым булганда әле дә аның залларында яңа китаплар белән танышып утырырга яратам. Безнең мәктәп елларында балалар газетасы булмады.

«Пионер» («Ялкын») журналы белән «тукланып» үстек. Студент елларында үзем дә мәкаләләр язгалый башладым. Беренче остазларым ул вакыттагы «Татарстан яшьләре»нең бүлек мөдире журналист Шамил Рәкыйпов һәм редакторы Барлас Камалаов булдылар. Бүгенге көндә Шамил Рәкыйповның үтә эзләнүчән, үтә тыйнак вә күренекле язучы булуына сокланам. 35 ел элек «Яшь ленинчы» кабат чыга башлагач, язмыш мине шушы редакция бүлмәләренә алып килде. Анда искиткеч ягымлы, шуның кадәр кешеләргә җылы ихтирамлы хезмәткәрләр белән очраштым. Алар турында мин бик озак сөйли алыр идем. Бүген мин аларның бары тик берсе турында истәлекләремне уртаклашасым килә. Әнәс Нуретдин улы Сәләхетдинов ул. Газетаның кабат чыга башлавыннан алып, кимендә 6-7 ел эшләде Әнәс. Бөтен көчен куеп, редакциянең кара күн диванында кунып, төннәрен дә эшләде. Үзенә ошамаса, кат-кат иде материалны. «Мавыгулардан ачышларга бер адым», «Батыр малай мастерское», «Абага», «Әгәр мин Әбүгалисина булсам», «Хыял канатларына утырып», «Кышкы сораулар», «Җәйге сораулар», «Йөгерешчеләр көне», «Көмеш канатлар». . . Күп еллар буена газета битләрендә уңышлы эшләп килгән бу һәм башка рубрикаларны иҗат итүче Әнәс булды. Газета геройлары Фәнсөяр Гыйлембаев һәм Сәфәр Сәяхәтов та аның иҗат җимешләре. «Көмеш канатлар» өчен беренче авторны - Рәшит Ибраһимовны ул эзләп тапты.

Аны мәкалә язарга Әнәс этәрде. Ахырдан Рәшит ага шул ук исемдәге китабын да бастырып чыгарды. Әнәснең өстәлендәге блокнотында дистәләгән Казан галимнәренең, инженерларның, спорт батырларының, укытучыларның һәм башка иҗат кешеләренең адреслары, телефон номерлары җитәрлек булды. Галимнәрнең яңа ачышларын, Татарстандагы яңа заводларның эшчәнлекләрен, катлаулыны гади итеп, ул беренчеләрдән яктыртты. Укучыларның техник иҗатларын киң пропагандалады. Әмма Әнәснең гомере кыска булды. Казан урамыннан төнлә эштән кайтканда таныш булмаган кешене хулиганнардан яклаганда, аңа җәрәхәт ясыйлар. Ул урамда егылып кала. Озак ята. Каны күп ага. Канга пычрак керә. Каны агулана. Нәтиҗәдә тормышы киселә. Кристаллдай саф әхлаклы олы җанлы кеше иде шул ул. Укучы балаларның фән һәм спорт бүлегенә көн саен килгән дистәләгән хатларның берсен дә җавапсыз калдырмый. Иренмичә малайларга малайлар телендә хат язып, аны машинкада бастырып җибәрә. Малайлар ясый торган кызыклы әйберләр басылып чыккан газетаны йөзәрләп өстәл тартмасына алып калдыра да,еллар буе, малайлар сораган саен, хат белән җибәреп бара. Чын-чынлап язарга мине дә ул өйрәтте. Без студентлар мәктәпкә практикага йөрибез. «Бер малайның ихтыяр көче ярдәмендә җиңүгә ирешүе турында яз әле»-диде бу миңа. Бурыч җиңел түгел. Таптым мин андый малайны. Рәис иде ул. Башта тәртипсез, чирләшкә малай булган. Күрше Зөфәрдән күреп, физик күнегүләр ясый башлаган. Башына уй төшкән. Пионерлар сараенда яшь туристлар түгәрәгенә язылган. Ташлаган. Тагын башлаган. Хезмәт артыннан хезмәт. Тагын бер елдан җиңү. Мин үземчә мәкаләне бик тырышып язып, кат-кат төзәтеп Әнәскә китердем. Укып чыкты да, миңа киңәшләр әйтеп, язмамны кире биреп җибәрде. Мин кабат эшләп китердем. Икенче кабатында да кире бормасынмы? Үпкәләмәдем. Өченче тапкыр китергәч, ул аны алып калды. Мин хәзер мәкаләне газета битендә көтәм. Көннәрдән бер көнне беренче биттә басылган «мәкаләмне» күреп егылып китә яздым. Анда минем язманың фактлары гына калган. Әнәс аны әдәби әсәр югарылыгында эшкәртеп кабат язган. Башы да яңача: «Рюкзакның авырлыгы сизелми». Ә түбәндә автор буларак минем фамилия тора. «Менә ничек язарга кирәк икән мәкаләне?»-дигән уй минем миемне озак елларга кадәр бораулап торды. Студент елларымда Әнәс заданиесе белән мин Казанның бик күп мәктәпләрендә, техник иҗат йортларында, спорт ярышларында, күргәзмәләрдә булдым. Балаларның техник иҗатлары, фән биеклекләренә ничек үрмәләүләре турында шактый язарга туры килде. Бер вакыйга аеруча хәтердә уелып калды. Республика яшь натуралистлар станциясенә килгән материалларда Биектау районы Бөреле урта мәктәбе укучылары производство бригадасының алдынгы тәҗрибәсе яктыртылган. Мин шуны өйрәнергә Бөрелегә төштән соң киттем. Көзгы пычрак. Поездан төшеп, урман аша 2-3 км юл үтеп мәктәпкә килеп җиткәндә караңгы төшкән иде. Кирәкле укучыларны табып, материаллар тупладым. Станциягә кире килгәндә сәгать төнге 11 ләр тирәсе булды. Арча поездлары китеп беткән. Ярты сәгатьтән ниндидер пассажир поезды килеп туктады. Кассада билет сатучы юк. Мин кайту өмете белән ике куллап, вагон ишегенең тоткаларына ябыштым. Пыяла ишек аша проводник күренде. Ишекне ачмыйча ым кагып «Билетың бармы?»- дип сорады. Мин «Юк», - дип җавап бирдем. Поезд кузгалды. Проводник тышкы ишекне ачмыйча, эчкә кереп китте. Аяклар ишекнең аскы өлешендәге баскычта, ике кул тоткаларда. Караңгы төн, салкын җил. Минем беренче тапкыр мондый рәвештә вагонга ябышып баруым. Менә-менә ычкынып төшеп калырмын, яки берәр баганага килеп бәрелермен төсле. Унбиш минутлап вакыт үткәндер. Бер ир кеше тамбурга тәмәке тартырга чыкты. Мине күреп, ишекне ачты. Ишек эчкә ачыла иде. Мин исән калдым. Җылынырга вагон эченә кердем. Проводник мине сүгеп ташлады. Мин эндәшмәдем. Билетым юк иде шул. Әнәс «Басуда чишелгән мәсьәлә» исеме астында мәкаләмне газетада бастырып чыгарды.

Мәктәптә укыта башлагач та, газетага шактый язышып тордым. «Яшь ленинчы»ның 50 еллык юбилеенда да катнашу бәхетенә ирештем. Менә 35 ел инде газетаны ел саен алдырам. Укып һәм карап барырга тырышам. Үзем өчен генә булса да газетаның һәр санына диярлек бәя биреп барырга омтылам. Мәкаләләргә, һәр бүлек эшчәнлегенә анализ ясыйм. Күреп белгән һәм белмәгән авторлар һәм газета хезмәткәрләренең уңышлары өчен шатланам. Менә быел да газетаның тиражы 16000 гә җиткәч, чиксез куандым. «Теге вакытта Әнәсләр эшләгәндә тираж 130000 гә җиткән иде», - дип тә искә алдым. Шулай да «Сабантуй» хезмәткәрләре эшчәнлегеннән мин канәгать. «Яшь ленинчылар» традицияләрен дәвам итүчеләр дип саныйм. Элек тә бу редакция аша күренекле журналистлар үсеп чыкты. Әле дә шулай. Үзем туган авылым балаларына фән нигезләрен һәм компьютер серләрен өйрәтәм.

1999.


Габбас Байбиковны белмисезме?

Безнең газетабызны өлкән яшьтәгеләр ахыргы хәрефенә кадәр укый. Кем өчендер бу югарыда аталган исем, фамилия таныш булырга мөмкин. Безнең районның кайсыдыр авылыннандыр бәлки? Исән булса, аңа 85-95 яшь тирәсе булыр. Кем белә? Бу кеше инде якты дөньяда түгелдер дә. “Хәтер” китабы исемлегеннән дә табылмады ул. Бәлки аны белүчеләр исәндер? Дөньяда могҗизалар беткәнмени?

Кем соң ул Габбас Байбиков? Нигә аны эзләтәбез?

Аның исем, фамилиясе татар әдәбияты тарихына шактый сәер рәвештә кереп калган. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай һәм XX йөз башының моңлы шагыйрәсе Оркыя Ибраһимова исемнәре белән бәйләнгән ул.

Өлкән яшьтәгеләр Оркыя Ибраһимова дигән милләтебезнең талантлы баянчысын беләләрдер. Монысы ул Оркыя түгел, икенче Оркыя Ибраһимова. Шагыйрә Оркыя. Моннан 70-100 еллар элек моңлы җырлар һәм шигырьләр иҗат иткән Оркыя Ибраһимова.

Татарстан фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәре, хәзерге вакытта шушы институтның директор урынбасары булып эшләүче филология фәннәре кандидаты Зөфәр Рәмиев XX йөз башында җөмһүриятебездә яшәп, иҗат иткән шагыйрьләрнең иҗатын барлап, шактый зур монография эшләгән. Шушы вакытта ул Оркыя Ибраһимова иҗатын якыннан өйрәнә. Аның шактый гына шигырьләрен таба. Кайбер кулъязмалары Казандагы Габдулла Тукай музеенда саклана.

Оркыя Ибраһимованың үз язмышы да бүгенге көнгә кадәр билгесез. “Мин үзем дә, әтием-әниемне белмәгән хәлдә, Тукай шикелле ятимлектә үстем”, — дип язган ул. 1911 елда Казанга тормыш иптәше белән килгәч, алар “Болгар” кунакханәсе номерларына урнашалар. Бу вакытта Тукай да шушы кунакханәнең бер номерында яши. Оркыяның ире (исеме билгесез) Тукай белән электән таныш була. Алар икәүләп Тукай номерына керәләр, шактый гына әңгәмә корып утыралар. Әдәбият, шигърият турында сүз алып баралар. Тукайның “Исемдә калганнары”ндагы Саҗидә апа турында әңгәмә куерып ала. Болар турында Оркыя апаның истәлекләр дәфтәрендә язылган.

1912 елда Ибраһимовлар яңадан Казанга киләләр. Тукай янына кабат керәләр. Әмма аның белән очрашу насыйп булмый. 1913 елның җәендә кабат килүләрендә Оркыя апа бары тик Тукайның каберенә барып зыярәт кенә кыла алган...

1914 елда чыккан “Аң” журналының икенче санында Оркыя Ибраһимованың Тукайга багышланган “Китте шагыйрь” исемле шактый күләмле моңсу шигыре басылып чыга. Шигырьдән кыска гына өзек китерәм:

...................................................................................

Ник болай бик тиз туйдың син арамызда торудан,

Сала идең чын фикерне кальбемезгә тугрыдан.

.................................................................................

Барган идем урманыңа, килде чыкты Шүрәле:

“Мине Сезгә белдерүче китте шагыйрь,” — дип сөйли.

Ул нарат, чыршы, агачлар, һәрбересе кайгылы,

“Китте чын шагыйремез,” — дип хәл теле илә сөйли.

Төшкән идем су буена, Су анасы утыра,

“Китте милли телле шагыйрең,” — дип ул тора...

Революциядән соң тормыш дулкыннары Оркыя Ибраһимованы Түнтәр авылына китерә. 1924 елда Арча кантонында беренчеләрдән булып, бары тик ике урында икенче баскыч мәктәп ачыла: Арчаның үзендә һәм Түнтәрдә. Оркыя Ибраһимова да Түнтәр мәктәбенә укытучы буларак җибәрелә. Шул чордагы Түнтәр мәктәбендә Ибраһимов фамилияле кеше мәктәп директоры булып эшләгән. Ул Оркыя апаның тормыш иптәше булгандыр, бәлки. Оркыя апа үзе, татар теле һәм әдәбиятын укыткан.

Оркыя апаның Тукай музеенда саклана торган истәлекләр дәфтәре бар. Истәлекләр 1946 елда язылган. Анда мондый юллар бар:

“...Кадерле зур кешеләр тарафыннан язылган өч кисәк альбом... шагыйрьләр тарафыннан язылган истәлекләр, кулъязмалар, шигырьләр... Аларны Түнтәр мәктәбенең 7 класс укучысы Габбас Байбиков 1929 елда укырга дип алып торган иде. Кире кайтарып бирмәде...” Нинди аяныч язма.

Габбас Байбиков Түнтәр кешесе түгел. Авыл тарихы исемлекләрендә юк ул. 1929 елда Түнтәргә хәзерге Балтач районына кергән күпчелек авыллардан килеп укыганнар. Хәтта Арча, Малмыж һәм Кукмара якларыннан да килгәннәр. Кайсы авылдан булган соң Габбас Байбиков? Мәктәптә ул елларның бер генә документы да сакланмаган. Бәлки районыбызда яшәүче өлкәннәрдән кем дә булса бу кеше язмышы турында беләдер? Бәлки Оркыя апаның кадерле истәлекләре кайда да булса сакланадыр? Оркыя апаның чыннан да Түнтәрдә укытканын белүчеләр бар. “Озын кара чәчле иде ул. Шүрәле тыкрыгында Шәрәфи абыйларда квартирада торды,” — дип искә ала аның турында Асия апа Хисаметдинова. Кызганычка каршы Асия апа 1929 елда башлангычта гына укыган.

Бәлки Оркыя апаның альбомнарын, шигъри байлыгын табуда ярдәм итүче табылыр?

Борынгы китаплар җыючы Марсель Әхмәтҗанов (хәзер күренекле татар академигы) 1980 елда Түнтәр авылында Мәгъсүм абый Хөсәенов тапшырган китаплар арасыннан 1652 елда күчереп язылган 50 биттән торган астрономиягә нисбәтле Мәхмүд бине Мөхәммәт бине Гомәр әл-Җегъманинең “Шәрхе маляхәзә” (“Игътибар белән карауга аңлатма”) исемле кулъязма китап таба. Бу китап җөмһүриятебездә табылган иң борыңгы китаплардан берсе. Алтын Урда ханы Җанибәкнең йолдызбагары Камалетдин әт-Төрекмәни XIV йөздә үк “Астрономия” китабы язган. Җегъмани китабы да шул чорга карый. Күрәсез, кулъязма китапның төп нөсхәсе моннан 600 ел элек язылган булып, Түнтәрдә табылган күчермәсе 350 ел элек язылган. Менә шул китап та сакланган. Марсель абый әле дә, очрашкан саен, Мәгъсүм абыйның улы Рәкыйпнең һәм туганнарының хәлен сораша һәм рәхмәт әйтеп җибәрә.

Бәлки Оркыя апа Ибраһимова мирасы да шундый бәхетле язмышка ия булыр. Бу турыда нәрсә дә булса белүчеләрнең редакциягә хәбәр бирүләрен үтенеп сорыйбыз.

Өстәмә: Язма газетада дөнья күргәннән соң, авылдашым, пенсиядәге укытучым Бану апа Галиева Ибраһимоваларны белүе турында әйтте. «Алар эшләгәндә мин кечкенә идем әле. Башта алар безнең күршеләрдә («Кавказ» ягында) тордылар». Габбас Байбиковны да белүе турында сөйләде ул. Габбас безнең авылныкы түгел. Әма ул соңыннан, Түнтәр кызына өйләнгән (укытучы Галиев Нәҗипнең туганына, Зифа Сщмигуллинага булса кирщк,) һәм алар Таҗикстанмы, Төркмәнстанмы якларына күчеп киткәннәр. Бану апаның иптәше Мөбарәк абыйга Габбасның башта берничә хаты да килгән булса кирәк. Аннары элемтәләр югалган. Нәҗип абыйның Түнтәрдәге туганнары Нәбиуллинннар да Габбаслар белән бернинди дә элемтә булмаганын төшендерделәр. Фарук ага Нәкыйповның язмаларында да 1930-32 елларда мәктәптә укытучы (мәктәп директоры да) булып эшләгән (читтән килгән) Рәүф Ибраһимов турында искә ала. Район үзәге Балтачка күчерелгәч, алар шунда күчеп киттеләр, диелгән.

2000.


Сукыр сутый, виләсәпид һәм малайлар.

Яшәсен җәй!

Яшәсен җәйге каникул!

Яшәсен малайлар!

Яшәсен велосипед!

Һәрбер малайның велосипеды булсын! Ул велосипед төзек булсын! Яңа велосипедлар арзан булсын!

Менә шундый изге теләкләр белән башлыйм әле. Без малай вакытта велосипедлар булмады. Шуңа күрә теләкләр юллыйм. Дөрес район түрәләре малайларыныкы булгандыр. Авылда районга барып торган берничә олы кешенеке бар иде ул. Без, малайлар, авыл урамы туфрагында велосипед эзе күреп, еланмы, аҗдаһамы узган дип пошаманга төшү вакыты түгел иде инде. Күргән булса да, кулга эләкмәде диярлек ул велосипед.

1958 ел. Чепья урта мәктәбенә без күп авыллардан җыйналып укыйбыз. Урта мәктәпнең соңгы классына укырга җыйналган 1-сентябрь көне. Тантаналы линейка бара. Гадәттәгечә бүләкләүләр. Миңа да Почет Грамотасы бирделәр. ВЛКСМ райкомы исеменнән иде ул. Эчтәлегендә җәйге каникул чорында минем Туган колхозымда 100 хезмәт көне эшләвем турында язылган иде. Нәрсә соң ул хезмәт көне? Халык телендә аны сукыр сутый дип йөрттеләр. Эш күләме хезмәт көне дигән зурлык белән үлчәнә. Әгәр мин чалгы белән 40 сутый мәйданда борчакны чабам икән (бу бер норма), димәк минем исемгә 1 хезмәт көне языла. 40 сутый гектарның 100 дән 40 өлеше дигән сүз. 30 сутый борчак чапсаң, сиңа 75 сутый хезмәт көне языла. Без исә борчак калын булмаганда 70-90 сутыйга кадәр чаба ала идек. Мәйдан 70 сутыйга тулса, эш күләме 1 бөтен һәм 75 сутый хезмәт көне языла иде. Аңлашыладыр: сутый белән мәйданны да хезмәт көненең өлешләрен дә үлчәделәр. Ни өчен аны сукыр сутый дип йөртәләр иде дисезме? Чөнки ул хезмәт көннәренә бер тиен дә акча түләнми. Елга бер мәртәбә көз көне бары тик ашлык кына бирәләр. Уртача алганда 1 хезмәт көненә 400-500 грамм тирәсе. Бик бай колхозлар 1 килога кадәр дә бирде. Хәлсезләре 150-200 грамм белән дә кала иде.

Безнең авылдан урта мәктәптә укчы малайлар икәү генә идек. Икенчесе Раиф. Раифка Грамота бирмәделәр. Җәй көне ул колхозда эшләмәде.Аның Сәйдәбану апасы күрше районның Май заводында мастер булып иде. Раиф җәй буе апасы янында гади эшче булып эшләгән. Хезмәт хакына өр-яңа велосипед алып кайткан. Елкылдап торган велосипед. Тәнәфес вакытында бөтен малайлар Раифның велосипеды янына җыйналдык. Нөнәгәр малайлары, Кунырлар, Пыжмаралар, Субашлар, Арборлар дисеңме? Бер авыл малаеның да велосипеды юк. Раифныкы бар.

— Малай, каян алдың?

— Йөрергә өйрәнергә кыен түгелме?

— Звоногы да бар мәллә?

— Тәгәрмәчен ничек кабартасың?

Авыл малайлары Раифка йөз төрле сорау яудыралар. Раиф исә тыйнак кына кыска-кыска җаваплар бирә. Раифның дәрәҗәсе берничә башка күтәрелде. Мин дә Раиф янында кайнашам.

— Мине дә йөрергә өйрәтмәссең микән, Раиф, — дим.

— Өйрәтермен, өйрәтмиче, — ди Раиф авызын ерып.

Безгә инде ул вакытта рам арасыннан аякны тыгып, йөрергә өйрәнәсе түгел. Ботларның буе җитә. Шулай да өйрәнүе җиңел булмады. Раиф бик юмарт һәм кешелекле малай иде. Миңа гына түгел, ул бик күп малайларга велосипедын биреп торды. Ул велосипед бик күп малайларны велосипедта йөрергә өйрәнү шатлыгына ирештерде.

1962-63 елларда колхозларда бер хезмәт көненә 5-10 тиен исәбенә акча түли башладылар. Авыл балалары һәм авыл халкы ипигә туена башлады. Арыш ипие 13 тиен,бодай күмәче 16 тиен тора иде ул чакта. 70 елларга колхозчылар айга уртача 50-80 сум хезмәт хакы ала башладылар. Бюджет оешмаларында эшләүчеләргә иң түбән хезмәт хакы 60 сум итеп билгеләнде. Бу вакытта авыл кибетләренә велосипедлар күпләп кайтты. Бәясе 55-56 сум иде. Авыл малайлары велосипедларга рәхәтләнделәр. 80 елларда исә ел саен яңа велосипед алган малайлар күп иде. Өй эчендә 3 малай булса, бу хуҗалыкта кимендә 3 велосипед бар дигән сүз. Мопед яки мотовелосипед сатып алу да малайлар өчен гадәти эшкә әверелде.

1990 елдан башлап велосипед яңадан кадерле транспортка әйләнде. Аның бәясе хезмәт хакы белән чагыштырганда бик нык үсеп китте. Хәзер минималь хезмәт хакы 200 мең сум булганда велосипедның бәясе 600 меңнән алып миллионга кадәр. Шулай да малайлар велосипедсыз түгел. Әти-әниләр малайларын велосипед белән куандырырга тырышалар. Кыйммәт булса да. Велосипедсыз малай буламыни? Сүтсен ул аны. Ремонтласын. Кабат җыйсын. Тагын сүтсен. Йөреп торырлык булсын.

Призедент әфәнделәр! Малайларны велосипедтан мәхрүм итмәгез! Велосипедның бәясен төшерегез! Малайлар велосипед алырлык ата-аналарның хезмәт хакларын күтәрегез!

Җәй көне малайлар велосипедта йөрмәгәч тә ни кызык кала?

Малайларга велосипед шатлык өстенә шатлык китерсең!

Малайлар! Шуны белегез! Велосипед шатлык кына түгел, кайгы-хәсрәт тә китерергә мөмкин. Ул бит транспорт чарасы. Тракторлар, зур тизлектә йөрүче машиналар белән бер үк юлда йөри. Велосипедның шактый гына малайларның үлеменә китергән очракларны шактый санарга мөмкин. Күпме кайгы хәсрәт шул велосипед аркасында! Велосипед белән йөргәндә машинага,тракторга бәрелеп имгәнеп калулар дисеңме? Велосипедчының гамьсезлеге аркасында бер гаепсез шоферларның, җәяүлеләрнең зур бәләләргә дучар булулары турында бик күп мисаллар китереп була.

Малайлар! Велосипедта сак булыгыз! Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәгез! Җәйге каникулларыгыз велосипед белән шатлыклар белән үтсен! Велосипедыгыз беркемгә дә кайгы китермәсен!

Менә шундый минем теләкләр.

1998.


Интернетта үзебезне таптым

Интернетның ни икәнен хәзер мәктәп укучысы да белә. Ул — бөтендөнья компьютер пәрәвезе. Икенче төрле әйткәндә телефон линияләре аркылы компьютерларның бөтендөнья буенча бер челтәргә тоташуы. Интернет аша теләсә кайсы илдә тупланган мәгълүматларны алырга мөмкин. Билгеле моның өчен ул илнең телен һәм тиешле адресларны белү сорала.

Безгә мәгълүмат туплау өчен Росиядәге эшләнгән сайтларны (мәгълүмат тупланмалары) актару да җитә. Материал иксез-чиксез. Кирәклесен эзләп таба белергә генә кирәк. Интернет челтәрендә моның өчен “эзләү машиналары” куелган. Сине кызыксындырган сүз яки сүз тезмәләре кергән сайтларны табарга алар ярдәм итә.

Район мәктәпләре компьютерлары өчен интернетка тоташу өчен техник мөмкинлекләр тудырылган. Мәктәпләргә мәгариф бүлеге аша модемнар кайтартылды. Компьютерларның интернет белән эшләргә куәте җитәрлек. Информатика кабинетларын “сигезле” телефон линияләре белән тәэмин итү һәм интернеттан файдаланган өчен түләү тәртибе генә әлегә хәл ителмәгән. Бу эш республика планы белән алып барыла һәм берничә ел дәвамында тулысынча хәл ителәчәк. Ул — заман таләбе.

Районыбызның информатика укытучылары “алма пеш — авызга төш!” дип көтеп утырмыйлар. Сосна урта мәктәбенең информатика укытучысы Камил Әбүбәкеров информатика укытучыларыннан беренче булып, файдаланган өчен шәхси акчасын түләп, интернеттан файдаланырга мөстәкыйль өйрәнде. Үз мәктәбенә башка мәктәпләрнең информатика укытучыларын җыйнап, аларны да интернеттан файдалану серләренә төшендерде. Ышанып әйтеп була, бер яки ике елдан информатиклар гына түгел, мәктәпләрдәге һәрбер укытучы һәм югары класс укучылары интернет мәгълүматларыннан файдалану мөмкинлегенә ия булачак.

Авылларыбызның матур җирләре белән беррәтттән пычрак, алама урыннары булган кебек, интернетта да кирәкле мәгълүмат белән беррәттән, явызлык таратучы “шакшылык” та хәттин ашкан. Телевизордагы шикелле экранга “бәреп” кергән рекламаларны әйткән дә юк. Көндәлек яңалыклар, газета материаллары белән беррәттән интернет сайтларында даими саклануга куелган мәгълүматлар да күп. Үзебезнең Балтач районы һәм аерым алганда туган авылым Түнтәргә кагылышлы интернетка кергән мәгълүматлар мине аерым кызыксындырды.

Үткән елның декабренда без, бер төркем укытучылар, Казанда КАИ базасында Американың “Intel” һәм “Microsoft” компанияләре оештырган “Киләчәк өчен укыту” мәктәбендә белем күтәреп кайтык. Шушы бер атналык курсларда без көн саен интернеттан файдалану мөмкинлеге алдык. Интернетта булган үзебез турындагы язмаларны эзләдек.

Балтач районына караган сайтка төбәгебезнең тарихи, географик, экономик күрсәткечләре белән беррәттән, һәрбер авылның почта индексларына кадәр кертелгән. Районыбызның үзенчәлекле якларын характерлаган мәгълүматлар тупланган.

Интернетның эзләү машинасына “Түнтәр” сүзе кергән сайтларны табарга кушкач, гаҗәпләнүемнең чиге булмады. Түнтәр турындагы газета мәкаләләреннән тыш даими саклануга кертелгән мәгълүматлар да шактый иде. Шуларның берничәсе Ишми ишан турында. Совет власте чорында “доносчы” дип кенә саналган Ишмөхәммәт хәзрәтнең эшчәнлеге турында хәзерге вакытта шактый тарихчы-галимнәр кызыксыналар. Аның эшчәнлеген хуплаган материаллар туплыйлар.

Интернетта Түнтәр турында язылган икенче зур материал сәнгать фәннәре белгече, галим Розалиа Шаһиеваныкы иде. Ул анда болай яза:

«XVII-XIX гасырда Казанның үзендә китап күчереп язучылар һәм каллиграфистлар җәмгыяте булган. Татар хаттатлары (каллиграфистлары) Урта Азиянең һәм Стамбулның күренекле китапханәләрендә иҗат иткәннәр. Мәсәлән, Бохарадагы танылган Сарайбҗа китапханәсендә көнчыгыш китапларын күчереп язу буенча Казан артындагы Түнтәр авылы хаттатларының тулы бер династиясе хезмәт иткән. Алар «куфи» почеркында гадәттән тыш оста иҗат иткәннәр».

Моннан 3 ел элек районыбыз газетасында минем “Өчпочмаклы сугыш елы хатлары” дигән язма басылып чыккан иде. “Хәтер” китабы нәшрияты Бөек Ватан сугышы темасына хәзерләгән сайтларының берсенә минем әнә шул язманы рус теленә тәрҗемә итеп керткән. Язма беркадәр кыскартылган, әмма эчтәлеге сакланып калган. Анда 1941-1942 елларда әтиемнең Суслонгер лагеренда вакытта әни белән язышкан хатлары тасвирлана. Интернеттагы бу сайтка минем исем фамилия дә кереп калган.

Турыдан туры Түнтәр турындагы мәгълүматлардан тыш интернет базасыннан Түнтәргә кагылышлы башка материаллар да алуга ирештем. Шуларның берсе Уфадагы атаклы “Хәкимов мәчете” турында. Түнтәрдә туып үскән Габделлатыйф Хәкимов XX йөз башында Уфада яшәп, эре сәүдәгәр буларак танылган. Шәхси акчасына ике манаралы мәчет, икешәр катлы 300 урынлы малайлар мәдрәсәсе, 200 урынлы кызлар мәдрәсәсе төзеткән, мәдрәсәләрне үз хисабына финанслап торган.

Гомумән алганда, интернет ул — бик бай мәгълүматлар чыганагы. Китапханәләрдәге, архивлардагы язма чыганаклардагы мәгълүматларны туплау белән беррәттән, интернеттагы электрон мәгълүматларны алу һәм файдалану да безнең тормышыбызга киң агым белән кереп бара.

2002.


Зыялы гаилә нинди була?

Зыялы сүзе хәзерге чорда шактый киң кулланыла: зыялы галимнәр, зыялы кешеләр, татар зыялылары... Бу сүзнең рус телендә аваздашы юк та шикелле. Русның интеллегентный сүзе аңа бераз тартым, әмма ул тулысы белән зыялылыкны аңлатмый әле.

Кеше һәръяктан гүзәл булырга тиеш. Киеме дә, йөзе дә, сөйләме дә... Әмма иң әһәмиятлесе — кешенең эчке матурлыгы, гаиләдә, кешеләр арасында үз-үзен тотышы, балаларына, оныкларына милли тәрбия бирүче, гореф-гадәтләребезне, әхлак-әдәп кагыйдәләребезне ирештерүче.

Казанда аның белән туганлыклар чыбык очлары белән ерактан ук тоташкан Мөдәрис абый Исмәгыйлов яши. Күптәннән пенсиядә инде ул. Партиянең өлкә комитетында, Вахитов районында җитәкче постларда эшләгән. Хәзерге вакытта шушы районның ветераннар советы рәисе буларак җәмәгать эше башкара. Аның белән ничә мәртәбә очрашсаң да, ветераннар өчен кайгыртып йөрүе булыр. Очрашулар, хөрмәтләүләр оештыра. Истәлекләр туплый. Иң әһәмиятлесе, өлкән кешеләрнең хәленә керә, аларга мораль ярдәм кулы суза. Вахитов районы югары уку йортлары, мәдәният учаклары, төрле типтагы интеллигенция вәкилләре тупланып торган оешмалар күп булган төбәк. Ул элекке чорда эшләп ялга чыккан бик күп җитәкчеләрне, вуз профессорларын, язучыларны һәм башка интеллигенция вәкилләрен, сугыш ветераннарын якыннан белә һәм аралаша.

— Беләсеңме, Рәфхәт, — ди ул, — картлык көнендә шулар арасында ялгыз калып, авыр шартларда яшәүче, башкалар белән аралашып сөйләшергә зар-интизар булучылар күпме? Искиткеч!

Өенә ничә барсаң да, ул телефоннан кем белән булса да сөйләшкән вакыты булыр. Ул аңлый, ялгыз кешенең телефоннан чылтыратып хәл-әхвәлен белү дә бик әһәмиятле.

Мөдәрис абый тормыш иптәше Раушания апа белән икәү генә яшиләр. Әмма алар янына һәрвакыт кызы, килене, кияве, оныклары килеп аралашып торалар, туган-тумачалар да еш килә, ераклардан кайталар. Һәрвакытта да ачык йөз, тәмле сүз. Мөдәрис абый 11 буыннан торган нәсел шәҗәрәсе төзегән. Бу эшкә туганнарны, оныкларны да тарткан. Хәзер аның нәсел агачына 300 дән артык исем теркәлгән. Исемлекне тагын да үстерү өстендә ләр. Шәҗәрә агачы бер ватман битенә генә сыймый, битләрне ялгап эшли. Ул аларны күбәйтә, туган-тумачаларга өләшә. Нәсел-ыруларның хезмәт эшчәнлеге, әхлак-әдәп тәрбиялелекләре турында гаилә-нәсел тарихы яза. Казанда яшәүче бер туганының оныгы Лилия бабасының ярдәме белән “Безнең нәсел шәҗәрәсе һәм аның Ватаным тарихындагы урыны” дигән иҗади эш башкарган һәм Казан мәктәпләре арасындагы конкурста җиңеп чыккан. Бу хезмәт хәзер рус теленә тәрҗемә ителеп, Мәскәүгә конкурска җибәрелгән. Мөдәрис ага оныкларын татарча дөрес сөйләшергә, әби-бабайларның әхлак-әдәп кагыйдәләрен саклап, кешелеклелек гамәлләренә өйрәтә.

Аларның нәсел тармагындагы өлкәнрәк Таһир бабай Кырым сугышында катнашкан. Сөләйман бабай исә беренче бөтендөнья, рус-япон сугышы, гражданнар сугышы каһарманы. Авылда итек-читек тегүче булып халыкка игелекле хезмәт иткән. Кешеләргә карата бик тә ярдәмчел булып, авылдашлар аңа даими рәвештә киңәшкә килә торган булалар. Бу нәселдә Ленин ордены, Хезмәт Кызыл байрагы ордены кавалерлары, хезмәттә һәм фәндә дәрәҗәле исемнәргә һәм төрле дәүләт бүләкләренә ия булучылар да бар. Ә иң әһәмиятлесе авылдашлар арасында олы абруйга ия булулары.

Казанда яшәүче тагын бер гаилә турында әйтеп китим әле. Фарук абый Нәкыйпов гаиләсе. Фарук абый да балаларына һәм оныкларына гына милли тәрбия орлыклары салу һәм аларны тәрбияләп үстерү белән генә калмый, җәмгыятьне тәрбияләү буенча да зур өлешен кертә. Туган авылы Түнтәргә кайтып авылдашлар белән очрашулар үткәрә. Түнтәр мәчете төзелешенә бик зур ярдәм итте. Түнтәр мәдрәсә музеена бик күп тарихи ядкәрләр, борынгы экспонатлар бирде. Үткән ел янә түнтәрлеләр өчен материаль ярдәм итте. Әтисе мулла буларак авылдан сөрелгән өчен алган компенсация акчасыннан бер мең сумлык дини китаплар алып, мәчеткә, дүрт мең сумын Түнтәр мәдрәсәсе музеена витрина-өстәлләр алу өчен бирде. Эш материаль ярдәмдә генә түгел, әхлакый ярдәмдә. Фарук абый бабасы Ишми ишанны аклау юнәлешендә тарихи материалларны туплау, анализлау буенча күп эш башкара. Кызганычка каршы бүгенге көндә дә, хәтта кайбер интеллигенция вәкилләре дә, Ишмөхәммәт хәзрәтне доносчы һәм XX гасыр башында яңалыкка каршы көрәшүче булган дип кенә күз алдына китерәләр. Авылдашларым, элекке вакыттагы борынгы бабайлар һәм әбиләр сөйләве буенча Ишмөхәммәт хәзрәт чыннан да кырыс һәм үтә таләпчән булган. Әмма бер үк вакытта аның гадел һәм үтә кешелекле булуы турында сөйлиләр иде. Ислам диненең сафлыгын саклау, аның нигезен какшатмау өчен көрәшкән ул.

1978 ел иде. Мин бер төркем укучыларны Казанга экскурсиягә алып килдем. Толстой тукталышында трамвайга ыспай киенгән бер өлкән апа керде һәм минем укучылар белән әңгәмә корып җибәрде:

— Кайсы яктан килдегез, балалар?

— Балтач районыннан.

— Кайсы авылдан?

— Түнтәр дигән авылдан.

— Карагыз әле, балалар, мин дә Түнтәр авылы килене бит! — ул Казанның мәдәниятле, тарихи урыннарын карау буенча безгә киңәшләрен бирде. Соңыннан мин аның танылган диктор, музыка белгече һәм Казан телевидениесенең беренче директоры булып эшләгән Зәйнәп апа Хәйруллина — Ишмөхәммәт хәзрәтнең оныгы дирижер Җәүдәт Айдаровның җәмәгате икәнен белдем. Ул Ирек мәйданында төшеп калды. Ике тукталыш арасындагы шул кыска гына мизгелдә нинди зур тәэсирләр калдырды. Хәзер Зәйнәп апага 87 яшь. Күптән түгел мин аның фатирында булдым. Телефоннан чылтыраталар:

— Әйтә алмассыз микән, Зифа Басыйрова беренче тапкыр радио фондына кайсы елда яздырылды?

— 1949 елда булса кирәк, көндәлекләремне актарып, төгәл мәгълүматлар бирермен. Әз генә сабыр итегез.

“Әнә шулай миңа телефоннан гел чылтыратып торалар” ди Зәйнәп апа. Салих Сәйдәшев, Альберт Леман, Екатерина Соколова. Рөстәм Яхин һәм башка музыкантлар, җырчылар белән кулга-кул тотынып эшләгән ул. 1932 елдан радиода. Бүген исә бөтен рухи байлыгын башкалар белән уртаклаша.

Җәүдәт Айдаровның әнисе — Ишмөхәммәт хәзрәтнең кызы Латыйфа апа исән вакытта (1960-1970 елларда) авылга еш кайта иде. Әтисен, әнисен белгәннәргә бүләксез, күчтәнәчсез кайтмады. Авылда туганнары булмаган, берүзе ялгыз яшәгән Исмәгыйлова Нәфисә әбигә аерым тукталып, аның хәл-әхвәленә кереп, аның бәләкәй генә фәкыйрь йортында бер кич кунып китә иде. Ул аның туганы да, чыбык очы да түгел, югыйсә. Түнтәр зиратында җирләнгән абыйсы, 1922 елда ук вафат булган язучы һәм мәгърифәтче Габделхәй Динмөхәммәтовның кабере өстенә яңа чардуган һәм кабер ташы куйдырды шул чорда.

Мин соклана торган затлы-зыялы тагын бер гаилә турында сөйләп үтим әле. Ишембаевлар гаиләсе ул. Чепья авылында яшиләр алар. Гаилә башлыгы сельхозтехникада эшли, җәмәгате Наилә Нәҗиповна Чепья участок шифаханәсендә табибә. Табиб кулы белән генә түгел, теле һәм кешеләргә карата булган яхшы мөгаләмәсе белән дә дәвалый. Ул берәүне дә аерып карамый. Аңа күренгән һәркем аның итәгатьлелеген, мәрхәмәтлелеген мактап сөйли. Бөтен кешенең дә хәленә керә белә ул. Кабинетында кабул иткәндә еш кына коридорга чыгып карый. Яшь бала белән яки шактый авыр хәлдәге авырулар чиратта тормыймы? Ишеккә бит сугыш ветераннары өчен генә чиратсыз керү турында язып куелган.

Наилә Үзбәкстанда туып үскән. Татарчаны яхшы белә. 1930 елларда муллаларны “аулау” чорында Оренбург өлкәсендә яшәгән Мөхәммәтшәриф бабасы Урта Азия якларына китеп исән калган. Аннан алдагы Шиһабетдин бабасы малай вакытта әтисе Садреддин белән Түнтәр авылыннан 1850 елларда Оренбург өлкәсендәге атаклы Каргалы бистәсенә күчеп киткән була. Наиләдәге бабайлардан мираска калган шәҗәрә язуында тагын өч буын язылган: Сираҗетдин, Сәгыйдь, Вәлид. Вәлид бабай 1715 елда туган. Сәгыйд хәзрәт 1809-1832 елларда Түнтәрдә имамлык иткән, Түнтәр мәдрәсәсенең дүртенче мөдәррисе булган. Санап кителгән бабайларның каберләре Түнтәр зиратында. Наилә гаиләсе белән шушында килеп бабаларын искә ала, алар рухына дога кыла. Улын һәм кызын шушы гамәлгә өйрәтә.

Мин үзем Түнтәр авылы тарихын туплыйм. Мәскәү, Киров һәм Казан архивларыннан бик күп материаллар алдырдык. Наиләдә сакланган шәҗәрә язмаларын тарихи материаллар белән чагыштырып, аларның 11 буынлык киң тармаклы нәселен һәм бүгенге көндә Түнтәрдә яшәүче аларның нәсел тармакларын таптык.

Зыялы кешеләр, зыялы гаиләле булу өчен кешеләрнең һич кенә дә югары белем алуы яки аларның интеллигенция вәкилләре булуы кирәкми. Гомерләре буена авылда яшәп, колхозчы буларак гомер итеп, балаларына, оныкларына милли тәрбия, иң яхшы әдәп-әхлак тәрбия үрнәкләре биреп үстергән авылдашларымны да санап китә алам мин. Тәлгать Зәйнетдинов, Гайфетдин Шәрәфиев, Габделбәр Исмәгыйлов, Габделбәр Фәйзерахманов һәм башка бик күпләрне шундый гаилә башлыклары рәтенә кертер идем. Бүгенге көндә, илдәге кайбер кешеләрнең тормыш итү гамәлләре бары тик акчага гына корылган, кыргый капитализм шартларында, гаиләдә балаларга милли тәрбия бирү, балаларны кече яшьтән зыялылык рухында тәрбияләү аеруча мөһим.

2002.


Горурлык хисләре белән кайттык

28-29 август көнәрендә (2002 ел) башкалабыз Казанда өченче бөтендөнья татар конгрессы эшләде. Безнең штаттан тыш хәбәрчебез Рәфхәт Зарипов конгресс делегаты буларак бу мәртәбәле җыенда турыдан туры катнашты. Без аның белән әңгәмә үткәрдек.

Рәфхәт Шәкүрович, башта конгресста катнашучылар турында әйтеп үтсәгез икән?

— Дүрт көн дәвамында Казан шәһәре бөтен дөньядан җыелган татарлар белән кайнап торды. Җир шарының төрле почмакларына чәчелгән милләтебезнең иң өресе генә җыелган иде. Президиумда иң хөрмәтле татарлар утырды: республикабыз җитәкчеләре белән беррәттән Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов, Татарстанның һәм Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты Фәридә Кудашева, Россия теннис Федерациясе президенты — Халыкара Олимпиада әгъзасы Шамил Тарпищев, Мәскәү өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни автономиясе президенты Рәсим Акчурин, АКШтан, Финляндиядән, Литвадан килгән делегатлар...

550 дән артык делегат, 200 дән артык кунак, күп сандагы журналистлар, телевидение-радио вәкилләре катнашты. Делегатларның 200 гә якыны Татарстаннан иде. Шул исәптән безнең район вәкилләре Карадуган музее директоры Бакый Шәймулла улы Зыятдинов, Татарстан Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Готыф улы Әхмәтов һәм мин өчәү идек. Балтач хакимияте башлыгы Марат Хәй улы Зарипов кунак буларак катнашты. Конгресста Балтач районы вәкилләре дүртәү генә иде дию дөрес булмас. Тамырлары Балтачтан булган тагын шактый делегатларны һәм кунакларны очраттык без. Мәсәлән, Фаил Әхмәдиев (Яңгул) — Казан шәһәре башлыгы урынбасары, Марат Бариев (Чутай) — яшьләр һәм спорт эшләре министры, академик Азат Зыятдинов (Таузар) — “Нефтехим” акционерлык җәмгыятенең фәнни-технологик үзәге директоры, академик Әхмәт Мәзһаров (Сосна) — “Углеводород чималы Бөтенроссия тикшеренү институты дәүләт унитар предприятиесе директоры, Харис хәзрәт Салихҗан (Чутай) — Татарстан Диния Назәрәте мөфтие урынбасары, “Хезмәт”тә эшләп киткән Виктор Шадрин — Түбән Камада чыга торган район гәҗите мөхәррире һәм башкалар бар иде. Киров өлкәсеннән килгән бер делегат үзен мин чыгышым белән Сәрдектән дип, Иваново өлкәсеннән килгән укытучы үзенең Пыжмарадан икәнен белдерде. Салавыч кызы Кадрия Исхакова Магнитогорск шәһәре радиосыннан журналист буларак килгән. Яңгул кызы Гөлназ Гарипова Татарстанның “Сәләт” яшьләр оешмасы президенты буларак сәләтле татар яшьләре төркемен җитәкләгән. Конгрессның беренче көнендәге яшьләр белән эшләү секциясе утырышында катнашучы конгресс делегатларына “Сәләт” ял лагеренда катнашкан Салавыч урта мәктәбе укучысы Гөлсинә Галимуллинаның “Хезмәт” газетасы битләрендә басылган “Онытылмас “Сәләт” аланы” язмасының ксерокопиясе таратылды.

Конгресста нинди мәсьәләләр аеруча кабыргасы белән куелды?

— Иң беренче итеп туган телне саклау турында шактый гына сүз булды. Татарстанда яшәүче кайбер чыгыш ясаучылар үзләренең сөйләмнәрен татарча башлыйлар да, русча дәвам итәләр. Финляндиядән, Төркиядән килгән делегатлар исә андыйларга карата “Нигә татарча сөйләмисез, без татар конгрессына җыйналдык” дип дәгъвәләрен турыдан-туры белдерделәр. “Бездә татарча укыта торган мәктәпләр дә юк, үзебезнең эш урыннарыбызда да татарча аралашу мөмкинлеге юк. Без туган телебезне гаиләбездә саклыйбыз. Балаларыбызны өйдә татарчабызга өйрәтәбез” — дип сөйләделәр. Конгресс делегатлары, бигрәк тә чит илләрдән һәм чит төбәкләрдән килүчеләр татар телендә латин графикасына күчү эшенең озакка сузылуына борчылу белдерделәр. Татар телле яшьләрнең бөтендөнья компьютер челтәре Интернетка чыгу диапазонын шактый нык киңәйтергә кирәклегенә басым ясалды. Казанда татар милли университетын ачу тоткарлану тәнкыйть утына алынды.

Башкортстандагы татарларны башкортлаштыру мәсьәләсе ниндиерәк киселештә?

— Конгрессның пленар утырышында Башкортстан республикасының президенты Мортаза Рәхимовның катнашуы бу мәсьәләне берникадәр йомшартты билгеле. Шулай булуга карамастан, бу мәсьәләнең кайнар булуы ачыктан-ачык ярылып ятты. Мәсәлән, үзара аралашып, якыннан ачыктан-ачык сөйләшкәндә Башкортстаннан килгән бер мәктәп директоры болай диде: “Гади укытучы булып эшләгәндә минем балаларым татар иделәр. Мәктәп директоры булып башлагач, ике улымны башкорт итеп яздырырга мәҗбүр булдым”. Андый “кәгазь башкортлар” шактыйдыр дип беләм. Әмма алар йөрәкләре белән барыбер татар булып калалар бит. Ике тугандаш халыкның урыс дәүләте алдында бүлешердәй уртаклыклары юк. Халык исәбен алу вакытында татарны татар итеп яздыру һәркемнең үзеннән тора. Бу эш мәҗбүрияткә нигезләнмәскә тиештер.

Башкортстаннан килгән башка татарлар белән очрашмадыгызмы соң?

— Әйе. Мәсәлән, үзебезнең адаш район — Балтач районы делегатлары белән дә очраштык. “Үзегезнең Явыз Иван чорында безнең Балтач якларыннан китеп урнашканлыгыгыз турындагы мәсьәләгә ничек карыйсыз?” — дибез. “Әйе, шулай, безнең борынгы бабайларның тамыры Татарстан җирендә булуына без каршы түгел” — диделәр алар, — “әмма рус теленә тәрҗемә ителгәндә без сезгә караганда бер башка чистарак булып калабыз. Рус телендә Сезнең Балтачыгыздан “Балта” гына кала. Без исә “Балтач”ыбызны саклап “Балтачевский район” дип йөртеләбез” — диделәр. Күрәсең бер хәрефне саклау да кешегә горурлык өсти.

Керәшеннәр нинди фикердә?

— Конгресста керәшен татарлары үзләрен без татарлар дип ышандырдылар. Дөрес, аларның үзенчәлекле милли гореф-гадәтләре, мәдәниятләре бар. Алар сакланырга тиеш. Мәсәлән, Удмуртиядән килгән балалар спорт мәктәбендә тренер булып эшләүче бер керәшен татары булган укытучы “руслар арасында без үзебезнең татар булып калуыбыз белән горурланабыз” дип чыгыш ясады.

Үзара файдалы очрашуларыгыз да булгандыр?

— Ул яктан мин үземне бәхетле булдым дип саныйм. Безнең Бакый ага Зыятдинов моннан ун ел элек беренче конгресста да катнашкан, биш ел элек икенче конгресс делегаты да булган. Шуңа күрә аның белмәгән, аралашмаган кешесе юк диярлек. Бик күп күренекле татарларны ул якыннан күреп белә. Ул мине әһәмиятле шәхесләр белән очраштырды. Үзебезнең районнан чыккан химик-академиклар белән дә сөйләштем. Азат Зыятдинов үтә дә милләтпәрвәр зыялы шәхес. Ул әдәбиятны да, татар тарихын да яхшы белә. Туган як турында да киң мәгълүматлы. Үзе галим, үзе шагыйрь. Аның белән дә, академик Әхмәт Мәзһаров белән дә без кабат очрашырга сүз куештык. Бакый ага мине Татарстан милли архивы директоры, “Гасырлар авазы” журналы редакторы Дамир Шәрәфетдинов белән дә таныштырды. Аның белән дә уртак тел таптык шикелле. Мине Башкортстан тарихчылары эшчәнлеге дә кызыксындыра иде. Революциягә кадәр Түнтәрнең танылган эре сәүдәгәре-миллионер Габделлатыйф Хәкимов Уфада яшәгән. Уфада ике манаралы мәһабәт мәчет һәм мәдрәсә салдырган. Гомумән татар мәгарифе үсеше эше өчен мораль һәм материаль ярдәмен кызганмаган. Совет власте чорында юкка чыгарылган бу милли җанлы шәхеснең нәсел очларын табарга кирәк. Бу мәсьәләне чишү өчен Бакый ага мине Уфада чыга торган “Кызыл таң” газетасының бүлек мөдире, татар җанлы тарихчы Кәрим Яушев белән таныштырды. Без хат аша хәбәрләшергә сүз куештык.

Конгресста авыл хуҗалыгы турында сүз булмадымы?

— Юк. Әмма безнең тамырлар авылга береккән. Авылдан килгәннәр үзара аралаштык. Без Арча, Әтнә, Чаллы, Түбән Кама делегатлары янәшә бүлмәләрдә яшәдек. Бер кичтә Әтнә делегаты Фәйзи ага Галиев белән шактый озын әңгәмә кордык. Фәйзи ага сугыш ветераны, 1943 елдан 1992 елга кадәр, 49 ел дәвамында туган авылында колхоз рәисе булып эшләгән. “Колхозыбызның 8 җиңел автомобиле бар иде. Бер “Волга”ны даими рәвештә Казанга йөртттек. Кемнең нинди йомышы бар. Авыруларга чиратсыз иде. Волгоградтан беръюлы 12 чылбырлы трактор алып кайттык. 670 гектарда бәрәңге утырта һәм җыеп Әстерханга илтеп сата идек.” — дип сөйли Фәйзи ага. Ул барлыгы өч китап язган кеше. Кулъязмасы гына да 1000 биттән артык булган.

Сезне конгресста сүз алган диделәр.

— Әйе. Беренче көнне яшьләр секциясендә конгресс трибунасыннан миңа чыгыш ясарга насыйп булды.

Чыгышыгыз турында тәфсилләбрәк сөйләмәссез микән?

— Башта конгресста катнашучыларга Балтач сәламе тапшырдым. Соңгы 10 ел эчендә конгресс карарлары буенча татар дөньясында милләтне саклау буенча шактый эш башкарылды. Эшне тору урыннарында, гаиләдә, мәктәпләрдә дәвам итәбез. Безнең районда ата-бабаларның гореф-гадәт, әдәп-әхлак кануннарын, авыл тарихларын, нәсел шәҗәрәләрен өйрәнү буенча шактый күләмдә эш алып барыла. 1916 елда ук татар халкының күренекле драматургы Мирхәйдәр Фәйзи Түнтәрдә булганнан соң “Бөтен Рәсәйгә танылган авыл” дип көндәлекләренә язып калдырган. Түнтәрнең 400 еллык тарихы бар. Балалар, яшьләр белән авыл мирасын өйрәнеп, Казанның 1000 еллык юбилеена авыл тарихын чагылдырган китапның 400 битлек сәхифәсен хәзерлибез. Түнтәр мәдрәсәсе 270 ел элек ачылган булган. Авылда “Мәдрәсә музее” да булачак.

Проблемаларга тукталып болай дидем: “Балаларда, яшьләрдә татар рухы тәрбияләү нигездә район газетасы аша, мәктәпләрдә һәм мәдәният учакларында алып барыла. Кызганычка каршы, Татарстан Конституциясе Россия Конституциясе белән тәңгәлләштерелгәч, республикага мәктәпләрне, мәдәният учакларын кыскарту планы бирелгән. Матбугат материаллары буенча Татарстанда 60 тан артык клуб, 300 дән артык китапханә кыскартылырга тиеш. Мәктәпләрне кыскарту турында да сүз бара. Бу милли тәрбиягә сугачак. Ул яктан безнең район хакимияте җитәкчеләре бу мәсьәләне тирәнтен уйлап хәл итәргә омтыла. Мәктәп һәм мәдәният учаклары авылларның милли йөзе генә түгел, яшьләрнең әхлагы, районның икътисади нигезе дә икәнен яхшы аңлыйлар алар.”

Моннан 3 ел гына элек Түнтәр мәдрәсәсенең 200 еллык юбилеен билгеләп үттегез түгелме? Хәзер 270 ел дисез?

— Әйе. Соңгы 3 ел эчендә архивлардан без бик күп мәгълүматлар тупладык. Материалларны тупларга мораль һәм материаль яктан безгә хакимият башлыгы Марат Хәй улы Зарипов һәм Карадуган музее директы Бакый Шәймулла улы Зыятдинов нык ярдәм итте. Без аларга рәхмәтлебез. Моннан 3 ел элек без 200 еллык юбилейның башлангычы итеп танылган Гали ишанның Түнтәр мәдрәсәсендә белем ала башлау чорын алган идек. Гали ишанга кадәрге мәдрәсә мөдәррисләре билгеле түгел иде. Аңа кадәргеләре дүртәү булган икән. Түнтәр мәдрәсәсенә 1730 елларда нигез салып, ул чорда ук җәмәгате белән халыкка 40 ел дәвамында хезмәт итеп, бөтен авыл халкын укырга-язарга өйрәткән Габдеразак хәзрәт Казан артыннан чукындыру сәясәтеннән качып килгән булган. Түнтәр мәдрәсәсеннән чыккан муллалар Мәчкәрә, Кышкар, Сәгыйть Каргалысы (Оренбург), Хөсәения мәдрәсәләренең ачылуында һәм эшчәнлекләрендә шактый зур роль алып тора. Ишми ишан Түнтәр мәдрәсәсенең җиденче мөдәррисе булган. Сигезенчесе Мөхәммәтнәҗип хәзрәт Түнтәрдә җәдит мәдрәсәсе ачкан. Шулай итеп кайберәүләрнең түнтәрлеләрне “Ишми калдыклары” дип сүгү мантыйкка сыймый.

Конгресс делегатларын каршы алу, кунак итү, бүләкләүләр дә шәп булгандыр инде.

— Безне шефларыбыз Мәскәү районы вәкилләре — “Тасма” заводы җитәкчелеге бик яхшы кабул итте. Конгресс кысалары планы буенча Питрәч районында булдык, “Казат утлары”ның 80 еллык юбилеенда катнаштык. “Хезмәт” газетасы редакторы булып эшләп киткән хикәяләр остасы, язучы Мәгъсүм абый Хуҗин белән очраштык. Газета укучыларга ул сәламен җиткерергә кушты. Конгресс делегатлары буларак безгә компакт-дисклар, күп санда китаплар, журналлар бүләк иттеләр. Шулар арасыннан иң кадерлесе итеп мин Татарстан символларын һәм Гаяз Исхакыйның “Сөннәтче бабай” дигән китабын саныйм. Бу китапны 2003 елда булачак Гаяз Исхакыйның 125 еллыгына багышлап “Титул” нәшрияты чыгарган. Китап президентыбыз Минтимер Шәймиевнең кереш сүзе белән ачыла. Анда “Сөннәтче бабай” повесте дүрт телдә басылган: татар, төрек, рус һәм инглиз телләрендә. Повесть әдәби әсәр булса да, тарихи фактларга нигезләнгән. Анда иҗазәт (таныкламә) бирүче Гали ишанның Балтач районы Түнтәр авылында XIX гасырда яшәгән мәгърифәтче, абруйлы галим булуы ассызыклап күрсәтелгән. Бу китап Түнтәр авылын бөтен дөньяга танытучы буларак әһәмиятле.

Конгресстан нинди уй-фикерләр белән кайттыгыз?

— “Татар халкы зур ул, бөек ул, бердәм ул, яши һәм гасырлар дәвамында яшәячәк ул” дигән дигән хисләр белән, милләт өчен эш дәрте белән кайттык.

Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

2002.