Т ирән тамырлы түНТӘрем

Вид материалаДокументы

Содержание


Зарипов Рәфхәт Шәкүр улы
2007.Басыйрова Гөлфия Тәлгат кызы
Басыйров Илдар Ирек улы
Закирова Гөлсинә Гатаулла кызы
Хаҗиева Надирә Абзал кызы
Зарипова Гөлзада Таһир кызы
Ибраһимова Халидә Гайфетдин кызы
Рамазанова Гөлсинә Гәбделбәр кызы
Ибраһимова (Нәкыйпова) Дамира
Исмәгыйлова (Камалиева) Рәйханә
Хәкимова (Мостафина) Мөнирә
Бәйрәмова (Низамиева) Тәһүрә
Габдрахманова (Фәйзрахманова)
Сафина Гөлфирә Кәлимулла кызы
Мөхәмәтшина Гөлчәчәк Гаяз кызы
Зәйнетдинов Ришат Тәлгать улы
Зәйнетдинова Эльмира Роберт кызы
Газыймова Лира Роберт кызы
Газыймов Гомәр Хашим улы
Гыймадетдинова Айсылу Шамил кызы
...
Полное содержание
Подобный материал:
1   ...   11   12   13   14   15   16   17   18   ...   22

Зарипов Рәфхәт Шәкүр улы


Әтиемнең әтисе Зариф бабай ятимлектә үскән. Гомере буена байларга урман кискән. Әтием Шәкүр сугышка кадәр авылдагы 7 коммунистның берсе була. Авыл советы председателе, мәктәптә һәм колхозда завхоз булып эшли. Бөек Ватан сугышында һәлак була.

Әниемнең әтисе Гариф бабай тирә-юнь авылларга данлыклы тимерче, балта һәм буяу остасы була. Аның хатыны — әбием Бибиҗамал бик оста кием тегүче була.

Мин, әтием сугышка киткәч, 1941 елның 6 сентябрендә гаиләдә өченче бала булып дөньяга килгәнмен. Безне, 3 баланы әниебез карап һәм тәрбияләп үстерде. Өчебезне дә урта белемле итеп укытты. Абыем һәм апам училище тәмамладылар, мин югары белем алдым. Сугыштан соңгы бу чорда авылда хәтта әтиле гаиләләрдән дә 3 балага урта белем биреп укыта алу бик сирәк күренеш иде.

Әнием үтә тырыш, булдыклы хатын иде. Ул бригадир, ферма мөдире булып эшләп, 1933 елда республика колхозчылар съездында катнашкан. Имчәк бала (минем) белән сугыш чорында 4 ел тимерче булып эшләгән. Соңгы вакытта районнан (Чепьядан — 8км) җәяүләп 5 ел һәм ат белән 10 ел дәвамында почта ташыды. Оста тегүче булып, авыл халкына арзан бәягә күлмәкләр һәм костюм чалбарлар текте. Ул ихтирамга лаек, туры сүзле, кешелекле, киләчәкне алдан күрүче, зыялы һәм итагатьле, дини кеше булды. Ир йөрәкле кыю һәм батыр хатын булды, тормыш кыенлыкларыннан сыгылып төшмәде. Ике тапкыр өй салган, сугыш һәм сугыш арты елларының бөтен кыенлыкларын үз җилкәсендә татыган ул. Авыл халкы алдында дәрәҗәсе бик зур иде. Аны олылар да, кечеләр дә бик тә хөрмәт итәләр, киңәшкә киләләр иде. Безгә белем һәм тәрбия бирүдә, кеше булуда ифрат зур көч куйды.

5 яшемдә мин абый-апалардан укырга өйрәндем. Китапханәдән китаплар алып укый идем. Балалар бакчасына йөргәндә иптәшләремә “Көн артыннан көн”, “Шауласын, гөрләсен безнең җыр” китапларын кычкырып укыганым хәтердә.

Башлангыч класста Бану апа Галиева белем һәм тәрбия бирде. Укытучы хезмәтенә мәхәббәт уятты. Почеркы да бик матур иде. Мин аңа ошарга тырыштым. Алга таба татар теле укытучысы Рашидә апа Мөхәммәдъярова туган телгә, китапка тагын да мәхәббәт тәрбияләде. Китап укыганда андагы образларны анализларга өйрәтте. Лозунг язарга, урамдагы лозунгларны, язуларны карап, күзәтеп, яхшы ягын отып алырга кушты.

Сәйдә апа Мөхәммәтшина математика нигезләрен өйрәтте. Укытучыларым Михеев Василий, Юсупов Рашадларга да мин бик рәхмәтле. 5-6 классларда укыганда абыем һәм өлкән малайларга ияреп детекторлы радиоалгыч ясадым. Тал башына һәм өй тәбәсенә колгалар куеп антенналар ясап, колакка наушник куеп радио тыңлый идек. Ул чорда электр, телевизор, чыбыклы радиолар юк иде.

8-9-10 классларны Чепья урта мәктәбендә укыдым. рус теле укытучысы Копосова М.И., физика укытучылары Хәмидуллин Хуҗа, Исхаков Габделхак, химия укытучысы Бакирова Асия, математика укытучылары Газизов Закир, Михайлов Тихон, Закиров Габделхак, татар теле укытучысы Вәлиуллина Августина, физкультура укытучысы Зайцев Павел һәм башка укытучыларны мин тормышымда юл күрсәтүчеләр, белем биреп, кеше итеп тәрбияләүчеләр дип искә алам.

1959 елда, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан Дәүләт педагогия институтының физика бүлегенә укырга кердем. Биредә дә минем иң якын кешеләрем укытучылар иде. Юсупов Котдус абый, Нигъмәтуллин, Кудашев, Зарипов Мөбарәк, Вәлиев Камил Әхмәтович һәм башка бик күпләр минем өчен гомер буена үрнәк булып калдылар. Группадашларым да бик яхшылар булды. 5 ел дәвамында без группада бик тату һәм дус яшәдек, бар булганны уртак иттек. 7 семестр дәвамында мин 5 кә генә укып күтәренке стипендия алдым. Әмма ул ашарга һәм кием алырга җитми иде. Өйдән ярдәм сорау мөмкинлеге булмады. Без вагоннардан күмер, яшелчә һәм бәрәңге, арпа, цемент бушатырга, тиреләр төяргә йөрдек.

Радио белән мавыгуымны дәвам иттем. Ул чорда транзисторлар барлыкка килде. Сатып алу мөмкинлеге юк иде. Детальләрдән мин батарейка белән торган кесә радиолары җыйдым. Уч төбенә сыярлык һәм кесәгә салырлык унга якын төрдә радиоалгычлар ясадым. 1962-63 елларда, студент чорларда, кич белән һәм ял көннәрендә Казанның Идел буе Пионерлар йортында радиотүгәрәк җитәкчесе булып эшләдем. Буш кичләремне Ленин китапханәсе залларында (хәзерге Милли китапханә) китап белән шөгыльләнеп үткәрә идем.

“Смена” фотоаппараты сатып алып, фотога төшерү серләренә өйрәндем. Соңарак “ФЭД”, “Киев” аппаратлары алдым. 1960-80 елларда интенсив рәвештә фотография белән шогыльләндем. Бик күп кешеләргә хезмәт күрсәттем. Аннан кергән табыш пленка-кәгазь расходларыннан артмый иде билгеле. 1980 елларда 4 ел дәвамында “Киев” кинокамерасы белән кинога төшерү буенча мәктәптә түгәрәк алып бардым. Киноленталарны эшкәртү зур хезмәт сорый иде. Укучылар бу эшне теләп башкардылар. 1970-80 елларда авыл һәм мәктәп тормышыннан меңгә якын төсле слайдлар эшләдем. Кәгазьдә төсле фотография ясауны үзләштергәндә химикатлар белән агуланып, озак срокка аллергия алгач, бу шогыльне ташларга туры килде.

1959-1963 елларда “Татарстан яшьләренә”, “Ялкын”га языша башладым. Суфия апа Әхмәтова. Шамил Рәкыйпов, Розалина Нуруллина миңа файдалы киңәшләрен бирделәр. 1961 елда “Яшь ленинчы” чыга башлагач, андагы журналистлар мине бик якын иттеләр, мин аларның актив хәбәрчесенә әйләнеп киттем. Ул чорда эшләгән “Яшь ленинчы”лар миңа бик кадерле: Венера Ихсанова, Әнәс Сәләхетдинов, Миншәех Зәбиров, Марс Шабаев, Зоммер Гыйләҗев, Илгизәр Сәмигуллина, Саимә Ибраһимова, Рәйсә Яхина, Сәйдә Зыятдинова, Хәмзә Зарипов, Роза Туфитулова, Ренат Харис һәм башка журналистлар мине язарга, кеше булырга өйрәттеләр. “Ватаным Татарстан”нан Заһид Шәфигуллин, Нургали Булатов, “Мәгариф”тән Фәрит Сафин, Мәҗит Вәлиуллин, Фәрит Шәрифуллин, “Хезмәт”тән Рәфыйк Шәрәфиев һәм башка журналистлар минем остазларым һәм киңәшчеләрем булдылар. Алар мине рухи яктан баеттылар, мораль һәм материаль яктан ярдәм иттеләр. 40 ел дәвамында газета-журналларда язылган мәкаләләрем, язмаларым, укытучылар алдында ясаган доклад-реферат чыгышларымны бүген бергә тупласам, һичшиксез, берничә китаплык булыр иде. Кызганыч, аларның күбесе тупланып барылмаган һәм сакланмаган. Мин бүгенге көнгә кадәр журналистлык шогылемне ташлаганым юк. Вакыт булган саен каләмгә тотынырга тырышам. Һәм аннан үземә рухи азык табам. Үз гомеремдә миңа бик күп кенә өлкән кешеләрнең, авылдашларның, балаларның тормышын, аларның фидакарь эшчәнлеген газета-журнал битләрендә яктыртырга туры килде. Үземнең уй-фикерләремне, фәлсәфи уйлануларымны кешеләр белән уртаклашырга тырыштым.

Студент вакытта берара мин “Чаян” журналының ул чактагы җаваплы секретаре Альберт Яхин янына да йөрдем. Халыктан 100 гә якын татар халык мәзәкләре тупладым. Аларның бары тик икесен генә Альберт абый журналда бастырды, калганнарын әдәбиятта бар инде дип кире какты. Яшь вакытта берникадәр шигырьләр язу белән дә мавыктым.

Әдәбиятны хәзер дә яратам. Вакыт булган саен әдәби әсәрләрне укып-танышып барам. Милли әдәбиятны, телебезне, милләтебезне, милли гореф-гадәтләребезне саклау буенча кулдан килгән кадәр үземнән өлеш кертергә тырышам.

1964 елда институтны тәмамлап, физика, электротехника һәм радиотехника укытучысы буларак Чепья урта мәктәбенә укытырга кайттым һәм анда 3 ел эшләдем. Аннары 1 ел Совет Армиясендә хезмәт иттем һәм запастагы офицер исеме бирделәр. Хәзер запастагы капитан.

1963 елдан алып мин — укытучы, тормышымны балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышладым, һәм аңа үкенмим. Физика, математика, астрономия һәм информатика укыттым һәм укытам. Үз фәнемне яратып укыттым. Методикадагы яңалыкларны үз эшемдә киң файдаланырга омтылдым, балаларга төпле белем һәм практик күнекмәләр бирергә тырыштым. Балаларның техник иҗатларын үстерүгә күп вакытымны сарыф иттем. Аларны тормышка хәзерләү буенча эшләдем. Методик яңалыкларны үстерү һәм тормышка ашыру буенча системалы рәвештә методик докладлар һәм мәкаләләр яздым, аларны район һәм республика матбугатында бастырдым. Район һәм республика мәктәпләре укытучылары алдында чыгышлар ясадым. 37 ел педагогик эшчәнлегемнең 7 елын мәктәп директоры вазыйфаларын башкарып үткәрдем, менә 15 ел инде укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары — завуч вазыйфаларын башкардым. Мәктәптә җитәкчелек вазыйфалары башкару да җиңел түгел, балалар белән эшләүгә караганда, укытучылар белән эшләүнең үзенчәлекле, четерекле яклары бар. Мөмкин кадәр укытучыларның укытучысы булырга, мәктәптә бөтен педагогик коллектив өчен уңайлы хезмәт обстановкасы тудырырга, аларга төрле яклап ярдәм итәргә һәм бер үк вакытта таләпчән булып, мәктәпнең укыту-тәрбия эшен тиешле югарылыкта алып бару өчен бар тырышлыгымны куям.

Барлык хезмәт стажы булган 45 елның 40 елдан артыгынтуган авылым мәктәбенә хезмәт күрсәтәм. Туган авылым балалары, әти-әниләре һәм авыл халкы белән горурланам. Яшь вакытта Казанга һәм район үзәгенә эшкә чакырулар да шактый алдым. Әмма авылдан әниемне ташлап китәсем, ата-баба нигезен таркатасым килмәде. Гомеремне авыл халкына багышлаганым өчен һич кенә дә үкенмим. Үзем мөмкин кадәр кешеләргә ярдәмчел булырга, кешеләргә изгелек кылырга тырыштым. Тирә-юньдәге кешеләрнең, авылдашларның, хезмәттәшләрнең дә миңа карата теләктәшлекләре, ярдәмчел булулары өчен мин бик шат. Үзебезнең мәктәптән һәм башка мәктәпләрдәге түбәндәге укытучыларга, замандашларга карата мин аеруча рәхмәт хисләре тоеп яшим: Яппаров Ягъфәр, Зыятдинов Бакый, Фазлыев Рамил, Гыйләҗев Рәкыйп, Ибраһимов Әнәс, Кумаев Константин, Мөхәммәдъярова Рашидә, Хаҗиев Габделфәрт, Мөхәммәдиева Рәйсә, Кашапова Рузилә, Хаҗиева Нәдирә, Ибраһимова Халидә, Ибраһимова Дамира һәм башка бик күпләр. Мәктәп директоры, завуч һәм укытучы булып эшләгән чорларның кайбер мизгелләрендә кайбер шәхесләр тарафыннан эзәрлекләүләргә, кимсетелүләргә дә дучар булдым. Шунысы куанычлы, андый шәхесләр тормышымда берничә генә булды. Андый ситуацияләрдән тиз чыгуда миңа һәрвакытта да хезмәттәшләрем эчкерсез ярдәм күрсәттеләр.

Мәктәптә эшләү чорында укучыларга әхлак тәрбиясе бирү, туган җиргә һәм туган илгә мәхәббәт тәрбияләү буенча шактый гына эш башкарылды. Укучыларны Казанга, Ульяновскига, Мәскәүгә, Малмыжга һәм башка урыннарга экскурсияләргә йөрттем. Җәйге ял вакытларында, баштарак үзем генә, соңарак гаилә белән, СССР заманында илебезнең төрле почмакларында, төрле шәһәрләрдә йөреп, кешеләр һәм тарихи истәлекле урыннар белән танышып, үземнең фикерләвемне киңәйтеп, белемемне үстердем. Миңа ул чорларда Ташкент һәм Сәмәрканд, Астрахань һәм Саратов, Волгоград һәм Киев, Севастополь һәм Одесса, Ленинград һәм Таллин, Петрозаводск һәм Рига, Минск һәм Калининград, Москва һәм Киров, Горький һәм Чабаксар, Сведловск, Тобольск, Төмән, Омск, Сургут, Новосибирск, Сочи, Тбилиси һәм башка шәһәрләр белән киң итеп танышу мөмкинлеге булды. Бу һәм башка шәһәрләр, аларның тарихи истәлекле урыннары һәм алардагы халыкның ул чордагы тормышы турында мин бүген дә бик күп мәгълуматлы.

30 елдан артык партия системасында пропагандист һәм лектор, агитатор буларак авыл, район халкына хезмәт күрсәттем. Авылда 25 елдан артык участок сайлау комиссиясе рәисе, Сабантуй һәм клубта үткәрелгән яңа ел үткәрү комиссияләре жюри рәисе булып хезмәт иттем. Авылда яңалыклар кертергә омтылдым. Минем инициатива һәм колхозыбыз көче белән авылыбыз өчен космос аша телевизион тапшырулар кабул итү һәм аларны авылга ретрансляцияләү буенча телевизион станция төзелде һәм 10 елдан артык аңа җәмәгать башлангычында хезмәт күрсәттем. Җирле үзидарә советы ярдәмендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар исемлеген барладык һәм бу исемлекне мәрмәр плитәләргә яздырып, авылыбыз уртасындагы һәйкәлне яңартуга ирештек. Минем инициатива нигезендә 9 май Җиңү бәйрәмендә һәйкәл янына гирляндага һәрбер укучы баланың үз бабаларын искә алып, исемләп чәчәкләр кадау традициясен керттек. Бу традиция 15 елдан артык дәвам итә инде. Бу традициягә кушылып, өлкәннәр дә үз якыннарын, туганнарын һәм күршеләрен искә алып чәчәкләр куя. «Хәтер китабы»на кермичә калган 30 га якын авылдашларыбыз исемлеген «Хәтер китабы»ның өстәмә томына кертү өчен хәзерләп җибәрдек. Авыл тарихына һәм мәктәп тарихына караган материаллар туплау өстендә укучылар белән менә къп еллар дщвамындаэш алып барабыз. Авыл музее оештыру буенча үземнең өлешне кертергә тырышам.

Хатыным Гөлзада бик яхшы тормыш иптәшем булды. Бик матур итеп гомер кичерәбез. Гөлзада мәктәп китапханәчесе булып эшли. Кызыбыз Энҗе хәзерге вакытта КДУны тәмамлап Балтачта редакциядә эшли, улыбыз Фәннур Казан аграр университетын тәмамлап, Биектау районында инженер-механик булып эшли.

Бакчачылык, яшелчәчелек, умартачылык белән шогыльләнәм. Балта эшен, ташчы, мич чыгаручы, киномеханик, электрик, телевизор һәм радио, телевизор, магнитофон төзәтүче һөнәрләрен беләм. Студент вакытта токарь, слесарь, литейщик һөнәрләре бирделәр. 40 яшемдә, автомобиль сатып алгач, һәвәскәр шофер профессиясе үзләштердем һәм автомобильне үзем ремонтлыйм. 50 яшемдә персональ компьютер белән эшләргә өйрәндем. Бейсик телен үзләштереп, программалар белән м һәм үзем дә укыту программалары төзим һәм аларны җәмәгать башлангычында башка мәктәпләргә тарату өстендә эшлим. Компьютер программалары алмашу, тәҗрибә уртаклашу йөзеннән Казандагы алдынгы гимназия, лицей укытучылары белән элемтә урнаштырдым, тәҗрибә уртаклашып яшим.

Мәктәбебезнең без җиһазлаган физика кабинеты, соңарак информатика кабинеты да район мәктәпләре арасындагы конкурста иң яхшысы дип табылды. Район күләмендә физика укытучылары, соңарак информатика укытучылары конкурсында иң яхшы укытучы исемнәренә лаек булдым.

Norton Сommander, MS DOS, Windows 95, Microsoft Word, Excel программалары белән эшләргә, бухгалтерия документлары башкарырга, төрле типтагы татар хәрефләре кулланып полиграфик системалар белән эш итәргә өйрәндем. Заманча компьютер, сканер, Photoshop һәм лазер принтеры кулланып брошюралар һәм китаплар эшләү буенча билгеле бер күләмдә эш алып барам.

Укучылар өчен, укытучылар өчен, студентлар өчен кулдан килгән кадәр, докладлар, рефератлар, брошюралар, дидактик материалларны компьютерда хәзерләү, аларны битләргә салу, форматлау һәм принтерда печатьләү буенча ярдәм итәргә омтылам.

Эш дәверендә район мәгариф бүлегенең, мәгариф министрлыгының, район хакимиятенең, КПСС өлкә һәм район комитетынгың күп сандагы мактау грамоталары белән бүләкләндем. Ике тапкыр республика Политик мәгариф йортында Мактау тактасына, бер тапкыр районның Мактау тактасына фотомны куйдылар. Югары категорияле физика-информатика укытучысы исеменә, Хезмәт ветераны медаленә, Россиянең мәгариф отличнигы исеменә лаек булдым.

2001 елда ТР ММның “Мәгарифтәге казанышлары өчен” мактаулы билгесенә ия булдым. Югары категорияле укытучы исеме бирелде. Район күләмендә сәләтле балалар өчен физика һәм информатика буенча “Абага чәчәге” олимпиадасы үткәрү буенча районда һәм республикада танылдым. 2001-2005 елларда республика буенча үткәрелә торган төрле конкурсларда Дипломнар белән бүләкләндем һәм лауреат, 2002 елда Бөтендөнья татар Конгрессы делегаты булдым.

Шунысына куанам, мин укытып чыгарган укучыларымның абсолют күпчелеге тормышка чын кешеләр, хезмәт сөюче җир хуҗалары, тәрбияле гаилә членнары, үз профессияләрен тирән белүче белгечләр булып җитештеләр. Алар арасында бик күп механизаторлар, терлекчеләр, укытучылар, медицина хезмәткәрләре, офицерлар, инженерлар, квалификацияле эшчеләр, галимнәр бар.

Иң әһәмиятлесе, туган авылым халкына хезмәт итүдән, авылдашларның рәхмәтен даими ишетүгә куанам, гаилә бәхетенә горурланам. Гаиләбезнең тигез, борчу-мәшәкатьсез, балаларыбызның белемле, тәрбияле, таза-сау, кешеләр өчен игелекле булып үсүләрен телим.

2007.


Басыйрова Гөлфия Тәлгат кызы

Басыйрова Гөлфия Тәлгат кызы 1969 елның 23 сентябрендә Татарстан Республикасы Балтач районы Түнтәр авылында туа. Укыганда ук класстан тыш эшләрдә актив катнаша, мәктәпнең комсомол оешмасы секретаре вазыйфаларын башкара. Урта мәктәпне көмеш медальгә тәмамлап, 1986 нче елда Казан Дәүләт Педагогика институтына укырга керә. 1991 елда шушы институтның тарих-филология факультетының рус-татар бүлеген тәмамлап, үзе укып чыккан Түнтәр урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта башлый. 2002 нче елда мәктәпнең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазыйфасына билгеләнә.

Эшчәнлегенең беренче елларында ук ул үзен тырыш, намуслы, сабыр укытучы буларак танытты. Үз белемен күтәрү өстендә даими эшли. Үзенең эшчәнлегендә район һәм республика укытучыларының алдынгы тәҗрибәсен куллана. Дәресләрне мавыктыргыч, җанлы, кызыклы, укучылар өчен файдалы итеп үткәрә. Аеруча укучылар белән дәрестән тыш эшләргә дә нык игътибар бирә. Төрле кичәләр, атналыклар даими үткәрә, укучылары белән район буенча уздырыла торган конкурс, чараларда актив катнашалар.

Гөлфия Тәлгатовна үзенең эш тәҗрибәсе белән район укытучылары белән дә теләп уртаклаша. Соңгы елларда рус теле укытучылары, район мәктәпләре директорлары өчен үткәрелгән семинарларда яңа технологияләр кулланып матур дәрес үрнәкләре күрсәтеп, эшчәнлегенә уңай бәя алды. Дәресләрдә компьютер технологияләре куллану, яңа метод, алымнар куллану буенча уңышлы эшли. Эшчәнлегендә төп игътибарны балаларның сөйләм телен үстерү, грамоталылыкларын арттыруга юнәлтә. Басыйрова Г.Т. әти-әниләр белән дә тыгыз элемтәдә торып эшли. Мәктәп директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары буларак, мәктәптә методик эшне камилләштерүгә, укучылар, укытучылар эшчәнлеген оештыруга зур игътибар бирә. Яшь буынга белем, тәрбия бирүдәге уңышлары өчен Балтач районы Мактау Грамотасы, Мәгариф министрлыгы Дипломнары белән бүләкләнде.


Басыйров Илдар Ирек улы

Басыйров Илдар Ирек улы 1964 нче елның 13 сентябрендә Үзбәкстан ССР Сәмәрканд шәһәрендә туган.1971 нче елда Түнтәр сигезьеллык мәктәбенең 1 нче сыйныфына укырга керә.1973 нче елда октябрят, 1978 нче елда комсомол сафларына кабул ителә. 1979-82 нче елларда Норма авылында урнашкан ССПТУ-30 да укып киң профильле механизатор һөнәре алып чыга. Училищедан соң “Дружба” колхозында комбайнер булып эшли. 1982 нче елның октябреннән 1983 нче елның февраленә кадәр ДОСААФ ның шоферлар әзерләү курсында укый. Шофер таныклыгы алгач, кабат “Дружба” колхозына кайтып ГАЗ-51 автомобилендә эшли башлый. 1983 нче елның апрель аенда Совет армиясе сафларына чакырылып, 1985 нче елның май аена кадәр Германиядә (ГСВГ) хезмәт итә. Армия сафларыннан кайткач кабат колхозда башта комбайнер, аннары шофер булып эшли. 1986 нчы елның январь аеннан Түнтәр урта мәктәбенә инструктор һәм һөнәргә өйрәтү укытучысы итеп эшкә алына. 1987 нче елда партия сафларына кабул ителә. 1988-93 нче елларда читтән торып АДПИ ның гомумтехник фәннәр факультетын тәмамлап югары белем ала. 1990 нчы елдан директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшли. “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы.

Эшләү чорында үзен укытучылар һәм укучылар коллективын оста оештыручы итеп күрсәтте. Тәрбия буенча эшчәнлеген мәктәпнең укыту-тәрбия һәм район мәгариф бүлегенең планнары нигезендә алып бара. Мәктәптә уздырылган чаралар аның турыдан туры җитәкчелеге, инициативасы белән уза. Шушы күпсанлы кичә, чара, атналыклар, бәйрәмнәрне уздыруда Илдарның яхшы художник, конкурсларда катнашкан биюче булуы, электричествоны һәм техниканы яхшы белүе ярдәм итә. Мәктәптә еш кына районның тәрбия буенча директор урынбасарлары һәм технология укытучылары өчен семинар киңәшмәләр үтеп тора. Аларда тәрбия бирүдә һәм укучыларны тормышка әзерләү, профессия сайлау эшчәнлегендәге яңа технологияләр, компьютер программалары кулланып, төрле телевизион уеннар итеп күрсәтелә.

И.И.Басыйров укучыларны спортка, үзэшчән сәнгатькә, төрле түгәрәкләргә тарту буенча планлы эш алып бара.Аның нәтиҗәсе укучыларның район һәм республика күләмендәге ярышларда призлы урыннар алуында чагыла. Укучылар һәм ата-аналар арасында авторитетка ия. 1996 елда Илдар Ирекович районның иң яхшы машиноведение укытучысы исеменә лаек булды, шулай ук ул җитәкләгән машиноведение кабинеты районда иң яхшы кабинет исеменә лаек булды.


Закирова Гөлсинә Гатаулла кызы

1955 елның 23 апрелендә Балтач районы Түнтәр авылында укытучы гаиләсендә туа.

1962-1970 елларда Түнтәр сигезьеллык мәктәбендә укый. Мәктәптә “5” һәм “4”ле билгеләренә укый, күп кенә җәмәгать эшләре алып бара. Дружина советы председателе була, үзешчән сәнгатьтә актив катнаша.

1970-1972 елларда Балтач урта мәктәбендә урта белем ала.

Мәктәпне тәмамлагач, бер ел Түнтәр культура йортында художество җитәкчесе булып эшли. Аннан соң мәктәптә ялга киткән укытучылар урынына башлангыч классларда укыта һәм югары классларда татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.

1975-1980 елларда КДПИның тарих-филология факультеты ТРО бүлегендә укый. Биш ел группаның старостасы булып тора. Яхшы укыганы һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашканы өчен, ул вакыттагы институт ректоры, галим Зәкиев М. З. нең исемле китабы белән бүләкләнә.

Институтны тәмамлаганнан соң, 1980 елда туган мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта башлый. 1981, 1982 елларда шушы фән буенча белем күтәрү курсларында була. 1985 елда үзенең тәҗрибәсе, дәрес эшкәртмәсе белән “Совет мәктәбе” журналында чыгыш ясый. (“Правописание не с прилагательными” в VI классе).

“Фонетический разбор слова” (V-кл.), “Согласование прилагательного с существительным” (V кл.), “Имя существительное. Повторение” (VIкл), “Мцыри - любимый идеал Лермонтова” (VIIкл.) кебек темаларга нык хәзерлекле ачык дәресләр күрсәтә. Район укытучылары өчен “Тема зависти в рассказе А. Алексина “Домашний совет” дигән темага VII класста ачык класстан тыш уку дәресе үткәрә. Август конференциясендә “Учебные игры на уроках русского языка” дигән темага доклад ясый. “Мәгариф” журналының 1993 ел №5 санында Закированың “Веселые конкурсы” үткәрү тәҗрибәсе яктыртыла. Укытучы укучыларны рус телендә грамоталы язарга һәм сөйләргә өйрәтү өстендә тырышып эшли. Шуларны искә алып, аңа 1991 елда “Өлкән укытучы” исеме бирелә.

1988-1991 елларда Закирова Г. Г. тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. 1990 елның август конференциясендә “Тәрбия эшләрен блоклап планлаштыру” дигән темага чыгыш ясап эш тәҗрибәсе белән уртаклаша. “Мәгариф” журналының 1993 ел №5 санында “Әдәп төбе - матур гадәт” дигән темага класс сәгате үткәрү эшкәртмәсе басыла. “Иҗади очрашулар” (“Ватаным Татарстан”, 1994, №21), “Кеше өчен көрәш” (“Хезмәт” газетасы, 1996, №49) мәкаләләре басыла.

1993-1994 еллардан башлап Закирова Г. Г. мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыта башлый. Кабинет мөдире буларак кабинетны зәвык белән ремонтлады һәм җиһазлады. Дәрес өчен кирәкле материаллар тупланып, тәртип белән урнаштырылган. Бүгенге көндә видео-аудиокассеталар туплау эше бара. Борынгы әйберләр җыеп, “Әбием сандыгыннан” почмагы эшли.

“Әдәби әсәргә анализ” (Vкл. А. Яхин программасы буенча), “Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр” (Vкл. Ш. Галиев иҗаты буенча), “Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне” (XIкл. Ә. Еники “Әйтелмәгән васыять”), “Ярыймы, ярамыймы?” (Vкл. әдәплелек дәресе), “Моң һәм сүз сәнгате” (Vкл. Ә. Еники “Курай” хикәясе), “Сүз төркемнәре - бездә кунакта” (VIкл.), “Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты” (IХкл.), “Татар теле - дәүләт теле” (IX-XIкл. дәрес-конференция), “Кушма җөмлә темасын гомумиләштереп кабатлау” (VIIIкл.) дигән темаларга яхшы хәзерлекле, төрле метод - алымнар кулланылган ачык дәресләр бирде. Әдәбият дәресенә укучыларның әбиләре, әниләре, пенсионер укытучылар һ. б. да чакырыла.

Укытучы фән буенча класстан тыш чаралар үткәрү ярдәмендә укучыларда үз фәненә кызыксыну тәрбияләргә омтыла. Әдәби җомгалар ( “Муса Җәлил”, “Илһам Шакиров”, “Каюм Насыйри”), “Туган тел” атналыгы (1994, 1995), Тукайга багышланган әдәбият - сәнгать бәйрәме (1996), “Татар китабы” атналыгы (1997), Гаяз Исхакыйның тууына 120 ел (1998), шигърият бәйрәме (район күләмендә, 2000), китап укучылар конференцияләре (В. Нуруллин, Ф. Садриев, М. Мәһдиев), яңа китапларны тәкъдир итү (презентацияләү) кебек чаралар зур хәзерлек белән үтә.

Мәктәп һәм район күләмендә шигырь, сочинение конкурсларында аның укучылары актив катнаша. Мәсәлән, Җиңүнең 55 еллыгы уңае белән үткәрелгән сочинениеләр конкурсында Закиров Расилнең (IХкл.) сочинениесе 3 урынны, шигырь конкурсында Зыятдинова Эльвира (VIIIкл.) 3 урынны алды.

Укучыларны шагыйрьләр, язучылар белән очрашуларга, ел саен Тукай бәйрәменә, әдәби туган якны өйрәнү буенча экскурсияләргә (Шода, Казан, Гөберчәк) алып бара.

Район олимпиадаларында укучылары II, III, V, VII урыннарны алып киләләр. Закирова 1996 елда укытучы-методист исеменә ия була.

Укытучының методик эшчәнлеге югары дәрәҗәдә. Шуңа күрә дә ул мәктәптән тыш, район укытучылары алдында да еш чыгыш ясый, республика матбугатында тәҗрибә уртаклаша.

“5 классларда карточкалар белән эшләү тәҗрибәсеннән” (1996), “Соңгы еллардагы балалар әдәбияты үсеше” (1998) дигән темаларга докладлар куйды, Субаш мәктәбендә Ә. Еники иҗаты буенча ачык дәрес күрсәтте. Бу ачык дәрес эшкәртмәсе “Мәгариф” журналында басылып (1999, №2), “Елның иң яхшы мәкаләсе” бәйгесендә җиңеп чыкты (2000, №2). 1997-98 уку елында район татар теле укытучылырының “Ел укытучысы” бәйгесендә катнашып, призлы 2 урынны алды.

1997-98, 1999-2000 уку елларында укытучы яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә нәтиҗәле эшләгәне өчен район мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Укытучы дәресләрдә укучыларның мөстәкыйльлекләре, грамоталылыклары, сөйләм телен үстерү өстендә эшли, әдәбият дәресләрендә әхлак тәрбиясе бирүне максат итеп куя. Дәресләрдә өстәмә материаллардан, әдәбияттан файдалана. Шундый эшчәнлегенең бер юнәлеше булып, әдәбият укытуда җирле материаллардан файдалану тора. Бу юнәлештә эш 1994 уку елыннан башланып, альбом төзелгән, әдәбият тупланган. “Авылыбыз тарихының татар әдәбиятында чагылышы” дигән тема түгәрәк дәресләрендә өйрәнелә, укучылар рефератлар язалар, аларны яклыйлар, альбомнар ясыйлар, мәгълүмат туплыйлар. Укытучы шушы тема буенча авторлык программасы төзеп, мәгариф министрлыгының II дәрәҗә дипломы белән бүләкләнде.

2000 елның декабрь аенда татар теле укытучыларының белемен югары категориягә күтәрү курсларында булып сынау узды һәм әйдәп баручы укытучы исеменә лаек булды.

Закирова Г. Г. ның дистәдән артык укучысы татар теле һәм әдәбияты укытучысы булды, КДУның журналистика бүлегендә, КДПУ, гуманитар институтта һәм Арча педагогия колледжында шул юнәлештә белем алалар.

Хаҗиева Надирә Абзал кызы

1956 елның 6нчы мартында Чүпрәле районы Яңа Чүпрәле авылында туган.

1963елны 1нче класска укырга керә. 1нче класстан алып 10нчы класска кадәр “4” һәм “5”ле билгеләренә укый. 1965елны пионер оешмасына кабул ителә.

Класста комсорг вазифаларын үти. 1973елны 10нчы классны тәмамлый. 1973 — 74нче уку елында Иске Чүпрәле урта мәктәбендә өлкән пионер вожатый булып эшли. 1974елны Казан Дәүләт педагогия институтының физика - математика факультетының физика бүлегенә керә. 1979елда институтны тәмамлый. Кама Тамагы районы Иске Казиле авылына эшкә җибәрелә. Анда 1 ел эшләгәч, семьясы белән, Балтач районы Түнтәр авылына күчеп киләләр. 1981-82нче уку елында Түнтәр урта мәктәбе каршындагы интернатта тәрбияче булып эшли. 1982елдан алып 1986елга кадәр Сосна урта мәктәбендә озайтылган группада тәрбияче булып эшли. 1982елдан алып 1986елга кадәр Сосна урта мәктәбендә озайтылган группада тәрбияче булып һәм физика фәнен укыта. 1992елны кабат Түнтәр урта мәктәбенә эшкә җибәрәләр. Семьясы белән Түнтәр авылына күченеп киләләр. Түнтәр урта мәктәбендә физика һәм технология фәннәрен укыта.

Барлык эшләгән урыннарында да Хаҗиева Надирә үзен талантлы укытучы һәм тәрбияче итеп күрсәтте. Даими рәвештә үз квалификациясен күтәрү өстендә эшли.

Алдынгы укыту һәм тәрбия методларын өйрәнә. Иҗади эшләп алдынгы методларны үзенең көндәлек эшендә куллана. Дәресләрдә эффектлы эшли, аның өчен төрле төрле укыту принципларын, дидактик һәм техник средстволар куллана. Укучылар белән индивидуаль эшли. Коллегаларының дәресенә дөрес анализ ясап, уңай алымнарын үз дәресендә куллана. Укучылар белән бергә физика кабинитын дәрескә җайлы итеп җиһазлады. Йорт эшләре кабинетын җиһазлады. Ул укыткан укучылар физика фәне буенча олимпиадада призлы алалар, югары уку йортларында уңышлы укыйлар. Системалы рәвештә район һәм мәктәп күләмендә ачык дәресләр үткәрә. Район методик берләшмәләрендә төрле темаларга чыгышлар ясады. Мәсәлән: “Физика дәресләрендә эксперименталь мәсьәләләр чишү”, “Балаларга хезмәт тәрбиясе бирү”, “Хезмәт нең матурлыгын тоя белү”, “Традицион булмаган дәресләр”, “Физика фәнен укытуның уңай алымнары”.

Ахыргы елларда түбәндәге темаларга ачык дәресләр һәм тәрбия сәгатьләре үткәрде: “Чәй эчкәндә” дигән темага 8нче класста ачык дәрес, “Архимед көче” дигән темага 7нче класста ачык дәрес, “

Ышкылу көче” дигән темага 7нче класста ачык дәрес, “Электр энергиясен житештерү, файдалану, тапшыру” темасына 11нче класста ачык дәрес, “Күк йөзендәге могҗизалар” темасына класстан тыш чара, “Могҗизалар кыры”, “Йолдызлы сәгать”, “Бәхетле очрак” темаларына класстан тыш чаралар.

Халык һәм ата-аналар арасында зур авторитетка ия. 2000елны Хазиева Надирәгә беренче категорияле “Укытучы методист” исеме бирелә.

Зарипова Гөлзада Таһир кызы

1954 елда Арча районы Казанбаш авылында туган. Әтисе лесхоз оешмасына эшкә күчерелгәч, Үрнәк бистәсенә күчеп яши башлаганнар. Лесхоз мәктәбен тәмамлаганнан соң Арчада сатучылар курсын тәмамлаган. Лесхоз кибетендә 9 ел дәвамында сатучы булып эшләгән. Сатып алучыларның хөрмәтенә лаек булган. Кешеләргә карата игътибарлы һәм ихтирамлы булуы белән аерылып трган. Макталып, Арча райпосының Почет тактасына кертелгән.

1981 елда Түнтәр авылына тормышка чыккач, башта Түнтәр кибетендә сатучы булып эшли. Балаларны детсадка урнаштырган вакытта бер ел детсадта эшләп ала. Аннары эшкә мәктәпкә урнаша. Өч ел дәвамында интернат тәрбиячесе һәм озайтылган көн группасында тәрбияче булып эшли. Үз эшенә җаваплы карый. Балаларның якын дусты киңәшчесе була. 1989 елдан башлап мәктәп китапханәчесе вазыйфасын башкара. Ул китапханәгә эшкә килгәндә китапханәчеләр гел алмашынып торалар. Гөлзада Таһировна китапханәдә эшли башлагач, китапханә ике тапкыр бер бүлмәдән икенче бүлмәгә күчерелә. Соңыннан уку залы зур булган һәм дәреслекләр саклау бүлмәсе дә иркен булган бүлмәгә күчәләр. Китапларны күчерү эшләре шактый кыен булса да, яңа урында укучылар өчен дә укытучылар өчен уңайлы эш шартлары тудыра китапханәче. Ул балаларга да укытучыларга да хөрмәт белән карый. Балалар да аны бик яраталар. Укытучылар хөрмәт итәләр. Китапханәдән балалар да, укытучылар да, техник персонал да өзелми. Хәзерге вакытта китапханәде китап фонды 20 меңгә җитә.

2000-2001 елларда Зарипова Г.Т. район мәктәпләре арасында мәктәп китапхәләре конкурсына җиңү яулады һәм Мактау Грамоталарына лаек булды. 2007 елда үткәрелгән конкурста да ул район күләмендәге ярышты икенче урынны алды һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды.


Ибраһимова Халидә Гайфетдин кызы

1960 елда Түнтәр авылында Шәрәфиевлар гаиләсендә беренче бала буларак туган. Бу гаиләдә алга таба янә 6 бала дөньяга килә. Халидә кечкенә вакыттан ук 3 малай һәм 3 кызга өлкән апа буларак хезмәт күрсәтә. Шәрәфиевлар гаиләсе ул вакытларда ук авылда үрнәк гаилә булып тора. Халидә Түнтәр сигезьеллык мәктәбен, аннары Чепья урта мәктәбен тәмамлады. Бер ел колхозда сыер савучы булып эшләгәннән соң, Кзан дәүләт университеты филолгия факультетының татар теле бүлегнә укырга керде. Укуын тәмамлаганнан соң туган авыл мәктәбенә укытырга кайтты.

1982 елдан бирле ул мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләре укыта. Укучыларга карата үтә ягымлы, мәрхәмәтле укытучы буларак, аны укучылар да, әти-әниләр дә, укытучылар да хөрмәт итәләр. Халидә Ибраһимованың дәресләре олы тәрбия мәктәбе. Ул үзенең фәнен тирәнтен белә. Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә балаларга әхлак тәрбиясе бирү буенча күләмле эш алып бара.

Халидә Ибраһимова тормыш иптәше Васыйл белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Олы уллары югары уку йортларында белем ала. Айтуган әтисе юлыннан китеп, инженер һөнәрен сайлады, аграр университетта укый. Айзат әниләре һөнәрен сайлап, педагогия университетының физика бүлегендә белем ала. Кече балалары мәктәптә укыйлар.


Мин, Гайфетдин кызы Халидә, 1960нчы елның чәчәкле җәендә үзебезнең Түнтәр авылында 7 балалы, әтиле-әниле, 2 әбиле буласы гаиләдә олы кыз булып дөньяга килгәнмен. Балачагым матур кием, тәмле ризык, матур уенчыкларга бай булмаса да, безнең рухыбыз: хыял-өметләребез, булганга канәгать була белүебез, һәр көнне сөенеп яшәвебез белән бик-бик бай иде. Мин шуңа бүген дә сөенәм, ярый әле миңа шундый бай гаиләдә туарга насыйп булган, - дип.

Түнтәр мәктәбендә 8 ел белем алу дөньяга күзне ачты. Без бик кызыклы, мавыктыргыч, әхлакый чиста мохиттә укыдык.

9-10 классларны Урта Көшкәт урта мәктәбендә уку да безгә күп нәрсә өйрәтте: кеше белән аралашырга, русча сөйләшергә, дуслык кадерен белергә, тормышны, кешеләрне әзме-күпме аңларга һ.б. һ.б.

Күңелем белән балачактан ук Казан дәүләт университетына тартылдым, Газеталардагы белдерүләр, мәкаләләр буенча гына, билгеле. “Анда минем кебек чүәкле кызларны кертәләр микән?” - дип, бик дулкынланып ачтым мин ул авыр, мәһабәт ишекләрне. Ике ел рәттән бик һәйбәтләп имтихан биргәч, аннан безнең ише гади кеше өчен булган (рәхмәт яусын, ул чакта гади кешеләрне уйлыйлар иде) рабфакка имтихан тоткач кына КДУ студенты була алдым мин. Анда үткән биш ел гомерем – бүген матур төш сыман гына. Аллагашөкер, гел әйбәт кешеләр булды юлдашым бүгенгә кадәр, моннан соң да шулай була күрсен. КДУда безгә төпле белем бирделәр дип саныйм, теорияне бигрәк тә. Методик як бераз йомшаграк булса да. Тормыш үзе иң көчле методист инде ул, гыйбрәт ала белсәң...

1984нче елдан туган авылым мәктәбендә эшлим. Арган-йөдәгән, борчылган-сыктаган көчсез чакларым да бар – ләкин класска кереп, балалар күзенә карап, андагы беркатлы ихласлыкны, җылылыкны тойсам, мин яңадан Кеше булам, ыбыр-чыбырлар коела, җаным чистара...

Үземне бик шәп әнигә санамыйм, әмма гаиләмнән уңдым дип уйлыйм. Күзләр генә тимәсен: 3 улыбыз, кызыбыз үсә. Аллаһы ярдәменнән ташламасын, гомерләре белән, сау-сәламәт булып үссеннәр, игелекләрен күрергә язсын Аллаһы...

Безнең мәктәп уртачалар рәтенә керә микән. Коллективта төрлебез төрлечә инде, һәр җирдәге кебек. Гомумиләштерсәк: үтә начар җанлы укытучы юк кебек. Бик көчле, белемен тулысынча балаларга багышлаганнары да аз түгел. Билге куярга туры килсә, таза “4”лене куеп буладыр дип уйлыйм. Үз авылымда яшәп, шунда эшләвемә сөенеп бетә алмыйм. Җирсеп, сагынып яшәргә язмаган, дип сөенәм. Туган туфрагымда тәгәрәп үсүче яшь буынга үзем булдыра алганча белем һәм тәрбия бирергә тырышам. Кәгазьдәге генә белемне йөрәгем кабул итми. Бүгенге әхлаксыз, “көчлеләрнең” кырыс, гаделсез кануннары белән яшәп яткан дөньябызда әдәбиятның, тормышның уңай геройлары шактый төссез күренә. Ләкин күрә белгән күңел күзенә тормыш Матур һәм Ямьле. Минем бүгенге миссиям: үзем аңлаган, күргән, тойган һәр Матурлыкны, Яхшылыкны, Шәфкатьлелек һәм Миһербанлылыкны кеп-кечкенә орлыклар итеп булса да Яшь Күңелнең түренә салу. Бүген-иртәгә генә шытмаса да, ул орлыклар барыбер шытачак, үсәчәк, чәчәк атып җимеш бирәчәк, - дип ихлас күңелдән ышынам.

Чәчкән орлыкларыбыз шытсын өчен яшибез бит...


Рамазанова Гөлсинә Гәбделбәр кызы

1965 елның 13 ноябрендә Татарстан Республикасы Балтач районы Түнтәр авылында колхозчы гаиләсендә туа. Урта мәктәпне яхшы һәм бик яхшы билгеләренә генә тәмамлап 1983 елда Казан Дәүләт Педагогика институтына укырга керә. 1988 елда шушы институтның табигать фәннәре факультетының химия-биология бүлеген тәмамлап, үзе укып чыккан Түнтәр урта мәктәбендә химия һәм биология фәннәрен укыта башлады.

Эшчәнлегенең беренче елларында ук ул үзен тырыш, намуслы, сабыр укытучы буларак танытты.

Гөлсинә Гәбделбәровна үз белемен күтәрү өстендә даими эшли. Үзенең эшчәнлегендә район һәм республика укытучыларының алдынгы тәҗрибәсен куллана, дәресләрне өстәмә әдәбият, методик әдәбият һәм журналлардан күп материаллар белән тулыландырып мавыктыргыч, җанлы, кызыклы, файдалы итеп үткәрә. Дәресләрнең практик өлешләренә зур игътибар бирә.

Укучылар белән дәрестән тыш эшләргә дә нык игътибар бирә. Төрле кичәләр, атналыклар, экология айлыклары даими үткәрә.

Гөлсинә Гәбделбәровна класс җитәкчесе буларак та нәтиҗәле эшли. Район күләмендә үткәрелгән класс җитәкчеләре конкурсында катнашып призлы урынга лаек булды. Ул балаларның психологиясен өйрәнеп һәр укучыга шәхси якын килеп эшли. Гөлсинә Гәбделбәровна мәктәпне тәмамлап чыккан үзенең укучылары белән дә горурлана. Алар арасында агрономнар, медиклар, инженер-механиклар, ветврачлар, укытучылар бар. Ул үзенә дә алмаш әзерли. Аның укучылары үзе тәмамлаган факультетта укып химия-биология укытучысы булырга әзерләнәләр.

Рамазанова Гөлсинә Гәбделбәровна үзенең тәҗрибәсен район укытучылары белән теләп уртаклаша. Соңгы 10 ел эчендә генә дә ул 2 тапкыр район укытучылары өчен химия, биология буенча семинар үткәрде, ачык дәресләр һәм кичәләр күрсәтте. Ул укытучыларның август конференциясендә чыгышлар ясап, үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклаша, район методик берләшмәсендә эшлекле тәкъдимнәр белән еш фикер алыша.

Гөлсинә Гәбделбәровнаның тырышлыгы нәтиҗәсендә мәктәп яны тәҗрибә участогының да эше җайланды. 1997 елның сентябрь аенда Мәскәүгә “Уңыш-97” күргәзмәсенә экспонатлар җибәрелде һәм мәктәп Бөтенроссия күргәзмә үзәгенең махсус дипломы белән бүләкләнде.

Рамазанова әти-әниләр белән дә тыгыз элемтәдә торып эшли. Алар өчен бәйрәм кичәләре үткәрә, балаларның яшь үзенчәлекләре, психологик үзенчәлекләре һәм гаиләдә бала тәрбияләү проблемалары буенча докладлар, фикер алышулар үткәрә.

Укытучының эшчәнлеген мәктәптә дә, районда да таныйлар һәм дөрес бәялиләр. Ул район мәгариф бүлеге тарафыннан грамота, мактау кәгазе һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Гөлсинә Гәбделбәровна лаеклы рәвештә укытучы- методист исемен йөртә. Мәктәптә тырыш, хөрмәтле укытучы, яшьләр өчен яхшы иптәш, остаз, гаиләдә үрнәк, сабыр әни ул.


Ибраһимова (Нәкыйпова) Дамира

Мансур кызы

“1976 елда Арча педагогия училищесына укырга керә. Класс җитәкчеләре итеп Гайнетдинова Гөлсинә Рахматулловнаны билгелиләр. Ләкин берәр ай үтми Бакирова Лилия Нуриевнаны класс җитәкчесе итеп алыштыралар.“Без үзебезнең татар теле укытучысын немец теле укытучысына алыштырмыйбыз”, — дип класс белән елап йөргән истә, — ди Дамира апа. — Ләкин безнең бәхет булды. Без 4 ел буе шундый дус, тату гаилә булып, үзебезнең класс җитәкчесе белән яшәдек. Лилия Нуриевна безгә тормыш өчен кирәкле бик күп әңгәмәләр үткәрде. Без аңа бик рәхмәтле. Безнең барлык укытучыларыбыз да әйтеп бетергесез белемле, тәртипле, чын мәгънәсендә укытучылар иде. Рус теленнән Римма Салиховна, математикадан Мария Ахметовна безгә төпле белем бирделәр. Педагогикадан Шайхенур абый укытты. Аның бер генә дәресен дә аңламау мөмкин түгел иде.Без аңа бик рәхмәтлебез. Мин химия түгәрәгенә йөрдем, безне Флера Гумеровна укытты. Без кичәләрдә химиядән кызыклы тәҗрибәләр куйдык. Елан чыга дип, хәзер кулъяулыкка ут каба, ә яулык янмаячак, — дип, тәҗрибә күрсәткәннәр әле дә истә тора.

Ул — ТСО дәресе. Дәрес алдыннан киноаппаратураның төзелешен өйрәнү, ятлау дисеңме. Төнлә уятсалар да ул истә калырлык итеп өйрәнгәнбез. Рәхмәт барлык укытучыларыбызга. Без шундый тырышып, көнләшә-көнләшә укый идек. Стипендия алган саен 5әр сумга китап ала идек. Ул бәйрәмнәр, кунакка йөрүләр. Шундый күңелле вакытларны кире кайтарсаң иде. Ләкин 20 ел үткән шул инде. Мин 1980 елда училищены бетереп Кукмара №1 урта мәктәбендә башладым. 1990 елда Балтач районы Түнтәр авылының урта мәктәбенә эшкә килдем. Башлангыч класс укытучысы булып эшлим. Бүгенге көндә югары белемле, укытучы методист. Мин үз эшемне һәм балаларны бик яратам. Үзебездә 4 бала тәрбиялибез. Мин барлык укытучыларыма, дусларыма, коллегаларыма зур уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете телим”.


Исмәгыйлова (Камалиева) Рәйханә

Зөфәр кызы

Мин 1978 елда Арча педагогия училищесына укырга кердем. Безнең класс җитәкчесе итеп бик мөлаем йөзле, сабыр холыкы Р.Гөлсинә апаны билгеләделәр. Ул безне үз балаларыдай якын итте. Безнең өчен авыл мәктәбен тәмамлап, яңа әти-әни канаты астыннан чыккан балаларга бу бик тә кирәк иде. Мәрхүмә Гөлсинә апага без әле дә бик рәхмәтле, аны сагынып искә алабыз.

Гөлсинә апаның тормыш иптәше Шәйхенур абый да бик кешелекле кеше иде. Ул укучыларга төпле белем бирде. Безне педагогикадан укытты. Төрле районнардан җыелган укучылар булсак та, без тату коллектив булып яшәдек.

Арча педагогия училищесында безгә укытучылар методиканы да әйбәт бирделәр. Хәзерге көндә без аны үз эшебездә кулланабыз. Без бигрәк тә Флера апаның химия дәресләрен, Шамил абыйның физика дәресләрен, Мансур Заляловичның математика дәресләрен, Бари Каюмовичның физкультура дәресләрен, Лилия Нуриевнаның чит тел дәресләрен яратып укыдык.

1982 елны Арча педагогия училищесын тәмамлагач, Балтач районы Түнтәр авылына эшкә җибәрделәр. Шушы мәктәптә мин үз эшемне башлап җибәрдем. Хәзерге көндә методист исеме алып шушы мәктәптә башлангыч классларны укытам.


Хәкимова (Мостафина) Мөнирә

Рәфкать кызы

Мин Арча педучилищесына 1978 елда укырга кердем, 1981 елда тәмамладым. Бу чорда безне укыткан укытучыларның һәрберсе үз фәненең остасы иде. Мин “Д” группасында укыдым. Башта класс җитәкчебез Сабитова Ф.Н.(музыка укытучысы) булды. Ул киткәч безнең классны Хабреева М.А.(математика укытучысы) алды. Мария Ахметовна бик кешелекле, олы җанлы иде. Ул һәрберебез белән уртак тел таба белде. 1981 елда Мәскәүгә экскурсиягә баргач, гостиницада бергә бер бүлмәдә торганда, аның белән аеруча якынаеп киттек. Арчада уку елларында иң истәлекле вакыйгаларның берсе, мөгаен, шушы экскурсия булгандыр. Казанга кульпоходлар оештырылды.

Педучилищеда уку елларында без чын-чынлап кайнап яшәдек. Хәзер уйлап куям да, безнең бер минут буш вакытыбыз да булмаган бит. Көн саен 7-8 дәрес, аннары баянда өйрәнү, комсомол җыелышлары, язучылар, шагыйрьләр белән очрашу, төрле ярышлар. Мин спорт секциясенә йөрмәдем, шулай да чаңгы ярышларында, кроссларда катнаша идем.

Мәктәптә без җыр, рәсем, физкультура дәресләренә төп фән түгел диебрәк карыйбыз. Ә педучилищеда бу фәннәрдән белемне безгә искиткеч тирәнтен бирделәр. Физкультура дәресләрен Нигъмәтҗанов Р.С., Бакиров Б.К. укытты. Авыл мәктәбендә без физкультураны тар корридорда укый идек. Шуңа күрә миңа гимнастик күнегүләрне өйрәнүе кыен булды. “3” ле аласы килми бит. Без берничә кеше дәрестән соң да кереп спорт залда шөгыльләнә идек. Озакламый мин дә “5” леләр ала башладым.

Рус теле дәресләрен Шамеева В.А. укытты. Бу укытучының дәрес биргәндә һәр күзәнәге эшли. Без аны бик ярата идек. Ул безне тормыштан зарлынмаска өйрәтте. Венера Абдулловнаның ярата торган фразасы: “Хорошо там, где нас нет”.

Лагерь практикасын һәм педпрактиканы мин үзебезнең авылда үттем. Икесе буенча да мактау грамотасы алдым.

Кайнап торган уку еллары артта калды. Распределение буенча мин Түбән Кама шәһәренә билгеләндем. Әмма елый-елый дигәндәй, үзебезнең Балтач районына кайттым. 1 ел Субаш сигезьеллык мәктәбендә укыттым. Инде менә 18 ел Түнтәр урта мәктәбендә укытам. Читтән торып Казан дәүләт педогогия институтының филология бүлеген тәмамладым.

Эшләү дәверендә күп кенә җәмәгать эшләрендә катнаштым: агитатор, “Белем” җәмгыятенең секретаре, халык алдында докладлар ясау, 2 тапкыр җирле советка депутат итеп сайландым. Мәктәптә укыту чорында берничә тапкыр грамота белән бүләкләндем, “Өлкән укытучы” исемен алдым.

Мин үземнең Арча педагогия училищесында укуым белән бик горурланам, безне укыткан укытучыларга рәхмәтем зур.


Бәйрәмова (Низамиева) Тәһүрә

Зыятдин кызы

Мин 1978 елда Арча педагогия училищесына укырга кердем. Мин монда “4” һәм “5” билгеләренә генә укыдым, җәмәгать эшләрендә актив катнаштым, Мөнирә Ахметовна җитәкләгән әдәбият түгәрәгенә йөрдем, 2ел комсорг булып эшләдем, үземә дуслар таптым. Училище туган мәктәбемә әверелде, ул миңа төпле белем, ныклы күнекмәләр бирде. 1982 елда Арча педагогия училищесын тәмамлап үземнең туган Балтач районына эшкә кайттым. Шул ук елны читтән торып Казан Дәүләт педагогия институтының филология факультетына (РТО бүлеге) укырга кердем. Мине Балтач районының Түнтәр авылына детсад мөдире итеп эшкә җибәрделәр. Бу эш бик күп көч сорады, мине күп нәрсәләргә өйрәтте. Ике ел мөдир булып эшләгәч мине үз теләгем беләм Түнтәр урта мәктәбенә өлкән пионервожатый һәм рус теле укытучысы итеп күчерделәр. Мин эшләгән чорда мәктәпнең пионер хәрәкәте әле югары иде.” — дип сөйли Тәһүрә апа. Бу эшләгән чорда ул үзен булдыклы оештыручы һәм тырыш укытучы итеп күрсәтте.

1987 елда Тәһүрә Зыятдин кызы Казан педагогия институтын тәмамлап югары белем турында диплом ала. 1990 елдан Бәйрәмова Тәһүрә тулысынча рус теле һәм әдәбияты укыту эшенә керешә, класс җитәкчесе булып эшли.

1990 елдан хәзерге көннәргә кадәр гади укытучыдан ул “Өлкән укытучы”, аннан соң “Укытучы — методист” исемнәре алуга ирешә. Яхшы оештыручы, класс җитәкчесе булып санала.

Тәһүрә Зыятдин кызы укытучы булып эшләү дәверендә берничә тапкыр район мәгариф оешмасының Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Районда үткәрелгән “Ел укытучысы” конкурсында катнашып матур уңышларга ирешә. Мәктәптә һәм куст методик оешмасында эчтәлекле ачык дәресләр бирә. Аның укучылары олимпиадаларда, төрле ярышларда актив һәм нәтиҗәле катнашып киләләр.

Бәйрәмова Тәһүрә Зиятдин кызы үз эшен бик ярата, балалар белән эшләү аның өчен зур шатлык. Киләчәк эшенә зур өметләр баглап яши.


Габдрахманова (Фәйзрахманова)

Илдария Барый кызы

Мин Татарстан республикасы Балтач районы Югары Субаш авылында 1966 елның 24 августында туганмын. Субаш балалар бакчасында тәрбияләнгәннән соң, 1973 елны Югары Субаш сигезьеллык мәктәбенең 1 сыйныфына укырга кердем. Мәктәптә укыган чорда актив укучыларның берсе идем, җыр-биюне яраттым, кечкенәдән сәхнәләрдә чыгыш ясадым. 8 сыйныфны тәмамлаганда иң зур теләгем — укытучы булу иде. Чөнки минем әнием дә 40 ел гомерен мәктәптә балаларга аң-белем бирүгә багышлаган иде. Минем дә әнием кебек балаларга хәреф танытып, аларны укырга-язарга өйрәтү иң зур хыялларымның берсенә әйләнде. Шушы теләгемне тормышка ашыру өчен, 1981 елны Арча педагогия училищесына юл тоттым. Имтиханнарны уңышлы гына тапшырып, шушы уку йортында белем алуга ирештем. Училищеның бусагасын беренче көнне үк атлап керүгә безне — I “Г” группасын Фәйзрахманов Марсель Фәттерахманович кабул итеп алды. Ул безнең 4 ел уку дәвамында группа җиитәкчебез булды. Шушы уку чорларында безгә күп кенә укытучылар белем бирделәр, укытучы һөнәренең асылына төшендерделәр. Алар: татар теле укытучысы — Исхакова Мөнирә Ахметовна, рус теле укытучысы — Плотникова Александра Михайловна, математика укытучысы — Фәйзрахманова Суфия Мансуровна. Мин аларга бик рәхмәтлемен.

1984 елны, Арча педучилищесын тәмамлагач, мине Балтач районы Түнтәр урта мәктәбенә эшкә җибәрделәр. Шушы ук елны мин читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының филология факультетының татар теле бүлегендә укый башладым. 2 ел Түнтәр урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгәннән соң, мине Югары Субаш авылының, Тукай исемендәге колхозның башлангыч комсомол оешмасының секретаре итеп сайлап куйдылар. Бу вазифаны 2 ел башкарганнан соң, үз теләгем белән Яр Чаллы шәһәренә мәктәпкә эшкә урнашырга чыгып киттем. Яр Чаллы шәһәренең 37 номерлы мәктәбендә татар теле укытучысы булып 2 ел эшләдем.

1990 елны Түбән Кама шәһәренә күчеп килдем һәм 28 мәктәпкә шулай ук татар теле укытучысы булып эшкә урнаштым. Бу мәктәптә миңа бик зур эш йөкләделәр: беренче мәртәбә шушы рус мәктәбендә татар телен тирәнтен өйрәнү сыйныфын ачарга. Җиңне сызганып мин шушы эшкә тотындым: укыту-тәрбия программалары төзеп, татар телен яхшырак белгән балаларны туплап, шушы сыйныфның җитәкчесе булдым. Бу укучылар белән татар телен һәм әдәбиятын өйрәнүдән башка, дәрестән тыш вакытларда татар халык культурасын, халык иҗатын, аның гореф-гадәтләрен өйрәнеп, төрле-төрле кичәләр, бәйрәмнәр үткәрдек. Шундыйлардан: “Нәүрүз”, “Каз өмәсе”, “Җомга көн кич белән” дигән гаилә бәйрәмнәре бик күңелле һәм җанлы үтте. 1995 елны миңа “Өлкән укытучы” исеме бирделәр.

1997 елны мин яңадан туган-үскән якларыма әйләнеп кайттым. Түнтәр урта мәктәбендә үземнең яраткан һөнәрем буенча хезмәтемне дәвам иттем.

1998-99 уку елында 1нче сыйныф укучыларын кабул итеп алдым. Иң төп бурычымның берсе: укучыларның танып белү активлыларын, фикер йөртү сәләтен үстерү.

Мин, әниемнең юлын дәвам итеп, укытучы һөнәрен сайлавым белән гогурланам. Әле тапланырга өлгермәгән сабыйлар күңеленә аң-белем иңдерәсем, туплаган бар белемемне, күңел байлыгымны сабыйларга җиткерәсем килә.


Сафина Гөлфирә Кәлимулла кызы

Сафина Гөлфирә Кәлимулла кызы 1958 елның 13 сентябрендә Балтач районы Югары Шубан авылында колхозчы гаиләсендә туган. Туган авылында башлангыч, Карадуганда сигезьеллык һәм Балтачта урта мәктәпне тәмәмлаган. Шул ук елны Казан дәүләт педагогия институтының математика бүлегенә укырга керә һәм аны читтән торып тәмамлый.

Сафина Г.К. хезмәт юлын Карадуган мебель фабрикасында иктисадчы буларак башлап җибәрә. Түнтәр авылына тормышка чыкканнан соң, мәктәптә секретарь-машинистка, аннары медпунктта санитарка булып та эшли. 2000 елдан Түнтәр урта мәктәбендә математика укытучысы булып эшли башлый.

Түнтәр урта мәктәбендә укытучы буларак хезмәтендә ул үзен уңай яктан гына күрсәтте. Балаларны ярата, алар белән уртак тел табып эшли. Методиканы һәм балалар психологиясен яхшы белә. Математика укытуда балаларда телдән исәпләү осталыкларын үстерү проблемасы өстендә эшли. ШМО һәм РМОларда хезмәттәшләре алдында ачык дәресләр бирә, алдынгы тәҗрибәсе белән уртаклашып докладлар белән чыгыш ясый.

Укыту-тәрбия эшендә яхшы нәтиҗәләргә иреште. Аның укучылары район олимпиадаларында призлы урыннар яуладылар. 5 сыйныфтан башлап 11 сыйныфка кадәр ул укыткан класс укучылары мәктәпне уңышлы тәмамладылар. Сафина Г.К. мәктәптә “Яшь математик” түгәрәге алып бара. Укучылар белән класстан тыш чаралар үткәрә, балаларны математика серләре белән таныштырып, аларда бу фәнгә кызыксыну уята.


Мөхәмәтшина Гөлчәчәк Гаяз кызы

Мин, Мөхәмәтшина Гөлчәчәк Гаяз кызы, 1971 елның октябрендә Түнтәр авылында тудым. 1994 елда Казан дәүләт педагогия институтының математека факультетын тәмамлап, туган мәктәбемә укытырга кайттым.

Мин бүгенге көндә математека фәнен укытам. Математика фәнен укыту стажым 9 ел. Тәрбия һәм укыту методларының яңа ысулларын өйрәнеп, эшемдә кулланам. Укучыларның программа материалын үзләштерүләренә ирешәм. Максатка ирешү өчен прогрессив һәм педагогик фикерләрне заманча фән педагогикасында һәм практикада куланам.

Дәресләрне эффектлы һәм нәтиҗәле үткәрергә тырышам. Укытуның төрле принципларын, дидактик материаллар, техник чараларны кулланам. Һәр укучы белән индивидуаль эшлим, проблемалы ситуацияләр тудырып, укучыларның фикерләү дәрәҗәләрен арттырам.

Кабинет тулысынча җиһазландырылган. Дәресләр үткәрү өчен барлык җиһазлар һәм материаллар бар. Системалы рәвештә ачык дәресләр үткәрәм. Уку елына ике тапкыр мәктәп күләмендә ачык дәресләр күрсәтәм.

Ел саен укучылар район олимпиадысында катнашып призлы урыннар алалар. Шәрипов Азат 1999-2000 уку елында 7 класслар арасында 1 урын алды, 2001-2002 уку елында 9 класслар 2 урын, 2003-2004 уку елында 11 класслар арасында 1 урын алды.

Сәләтле укучылар белән аерым эш алып барыла. Бердәм дәүләт имтмханнары мәсьәләләрен, олимпиада мәсьәләләрен эшләргә өйрәтәм. Барлык мәгариф яңалыклары белән танышып, аларны кирәкле вакытта кулланам. Матемтика дәресләрен эффектлы һәм аңлаешлы итеп үткәрергә тырышам. Методик максатка ирешү өчен мәсьәлә чишүнең барлык алымнарын кулланам: тестлар, индивидуаль карточкалар, төрле тигезлектәге мәсьәләләр. Югары уку йортларына керүчеләр математикадан экзаменнарын уңышлы биреп керәләр.


Зәйнетдинов Ришат Тәлгать улы

Зәйнетдинов Ришат Тәлгать улы 1967 елның 23 декабрендә Түнтәр авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1975 елда Түнтәр мәктәбенең 1 сыйныфына укырга керә. 1985 елда мәктәпне тәмамлап, Армия сафларына алына. Әфганстанда ике ел интернационал бурычын үтәгәннән соң, 1988 елда КДПИның физкультура һәм хәрби хәзерлек бүлегенә укырга керә. 1992 елдан, институтны тәмамлап, Түнтәр урта мәктәбендә физкультура укытучысы булып башлый. Бүгенге көндә шушы мәктәптә ТИН һәм физкультура дәресләре укыта. Бу вакыт эчендә Ришат Тәлгать улы үзен эш сөючән укытучы, балалар күңеленә үтеп керә белүче тәрбияче итеп күрсәтте. Ул һәрчак үзенең квалификациясен күтәрү өстендә эшли, алдынгы методларны өйрәнә һәм дәресләрдә киң куллана.

Ришат башлаганнан соң мәктәптә физкультура-спортның дәрәҗәсе бик нык үсте. Ул мәктәпнең спорт залын, тренажерлар залын, спорт мәйданчыгын, каршылыклар полосасын, хоккей мәйданчыгын яхшы итеп җиһазлады һәм тулаем куллана. Системалы рәвештә спорт секцияләре алып бара, бигрәк тә хоккей һәм милли көрәшкә зур игътибар бирә. Укучылар аның секцияләренә бик теләп йөриләр һәм зур уңышларга ирешәләр, күп тапкырлар район һәм зона ярышлары призерлары булдылар. Соңгы 6 елда мәктәпнең хоккей командасы республиканың Яшел Үзән, Яр Чаллы, Әлмәт, Лениногорск шәһәрләрендә катнашты һәм яхшы нәтиҗәләргә иреште. Ришат Тәлгать улы класстан тыш һәм мәктәп күләмендә уза торган чараларга, ярышларга аеруча зур игътибар бирә.

Зәйнетдинов Ришат системалы рәвештә мәктәп һәм район укытучылары алдында ачык дәресләр бирә, коллегалары һәм ата-аналар алдында докладлар белән чыгыш ясый. Мәсәлән, соңгы елларда район укытучылары алдында “Обучение лазанью по канату в два приема и совершенствование опорного прыжка через козла” (6 класс) дигән темаларга ачык дәресләр үткәрде һәм Лениногорск шәһәрендә коллегалары алдында “Проблемы повышения спортивно-оздоровительной деятельности в сельской местности” дигән темага чыгыш ясады.

Ришат Тәлгать улы авыл халкының һәм ата-аналарның зур авторитетын казанды, балаларның иң яраткан укытучыларына әверелде.

Зәйнетдинова Эльмира Роберт кызы

Зәйнетдинова Эльмира Роберт кызы 1973 елның 6 июлендә Балтач районы Түбән Кенә авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә. 1980 елда Карадуган урта мәктәбенең 1 сыйныфына укырга керә. 9-11 классны Түнтәр урта мәктәбендә тәмамлап, 1990 елда КДПИ ның физика-математика факультеты, математика һәм информатика бүлегенә укырга керә. 3 курстан соң, 1993 елны тормышка чыгу сәбәпле, институтның читтән торып уку бүлегенә күчә, 1996 елда диплом ала. 1994 елдан Түнтәр урта мәктәбендә укытучы (авыру баланы өйдә укыту) һәм озайтылган көн группасында тәрбияче булып башлый. 1995-1996 елларда өлкән вожатый вазифасын башкара. Бу елларда район күләмендә узган күп кенә конкурсларда катнашып призлы урыннар алалар. 1998 елдан Түнтәр урта мәктәбендә озайтылган көн группасында тәрбияче булып эшли. Эльмира Роберт кызы үз эшенә бик җаваплы карый, эшен теләп һәм яратып башкара. Балаларны бик яратканга алар белән уртак тел тату Эльмирага бик җиңел бирелә. Озайтылган көн группасына йөрүче балаларның сәламәтлеген ныгытуга, аларны бию сәнгате белән кызыксындыруга зур игътибар бирә, балаларга күп биюләр өйрәтә. Озайтылган көн группасы даими рәвештә “Могҗизалар кыры”, “Хәзинәне тап!”, “Җырлыйк әле” һ.б кебек мавыктыргыч уеннар үткәрә, әхлак тәрбиясе бирүгә аеруча зур игътибар бирә. Бу уку елында Эльмира Роберт кызы группага йөрүче балалар, аларның әни-әбиләре белән берлектә ятим балалар йорты өчен йон оекбашлар җыеп тапшырдылар, аларның рәсеме “Татарстан яшьләре” газетасында басылып чыкты. Киләчәктә дә балалар йортына һәрчак ярдәм итеп торырга җыеналар.


Газыймова Лира Роберт кызы

Мин, Газыймова Лира Роберт кызы, 1971 нче елның 15нче мартында Балтач районы Түбән Кенә авылында укытучылар гаиләсендә туганмын. 1978 нче елда Карадуган урта мәктәбенә 1 нче сыйныфка укырга кердем һәм 1988нче елда тәмамладым. 1988 нче елда Түнтәр урта мәктәбенә китапханәче һәм интернатта тәрбияче булып эшкә кердем. 1989 нчы елда КГПИ ның ПиМНО факультетына читтән торып укырга кердем һәм башлангыч сыйныфларда укыта башладым. 1994 нче елда институтны тәмамладым. Хәзерге вакытта Түнтәр урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларда укытам. Үз эшемне яратып башкарам. Укыту–тәрбия өлкәсендә балаларның фикерләү сәләтен, исәпләү күнекмәләрен үстерү өстендә эшлим. Укучыларымның район күләмендә, төрле конкурсларда катнашып алган урыннары бар. 2007 нче елда укучым Мөхәммәтшина Ләйсән мәктәпне алтын медальгә тәмамлады. Район күләмендә ачык дәрес һәм класстантыш чара үткәргәнем бар.


Газыймов Гомәр Хашим улы

Мин, Газыймов Гомәр Хашим улы, 1962 нче елның 13 нче ноябрендә Балтач районы Түнтәр авылында туганмын. 1970нче елда Түнтәр сигезьеллык мәктәбенә 1 нче сыйныфка укырга кердем. 1978 нче елда сигезенче сыйныфны тәмамладым һәм Казандагы 33 нче һөнәр училищесына укырга кердем. 1981 нче елда училищены тәмамладым. 1981 нче елның октябренда армия сафларына киттем. Армиядә 1983 нче елның ноябренә кадәр Ерак Көнчыгышта Хәрби Һава Көчләрендә хезмәт иттем. 1983 нче елдан 1986 нчы елга кадәр милициядә эшләдем.

1986нчы елдан Түнтәр урта мәктәбендә эшлим. Хәзерге вакытта технология дәресләрен укытам, “Оста куллар” түгәрәге алып барам.

Гыймадетдинова Айсылу Шамил кызы

Гыймадетдинова Айсылу Шамил кызы 1974 нче елның 25 нче январенда Балтач районы Түнтәр авылында туган. 1981 нче елның 1 нче сентябрендә Түнтәр сигезъеллык мәктәбенә укырга кергән. 1991 нче елны Түнтәр урта мәктәбен тәмамлап, Казан индустриаль педагогия техникумына укырга керә. 1994 нче елны техникумны тәмамлап, технология укытучысы белгечлеге ала һәм Субаш урта мәктәбенә эшкә кайта. Анда 1 ел укытканнан соң Түнтәр урта мәктәбенә күчерелә һәм озайтылган көн группасында тәрбияче булып эшли башлый, соңарак технология укытучысы итеп билгеләнә. Бүгенге көндә дә шушы мәктәптә балаларга белем бирүен дәвам итә.

Үз алдына түбәндәге максатларны куеп эшли: балаларга хезмәт тәрбиясе бирү, хезмәт осталыкларын һәм күнекмәләрен өйрәтү, үз фәнен укытуда заманча технологияләр куллану, укучыларга практик күнекмәләр бирү һ.б. Технология дәресләрендә куелган максатлардан чыгып хезмәтнең төрле өлкәләре буенча эш алып барыла. Тегү, кулинария дәресләрен үткәрү өчен кабинетта тиешле җиһазлар бар. Гомумән, кабинетны җиһазлауга укытучы зур игътибар бирә. Кабинета күрсәтмәлекләр, таблица, тегү, чигү үрнәкләре тупланган. Укучыларның кул эшләреннән аерым стендлар ясала. Укучылар фән буенча район олимпиадаларында теләп катнашалар. Шулай ук укучыларның кул хезмәтеннән ярминкәләр оештырыла.

Күп еллардан бирле укытучы кызлар өчен «Хуҗабикә» түгәрәге алып бара. Балалар түгәрәккә бик теләп йөриләр. Укытучы түгәрәк занятиеларын зур җаваплылык тоеп, әзерлек белән үткәрә. Түгәрәктә укучылар дәрестә алган белем һәм күнекмәләрен ныгыталар, тирәнәйтәләр.

Айсылу Шамил кызы шул ук вакытта мәктәп яны тәҗрибә участогы җитәкчесе вазыйфаларын да башкара. Укытучы бакчада эшне план нигезендә, оешкан төстә алып бара. Мәктәп ашханәсендә ел дәмамында балаларны тукландыру өчен җиләк-җимеш, яшелчә үстерелә, төрле тәҗрибәләр үткәрелә.

Гомумән, Айсылу Шамил кызы үз эшенең остасы, коллегалары һәм укучылар арасында абруйлы укытучы.


Шәрәфиева Гөлнара Мансур кызы

Шәрәфиева Гөлнара Мансур кызы 1974 елның 14 февралендә Түнтәр авылында туган. 1981 елда Түнтәр урта мәктәбенә укырга керә. Мәктәп елларында пионер, комсомол оешмаларында тәрбияләнә. Класстан тыш чараларда, бәйрәмнәрдә актив катнаша, комсомол оешмасы секретаре булып эшли. Мәктәп елларын бик күңелле итеп искә ала. 1991 елда Түнтәр урта мәктәбен «4», «5» ле билгеләренә тәмамлап чыга. 1992 елда Алабуга культура – агарту училищесына укырга кереп «Театр коллективы җитәкчесе» белгечлеге ала. 1992 елда Түнтәр урта мәктәбендә пионервожатый булып эшли башлый. 1999 елда Казан педагогия көллиятенә укырга керә, 2001 елда бу уку йортын тәмамлап «Татар теле һәм әдәбияте укытучысы» белгечлеге алып чыга.

1994 елда шушы авыл егете Шәрәфиев Хәнифкә тормышка чыгып бүгенге көндә алар өч бала үстерәләр. Уллары Җәүдәт һәм кызлары Гөлшаһидә Түнтәр урта мәктәбе укучылары, Әсхәт балалар бакчасында тәрбияләнә.

Гөлнара Мансуровна 15 ел шушы Түнтәр урта мәктәбендә педагог – оештыручы булып эшли. 5 –7 сыйныфларда җыр дәресләре укыта. Ул үз эшен яратып башкара. Балалар белән уртак тел таба, аларда иҗатка һәм мәдәнияткә карата мәхәббәт уята. Һәр мәктәп укучысының сәләтен табып алып нинди дә булса чараларда катнаштырырга тырыша, актив булырга өйрәтә.


Зарипова Энҗе Рәфхәт кызы

1982 елда Түнтәр авылында укытучы гаиләсендә туа. Түнтәр урта мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлаганнан соң, Арча педагогия көллиятенең татар теле бүлегенә укырга керә. Аны 2001 елда уңышлы тәмамлап туган мәктәбенә укытырга кайта. Бер үк вакытта читтән торып, Казан дәүләт университеты тарих-филология факультетының татар теле бүлегенә читтән торып укырга керә. Мәктәптә әхлак дәресләре укыта һәм 2-7 сыйныф укучыларына компьютер түгәрәкләре буенча дәресләр бирә. Бер үк вакытта укытучыларны да компьютер белән эшләү серләренә өйрәтә. Укытучылар һәм укучылар арасында авторитет яулый.

Мәктәптә үз белгечлеге буенча дәресләр укыту өчен вакант урыннар булмаганлыктан, мәктәптә 5 ел дәвамында эшләгәннән соң, Балтачка “Хезмәт” газетасы редакциясенә эшкә күчә. 2007 елда КДУны уңышлы тәмамлый һәм редакциядә эшләвен дәвам итә. Коллективта хезмәткәрләрнең ихтирамын яулап эшли.

Нәбиуллин Алмаз Гайнан улы

Татарстан Республикасы Балтач районы Сәрдек авылында 1983 нче елның 16 нчы августында туганмын. 1989 нчы елны Сәрдек башлангыч мәктәбенең 1 нче сыйныфына укырга кердем, 4 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, Пыжмара урта мәктәбенә 5 нче класска күчтем. 2000 нче елны мәктәпне тәмамлап, шул ук елны КГПУ ның ЕГФ (естественно–географический факультет) бүлегенә укырга кердем. Бу уку йортын 2005 нче елда тәмамлаганнан соң, Балтач районы Түнтәр мәктәбенә эшкә урнаштым. Бүгенге көндә география, табигать белеме фәннәре укытам.


Хазиева Лилия Фәрт кызы

Мин, Хазиева Лилия Фәртовна, Татарстан Республикасы Чүпрәле районы Яңа Чүпрәле авылында туганмын. 1987елның 1сентябренд ә Норма урта мәктәбенә 1класска укырга кергәнмен.1992елда укуымны Түнтәр урта мәктәбендә дәвам иткәнмен. 1997елда Түнтәр мәктәбен тәмамлаганнан соң, Татар Дәүләт гуманитар институтының инглиз теле факультетына укырга кердем.Институтта укыган вакытта группада староста вазифасын башкардым, институт каршында оештырылган бию түгәрәгенә йөрдем. Бию группасы белән төрле конкурс--фестивалләрдә катнашып, призлы урыннар яуладык. 2003елда институтны тәмамладым һәм Түнтәр урта мәктәбендә инглиз теле укытучысы булып эшлим.

Мин, Хаҗиева Лилия Фәртовна, инглиз телен укытам. Инглиз телен укыту стажым 6 ел. Түбәндәге проблема буенча эшлим:инглиз теле дәресләрендә һәр укучыга индивидуаль якын килү һәм фонетик яктан дөрес сөйләү күнекмәләрен үстерү.

Тәрбия һәм укыту методларының яңа ысулларын өйрәнеп,эшемдә кулланам. Укучыларның программа материалын үзләштерүләренә ирешәм. Максатка ирешү өчен прогрессив һәм педагогик фикерләрне заманча фән педагогикасында һәм практикада кулланам.

Дәресләрне нәтиҗәле итеп үткәрергә тырышам.Укытуның төрле принципларын,дидактив материаллар,тарату материаллары,техник средстволар кулланам. Һәр укучы белән индивидуаль эшлим,проблемалы ситуацияләр тудырып, укучыларның фикерләү дәрәҗәләрен арттырам. Дәресләрдә инновацион технологияләр кулланып эшлим. Бу--компьютер кулланып үткәрелә торган дәресләр.

Инглиз теленә өйрәтүдә төбәкара-региональ компонент кулланып эшләүгә зур игътибар бирәм.Укучылар дәресләрдә “Татарстан Республикасының күренекле кешеләре”, “Дөньякүләм танылган татарлар”, Казан шәһәренең тарихи һәм күренекле урыннары” һәм башка темаларны өйрәнәләр. Татар халкының бөек шагыйре Муса Җәлил, балаларның яраткан язучысы Фәнис Яруллин, драматург Туфан Миңнуллин, Галиәскәр Камал, үзебезнең район шагыйрьләре Г.М. Мөхәммәтшин, Алсу Гайфуллина, Гөлназ Гарипова Рамазан Шәйдуллин иҗатлары белән танышабыз, шигырьләрен инглиз теленә тәрҗемә итәбез.

Кабинет тулысынча җиһазландырылган. Дәресләр үткәрү өчен җиһазлар һәм материаллар бар. Системалы рәвештә ачык дәресләр үткәрәм. Ел саен мәктәп күләмендә атналык үткәру, “Halloween”бәйрәме, Изге Валентин кичәсе үткәрү традициягә керде.

2004-2005уку елында район күләмендә “Инглиз теле дөньсына сәяхәт “темасына дәрес-экскурсия үткәрдем. Дәрес район укытучылары,методик берләшмә җитәкчесе һәм эксперт комиссиясе тарафыннан югары бәяләнде.


Хәбибуллина Фәйрүзә Нуртдин кызы

Түнтәр урта мәктәбенең физкультура укытучысы Хәбибуллина Фәйрүзә Нуртдин кызының методик һәм педогогик эшчәнлеге турында.

Хәбибуллина Фәйрүзә Нуртдин кызы 1975нче елның 27нче апрелендә Татарстан Республикасы Балтач районы Иске Пукшинер авылында колхозчы гаиләсендә туган.1982нче елда Куныр урта мәктәбенә укырга керә һәм 1992 нче елда тәмамлап чыга.Әлмәт физкультура техникумының җиңел атлетика бүлегенә укырга керә.1994нче елда техникумны тәмамлый.

Үзенең хезмәт юлын Казан шәһәренең Авиотөзелеш районының77 нче рус мәктәбендә рус һәм татар балаларына татар теле укыту белән башлап җибәрә.Бу чорда ул түбәндәге проблемалар өстендә эшли.Балаларны шагыйрьһәм язучылар,туган якның тарихы белән таныштыру,туган телгә мәхәббәт уяту,табигатьнең матурлыгын күреп таный белергә өйрәтү,олыларга ихтирамлы буллу.1994-95нче уку елында авыру баланы өендә укыта һәм пәнҗешәмбе көнне оештырылган татар теле буенча курсларда үз белемен күтәрү өстендә эшли.Дәресләрдә уен элементлары белән дәресләрен җанлы итеп үткәрә.1994нче елның декабрендә Республика буенча үткәрелгән татар теле һәм әдәбияты семинарында Авиотөзелеш районының 77нче мәктәбе 1нче урынга чыга. 1995-96нчы елларда Түнтәр урта мәктәбенә физкультура укытучысы булып эшкә урнаша.

Балаларның сәламәтлекләре өчен кайгырта ,төз,дөрес итеп йөрүләрен һәр даим күзәтә,һәм шулар өстендә эшли. Дәресләрдә кызыклы уеннар белән үзенә тарта. Дәресләрне ачык һавада үткәрергә тырыша.1997-98нче елда физкультура белән беррәттән тормыш иминлеге нигезләрен укыта башлый.Дару үләннәрен танырга өйрәтә,яз-көз экскурсияләргә алып бара.Дәрес-кичә,»Күңелле стартлар»,Олимпиада нәтиҗәләре,»Ак барс» уенчылары белән таныштыру,кызыклы сораулар белән төзелгән КВНнар үткәрә.2000-2001нче уку елында район күләмендә үткәрелгән «Сәламәтлек» дәресе эшкәртмәсе эшли һәм мактауга лаек була.