Т ирән тамырлы түНТӘрем
Вид материала | Документы |
- Т ирән тамырлы түНТӘрем, 1198.4kb.
1945-1947 елларда укыткан Хәкимова Тайфә истәлекләре
Хәкимова Тайфә 1926 елда Смәел авылында туа.1945 елда 8 классны тәмамлап Казанда 8 айлык тарихчылар курсларында укып кайта. 1945-1947 елларда Түнтәр мәктәбендә башлангыч класслар укыта.Аннан соңгы вакытта колхозда эшли 10 бала анасы 1976 елдан лаеклы ялда.
Түнтәр мәктәбендә эшләгән еллардагы хезмәттәшләр-математика укытучысы Җәмилә Ханова, биология укытучысы Сания Андреева, тарихчы Зөфәр Гариповларны зур хөрмәт, олылау сүзләре белән искә ала. Тайфә апа: “Ил өчен никадәрле генә авыр еллар булмасын, барыбер укучыларның төп эше уку иде,- ди ул- ләкин сугыш уку белән беррәттән балаларга зур эшләр дә йөкләде. Эшләрнең авырлыгы түгел, матур ягы истә кала бит. Җәйге чорда малайларның кул арасына керә башлаулары белән горурланып атта эшләүләре, кызларның уйнап-көлеп, җырлап көлтә бәйләве истә калган. Көз көне мәктәп белән башак җыярга чыга идек. Кыш көне дә эш күп була иде, укучыларга читәннәр белән кар тоту эшләре дисезме, көл җыю дисезме...
Кечкенәдән үк хезмәткә өйрәнеп, эшләгәннең нәтиҗәсен күреп үсте сугыш чоры балалары,” — ди Тайфә апа.
1955-1963 елларда укыган Кашапова Рузилә истәлекләре
Кашапова Рузилә Кашаповна 1955-1963елларда Түнтәр сигезьеллык мәктәбендә белем ала. Ә бишенче класста ул Көшкәтбашында укый. Анда директор булып ул вакытта Бикбаев Марат эшли. 6-7-8нче классларда укыганда Кашапова Рузилә дружина советы председателе булып эшли, бик актив пионер була, җәмәгать эшләрендә башлап йөри. Пионер эшенә аны пионервожатый Сибгатуллина Мәгъмүрә өйрәтә. Аның бу вакытта иң якын дуслары - Заһертдинова Тәскирә, Якупова Кафия, Мәгъсүмов Рәкыйп, Шәйхетдинов Тәбрис. Түнтәр мәктәбендә бу елларда директор булып Гыйләҗев Рәкыйп эшли. Укытучылар Һидият Шакиров, Надежда Степановна, Сафина Лира балаларга төпле белем бирүдә зур тырышлыкларын куеп эшлиләр.
Кашапова Рүзилә 1966елда Чепья урта мәктәбен тәмамлый. Ә 1966-1968 елларда Түнтәр клубы мөдире булып эшли. Шул ук вакытта колхоз комсомол оешмасы секретаре булып эшли. Ә 1968-1969елларда Түнтәр фермасында сыер савучы булып эшли. 1969елда аңа зур һәм җаваплы эш йөклиләр: ул Урта Көшкәт авыл советы председателе булып эшли башлый. 1974елга кадәр комсомол оешмасы секретаре вазифасын да үти.
1974елда Кашапова Рузиләнең тормышында зур вакыйга була. Аның 9нчы чакырылыш СССР Верховный Советына депутатлыкка кандидат итеп күрсәтәләр һәм сайлыйлар. 1977елда ул СССР Конституциясен кабул итүдә катнаша. 1975,1977,1978 елларда аңа “Социалистик ярышта җиңүче“ дигән мактаулы исем бирелә.
1980 елда Кашапова Рузилә Татарстан делегациясе составында, Татарстанның 60 еллыгына багышланган, Мәскәүдә үткән атналыкта катнаша. Анда аңа СССР Белем җәмгыяте идарәсе председателе, академик Басов хезмәт ияләре тәрбияләүдә уңышларга ирешкән өчен Почет грамотасы тапшыра.
1978 елда ул СССР укытучылар съездында катнаша. Съездга аның белән бергә Яңгул урта мәктәбе укытучысы Мәсхүдә Хәлилова бара. Шушы вакыт эчендә Кашапова Рүзилә 5 тапкыр КПСС райкомы члены булып сайлана, үз эшен намус белән башкара. 1977 елда ул Бөек Октябрьнең 60 еллыгына багышланган тантаналы утырышта катнаша.
Урта Көшкәт авыл советында, Кашапова Рузилә эшләгән чорда күп кенә уңай үзгәрешләр булды. Түнтәр урта мәктәбе, типовой кибет, Урта Көшкәттә культура йорты төзелде. Авыл советы күп төр планнарны вакытында үтәп килде. 1988елда авыл советы, 1987елгы культура-спорт эш нәтиҗәләре буенча өлкәсендә Күчмә Вымпел белән бүләкләнде.
1930-1936 елларда укыган Хәкимов Салих истәлекләре
Хәкимов Салих Түнтәр авылында 1921елда туган, 1930елда Түнтәр 7-еллык мәктәбенә укырга керә. 1936елда 5нче классны тәмамлагач, 6 класста укыганда, әтисе янына ат белән эшләргә керә. 1941ел башында ул Кызыл Армиягә алына һәм 1942елның язында сугышка керә. Өченче Белорус фронтында сугыша. Ржёв, Витебск, Харьков шәһәрләрен алуда катнаша. 1945елны Кенесберг крепостен алганда каты яралана. Шулай итеп, пулемет расчеты командиры сержант Хәкимов башта Каунас, аннан Казан госпиталендә дәвалана. 5-8 ай дәваланганнан соң, туган авылына әйләнеп кайта. Фронттагы батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены, Батырлык өчен, Германияне җиңгән өчен медальләре белән бүләкләнә. Сугыштан соң ул колхозда председатель ярдәмчесе булып эшли башлый. 25 ел колхозда эшләп, 1969елда пенсиягә чыга.
Укыган еллары турында: “Һәр класста 20ләп бала укыды,- дип искә ала Салих абый. — Бер класста төрле яшьтәге балалар укый иде. Укытучыларыбыз Исхаков Габделхак, Чернов, мәктәп директоры Сафин һәм башкалар безгә төпле белем, тәрбия бирергә тырыштылар. Мине укыткан күп кенә укытучылар Бөек Ватан сугышы башлануга яу кырына китте һәм аларның бик азы гына әйләнеп кайта алды.”
1931-35 елларда укыган Зарипов Гариф һәм 1953-55 елларда укыткан Зарипова Факия истәлекләре
Факия апа 1922 елда Киров өлкәсе Малмыж районы Иске Йөрек авылында туган. 1938 елда 7нче классны тәмамлаганнан coң Мари АССР Бәрәңге районына педучилищега укырга барып керә. 1941 елда 7нче классны тәмамлап Малмыж районының Татар Күнбашы авылында балалар укыта башлый. 1944 елда туган авылына кайта һәм анда 1946 елның ноябренә кадәр эшли. 1946 елда Пыжмарага килә һәм 1950 елга кадәр мәктәптә укыта. 1950 елда ире Гарифны Субашка авыл советы председателе итеп кую сәбәпле, шунда күченәләр. 1953 елда Гариф абыйны Түнтәргә колхоз председателе итеп билгелиләр һәм алар гаиләләре белән шунда күченәләр. Мәктәп җидееллык була. Факия апа татар теленнән укыта. Мәктәп директоры булып Мөхәммәтшина Сәйдә апа эшли. Зәкиев Фаил, Йосыпов Рашат, Михеев Василий һәм Серафима, Галиева Бану, Хөсәенова Миңнегөлләр укыта. “Укытучылар авыл халкы алдында еш чыгыш ясый идек. Бәйрәмнәрдә авыл яшьләрен концерт-театрлар куярга оештырып йөрүдә дә һәрвакыт укытучылар була иде. Укучылар да концерт куюларда бик теләп катнаша иделәр. Пионер, комсомол оешмасы бик көчле иде”, — дип искә ала Факия апа.
Гариф абый 1931 елда Түнтәр мәктәбенә 5нче сыйныфка укырга килә. “Торуыбыз Дәмулланың аскы өендә иде. Мәктәптән кайткач, дежурный мичкә ягып, бүлмәне җыештыра. Мичне томалаганнан соң, һәрберебез кечкенә генә чуенга салып аш пешерергә куя идек. Аннары төрле түгәрәкләргә йөри идек. Мәктәптә Алласызлар түгәрәге, тегү-чигү, физкультура түгәрәкләре эшли иде. Комсомол оешмасы бик көчле иде, җитәкчесе — Йосыпов Гәрәй. Шул елны колхозга беренче трактор кайтты. Авылның яше-карты аны карарга җыелган иде. Без, малайлар, трактор артыннан ашауларны да онытып чабып йөрдек. Бик күңелле чаклар иде”, — дип искә ала Гариф абый Түнтәрдә укыган елларын.
1932-1937 елларда укыган Хисамова Асия истәлекләре
Хисамова Асия 1932-37 елларда Түнтәр җидееллык мәктәбендә укый. 8-9-10 классларда укуын Яңгул һәм Балтач урта мәктәпләрендә дәвам иттерә. Мәктәп елларында аның иң якын дуслары Вәлиева Фагыйлә, Гозәерова Фирдәвесләр була. Бу чорда мәктәптә директор булып Сафин дигән кеше, ә аннан соң Вәлиев Гата эшли. Иң истә калган укычылары Черняева, Юрьев, ирле-хатынлы Исхаковлар, Гариповлар, ике бертуган Шәйхетдиновлар. Хисамова Асия мәктәптә бик актив укучы була, җәмәгать эшләрендә башлап йөри.
Класста староста, мәктәп күләмендә учком члены булып эшли. Концертлар куюда актив катнаша. Укытучы Юрьев аларны биергә өйрәтә. 10 классны тәмамлагач Хисамова Асияны укытучылык эшенә җибәрәләр. Ул 1943-44 елларда Дорга башлангыч мәктәбендә, 1944-1945 елларда Субаш башлангыч мәктәбендә укыта. Ә Чулпан дигән авылда башлангыч классларда 2 ел эшли. Эшен яратып башкара. 1947 елны ул Түнтәргә кайта һәм 7 ел клуб мөдире булып эшли. Шушы ук вакытта колхозның комсомол оешмасының секретаре вазифасын башкара. Комсомоллар белән һәр атнада субботниклар оештыра, бергәләп театр-концертлар белән еш чыгыш ясыйлар. Хисамова Асия агитатор булып та эшли, колхозчылар, трактористлар янына еш йөри.
1961 елдан башлап ул колхозның күп төрле тармакларында эшли. 1958 елда аны партия сафларына кабул итәләр. Пенсиягә чыккач та, ул колхозны ташламый, әле күп еллар агитатор булып эшли. 1981 елны Хисамова Асияны хөкүмәтебез зур бүләк белән «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкли.
1933-1940 елларда укыган Мифтахова Фәридә истәлекләре
Фәридә апа 31 ел башлангыч мәктәп укытучысы булып Балтач районынының төрле мәктәпләрендә эшләгән: Шодада, Көектә, Доргада, Субашта... Комсомол секретаре, уку йорты мөдире (китапханәче) һөнәрләре дә яхшы таныш аңа. 1950 елда читтән торып Казан педагогия институтын тәмамлаган.
«10 яшемдә укырга кердем. Класста миннән кечерәкләр дә, зурраклар да бар иде. 4 классны бетергәч имтихан бирдек. Гомумән, ул чакта 4-7 классларда имтиханнар бирү бар иде.
Мәктәптә укыганда әдәбият түгәрәгенә йөрдем. Берничә шигырь дә язган идем.Хәзер инде алар сакланмаган. Шул түгәрәкне оештыручы, татар теле укытучысы Әминә Фәхретдинованы гел рәхмәт сүзләре белән искә алам,» - дип сөйли ул.
Фәридә апа укыган елларында класстан тыш эшләрдә катнашуы, класста староста булып эшләве, түбән классларның вожатые булганлыгы турында да сагынып, яратып сөйли. «7 класста укыганда мәктәпнең комсомол секретаре, тарих, география укытучысы Шәйхетдинов Шәйхелислам абый безне Чепьяга комсомолга керергә алып барды. Шуннан соң инде без комсомол тормышына актив катнаша башладык. Комсомол оешмасы укытучылар белән укучыларныкы уртак, комсомол җыелышлары да бергә үтә иде. Бер вакыт Хәбиб исемле укытучының тәртибен, үзенең укучысы белән дуслашып йөргән өчен, җыелышка куеп тикшерделәр. Ә кыз мәктәпне тәмамлагач,алар өйләнештеләр. Хәбиб абый инде мәрхүм,ә хатыны исән әле. Мәктәптә укыганда безне, 3 укучыны ройон комсомол конференциясенә делегат итеп сайладылар,» - дип искә ала Фәридә апа.
1945-1952 елларда укыган Вәлиуллин Тәлгать истәлекләpе
Вәлиуллин Тәлгать 1937елны Түнтәp авылында туган. 1945ел. Сугыш беткән авыp еллаp. Шул елны Вәлиуллин Тәлгать абый беренче класска укыpга кеpә. 1952елда җиде класс бетеpгән. Беpенче укытучысы Галиева Бану апа була. Вәлиуллин Тәлгать абый укыган еллаpда мәктәптә Гыйләҗев Рәкыйп, Юсупов Pашат абыйлаp, Мөхәммәдьяpова Рашидә апалар укыткан. 1952елны, җиде классны бетергәч, колхоз көтүендә көтү көтә. 1957-1959 еллаpда Кызыл Аpмия сафлаpында хезмәт итә. Аpмиядән кайткач, беpничә ай Чепьяда тpактоpчылаp әзеpләү куpслаpында укый. 1960 елның апpель айлаpында тpактоpда эшли башлый һәм хәзеpге көндә лаеклы ялда. 28 ел эшләү дәверендә ул бары тик бер генә тапкыp тpактоp алмаштыpа. Яхшы эшләгәне өчен Тәлгать абыйны хөкүмәтебез югаpы бәяли. 1970 елда В.И.Ленинның 100еллыгы юбилей медале белән бүләкләнә. 1976елда Хезмәт Кызыл Байpагы оpдены белән бүләклиләp. 1986 елда аңа «ТАССPның атказанган механизатоpы» исеме биpелә.
1945-1953 елларда укыган Хәкимова Сания истәлекләре
Хәкимова Сания Хәкимовна 1945-53 елларда Түнтәр җидееллык мәктәбендә белем ала. 1-4 классларында аны Түнтәрнең Исхакова Фаһирә исемле кыз укыткан, мәктәп директоры Мөхәммәтшина Сәйдә апа, 5 класста җитәкчеләре Мөхәммәдиева Рәшидә апа, 7 класста Зәкиев Фаил абыйлар була.
1-2 классларда укыган вакытта өскә кияргә пальтосы булмаса да, укырга барасы килгән. Әнисе эшкә киткәндә, өстән ишекне терәтеп я бикләп китә торган булган. Иптәшләре килеп, ачып чыгаргач, шәл ябынып мәктәпкә барган. Кайтканда Фаһирә апа (укытучысы) үзенең пальтосын киертеп, озын булгач итәкләрен кайтарып билгә бәйләп куя торган булган. Иптәшләре озата төшеп, пальтоны кире укытучыга кайтарып бирә торган булганнар. Берничә тапкыр укытучы Фаһирә апа итекләрен дә киертеп җибәргән.
Сания апа шушы истәлекләрендә укытучысын зур хөрмәт һәм ихтирам белән искә ала. Шулай ул ярты кышка кадәр укып йөри һәм салкын тидереп укуы өзелә, аңа Казанда дәваланырга туры килә.
Пионер яшендә Хәкимова Сания бик актив укучы була: класста отряд советы председателе, аннары дружина советы председателе булган. Бәйрәм концертларында җырлар белән катнашкан. Матур җырлаганга күрә аны класс саен җырларга йөрткәннәр.
«Җыр укытучысы булмады микән әллә,» — ди Сания апа. 6-7 классларда укыганда җәй көне комбайнёрларга вагонда аш пешереп ашатуда эшләгәннәр. Бу елларда укытучылар: Михеева Серафима, Чумарева Мая, Михеев Василий, Йосыпов Рашад, Чумарев Владимир, Нәҗипова Факия, Галиев Мөбәрәк абыйлар балаларга төпле белем бирүдә зур тырышлыкларын куеп эшлиләр.
Сания Хакимова «Дружба» колхозында алдынгы сыер савучы булып эшләде. Тырыш хезмәт дәвамында ул түбәндәге бүләкләргә лаек булды. 1970 елда В.И.Ленинның 100 еллыгы хөрмәтенә «Хезмәттәге тырышлыгы өчен» юбилей медале, 1971 елда «Тырыш хезмәте өчен» медале, 1975—1977елларда Социалистик ярышта җиңүче дигән, 1976, 1980 елларда «10нчы бишъеллык ударнигы» дигән мактаулы исем һәм билге; 1958,1960 елларда» Татарстан өлкә комсомол комитеты Почет грамоталары; 1960, 1968, 1972, 1975, 1980, 1986, 1987 елларда Балтач райкомы Почет грамоталары; 1960 елда ТАССР БХХКнең Почет грамотасы; 1968 елда Татарстаның 33 өлкә партия конференциясендә делегат булып катнаша.
1938-1946 елларда укыган һәм 1963-1985 елларда укыткан Юсупова Бану истәлекләре
Юсупова Бану апа 1938 елда Түнтәр мәктәбенең беренче классына укырга керә. “Укыган еллары турында ул болай дип искә ала: Беренче класста укыганда Латин графикасы буенча укыдык та, икенче уку елында кириллицага күчерделәр. Сугыш елларында, бигрәк тә 1943-44 елларда тормыш аеруча авыр иде. Аякта чабата, өстә сырма. Мәктәп салкын, киемнәр белән утырабыз. Кара савытларында каралар каткач, өреп җылытабыз. Дәреслекләр, дәфтәрләр юк, иске китапның язу араларына язабыз. Бер дә хәтердән китми, язгы пычракларда чабатадан пычрак кермәсен өчен күтәрмә тагалар иде. Шулай да тырышып укыдык. Исле сабын, чынаяк, галстук белән бүләкләгәннәре хәтердә. Укытучыларның да тормышлары җиңел түгел, ашау яклары да, өс-башлары да начар. Укытудан тыш халыкка культура хезмәте күрсәтүдә зур көч куя иде алар. Бәйрәмнәр саен концертлар, спектакльләр куялар. Ир-ат рольләрен дә үзләре башкаралар. Өлкәнрәк классларда безне дә катнаш-тыралар иде. “Кара йөзләр” спектаклен куярга Субашка барганда бүреләр очрап кире кайтуыбыз хәтердә.
Мәктәптән кайтуга өйне җылыту өчен кечкенә чаналар белән Кесәл урманына чыршы ботагына төшәбез. Төп азык бәрәңге иде. Язга чыгуга, колхоз басуыннан черегән бәрәңге җыеп, аннан бәрәңге коймагы пешереп ашый идек. Акбаш, кузгалак, какы, балтырган күшәсе, безне үлемнән коткаргандыр. Кечкенәдән колхоз эшенә йөрттеләр. Чүп утадык, башак җыйдык, көлтә бәйләдек, суыру машиналарында эшләдек, ә хезмәт хакын бик аз түлиләр иде.”
Түнтәрдә 7 класс тәмамлагач, Бану апа 8нче классны Чепья мәктәбендә укыган. Аннан соң Түнтәр май заводында бер ел тирәсе өйрәнчек лаборант булып эшли. Ләкин укуын дәвам итәргә теләп, ул эштән китеп, Казан педагогия училищесына читтән торып укырга керә. Укыган елларында Түнтәр балалар яслесендә тәрбияче булып эшләгән, 1951-52 елларда Арбор, 1952-53 уку елында Шода авылында башлангыч классларда укыткан. 1953 елдан Бану апа Түнтәр балалар яслесендә мөдир булып эшли. 1963 елда Түнтәр балалар яслесен Балтачка күчерәләр. Бану апа да Балтач балалар яслесенә мөдир булып китә. 1963 елның августыннан Түнтәр мәктәбе интернатына тәрбияче булып кайта. 1965 елда Бану апа Казан педагогия институтының филология факультетына читтән торып укырга керә, аны 1971 елда тәмамлый һәм мәктәптә татар теле, әдәбияты укыта башлый. 1972-1974 елларда мәктәптә завуч, 1974-1980 елларда мәктәп директоры булып эшли. 1985 елда пенсиягә чыгып, хәзерге көндә Бану апа лаеклы ялда.
1928-1935 елларда укыган Гозәеров Габделхәй истәлекләре
Мин, Гозәеров Габделхәй Гозәер улы, 1920 елның 12 июлендә Түнтәр авылында туганмын.
1928 елның сентябрендә Түнтәр җидееллык мәктәбенә укырга кергәнмен. Ул елларда мәктәп кызыл кирпеч бинада урнашкан иде. Мәктәп директоры Әюпов Фатыйх иде. Минем беренче укытучым Светова Мәрьям апа булды. Беренче класста без гарәп алфавитын өйрәндек.Икенче класстан латин хәрефләренә күчтек. Җиденче класска кадәр латин графикасында укыдык. Исемдә калган укытучыларым: Драгина Лида-рус теленнән, Галиев Нәҗип-математикадан, Сафин Мөбәрәк-химиядән укыттылар. Без класста якынча 30 укучы идек. Классташларым: Зарипов Закир, Һадянов Мәгъсүм, Хөсәенов Габделбәр, Шиһапова Гайшә, Зарипова Әнвәр, Сабирҗанова Разия, Сабирҗанова Банулар иде.
Мин Түнтәр мәктәбен тәмәмлагач, 1935 елда Балтач РКШсында ветфельдшерлыкка укыдым һәм Смәел авылына эшкә килдем. 1940 елда армиягә алындым. Смәелдә эшләгәндә КПСС члены булдым. 1946 елда сугыштан кайтып, Чепья районында төзелеш оешмасын җитәкләдем. Берничә ел заготконтор директоры, шуннан соң промкомбинат директоры һәм Түнтәрдә сельпо председателе булып эшләдем. 1959 елдан авылда «Дружба» колхозын җитәкләдем.
Хөкүмәт бүләкләре: ике орден, медальләр һәм мактау грамоталары.
1945-1952 елларда укыган Исмәгыйлева Наилә истәлекләре
Мин 1945 елда Түнтәр җидееллык мәктәбенә укырга кердем. Беренче класстан бишенче класска кадәр Галиева Гыйззәтбану Гафаровна укытты. Ул безгә төпле белем, дөрес тәрбия бирү өчен бөтен тырышлыгын бирде. Ул вакытта тормыш бик авыр иде. Кышкы киемнәрне (телогрейкаларны) ямап кидек. Аякка чабата үреп кия идек. Яз көне су кермәсен дип чабатага агачтан күтәрмә ясап тага идек. Бишенче класстан 7 классны укып бетергәнче класс җитәкчесе Михеев Василий булды. Ул рус теле укытучысы иде. 1952 елда Түнтәр җидееллык мәктәбен тәмамладым. Шул ук елның ноябрь аеннан 1956 елга кадәр Түнтәр авылында газета-журналлар таратучы булып эшләдем. 1956 елдан Түнтәр почта бүлеге мөдире булып эшли башладым. 1958 елда Уфада курста укыдым. Мин эшләгән чорда Түнтәр элемтә бүлекчәсе гел алдынгылар рәтендә йөрде. Үзем дә бик күп мактау грамоталары белән бүләкләндем. 32 ел өзлексез эшләп, 1987 елда лаеклы ялга чыктым.
1940-1947 елларда укыган Мостафин Рәфкать истәлекләре
Мин, Мостафин Рәфкать, 1932 елның 13 октябрендә туганмын. 1940 елны укырга кердем. Минем мәктәп елларым Бөек Ватан сугышы чорында вакытына туры килде. Укулар безгә бик авыр булды, язарга дәфтәр, укырга китаплар юк иде. Караны сөткә корым кушып болгатып ясадык, класслар суык, каралар боз булып ката иде.
Безнең заманда мәктәп элеккеге мәчет бинасына урнашкан иде: аскы катта ике класс, өске катта дүрт класс.Шулай ук хәзерге колхоз ашханәсенең ике ягында ике класс бүлмәсе урнашкан иде, ашханә үзе кызыл кирпечтән салынган иде.
Безнең укытучылар күбесе Түнтәр авылыныкы иде, читтән килгән укытучылар да бар иде. Безне математикадан — Җәмилә апа, рус теленнән — Сәрвәр апа, немец теле һәм геометриядән — Сания апалар (фамилияләрен хәтерләмим) укытты. Ул елларда мәктәбебездә Шәйхи Маннур хатыны Тәгъзимә апа да эшләде, ана теле дәресләреннән керә иде. I-II-III классларны тәмамлаганчы Фәйзрахманова Гөлсем апа укытты, аннары алар гаиләләре белән күчеп киттеләр. IV класста Фәезова Разия апа укытты.(Хәзер Алмалык шәһәрендә яши.) Безгә бик кечкенәдән эшли башларга туры килде. III классны укып бетереп кайтканның икенче көнендә бригадир Кәримова Хәдичә апа ат җигеп капкага бәйләп куйды, иртәгә нинди эшкә барырга икәнен әйтеп китте. Шул көннән башлап, VII классны бетереп чыкканчы, язын уку беткәннән иртәгә 1- сентябрь дигән көннең киченә кадәр эшли идек. Эштән бер көн дә калып булмый иде. V классларга күчкәч Черкас урманыннан мәктәпкә ягу өчен кечкенә чаналар белән утынга җибәрәләр иде, аннан кайткач үзебезнең тау урманына ботакка менә идек. VI классны бетергән елны Фәйзрахманов Габделбәр белән сыер җигеп эшләдек, үгезләр өйрәттек. Ул елларда безгә үгезләр җигеп, атлар җигеп бик күп эшләр башкарырга туры килде.
1947 елда мәктәпне тәмамлагач армиягә кадәр колхозда төрле эшләрдә эшләдем. Армиягә 1951 елның декабрендә китеп, 1954 елның декабрендә кайттым. Армиядән соң колхозда төрле эшләрдә йөрдем. 1956-1958 һәм 1965-1977 елларда колхозда бригадир, 1959-1965 һәм 1977-1992 елларда комбайнер булып барысы 36 ел эшләдем. Колхозда эшләгән елларда бик күп мактау грамоталары белән бүләкләндем.
1944-1951 елларда укыган һәм 1961-1986 елларда укыткан Зарипов Мөкатдәс истәлекләре
Мин, Зарипов Мөкатдәс Зариф улы, 1936 елның 27 октябрендә Түнтәр авылында колхозчы гаиләсендә тудым.
1944 елда Түнтәр җидееллык мәктәбенең 1 классына укырга кердем. Без барлыгы 21 малай, 5 кыз идек. Беренче хәреф танырга өйрәткән укытучыбыз Дәхәнә апа булды. 2 класста Фәния апа, 3 класста Гарифуллина Гайшә һәм Сәмигуллина Зәйтүнә апалар укыттылар. 4 класска безне Лиза апа кабул итте. Югары классларда төрле фәннәрдән аерым укытучылар укыта башлады. Рус теленнән бик озак еллар Василий һәм Серафима Михеевлар, әдәбияттән Мөхәммәдьярова Рашидә апа, физкультурадан Галиев Мөбарәкҗан абый, Мая һәм Володя Чумаровлар, Зөбәйдә апа, Алкин Разит абыйлар безгә төпле белем бирделәр. Ул чорларда мәктәп директоры Гәлләмов булды, соңыннан Мөхәммәтшина Сәйдә апа эшләде.
1951 елда 7 классны тәмамлап, Чепья урта мәктәбендә укуны дәвам иттердем. 1954 елда 10 классны укып бетереп бер ел Свияжскида сөт промышленносте мастерына укыдым. 1955 елның көзендә Саба районыннан армиягә алындым. Аннан 3 ел хезмәт итеп кайткач, туган авылымда шофёр булып эшләдем. 1961 елдан башлап Түнтәр урта мәктәбендә укытучы булып эшли башладым. Мәктәптә бер ел тирәсе интернатта тәрбияче булып тордым, аннан соң математика, физика, сызым, хезмәт, химия, машиноведение, биология, физкультура фәннәре укытырга туры килде.
1970 елда КДПИ ның математика бүлеген читтән торып тәмамладым. 25 ел өзлексез эшләп, 1986 елда озак еллар эшләгән өчен лаеклы ялга киттем.
1938-1946 елларда укыган Кадыйров Фәрт истәлекләре
Мин, Кадыйров Фәрт Кадыйр улы, 1930 елның 18 мартында Түнтәр авылында дөньяга килгәнмен.
1938 елда Түнтәр мәктәбенә 1 класска укырга кердем. Башлангыч классларда безне Галләмова Разия апа, рус теленнән Сәрвәр апа, немец теленнән Сания апа, әдәбият, тарих фәннәреннән Миңлегөл апалар белем бирделәр. Ул вакытта мәктәп директоры Вәлиев Гата иде.
Фәрт абый сөйләгәннәрдән:
— Мәктәп елларым авыр сугыш һәм сугыш арты елларына туры килде. Без корымнан кара ясап каурый каләмнәр белән яздык. Аякта тишек чабата булыр иде. Иске китап, гәҗит кырыйларына язып укыдык. Миңа бер-ике класс латинча да укырга туры килде. Без башлангыч классларда, иске мәчетнең өске катында укыдык. Класста барлыгы 21 малай, 31 кыз иде. Безне тигезләп ике группага бүлделәр. Мәктәпләр салкын, өстән салып укулар юк инде ул. Мәктәптә Мәсери апа берүзе биш мичкә яга иде. Аның җылысы бетмәсен дип иртә томалап куялар да, аннан соң балаларга ис тия иде.
1947 елда укуны дәвам итәргә Чепьяга төштем. Чепьядан көн саен кайтып йөрдем. Шимбә, ял көннәрендә Тагашур урманыннан утын ташып куя идек. Юлда әниләр җибәргән бәрәнге күмәчләрен бүлгәләп ашый идек.
1950 елда, 10 класста ике ай укыганнан соң, ФЗУдан шахтага алып киттеләр. Ул вакытта ике ел мәҗбүри шахтага җибәрәләр иде. Аннан 1952 елда кайтып, алты айлык трактористлар курсында укыдым. Бер ел «Активист» колхозында тракторда эшләдем. Шул елның ноябрь аенда армиягә алдылар. Дүрт ел авиациядә хезмәт итеп кайтып, бер ел Үрнәктә комбайнчылар курсында укыдым. 1958 елның урагын комбайнда каршылап, 30 ел комбайнчы булып эшләдем. Районда алдынгы комбайнчылар рәтеннән төшмәдем, гел Мактау тактасына куйдылар. 42 ел эшләп, 1990 елда лаеклы ялга чыктым.
Хөкүмәт бүләкләре: 3 медаль, мактау грамоталары, тәбрикләү кәгазьләре.