Т ирән тамырлы түНТӘрем
Вид материала | Документы |
- Т ирән тамырлы түНТӘрем, 1198.4kb.
Түнтәр авылы дин тотучылары җыены беркетмәсе
Түнтәр авылы 25 ноябрь 2003 ел.
Катнашалар – 65 кеше.
Көн тәртибе:
Түнтәр мәчетенә исем бирү турында
Тыңланды:
Авыл имамы Гомәр Газыймов үзенең чыгышында Түнтәр мәчетенең бер еллык эшчәнлегенә анализ ясады һәм Түнтәр мәчетенә исем бирү кирәклеге хакында сөйләде. Ул үзенең чыгышында 1876-1919 елларда Түнтәр авылының имамы булган һәм берүк вакытта Түнтәр мәдрәсәсенең мөдәррисе булып авылда 42 ел дәвамында хезмәт куйган Шәех Ишмөхәммәт хәзрәт Түнтәри (Динмөхәммәтов) исеме бирү турында тәкъдим ясады.
Авыл тарихын һәм мәдрәсә тарихын өйрәнүче авылдашыбыз Рәфхәт Зарипов Түнтәр мәчете, мәдрәсәсе тарихлары һәм Ишмөхәммәт хәзрәт эшчәнлегенә тукталып, түбәндәгеләрне сөйләде:
Түнтәр авылы – элек-электән мәчете һәм мәдрәсәсе белән дан тоткан авыл булып саналган. Мәчет һәм мәдрәсәнең бай тарихы бар. Архив документларына караганда, Казан ханлыгы рус дәүләте тарафыннан яулап алынгач һәм Казан тирәсендә гасырлар дәвамында татарларны көчләп чукындыру периодында, 1730 елларда, Түнтәргә Казан тирәсендәге Кәтернәҗ (Екатериновка) авылыннан Габдерразак хәзрәт Ишмөхәммәд җәмәгате белән Түнтәргә килеп урнаша. Габдерразак хәзрәт авылда имам вазифасын, җәмәгате абыстай вазифасын башкаралар. 40 ел дәвамында Түнтәр авыл халкына дин нигезләрен төшендереп, бөтен авыл халкын укырга-язарга өйрәтәләр, халыкка әхлак тәрбиясе бирәләр. Габдерразак хзрәт шулай итеп Түнтәр авылы мәдрәсәсенә нигез сала. Аның өч шәкерте, Түнтәр егетләре Госман Исмәгыйль улы, Габделхәмид Үтәгән улы, Сәгыйдь Вәлид улы Дагыстанга китеп муллалыкка укып тирән белем алалар. Габдерразак хәзрәттән соң 1770-1785 елларда Түнтәрдә Госман хәзрәт имамлык итә. Габделхәмид хәзрәт исә Мәчкәрә авылына урнашып, андагы мәдрәсәгә нигез сала. Сәгыйть хәзрәт Оренбург янындагы Каргалы мәчетенә (Сәгыйть бистәсе) имам булып урнаша.
Габделхәмид хәзрәт Ватаны Түнтәргә кайтып, 1785-1805 елларда Түнтәрдә имамлык итә. Аннан соң туган авылына Сәгыйть хәзрәт тә кайта. Ул 1805-1830 елларда имам була.
Бохарада 10 ел белем алып, Кытайда, Һиндестанда, Әфганстанда 5 ел стажировка үткән Мөхәммәтгали ватаны Түнтәргә 1830 елда кайта һәм авылның имамы булып хезмәт итә башлый. Аңа ишан дәрәҗәсе бирелә. Ул алтын медаль һәм «Нәкышбәнди» («Мәрхәмәтлелек») орденына лаек була. 1831 елда ул тугызга тугыз метрлы яңа мәчет бинасы төзетә. 1834 елда мәчет бинасы стандарт рәвешкә китереп зурайтылып (ике катлы һәм 9 метрга 27 метр), манара куела. Мәдрәсә өчен агачтан өч бина төзелеп, мәдрәсә урта дини белем бирә башлый. Мөхәммәтгали ишан авылның беренче указлы мулласы була. Мәдрәсәнең даны бөтен Идел-Урал буена таралып дан-шөһрәткә ирешә.
1830-1876 елларда Түнтәр мәдрәсәсе мөдәррисе һәм авыл имамы булып Шәмсетдин хәзрәт эшли. Зур белемле һәм дәрәҗәле була. Әмма хаҗ кылырга барып, кайту юлында, Истанбулда авырып вафат була һәм шунда җирләнә.
Ишмөхәммәт Динмөхәммәт улы малай вакытта Түнтәр мәдрәсәсенә Мамадыш өязе Түбән Сөн авылыннан килеп танылган Мөхәммәтгали ишанда дәресләр ала. Мәдрәсәне тәмамлагач, муллалык указына ия була. 1876 елдан алып 1919 елга кадәр 42 ел дәвамында Түнтәр мәдрәсәсенең мөдәррисе һәм авылның имамы буларак хезмәт итә. Ишмөхәммәт хәзрәт тирән белемле булып, күп кенә китаплар яза. Дин тәгълиматен үстерү буенча хезмәтләрен нигездә гарәп телендә иҗат итә. Мәдрәсә мөдәррисе буларак та, укымышлы дин белгече буларак та Түнтәрдә генә түгел бөтен Идел-Урал төбәгендә муллалар һәм гади халык арасында зур абруй казана. Бер үк вакытта Ишмөхәммәт хәзрәт муллаларга карата да, шәкертләргә карата да бик таләпчән булуы белән башка имамнардан аерылып торган.
XX гасыр башында дини тәгълиматка реформа башлангач, җәдитчеләрнең уку-укыту методикасында үзгәрешләр кертүенә, европалашу, мәдрәсәләрдә рус миссионерларының материаль ярдәмен кертү, кайбер табигать фәннәре укытуны арттыруга ул теше-тырнагы белән каршы килә. Җәдитчелектә ул ислам дине нигезләренең какшавын тоя. Диннең сафлыгын саклап калырга омтыла. Аның яклаучылары да күп була. Бер үк вакытта ул чорның җәдитчелек башында торучы Ш.Мәрҗани, Р.Фәхретдин, Г.Баруди кебек олы татар галимнәренә дә ул каршы барып, зур бәхәскә керә. Әмма аның кемнәргәдер ниндидер начарлык кылуы турында архив документларында берни табылмады. Хәтта Иж-Буби мәдрәсәсенең таркатылуы сәбәпләренең нигезе аңа бәйләнмәгән. Бубиларның патша хөкүмәтенә каршы булган гамәлләре турындагы доносны Ишмөхәммәт хәзрәт түгел, ә үз араларыннан башкалар бирүе билгеле. Ул чорда Столыпин жандармериясе муллаларны ике группага, җәдитләргә-кадимчеләргә бүлеп, мөселман зыялыларын бер-беренә капма каршы куюны оештырган. Шактый җәдитчеләрнең төрмәгә яки сөргенгә җибәрелүен рус империясе сәясәте нәтиҗәсе дип карарга кирәк. Шулай да, патша хөкүмәте чорында муллалардан, мөгаллимнәрдән берәү дә атылмаган. Бубилар да, башка муллалар да совет чорында атылганнар.
1895 елда Шәмсетдин хәзрәтнең улы Мөхәммәтнәҗип хәзрәт указлы мулла шәһадәтнамәсе алып кайткач, Түнтәрдә җәдит мәдрәсәсе ачып җибәрә. Авылның икенче имамы булла. Имам буларак ул авыл халкына 1930 елга кадәр хезмәт итә. 1930 елда коммунистлар тарафыннан кулга алына һәм Казан төрмәсендә үлә.
1905 елда авылның зур сәүдәгәре Шакир бай Хәкимов Түнтәр мәдрәсәсенә таштан бик яхшы бина төзетә. 1912-1914 елларда Шакир байның әтисе, эре сәүдәгәр меценат Габделлатыйф бай Хәкимов Түнтәр мәдрәсенә үз акчасына кирпечтән яңа бина һәм икенче мәчет бинасы төзеп сафка бирә.
1919 елның маенда Колчак армиясе Вяткага килеп җиткәч, Малмыж шәһәрендә коммунистлар тарафыннан 15 дин әһеле судсыз-нисез атыла. Аклар елганың бу ягына чыккан очракта дин әһелләренең халык арасындагы авторитеты яшь совет властена куркыныч тудыра. 15 шәһитнең берсе Арбордан Хәлиулла мулла, икенчесе Түнтәрдән 80 яшьлек Ишмөхәммәт хәзрәт (Ишми ишан), өченчесе кайсыдыр рус авылының побы...
1919 елдан 1930 елга кадәр авыл имамы булып түбәнге мәчеттә Ишмөхәммәт хәзрәтнең улы Мөхәммәтнәкыйп хәзрәт хезмәт итә. 1930 елда 1834 елда елда төзелгән мәчетнең манарасы киселә. Ул башта административ бина, аннары мәктәп өчен хезмәт итә. 1959 елда аның түбәнге каты сүтелеп, бер катлы мәктәп бинасы итеп калдырыла. Хәзер бу бинаның бер өлешендә Түнтәр мәдрәсәсе музее урнашкан. 1914 елда төзелгән икенче мәчет бинасы 1944 елда сүтелеп район үзәгенә административ бина итеп күчерелә.
Моннан өч ел элек, 2001 елда, Түнтәр авылында агачтан мәхәббәт яңа мәчет бинасы төзелеп башлады. Авылга кабат Аллаһ йорты кайтып, халыкка иман нуры иңде. Мәчет төзүне ул вакытагы колхоз рәисе Наил Гарифуллин башлаган иде. Колхозның аннан соңгы рәисе Мирвәт Галимов һәм җирле үзидарә рәисе Рәйсә Мөхәммәдиева җитәкчелегендә төзү эшләре тәмамланып, мәчет сафка бирелде. Мәчетне төзүгә район хакимияте һәм Ишмөхәммәт хәзрәтнең оныгы Фарук Нәкыйпов зур материаль ярдәм күрсәттеләр.
Рәфхәт Зарипов ахырдан Шәех Ишмөхәммәт хәзрәтнең Түнтәр авылында дини эшчәнлектә куйган зур хезмәтен һәм дин юлында шәһит киткәнлеген исәпкә алып, Түнтәр мәчетенә Шәех Ишмөхәммәт хәзрәт исеме бирергә дигән тәкъдим белән чыкты.
Мәчет карты Гайфетдин Шәрәфиев алда сөйләүчеләр тәкъдимен хуплады.
Мәчет карты Мөбарәкҗан Галимҗанов та үзенең чыгышында алда сөйләгән кешеләрнең тәкъдимен хуплады һәм берүк вакытта Түнтәр мәдрәсәсе музеена Шәех Мөхәммәтгали хәзрәт исеме бирергә кирәк дигән тәкъдим белән чыкты
Урыннан сөйләүче башка авылдаш дин тотучылар ике тәкъдимне дә хуплауларын белдерделәр.
Авыл Җыены бертавыштан карар бирде:
Түнтәр мәчетен алга таба «Шәех Ишмөхәммәт хәзрәт Түнтәри мәчете» дип атарга.
Бу тәкъдимне раслауны Татарстан Диния Нәзарәтеннән сорарга.
Түнтәр мәдрәсәсе музеен «Шәех Мөхәммәтгали ишан исемендәге Түнтәр мәдрәсәсе музее» дип атарга.
Балтач район хакимиятенең мәдәният бүлегеннән Түнтәр мәдрәсәсе музеен «Шәех Мөхәммәтгали ишан исемендәге Түнтәр мәдрәсәсе музее» дип исемләүне рәсмиләштерүне сорарга.
Түнтәр авылы имамы: _________ (Гомәр хәзрәт Газыймов)
Җыен сәркатибе: ______________ (Рәфхәт Зарипов)
Түнтәр авылы тарихына караган Киров шәһәре архивыннан алынган материаллар
Архив материаллары 2000 елда Рәфхәт Зарипов тарафыннан Киров шәһәре архивыннан алдырылды. Материаль чыгымнарны Балтач район хакимияте хисабыннан хакимият башлыгы Марат Хәй улы Зарипов түләде.
Киров шәһәре архивы материаллары арасында Түнтәр авылы белән бәйле түбәндәге мәгълүматлар табылды: (Вятка губернасы 1780 елда гына төзелеп, Түнтәр авылы Малмыж өязе составында шул вакытта гына Вятка губернасына кертелә. 1780 елга кадәр Түнтәр авылы Казан губернасына кергән була.)
“1781 елгы Вятка наместниклыгындагы авыллар ведомсть”ларында Малмыж округының Аммухамет сотнясына кергән Уразаевның Түнтәр авылында чукынмаган татарлар барлыгы 142 ир-ат яши диелгән. (Фонд 583, опись 600, эш бер. 630, битләр: 694, 708.)
1802 елда язылган Уржум өязендәге авыллар исемлегендә: “Түнтәр авылында ир-атлардан 2 чукынган татар, 193 чукынмаган татар яши” диелгән. (Фонд 583, опись 22, эш берәмлеге 48, 215 бит.)
1836 елда язылган Малмыж өязендәге авыллар исемлегендә: “Яңгул волостендагы Түнтәр авылында 100 хуҗалык, шуларда 332 ир-ат, 374 хатын-кыз яши” дип язылган. (Фонд 574, опись 1, эш бер. 3, 97 бит, ике яклап.)
1869 елда язылган 1 стан торак пунктлар исемлегендә түбәндәге язмалар бар: “Көшкәт елгасы янында Түнтәр авылы бар. Яшәүчеләре — дәүләт крестьяннары: ирләр 670, хатын-кызлар 687. хуҗалыклар саны 167. Авылда агачтан салынган мәчет бар. Шәхси татар училищесы эшли. Иген игүдән тыш авыл кешеләре күннән бияләйләр тегү белән шөгыльләнәләр. Өяз шәһәреннән 26 чакрым, стан квартирасыннан 6 чакрым”. (Фонд 574, опись 1, эш бер. 285, 18 бит ике яклап һәм эш бер. 286, 13 бит.)
1905 елда Арбор волостендагы Түнтәр авылында барлыгы 247 хуҗалык, шуларда 730 ир-ат һәм 690 хатын-кыз яши диелгән. (Фонд 574, опись 2, эш бер. 617/5, 359 бит.)
Архив документларында Түнтәр авылы мәчете тарихына караган материаллар да бар: “1872 елның 12 июлендә мәчетнең таныклыгы акт”ында түбәндәгенләр теркәлгән. “Малмыж өязенең 1 стан приставы Боков, Арбор волосте старшинасы В. Елкин катнашында 12 июльдә Түнтәр авылындагы җәмигъ мәчетенең таныкламасын төзегәндә түбәндәге үлчәү эшләрен башкарганнар: мәчет бинасы агачтан төзелгән, озынлыгы 37 аршын, киңлеге 13 аршын, түбәгә кадәр биеклеге 12 аршын, манараның шпиле белән биеклеге (ярымайга кадәр) 24 аршын. Көнчыгыш һәм көнбатыш якларында 12 шәр тәрәзә, төньяк һәм көньякка караган 3 әр тәрәзәсе бар. Мәчет таш нигездә утыра, тыштан такта белән тышланган һәм сары буяуга буялган. 1834 елда төзелгән. Таза, нык. Хуҗалык корылмаларыннан ераклыгы 20 саржиннан кимрәк, ә училище бинасы мәчеттән 7 саржин ераклыкта. Бу урынга ул, иске урыныннан быелның язында гына күчереп салынган.” (Фонд 583, опись 495, эш бер. 129, 5 бит.)
1917 елда язылган Вятка губернасына кергән мәчетләр һәм аларда хезмәт күрсәтүче дин әһелләре турындагы китапта түбәндәгеләр язылган:
“Түнтәрдә беренче мәчет 1831 елда төзелгән. Мәчетә имам хатыйп һәм мөдәррис Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов (указны 1877 елның 14 июнендә алган №5268), мәэзин Мөхәммәтҗан Мөхәммәтгалиев. Икенче мәчеттә мулла Мөхәммәтнәкыйп Ишмөхәммәтов (указ 1915 елның 7 апрелендә алынган №460). (фонд 583, опись 604, эш бер. 149, 26 бит ике яклап.)
1869 елда язылган Вятка губернасы Малмыж өязендәге мөселман мәктәпләре турындагы ведомостьта түбәндәгеләр әйтелә:
“Түнтәр авылында җәмиг мәчете бар һәм халыкның үз хисабына тотыла торган татар мәктәбе (мәдрәсә) эшли. Мәктәп бу урынга халык авыл булып утырган вакыттан бирле эшли. Ир балаларга указлы мулла белем бирә, кызларны аның җәмәгате укыта. Укучылар саны: малайлар 45, кызлар 39.
Мәдрәсәдә татар фәннәре укытыла. Мәктәп чыгымнары балаларның әти-әниләре, туганнары исәбеннән тотыла. Мөгаллимнәр, тәрбиячеләр һәм укучылар авыл кешеләре тарафыннан махсус төзелгән бинада укыту-тәрбия эшен алып баралар.” (Фонд 574, опись 1, эш бер. 324, битләр 22 ике яклап, 23.)
1895 елгы язмада Түнтәр авылында ике мәктәп — мәдрәсә һәм башлангыч мәктәп теркәлгән. Биналар имам Шәмсетдинов тарафыннан шәхсән бирелгән. Белем бирүчеләр указлы муллалар Нәҗип Шәмсетдинов һәм мулла Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов. укучылар саны — 140 малай.
1899 елда укучылар саны: малайлар 150, кызлар 50. (Фонд 205, опись 2, эш бер. 2189, 10 бит ике яклап һәм эш бер. 2273, 5 бит ике яклап.)
1912 елгы язмада: “Түнтәр мәдрәсәсендә белем бирүче өлкән указлы мулла дини белемгә өйрәтүче Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов.” (Фонд 205, опись 3, эш бер. 2847, битләр 32 ике яклап, 34.)
1896 елда язылган Вятка губернасы статистик материалларында Малмыж өязе Арбор волостена караган түбәндәге язмалар бар:
“Арбор волосте Малмыж өязенең Казан губернасы кырындагы көньяк-көнбатыш өлешен алып тора. Тупас итеп караганда волость территориясе өчпочмак формасында. Өчпочмакның нигезе көньякка, түбәсе төньякка карый. Территориягә кергән барлык мәйдан да диярлек община карамагында. Волостьтагы барлык яшәүчеләр саны, хатын-кызларны да кертеп, 12264. Шулар эченнән руслар 314, вотяклар 75, чирмешләр 2191 һәм татарлар 9684. Иң борыңгы авыллар чирмешләрнеке. Алар бу урыннарга иң беренче булып килеп утырганнар. Алар волостьта төп халыклар булып торалар. Бу урыннарга татарлар чирмешләргә караганда шактый соңарак килеп утырганнар. Моннан 300 яки 400 ел чамасы элек. (Бу 1896 елда язылган документ — Р.З.) Татарлар бу урыннарга килеп утырганда кайбер урыннарда чирмешләрне кысрыклап чыгарганнар һәм аларны икенче урынга күчеп утырырга мәҗбүр иткәннәр.
Файдалану җире буларак волостьне 6 районга бүләргә мөмкин (шуның берсен Түнтәр районы).
Түнтәр районына түбәндәге авыллар керә: Люсинер, Побайнур, Курамьял, Арбор, Себеусад һәм Түнтәр. Монда туфракның күпчелек өлеше көрән. Бары тик Арборка елгасының сульягында, елга көнбатыштан көньякка таба ага, урыны алга таба кызыл балчыкка күчә торган белән авыр балчык (суглинки), шул ук елганың уң ягында агып килгән кара туфрак.
Түнтәр авылы Арборка елгасының уң ягында урнашкан. Түнтәр авылының басу-кырлары шактый калкулыкта урнашканнар. Шактый ерганаклар белән кискәләнгән, текә авышлыклар бар. Басу туфрагы күпчелек урында көрән, караңгы төстәге черемә белән аралашкан, кырын участокларда кызыл балчыклы туфрак. Монда солы чәчәләр, сүс өчен киндер үстерәләр — орлыгы 10 кадактан артмый. Сабан культураларыннан солыдан тыш арпа, бодай, җитен һәм полба? игелә. Җитен һәрвакытта да яңа участокка чәчелә һәм бик яхшы уңыш бирә. Тирес, нигездә, арыш чәчеләчәк мәйданга чыгарыла. Тирес чыгару мәйданы кара пар мәйданының 17 дән бер өлеше кадәр. Уңыш алу уртача түбәндәгечә: а) тирес чыгарылмаган мәйданда арыш 38 пот, б) тиресләнгән мәйданда арыш 41 пот, солы 45 пот.Түнтәрнең печәнлекләре Түнтәр елгасы буйларында. Печән уңышы 70 пот. Печәнлекнең бер десятинасының аренда бәясе 5 сум. Терлекләр көтүчеләр тарафыннан үзләренең елга кырларында көтелә. Урманнары утынга яраклы. (Вятка губернасының Малмыж өязе статистика материаллары. Вятка, 1896 ел, 63-64 битләр.)
Түбәндәге архив материалларын 1997 елда Карадуган авылындагы “Себер юлы” музее директоры Бакый Шәймулла улы Зыятдинов Киров шәһәре архивыннан алдырды һәм 1999 елда Түнтәр мәктәбенең 200 еллык юбилеен үткәргәндә “Мәдрәсә музее”нә бүләк итте.
Вятка губернасының Малмыж өязе Арбор волостена кергән Түнтәр авылы мәдрәсәсе турында Вятка губернасы статкомитеты халык училищеларының директор Канцеляриясе архивы фондларыннан түбәндәге материаллар табылды:
1869 елдагы Вятка губернасының Малмыж өязендәге мөселман мәктәпләре турындагы Ведомостьта түбәндәгеләр язылган: “Түнтәр авылында халык тарафыннан ачылган мәктәп (мәдрәсә) бар. Бу мәдрәсә “бу урынга авыл килеп утырган вакытан ук” булган (документта датасы күрсәтелмәгән). Документ язылган чорда мәдрәсәдә 45 малай һәм 39 кыз бала укый. Малайларны указлы мулла укыта, кызларны аның җәмәгате укыта. Балаларны татар грамотасы фәннәре укытыла. Мәктәп бинасы ата-аналар хисабына төзелгән һәм аны тоту чыгымнары ата-аналар, аларның туганнары һәм укытучы-тәрбиячеләр хисабына алып барыла.
1891-1892 елдагы Вятка губернасының Малмыж өязендәге мөселман мәктәпләре турындагы Ведомостьта түбәндәгеләр язылган: “...Түнтәр авылындагы мәдрәсәдә 100 малай һәм 40 кыз бала белем ала...”
1894 елның 1 октябрендәге Вятка губернасының Малмыж өязендәге мөселман мәктәпләре турындагы Ведомостьта түбәндәгеләр язылган: “...Түнтәр авылында ике мәдрәсә эшли. Мәдрәсә биналары имам Шәмсетдинов тарафыннан бирелгән. Мәктәпләрдә 140 бала белем ала. Укытучылар булып шул авыл муллалары: имам Нәҗип Шәмсетдинов һәм Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов эшли...”
1903 елның икенче яртысында Малмыж өязендәге мөселман мәктәпләрен карап чыгу Отчетында болай дип язылган: “...Түнтәр мәдрәсәсе шактый зурлыктагы һәм биеклектәге ике яңа төзелгән агач биналарда урнашкан. Биналар ике-өч ел элек Казан сәүдәгәре Ишморатов хисабына төзелгәннәр. Мәдрәсә биналарының бүлмәләре класс бүлмәләренә ошамаган, торак бүлмәләрен хәтерләтәләр. Зур булмаган бүлмәдә идәнгә паласлар җәелгән. Мөдәррис өлкән шәкертләргә лекция укый. Китаплар өчен куелган кечкенә өстәлдән башка бүлмәдә башка җиһазлар юк...
...Укытучы Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов 60 яшьтән олы. Ул Бохарада югары белем алган һәм бик тирән белемле, мөселман динен бик яхшы белүче “ишан” (изге) дип йөртелә...”
Якынча 1911-1912 елларда (төгәл датасы куелмаган) Вятка губернасының Малмыж өязендәге мөселман мәктәпләре турындагы Мәгълүматлар”да түбәндәгеләр язылган: “...Түнтәр авылында мәдрәсә бар. Дин гыйлемен укытучы булып шушы ук мәдрәсәне тәмамлаган Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов тора.”
Югарыда күрсәтелгән мәгълүматлар Киров шәһәре архивының түбәндәге фондларыннан алынды:
Фонд 574, опись 1, эш берәмлеге 324, битләр 22 ике яклап, 23
Фонд 205, опись 2, эш берәмлеге 2075, бит 13 ике яклап
Фонд 205, опись 2, эш берәмлеге 2375, битләр 57 ике яклап, 58
Фонд 205, опись 3, эш берәмлеге 2847, бит 32 ике яклап
Фонд 205, опись 4, эш берәмлеге 3729, бит 17 ике яклап.
Габделхәй Динмөхәммәдовның “Ат саклаганда” дигән хикәясе
Фатыйма Ибраһимованың кереш сүзе:
«Хөрмәтле укучым! Син бу хикәяне беренче тапкыр күрәсең һәм кем язганын да белмисендер, мөгаен. Аның авторы Габделхәй Динмөхәммәдев — укытучы-педагог, балалар язучысы, яңалыкка теше-тырнагы белән каршы көрәшүче атаклы Түнтәр (Балтач районы мулласы) Ишми ишан улы. Элек бездә мулла малае дигән сүзне ишетү белән, аңа ниндидер бер сагаеп карау хисе тәрбияләнгән иде. Дөрес булмаган икән. Мулла балалары арасыннан да халык бәхете өчен янып-көеп йөрүчеләр күп чыккан. Г. Динмөхәммәдев, мәсәлән, Октябрьнең беренче көннәреннән үк яңа тормышны төзүчеләр сафына баса, яңа мәктәпләр ачу, яңача укытучылар әзерләү эшләрендә башлап йөри. Тик шунысы үкенечле: бик иртә, 1922 елда 31 яшендә тиф авыруыннан дөнья куя ул. Иртә үлсә дә, шактый әдәби мирас калдыра. Газета-журналларда күп санлы мәкаләләр бастыра, Балалар өчен «Бәйрәм» исемле пьесасы, хикәяләре чыга. Әдәби әсәрендә аның хезмәт кешесенә мөнәсәбәте сизелеп тора. Әлеге хикәяне укыганда сез үзегез дә шул фикергә килерсез.
Татарстан фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Фатыйма апа Ибраһимова әнә шундый кереш сүз белән бу хикәяне 1992 елда “Ялкын” журналында бастырып чыгарган».
Бу хикәя безнең авыл өчен тарихи истәлек булып тора. Чөнки хикәянең эчтәлеге тулысы белән авыл тарихын яктырта. Иске тегермән хәзер дә билгеле булган Шүрәле тавы янындагы тегермән алды урыны. Кушкаен елгасы Шүрәле чишмәсе агып чыга торган тау янындагы Ташлы елганы хәтерләтә. Җырчы Хәкимҗан образы аша авылның танылган җырчысы булган Бөек Ватан сугышы ветераны Хәкимҗан ага Закирҗановны күзаллыйбыз. Хәзер хикәянең үзе белән танышыйк. Төзүчедән
Яз көне, сабан чәчүе беткәч, печәнгә төшкәнче, авыл кешеләре атларын такыр басуга, печәнле елга буйларына яки урман араларына җибәрәләр. Балалар, атларны кичтән болынга алып китеп, төнне шунда үткәрәләр дә иртәгесен авылга алып кайталар. Бу «кунарга бару» яки «ат сакларга бару» дип атала.
Шөлдерләр таккан атларга атланып, узыша-узыша шунда барулар, анда баргач, иптәшләр белән җыелышып уйнаулар, җырлау вә хикәя сөйләүләр, кич белән бәрәнге пешереп ашаулар авыл балалары өчен язның сабырсызлык белән көтеп алына торган вакыйгасы хисапланадыр.
Мин авылда торган көннәремне уйлый башласам, ул көннәрнең иң күңелле вә матур сәхифәсе булып шул ат саклау манзаралары, анда баргандагы узышулар искә төшә. Анда күп вакытта минем җирәннең алга чыгуы, тик Сабирларның Кашкалары чыккан көнне генә үземнең икенчегә калуым, шул Кашканы узу тугрысында корган төрле хәйлә вә тырышлыкларым хәтергә килә.
Әйе, күңелле иде ул ат саклаган вакытлар!
Шул көннәрнең арада берсе минем күңелгә бигрәк нык урнашып калган. Ул кичне без бер башы белән киң тегермән алдына килеп чыга торган Кушкаен елгасы буена ат сакларга җыелган идек. Читкә китмәсеннәр өчен атларыбызны тышаулап җибәрдек. Үзебез коры-сары чыбыклар җыйдык та, шуларны ягып бәрәнге пешерер өчен, су буена җыелдык.
һава соң дәрәҗәдә тын, киң тегермән алды ай яктысында көзге шикелле җәелеп ята. Суның безнең як чите ярсыз, болын белән бертигез. Суның теге як ярында озын таллар, агачлар үсә, аларның шәүләләре су өстенә кара булып сузылган, әллә нинди ачулы нәрсә төсле, куркыныч булып күренә.
Тегермән бүген тартмый, тик караңгыда зур биналары гына шәйләнә. Ул арыган сыман, арып туктаган сыман, ял иткән сыман…
Без тулы айның су өстенә сузылган аксыл шәүләләрнең матурлыгына хәйран булып бераз карап тордык та, чыбыкларны өеп ут ягып җибәрдек, үзебез ут тирәсенә җыелышып, төрлебез төрлечә сузылып яттык. Үзенең моңлы тавышы, җырга осталыгы белән атаклы Хәкимҗан тамагын кыргалап куйды.
Хәкимҗанның тамак кыруы бервакытта да бушка булмый. Ул моның белән үзенең җырларга хәзерләнүе хакында хәбәр бирә. Без һәркайсыбыз аның җырын яратып тыңлыйбыз. Хәкимҗан атасыз-анасыз ятим бала, бер тәрбиячесе дә булмаганга, Шакир бабайларда хезмәтче булып тора. Ул яшьтән үк ятим үскәнгәме – нигәдер һәрвакыт уйчан вә моңлы була. Бер яктан, бик кызганыч, икенче яктан, һичкемгә зарарын тидерми торган, һәрвакыт сүзен уйлап вә үлчәп сөйли торган акыллы малай ул. Без аны барыбыз да яратабыз, хәтта уйнаган чакларда, аңа юл куеп, аны рәнҗетмәскә тырышабыз… Инде җырлый башласа, аның куәтле вә моңлы тавышы астында дөньябызны онытабыз. Малайның җырлый торган көйләре дә төрле вә күп. Ул һичбер вакытта бер җырлаган җырын икенче җырламый…
Хәкимҗан озак көттермәде, инде безгә күптән таныш вә мөлаем тавышы белән «Зиләйлүк» көенә җырларга кереште:
Егетләрдәй булсаң, ай, җир күк бул,
җир күп авырлыкны күтәрәй…
Егетләрдәй булсаң, ай, су, күк бул, Зиләйлүк
Су күп шакшыларны күтәрәй!..
Хәкимҗан җырның ахырындагы юлын икенче кат әйтә генә башлаган иде, иптәшебез Зариф: «Карагыз әле, малайлар!» — дип, суның югары башына күрсәтте. Карадык. Анда ниндидер бер кара нәрсә селкенгән кеби. Шул якка таба борылдык. Хәкимҗан да җырын бетерер-бетермәс тукталып калды. Күңелебезгә курку төште. Минем күңел бигрәк тә еракларга чапты. Шүрәле, су анасы хакында сөйләгән әкиятләр хәтеремә килде. Кайбер балалар эчтән генә укый башладылар.
Су өстендәге кара нәрсә зурайган, безгә якынлаша шикелле. Аның канатлары да бар төсле, селкенгән дә төсле. Соңга таба канатлары белән анда- санда су өстенә суккан шикелле, су дулкынланып киткән шикелле дә була иде.
Озак вакыт үтмәде, барыбызда аптыраш вә куркуның урынсыз икәнен аңладык. Су өстендәге кара нәрсә өстенә ниндидер кеше утырган каек булып чыкты. Ул җәһәтләп кенә безгә якынлашып килә, безгә аерым ачык күренә башлады. Әнә аның ишкәкләре, тигез су өстенә ертып керәләр дә, анда дулкыннар ясыйлар. Айның су өстенә төшкән шәүләсе суның дулкынлануы белән сырлы-сырлы булып сузыла. Су тагын беразга тынып торган төсле була. Каек өстендәге кеше тагын ишкәкләрен селкетеп җибәрә дә, су өсте тагын дулкынлана.
Без ниндидер бер ят тойгы белән бу кешенең яныбызга килеп җитүен көтәбез. Ул күп көттермәде, безгә якынлашты. Турыбызга килеп җиткәч, каегын безгә таба борып:
— Кая, иптәшләр, шырпыгыз бармы? Үзем, суга төшереп, шырпымны чылаттым, — дип сөйләнә - сөйләнә, каегын туктатты, каегыннан төшеп, аны өстерәп, берникадәр коры җиргә чыгарып тартып куйды да безнең яңа килеп бер утлы күмер алды, тәмәкесен кабызып, тартырга кереште.
Без бу адәмне кем икәнен, ни өчен монда килүен аңлап бетермичә аптырап торганда, ул үзе хакында ушбу рәвештә изах (аңлатма)бирде:
— Шүкә (балык исеме) чыгарганда, шырпым кесәдән суга төшеп китте дә чыланды. Әле сезнең утны күргәч, шунда кабызырмын дип килүем иде,— диде һәм авызына алган төтенен чыгара- чыгара:
— Ай-һай, малайлар, шәп җырлыйсыз икән, кайсыгыз ул, йә тагын бер әйтереп җибәрегез әле, — дип, әле беребезгә, әле икенчебезгә карады. Утка каршы сузылып ятты, утның шәүләсе белән аның ак сакалы, ябык чырайлы бер кеше икәне аермачык күренә иде.
Без инде курыкмый башлап, барыбыз да аның тирәсенә җыелган идек. Барыбызның да аның кем идекен беләсебез килә иде, сораштыра башладык. Ул башта безнең сөальләребезгә уен-көлке белән җавап биреп азапланса да, соңыннан үзенең кем икәнен әйтте. Ул безнең күрше авылның атаклы Нигъмәт балыкчы икән. Безнең тирә-якта бу картның кем икәнен ишетмәгән кеше юктыр. Минем дә аны бер тапкыр күргәнем булды. Ул бичараның хатыны да, бала–чагасы да юк, йорты, каралтысы, хәтта имана (җан башына бирелә торган җир участогы) җире дә юк. Ул иген дә икми, рәтле һөнәре дә юк, тик җәй көне балык тотып, шуның белән кәсеп кыла, кышларын йә берәр кешедә хезмәттә тора, йә өйдән-өйгә кереп соранып йөри икән…
Без аның кем икәнен белгәч, көлгә күмеп пешерелгән бәрәңгебезне тәкъдим иттек, икмәк кисеп алдына куйдык. Ул, безнең сыебызны кабул итеп, ашарга кереште, үзенең яшь чагында бу җирләрдә күп йөргәнен, балык тотканын, Кушкаен елгасы буенда җиләкләр җыйганын вә безнең кебек ат саклаганнарын сөйләде. Иптәшләребездән берсе:
— Бабай, ни өчен бу елганы Кушкаен диләр, монда кушкаен түгел, сыңар каен да юк бит ә —дип сорады. Бабай авызына алган икмәген ашыкмыйча гына чәйнәп бетерде дә:
— Дөрес, балакаем, хәзер монда бер каен да юк, әмма моннан күп еллар элек булган. Ул каеннар хасиятле (игелекле) булганга, аларны кисү зур язык дип уйлана, шуңа күрә киселми асрала иде. Ләкин соңыннан агачларны кемдер кисте, каеннар юкка чыктылар, — дип аңлатты.
Без барыбыз берьюлы:
— Ул каеннарның нинди хасиятләре бар иде? Аларны кисү ни өчен языкка саналган? – дип сорадык. Бабай, янчыгыннан тәмәкесен чыгарып төрә-төрә, сүзгә кереште:
— Тыңлагыз алайса, балакайларым, мин сезгә эшнең ничек булганын, — диде һәм берникадәр вакыт тагын тәмәкесе белән мәшгуль булып, соңыннан ушбу рәвештә сүз башлады:
— Борын заманда менә шушы елганың югары башында арасы берничә аршин (71 см га тигез булган озынлык үлчәү берәмлеге) ераклыкта ике яшь каен үсеп утырганнар. Көннәрнең берсендә шушы авылның бер карт ни сәбәп беләндер түрәләрне ачуландырган да аларның җәзаларына дучар булган. Түрәләр ул вакытта бик залим, бик рәхимсез булганнар. Үзләре ни теләсәләр, шуны биргәннәр. Түрәләр теге картны шул каен агачларына асып, газаплап үтерергә киңәш итешкәннәр. Башка кешеләргә гыйбрәт булсын, алар башка вакыйгаларда түрәләрдән куркып торсыннар дип, картка җәза бирәчәк көнне бөтен тирә-күршедәге халыкны шул агачлар янына җыйганнар.
Иң элек җыелган халык алдына теге картны чыгарып бастырганнар, аның түрәләргә каршылык кылганын,шуның өчен җәза алачагын сөйләгәннәр. Шуннан соң ике каенның башларын бер-берсенә кара-каршы китереп иеп, шуның икесенә картның ике аягыннан бик ныклап бәйләргә кушылган. Соңыннан агачларның башларын ычкындырып җибәреп, каеннар икесе ике якка таба аерылып, картның аяклары да ике якка суырылып чыгарга тиеш булган. — Сүз шушы җиргә җиткәч, балыкчы бабай сүнгән тәмәкесен көйрәтер өчен кулына утлы күмер алды һәм аны өреп көйрәтә башлады. Ут шәүләсендә бабайның җыерчыклы маңгае, эчкә баткан күзләренең, түрәләрнең кыланышларына әрнеп, ләгънәт укып сөйләвен күрсәтеп торалар иде. Тәмәкесен тартып бетергәч, янә сүзен дәвам итте:
—Ләкин гадәләтле (гадел) тәңре залим түрәләргә ирек куймаган. Ике якка аерылып китсеннәр дип, агачларны ычкындырып жибәргәч, искитәрлек хәл булган: агачлар язылып китеп, картның аякларын суырып чыгарасы урында, ходайның рәхмәте белән, киресенчә аерылмыйча, икесе бергә килеп кушылганнар да кочакланышканнар. Бу хәлне исе китеп карап торган халык, агачлар янына килеп, бабайны чишеп алырга ашыкканнар.
Гөнаһсыз җәзага хөкем ителгән картны үлемнән коткарганнары өчен, ул каеннарны һәркем олуглап хасиятле агачлар дип атый башлаган. Башларына бәла килгән кешеләр дә шушы каеннар янына килеп зиярәт иткәннәр, изге урын дип санап, килеп гыйбадәт кылганнар) каеннарны кисү гөнаһ саналган.Тик тора-бара ул каеннар юкка чыктылар. Берәрсе кисеп алганмы,әллә үзләре кодрәт белән күккә күтәрелделәрме — белгән кеше булмады.Үзләре юк, әмма исемнәре халык телендә калды. Бу елга да шуннан соң Кушкаен елгасы дип йөртелә башлады. Яхшылык кылган кешеләрнең исемнәре үзләре үлгәч тә телләрдә йөртелгән кебек, бу каеннарның исемнәре дә,инде үзләре булмасалар да, онытылмый һәм онытылмас та—дип, бабай сүзен бетерде.
Мин Кушкаен елгасына таба карадым. Айның бик зәгыйфь кенә нурлары эчендә чынлап та анда әллә нинди серле бернәрсә бар кеби күренә, сирәк кенә калган агачлар да бабайның сүзләрен раслаган шикелле, башларын иеп, моңаеп торалар сыман.
Бабай, безнең белән саубуллашып, икмәк–тоз өчен күп рәхмәтләр укып, килгән юлы белән китеп барды.
һава да яхшы ук салкынайды, без, бишмәтләребезгә төренеп, төрлебез төрле җиргә яттык.
Бу вакытта инде тауның артыннан зәңгәрләнеп таң беленеп килә иде. Безнең авыл ягыннан әтәч тавышлары да ишетелде.
Түнтәр китапханәсенә 400 ел!??
Хөрмәтле редакция! Бу язмада гәҗит материалын укыганнан соң туган уй-фикерләр урын алды. Мин монда беркемне дә, мәкалә авторын да да, башкаларны гаепләргә теләмим. Бары тик авыл тарихына, мәдрәсә тарихына кагылышлы өстәмә мәгълүматлар алып булмасмы дигән максатны гына күздә тотам. Мөмкин булса, материалны (бәлки кыскартып) гәҗиттә дә файдалана аласыз. Һич югында гәҗиттә бирелгән язма авторына тапшырсагыз яхшы булыр иде дигән нияттә калам.
Эшегездә уңышлар теләп, Рәфхәт Зарипов. август 2003 ел.
“Мәдәни җомга” гәҗите бүгенге мәдәниятебезне һәм борынгы мәдәниятебез тарихын яктыртуда зур эш башкара. Мондый темаларга багышланган язмаларны бик кызыксынып укыйбыз. Гәҗитебезнең 15 август санында (2003) басылган тарих фәннәре кандидаты Зөбәрҗәт Гарипованың “Сәид Вахиди ядкәре” дигән язманы да бик кызыксынып укыдык. Анда безнең Түнтәр мәдрәсәсе һәм мәдрәсә китапханәсе турында да бик кызыклы мәгълүмат бар.
“Кышкар, Түнтәр, Курса авылларында аерым байлар, югары уку йорты булган мәдрәсәләр ачып, шәкертләрен Русиянең төрле почмакларына тарата. Мәдрәсәне үз хисапларына тоту нәселдән-нәселгә күчеп бара. Дини фәннәр белән беррәттән, тарих, әдәбият, фәлсәфә, медицина фәннәре дә укытылганга, китапханәләр борынгы көнчыгыш кулъязмаларга да бай була. Түнтәр авылы китапханәсенең моннан 400 ел элек оешып, әйләнә тирәдә белем учагы булганы билгеле.”
Кыска гына өземтәдә никадәр мәгълүмат! Бу кадәр мәгълүматның чыганагы кайда? Чыннан да ул шулаймы?
Мин үзем Түнтәр авылында туып үсеп, Түнтәр мәктәбендә 40 ел дәвамында укытып, бүгенге көндә Түнтәр авылы һәм Түнтәр мәдрәсәсе турында тарихи мәгълүматлар туплыйм. Түнтәр мәдрәсәсе музее оештыруда хезмәт куям. Казаныбызның 1000 еллыгы Казан бәйрәме генә түгел, бөтен татар бәйрәме дип саныйм. Бу дата Түнтәр авылына нигез салынуга 400 ел тулу белән туры килә дип исәпләп, авыл юбилеена хәзерлек эшләре алып барабыз.
Хәзер гәҗиттә “Түнтәр китапханәсе 400 ел элек оешкан” дигән мәгълүмат басылгач, кинәт аптырап калдык. Бәлки чыннан да ниндидер өстәмә мәгълүматлар бирә торган чыганаклар бардыр. Авылга нигез салынган вакытта ук китапханәгә дә нигез салына алмый бит әле. Бүген түгел, моннан 400 ел элек нигез салынгын авыл турында сүз бара.
Кайдан чыгып, авылга нигез салынуга 400 ел дип дәлилләргә тырышабыз соң без? Менә беренче чыганак: Петербургның Көнчыгыш телләр институты мирасханәсендә саклана торган Риза Фәхретдин мирасы. Ул “Янгол шәҗәрәсе” дип атала һәм М.Әхмәтҗановның “Татар шәҗәрәләре” китабына кертелгән. Анда Түнтәр авылына нигез салучы бабайлар шәҗәрәсе бирелгән. XX гасыр башында Уфаның иң күренекле сәүдәгәре Уфада татар мәдәниятен үстерү өчен бик зур күләмдә материаль ярдәм иткән Габделлатыйф хаҗи Хәкимов белән Р.Фәхретдиннең бергә туплаган мирасы ул. Габделлатыйф абзый чыгышы белән Түнтәрдән. Икенче чыганак: Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты мирасханәсендә саклана торган Мөхәммәтнәҗип Түнтәринең “Түнтәр авыл тарихы” дигән күләмле кулъязмасы. Шунысы игътибарга лаек, бу кулъязма З.Гарипова мәкаләсендә хөрмәт ителгән Сәид Вахиди тарафыннан мрасханәләргә тапшырылып, безгә килеп иреште. Быел аны “Гасырлар авазы” журналы да бастырып чыгарды. Язмада Түнтәр авылының килеп чыгышы һәм мәдрәсә төзелү тарихы киң яктыртыла. Ниһаять, Түнтәр авылы тарихына караган өченче чыганак: Мәскәүдәге “Борынгы Актлар” мирасханәсеннән алдырылган 1747-1762 елгы Түнтәр авылына караган “Ревизская сказка” материаллары. Югарыда санап үтелгән бер-беренә бәйле булмаган өч тарихи чыганак материаллары бер-берсе белән тулысынча чагышалар һәм бер-берсен тулыландыралар.
Моның өстәмәсенә Түнтәр авылында халык саны үсеше диаграммасын, Балтач авылы һәм Ташлык авылы (Т.Кәримовның “Гасырлар кичкән авыл” китабы буенча) халык саны үсеше диаграммалары белән чыгыштыру анализлары да Түнтәр авылына нигез салынуга 400 ел дип фаразларга мөмкинлек бирә. (Рәсем-графикны карагыз). Монда 15-20 елга плюс-минуслар булуы бар. Әмма 50-100 еллар түгел инде. Безнең тирә авылларда революциягә кадәр зур сугышлар булмаган. Югарыда күрсәтелгән авылларның үсеше билгеле бер эзлеклелек һәм стабильлелек белән барган дип уйлыйбыз.
Дөрес, Балтач төбәге авылларының Алтын Урда чорында нигез салынганнары бар дип уйланыла: Смәел (Исмай иле), Борнак иле, Таузар иле, Кар иле (Монда “Кар” кеше исеме булмыйча, кабилә исеме булырга мөмкин). Ил атамасы кергән авылларның борынгы икәне мәгълүм. Ул вакытларда авылларга исем бирү турында уйламаганнар. Үзара аралашканда шушы төбәкне ул төбәккә нигез салучы кеше иле дип йөрткәннәр. Бу “кагыйдә” безнең төбәкләр Явыз Иван тарафыннан басып алынгач, авыл атамаларын урыс телендә әйтүдә дә чагылыш тапкан. Таузарово, Янгулово, Карилино кебек рус теленә күчерелгән авыл исемнәре Таузаровлар, Янгуловлар, Карилиннар дигән мәгънәне бирә дип уйлыйм. Татар энциклопедиясендә “Янгол иленә Казан ханлыгы чорында нигез салынган” дип әйтелә. Алда саналган чыганакларда Түнтәр авылына Янгол бабаның 6 улы нигез салган дип исбатлана. Нигез салучыларның исемнәре дә бирелә. Аларның, Янгол бабаның, үз уллары булмыйча, бары тик Янгол иле авылы кешеләре булу ихтималлыгы да бар.
Хәзер гәҗиттә бирелгән өзеккә кире кайтып, конкретрак тукталыйк. Кайбер моментларга ачыклык кертергә тырышыйк.
“Кышкар, Түнтәр, Курса авылларында аерым байлар, югары уку йорты булган мәдрәсәләр ачып, шәкертләрен Русиянең төрле почмакларына тарата”. Бездә булган материаллар нигезендә түбәндәгеләр билгеле. Түнтәр мәдрәсәсенә Казан артыннан чукындыру сәясәтеннән качып килгән Габдерразак хәзрәт нигез сала. Ул 40 ел дәвамында бөтен авыл халкын укырга-язарга өйрәтә. Аның өч шәкерте бергә Дагыстанга китеп, анда белем алып Түнтәргә кайтып, Мәчкәрәгә, Сәет бистәсенә (Оренбург Каргалысы) китеп мөгаллимлек эшен дәвам итүләре мәгълүм. Дагыстанда укыган егетләрнең “Ревизская сказка”лардагы туган еллары буенча Габдерразак хәзрәтнең Түнтәрдәге эшчәнлеге 1730-1770 елларга туры килә. Бу чорда мәдрәсә башлангыч белем генә биргән булуы бар. Чөнки Түнтәр мәчетенең һәм мәдрәсәнең официаль булуы бик шикле. Урыс тарихы мәгълүматлары буенча “Патшаның чираттагы 1742 ел 19 ноябрь Указы нигезендә Казан губернасында гына 418 мәчет һәм алар янындагы мәдрәсәләр җимертелә, яндырыла. Бары тик 1756 елның 23 августындагы Әби патша Указы нигезендә мәчетләр төзергә һәм 1785 елның 4 сентябрь Указы белән генә мәчетләр янында мәдрәсәләр ачарга рөхсәт ителә”.
Киров шәһәре мирасханәсендә сакланган документлар буенча Түнтәрнең бүгенге көндә исән сакланган мәчет бинасы 1831 елда төзелгән һәм 1834 елда зурайтып эшләнгән. Бу чор Түнтәр мәдрәсәсен җитәкләүче мөдәррис танылган дин галиме ишан Гали хәзрәт эшчәнлегенә туры килә. Ул Бохарада укып, Тибетта, Һиндстанда, Әфганстанда стажировка үтеп (уку чоры белән 15 ел дәвамында) Оренбургтагы яңа ачылган Диния назәрәтеннән муллалыкка Указ алып кайта. Гали ишан кайткач, 1832 елдан мәдрәсә урта белем бирүче мәдрәсә буларак башлаган дип фараз кылабыз. Мәдрәсәләрне муллалар үз хисапларына гына тота алмаганнар, билгеле. Авыл халкыннан иганә ярдәме җыелган. Дөрес, XX гасыр башында авылның зур сәүдәгәрләре яңа мәчет бинасын, мәдрәсә биналарын үз акчаларына төзеп бирүләре мәгълүм.
Мәдрәсәләрдә дини фәннәр белән беррәттән, тарих, әдәбият, фәлсәфә, медицина фәннәре дә укытылганлыгы мәдрәсә музеена тупланган борынгы дәреслекләр белән исбатлана. Чынлыкта Түнтәрдә җәдитчә укыту мәдрәсәсен Мөхәммәтнәҗип хәзрәт 1890 елда ача, анда да тулысынча җәдитчә укытуга күчү 1903 елда гына ирешелә. Мәдрәсә китапханәләренең борынгы көнчыгыш кулъязмаларга да бай булуы хак. Мәсәлән, Марсель Әхмәтҗанов 1980 елда Түнтәр авылында Мәгъсүм абый Хөсәенов тапшырган китаплар арасыннан 1652 елда күчереп язылган 50 биттән торган астрономиягә нисбәтле Мәхмүд бине Мөхәммәт бине Гомәр әл-Җегъманинең “Шәрхе маляхәзә” (“Игътибар белән карауга аңлатма”) исемле кулъязма китап таба. Бу китап җөмһүриятебездә табылган иң борыңгы китаплардан берсе. Алтын Урда ханы Җанибәкнең йолдызбагары Камалетдин әт-Төрекмәни XIV йөздә үк “Астрономия” китабы язган. Җегъмани китабы да шул чорга карый. Күрәсез, кулъязма китапның төп нөсхәсе моннан 600 ел элек язылган булып, Түнтәрдә табылган күчермәсе 350 ел элек язылган. Бәлки чыннан да Түнтәрдә табылган бу китапның Түнтәр мәдрәсәсендә күчереп язылган икәнлеге ачыклангандыр. Бу кулъязма китап Тарих институты мирасханәсендә саклана. “Мәдәни җомга”дагы язма авторы Зөбәрҗәт Гарипова бәлки шушы китапның, яки башка китапның Түнтәр мәдрәсәсендә күчереп язылганлыгын тапкандыр? Болай булганда “Түнтәр авылы китапханәсенең моннан 400 ел элек оешып, әйләнә-тирәдә белем учагы булганы билгеле” факты ышандыра ала.
Татарстан Милли китапханәсенең мәгълүматларына караганда, Түнтәр мәдрәсәсе китапханәсе официаль рәвештә 1898 елда теркәлгән. Әмма китапханәләрнең 170 ел элек үк булганлыгы мәгълүм. Октябрь инкыйлабыннан соң Түнтәр авылындагы өч зур китапханә юкка чыгарыла. Берсе, бабасы Гали ишаннан калган Мөхәммәтнәҗип хәзрәт китапханәсе, икенчесе мәдрәсә китапханәсе, өченчесе Ишмөхәммәт хәзрәтнең шәхси китапханәсе. Һәрбер китапханәнең мәйданы 50-100 квадрат метр булуын мин үзем дә хәтерлим. Китапханә биналары 1960-1970 елларда гына сүтелде. Китап байлыгы 1920-1930 елларда ук таркатылган.
Гәҗит-журналларда язмалар бастыру, бигрәк тә тарихи темаларга язу автордан да, редакция хезмәткәрләреннән дә бик зур җаваплылык сорый. Чөнки мәгълүмат зур тираж белән “ташка языла”. Ялгыш булганда ул мәгълүматны күп еллар үткәннән соң тагын башкалар күчереп алып, тагын “ташка язып” хата кабатланырга мөмкин. Күптән түгел бер матбугатта басылган язмамда түбәндәге өзек бар иде: “Гали ишан Түнтәр мәдрәсәсенең бишенче мөдәррисе. (Указлы мулла буларак беренчесе). Алтынчысы — Шәмсетдин хәзрәт. Җиденчесе — Ишмөхәммәт хәзрәт (Ишми ишан). Икесе дә Гали ишан шәкертләре. Ишмөхәммәт хәзрәт Түнтәр мәдрәсәсен 42 ел (1877-1919) җитәкләгән. Сигезенче мөдәррис — Мөхәммәтнәҗип хәзрәт — Гали ишанның оныгы.” Редакциядә компьютерда җыючы оператор гаебе беләнме, бер юл төшеп калган һәм абсурд “Ишмөхәммәт хәзрәт — Гали ишанның оныгы” килеп чыккан. Ә язма астында минем фамилиям тора.
Инде бер гасыр дәвамында диярлек Ишмөхәммәт хәзрәтне (Ишми ишан) берсеннән-берсе күчерә-күчерә “доносчы, карагрухчы, искелекне саклап, яңача укытуга җаны-тәне белән көрәшүче, Бубый мәдрәсәсен таркатучы” дип бик күпләр тәкърарлыйлар. Ә икенчеләр бу турыда архивлардан бер генә документ та таба алмыйлар. Аны ислам диненең сафлыгын, ныклыгын саклау өчен көрәшеп, 80 яшендә дин юлында шәһит киткән каһарман дип саныйлар. (“Ватаным Татарстан” гәҗите. Фарук Нәкыйповның “Кадимчелек һәм җәдитчелек арасындагы каршылык бармактан суырылган”.) Автор җәдитчеләр һәм кадимчеләр арасындагы каршылыкның ул чордагы патша хөкүмәте миссионерлары тарафыннан оештырылганлыгын күрсәтә. Татар белән башкорт зыялылары арасындагы бүгенге каршылыкларның да Мәскәү тарафыннан “су сибеп” үстерелүен кисәтә. Чөнки мондый низаглар бары тик Мәскәү өчен генә файдалы.
Түнтәр мәдрәсәсе чыннан да моннан 270 ел элек оештырылып, 200 ел дәвамында бөтен Идел-Урал төбәгенә мәдәнит һәм мәгърифәт нуры таратучы буларак билгеле. Ә менә китапханәсенә 400 ел элек нигез салыну турындагы фараз гына һаман да шик тудыра.
2003.
Мөхтәрәм Зиннур әфәнде!
Мөхәммәтнәҗип Түнтәри татар халкы өчен хезмәт иткән һәм совет чорында күләгәдә калган милли шәхесләребезнең берсе булды. Г.Барудиның “Дин һәм әдәп” журналында эшләгәндә дә журнал битләрендә 50 еллык юбилее билгеләп үтелмәгән. Октябрь революциясеннән соң әйтеп торасы да юк. “Гасырлар авазы” журналыннан кала (2003 ел №1-2) аны искә алучы күләмле язмаларның матбугатта булганы юк әле. Әгәр дә аның тууына 140 ел тулуны газета битендә билгеләп китә алсак, аның рухына Сезнең һәм безнең тарафтан бер изге дога булыр иде.
Дин галиме, педагог һәм журналист
Мөхәммәтнәҗип Түнтәринең тууына 140 ел
“Тагын әллә нинди фетнәләр булыр төсле...”
Галимҗан хәзрәт белән фикерләшеп
XX гасыр башында татар дөньясында ул шактый танылып өлгерсә дә, коммунистлар идарә иткән чорларда аның эшчәнлеген уңай яктан күрсәтеп үтүче булмады диярлек. “Җәдитче мөгаллим” дип саналса да, аны “буржуазия тегермәненә су коючы” дип карадылар. 1990 елларда илдә демократия җилләре исә башлагач кына кайбер тарихчы галимнәр тарафыннан аның хезмәтләренә күпмедер бәя бирелде. Әле дә без, киң катлам укучылар, аның фикерләре һәм карашлары белән тулысынча таныша алмыйбыз. Аның язмалары “безнең хәрефләргә” (кириллицага) күчерелмәгән. Без, югары белемле дип саналган укытучылар, һәм башка белгечләр, гарәп шрифтындагы иске татар язуын укый алмыйбыз. Ә элек, безнең мәдрәсәләребезнең мөгаллимнәре гарәп телен, төрек телен, фарсы(иран) телен камил белгәннәр. Үзләренең фәнни хезмәтләрен әнә шул телләрне кулланып язганнар. Хәзерге татар галимнәре үз хезмәтләрен инглиз телендә язып дөнья аренасына чыккан кебек, ул вакытта алар гарәп, фарсы телләрендә язып, фикерләрен киң катлам төрки халыкларга җиткергәннәр.
Республикабызның Милли китапханәсе каршындагы “Милли китап” нәшрияты “Хезмәттәшлек” сериясендә яшь галим Айдар Заһидуллинның “Әд-дин вәл-әдәб” журналының библиогрфик күрсәткечен бастырып чыгарды. Китапта танылган дин һәм җәмәгать эшлеклесе, галим һәм педагог Галимҗан Баруди нәширлегендә һәм мөхәррирлегендә Казан шәһәрендә 1906-1917 елларда чыгып килгән “Дин һәм әдәп” журналында дөнья күргән барлык материалларга кыскача аңлатма бирелгән. Шактый саллы хезмәт куйган А.Заһидуллин. Шушы елларда бу журналның барлыгы 129 саны дөнья күргән. Әйтергә кирәк, бу басма Октябрь инкыйлабына кадәр татар дөньясында чыгып килгән журналларның шактый күркәме.
Мөхәммәтнәҗип Түнтәри (Мөхәммәтнәҗип Шәмсетдинов) Г.Барудиның журнал идарәсендә җиде елга якын (1911-1917) басма өчен җаваплы хезмәткәр булып эшләгән. Бу чорда М.Түнтәринең журналда 122 язмасы басылып чыккан. Аларның гомуми күләме А5 (брошюра) форматында 600 биттән артып китә. Болар М.Түнтәри имзасы куелган язмалар. Беразына гына М.Шәмсетдин диеп куелган. Журнал хезмәткәре буларак, имзасы куелмаган кайбер башка материаллар да аның хезмәт җимеше булырга мөмкин. Башка авторларның шактый хезмәтләре дә аның каләме аша үткән булуы бар. “Журнал идарәсендәге эшчәнлегем минем өчен гыйльми эш булып, мин аны бик теләп башкардым” дип искә алган ул соңыннан.
Мөхәммәтнәҗип хәзрәтнең журналда басылган язмаларының зур өлешен дини тәгълимат тәшкил итә: ислам дәресләре, ислам тарихы, исламда әхлак һәм әдәп, исламда иктисад, Коръән тәфсире, хәдисләр, хөтбә һәм вәгазьләр, дини бәйрәмнәр һәм йолалар, шәригатьнең башка мәсьәләләре. Болардан тыш ул иҗтимагый-гомуми һәм сәяси темаларга да язган. “Аның “Иҗтиһад хакындагы”, “Каза вә кадәр мәсьәләсендә”, “Хөррият бәйрәме” һәм башка мәкаләләре хәзерге укучыларда да кызыксыну уятыр иде” дип яза журнал күрсәткечен төзүче А.Заһидуллин. Бу темалардан тыш М.Түнтәри мәгариф, педагогика, мәдрәсәләр тарихы, дөньяви фәннәр, әдәбият, шигърият, мәдәният-сәнгать, хәтта тыйб мәсьәләләрен дә читләтеп үтмәгән. Ул мөрәҗәгать иткән тематикаларны гына санап чыгу да, аның күпкырлы белемгә ия булган, үзенчәлекле һәм талантлы шәхес икәнен күрсәтеп тора.
М.Түнтәринең иҗади эшләре “Дин һәм әдәп” журналында басылганнар белән генә чикләнми. Аның иң элек язган “Ходүсе галәмгә игътикад җәһәтеннән бер нәзар” (Дөнья вакыйгаларына ислам дине тарафыннан бер караш), «Тәнкыйдел асарә» исемле әсәрләре китапчык буларак 1897 елда ук басылып чыга. Монан башка «Сәфирел ислам» тәрҗемәсе һәм башка берничә әсәре дөнья күрә. 1911 елда Сарапулда вакытта биш өлештән гыйбарәт булган «Әт-тәбәййән фил-вәгазь» дип исемләнгән әсәрен гарәп телендә яза, аны үзе татарчага тәрҗемә итеп «Тәзкирә» дип атый һәм 1917 елда аның беренче кисәген Казанда бастыра.
1917 елда Казанда Бөтенрусия мөселманнар вәкилләренең съезды була. Съезд идарәсенең тәкъдиме буенча анда уку өчен «Исламда хатыннарның хокукы» дигән темага М.Түнтәри доклад яза. Аның турында ул үзе болай искә ала: “Моңарчы бездә эшләнмәгән бу яңа эшне берәү дә өстенә алмаганга көчләп, ирексезләп миңа тактылар. Шунлыктан табигый мөкәммәл чыкмаса да, бөтенләй яраксыз да булмады. Уфада вакытымда бу материал белән танышкан кайбер дусларым аны китап итеп бастыруны мәслихәт күргәнлектән, «Тормыш» матбагасында бастырдым. Гомумән, әсәрем күңелдәгечә эшләнеп җитмәде. Әсәремнән иң элек үзем риза булмадым”. Әнә шулай автор үзе язган материалларга критик күзлектән карый һәм үз-үзенә карата бик тә таләпчән була.
2000 елда Татарстан Милли китапханәсенең фәнни хезмәткәре Зөфәр Дәүләтбаев М.Түнтәринең бу китабыннан шактый зур өзекне кириллицага күчереп “Таһир-Зөһрә” газетасында бастырып чыгарды. Газетадагы өзектән аңлашылганча, автор бу тема буенча бүгенге көн өчен дә бик тә актуаль булган мәсьәләләргә тирән фәлсәфи карашын белдергән.
Алда күрсәтелгән басмалардан тыш, авторның язмалары “Шура” һәм башка журналларда да, газеталарда да басыла. Хәтта Мисырда нәшер ителә торган “Әлманар” журналында да берничә мәкаләсе басылып чыга. Мөхәммәтнәҗип хәзрәт журналист һәм публицист буларак, үзе әйткәнчә, эштән тәм табып башкара.
Ике ут арасында
М.Түнтәринең төп эшчәнлеге мөгаллим буларак билгеле. Мәдрәсә мөдәррисе буларак аның эшчәнлеге 27 елга тула. Педагогик эшчәнлеген ул 1890 елда башлый. Туган авылы Түнтәрдә “Шәмсия” мәдрәсәсе ача. Билгеле, моңа кадәр Түнтәрдә элек тә мәдрәсә була. Башлангыч белем бирүче мәдрәсәгә 1730 елларда ук Казан артыннан чукындыру сәясәтеннән качып килгән Габдерразак хәзрәт нигез сала. Мөгаллим буларак ул Түнтәр халкына 40 ел хезмәт күрсәтә. Бөтен авыл халкын укырга-язарга өйрәтә. Аның өч шәкерте: Госман, Габделхәмид һәм Сәгыйть Дагыстанда укып мулла булып кайталар. Госман хәзрәт мөгаллимен алмаштыра, Габделхәмид Мәчкәрәгә китеп мәдрәсә ача, Сәгыйть, мулла буларак Оренбург Каргалысына урнаша. Алга таба Габделхәмид хәзрәт тә, Сәгыйть хәзрәт тә Түнтәргә кайталар.
Түнтәр мәдрәсәсендә белем алган авыл егете Гали Бохарада 5 ел укып, аннары 10 ел дәвамында Тибетта, Кандаһарда, Дәһлидә, Кабулда, Пәшәварда стажировка-практика үткән. Ишан дәрәҗәсе алып, ватаны Түнтәргә кайта. Мәдрәсәнең бишенче мөдәррисе буларак, 1832 елда мәдрәсәне урта белем бирүче итеп үзгәртә. Гали ишанны кияве Шәмсетдин (Мөхәммәтнәҗипнең әтисе) алмаштыра. Шәмсетдин хәзрәт Хаҗ кылырга барган җирендә вакытсыз дөнья куя. Аннары Түнтәр мәдрәсәсен Гали ишанның шәкерте булган Ишмөхәммәт хәзрәт 1876 елдан җитәкли башлый.
Шулай итеп, 1890 елда Түнтәрдә ике мәдрәсә хасил була. Берсе борынгыдан калган Ишмөхәммәт хәзрәтнең кадим мәдрәсәсе. Анда фәнни гыйлемнәргә зур игътибар бирелмичә дини кануннарга, гарәп, фарсы, төрек телләренә өстенлек бирелә. Мөхәммәтнәҗип ачкан “Шәмсия” мәдрәсәсе (әтисе хөрмәтенә мәдрәсәне ул аның исеме белән атый) дөньяви фәннәрне укытуга өстенлек бирә. Башта җәдитчә укыту булмый. 1903 елдан “Шәмсия” мәдрәсәсе тулысы белән укытуда җәдит ысулына күчә. Ул вакытта җәдитчә укыту башка мәдрәсәләрдә дә керә башлый. Бу гамәлләрне татар дөньясында гәҗит-журналлар басыла башлау өчен ишекләрне киң итеп ачарга сәбәпче булган 1905 елгы буржуаз-демократиянең җиңүенә бер адым дип санарга кирәк. Кадим мәдрәсәсеннән аермалы буларак, җәдит мәдрәсәсендә укыту системасына өстәл-парталар, язу такталары кертелә. Табигать фәннәре, математика, йорт эшләре һәм башка практик дәресләргә урын зурдан бирелә. 2000 елда КДУның Лобачевский исемендәге фәнни китапханәнең кулъязма китаплар бүлегендә эшләүче безнең якташыбыз Диләрә Абдуллина М.Түнтәри кулы белән язылган Түнтәр авылындагы “Шәмсия” мәдрәсәсенең XX гасыр башына караган “Вакытлы канунамәсен” һәм дәресләр расписаниесен табып бирде. Милли китапханә хезмәткәрләре И.Һадиев һәм Р.Мәрданов аларны кириллицага күчерделәр. Бу тарихи материаллар “Шәмсия” мәдрәсәсе эшчәнлеге ул чорның заман таләпләренә җавап бирә торган уку йорты булуын раслый. Монда аның мөдәррисе Мөхәммәтнәҗипнең талантлы, күпкырлы педагог булуының роле зур. Мөхәммәтнәҗип фәннең төрле өлкәләре белән тирән кызыксына. 10 яшендә вакытта, әтисе исән булганда, аның белән зур булмаган телескоп аша төрле йолдызларны һәм планеталарны күзәтүе турында искә ала. Хәтта Сатурн планетасының боҗраларын күрүе турында әйтә. Астрономия белән кызыксынуы соңа таба да кимеми. Муллалар арасында астрономик гыйлемнәргә ия булган Шәмсемөхәммәт (Шәмсетдин) Күлтәси белән тыгыз аралашуы шул турыда сөйли. М.Түнтәринең ул чорның татар зыялылары Ф.Әмирхан, Р.Фәхретдин, Г.Баруди, М.Гафури, Апанаев, Гаспринский, Бубыйлар белән нык аралашуы һәм фикердәшләр булу да күп нәрсәне аңлата. Безнең мәдрәсә музеенда XIX гасыр ахырында Мисырда басылган 600 биттән артык күләмдәге “Рәддел Мохтар” дигән китап саклана. Аның тышлыгында бу китапның автор Ибне Габидин тарафыннан 1906 елда Нәҗип Түнтәригә (аның мәдрәсәсенә) бүләк ителү турында кулъязма-автограф бар.
1980 елда археограф Марсель Әхмәтҗанов, (хәзер академик) Түнтәр авылында Мәгъсүм абый Хөсәенов тапшырган борынгы китаплар арасыннан 1652 елда күчереп язылган 50 биттән торган астрономиягә нисбәтле Мәхмүд бине Мөхәммәт бине Гомәр әл-Җегъманинең “Шәрхе маляхәзә” (“Игътибар белән карауга аңлатма”) исемле китап таба. Бу китап җөмһүриятебездә табылган иң борыңгы кулъязма китаплардан берсе. Алтын Урда ханы Җанибәкнең йолдызбагары Камалетдин әт-Төрекмәни XIV йөздә үк “Астрономия” китабы язган. Җегъмани китабы да шул чорга карый. Күрәсез, кулъязма китапның төп нөсхәсе моннан 600 ел элек язылган булып, Түнтәрдә табылганы 350 ел элек күчереп язылган. Бу китап Мөхәммәтнәҗип хәзрәттән калган мирас булырга мөмкин.
Мөхәммәтнәҗипнең белемгә омтылышлы булуы ата-бабадан киләдер. Бабасы танылган Гали ишан булса, әтисе Шәмсетдин хәзрәт XIX гасырда ук Төркиядән “Бәгыйрәтел тасвири”, “Әфкяр” гәзитәләрен һәм Ташкентта чыккан бердәнбер төрки “Төркестан гәзитәсен”дә алдыра. “Гәҗит гыйлеме алу” улына да күчә. 1905 елга кадәр татар дөньясында гәҗит-журналлар чыга башлаганчы ук ул читтә басылган төрки гәҗитләрдән дә, рус гәҗит-журналларыннан да хәбәрдар була.
Әтисе турында Мөхәммәтнәҗип “Тыйб китапларын җыеп, шуларда язылган дәва үләннәрен эзләп табып бер шкаф дәвалыклары, һәм латинча-русча язылган исемлеге дә бар иде. Дәваларны аптекалардан да алып, кайберсен Истанбулдан алдыргалый торган иде” дип яза. Ул үзе дә әтисе гыйлемен өйрәнгән булса кирәк. 1980 елда алар яшәгән нигездә Түнтәр мәктәбе төзелеше башланды. Фундамент казыганда ләм тулган 1 квадрат метр мәйданлы агач бура табылды. Өлкән яшьтәге Габделбәр бабай Мөхәммәтнәҗипнең дарулар ясавы һәм бу урынның дару ясаганнан калган үлән калдыкларын тутыра торган тирән баз булуы турында фараз кылды. Кызыл коммунистлар үзләренең истәлекләрендә 1930 елда Мөхәммәтнәҗип хәзрәт милкен конфисковать иткәндә подвалдан бер олау “аракы шешәләре һәм самогон аппараты” чыгу турында язып калдырганнар. Шешәләре дарулар өчен булып, аппараты дарулар өчен дистилляцияләнгән су яисә спирт кудыру өчен файдаланылган булуы бар.
Гомер аккан су кебек
Язмамның ахырында М.Түнтәринең тормыш юлын тасвирлап үтик. Ул 1863 елда Түнтәрдә мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне әти-әнисеннән ала. 10 яшендә әтисез калып, әбисе һәм әнисе тәрбиясендә үсә. “Әнием мине бик тә кыюсыз итеп үстерде. Ат белән йөргәндә күпер аша чыкканда, ат үрдән менгәндә, хәтта тигез юлда ат колагын шомартканда арбадан төшеп җәяүләп бара идек. Кешеләргә гомерем буе авыр сүз әйтмәдем” дип искә ала ул. Йомшак холыклы булуы аңа гомер буе үз-үзен яклау өчен киртә булып тора. Бөтен Рәсәйгә танылган Ишмөхәммәт хәзрәтнең кадим мәдрәсәсе белән бер ишек алдында җәдид мәдрәсәсе ачу аның өчен җиңел булмый. Җәдидче һәм кадими муллалар арасында гына түгел ике мәдрәсә шәкертләре арасында да каршылыклар гел туып тора. Ул чорларда бөтен шәкертләр алдында кадимчеләр һәм җәдитчеләр арасында официаль “сүз көрәштерү” дигән моназара модада була. Мондый “сүз көрәштерү” бәйгеләренә хәтта Мәчкәрә һәм Кышкар мәдрәсәләреннән дә делегацияләр килә.
Бу елларда Мөхәммәтнәҗип хәзрәт Түнтәрдә һөнәр мәктәбе ачу уе белән дә яши. Әмма 1911 елда башка җәдитчеләр кебек гаепләнеп, Мөхәммәтнәҗип хәзрәт кулга алына. Бу вакытта аның берничә кәрҗин кулъязмалары да юкка чыга. Үзе Сарапул төрмәсенә җибәрелә. Әмма анда озак утырмый, сөргенгә озатыла. Сөрген дигәне Түнтәр авылы кергән Вятка (хәзерге Киров) губернасына кермәскә диелгән суд карары була. Ул Казанга килеп Г.Барудиның “Дин һәм әхлак” журналы идарәсенә (редакциясенә) эшкә урнаша. 1917 елда Г.Баруди Уфага Диния нәзарәтенә мөфти итеп күчерелгәч, Мөхәммәтнәҗип хәзрәт тә җәмәгате Әминә абыстай белән шунда килә. Назәрәттә беркадәр эшләп ала. Уфаның үзәгендә җәннәт бакчасындагыдай кошлар сайравы астында, Агыйдел, Караидел хозурында зур квартирада яшиләр. Ул һаман Түнтәрен сагына. Мөхәммәтнәҗипне Кустанайга атаклы Яушевлар төзеткән яңа мәчеткә имам итеп тә чакыралар. Яушевлар мәчете Казан мәчетләренә караганда да матур һәм күркәм итеп төзелгән була. Кустанайга барып карап кайтса да, Мөхәммәтнәҗипнең анда китәсе килми. Ул җаны-тәне белән туган, үскән авылы Түнтәргә тартыла. Зур тарту көченә ия булган ниндидер магнитлары бар ахыры туган җирнең. Мөхәммәтнәҗип өйләнгәннән соң 1892 елда аны кайнатасы Зәйнулла ишан үзе янына Чистайга чакыра. Ул вакытта моңа Мөхәммәтнәҗипнең әнисе рөхсәт бирми. Кустанайлылар да М.Түнтәрине килер дип өметләнеп ике ел дәвамында мәчетне имамсыз тоталар. Бу вакытта Г.Баруди Мөхәммәтнәҗипкә: «Түнтәрдә дә торма, Кустанайга да барма, Уфада кал, Нәзарәттә эшләрсең дә бергә торырбыз» ди.
Мөхәммәтнәҗип хәзрәт Түнтәргә кайтып, кабат мәдрәсәдә мөдәррислеген дәвам иттерә. Үзе Казанда эшләгәндә дә аның мәдрәсәсе ябылмый. Хәлфә-мөгаллимнәр укытуны дәвам итәләр. Әмма барыбер 1919 елда мәдрәсәләр ябыла. Мөхәммәтнәҗип хәзрәтнең үзенә бер өен генә калдырып, башка өйләрен һәм мәдрәсә биналарын совет мәктәбенә бирә. Үзе авылда имам буларак кына кала. Элеккедән яраткан һөнәре бакчачылык һәм язучылык эше белән шөгыльләнә. Безнең бүгенге көн өчен бик кадерле булган “Түнтәр авыл тарихы”н язып калдыра. Аның кыскартылган варианты быел “Гасырлар авазы” журналында басылып чыкты. Анда авыл тарихы гына түгел, татар тарихы, татарның әһәмиятле шәхесләре, аларның хезмәтләре, җәдит-кадим каршылыклары яктыртыла. Шушы хезмәте өчен генә дә ул олы хөрмәткә һәм мактауга лаек.
“Кырык елга якын фетнә, низаг эчендә торылганга карамыйча, тагын әллә нинди фетнәләр булыр төсле. Елан чаккан киндердән куркыр дигәннәрчә, һаман куркынычта яшәп килдек” дип яза ул 1929 елда. Тагын бер елдан аны җәмәгате Әминә абыстай белән “мулла-эксплуататор” тамгасы астында кулга алалар. 1930 елда ул Казан төрмәсендә вафат була.
“Без аны “Түнтәр җизни” дип йөрттек. Ул бик көчле шәхес булган,” - дип искә ала аның турында тарих фәннәре докторы Равил Әмирхан. “Ул үзенең хезмәтләрендә бервакытта да буш сүз язмаган” ди академик Марсель Әхмәтҗанов. Мин исә авылдашымның шундый олы шәхес булуы белән горурланам һәм бу мәгълүматларны киң җәмәгатьчелеккә җиткерүне үземнең бурычым дип саныйм. XIX гасыр ахырында һәм XX гасыр башында М.Түнтәринең мәгърифәт һәм мәдәният өлкәсендә татар халкын киң агартудагы ролен танырга кирәк.
2003
Мирхәйдәр Фәйзи.
Көндәлекләр. Дәфтәр 6. 27-29 битләр.
Түнтәр турында
1916 ел, июль. (Шодадан Түнтәр аша Балтачка бару турында язылган битләр. Фарук Нәкыйпов кириллицага күчереп бирде.)
22 сендә Сәеетгәрәй абзый белән 23енә дип дәгъват килгән Балтачның Сабирҗан мулла мәҗлесенә барырга чыгып, Түнтәргә барып кундык. Бөтен Рәсәйгә мәшhүр булган бу авылның ил дошманы булган кешесенә (М Фәйзи шикелле яшь зыялылар дошман дип санаган кеше дип аңларга кирәк. Мирхәйдәрнең абыйсы Сәетгәрәй hәм күпчелек мөселманнар бу шәхесне үз араларында иң олылардан санаганнар. Ф. Н.) барып төшү hәм кунак булу ничектер мәкрүh (тыелган әш Ф.Н.) күренгәндәй булды.
Түнтәр ике мәчетле, Шодадан кечерәк бер авыл. Һәйбәт өйләр байтак булса да, Ишминең өйләре арада бер дворец кебек тора. Ике катлы, асты таш, өсте агач, урамга 15 тәрәзә караган бер өйне авыл җирендә дворец дип атау күпертү булмастыр, шәт. Ишек алдында да, әллә никадәр сузылып киткән киткән бәләкәй өйләреннән башка 20 дән артык бүлмә санадым. Бер дә шәригать әhеленең йорты дип атарлык түгел. Безне Ишминең олы улы Нәкыйп белән кече улы Нургаян каршы алды. Габделхәйгә без вәгъдәсезлек эшләү сәбәпле, ул кайтып житмәгән иде әле. Өченчеләре булган Нурислам Пермьдә бухгалтериягә өйрәнә икән. Балалары гаять hәйбәт вә яшь фикерле кешеләр булып, аталарының эшләреннән разый түгелләр икән. (Рәсәйнең империячел көчләре гаять зур тырышлык hәм осталык белән алып барган сәясәт - татар укымышлыларын дошманлаштыру, үзара көрәшкә кертеп жибәрү сәясәте, беренче чиратта, мөселманнарны руслаштыруга зур каршылык күрсәткән кадимче хәзрәтләргә юнәлдерелгән. Җәдидче муллаларда үткәрелеп торган торган тентүләр, охранкага чакырып сорау алулар, пантюркизм-панисламизмда гаепләүләр, кулга алулар, бөтен Рәсәйне шаулатып үткәрелгән суд процесслары - болар бары да махсус оештырылган чаралар. Алардан максат, бердән, яшьләрне курку астында тоту булса, икенчедән, фетнәле эшләрнен сәбәчесе дип, империя сәясәтенә иң көчле каршылык күрсәтүче кадимче хәзрәтләргә яла ягу булган. Ишмохәммәт хәзрәт христианшаштыруга каршы көрәшчеләрнең житәкчесе булганга, империя хадимнәре дә үз укларын, беренче чиратта, аңа төбәп атканнар. Жәдидче мабугат та бу ялган-ифтираны дошман якның юлбаашчысына юнәлдергән. М Фәйзинен "Ишмигә" булган карашы, hичшиксез, шул мәгълүматлар аркасында. Н.Ф.)
Кичке чәйне эчкәч, Ишминең безне кабул итәчәген белдерделәр. Миңа министр хозурыына кабул ителгән кебек тоелып китте. Аның каршысында тезләнеп кенә утырырга тиешлеген hәм башка әдәпләрне миңа алдан белдереп куйдылар. Күп бүлмәләрне үтеп, простой гына итеп жыелган Ишми бүлмәсенә барып кердек. Яшел чапан, бохарача ураган чалма киеп, идәнгә утырган. Сәлам биреп жиргә тезләнеп күрештек. Каршысына тезләнеп утырдык. Авырудан терелеп килгән чагы икән. Башыын түбән иеп кенә утыра. Мине кода дип, бик хөрмәт итеп, кадерләп кенә сөйләшә. Сөйләшүе бик йомшак. Сугыш хәлләрен дә сорашкалап ала. Бәгъзән көлке сүзләр дә әйтеп куя. Сәетгәрәй абзый сүзләрен жөпләп, дөрес тәкъсир, шулай тәкъсир дип кенә утыра. Мин сораганына җавап бирәм. Янында ярты сәгатьтәй утырдык. Бу халәт минем аякларны тәмам изде. Алдымда ишан барлыкны онытыр хәлгә килдем. Ләкин анын алдыннан үзең рөхсәт сорап чыгу хөрмәтсезлек, аның рөхсәт итүен көтү әдәптән икән. Ходай иманын юлдаш иткере, ярый рохсәт инде дип, кул күтәрмәсеңме! Сәетгәрәй абзыйга берни түгел, мин аксый-аксый чыгып киттем. Нәкыйп безне ишек төбендә каршы алды.
Иртәгесен, 23 ендә, бөтен дөньяны болыт каплап, яңгыр койганга, без Балтачка барудан ваз кичтек. Иртәнге чәйне без кунган бүлмәдән икенче бүлмә аша бер бүлмәгә, идәнгә әзерләгәннәр иде. Моның сәбәбе Ишминен безнен яңга чәйгә чыкмакчы булуы икән. Тагын аякка бәла. Ләкин бер генә чынаяк эчеп чыгып китте. Бу безне илтифаты белән мөшәррәф итүе икән. "Мәҗлескә өлгермәсәгез, кичкәрәк барыгыз, Хәйдәр андагы кодаларны да күрсен", — дип китте. Чәйдән соң, кодагыебыз кереп, күрешеп чыкты. Алар шундук Балтачка киттеләр.
Төш вакытында яңгыр туктады. Аштан соң бакчаларына бардык. Кура жиләгенең кызылы, агы, кара, кызыл карлыганнар, крыжовник, чия, алмалар кып-кызыл булып пешеп утыралар. Туйганчы ашадык. Җиләкләрнең бу кадәр күп булуына мин гаҗәпләндем. Ул варенье кайнатулар, как коюлар, киптерүләр хисапсыз. Бер чәй янына 4-5 төрле варенье китереп тезделәр. Аш арты урынына да җиләк кенә хезмәт итә. Кура җиләгенең агы, кызылы, карасы да була икән. Кура жиләгенең кадагы 8 тиен. Сәгать 4 ләрдә без Балтачка чыгып киттек...
Түнтәр мәктәбенә — 200 ел
(1999 елда район газетасы “Хезмәт”тә мәктәп тарихы турында басылган язмалар)
Районыбыз газетасы — төбәгебезнең елъязмасы. Район тарихын, авыллар, колхозлар һәм мәктәпләр тарихын яктыртуны игътибар үзәгендә тота газета. Тарих ул кешеләр язмышын, төрле буыннар белән тыгыз бәйләгән. Мондый язмалар өчен газета битендә урын биргән, бастырырга теләктәшлек белдергән өчен редактор Нурулла Галиевкә, газета журналистларына һәм редакциянең техник хезмәткәрләренә алдан ук олы рәхмәтемне белдерәм.
Без моңарчы да район газетасында элек басылган авыллар тарихына караган материалларны файдаланып килдек. Һичшиксез, ун яки егерме еллардан соң, бәлки илле һәм йөз еллардан соң да кемнәр дә булса бу материалларга кире әйләнеп кайтмыйча калмас.