Т ирән тамырлы түНТӘрем

Вид материалаДокументы

Содержание


Рөшди беренче
3.Хөсне хат (мәшыкъ дәфтәреннән)
5.Тарихи милли
5.Сарфы төрки
4.Кыйрәате гарәбия
1.Коръәни Кәрим
5.Русия тарихы
3.Кыйраәте гарәбия
3.Имләи гарәби
Галия сыйныфы
3. Дөрүсе бәлягать
3. Дөрүсе бәлягать
3. Дөрүсе мантыйкыя
1. Могыйнетдин әфәнде.
Бу җәдвәлдә, нигездә, дәресләр укытылган китап исемнәре күрсәтелгән. Үзебезгә мәгълүмнәренә аңлатма бирәбез
Мишкяте шәриф” — хәдисләр китабы.
Галимҗан хәзрәт
Мөхәммәткамал Мозаффаров
Мөхәммәткамал Мозаффаров
Ризаэтдин Фәхретдин
...
Полное содержание
Подобный материал:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   22

Рөшди беренче


Көн

Дәрес

Мөгаллим

Шимбә

1.Коръән

Габделхәмид

2.Милли тарихе Ислам

Мөхәммәднәҗип

3.Хөсне хат (мәшыкъ дәфтәреннән)

 

4.Хисап

Габделгазиз

5.Тарихи милли

Габделгазиз

Якшәмбе

1.Сарыф

Габделхәмид

2.Тәрҗемә инша

Мөхәммәднәҗип

3.Фикъһ

Габделхәмид

4.Татбикать

Мөхәммәднәҗип

5.Сарфы төрки

Габделгазиз

Дүшәмбе

1.Җәгърәфия

Габделгазиз

2.Сарыф

Мөхәммәднәҗип

3.Кыйрәате фәнния

Габделгазиз

4.Кыйрәате гарәбия

Мөхәммәднәҗип

5.Хәдис

Мөхәммәднәҗип

Сишәмбе

1.Коръәни Кәрим

Габделхәмид

2.Хөсне хат (мәшыкъ

 

дәфтәреннән)

 

3.Хисап

Габделгазиз

4.Тәрҗемә инша

Мөхәммәднәҗип

5.Русия тарихы

Габделгазиз

Чәр-шәм-бе

1.Сарыф

Мөхәммәднәҗип

2.Тарихе Ислам

Габделхәмид

3.Кыйраәте гарәбия

Мөхәммәднәҗип

4.Кыйраәте төркия

Габделхәмид

Пән-җешәмбе

1.Хәдис

Мөхәммәднәҗип

2.Җәгърәфия

Габделгазиз

3.Имләи гарәби

Габделхәмид

4.Хөсне хат (мәшыкъ дәфтәреннән)

 

Җом-га

Бу көн ял җомгача, җомгадан соң кабатлау

Икенче һәм өченче сыйныф расписаниеләре дә бар.

Галия сыйныфы


Көн

Дәрес

Мөгаллим

Шимбә

1. “Җәлалин”

Мөхәммәднәҗип

2. “Һидайә”

Мөхәммәднәҗип Габделгазиз

3. Хисап

 

Якшәмбе

1. “Нурел-йакыйн”

Мөхәммәднәҗип

2. “Әлфия”

Габделгазиз

3. Дөрүсе бәлягать

Габделгазиз

Дүшәмбе

1. “Мишкяте шәриф”

Мөхәммәднәҗип

2. “Шәрхел-мәнар”

Мөхәммәднәҗип

3. Мантыйк

Габделгазиз

Сишәмбе

1. “Җәлалин”

Мөхәммәднәҗип

2. “Һидайә”

Мөхәммәднәҗип

3. Хисап

Габделгазиз

Чәршәмбе

1. “Нурел-йакыйн”

Мөхәммәднәҗип

2. “Әлфия”

Габделгазиз

3. Дөрүсе бәлягать

Габделгазиз

Пәнҗешәмбе

1. “Мишкят”

Мөхәммәднәҗип

2. “Шәрхел-мәнәр”

Мөхәммәднәҗип

3. Дөрүсе мантыйкыя

Габделгазиз

Җомга

Бу көн ял җомгача, җомгадан соң кабатлау


Бу җәдвәлдә дәрес тәртипләре дөрес. Ләкин мөгаллимнәр тәртибе ялгыш булган. Моның дөрес булганын шаять газеталарның берсендә күрерсез.

Ибтидаиягә (башлангыч сыйныфлар) махсус янә бу тәртиптә дәрес җәдвәлебез бар. Ибтидаиядә мөгаллимнәребез:

1. Могыйнетдин әфәнде.

2. Мөхәммәтситдыйкъ әфәнде (ярдәмчесе).

Ибтидаине дә үзебез күзәтәбез һәи идарә итәбез.

Дәресләр тәртибен кириллицага күчереп биргән галимнәребез укытыла торган фән исемнәренә түбәндәчә аңлатмалар да биргәннәр:

Җәдвәлдәге дәрес исемнәренә аңлатмалар:

Гакаид

иман нигезләре

имля вә иншаи төрки

татар теле грамматикасы

имляи гарәби

гарәп теле орфорографиясе

кыйраәте гарәбия

гарәпчә уку

кыйраәте төркия

татарча уку

кыйраәте фәнния

табигать белемнәре, физика

мәшыкъ дәфтәре

матур язу дәфтәре

нәхү

синтаксис

сарфы төрки

татар теле морфологиясе

сарыф

морфология

татбикать

гарәп теле грамматикасы (?)

фикъһ

шәригать мәсьәләләре хакындагы гыйлем

хөсне хатт

матур язу

һәндәсә

геометрия

Галия” (югары) сыйныф җәдвәленә аңлатмалар:

Бу җәдвәлдә, нигездә, дәресләр укытылган китап исемнәре күрсәтелгән. Үзебезгә мәгълүмнәренә аңлатма бирәбез:

Җәлалин” — “Тәфсире Җәлалин” исемле китап. Коръәнгә гарәп телендәге тәфсир.

Һидайә” — фикъһ, ягъни шәригать мәсьәләләренә багышланган китап.

Дөрусе бәлягать — матур сөйләм дәресләре.

Мишкяте шәриф” — хәдисләр китабы.

Безнең өчен бик кадерле булган бу табыш өчен Диләрә ханым Абдуллинага, Җәлил хәзрәт Фазлыевка, Раиф Мәрдановка һәм Ирек Һадиевка тагын бер кат олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Мөхәммәднәҗип хәзрәт “Түнтәр авылы тарихы”нда үзе турында шактый күп мәгълүмат бирә. Аларны күчереп язмыйча, алдагы документның ни дәрәҗәдә куәтле булуын күрсәтү генә дә хәзрәткә бәянең олысын бирү урынлы булыр.

Мөхәммәтнәҗип хәзрәт эшчәнлегенә милләтебезнең каһарман галимнәре дә олы бәя бирделәр. “Мөхәмәтнәҗип хәзрәт үз чорының иң зыялыларыннан булган. Ул үз китабында теләсә нәрсә язмас,” — диде аның турында академик Марсель ага Әхмәтҗанов. Икенче бер могътәбәр галимебез тарих фәннәре докторы Равил ага Әмирхан аның турында болай диде: “Мөхәммәтнәҗип хәзрәт бик мәгълүматлы, күпкырлы шәхес булган. Без гаиләбездә аны “Түнтәр җизни” дип йөртә идек.” Чыннан да Мөхәммәднәҗип хәзрәт белән атаклы Әмирханнар нәселе Чистайның Закир ишан аша бәйләнә. Мөхәммәднәҗип хәзрәтнең җәмәгате — Әминә абыстай — Закир ишанның бер кызы. Закир ишан ягыннан билгеле Зәйтүнә — Язучы Атилла Расихның әнисе. Зәйтүнәнең апасы Рәбига Түнтәрнең Мөгыйн исемле хәлфәсендә кияүдә була. (Мөгыйн хәлфәнең башлангыч сыйныфларда укытуы Мөхәммәднәҗипнең дәресләр расписаниесендә күрсәтелгән.) Язучы Атилла Расих бу турыда үзенең “Ишан оныгы”нда да ачык язган.

Мөхәммәднәҗип хәзрәт 1912 елда Түнтәр мәдрәсәсеннән читләштерелеп, Түнтәргә кайтырга рөхсәт булмагач, Казанда Галимҗан хәзрәт идарәсендә хезмәткә алына. Анда алар дини, гыйльми, сәяси мәҗәлләләр (китаплар) чыгару буенча эш алып баралар. Монда ул җиде елга якын, унҗиденче ел түнтәрелешенә кадәр хезмәт итә. “Гыйльми шөгыль булганга, минем өчен бу бик файдалы хезмәт булды,” — дип искә ала ул үзе. 1917 елда иске хөкүмәт бәреп төшерелгәч, Уфада мөфтият әһелләре алмаштырыла. Мөхәммәднәҗип хәзрәт Уфага мөфтият идарәсенә эшкә чакырыла. Аны Кустанайга да, Чистайга да чакыралар. Әмма ул асыл ватаны Түнтәргә кайта һәм кабат Түнтәр имамы булып урнаша. Яңадан мәдрәсә эшчәнлеген торгызмакчы була. Әмма мәдрәсә бер ел гына эшли. Мөхәммәднәҗип хәзрәткә совет мәктәбендә укыту насыйп булмый.

1929 елда Түнтәрдә “Үрнәк” колхозы төзелә. Мөхәммәднәҗип хәзрәт “Түнтәр авылы тарихы” хезмәтен яза. “Күңелем нәрсәдер сизенә,” — дигән ул язманың ахырларында...

1930 елда “мулла-эксплуататор” тамгасы астында ул кулга алына, мал мөлкәте тартып алына, аннары төрмәгә ыргытыла. Кайсы төрмәдә ничек вафаты билгесез. Җәмәгате Әминә абыстай 1942 елда Казанда туганнарында яшәп вафат була. Мөхәммәднәҗип хәзрәттән соң Түнтәрдә имам булып, 1930 елда Риза Фәхретдин кулыннан яңа указ алган Ишмөхәммәт хәзрәтнең бер улы Мөхәммәтнәкыйп халыкка хезмәт итә. Әмма аның да соңгы имамлыгы гомерле булмый. 1932 елда сталин маховигы аны да зинданга өстери. Гаиләсе исә авылдан куыла.

Мөхәммәднәҗип хәзрәтнең замандашы, икенче бер Түнтәр мәгърифәтчесе Мөхәммәткамал Мозаффаровның Малмыжда беренче рус-татар мәктәбе ачуын язган идек.

Малмыж музеенда 1855 елда Түнтәрдә туган, үз милләте, халкының тарихы, киләчәге турында кайгыртып яшәгән Мөхәммәткамал Мозаффаровның «Истәлек китабы»ннан күчермәләр бирелә. Мөхәммәткамал чыгышы белән Түнтәр авылыннан. Патша армиясе унтер-офицеры улы, Мирхәйдәр Фәйзинең җизнәсе. Ул 1890 елда Малмыжга килеп урнаша, анда әле ул вакытта 12 генә татар гаиләсе яши торган була. Аның тырышлыгы белән Малмыжда рус-татар училищесы эшли башлый. Мөхәммәткамал рус-татар мәктәбендә укучы шәкертләр өчен үз исәбенә йорт салып, земство карамагына тапшыра. Анда 13 ел буена 130 укучы яши. Шулай ук үз хисабына хатын-кызлар өчен туку мастерское ача. Аның бу эшләре кемнәргәдер ошамаган, күрәсең, ул Оренбург якларына сөргенгә җибәрелә. 1909 елда, аннан кайткач, тагын үз хисабына татар һәм гарәп телләренә өйрәтүче 6 айлык кызлар курсы ачып җибәрә. Анда укырга 66 кыз җыела, укытучы булып Мәчкәрәдән Хәдичә Үтәмешева килә.

Мөхәммәткамал Мозаффаровның язмышы да безгә билгеле түгел. Шунысы хак, Ризаэтдин Фәхретдин үзенең “Болгар вә Казан төрекләре” китабында (Татарстан китап нәшрияты, 1993 ел, 180 бит) Шиһабетдин Мәрҗанинең Казандагы татар зиратындагы кабер ташындагы язмаларга аңлатма биргәннән соң, болай дип язган:

Бездән соң Малмыж шәһәре могътәбәрләреннән Мөхәммәдкамал әфәнде ибне Мозаффар тимердән челтәр (чардуган булырдыр — Р.З.) ясаткан дип ишеттем.” Монда тагын туганлык җепләре бар. Ш.Мәрҗанинең сеңлесе Бибифатыйма абыстай Түнтәрдә Фәйзерахман муллада кияүдә икәнен язган идем. “Ревизская сказка” язмалары Мөхәммәдкамалның әтисе Мозаффар Фәйзерахманның бертуган абыйсы булуы турында сөйли.

Эзләнүләр нәтиҗәсендә Түнтәр мәдрәсәсе белән бәйле булган шактый гына шәхесләрне һәм аларның эшчәнлеген ачыклау мөмкин булды. Бу шәхесләрнең бүгенге дәвам итүче кайбер буыннарын да таба алдык. Эзләнүләр алга таба дәвам итә. Түнтәрдәге “Мәдрәсә музее”на шактый гына мәдрәсә дәреслекләре, документлар, мәдрәсә һәм авыл тарихына бәйле экспонатлар тупладык. Монда укучылар һәм укытучылар коллективының бергәләп эшчәнлеге ярдәм итә.

Мәдрәсәләр чорында Түнтәрдә өч зур китапханә булуы билгеле. Мәдрәсәнеке, Ишмөхәммәт хәзрәтнеке һәм Гали ишаннан калып баетылган Мөхәммәднәҗип хәзрәтнеке. Күн тышлы, бизәкләп нәкышләнгән, зурлыклары ярты метрга кадәр җитүче китаплар бар иде дип сөйли иде өлкәннәр. Һәрбер китапханә өчен аерым бина булган. Безнең музейга тупланган китаплар диңгезнең тамчысы кадәр генә. Дөрес, Татарстан Милли музеенда, Тукай музеенда, Лобачевский китапханәсендә һәм Татарстан милли китапханәләрендә дә Түнтәрдән киткән берникадәр китаплар һәм кулъязмалар бар. Алары да... “без укый торган телдә” түгел.

Шулай булуга карамастан, борынгы мәдрәсәбез турында мәгълүматларны эзләнүләр нәтиҗәсе укучыларыбызга, укытучыларыбызга, авыл халкына һәм якташларыбызга бабайлар мирасын күпмедер кайтарып бирергә ярдәм итә. Бу мәгълүматлар тарихчы галимнәребездә дә кызыксыну уятырга мөмкин.


Динсез яшәп булмый

1930 елларда коммунистлар һәм совет дәүләте мәчетләрне ябып, муллаларны сөргеннәргә куып бетерсә дә, авыл халкы диннән аерылмый. Аның күңелендә Аллаһ яши. Авыл халкы дини бәйрәмнәрне үткәрә, Коръән мәҗлесләре уздыра, корбан чалу йолаларын башкара. Мулла вазыйфасын өлкән яшьтәге авылдашлар башкара: Мусин Юныс, Әсхәдуллин Вәлиулла, Хәлиуллин Нәбиулла, Галимов Әхмәтвәли, Галимов Бәйрәмгали, Шәймөхәммәтов Корбангали, Хөсәенов Мәгъсүм һәм башкалар. Алар аерым өйләрдә җыйналып, җомга намазлары да укыйлар, вафат булган авылдашларны ислам кунуннарына нигезләп соңгы юлга озаталар, яшьләргә никах укыйлар һәм башка саваплы эшләрне башкаралар. Дөрес, күп вакытта бу эшләрне кача-поса эшләргә туры килә. Чөнки партия-район вәкилләре авыл советы җитәкчеләрен гел борчып торалар, халыкны диннән биздерергә кушалар. Әкренләп өлкән яшьтәге бабайлар кими, авыл халкын борчу баса. Хак динебез кануннары белән кем безне соңгы юлга озатыр дип. 1960 елларда указсыз мулла вазыйфасына авылдашыбыз Гарифулла бабай Мөхәммәтшакиров алына. Ул үзлегеннән белгән кадәр дин белемен кабатлый, тагын да тирәнрәк өйрәнә. Ул вакытларда дин китаплары да бик санаулы гына калган була. Аларын да гарәп шрифты белән укый белгәннәр генә файдалана ала. Кириллицада бер генә әсбап та булмый.

Гарифулла бабай 40 елдан артык авылдашларыбызда игелекле хезмәт итә. Аш мәҗлесләрендә коръән укый, яшьләргә никах укый. Болар барысы да авыл түрәләреннән качып-посып эшләнә. Мәетләр юа һәм ислам кануннары буенча мәетләрне соңгы юлга озатуны алып бара.

Хатын кызларның аш мәҗлесләрендә сугыштан соңгы елларда мәэзин абыстай Галиева Гайшә әби коръән укый, мәетләр юа. Ул авылдан киткәннән соң абыстай вазыйфасын Юсупова Маһитап, Әхмәдиева Бибинур, Гафетдинова Нәгыймә, Исхакова Мәръям, Сәйфуллина Фагыйлә, Мифтахова Бибинур һәм башкалар башкарды. Рухлары миңа рәнҗемәсен, ул елларда олы яшьтәге дини карчыклар күп иде, барысын да санап бетерү мөмкин түгел. Әмма Йосыпова Нәфисә әбине һәм Гайнетдинова Минсылу әбине аерым күрсәтеп үтәргә кирәк. Бу әбиләр мәет юу, коръән уку кебек саваплы эшләрне озак еллар буе башкардылар. Бик күп гаиләләргә, авылдашларга әнә шундый хезмәт күрсәттеләр. Соңгы елларда бу хезмәттә Хәкимова Мәдинә апа, Вәлиева Маһира апа авыл халкына зур хезмәт куйды һәм әле дә куя. Алар белән беррәттән бу изге эшкә Юсупова Гыйззәтбану, Мөхәммәтшина Рашидә, Сафиуллина Әминә һәм башкалар алындылар.

1990 елларда, коммунистлар партиясе таралып, совет власте беткәннән соң, халыкка дин тотарга хокук бирелде. Авылларда бабайларга җомга намазлары уку өчен биналар бирелә башлады. Шул исәптән, авылыбызда да иске мәчет-мәктәпнең буш торган бер бүлмәсенә электр җылыткычлары куелды, бабайлар шунда җыелып җомга намазлары укый башладылар. Җомга намазына 8-10 бабай җыела торган булды. Имам вазыйфасын Гарифулла бабай башкарды. Соңа табарак авыл советы бабайларга җомга намазы уку өчен авыл советы бинасыннан бер бүлмә бирде. Колхоз рәисе Гарифуллин Наил эшләгән вакытта колхоз көче белән Түнтәр авылында мәчет салу проблемасы килеп басты. бу вакытта районыбыз авылларында: Балтачта, Кунырда, Соснада һәм башка кайбер авылларда мәчетләр төзелгән яки төзелә башлаган иде.

Түнтәр мәчете дә төзелә башлады һәм колхоз рәисе булып Мирвәт Галимов һәм Хәниф Бариев эшләгән елларда кызу темп алды. 2001 ел башында ураза гаетендә мәчетебезнең ачылу тантанасы булды. Мәчет төзелешенә аерым шәхесләр дә акчалата ярдәм иттеләр. Мәчет ачылуга бүләкләр белән килделәр. Мәчет төзелешенең фундаментын салу өчен иң беренче Казанда яшәүче авылдашыбыз Ишмөхәммәт хәзрәтнең оныгы Фарук Нәкыйпов шактый саллы өлеш кертте. Мәчет ачылганда Фарук ага мәчеткә бабасыннан калган кечкенә форматтагы коръәнен бүләк итте. Авылдашыбыз Габделбәр ага Хөсәенов мәчеткә Ишмөхәммәт хәзрәттән калган борынгы хөтбә таягын бүләк итте. Заманында 100 ел элек Дагыстаннан кайтарылган көмеш башлы әлеге хөтбә таягын Габделбәр бабайның әтисе Хөсәен бабай, аннары Габделбәр бабай үзе 80 ел дәвамында өй чормасында саклаганнар. 7 яшьлек вакытта сәүдәгәр улы буларак, әти-әнисе белән моннан 70 ел элек авылдан сөрелгән Миннехак ага Гарифов Казаннан кайтып, зур келәм бүләк итте. Ул дин юлына басып, ике тапкыр хаҗ сәфәрендә булган һәм 70 ел үткәч беренче кайтуы икән. Бүләк тапшыручы башка авылдашлар да күп булды.

Авыл өстендә азан тавышы яңгырый башлады. Берничә ел дәвамында азан әйтү вазыйфасын коръән укырга үзлегеннән өйрәнгән Тәлгать бабай Шәйдуллин башкарды. Аннары азан әйтү вазыйфасына мәэзинебез Әхмәт Мөхәммәтшин кереште. Имамыбыз Гарифулла бабай вафатыннан соң, имамлык эшенә Гомәр Газыймов алынды. Башта ул дин кануннарын үзлегеннән өйрәнде, аннары махсус курсларга барып укыды һәм имам таныклыгы алып кайтты. 2002 елдан башлап авылыбызның имам вазыйфасын ул намус белән башкара. Аш мәҗлесләрендә коръән укый, яңа туган балаларга исем кушу, яшь гаилә корган парларга никах уку, мәет күмү йолаларын башкара. Соңгы елларда мәет юуу вазыйфаларын үтәүгә мәчет карты Сөнгать Хәмидуллин алынды. Гарифулла бабай исән вакытта зиратны карап тәртиптә тоту вазыйфасын да ул үзе башкара иде. Соңарак бу эшкә авылдашыбыз Равил Мөбарәкшин алынды. Зираттагы картайган агачларны кисүне, гомумән зиратны чистарту һәм зират әйберләрен тәртиптә тотуны Равил абый инде ун елга якын оештыра. 2001-2003 елларда эш аеруча зур күләмдә башкарылды. Бик күп агачлар киселде. Зират әсбаплары саклана торган йорт өчен бура буралды, йорт салынды. Зиратыбыз әле дә Равил абый Мөбарәкшин кайгыртуында. Йосыпов Азат Мөхәммәтгали ишан гаиләсе каберләрен тимер рәшәткә белән әйләндереп алды.

1998-2000 елларда Балтачтан килгән Әхәт ага балаларга әхлак тәрбиясе бирү, башлангыч дин белеме бирү буенча мәктәп балаларына зур хезмәт куйды. Балаларны намаз укырга өйрәтте, дин нигезләреннән сабак бирде. Авылыбызда динебезне торгызуда Балтачыбыз мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыевның да хезмәте зур булды. Казан мәдрәсәләреннән ел саен практикага килгән шәкертләр дә балаларга һәм авыл халкына дини белем бирү буенча шактый зур хезмәт куйдылар. 2001 елдан башлап укучы балаларга дин белеме бирүдә имамыбыз Гомәр хәзрәт зур игътибар бирә. Яшьләребез дин юлына таба адымнар ясый. Яшьләрдән Рафил Шакирҗанов Әлмәттәге дини мәдрәсәне тәмамлап, хәзер икенче елын инде Сәгуд Гарәбстанында Мәдинә шәһәрендә дини белемен күтәрә. Рәдис Хәбибуллин, Рамил Шакирҗанов һәм Рафис Гыйлманов та Әлмәт мәдрәсәсендә укып дини белем алдылар. 2007 елда Заһир Газыймов Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1000 ел мәдрәсәсенә укырга керде.

Мәчет бинасын төзекләндерү, янкорма төзү, котельный өчен бүлмә, таһәрәтнамә төзү, су кертү һәм канализация эшләрен башкару өчен 2006-2007 елларда Гомәр хәзрәт җитәкчелегендә бик зур эшләр башкарылды. Бу эштә авылдашларыбыз һәм авылдан чыгып китеп чит җирләрдә яшәүче ватандашларыбызның да ярдәме зур булды. Мәчетнең кассиры һәм бухгалтеры булып җәмәгать башлангычында хезмәт күрсәтүче Суфия Ибраһимова мәчет кассасына акчалата аеруча зур ярдәм итүчеләрнең исемлеген тәкъдим итте: Нәкыйпов Фарук, Йосыпов Азат, Гобәйдуллин Харис, Ибәтуллина Һаҗәр, Шәйхетдинов Рәис, Арсланова Әминә, Газыймов Хәйдәр, Газыймов Илһам, Зарипов Закир, Сафиуллин Таһир, Муллагалиева Хәдичә, Хәкимов Хәбиб, Галимуллин Зөфәр, Шәрипов Әхмәт, Сәләхетдинова Миләүшә, Гайсина Тәскирә, Йосыпов Рәфхәт, Кәримов Рамил, Газыймов Гомәр, Фһйзрахманов Габделбәр, Зарипов Рәфхәт, Гайнетдинов Наил, Гозәеров Габделхәй, Гарипова Рауза, Әүхәдиева Фәния, Шәйхетдинов Тәбрис, Мөхәммәтшин Әхмәт, Газыймов Илдар, Мәгъсүмов Рәкыйп һәм башка күпләр. Барыгызга да Аллаһның рәхмәте яусын!

2007.