Морфологиясе

Вид материалаДокументы

Содержание


Ни газизрәк – бу Ватанмы? Аһ, туган каумем газиз
Бакчага кем кергән? – Ах, дуңгыз, тагын Зөлфия кергән...
Чү, тсс, һайт, карагыз аны
Көш, үләт кыргыры!
Белемегезне тикшерегез.
Ымлыкларны тикшерү.
Их – хис-тойгыны белдергән (эмоциональ) ымлык, ялгызак ымлык, теләкне белдерә; и
Минем барлыгы биш пар књгђрченем бар иде, ђниемнећ агасы Госман абый тагын бер пар књгђрчен бњлђк итте
Башка иллђр мића кирђк тњгел, Хыялым юк минем ул хакта...
Хђзер сљйлђп торудан мђгънђ юк, ђлбђттђ
Урманда бар, кырда юк, мунчада бар, љйдђ юк
Тиздђн бит Таулы Тљбђкнећ район сабан туйларын њткђрђсе бар. Сабан туе комиссиясенђ керергђ риза булмассыз микђн?
Ул њзлђренђ кайткан булырга тиеш
Гыйззђтуллин, ђлбђттђ, бу хикмђтлђрне белми иде
Икђн сњзе књбрђк фикерне раслау, нђтиќђ ясау мђгънђсен, имеш
Модаль сүзләрне тикшерү.
Белемегезне тикшерегез.
1   ...   24   25   26   27   28   29   30   31   32
§ 157. Ымлыкларның мәгънә буенча төрләре. Башлап, ымлыклар ике зур төркемгә бүленә: 1) х и с – т о й г ы, кичерешләрне белдерә торган, ягъни э м о ц и о н а л ь ымлыклар; 2) и х т ы я р н ы белдерә торган ымлыклар. Аларны күбрәк и м п е р а т и в ымлыклар дип атыйлар.
  1. Эмоциональ ымлыклар һәм аларның семантик төркемчәләре.

а) шатлану, канәгатьләнү, соклануны белдерә торган ымлыклар: и, әй, их, иһи, әй, ай-яй, абау, сөбханалла, бәрәкалла һ.б.

Әй, бу яшәү! Шомлы! Тилмерткеч кызык! Илаһ көч йөри Биләүне Кәфенгә кадәр сузып! (Р.Фәйзуллин). И, бу җиһанның гадел минутлары! (М. Галиев). И-и-х, син, нинди саф, нинди матур күңелле егет син,- диде озын керфекле кыз... (М.Мәһдиев). Шул апа Һадины Фәхриев янына кертергә кушты. Бүлмәдә иң элек ул зур-зур тәрәзәләрне күрде. Ай-яй олы! Ишек алды ап-ачык күренеп тора! (А. Гыйләҗев). Шул заманнан бирле айның туганына Һәм дә алтын көпчәк төсле тулганына Карап, күңлем кайчан минем хәйран кала, Диям шунда: сөбханалла, сөбханалла! (Г. Тукай).

б) үкенү, көчле теләк, рәнҗү, зарлану кебек хис-тойгыларны белдерә торган ымлыклар: аһ, их, йә алла, әй раббым һ.б.

Ни газизрәк – бу Ватанмы? Аһ, туган каумем газиз (Дәрдмәнд). Тынма әле, Тынма әле яңгыр. Син туктасаң, җанга, аһ! Авыр... (Р.Аймәт). Их, әле дә безнең әниебез булса икән ул! Әни үзе бар чагында мичкә дә ягып җибәрә иде, мич янып торса, өйдә шундый җылы була ич (Р. Фәизов). Йә алла! Ләйсәннәрең җанны юа алырмы күздән канлы яшьләр акканда (Р. Фәйзуллин).

в) курку, шомлану, көяләнү, гаҗәпләнү, шөбһәләнүне белдерә торган ымлыклар: ах, аһ, уф, бәй, ай, ай-һай, Ай алла, абау һ.б.

Ай аллам, нигә икән?- диде Зөләйха ихлас көяләнеп (А. Гыйләҗев). Шулай утыра торгач, Ләлә кисәк кенә шыпырт итеп, әллә нинди шомлы итеп әйтеп куя: - Абау, нәрсә бар анда?- Кайда? Кайда ул?- дибез без, дәррәү әсәренеп (Р. Фәизов). Карале, әллә кая кереп киткәнмен, Кайда күрдең ул Габдерәхимне?- Норвегиядә. – Бәй, ансы нәрсә тагын? Таш кыядан гына торган бер ил бар төньякта (З. Зәйнуллин). Яңалык әйтимме? – Ай-һай яңалык булырмы икән? (М. Мәһдиев).

г) искитмәү, санга сукмау, кимсетү, мәсхәрәләү, иронияне белдергән ымлыклар: һәй, ә-әй, фи, фу, и-и, һи-и-и һ.б.

Ә-әй! Алма бәлеше ир-ат ашымыни ул?!- дип, сүзгә Госман катнашты (К.Тимбикова). Һәй, юлда сөйләгәннәргә ышансаң!... Юлда мин Мисыр короле Фарукның кияве булып йөрим! (А.Гыйләҗев). Фу, төнәткәнсең, Вәлиәхмәтовны ысларга җыенмыйдыр ич? (А.Гыйләҗев). Ә кем сугар соң ул кирпечне?- дип көлде әти. – Ай алла! Менә Радик белән тотабыз да сугабыз аны! (Р. Фәизов).

д) ярсу, канәгатьсезлек, каргау, ачулану, шелтәләүне белдерә торган ымлыклар: у-у, ах, эх, һе, һы, каһәр суккыры, гөнаһ шомлыгы һ.б.

Бакчага кем кергән? – Ах, дуңгыз, тагын Зөлфия кергән... (М. Мәһдиев). Зиннур, Хәлим кулындагы шатуннарга үрелеп сорады: - Нинди җилләр ташлады? Әллә бөтенләйгәме? – Һе, бөтенләйгәме! Кемгә кайтам инде мин бөтенләйгә? (З. Зәйнуллин). Аһ, гөнаһым шомлыгы, бу кучеры бик тын тагын, Җырламыйдыр бер матурның балдагын йә калфагын (Г. Тукай).

е) исәнләшү, саубуллашу, гафу үтенү, рәхмәт әйтүне һ.б. белдерә торган ымлыклар: рәхмәт, исәнме, исәнмесез, сау булыгыз, хушыгыз, рәхим итегез һ.б.

Исәнме, мәгърур тау! Туган як тәхете – Чатыр тау, исәнме! (М. Галиев). Рәхмәт яусын, килен!- ди ул, һәм урыныннан кузгала (Р. Фәизов). Хуш, Дилә! Хуш, бәгърем, хуш! Савыгып кына кайт!- дип кабатлады ул күңеленнән (А. Гыйләҗев).

Ихтыярны белдерүче ымлыклар. Ихтыярны белдерүче, ягъни императив ымлыклар боеру, тыю, чакыру, эндәшү, әйдәү кебек мәгънәләрне белдерәләр, аларга чү, тсс, әй, әйдә, һайт кебек һ.б. ымлыклар керә.

Чү, тсс, һайт, карагыз аны ымлыклары т ы ю, к и с ә т ү н е белдерә:

Чү, дим, чү... Нишләдең инде, бирән булганмы әллә, кепканы тешлисең...(М. Мәһдиев). Тсс! ...Исемен дә беләм! Тик әйтмим генә! кешеләр бит халәтемне бүтәнчә дип белә... (Р.Фәйзуллин). Өйгә килеп керүенә әби иң беренче гамәле итеп кулына мич алдыннан тимер кыскыч алыр иде. – Һәйт, каферләр!.. Тик кенә утырыгыз. Тузгытмагыз бу кадәр тузан, карагыз аны!...дип, безгә кыскычны күрсәтер иде (Р. Фәизов).

Әйдә, әйдәле, әйдә-әйдә, я, ягез, ягез әле, алла ымлыклары чакыру, өндәүне белдерә: Әйдә, дуслар, җырлыйк әле, без ташкичү бит әле... (М. Мәһдиев). Әйдәле, Акбай, өйрән син, арт аягың белән тор... (Г. Тукай). Ягез, бер дога (А. Гыйләҗев). Йә, буласыңмы инде! (Сөйләм теле). Алло, Җир! Йолдызлар эндәшә, эндәшә! (Р. Әхмәтҗанов).

Императив ымлыкларга шулай ук кош-кортларны, хайваннарны чакыру, куу сүзләре дә керә: көш, прес, пес-пес, маһ-маһ., чәбә, на, на-на, ти-ти-ти һ.б.

Урамда нинди күңелле! Бер сыерның аркасына чәүкә кунган. Көш, үләт кыргыры! (И. Гази). Бу яхшы малай, ... “көш, көш, көш” димәс, Кыланмас алай, Куркытмас, тимәс (Ш. Галиев). “Әйдә, чап, кучер казанга! Атларың ку: на! На-на!” (Г. Тукай).

БЕЛЕМЕГЕЗНЕ ТИКШЕРЕГЕЗ.

1.Ымлыкларны лекиск-семантик, морфологик һәм синтаксик яктан характерлагыз.

2. Ымлыкларның структур төрләрен һәм ясалма ымлыкларны аерып күрсәтегез, мисаллар китерегез.

3. Хис-тойгыны һәм ихтыярны белдергән ымлыкларның төрле тематик төркемчәләрен билгеләгез, мисаллар китерегез.

4. Ымлыкларның әдәби әсәрләрдә кулланылышын аңлатыгыз.


ЫМЛЫКЛАРНЫ ТИКШЕРҮ.
    1. Ымлыкның төзелеше.
    2. Мәгънә буенча төре.

Күпер башында малайлар көрәкләр күтәреп, гөрләвек агызып йөриләр. Хәлим дә шунда йөгерде. Их, аның да көрәге булса! Гарифулла көрәген биреп тормас микән? И, кыл муен, шул тирескә баткан көрәген кызганган була (И. Гази).

Их – хис-тойгыны белдергән (эмоциональ) ымлык, ялгызак ымлык, теләкне белдерә;

и – хис-тойгыны белдергән ымлык, кимсетү, иронияне белдерә.

Модаль сњзлђр.

§157. Гомуми тљшенчђ Модаль сњзлђр сљйлђмдђ модальлек белдерњнећ лексик чарасы буларак билгелђнђ. Белгђнебезчђ, модальлек, кић мђгънђдђ, сљйлђмнећ чынбарлыкка тљрле-тљрле мљнђсђбђтен белдерњ дигђн сњз, џђм ул књп тљрле тел чаралары – морфологик, синтаксик, фонетик џђм лексик чаралар ярдђмендђ башкарыла. Морфологик ќђџђттђн без, мђсђлђн, алда фигыльлђрнећ модаль мђгънђ белдерњдђ мљмкинлеклђре гаять зур икђнен књреп њттек: наклонениелђр, модаль мђгънђ белдерђ торган аналитик фигыль формалары џ.б; синтаксик яктан – ќљмлђ тљрлђре (сорау, тойгылы, љндђњ џ.б. ќљмлђлђр), фонетикада исђ басым џђм интонация џ.б. шулай ук сљйлђмнећ модальлеген белдерђлђр. Болардан тыш телдђ махсус рђвештђ сљйлђмнећ чынбарлыкка тљрле-тљрле мљнђсђбђтен: реальлеген, мљмкинлеген, кирђклеген, тиешлеген, ихтималлыгын, ышанычлы булуын џ.б.ны белдерђ торган лексик берђмлеклђр – модаль сњзлђр кулланыла.

Мђгънђ тљсмерлђре џђм синтаксик функциялђре буенча модаль сњзлђрне Д.Г.Тумашева ике тљркемгђ бњлеп карый:

1) сљйлђмнећ чынбарлыкка мљнђсђбђтен объектив рђвештђ белдерђ торган модаль сњзлђр;

2) сљйлђмнећ чынбарлыкка мљнђсђбђтен сљйлђњченећ субъектив бђялђве аркылы белдерђ торган модаль сњзлђр [Тумашева, 1964: 297 ].

Беренче тљркемгђ: бар, юк, кирђк, тиеш, мљмкин, ярый сњзлђре, ђ икенче тљркемгђ: ђлбђттђ, дљрес, чыннан да, икђн, билгеле, ахры, имеш, бђлки, бугай, шаять, ичмасам џ.б сњзлђр керђ:

Минем барлыгы биш пар књгђрченем бар иде, ђниемнећ агасы Госман абый тагын бер пар књгђрчен бњлђк итте (Ф.Хљсни). Кояш инде баеп та љлгерде, ђ кайтып ќитђргђ ким дигђндђ љч сђгать вакыт кирђк ђле (Ђ.Еники). Билгеле, бу кап-кара урманда џђр ерткыч та бар, юк тњгел аю, бњре, тљлке – ќиџан корткыч та бар (Г.Тукай). Мин ќир љстен артык сљйдем, бугай, Артык сљйдем аныћ гљллђрен, Џђрбер буйга ќиткђн каен кызын Усак егетеннђн кљнлђдем (Џ.Такташ). Сабан туена, тђгаен, кайтырбыз (Г.Бђширов).

Татар теле буенча хезмђтлђрдђ бу типтагы сњзлђрне бђялђњгђ галимнђр тљрлечђ якын килђлђр. Мђсђлђн, беренче тљркемгђ кергђн бар, юк, кирђк, тиеш кебек сњзлђр «Татар грамматикасы»нда «хђбђрлек сњзлђр» атамасы белђн мљстђкыйль сњзлђргђ кертеп каралган [Татар грамматикасы, 2002: 233 – 237], џђм бары тик сљйлђњченећ субъектив бђялђвенђ бђйле џђм ќљмлђдђ књбрђк кереш сњз вазыйфасын башкара торган, дљрес, ђлбђттђ, мљгаен, имеш џ.б. сњзлђр генђ модаль сњзлђр буларак тикшерелђ. Дљрес, беренче тљркемгђ кергђн сњзлђрне «хђбђрлек сњзлђр» дип бђялђњ Г.Алпаровтан ук килђ. В.Н. Хангилдин да бу типтагы сњзлђрне хђбђрлек сњзлђр дип тикшерђ. Д.Г. Тумашева исђ, алда књрсђтелгђнчђ, џђр ике тљр сњзлђрне модаль сњзлђргђ кертеп карый.

Бер њк грамматик књренешне бу рђвешле тљрлечђ бђялђњнећ объектив сђбђплђре дђ бар, билгеле.

Беренчедђн, модальлек, модаль сњзлђр грамматик хезмђтлђрдђ чагыштырмача соћрак љйрђнелђ башлады, џђм тљрле теллђрдђ бу тел књренешен аћлатуда хђзергђ кадђр фикер башкалыклары да бар. «Русская грамматика»да, мђсђлђн, [т. I, 1980] хђбђрлек (предикатив) сњзлђр џђм модаль сњзлђр гомумђн аерым каралмаган.

Икенчедђн,бу ике тљр модаль сњзлђр њзлђренећ грамматик табигате, бигрђк тђ синтаксик функциялђре белђн чыннан да бер-берсеннђн шактый нык аерылалар. Беренче тљр модаль сњзлђр – бар, юк, тиеш, кирђк џ.б. ќљмлђдђ књбрђк мљстђкыйль рђвештђ хђбђр булып, яки кушма хђбђр составында килђлђр џђм предметларныћ яки књреншлђрнећ булуын (барлыгын) яки юклыгын, кирђклеген, булырга тиешлеген џ.б. объектив рђвештђ хђбђр итђлђр.

Мђсђлђн:

Башка иллђр мића кирђк тњгел, Хыялым юк минем ул хакта... (Н.Дђњли). Кузгатмакчы булсаћ халык књћеллђрен, Тибрђтмђкче булсаћ ић нечкђ кылларын, Кљйлђњ тиеш, ђлбђт, ачы хђсрђт кљен, Кирђк тњгел мђгънђсе кљлке уен (Г.Тукай).

Икенче тљр модаль сњзлђр: ђлбђттђ, бђлки, бугай џ.б. исђ хђбђр ителђ торган књренешкђ сљйлђњченећ субъектив мљнђсђбђтен белдерђлђр, алар ќљмлђдђге башка сњзлђр белђн мљнђсђбђткђ кермилђр, ќљмлђ кисђге вазыйфасын башкармыйлар, ќљмлђгђ тулаем модаль тљсмер љстилђр, яки њзлђре генђ аерым ќљмлђ булып килђлђр: 1

Мђсђлђн:

Хђзер сљйлђп торудан мђгънђ юк, ђлбђттђ (Р.Хђмид). Бђлки, ђтиемнећ ђтисен, минем бабамны белђсездер? (Ђ.Еники). Ђни моны белде, ахры (Г. Ибраџимов).

Шул ук вакытта, бу ике тљркемгђ кергђн: тиеш, мљмкин, кирђк, дљрес, билгеле, ђлбђттђ, бђхђссес, бђлки, бугай, мљгаен џ.б. сњзлђр џђркайсы телдђ њзенчђлекле лексик-грамматик сњзлђр классын тђшкил итђлђр, лексик-семантик яктан џђм грамматик яктан характерланалар. Бу сњзлђр синтаксик функциялђре џђм аерым морфологик билгелђре буенча (тљрлђнњ-тљрлђнмђњ) аерылсалар да, семантик яктан зур уртаклык књрсђтђлђр – аларныћ џђркайсы модаль мђгънђ белдереп џђм сљйлђмнећ чынбарлыкка мљнђсђбђтен тљрле яклап характерлыйлар.

Хђбђрлек сњзлђр дип модаль сњзлђрдђн аерылган кирђк, тиеш, мљмкин, ярый сњзлђренђ игътибар итсђк, семантик яктан аларны бары тик кирђклек, тиешлек, мљмкинлекне белдерђ торган сњзлђр дип кенђ бђяли алабыз, башкача мљмкин тњгел. Ђ бар, юк сњзлђре исђ эш-хђлнећ, књренешнећ реальлеген яки реаль булмавын белдерђлђр. Бу – шулай ук модальлеккђ карый. Татар грамматикасында да бу типтагы сњзлђр хђбђрлек сњзлђр дип бирелсђ дђ, џђр очракта аларныћ модаль мђгънђ белдерњлђре билгелђп њтелђ: «Кирђк, тиеш (тиешле) џђм мљмкин... болар – љч тљрле модаль мђгънђ белдерђ торган сњзлђр (Ассызык – безнеке – Ф.Х.). Кирђк сњзе (1) – зарурилык (необходимость), тиеш сњзе (2) – тиешлек (долженанвование), ђ мљмкин сњзе – мљмкинлек (возможность) мђгънђлђрен белдерђлђр» [Татар грамматикасы, 2002: 331]

Без дђ, њз чиратыбызда морфологик хезмђтлђрдђ инде ќитђрлек дђлиллђгђнчђ [Карагыз: Тумашева, 1964: 277 – 278 ], џђр ике тљркемгђ кергђн сњзлђрне модаль сњзлђр дип бђялђњ џђм аларныћ уртак џђм аермалы якларын билгелђп, ике тљркемгђ аерып карау методик яктан дљресрђк булыр дип саныйбыз.

§158 Модаль сњзлђрнећ кулланылыш њзенчђлеклђре. Бар, юк модаль сњзлђренећ килеп чыгышы исемнђр белђн бђйлђп карала џђм алар сљйлђм эчендђ исемнђрчђ тљрлђнеп килергђ дђ мљмкин. Мђсђлђн: Бары бергђ, югы – уртак (мђкаль). Ђ шулаймы? – акча барда, бар да дуст шул, бар да яр, Акча исе чыкмый торса, бар да яныћнан таяр (Г.Тукай). Син юкта килгђннђр иде (сљйлђм теле).

Бу модаль сњзлђр ќљмлђдђ њзлђре генђ дђ хђбђр булып килђлђр: Урманда бар, кырда юк, мунчада бар, љйдђ юк (табышмак). Кинђн, тынлык сљйгђн дустым: Дљньяда ул атау бар. Бар ул хыялыћ эзлђгђн тљтенсел кыя таулар! (Н.Хисамов). Арча районында туып-њскђн егет. Шућадыр, балык тотуга хиреслеге юк (В.Нуруллин).

Юк модаль сњзе субъектив модальлекне белдереп, ќљмлђгђ тулаем карарга да мљмкин. Бу очракта ул, ќљмлђ кисђклђренђ бђйсез кулланыла џђм инкярны белдерђ: Юк, кояшым, мин белђм: син батмагансыћ мђћгегђ (Г.Тукай). Шундый ук сљйлђм ситуациясендђ раслауны белдереп ђйе сњзе килђ: Ђйе, ул килгђн иде (сљйлђм теле).

Бар, модаль сњзе, -асы / ђсе кушымчалы сыйфат фигыль белђн килеп, кирђклек модаль мђгънђсен, -у / њ кушымчалы исем фигыль белђн килеп, ихтималлыкны белдерђ: барасы бар, књрђсе бар, килње бар џ.б.

Тиздђн бит Таулы Тљбђкнећ район сабан туйларын њткђрђсе бар. Сабан туе комиссиясенђ керергђ риза булмассыз микђн? (Г.Ахунов). Кеше-кара књрње бар (сљйлђм теле). Казалар кебек очасыларкитђселђр юк минем (Х.Туфан).

Кирђк, тиеш, мљмкин, ярый (ярамый) модаль сњзлђре ќљмлђ эчендђ књбрђк фигыльнећ инфинитив яки исем фигыль формалары белђн кулланылалар џђм кирђклек, тиешлек, мљмкинлек модаль мђгънђлђрен белдерђлђр: барырга кирђк, килергђ тиеш, ђйтергђ мљмкин, сљйлђргђ ярый џ.б.

Ул њзлђренђ кайткан булырга тиеш (К.Тимбикова). ... Кинђт килеп кергђн кеше, аныћ љнен алды... Сорашырга да ярамый, тайга гадђте, сабыр булырга да кирђк, кешене, битен-књзен юындырып, чђйгђ утырттылар (Я.Зђнкиев). ...Ул њзенећ шђкертенђ, янђшђдђ утырып торуы белђн генђ булса да ярдђм итђргђ тиеш (Г.Ахунов). – Михаил Владимирович, Саттаровныћ ђнисе књренергђ рљхсђт сорый... – Бирергђ кирђк, – диде баш врач, ђйлђнеп карамыйча гына (А.Шамов).

Сљйлђмнећ чынбарлыкка мљнђсђбђтен сљйлђњченећ субъектив бђялђве аша белдереп, кереш сњз функциясендђ кулланыла торган модаль сњзлђр њз мђгънђлђре буенча берничђ тљркемгђ бњленђлђр:

1) раслауны белдерђ торган модаль сњзлђр: ђлбђттђ, шиксез, џичшиксез, бђхђссез, дљрес, тђгаен, чыннан да џ.б.

Гыйззђтуллин, ђлбђттђ, бу хикмђтлђрне белми иде (М.Мђџдиев). Сабан туена, мљгаен, кайтырбыз (Г.Бђширов). Безнећ, чыннан да, горурланып сљйлђрлек шагыйрьлђребез бар (С.Хђким). Дљрес, аныћ бабасы, сљйлђвенђ караганда, таза гына тормышлы булган (Ђ.Еники). Чыннан да, Александр Николаевич моћа сљенђчђк бит. Шђкертлђрем ќњнле кешелђр булып чыкты, дип књћеленнђн горурланачак (Г.Ахунов).

2) фараз кылу, ихтималлык, икелђнњ тљсмерлђрен белдерђ торган модаль сњзлђр: бђлки, бугай, књрђсећ, шђт, мљгаен, гњя, ихтимал, ахры, икђн, тиеш џ.б.

Бђлки, аныћ шул тирђдђ генђ оясы бардыр... (М.Мђџдиев). Сезнећ књбегез, ихтимал, ќидееллык мђктђптђ чит тел укытучысы булып эшлђр (М.Мђџдиев). Хатын-кыз табигатен ярыйсы гына аћлый иде, бугай Чыћгыз (З.Зђйнуллин). Ђ каеннар, бђлки, белмђгђндер, Мића гына шулай тоелгандыр, Яфраклары ќђрђхђттђн тњгел, Кљз ќиткђнгђ генђ коелгандыр (Г.Мљхђммђтшин). Ќылы тљннђрдђ, караћгы књк йљзендђ, якты нур бљркегђн балкышлар кабатланып куя. Гњя, бик-бик еракта, офык артында, тавыш-тынсыз гына яшен яшьнђп алган сыман тоела (Л.Хђмидуллин).

Тикшеренњчелђр шулай ук икђн, имеш, микђн кебек сњзлђрне дђ субъектив-модальлекне белдерђ торган сњзлђргђ кертеп карыйлар [Карагыз: Татар грамматикасы, 2002: 344 – 350 ].

Икђн сњзе књбрђк фикерне раслау, нђтиќђ ясау мђгънђсен, имеш сњзе – беркадђр ирония катыш нђтиќђ ясау яки фараз кылуны белдерђ:

Заџит чњмђлђ тарттыручы малайларныћ мђйханђ килњлђрен књзђтеп, абайламыйча да калган, кыз-кыркын, егет-ќилкенчђк кибђн тирђсенђ ќыелган икђн (М.Ђмирханов). Шул заманнан бирле, кем, алтын-кљмеш књл тљбендђ џич хисапсыз књп, имеш.. Киптисђ бер дђфга кузгалып бары – књл буеныћ мђдрђсђ талиблђре Барча байлыкны ќыячаклар имеш (Г.Тукай).

Алда билгелђгђнчђ, субъектив модальлекне белдергђн сњзлђр ќљмлђдђ књбрђк кереш сњз вазыйфасында килђлђр. Ђмма џђр кереш сњзнећ модаль сњз була алмавын билгелђњ белђн дђ тикшеренњчелђр, џичшиксез, хаклы. Кереш сњзлђр – синтаксик категория, аларны модаль сњзлђр белђн тићлђштерергђ ярамый. Ђйтик, димђк, ниџаять, гомумђн, кыскасы, беренчедђн, мђсђлђн кебек сњзлђр гадђттђ ќљмлђдђ кереш сњз булып килђлђр, ђмма алар модаль мђгънђ белдермилђр [ Тумашева, 1964: 289 б., Татар грамматикасы, 2002: 340 ].

МОДАЛЬ СҮЗЛӘРНЕ ТИКШЕРҮ.
    1. Модаль сүзнең төре (объектив яки субъектив модальлекне белдергән сүз).
    2. Мәгънә төсмере.

Читекче кызлар булган йортка керүне мин зарыгып көтә идем. Бәлки, алар миңа апаемны хәтерләткәннәрдер? (Г. Бәширов).

Бәлки – модаль сүз, субъектив модальлекне белдерә, икеләнү, гөман кылу төсмере.

БЕЛЕМЕГЕЗНЕ ТИКШЕРЕГЕЗ.

1.Модальлек белдерүнең лексик чарасы буларак модаль сүзләргә гомуми характеристика бирегез.

2. Модаль сүзләрнең ике төрен аерып күрсәтегез.

3. Объектив модальлекне белдергән бар, юк, кирәк, тиеш кебек сүзләрне белдерүдә нинди карашлар бар?

4. Модаль сүзләрнең һәр ике төрен характерлагыз, аларның охшаш һәм аермалы якларын күрсәтегез?

5. Модаль сүзләрнең лексик составын истә калдырыгыз.


Библиография.

1. Алпаров Г. Сайланма хезмәтләр.- Казан: Татгосиздат, 1945.

2. Баскаков Н. А. Каракалпакский язык. – М.: Изд-во АН СССР, 1952.

3. Бондарко А. В., Буланин Л. Л. Русский глагол.

4. Вандриес Ж. Язык. – М., 1937.

5. Гаджиахмедов Н.Э. Словоизменительные категории имени и глагола в кумыкском языке (сравнительно с другими тюркскими языками). – Махачкала: Изд-во “Юпитер”, 2000.

6. Ганиев Ф. А. Видовая характеристика татарского глагола. – Казань:Таткнигоиздат, 1963.

7. Ганиев Ф. А. Образование сложных слов в татарском языке. – Казань, 2002.

8. Ганиев Ф. А. О синтетических и аналитических падежах в татарском языке // Вопросы тюркологии. – Казань, 1970.

9. Ганиев Ф. А. Семантические разряды глаголов татарского языка .- Исследование по татарскому языкознанию. – Казань, 1984.

10. Ганиев Ф. А. Суффиксальное словообразование в современном татарском языке. – Казань, 1974.

11. Грамматика современного башкирского литературного языка. – М.: “Наука”, 1970.

12. Гузев В.Г. Очерки по теории тюркского словоизменения: имя (на материале староанатолийско-тюркского языка). – Л.: Изд-во ЛГУ, 1987.

13. Закиев М. З. К вопросу о категории падежа в тюркских языках // Проблемы тюркологии и истории востоковедения. – Казань: Изд-во КГУ, 1964.

14. Зәйнуллин М. З. Хәзерге башкорт әдәби теле. Морфология.- Өфе, 2002.

15. Зиннатуллина К. З. Залоги глагола в современном татарском литературном языке. – Казан: Тат.кн.изд-во, 1969.

16. Ибрагимова М. Ю.Ирреальная модальность и средства ее передачи в татарском языке: автореф. дисс...канд.филол.наук. – Казань, 1975.

17. Иванов С. Н. Очерки по синтаксису узбекского языка (форма –ган и ее производные). – Л.: Изд-во ЛГУ, 1959.

18. Иванов С. Н. Родословное древо тюрок Абу-л-Гази хана. – Ташкент: Изд-во “Фан”, 1969.

19. Ирисов Н. И. Генитив в современном татарском языке (к проблеме взаимодействия морфологии и синтаксиса): автореф.дисс. ...канд. филол.наук. – Казань, 2004.

20. Иштанова Р. К. Глаголы татарского языка в семантическом аспекте: автореф.дисс....канд.филол.наук. – Казань, 2002.

21. Костенко В. А. Имена прилагательные в современном татарском литературном языке: автореф. дисс. ... канд.филол.наук. – Казань, 2002.

22. Латфуллина Л.Г. Категория качественного прилагательного в современном татарском языке: автореф.дисс. ...канд.филол.наук.-М., 2003.

23. Мардиева М. Б. Перифрастические формы татарского глагола в сравнении с узбекским и турецкими формами: автореф. дисс. ...канд.филол.наук, 1976.

24. Мифтахова И. Г. История татарских грамматик: исследование глагола, местоимения и наречия (XIX – XX вв.).- Казань: “Хәтер”, 1999.

25. Нигъмәтуллов М. М., Ишмөхәммәтов И. Ш. Сүзъясалышы: күнегүләр җыентыгы.- Алабуга, 2001.

26. Нуриева А. Х. Төрле наклонениедагы фигыльләрнең заман белән төрләнүенә карата. – Татар теле һәм диалектологиясе мәсьәләләре. – Казан: КДУ нәшр., 1959.

27. Плунгян В. А. Общая морфология. Введение в проблематику. – М., 2000.

28. Салимова Д. А. Части речи в разноструктурных языках: автореф.дисс....докт.филол.наук. – Елабуга, 2001.

29. Семенова Г. Н. Именные композиты в чувашском языке. – Чебоксары, 2002.

30. Сергеев В. И. Морфологические категориальные и некатегориальные формы в современном чувашском языке. - Чебоксары, 2002.

31. Тадыкин И. Х. Место причастия в системе именных и глагольных форм алтайского языка. – Записки Горно-Алтайского НИИЯЛИ, вып.6.- Горно-Алтайск, 1964.

32. Татар грамматикасы. Т. I . – М.: Инсан; Казан: Фикер,1998.

33. Татар грамматикасы. Т. II: морфология. - М.: “Инсан”; Казан: “Фикер”, 2002.

34. Татарская грамматика. Т. I . – Казань: Тат.книжн.изд-во, 1993.

35. Татарская грамматика. Т. II: морфология.- Казань: Тат. книжн. изд-во, 1997.

36. Тумашева Д. Г. Перифрастические формы татарского глагола. – Вопросы татарского языкознания. – Кн.2.- Казань: Изд-во КГУ, 1965.

37. Тумашева Д. Г. Семантика аналитических конструкций с глаголами движения. – Татарский язык: лексическая и грамматическая семантика. – Казань: Изд-во КГУ, 1984.

38. Тумашева Д. Г. Татар теле морфологиясен өйрәнүнең актуаль мәсьәләләре // Очерки по морфологии татарского языка. – Казань: Изд-во КГУ, 1978.

39. Тумашева Д.Г. Татарский глагол (опыт функционально-семантического исследования грамматических категорий).- Казань: Изд-во КГУ, 1986.

40. Тумашева Д.Г. Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе.- Казан: КДУ нәшр.,1964.

41. Тумашева Д. Г. Хәзерге татар әдәби теле. Морфология. – Казан: КДУ нәшр., 1978.

42. Тумашева Д. Г., Гыйләҗиева А.Р. Хәзерге татар әдәби теле. Сүз ясалышы һәм морфология (практик һәм лаборатор эшләр өчен күрсәтмәләр һәм биремнәр). – Казан: Офсет. лаборат. КГУ, 1988.

43. Урусбиев И. Х. Спряжение глагола в карачаево-балкарскрм языке.- Черкесск: карачаево- балкарское книжн.изд-во, 1963.

44. Хангильдин В. Н. Татар теле грамматикасы: морфология буенча очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1954.

45. Хангильдин В.Н. Татар теле грамматикасы. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1959.

46. Шайхайдарова Д. Ш. Грамматическая категория лица татарского глагола в рамках функционально-семантической категории персональности: автореф.дисс. ...канд.филол.наук. – Казань, 1988.

47. Щербак А. М. Очерки по сравнительной морфологии тюркских языков (глагол).- Л.: “Наука”, 1981.

48. Юлдашев А. А. Принципы составления тюрко-русских словарей. – М.: “Наука”, 1972.