Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә
Вид материала | Программа |
СодержаниеЭш программасы структурасы. Эш программасының эчтәлеге. Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы. |
- Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә, 865.93kb.
- Базарбеков: Азыр бизде Зоотбек Чороевич деп кыргызча, орусчасын алып келет экен, кичине, 912.22kb.
- Протокол № Ахмитянова Ф. Р. Р. В. Сәләхов 2010 ел. 2010 ел. Приказ № 2010, 2273.29kb.
- Пояснительная записка Рабочая программа общеобразовательного уровня предназначена для, 3391.79kb.
- Лекция №8, 30.8kb.
- Ұстаз болу – жүректің батырлығы, 614.84kb.
- Қожапенес Қошчанов, 78.99kb.
- Биосфера туралы В. И. Вернадский iлiмi, 48.99kb.
- Ғаділбек Шалахметов бейбітшілік бақЫТҚа бастайды астана, 2010 жыл, 4294.51kb.
- Қымбатты достар! Сіздер Ілияс Есенберлиннің атақты «Көшпенділер» трилогиясын қолға, 5334.98kb.
Эш программасы статусы.
Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:
- “Мәгариф турында “ Россия Федерациясенең Законы.
- “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы.
- Гомуми белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.
- “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” 1-11 нче сыйныфлар.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел.
- 2 нче сыйныф өчен И. Л. Литвинов, Э.Р. Садыйкова, Л.И.Гарипова тарафыннан эшләнгән (Казан, Мәгариф, 2009)
ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп төзелде.
Эш программасы структурасы.
Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.
Эш программасының эчтәлеге.
№ | Сәг. | Тема | Лексика |
1 | 5 | 1 нче сыйныфта өйрәнгәннәрне кабатлау. Кереш | Белем, хәреф, җөмлә, аваз, мисал, өйрән! Ул өйрәнә. Яз! Ул яза, ул язмый, утыр! Ул утырмый, кайт! Ул кайтмый, бүген, бишле, икеле, мин чыкмыйм, син чыкмыйсың,ул чыкмый,алар чыкмыйлар. Тартма, киштә, ач! Ул ача, ул ачмый, вакыт, сишәмбе, җомга, якшәмбе,кар, юл, тау,ботка, кайнар, кишер, ач, инде. |
2 | 22 | Язучылар һәм шагыйрьләр иҗаты | Без, сез, тырыш, монда, шатлан! Ул шатлана, ул шатланмый,безнең, сезнең,Идел, кадерле, бәхетле, берничә, кайбер. Кемнең?,нәрсәнең?, ерак, якын, урын, истәлекле,якты, кеше, бүләк, чыршы, бәйрәм,барлык, Яңа ел, Кыш бабай, Кар кызы. Бер, беренче, ничәнче?, фатир, түшәм, кат, келәм, гөл, дүшәмбе, пәнҗешәмбе, чәршәмбе, шимбә, ярты. Нишләде?, күрсәт! ят! кара! кил! кичә, яп! Ул яба, ул япты, ташла! Ул ташлый, ул ташлады,кием, итәк, тәртипле, файдалы. Тамчы, там! Ул тама, эре! Ул эри, боз, яңгыр, як, каен, имән, нарат, каен җиләге, кура җиләге,карлыган,җим, җимлек. |
3 | 8 | Бәйләнешле сөйләм үстерү | Тамчы, там! Ул тама, эре! Ул эри, боз, яңгыр, як, каен, имән, нарат, каен җиләге, кура җиләге,карлыган,җим, җимлек. |
Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуның төп максаты һәм бурычлары.
Укучыларның гомуми башлангыч мәктәбендә үзләштергән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү һәм тирәнәйтү.
- Тел күренешләрен танып белергә, чагыштырырга, гомумиләштерергә күнектерү.
- Татар телен халыкның рухи, әхлакый, мәдәни хәзинәсе буларак аңларга ирешү.
- Татар әдәбиятыннан алган белемне сөйләм телендә куллану.
- Алган белемнәрне җанлы аралашу шартларында кулланырга өйрәтү.
- Укучыларның орфографик, пунктацион граматолылык дәрәҗәсен камилләштерү.
Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.
Тыңлап аңлау. Укучыларның җанлы сөйләмне тыңлап аңлау күнекмәләрен камилләштерү; тыңланган мәгълүмәтка нигезләнеп, күмәк аралашуга катнашу.
Сөйләү.аралашу барышында коммуникатив максатка ирешү һәм үз фикерләрен эзлекле итеп белдерү; тормыштагы вакыйгалар, күренешләр турында хәбәр итү һәм фикер йөртү; укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген мөмкин кадәр эзлекле һәм аңлаешлы итеп сөйләү.
Уку. Танышу, эзләнү, өйрәнү,карап чыгу максаты белән уку төрләреннән файдаланып төрле жанрдагы текстларны аңлап уку һәм интернет аша кирәкле мәгълүматны табып уку күнекмәләренә ия булу; укылган текстның эчтәлеген эзлекле итеп сөйләп бирү.
Язу һәм язма сөйләм. Бәйләнешле сүзләрне рус теленнән татарчага язмача тәрҗемә итү; тәкъдим ителгән тема буенча кечкенә хикәяләр язу, аралашу ситуацияләрендә сөйләм үрнәкләреннән файдалану.
Укыту планында 2 нчы сыйныфта татар теленнән атнага 1 сәгать вакыт бирелгән. Татар теленнән тематик планны “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программалары”на (И.Л.Литвинов, Э.Р.Садыйкова,Л.И.Гарипова”Татар теле 2 класс”. Казан.”Мәгариф” нәшрияты.2009) нигезләнеп төзедем. Программада 35 сәгать каралган.
№ | Дәреснең темасы | Сәгать саны | Лексика | Җиһазлау | Үткәрү вакыты | | ||||
План | Факт | | ||||||||
| ||||||||||
1. | Кереш дәрес.Белем бәйрәме | 1 | 1нче сыйныф лексикасын куллану | Рәсемнәр, карточкалар | | | | |||
2 | “Мәктәп” хикәясе. | 1 | Бетә, һәр көн, җавап бир, тәнәфес. | Мәктәп белән бәйле рәсемнәр. | | | | |||
3 | “Гимназиядә” хикәясе. | 1 | Гына, төрекчә, телләр. | Сүзләр, дәреслек, рәсемнәр. | | | | |||
4. | “Мин әнигә булышам” хикәясе. | 1 | | Гаилә рәсеме, дәреслек. | | | | |||
5 | “Энем авырый” хикәясе | 1 | Күңелсез,бүген, авырта, авырый. | Тематик рәсемнәр | | | |
6 | “Тәмлетамаклар” Р.Миңнуллин шигыре. | 1 | Юлбарыс,ат, беренче, бугай,Маэмай, акмай. | Тематик иллюстрацияләр | | |
7 | “ Кунаклар” диалогы | 1 | Өйрәнелгән сүзләр куллану | Рәсемнәр, дәреслек. | | |
8- 9 | “Минем апам – сатучы” хикәясе. | 2 | Ел, кыйбат, арзан, дөрес. | “Кибет” уены өчен кирәкле әйберләр. | | |
10 | 1нче чиректә үткәннәрне кабатлау. | 1 | Үтелгән лексика | | | |
11 | “Көндәлек режим”хикәясе | 1 | Көндез, иртән, кичен, төнлә, тора. | Режимны сурәтләгән рәсем. | | |
12 | “Яратам” Ш.Маннур шигыре. | 1 | өй, бишек, иптәш. | | | |
13 | “Куяннар гаиләсе” әкияте (1 нче кисәк.) | 1 | Әкият,җитә, кишер, ач, инде, җәй, кыш, ява, Капла!Ул каплый. Ана куян, кирәк, Әйт!Ул әйтә. | Кыргый хайваннар рәсемнәре. | | |
14. | “Куян куркак” Р.Корбан шигыре. | 1 | Куркак, курыкмый. | Куян рәсеме, уенчык. | | |
15 | “Куяннар гаиләсе” әкияте (2 нче кисәк) | 1 | Кәстрүл, кош баласы,мич,Оша!Ул ошый. Рәхмәт. | | | |
16 | “Килегез,дуслар” шигыре | 1 | Бәйрәм, Көл!Ул көлә. җыр | | | |
17. | “Исәнмесез, иптәшләр!” Х.Гарданов шигыре. | 1 | Иртә, иртә белән, хәлләрен беләм. | Этикет сүзләр исемлеге. | | |
18 | “Дусларга хат язабыз” тексты. | 1 | Төркия, исән-сау, шуңа күрә,өчле. | Хат, дуслыкны сурәтләгән рәсемнәр. | | |
19 | “Килегез,карагыз”Б.Рәхмәт шигыре | 1 | Кадерле,бәхетле. | Балалар бакчасы рәсеме. | | |
20 | “Дусларга хат” тексты (2нче бүлек) | 1 | Кыш, ай,кар, җавап көтәбез. | | | |
21 | “Җир өстендә ниләр бар?” Р.Фәйзуллин шигыре. | 1 | өстендә, ил. | Казан шәһәре рәсеме. | | |
22. | “Туган илнең улы мин” Р.Миңнуллин шигыре. | 1 | | Туган ил сурәтләре. | | |
23 | “Без Татарстанда яшибез” тексты. | 1 | Башкала, бай, төрле, иң. | Татарстанның сурәтләре. | | |
24. | “Бу нәрсә?Күр әле син!” шигыре. | 1 | Кала | | | |
25 | “Бәйрәмнәр” тексты (1нче бүлек) | 1 | Тиздән, әле иртә | Яңа ел бәйрәмен сурәтләгән рәсемнәр | | |
26. | “Мин кыш Бабай” С.Сабирова ши | 1 | Таныш | | | |
27 . | “ Бер атнада ничә көн?” Г.Зәйнәшева шигыре. | 1 | Яттан, җидесен д. | календарь | | |
28. | “Бәйрәмнәр” тексты (2нче бүлек) | 1 | Бии,биюче. | 8нче Март бәйрәме белән бәйле рәсемнәр. | | |
29. | “Сеңлемнең бер иртәсе” тексты. | 1 | | Иртәнге уянуны сурәтләгән рәсем. | | |
30. | “Безнең әни”тексты. | 1 | Ярдәмчел, горурланабыз,хастаханә,авыру | Тизәйткечләр | | |
31. | “Ел фасыллары”хикәясе. | 1 | Табиб,йөрәк, эч, сәламәт, авыру. | Табибта уены өчен кирәкле әйберләр. | | |
32 | Табышмаклар. | 1 | | “Сабыйга” журналы. | | |
33 | “Без – бакчачылар”Р .Вәлиева шигыре. | 1 | Чүп,аннары,казып йомшарттык | Бакча рәсеме. | | |
34 | “Без кошларга ничек булыштык?” тексты. | 1 | Җим,кош баласы, яз җитте. | Кошлар рәсеме. | | |
35. | Кабатлау дәресе. | 1 | | | | |
Татар теленнән эш программасы
4 нче сыйныф
(105сәг.)
Аңлатма язуы
Телнең фонетика, лексика, грамматикасы буенча башлангыч белем алу, өйрәнелә торган тел берәмлекләрен тикшерә белү күнекмәләрен булдыру,
дөрес уку һәм дөрес язу күнекмәләрен камилләштерү өчен Программа нигезенә “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”на нигезләнеп төзелде.2010нчы ел.
Эш программасы структурасы.
Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.
Эш программасының эчтәлеге.
Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата.
Татар теле укытуның максатлары:
Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, тел чараларын аралашуның эчтәлегеннән чыгып билгели белү, балаларның ана телендә аралашу күнекмәләрен камилләштерү;
балаларда татар теленнән мәгълүматлылыкбулдыру, диалогик сөйләмдә катнашу, гадирәк итеп төзелгән монологик сөйләм оештыру;
укучыларда ана теленә хөрмәт һәм ярату тәрбияләү, телнең чисталыгын, дөреслеген саклау, тел өйрәнүгә кызыксыну уяту.
Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.
Тыңлап аңлау. Сөйләмдәге сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне аңлау, аларны бер-берсеннән аеру. Әйтелгән фикердәге мөһимрәк булган вакыйгаларың эзлеклелегенә төшенү.
Сөйләү. Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен гамәли үзләштерү. Укуга һәм көндәлек тормышка кагылышлы темалар буенча әңгәмә кору.Укылган текстка сорау кую, аның эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирү, планын төзү. Укучыларга якынрак булган темалар буенча сөйләшү. Гадирәк җөмләләрдән төзелгән төрле темаларга кагылышлы монологик сөйләм оештыра белү, интонация үзенчәлекләрен үзләштерү.
Сөйләм этикеты үрнәкләреннән дөрес файдалану.
Уку. Әкиятләрне, кечкенә хикәяләрне, дәреслектәге текстларны аңлап, дөрес, йөгерек итеп укый белү. Текстның төп фикерен аңлап, темасын билгели алу, кирәкле урыннарын сайлап уку. Гади план төзеп, текстның эчтәлеген сөйләү һәм укучының текстка мөнәсәбәтен белдерү.
Язу. Язма сөйләм белән телдән сөйләмнең аермасы. Җөмләне тексттан аера белү. Хат һәм төрле котлау текстлары язу.
Укыту планында 4 нче сыйныфта татар теленнән атнага 3 сәгать вакыт бирелә. Татар теленнән тематик планны “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”на (Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова, Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2010) нигезләнеп төзелде. Программада 105 сәгать каралган: теоретик материал –52 сәгать, кабатлау -28 сәгать, бәйләнешле сөйләм үстерү – 15 сәгать, төрле типтагы тикшерү эшләре - 10 сәгать.
№ | Төп темалар | Сәг. | Белем һәм күнекмәләр |
1 | 1-3 сыйныфларда үткәннәрне кабатлау. | 20 |
|
2 | Морфология | 30 |
|
3 | Синтаксис | 22 |
|
6 | Кабатлаулар | 8 | |
7 | Бәйләнешле сөйләм үстерү | 25 | |
Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:
- татар графикасы үзенчәлекләрен белү;
- сүзнең мәгънәле кисәкләрен аера белү;
- өйрәнелгән сүз төркемнәрен бер-берсеннән аера һәм аларның үзенчәлекләрен аңлата алу;
- сүзтезмә һәм җөмләләрне бер-берсеннән аеру, җөмләләрнең коммуникатив төрләрен билгели белү;
- җөмләнең баш кисәкләрен, иярчен кисәкләреннән аергычны билгеләү;
- авазларга, сүзләрнең мәгънәле кисәкләренә, сүз төркемнәренә һәм җөмләләргә өйрәнгән күләмдә кыскача характеристика бирә белү;
- сүзләрнең әйтелеш һәм язылыш үзенчәлекләрен аңлау;
- авазларны, сүзләрне, сүзтезмәләрне һәм җөмләләрне дөрес итеп әйтергә өйрәнү;
- өйрәнелгән җөмлә төрләрен тиешле интонация белән әйтә белү;
- өйләнелгән сүз төркемнәреннән исем һәм фигыльләрне дөрес итеп төрләндерү күнекмәләренә ия булу;
- 35-40 сүздән торган, 9-11 җөмләле текстны дөрес итеп күчереп язу;
- өйрәнелгән орфографик һәм пунктуацион кагыйдәләргә 12-16 сүздән торган сүзлек диктанты, 45-50 сүздән торган контроль диктант язу;
- төрле төрдәге диктант, изложение, сочинениеләр язу;
- тормыш-көнкүрешкә бәйле диалог һәм монологлардан файдалану;
- аваз, сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне дөрес әйтү нормаларын саклау;
- укучыларның сүз байлыгын укуга һәм тормыш-көнкүрешкә бәйле сүзләр хисабына арттыру;
- төрле типтагы сүзлекләр белән эшли белү;
- өйрәнелгән орфографик һәм пунктуацион кагыйдәләрне катлаулы булмаган язма сөйләмдә дөрес куллану;
- көндәлек аралашуга бәйле рәвештә татарча сөйләм этикеты формаларын дөрес куллану.