«Исследование лексических единиц в лингвокультурологическом аспекте»

Вид материалаИсследование

Содержание


Исследование лексических единиц в лингвокультурологическом аспекте
Аңлатма язуы
Төп дидактик берәмлекләр
Лекцияләр эчтәлеге
Лекция №2.
Телдә дөнья картинасы
ЛЕКЦИЯ №3. Лексик берәмлекләрне лингвокультурологик яссылыкта өйрәнүнең төп юнәлешләре.
ЛЕКЦИЯ №4. Борынгы төрки культура, аның хәзерге татар теле берәмлекләрендә чагылышы. Тотемистик ышанулар һәм төрки-татар теле.
ЛЕКЦИЯ №5. Борынгы төрки культура, аның хәзерге татар теле берәмлекләрендә чагылышы. Анимистик ышанулар һәм төрки-татар теле.
ЛЕКЦИЯ №6. Ислам һәм көнчыгыш лингвокультурологик традицияләренең татар теленә үтеп керүе.
ЛЕКЦИЯ №7. Ислам һәм көнчыгыш лингвокультурологик традицияләренең татар теленә үтеп керүе.
ЛЕКЦИЯ №8. Рус һәм Европа лингвокультурологик традицияләренең үтеп керүе.
ЛЕКЦИЯ №9. Рус һәм Европа лингвокультурологик традицияләренең антропонимик системага үтеп керүе.
ЛЕКЦИЯ №10. ХХ-ХХI гасыр антропонимик системасында милли психология чагылышы.
Семинар дәресләрнең планы
Кыскача терминнар сүзлеге
Дөнья күренеше
Лексика - телнең сүзлек составы, сүзләре җыелмасы. Лингвокультурология –
Милли характер
Символ – берәр идеяне яисә абстракт төшенчәне белдергән шартлы билге, образ. Сигнификат
...
Полное содержание
Подобный материал:

Г.Р. ГАЛИУЛЛИНА


ЛЕКСИК БЕРӘМЛЕКЛӘРНЕ ЛИНГВОКУЛЬТУРОЛОГИК АСПЕКТТА ТИКШЕРҮ


КАЗАН

2009


УДК 811.512'373

Печатается по решению Редакционно-издательского совета ГОУ ВПО

«Казанский государственный университет им. В.И.Ульянова-Ленина»

методической комиссии факультета татарской филологии и истории

Протокол №3 от 12 октября 2009г.

заседания кафедры современного татарского языка

Протокол №2 от 07 октября 2009г.


Автор-составитель

канд.фил.наук, доц. Г.Р.Галиуллина


Рецензенты

док.фил. наук, проф. Г.Ф.Саттаров

канд.фил. наук, ст.науч.сотр. ИЯЛИ АН РТ М.З.Валиева


^ Исследование лексических единиц в лингвокультурологическом аспекте:

учебно-методическое пособие/ Г.Р.Галиуллина.- Казань: Казанский государственный университет, 2009.-19с.


Данное пособие предназначено для студентов-филологов, изучающих спецкурс «Исследование лексических единиц в лингвокультурологическом аспекте». Учебно-методическое пособие включает содержание лекционных и ссеминарских занятий, словарь основных терминов, также представлены материалы для организации самостоятельной работы студентов.


Казанский государственный

университет, 2009


^ Аңлатма язуы


Лингвокультурология фәне ХХ гасыр урталарында лингвистика һәм культурология фәннәре аралыгында барлыкка килеп, бүгенге тел белемендә популяр юнәлешләрнең берсенә әйләнде. Тел әйләнә-тирә чынбарлыкны чагылдырып кына калмый, бәлки аңа үзенең бәясен бирә, төрлечә тасвирлый. Лингвокультурологлар өчен милли шәхес тәрбияләнгән даирә, тарихи һәм мәдәни үзенчәлекләр мөһим, чөнки һәр халык үзенең яшәешен туган телендә чагылдыра, туган телендә, мәдәниятендә калыплашкан күзаллаулар аша дөньяны бәяли. Бүгенге лингвистикада тел-мәдәният-милли шәхес бергәлеген төрле юнәлешләрдә өйрәнәләр. Шулар арасында киң таралган юл – телдә дөнья картинасын аерым концептларга туплап өйрәнү.

Тәкъдим ителгән әлеге курс кысаларында тел берәмлекләре аша халыкның дөньяга карашы формалашуын борынгы чордан башлап хәзергәчә күзәтүне максат итеп алдык. Борынгы төркиләрнең мифологик ышанулары аеруча телнең семиотик билгеләрендә сакланып калган. Шунлыктан, тотрыклы әйтелмәләр, аерым метафоралар, күмәклек сүзләр белән беррәттән, антропонимик берәмлекләргә аерым игътибар бирелде. Махсус курс буенча лекцияләр барышында студентлар күмәклек һәм антропонимик берәмлекләрнең мәдәни фонын ачыкларга, аларның мәгънәсенә, кулланылышына салынган асыл табигатьләрен аңларга тиешләр.

Уку-укыту өчен тәкъдим ителгән әлеге кулланма «Лексик берәмлекләрне лингвокультурологик аспектта тикшерү» махсус курсын өйрәнүче студентларга, шулай ук лингвокультурология, семасиология һәм ономастика буенча эшләнә торган курс, чыгарылыш квалификация эшләрен башкаручыларга йөз тотып эшләнде. Кулланманың максаты – студентларга курсны өйрәнгән вакытта гамәли ярдәм күрсәтү, аларның мөстәкыйль эшләрен оештыруга юнәлеш бирү.

Курсны тәмамлаган студентларның әзерлек дәрәҗәсенә түбәндәге таләпләр куела:

- тел – культура – милләт бәйләнешен аңлау;

- лингвокультурология фәненең төп төшенчәләрен белү;

- телнең лексик системасында халыкның милли күзаллаулары, психологиясе чагылышын аңлау;

-темага кагылышлы фәнни-теоретик мәгълүматны үзләштерү.


^ Төп дидактик берәмлекләр


Тел - культура – шәхес (этнос) триадасы. Милли характер. Милли психология. Лингвокультурология. Телдә дөнья картинасы. Концепт. Концептосфера. Концептуаль анализ. Семантика. Лексик мәгънә. Метафора. Символ. Стереотип. Ономастика. Антропоним. Апеллятив. Антропонимик кыр. Лингвокультурологик традиция. Борынгы төрки традиция. Ислам һәм көнчыгыш традицияләре. Рус һәм Европа традицияләре.


«Лексик берәмлекләрне лингвокультурологик аспектта тикшерү» махсус курсының программасы


Курсның максаты һәм бурычлары. Тел - культура – шәхес (этнос) триадасы. Лингвокультурология фәненең статусы, барлыкка килү тарихы, өйрәнү методлары. Лингвокультурологиянең төп төшенчәләре. Телдә дөнья картинасы төшенчәсе. Телдә дөнья картинасының универсаль һәм милли үзенчәлекле яклары. Татар милли шәхесе һәм аның дөньяга карашының лексик системада чагылышы. Лексик берәмлекләрне лингвокультурлогик яссылыкта өйрәнүнең төп юнәлешләре. Сүз мәгънәсенең семантик эчтәлеге. Аның денотатив, сигнификатив һәм коннотатив якларында дөньяга милли караш чагылышы. Борынгы төрки культура, аның хәзерге татар теле берәмлекләрендә чагылышы. Тотемистик һәм анимистик ышануларның халык хәтерендә саклануы һәм лексик системада реальләшү үзенчәлекләре. Метафора, символ, стереотип. Борынгы төрки культурадан бүгенгәчә сакланган төп символлар. Ислам һәм көнчыгыш лингвокультурологик традицияләренең татар теленә үтеп керүе. Ислам диненә бәйле формалашкан төр концептлар. Көнчыгыштан үтеп кергән яңа символлар, аларның телдә чагылышы. Татар милли культурасы һәм көнчыгыш мөселман культурасының синтезы нәтиҗәсендә милли шәхеснең дөньяга карашы үзгәрү, лексик системада барган үсеш-үзгәреш. Рус һәм Европа лингвокультурологик традицияләренең үтеп керүе. Аларның лексик системада, аерым алганда, антропонимик катламга таралуы. Лингвистик һәм экстралингвистик факторлар. Хәзерге татар телендә яңа традицияләрнең телнең лингвистик структурасында чагылышы. Милли характер, милли психология һәм аларның ХХ-ХХI гасыр антропонимик системасында чагылышы (татар халкының яңа исемнәр уйлап табу сәнгате нигезендә).

^ ЛЕКЦИЯЛӘР ЭЧТӘЛЕГЕ


ЛЕКЦИЯ №1. Лексик берәмлекләрне лингвокультурологик аспектта тикшерү махсус курсының предметы һәм бурычлары (2 сәг.)

Курсның максаты һәм бурычлары. Тел – культура – шәхес (этнос) триадасын өйрәнү тарихы. Лингвокультурология фәненең статусы, барлыкка килү тарихы, өйрәнү предметы һәм объектлары. Культурология һәм лингвистика фәннәренең киселеше. Фәннең төп өйрәнү методлары. Татар тел белемендә лингвокультурологик аспектта тикшеренүләр һәм аларның төп объектлары.


^ ЛЕКЦИЯ №2. Телдә дөнья картинасы төшенчәсе. Телдә дөнья чагылышының универсаль һәм милли үзенчәлекле яклары. (2 сәг.)

Лингвокультурологиянең төп төшенчәләре: телдә дөнья картинасы, концепт, концептуаль анализ, концептосфера. ^ Телдә дөнья картинасы төшенчәсенә билгеләмә. Телдә дөнья картинасының төрләре: мифологик дөнья картинасы, дини, фәнни, әдәби дөнья картиналары. Классик һәм хәзерге фәнни парадигмаларда дөнья картинасының бирелеше. Милли дөнья картинасы һәм мәдәният. Дөнья картинасының универсаль һәм милли үзенчәлекле яклары.


^ ЛЕКЦИЯ №3. Лексик берәмлекләрне лингвокультурологик яссылыкта өйрәнүнең төп юнәлешләре. (2 сәг.)

Татар милли шәхесе һәм аның дөньяга карашының лексик системада чагылышы. Тел универсалийлары – бер цивилизациядә яшәүчеләр арасында аңлашу барлыкка китерә торган төш, үзәк. Тел берәмлекләренең милли-мәдәни семантикасы. Сүз мәгънәсенең семантик эчтәлеге. Аның денотатив, сигнификатив һәм коннотатив якларында дөньяга милли караш чагылышы. Апеллятив һәм антропонимик лексиканың функциональ һәм семантик потенциалы.


^ ЛЕКЦИЯ №4. Борынгы төрки культура, аның хәзерге татар теле берәмлекләрендә чагылышы. Тотемистик ышанулар һәм төрки-татар теле. (2 сәг.)

Төрки мәдәниятнең барлыкка килүе һәм үсеше. Борынгы төркиләрнең ышану-йолалары. Тотемизм, аның нигезе, типлары. Тотемистик ышануларның борынгы төрки һәм хәзерге татар телендә сакланышы. Тотемистик ышануларның халык хәтерендә саклануы һәм лексик системада реальләшү үзенчәлекләре. Татар антропонимик системасында төрки кодлар, символлар яңарышы.


^ ЛЕКЦИЯ №5. Борынгы төрки культура, аның хәзерге татар теле берәмлекләрендә чагылышы. Анимистик ышанулар һәм төрки-татар теле. (2 сәг.)

Анимизм, аның үзенчәлеге. Борынгы культурада антропоморфизм һәм аның телдә чагылышы. Күк, күк җисемнәре, космос турындагы күзаллаулар. Анимистик ышануларның халык хәтерендә саклануы һәм лексик системада реальләшү үзенчәлекләре. Борынгы төрки телдә ассоциатив күзаллаулар нигезендә күчерелмә мәгънәлек, семиотик билге бәйләнеше формалашу. Метафора, символ, стереотип. Борынгы төрки культурадан бүгенгәчә сакланган төп символлар.



^ ЛЕКЦИЯ №6. Ислам һәм көнчыгыш лингвокультурологик традицияләренең татар теленә үтеп керүе. (2 сәг.)

Ислам һәм көнчыгыш мәдәнияте, аларның татар культурасына һәм милли менталитетка тәэсире. Мөселман һәм традицион культура синкретизмы. Дөньяны танып белүнең яңа төре формалашу. Ислам һәм көнчыгыш мәдәниятенең килеп керү этаплары, аларга характеристика. Ислам һәм көнчыгыш лингвокультурологик традицияләренең татар теленә үтеп керүе.


^ ЛЕКЦИЯ №7. Ислам һәм көнчыгыш лингвокультурологик традицияләренең татар теленә үтеп керүе. (2 сәг.)

Ислам диненә бәйле формалашкан төр концептлар. Көнчыгыштан үтеп кергән яңа символлар, аларның телдә чагылышы. Телгә гарәп һәм фарсы телләренең йогынтысы. Лексик системада барган үсеш-үзгәреш. Антропонимик системада яңа төр концептлар формалашу.


^ ЛЕКЦИЯ №8. Рус һәм Европа лингвокультурологик традицияләренең үтеп керүе. (2 сәг.)

Татар милли культурасына рус һәм Европа мәдәниятенең тәэсире. Татар теленең лексик системасында рус һәм Европа лингвокультурологик традицияләренең яшәеше. Аларның антропонимик катламга таралу үзенчәлеге. Лингвистик һәм экстралингвистик факторлар. Хәзерге татар телендә яңа традицияләрнең телнең лингвистик структурасында чагылышы.


^ ЛЕКЦИЯ №9. Рус һәм Европа лингвокультурологик традицияләренең антропонимик системага үтеп керүе. (2 сәг.)

Бүгенге татар антропонимик системасында яңа төр традицияләрнең урыны. Татар антропонимиясенең хәзерге торышын билгеләүгә тәэсир ясаган иҗтимагый-сәяси, иҗтимагый-экономик, иҗтимагый-психолоик факторлар. Икетеллелекнең исем сайлауга йогынтысы. Хәзерге көн милли шәхесенең бинар исемнәргә мөнәсәбәте. Рус һәм Европа лингвистик элементларының татар телендә активлашуы.


^ ЛЕКЦИЯ №10. ХХ-ХХI гасыр антропонимик системасында милли психология чагылышы. (2 сәг.)

Милли характер, милли психология төшенчәләре, аларның ХХ-ХХI гасыр антропонимик системасында чагылышы. Татарларда исем ясау сәнгате. Апеллятив – онома мөнәсәбәтенең хәзерге милли антропонимиконда реальләшүе. Телдә төрки, ислам һәм Европа лингвокультурологик традицияләренең бергәлеге.
^

СЕМИНАР ДӘРЕСЛӘРНЕҢ ПЛАНЫ



Семинар №1. “Телдә дөнья картинасы” төшенчәсе. (2 сәг.)
  1. Дөнья картинасының телдә чагылышында универсальлек һәм миллилек.
  2. Татар милли шәхесенең дөньяга карашы һәм лексик система.
  3. Сүз мәгънәсенең семантик эчтәлеге.

Әдәбият:
  1. Арутюнова Н.Д. Язык и мир человека / Н.Д.Арутюнова. – 2-е изд., испр. – М.: «Языки русской культуры», 1999. – 895с
  2. Галиуллина Г.Р. Татарские личные имена в контексте лингвокультурных традиций / Г.Р. Галиуллина. – Казань: Изд-во Казан. гос. ун-та, 2008. – 349с.
  3. Җамалетдинов Р.Р. Тел һәм мәдәният: татар лингвокультурологиясе нигезләре / Р.Р. Җамалетдинов. – Казан: Мәгариф, 2006. – 351б.
  4. Маслова В.А. Лингвокультурология: Учеб. пособие для студ. высш. учеб. заведений / В.А. Маслова. – М.: Изд. центр «Академия», 2001. – 208с


Семинар №2. Борынгы төрки культура, аның хәзерге татар теле берәмлекләрендә чагылышы (2 сәг.)
  1. Тотемизм, аның үзенчәлекләре.
  2. Борынгы төркиләрдә тотемистик ышанулар.
  3. Тотемистик ышануларның халык хәтерендә саклануы һәм лексикада чагылышы.
  4. Метафора, символ, стереотип.
  5. Тотемизм белән бәйле төп символлар.

Әдәбият:
  1. Безертдинов Р.Н. Тэнгрианство – религия тюрков и монголов / Р.Н. Безертдинов. – 2-е изд., доп. – Казань: Слово; Набережные Челны: Аяз, 2004. – 447с.
  2. Благова Г.Ф. Антропонимическая система как проекция космологических и социальных представлений пратюрков / Г.Ф. Благова // Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. Пратюркский язык-основа. Картина мира пратюркского этноса по данным языка. М.: Наука, 2006. – С. 660-754
  3. Давлетшин Г.М. Очерки по истории духовной культуры предков татарского народа / Г. Давлетшин. – Казань: Тат. кн. изд-во, 2004 – 429с.
  4. Махпиров В.У. Древнетюркская ономастика: (имена собственные в «Дивану лугат-ит турк» М. Кашгарского) / В.У. Махпиров. – Алма-Ата: Гыльм, 1990. – 158с.
  5. Татар мифлары: ияләр, ышанулар, ырымнар, фаллар, им-томнар, сынамышлар, йолалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 388б.


Семинар №3. Борынгы төрки культура, аның хәзерге татар теле берәмлекләрендә чагылышы (2 сәг.)
  1. Анимизм, аның үзенчәлекләре.
  2. Борынгы төрки культурада анимистик ышанулар.
  3. Анимистик ышануларның халык хәтерендә саклануы һәм лексик системада реальләшү үзенчәлекләре.
  4. Анимизм белән бәйле төп символлар

Әдәбият:
  1. Благова Г.Ф. Антропонимическая система как проекция космологических и социальных представлений пратюрков / Г.Ф. Благова // Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. Пратюркский язык-основа. Картина мира пратюркского этноса по данным языка. М.: Наука, 2006. – С. 660-754
  2. Бухарова Г.Х. Мифопоэтическая картина мира в башкирской топонимии / Г.Х. Бухарова. – Уфа: Изд-во БГПУ, 2003. – 156 с.
  3. Галиуллина Г.Р. Татарские личные имена в контексте лингвокультурных традиций// Г.Р. Галиуллина. – Казань: Изд-во Казан. гос. ун-та, 2008. – 349с.
  4. Давлетшин Г.М. Очерки по истории духовной культуры предков татарского народа / Г. Давлетшин. – Казань: Тат. кн. изд-во, 2004 – 429с.
  5. Саттаров Г.Ф. Татар антропонимикасы / Г.Ф. Саттаров – Казан: Татар кит. нәшр., 1990. – 276б.


Семинар №4. Ислам һәм көнчыгыш лингвокультурологик традицияләренең татар теленә үтеп керүе. (2 сәг.)
  1. Ислам һәм көнчыгыш мәдәнияте.
  2. Ислам һәм көнчыгыш мәдәниятенең татар культурасына һәм милли менталитетка тәэсире.
  3. Татар милли культурасы һәм көнчыгыш мөселман культурасының синтезы нәтиҗәсендә милли шәхеснең дөньяга карашы үзгәрү.

Әдәбият:
  1. Ибрагим Т.К. Татарская религиозно-философская мысль в общемусульманском контексте / Т.К. Ибрагим, Ф.М. Султанов, А.Н. Юзеев. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2002. – 239с.
  2. Исхаков Д. От средневековых татар к татарам нового времени (этнологический взгляд на историю волго-уральских татар XV-XVII вв.) / Д. Исхаков. – Казань: Изд-во «МастерЛайн», 1998. – 276с.
  3. Махмутов М.И. Мир ислама / М.И. Махмутов – Казань: Центр инновационных технологий, 2006. – 616с.
  4. Садекова А.Х. Идеология ислама и татарское народное творчество: Автореф…дис. докт. филол. наук / А.Х. Садекова. – Казань, 2001. – 76с.
  5. Саттаров Г.Ф. Татар антропонимикасы / Г.Ф. Саттаров – Казан: Татар кит. нәшр., 1990. – 276б.
  6. Усманов М.А. Татарские исторические источники XVII-XVIII вв. / М.А. Усманов. – Казань: Изд-во Казан. ун-та, 1972. – 222с.


Семинар №5. Ислам һәм көнчыгыш лингвокультурологик традицияләренең татар теленә үтеп керүе. (2 сәг.)
  1. Көнчыгыштан үтеп кергән яңа символлар, аларның телдә чагылышы.
  2. Ислам диненә бәйле формалашкан төр концептлар.
  3. Ислам һәм көнчыгыш лингвокультурологик традицияләренең лексик системага тәэсире.

Әдәбият:
  1. Галиуллина Г.Р. Татарские личные имена в контексте лингвокультурных традиций// Г.Р. Галиуллина. – Казань: Изд-во Казан. Гос. ун-та, 2008. – 349с.
  2. Ибрагим Т.К. Татарская религиозно-философская мысль в общемусульманском контексте / Т.К. Ибрагим, Ф.М. Султанов, А.Н. Юзеев. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2002. – 239с.
  3. Махмутов М.И. Мир ислама / М.И. Махмутов – Казань: Центр инновационных технологий, 2006. – 616с.
  4. Саттаров Г.Ф. Исемең матур, кемнәр куйган? / Г.Ф. Саттаров. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 256б.
  5. Стеблева И.В. Очерки турецкой мифологии: По материалам волшебной сказки / И.В. Стеблева. – М.: Вост. лит., 2002. – 101с.


Семинар №6. Рус һәм Европа лингвокультурологик традицияләренең үтеп керүе. (2 сәг.)
  1. Татар милли культурасына рус һәм Европа мәдәниятенең тәэсире.
  2. Татар теленең лексик системасында рус һәм Европа лингвокультурологик традицияләренең яшәеше.
  3. Лингвистик һәм экстралингвистик факторларның лексик системага тәэсире.
  4. Хәзерге татар телендә яңа традицияләрнең телнең лингвистик структурасында чагылышы.
  5. Бүгенге татар антропонимик системасында яңа төр традицияләрнең урыны.

Әдәбият:
  1. Ахунзянов Э.М. Русские заимствования в татарском языке / Э.М. Ахунзянов; Под ред. М.Х. Гайнуллина. – Казань: Изд-во Казан. ун-та, 1968. –367с.
  2. Байрамова Л.К. Татарстан: Языковая симметрия и асимметрия / Л.К. Байрамова. – Казань: Изд-во Казан. ун-та, 2001. – 267с.
  3. Галиуллина Г.Р. Татарские личные имена в контексте лингвокультурных традиций // Г.Р. Галиуллина. – Казань: Изд-во Казан. гос. ун-та, 2008. – 349с.
  4. Нигматуллина Ю.Г. Типы культур и цивилизаций в историческом развитии татарской и русской литератур / Ю.Г. Нигматуллина. – Казань: «Фән», 1997. – 189с.


Семинар №7. Милли психология һәм татар теленең антропонимик системасы (2 сәг.)
  1. Милли характер, милли психология.
  2. ХХ-ХХI гасыр татар антропонимик системасы.
  3. Татар халкының яңа исемнәр уйлап табу сәнгате.

Әдәбият:
  1. Галиуллина Г.Р. Татарские личные имена в контексте лингвокультурных традиций// Г.Р. Галиуллина. – Казань: Изд-во Казан. гос. ун-та, 2008. – 349с.
  2. Зәкиев М.З. Төрки-татар этногенезы / М.З. Зәкиев. – Казан: «Фикер» нәшр., 1998. – 622б.
  3. Саттаров Г.Ф. Исемең матур, кемнәр куйган? / Г.Ф. Саттаров. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 256б.
  4. Саттаров Г.Ф. Татар антропонимикасы / Г.Ф. Саттаров – Казан: Татар кит. нәшр., 1990. – 276б.


^ КЫСКАЧА ТЕРМИННАР СҮЗЛЕГЕ


Анимизм – борынгы җәмгыятьтә рух, җан яшәешенә ышану, мәҗүсилек диненең бер төре.

Антропоним - кешеләргә эндәшү, атап мөрәҗәгать итү өчен хезмәт итә торган исем, ата исеме (отчество), фамилия, кушамат, псевдоним.

Апеллятив лексика – күмәклек сүз.

Денотат - аталган, күрсәтелгән предмет. Сүзнең Д. булып предмет, күренеш, вакыйга, хис, процесс, төрле төшенчәләр, һ.б. тора.

^ Дөнья күренеше – теге яки бу халыкка хас булган әйләнә-тирә дөнья, җәмгыять әгъзаларының үзләре, үз гамәлләре, дөньяда үз активлыклары турындагы күзаллаулары.

Коннотация – сүзнең төп, атау, денотатив мәгънәсен тулылындырып килә торган эмоцональ-экспрессивлыкка, стилистик бизәк, төсмергә ия лексик мәгънә компоненты.

Концепт – коллектив аңында теге яки бу тел формасында предметлаштырылган күпкырлы, мәдәни яктан әһәмиятле социопсихик төзелмә.

Концептосфера – аерым кешенең, шулай ук тулаем телнең сүзлек запасында сакланган мөмкинлекләр.

Культура – аерым бер җәмгыять тарафыннан тупланган матди һәм рухи кыйммәтләр җыелмасы.

^ Лексика - телнең сүзлек составы, сүзләре җыелмасы.

Лингвокультурология – тел һәм культурология фәннәренең киселешендә барлыкка килгән, телдә чагылыш тапкан һәм берегеп калган халык культурасы үзенчәлекләрен өйрәнә торган фән.

Менталитет – теге яки бу милләтнең дөньяны кабул итү үзенчәлеге, стереотиплары.

Метафора – бер предмет атамасын билгеле бер төс, функция, форма, урнашуы ягыннан охшашлык нигезендә икенче бер предметка күчерү.

^ Милли характер – аерым бер этнокультура вәкилләрен башкалардан аерып тора торган матди һәм рухи кыйммәтләре, эшчәнлек һәм көнкүреш үзенчәлекләре.

Сема – эчтәлек белдерә торган иң кечкенә мәгънә компоненты.

Семиотика - төрле мәгълүмат бирергә сәләтле билге, знакларның кулланылыш үзенчәлекләрен өйрәнә торган фән.

^ Символ – берәр идеяне яисә абстракт төшенчәне белдергән шартлы билге, образ.

Сигнификат – тел берәмлегенең төшенчә белән бәйләнеше. С. денотат белән турыдан-туры бәйләнештә яши. Денотат предметны атаса, С., гомумиләштереп, аның даими я булмаса, вакытлы булган билгеләрен үзендә туплый.

Синкретизм – архаик чор сәнгатендә, мәдәниятендә һ.б. башлангыч чорга хас бүленмәгәнлек, тармакланмаганлык күренеше.

Стереотип – чынбарлыкның аерым фрагменты турында тотрыклы күзаллау.

Сүз - үзенең эчтәлегендә мәгълүм төшенчә алган, реаль чынбарлыкның теге яки бу ягын чагылдырган, халык тарафыннан кабул ителгән авазлар системасы ярдәмендә мәгънә берлегенә ия булган, теге яки бу грамматик категориягә билгеле бер мөнәсәбәттә торган тел берәмлеге.

^ Сүзнең функциясе – сөйләмдә лексик берәмлекнең кулланылу максаты һәм мөмкинлеге. С.ф. өч юнәлештә карыйлар: коммуникатив функция – сүз аралашу, аңлашу, хәбәр итү чарасы; номинатив функция – сүз предметны атый; эстетик функция – сүз сәнгатьчә сурәтләү чарасы.

^ Телдә дөнья картинасы – тел берәмлекләрендә, сүз формаларында чынбарлык турында аерым бер тел коллективы күзаллавы, тел коллективының реалийларга мөнәсәбәте чагылышы.

Тотемизм – борынгы җәмгыятьтә кабиләнең килеп чыгышын изгеләштерелгән хайван, җәнлек белән бәйләп аңлату, мәҗүсилек диненең бер төре.

Төшенчә - чынбарлыктагы предмет, күренешләрнең гомуми һәм әһәмиятле билгеләрен чагылдыра торган фикерләү берәмлеге.

^

МӨСТӘКЫЙЛЬ ЭШНЕ ОЕШТЫРУ БУЕНЧА ТӘКЪДИМНӘР



Мөстәкыйль эшен оештыруның төп максаты – студентларда мөстәкыйль фикерләү күнекмәләрен булдыру һәм фәнни-практик материал белән мөстәкыйль рәвештә эшләргә өйрәтү. Махсус курс буенча тәкъдим ителгән фәнни апппаратны үзләштерү, үзләштерелгән материалга анализ ясый алу, аерым темалар буенча нәтиҗәләр ясый белүгә өйрәткән вакытта студентларның индивидуаль-психолок үзенчәлекләрен (белем алу, алдан алынган белемнәрне куллана белү, мотивация, укыту эшчәнлегенең үзенчәлекләре) исәпкә алу төп нигез булып тора.

Мөстәкыйль эшләрнең түбәндәге төрләре күзаллана:
  1. Аудитор дәресләр (лекцияләр һәм семинарлар) вакытында мәстәкыйль эш - фәнни, гамәли материал белән танышу һәм анализлау, фактик материал туплау;
  2. Укытучы үткәргән консультацияләргә даими йөрү, зачетка әзерләнү;
  3. Студентларның өй эшләрен эшләүләре, семинар дәресләргә әзерләнү;
  4. Контроль эшләргә әзерләнү;
  5. Реферат язу.

Студентларның мөстәкыйль эшләрен тикшерү контроль эшләр башкарганда, семинар дәресләр вакытында, өй эшләрен тикшергәндә һәм зачет вакытында башкарыла.


^ Махсус курсны йомгаклау

Студентларга түбәндәге очракларда зачет куела:

1) аудитор дәресләрне калдырмаган, өй эшләрен эшләгән, контроль эшләр буенча уңай билге алган, зачетны уңышлы тапшырганда;

2) сәбәпсез калдырган дәресләр буенча укытучыга өстәмә эш тапшырган, өй эшләрен эшләгән, контроль эшләр буенча уңай билге алган, зачетны уңышлы тапшырганда.

Сәбәпсез рәвештә дәресләргә йөрмәгән, контроль эшне эшләмәгән яисә түбән балл алган, мөстәкыйль укырга тиеш әдәбият белән таныш булмаган, зачет эшен тапшырмаган яисә уңай билге алмаган студентларга зачет куелмый.


^ РЕФЕРАТ ТЕМАЛАРЫ
  1. Тел - милли культура көзгесе.
  2. Татар гаиләсенең рухи кыйммәтләре, аларның фразеологизмнарда чагылышы.
  3. Татар гаиләсенең рухи кыйммәтләре, аларның мәкаль-әйтемнәрдә чагылышы.
  4. Татар халык әкиятләре геройларының исемнәрендә миллилек.
  5. Җанлы табигатьне белдергән сүзләр символикасы.
  6. Җансыз табигатьне белдергән сүзләр символикасы.
  7. Татар халык авыз иҗатында кулланылган ялгызлык исемнәре (аерым төрне сайлап алу нигезендә)
  8. Татар исемнәр системасында борынгы төрки традицияләр.
  9. Татар гаиләләрендә исем кушу йолалары.
  10. Татар милли характерын чагылдырган лексика.


^ КОНТРОЛЬ ЭШ ҮРНӘГЕ

  1. Лингвокультурология фәненең төп өйрәнү юнәлешләрен һәм объектларын тасвирлагыз.
  2. Татар дөнья картинасында юл концептының лексик берәмлекләрдә чагылышын күрсәтегез.
  3. Ишәк, әтәч, маймыл зоонимнары мисалында лексик мәгънә үсешен күрсәтегез, коннотатив мәгънәләрен мисаллар ярдәмендә билгеләгез.
  4. Борынгы төрки традицияләрнең антропонимик берәмлекләрдә дәвам итүенә мисаллар китерегез, фикерегезне дәлилләгез.
  5. Антропонимнар кулланылган фразеологик әйтелмәләргә мисаллар уйлагыз, аларның мәгълүмати эчтәлеген аңлатыгыз.



^ ЗАЧЕТ ӨЧЕН СОРАУЛАР:
  1. Тел − культура – шәхес (этнос) берлеген ничек аңлыйсыз?
  2. Тел − культура – шәхес (этнос) триадасының фәлсәфи һәм лингвистик хезмәтләрдә бирелеше.
  3. Лингвокультурология фәненең барлыкка килүе, үсеше.
  4. Лингвокультурология методологиясе, төп төшенчәләре.
  5. Татар лингвокультурологиясе фәне формалашу, бу өлкәдә эшләүче галимнәр.
  6. Татар культурасында төп концептлар.
  7. Телдә дөнья картинасы төшенчәсе.
  8. Дөньяга милли караш төшенчәсен аңлатыгыз. Телнең лексик системасында тел шәхесенең дөньяга карашы чагылышын исбатлагыз.
  9. Апеллятив һәм антропонимик лексиканың семантик эчтәлегендәге уртак һәм аермалы якларны күрсәтегез. Халыкның дөньяны күзаллавы сүз табигатендә чагыламы?
  10. Борынгы төркиләрнең тотемистик ышанулары бүре, арслан, барс һ.б. берәмлекләрдә бүгенгәчә саклануын күмәклек сүзләр һәм антропонимнар мисалында аңлатыгыз.
  11. Борынгы анимистик ышанулар нинди лексик берәмлекләрдә сакланган? Денотатив мәгънә - ассоциатив мәгънә - символ күчешенә мисаллар китерегез, фикерегезне дәлилләгез.
  12. Борынгы төркиләрнең космоска, күк җисемнәренә табынуын исбатлаган фразеологизмнар, мәкаль - әйтемнәр, кеше исемнәре, метафора, символларга мисаллар китерегез, фикерегезне исбатлагыз.
  13. Ислам диненең төп төшенчәләре антропонимик системада ничек чагыла?
  14. Ислам диненә бәйле формалашкан төр концептларны атагыз, эчтәлекләрен аңлатыгыз.
  15. Көнчыгыштан үтеп кергән башка төр символлар, аларның кеше исемнәре систеасында чагылышы.
  16. Татар милли дөнья картинасында матурлык концепты.
  17. Татар милли дөнья картинасында акыл концепты.
  18. Рус һәм Европа лингвокультурологик традицияләренең үтеп керү һәм таралу сәбәпләре. Ни өчен чит культура йогынтысы антропонимик катламда күбрәк сизелә дип уйлыйсыз?
  19. Европа культурасына йөз тоту нәтиҗәсендә лингвистик структурада нинди төр үзенчәлекләр барлыкка килде?
  20. Милли стереотиплар һәм аларның лексик системаның ике катламында да чагылышын мисаллар ярдәмендә аңлатыгыз.


^ ТӨП ӘДӘБИЯТ:
  1. Галиуллина Г.Р. Татарские личные имена в контексте лингвокультурных традиций // Г.Р. Галиуллина. – Казань: Изд-во Казан. гос. ун-та, 2008. – 349с.
  2. Җамалетдинов Р.Р. Тел һәм мәдәният: татар лингвокультурологиясе нигезләре / Р.Р. Җамалетдинов. – Казан: Мәгариф, 2006. – 351б.
  3. Маслова В.А. Лингвокультурология: Учеб. пособие для студ. высш. учеб. заведений / В.А. Маслова. – М.: Издат. центр «Академия», 2001. – 208с.
  4. Саттаров Г.Ф. Исемең матур, кемнәр куйган? / Г.Ф. Саттаров. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 256б.
  5. Саттаров Г.Ф. Татар антропонимикасы / Г.Ф. Саттаров – Казан: Татар кит. нәшр., 1990. – 276б.


^ ӨСТӘМӘ ӘДӘБИЯТ:
  1. Арутюнова Н.Д. Язык и мир человека / Н.Д.Арутюнова. – 2-е изд., испр. –М.: «Языки русской культуры», 1999. – 895с
  2. Благова Г.Ф. Антропонимическая система как проекция космологических и социальных представлений пратюрков / Г.Ф. Благова // Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. Пратюркский язык-основа. Картина мира пратюркского этноса по данным языка. М.: Наука, 2006. – С. 660-754
  3. Давлетшин Г.М. Очерки по истории духовной культуры предков татарского народа / Г. Давлетшин. – Казань: Тат. кн. изд-во, 2004 – 429с.
  4. Әхмәтҗанов М. Татар шәҗәрәләре / М. Әхмәтҗанов. – Казан: Татар. кит. нәшр, 1995. – 128б.
  5. Исхаков Д. От средневековых татар к татарам нового времени (этнологический взгляд на историю волго-уральских татар XV-XVII вв.) / Д. Исхаков. – Казань: Изд-во «МастерЛайн», 1998. – 276с.
  6. Кляшторный С.Г. История Центральной Азии и памятники рунического письма / С.Г. Кляшторный. – СПб.: Филологический факультет СПбГУ, 2003. – 560с.
  7. Кляшторный С.Г. Степные империи древней Евразии / С.Г. Кляшторный, Д.Г. Савинов. – СПб.: Филологический факультет СПбГУ, 2005. – 346с.
  8. Махмутов М.И. Мир ислама / М.И. Махмутов – Казань: Центр инновационных технологий, 2006. – 616с.
  9. Махпиров В.У. Древнетюркская ономастика: (имена собственные в «Дивану лугат-ит турк» М. Кашгарского) / В.У. Махпиров. – Алма-Ата: Гыльм, 1990. – 158с.
  10. Миннегулов Х.Ю. Татарская литература и восточная классика (Вопросы взаимосвязей и поэтики) / Х.Ю. Миннегулов. – Казань: Изд-во Казан. ун-та, 1993. – 382с.
  11. Мусаев К.М. Лексикология тюркских языков / К.М. Мусаев. – М.: Наука, 1984. – 224с.
  12. Мухаметшин Р. Ислам в общественной и политической жизни татар и Татарстана в ХХ веке / Р. Мухаметшин. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2005. – 246с.
  13. Садекова А.Х. Идеология ислама и татарское народное творчество: Автореф…дис. докт. филол. наук / А.Х. Садекова. – Казань, 2001. – 76с.
  14. Сибгатуллина Ә. Суфичылык серләре (төрки-татар шигъриятендә дини-суфичыл символлар, образлар, атамалар). / Ә. Сибгатуллина. – Казан: «Матбугат йорты» нәшр., 1998. – 368б.
  15. Стеблева И.В. Очерки турецкой мифологии: По материалам волшебной сказки / И.В. Стеблева. – М.: Вост. лит., 2002. – 101с.
  16. Татар мифлары: ияләр, ышанулар, ырымнар, фаллар, им-томнар, сынамышлар, йолалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 388б.
  17. Усманов М.А. Татарские исторические источники XVII-XVIII вв. / М.А. Усманов. – Казань: Изд-во Казан. ун-та, 1972. – 222с.
  18. Фразеология в контексте культуры / Отв. ред. В.Н. Телия. – М.: Языки русской культуры, 1999.—333с.



ЭЧТӘЛЕК

  1. Аңлатма язуы...........................................................................................3
  2. Төп дидактик берәмлекләр.....................................................................4
  3. Курсның программасы............................................................................4
  4. Лекцияләр эчтәлеге.................................................................................5
  5. Семинар дәресләренең планы................................................................7
  6. Кыскача терминнар сүзлеге.................................................................12
  7. Мөстәкыйль эшне оештыру буенча тәкъдимнәр................................14
  8. Реферат темалары..................................................................................15
  9. Контроль эш үрнәге..............................................................................15
  10. Зачет өчен сораулар.............................................................................15
  11. Әдәбият исемлеге................................................................................17