Вакытлар узу белән газеталарның тематикасы гына түгел, сүз байлыгы да үзгәрә бара
Вид материала | Документы |
- Татар телен дәҮЛӘти дәРӘҖӘГӘ КҮТӘРҮ хакында фикерләрем бар, 5328.57kb.
- Ассортиментный перечень продукции собственного производства, товаров для ресторана,, 8.82kb.
- Художественная литература, 11400.24kb.
- Сочинение язарга өЙРӘНӘбез методика һәм үрнәкләр «Яңалиф», 2351.69kb.
- Мониторинг качества знаний. Сыйфат мониторингы. Укучыларның белемнәрен бәяләүдә яңа, 74.99kb.
- Татарстан Республикасы Буа районы, 66.26kb.
- История многозарядного оружия началась за долго до появления унитарных патронов, 297.11kb.
- А. А. Богданов отделение экономики ан СССР институт экономики ан СССР, 5421.75kb.
- Намазалы омашев радиожурналистиканың теориясы мен тәжірибесі, 5625.43kb.
- Намазалы омашев радиожурналистиканың теориясы мен тәжірибесі, 5624.76kb.
Васил Гарифуллин,
филология фәннәре докторы,
КДУ профессоры
Татарча терминнар үсешендә журналистиканың роле
Вакытлар узу белән газеталарның тематикасы гына түгел, сүз байлыгы да үзгәрә бара. Милли вакытлы матбугат үсешендәге, шул исәптән татар матбугатындагы үзгәрешләр, беренче чиратта телнең лексик катламы белән бәйле, чөнки нәкъ менә лексика җәмгыятьтәге үзгәрешләрне тиз "тоя".
Тагар вакытлы матбугатының хәзерге үсешендә төп тенденцияләрнең берсе - иҗтимагый-сәяси терминнар ясау һәм куллану өлкәсендәге актив эшчәнлек. Алай гына да түгел, беренче чиратта нәкъ менә татар вакытлы матбугаты терминнар ясау һәм камилләштерүнең эксперимент мәйданы булып хезмәт итте һәм хәзер дә шулай. Ни өчен дигәндә, җәмгыятьтә барлыкка килгән теләсә нинди яңа күренеш иң беренче булып журналист мәгълүматында чагылыш таба, шушы күренешкә тәңгәл яңа төшенчәне, сүзне дә беренче булып күпчелек очракта журналист уйлап табарга мәҗбүр. Яңа терминнар формалашу процессы, гомумән алганда, туган тел үсешенә хезмәт итсә дә, еш кына ул аның өчен катлаулы проблемалар да тудыра. Термин ясауның күпчелек очракта стихияле рәвештә баруы, бердәм принципларга таянмавы, координацияләнмәве, теге яки бу чорның идеологиясенә бәйле булуы күп аңлашылмаучылыклар тудыра, бер үк төшенчәне төрле сүзләр белән белдерү, терминнарны төрлечә язу, кирәкмәгән алынмалар куллану яисә инде телдә урнашкан алынма урынына яңа сүз ясарга омтылу кебек тискәре күренешләргә юл куя.
Әлбәттә, тел үсешенең төрле этабында терминнар ясауда күп принциплар өстенлек итүе, шуның нәтиҗәсе буларак хаталар барлыкка килүе беренче чиратта матбугат органнары эшчәнлегендәге кимчелекләргә түгел, ә иҗтимагый вәзгыятькә бәйле. Татар вакытлы матбугатының термин ясау өлкәсендәге беренче этабы, актив эшчәнлек чоры XX гасыр башына туры килә. Нәкъ менә шушы дәвердә, бер яктан, милли матбугатыбыз формалашса, икенче яктан, матбугатның актив катнашы белән хәзерге татар әдәби теле дә формалашу чорын кичерә. Әдәби телебез әле оешып җитмәгәнгә һәм термин ясау, аны куллануның төп принциплары әле эшкәртелеп җитмәгәнгә күрә, газета-журналларда бу өлкәдә гаять төрлелек, буталчыклык хөкем сөрә. Әйтик, матбугат чаралары чит телләрдән актив рәвештә алынмалар үзләштерүе нәтиҗәсендә гомуммасса тарафыннан кабул ителми, әдәби телебезгә үтеп керми. Алынмаларны кулланудагы төрлелек, чуарлык күзәтелә. Бу үз чиратында газета-журналларның мәсләге, тоткан кыйбласы белән бәйле була. Мәсәлән, «Тәрҗеман» газетасының лексик составы төрек алынмаларының гаять күп булуы белән характерлана, чөнки ул — төрекчелек агымы тарафдары. "Әд-дин вә әл-әдәп" журналы исә гарәп-фарсы алынмаларына бай, бу аның дини журнал булуы белән аңлатыла. Болыпевистик "Урал" газетасында рус һәм Көнбатыш Европа телләреннән алынмалар актив кулланыла. Шундый ук үзенчәлеккә татар телендәге беренче “идән асты” газетасы "Хөррият" тә ия.
Шулай да бу этапның гомуми үзенчәлеге шунда: ХХ гасыр башыннан 1917 елгы революциягә кадәр дәвам иткән әлеге чорда терминнар буларак, күбрәк гарәп-фарсы алынмалары үтеп кергән.
Октябрь инкыйлабыннан башлап 1980 еллар азагына хәтле сузылган икенче этапта исә аларны рус сүзләре һәм рус теле аша кергән интернационализмнар кысрыклап чыгарган. Бу, беренче чиратта, совет чоры идеологиясе белән бәйле. Бурыч - уртак совет кешесе формалаштыру иде. Әлбәттә, бу гомуммилләт бары тик рус телендә генә аралашырга тиеш. Шуңа та терминнар ясауда рус теленә таяну, барлык телләр өчен универсаль терминнар эшләргә омтылыш өстенлек итте.
XX гасыр азагында башланган һәм хәзер дә дәвам итә торган өченче этапта терминологияне кабат карау, яңарту эше алып барыла.
Югарыда саналган этапларның үзенчәлекләрен беркадәр күз алдына китерү өчен без ХХ йөз башында, егерменче елларда, сиксәненче һәм туксанынчы елларда чыккан "уртача" (уртача дибез, чөнки гасыр башында нәшер ителгән һәм бүгенге газеталар арасында терминнар куллануда артык радикальлеккә юл куйган яки консерватив булып калганнары шактый1) газета текстларында гарәп-фарсы һәм рус (шул исәптән Көнбатыш Европа) алынмаларын куллану үзенчәлекләрен статистик яктан анализладык. Уртача газеталар сыйфатында ХХ гасыр башы татар газеталарыннан Оренбургта чыккан "Фикер", 20 нче еллардагы "Татарстан хәбәрләре", 80 нче еллардагы "Социалистик Татарстан" һәм 90 нчы еллардагы "Ватаным Татарстан" алынды. "Фикер"нең 1906 елгы июнь саннарыннан 2835 сүзне, "Татарстан хәбәрләре"нец 1920 елгы ноябрь саннарыннан 3124 сүзне, "Социалистик Татарстан"ның 1987 елгы август саннарыннан 2988 сүзне, "Ватаным Татарстан"ның 2005 елгы октябрь саннарыннан 3005 сүзне берләштергән якынча тигез сандагы текстлар анализланды. Анализ шуны күрсәтте: 1906 елгы текстларда 666 гарәп-фарсы алынмасы (барлык сүзләрнең 23,5 проценты) һәм 244 рус теленнән кергән һәм рус теле аша Көнбатыштан кергән алынмалар (8,6 процент) бар. 1920 елгы текстларда исә беренче төр алынмалар 18,4 процентка кадәр кимегән (575 сүз), ә икенче төрдәгеләре 13,3 процентка җиткән (415 сүз). 1987 елгы текстларда бу күрсәткечләр 12,3 процент (367 сүз) һәм 8,5 процент (368 сүз), 2005 елгыларында - 11,7 процент (360 сүз) һәм 8,8 процент (272 сүз) тәшкил итә.
20 нче һәм 80 нче еллар басмалары арасында күрсәткечләрнең төрлелеге (гарәп-фарсы алынмаларының кими, ә рустан кергәннәрнең арта баруы) -югарыда искә алынган икенче этап нәтиҗәсе. Билгеле булганча, бу чорда татар теленең лексик системасындагы үзгәрешләр берьяклы узды, рус теленнән кергән алынмалар телебезнең фонетик үзеңчәлекләрен исәпкә алмыйча, механик рәвештә кабул ителде. '80 нче еллар азагында - 90 нчы еллар башында илдә җәелгән демократия терминологияне яңабаштан карау
мөмкинлеген тудырды. Моның алгы сафында - газета-журналлар һәм алар эшне төп ике юнәлештә алып баралар:
1) Октябрьгә кадәрге вакытлы матбугатта кулланылган иҗтимагый-
сәяси терминологиягә әйләнеп кайту (Алар инде архаизм буларак карала
башлаганнар иде). Әйтик, җөмһүрият, мөхәррир, икътисад, инкыйлаб,
ширкәт, ватанпәрвәр, әгъза, фирка, рәис кебек терминнар шундыйлардан.
Хәтта гасыр башында да киң аудиториягә билгеле булмаган икътисади,
иганә, мөштәри кебек сүзләр бүгенге матбугат текстларында иркен
кулланыла башлады.
Дөрес, архаизмга әйләнгән гарәп-фарсы алынмаларын кабат кайтаруны хупламаучылар да юк түгел. Янәсе, нигә инде бер төр алынманы (рустан кергәнне) икенчесе белән (шулай ук безнең өчен ят булган гарәп яки фарсы теленнән кергәне белән) алыштырабыз. Хикмәт шунда, терминга әйләнгән гарәп-фарсы сүзләре телебезгә гасырлар дәвамында кергән, татар теленең фонетик һәм грамматик үзенчәлекләре нигезендә аңа яраклашканнар.
2) Татар теленең сүз ясалыш законнары нигезендә иҗтимагый-сәяси
характердагы яңа терминнар ясау. Монысы бигрәк тә сәяси системадагы,
икътисадтагы үзгәрешләр белән бәйле сүзләр: илбашы, үзидарә, хакимият,
торгынлык, эшкуар, алыпсатар, хосусыйлаштыру һ.б.ш.
Әлбәттә, массакүләм мәгълүмат чараларының терминологияне яңартуда катнашуы җиңел генә бармый. Тел өлкәсенә дә үтеп кергән демократия бу процессны беркадәр катлауландыра: күп кенә иҗатчылар, шул исәптән журналистлар, яңа сүз ясауда, аны куллануда бердәм принципларга таянуны кирәк санамыйча, үз белдекләре белән яңа сүзләр ясый, кирәкмәгән алынмалар куллана, терминнарның мәгънәләрен үзгәртә. Бу терминология өлкәсендә, шул ук XX гасыр башындагы кебек, аңлашылмаучылыклар, хәтта анархия китереп тудыра...
Кайбер басма органнар эзлеклелек принцибыннан тайпылса, икенчеләре артык консерватив. Нәтиҗәдә бер үк терминга төрле мәгънә салу (мәсәлән, кайбер газеталарда шифаханә термины больницаны да,
санаторийны да белдерә), бернинди нигезсез яңа сүз ясау, бер үк төшенчәне белдерү өчен төрле терминнар кертү (мәсәлән, “Шәһри Чаллы” газетасы бизнес белән шөгыльләнүче кешене эшмәкәр, малтабар, эшкуар сүзләре белән атый), яңа терминнарны төрлечә язу (әйтик, күпчелек басмалар газета термины, "Татарстан яшьләре" гәҗит, "Мәдәни җомга" гәзит термины кулланалар; "Мәдәни җомга" үзенең бер үк санында компьютер, кампитр, кампитер вариантларын, шулай ук гәзит, газета вариантларын куллана) очраклары еш кабатлана.
Татар журналистикасында терминнарны дөрес һәм урынлы куллану, терминнар бердәйлеген тәэмин итү өчен бу эшне координацияләүче бер үзәк булдыру зарур. Республика терминология комиссиясе белән беррәттән, Татарстандагы мәгълүмат чараларының эшчәнлеген координацияләүче "Татмедиа" агентлыгы каршында да махсус бер җәмәгать оешмасы, галимнәрдән, журналистлардан һәм тәрҗемәчеләрдән торган Терминология советы оештыру максатка ярашлы булыр иде. Әлеге оешма татар телендәге барлык мәгълүмат чараларында терминнарны куллану процессын контрольдә тотып, практик журналистлар өчен семинарлар уздырса, редакцияләр өчен аеруча еш кулланыла торган терминнар сүзлекләре төзеп бастырса һәм шул сүзлекләргә таянып эшләүне тәэмин итсә, татар теленең киләчәк үсеше өчен мөһим булган әлеге катлаулы мәсьәлә өлешчә хәл ителер иде.
Сөмбел Таишева,
"Татмедиа" массакүләм коммуникация буенча
Татарстан Республикасы агентлыгының
генераль директоры урынбасары
Жәмгыятьтәге үзгәрешләр һәм терминология
Җәмгыять һәм халык тормышындагы үзгәрешләр иң беренче чиратта телнең сүзлек хәзинәсендә чагыла. Предметлар, күренешләр юкка чыккан саен аларны белдергән сүзләр дә кулланылыштан төшеп кала; җәмгыять, җитештерү, фән, мәдәният үсеше белән бергә яңа төшенчәләр барлыкка килә. Аларга исем бирергә кирәк була. Тормыш катлауланган, үскән саен телнең сүзлек составы да байый, яңара бара.
80-90 нчы еллардагы үзгәртеп кору, социалистик икътисадтан базар икътисадына күчү процесслары Россия Федерациясе һәм элеккеге СССР территориясендә яшәүче халыкларның телләренә аеруча зур йогынты ясады.
Бу тема турында сөйләгәндә, үземнең эшлекле бер сәяхәтем вакытында Казахстанда күргәннәремә таянып, биредә телнең яңару күренешенә, шушы өлкәдәге уңай тәҗрибәгә анализ ясарга телим. Балтыйк буе, Урта Азия, Кавказ халыкларында тел куллану өлкәсендәге уңай мисалларны барыннан да ачыграк күрергә була.
Тугандаш төрки халыкларның берсе булган казах халкының тел язмышы күпмедер дәрәҗәдә татар теленеке белән охшаш. Союздаш республика булып яшәгәндә, казах теле декларатив рәвештә генә дәүләт теле статусына ия иде. Республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында рус теле өстенлек итте. Дәүләт теле дип йөртелгән казах теле ни дәүләт органнары эшчәнлегендә, ни икътисадый һәм социаль өлкәләрдә (транспорт, медицина, армия һ.б.) киң кулланыш тапмады. Әмма суверен дәүләт булган Казахстандагы социаль-сәяси чынбарлык тел өлкәсендә дә үзгәреш ясау зарурлыгын тудырды.
Бу дәүләттә тел культурасының камилләшүенә ни дәрәҗәдә әһәмият бирелүе казах телендә терминологик, аңлатмалы һ.б. төр сүзлекләрнең бик күпләп чыгып торуында ачык чагыла. Казах терминологиясен тәртипкә салу һәм үстерү максатыннан киң күләмдә фәнни-гамәли чаралар уздырылып тора. Квартал саен “Терминологиялык хабаршы” бюллетене дөнья күрә. Анда терминология эшен координацияләүгә юнәлтелгән мәсьәләләр яктыртыла, Казахстан Республикасы Хөкүмәте каршындагы Дәүләт терминология комиссиясе эше турында даими мәгълүмат бирелә. Шулай ук әлеге тармак белгечләре, галимнәр, җәмәгатьчелек вәкилләренең фикер һәм тәкъдимнәре урын ала. 2002-2005 елларда Дәүләт терминология комиссиясе тарафыннан каралган 6289 терминның 2320 се рәсми рәвештә раслануы үзе генә дә Казахстанда бу юнәлештәге эшчәнлекнең киң колачлы булуын раслый.
Әйтергә кирәк, казах телен чынбарлыкта дәүләт теленә әйләндерү процессы җиңел генә бармый. Моның өчен бик күп методик чаралар күрелгән. Иң әүвәл эш кәгазьләрен алып бару буенча ярдәмче программаларның эшләнмәләре булдырылган. Дәреслекләр, укыту буенча ярдәмлекләр, сүзлекләр, белешмәләр, казах теленә өйрәтү өчен махсус программалар бастырып чыгарылган. Эш кәгазьләре үрнәкләре, казах телендәге документларның билгеле бер калыбын булдыру да моңа ярдәм итә.
Шундый максатчан эшчәнлекнең барышын тулаем рәвештә Казахстан Республикасының мәдәният, мәгълүмат һәм спорт министрлыгы каршындагы махсус комитет контрольдә тота. Әлеге комитет 2001-2010 елларга исәпләнгән Дәүләт телләре программасын тормышка ашыру өчен 2005 елда оештырылган. Ул хәзерге көндә дә уңышлы гына эшләп килә. Казахстанда яшәүчеләрнең казах телен өйрәнүгә омтылышы артуы да шуны раслый.
Ә бездә, Татарстан Республикасында, бу юнәлештә ниләр күзәтелә? Татарстан Республикасында ике тел – татар һәм рус телләре дәүләт телләре булып санала. Бу хәл соңгы ун-унбиш елда телләрне өйрәнүгә игътибарны арттырды, татар телен дә тирәнтен өйрәнү, аның эчке мөмкинлекләрен, онытылып барган сүзләрен анализлап, киң кулланылышка кертү өчен юл ачты. Мәктәпләрдә татар теле дәресләре керә башлады, балалар бакчаларында ана телендә сөйләшергә өйрәтү төркемнәре оештырылды, югары уку йортларында фәннәрне ана телендә укыту мөмкинлекләре тудырылды. Ләкин татар телендә дәреслекләр булмау, кадрлар җитмәү рухи күтәренкелек белән башланып киткән эшкә беренче киртәсен салды. Дәреслекләр язуга алынган галимнәр кайбер икътисадый, финанс терминнарының булмавына аптырап калды. Чөнки илдәге икътисадый, иҗтимагый һәм сәяси үзгәрешләр, базар мөнәсәбәтләре кешеләрнең үзара аралашу өлкәсен киңәйтте. Дөньякүләм кулланыштагы икътисадый, хокукый, сәяси атамаларның, төшенчәләрнең, сүзтезмәләрнең кулланылышка күпләп керә баруы аларны тирәнтен өйрәнү һәм анализлау, бергә туплап системага салуга, ярдәмче кулланмалар, сүзлекләр төзү һәм чыгаруга ихтыяҗны арттырды.
Җәмгыятьтә яңа икътисадый процесслар барлыкка килү белән бергә соңгы 10-15 ел эчедә татар теленә күпсанлы яңа икътисадый терминнар керә, искереп, кулланылыштан чыкканнары яңадан активлаша башлады: эшмәкәр, фирма, компания, кредит, бизнесмен, инвестиция, сәнәгать, акционер, концерн, реклама һ.б.
Билгеле булганча, телдә яңа сүзләр ясалу юллары күп: 1) телнең үз хәзинәсендәге сүзләрнең тамырларына төрле кушымчалар ялганып, 2) иске сүзләргә яңа мәгънә өстәлеп, 3) башка телләрдән сүзләр алып, 4) уйлап табып һ.б.
Бүген татар матбугатында кулланыла торган икътисадый терминнарның күпчелеге – башка телләрдән кергән алынма сүзләр. Түбәндә татар теленә рус теленнән кергән терминнарның кайберләрен китереп узабыз:
производство – “Биредә нефть химиясе предприятиеләре производстволарын тикшерү, технологияләр һәм җиһазларның техник-икътисадый нигезләрен әзерләү турында сүз бара.” (“ВТ”, 22 дек., 2006. “Сименс” безне сайлый”).
акционер – “Хөкүмәтнең акционер булуы Сезнең эшчәнлеккә нинди йогынты ясый?” (“ВТ”, 20 дек., 2006. “Яңарыш” И.Хәйруллина).
предприятие – “Компаниянең барлык предприятиеләрендә ветераннар советын директорлар үзләре җитәкли.” (“ВТ”, 20 дек., 2006. “Яңарыш” И.Хәйруллина).
пошлина (пошлина, Ф.Ә. Ганиева редакциясендәге сүзлектә “акчалата җыем”) – “Россия, мәсәлән, электроника, компьютер техникасына, җиңел машиналарга пошлина бәясен төшерергә тиеш була.” (“ВТ”, 1 дек., 2006. “Кая ашкынабыз?” Р.Гыйлемханов).
Алынмалар арасында күп телләрдә очрый торган бер үк мәгънәле сүзләр бар. Аларны интернациональ лексикага кертеп, халыкара сүзләр дип йөртәләр. Татар теленең иктисадый терминологиясендә мондый халыкара сүзләр аеруча күп очрый:
компания – “Шушы көннәрдә генә Татарстан дәүләт музеенда компаниянең тарихын яктырткан зур экспозиция ачылды.” (“ВТ”, 20 дек., 2006. “Яңарыш” И.Хәйруллина). Компания (рус.), cоmpany (инглиз).
фирма – “Элек бу эшкә чит фирмаларны яллый торган булганнар.” (“ВТ”, 20 дек., 2006. “Яңарыш” И.Хәйруллина). Фирма (рус.), firm (инглиз).
партнер – “Сезнең чит ил партнерларыннан берсе – “Сименс” компаниясе.” (“ВТ”, 20 дек., 2006. “Яңарыш” И.Хәйруллина). Партнер (рус.), partner (инглиз).
капитал – “Мин киләчәктә энергия эшләп чыгаручы станцияләрне яңартуга шәхси капитал салына башлар дип уйлыйм.” (“ВТ”, 20 дек., 2006. “Яңарыш” И.Хәйруллина). Капитал (рус.), capital (инглиз).
кредит – “...БСОга керү нәтиҗәсендә кредит, иминиятләштерү тарифы ставкалары төшәчәк...” (“ВТ”, 1 дек., 2006. “Кая ашкынабыз?” Р.Гыйлемханов). Кредит (рус.), credit (инглиз).
инвестиция – “... безгә озак көтәргә ярамый, тармакны яңарту өчен инвестицияләрне тизрәк табарга кирәк иде”; “Компанияне үстерүгә елына 5,5млрд сумлык инвестиция салына.” (“ВТ”, 20 дек., 2006. “Яңарыш” И.Хәйруллина). Инвестиция (рус.), investment (инглиз).
Яңа икътисадый терминнар барлыкка килүнең тагын бер юлы – чит тел сүзләрен калькалаштыру. Калька – француз сүзе (calqua – үтә күренмәле) һәм ул чит сүзне элементка-элемент, морфемага-морфема тәрҗемә итүне белдерә. Калькалаштырганда, чит сүзнең морфологик төзелеше һәм мәгънәви мотивировкасы кабул ителә.
базар икътисады (рыночная экономика) – “... аларның күбесенә мин генераль директор булып эшли башлаган чорда лаеклы ялга китәргә туры килде. Рәхмәт, базар икътисадының таләбен аңладылар.” (“ВТ”, 20 дек., 2006. “Яңарыш” И.Хәйруллина).
көндәшлеккә сәләтле (конкурентоспособный) – “БСОга керү рәсмиләштерелгәч, көндәшлеккә сәләтле товар җитештерә алмаган, нигездә, чимал сатып кына көн күргән Россия кая барып чыгар соң?” (“ВТ”, 1 дек., 2006. “Кая ашкынабыз?” Р.Гыйлемханов).
ике яклы килешү (двустороннее соглашение) - “19 ноябрьдә Ханойда АКШ белән Россия арасында ике яклы килешүгә кул куелды.” (“ВТ”, 1 дек., 2006. “Кая ашкынабыз?” Р.Гыйлемханов).
икътисадый сәясәт (экономическая политика) – “Россия Фәннәр академиясенең халык хуҗалыгын фаразлау институты белгечләре әйтүенчә, әгәр икътисадый сәясәт наданнарча алып барылса, Россия ел саен 7 млрд доллар югалтырга мөмкин.” (“ВТ”, 1 дек., 2006. “Кая ашкынабыз?” Р.Гыйлемханов).
Татар теленең икътисадый терминнары арасында ярымкалькалар да күп очрый. Бу очракта чит телдәге кушма сүзнең бер өлеше генә калькалаштырыла, икенчесе тәрҗемә ителмичә кала:
ачык акционерлык җәмгыяте (открытое акционерное общество) – “ГОЭЛРО планы кабул ителгән көннәрдә “Татэнерго” ачык акционерлык җәмгыяте үзенең 75 еллыгын билгеләп үтә” (“ВТ”, 20 дек., 2006. “Яңарыш” И.Хәйруллина).
уртак предприятие (совместное предприятие) – “Күптән түгел Швейцариядә үткән икътисад форумында “Шнейдер электрик” компаниясе белән энергетика җиһазлары җитештерүче уртак предприятие турында ниятләребезне белдергән килешү төзелде.” (“ВТ”, 20 дек., 2006. “Яңарыш” И.Хәйруллина).
трансмилли концерн (транснациональный концерн) – “ТР Министрлар Кабинетында Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов “Сименс” трансмилли концерны вәкилләре белән очрашты.” (“ВТ”, 22 дек., 2006. “Сименс” безне сайлый”).
Татар теленең үз икътисадый терминнары: товар, базар, керем, эшмәкәр, исәп-хисап, казна, салым, милек, сәүдә һ.б.
Телдә яңа терминнар барлыкка килү - катлаулы процесс һәм ул аерым кыенлыклар да китереп чыгара. Телгә кергән барлык терминнарны да уңышлы дип әйтеп булмый. Яңа терминнарны куллану бәхәсле моментлар тудыра. Бердәм фикер җитмәү сәбәпле бер үк күренешне аңлату өчен берьюлы берничә төрле термин яки бер терминның төрле вариантлары кулланыла. Теге яисә бу күренешне атау өчен татар теленең үз чаралары (мөмкинлекләре) булуына карамастан, телгә калька юлы белән яңа сүзләр һәм терминология кертелә һәм аларны һәр чакта да уңышлы дип әйтеп булмый.
Татар матбугатында икътисадый терминнар куллануга бердәм фикер булмау очракларына да берничә мисал китереп китик:
1. “Икътисадка караган” мәгънәсен белдерүче термин ике вариантта кулланыла:
а) икътисади (“Министр шулай ук “ЕлАЗ”ның “Алабуга” сәнәгый мәйданчыгында махсус икътисади зонаны урнаштыру һәм үстерүгә керткән өлешен ассызыклады.” – “Татар-информ”, 29 декабрь 2006 ел.)
б) иктисадый (“Татарстан, Свердловск һәм Чиләбе өлкәләре кебек, һичшиксез, икътисадый яктан көчле төбәкләрнең базарда бер-берсенә тәкъдим итәрдәй нәрсәләре бар.” – “Татарстан”, 11/2006, “Идел белән Урал арасында”, Вадим Хоменко, Равил Бикбов.)
2. “ Товар” термины кайбер матбугат чараларында “тауар” дип бирелә:
“... сатып алына торган тауарларны стандартлаштыру, тауар һәм хезмәтләрне сатуның оптималь графигын билгеләү, заказчыларга үз заказларын формалаштырырга ярдәм итәрлек электрон мәгълүматлар базасы төзү эшләре дәвам итәчәк.” (“Татар-информ”, 18 гыйнв., 2007, “ТР әүләт сатып алулар идарәсе интернетта эшли башлый”.)
3. Берәр товар, продукция яисә хемәткә базарда булган хаҗәтне аңлату өчен (рус телендә - “спрос” термины) “ихтыяҗ” сүзе яхшы туры килә (... быел кышның җылы килү һәм авыл хуҗалыгында терлекчелек тармагы үсү сәбәпле, ноябрь-декабрь айларында завод җитештергән суыткычларга ихтыяҗ аеруча нык арткан” – “Интертат”, 23 дек., 2006, “Серго исемендәге заводка – 108 ел”, Миләүшә Закирова). Шуңа да карамастан, матбугатта еш кына әлеге мәгънәне белдерү өчен татар терминологиясенә калька юлы белән кергән “сорау” терминын кулланалар:
“Продукциягә сорауның күп булуын истә тотып, киләчәктә җитештерү күләмен 150 мең тоннага кадәр җиткерү планлаштырыла.” (“Интертат”, 22 гыйнв., 2007, “Синтетик каучук заводы җитештерү күләмен арттыра”, Розалия Зәйнуллина.)
“Әлеге продукция чит ил һәм Россия базарында да зур сорау белән кулланыла” (“Интертат”, 22 гыйнв., 2007, “Стирол һәм полиэфир сумалалар заводының тотрыклы эшләве бәяләнгән”, Энҗе Массарова).
4. “Акционерлар җәмгыяте” атамасы татар теленә шулай ук рус теленнән “акционерное общество” терминын калькалаштыру нәтиҗәсендә керә. Әлеге термин “акционерлык җәмгыяте” формасында да кулланыла:
а) “Хитон” акционерлар җәмгыяте Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә үзенең вәкиллеген ачкан...” (“Интертат”, 6 ноябрь, 2006, “Хитон” Мәскәүне яуларга җыена”, Радик Сабиров).
б) “Әлеге проектны Түбән Кама “Нефтехим” һәм “Татэнерго” акционерлык җәмгыятьләре тормышка ашыра. (“ВТ”, 20 декабрь, 2006 ел. “Революцион” проект”).
Югарыда китерелгән күзәтүләрдән шундый нәтиҗә ясарга мөмкин: татар теленең икътисадый терминологиясе әле формалашып кына килә. Шунлыктан матбугатта, сөйләм телендә икътисадый терминнар кулланганда очрый торган төгәлсезлекләр, бәхәсле моментлар табигый һәм котылгысыз. Бу өлкәдә эшләнәсе эшләр, үткәрәсе тикшеренүләр әлегә байтак. Сүзлекләр төзү, фәнни-гамәли конферецияләр уздыру, махсус курслар оештыру һ.б. тиешле нәтиҗәләргә ирешүгә ярдәм итәчәк. Тел галимнәре, укытучылар, тәрҗемәчеләр, икътисад өлкәсендәге белгечләр, журналистлардан исә бергәләп, килешеп эшләү, икътисад, сәясәт, сәнәгать өлкәләренә караган терминологияне кулланганда максималь төгәллеккә ирешү, бер фикергә килү сорала.
Илдар Низамов,
филология фәннәре докторы,
КДУ профессоры.
Термин игътибар сорый
"Мәдәни җомга"ның 2006 елгы 27 гыйнвар санында ("И туган тел..." кушымтасында) "Тагын термин турында" дигән язмада кайбер иҗтимагый-сәяси терминнарның (аерым алганда, соңгы вакытта еш кулланыла торган национальная программа, общественная палата терминнарының милли программа, иҗтимагый палата дип) ялгыш мәгънәдә ясалып, матбугатта, радио, телевидениедә, хәтта рәсми документ, чыгышларда шулай хаталы кулланылуы, ә кайбер яңа терминнарның төрле басмаларда, хәтта бер үк газетада, радио, телевидение тапшыруында төрлечә йөртелүе, моның иҗтимагый фикерләүдә, аралашуда кыенлык, буталчыклык, аңлашылмаучылыклар китереп чыгаруы турында әйтелгән, бу хәлдән котылуның кайбер юллары тәкъдим ителгән иде.
Әлбәттә инде, шундук, дәррәү үзгәреш күренмәде. Шулай да беренче булып Татарстан радиосы әлеге терминны федераль программа яисә гомумфедераль программа дип дөрес әйтә башлады; җәмәгать палатасы да дөрес исемен тапты.
Бу үзгәрешкә, бәлки, шушы радионың бер тапшыруында Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиевнең әлеге язмада мәсьәләнең дөрес күтәрелүен, хаталарны бетерергә кирәклеген сүз уңаенда гына әйтеп куюы тәэсир иткәндер. Тик күпчелек басма, радио, телевидение журналистлары әллә бу тапшыруны бөтенләй ишетмәде, әллә рәсми документка гына табынырга күнеккәннәр - шуннан соң да башка басмаларда хата термин әйтелә, языла бирде.
Ярый әле Разил Вәлиев "Татмедиа" агентлыгы үткәргән "Заманча мәгълүмат кырында татар журналистикасы" дигән "түгәрәк өстәл"дә, янә сүз уңае чыгып, бу хакта янә редакторларның исенә төшерде. Бу юлы "Ватаным Татарстан" газетасы баш редакторы Миңназыйм Сәфәров белән "Азатлык" радиосының Казан бүлеге җитәкчесе Римзил Вәлиев аңарга якынрак торган күрәсең, берничә көннән ике редакциядә дә әлеге терминнар гомумдәүләт, гомуммилли программасы мәгънәсендә дөрес кулланыла башлады.
Моңа сөендек, әлбәттә. Тик борчылу да көчәйде генә: бу хәл безнең язма басылганнан соң бер ай узгач булды бит, анда да кемнеңдер очраклы кисәтүе аркасында гына; тагын да көчлерәк борчыганы - "төп" органнар хатаны төзәтеп тә, бүтәннәрнең аларга иярмәве. Бүген дә күпчелек радио, телевидение тапшырулары, газеталар әлеге ил, республика тормышында иң еш кулланыла торган, көнүзәк дип саналырга хаклы иҗтимагый-сәяси терминнарны хаталы куллана. Иң аянычы тагын шунда ки, термин-төшенчәләрнең ялгыш кулланылуына күпчелек укучы, тыңлаучы, тамашачы гамьсез.
Мондый хәлдән бик хәвефле бер нәтиҗә ясарга туры килә: халык татарча газетаны аз укый, татарча радионы аз тыңлый; укыса-тыңласа да аңлап-төшенеп, үзе фикер йөртеп эш итми, ни бирсәләр шуны йотып кына бара. Татар журналисты исә бүтән татарча мәгълүмат чыганакларына битараф, укымый, радиосын тыңламый. Хәтта үз газетасына, радиосына да. Газетаның бер авторы, бер журналисты терминның дөресен, икенчесе һаман хата вариантын яза бирә.
Күренә ки, терминнарны ясау, үзгәртү, куллану хуҗалыгында тәртип урнаштырырга, чыннан да, вакыт җиткән. Газетада басылган язмабызда әйтелгәннәрне кабатлап тормыйбыз. Аларның шәхсән безнең генә фикер түгеллеген дәлилләүче янә бер-ике күренешкә игътибар итү урынлы булыр.
Г.Тукайның тууына 120 ел тулуга багышлап Чаллыда үткәрелгән "Югары һәм урта һөнәри уку йортларында татар әдәбиятен укытуның мөһим мәсьәләләре" дигән фәнни-гамәли конференция турында газеталарда да, бүтән массакүләм мәгълүмат чараларында да хәбәр ителгән иде инде; анда югары уку йортларында әдәбиятне укыту мәсьәләләре белән бергә бүгенге татар теле хәлләре дә кузгатылды. Сәбәпләренең берсе: конференциядә "Хәзерге татар журналистикасы һәм публицистикасы проблемалары: өйрәнү һәм укытуның торышы" дип аталган секция оештырылган иде. Анда бер дистә галим һәм журналистның татар журналистикасының төрле темаларына чыгышы тәгаенләнсә дә, төп сөйләшү темасы булып башлыча бүгенге вакытлы матбугатта татар телен куллану мәсьәләсе куерды. Секция эшендә катнашып, чыгыш ясаган журналистлар да нигездә бүгенге массакүләм мәгълүмат чараларында, шул исәптән Чаллы матбугатында да, яңа төшенчә-сүзләрне һәм терминнарны ясау, камилләштерү һәм куллану мәсьәләсен эшлекле бәхәс рәвешендә, гамәли конкрет тәкъдимнәр белән уртага салып сөйләште.
Мәсьәләнең чыннан да өлгергән булуы, вакытлы күтәрелүе конференциянең рәсми карарында бертавыштан "бүгенге массакүләм мәгълүмат чараларында терминология мәсьәләсен махсус фәнни-гамәли конференциядә тикшерергә, ашыгыч чаралар күрергә", дигән тәкъдим теркәүдә чагылды.
Эшлеклелек башлангычы, шөкер, моның белән очланмады. Әлеге җыен материаллары басылып кына ятканда тәкъдимне үтәргә тиешле оешмалар, беренче чиратта, Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультеты, "Татмедиа" коммуникация чаралары агентлыгы, кайнар эзне суытмыйча, термин конференциясен әзерли дә башладылар.
Конференция менә бүген башланды да. Мәсьәлә белән җитди кызыксынган җәмәгать - журналистика фәне, тел фәне белгечләре, журналистлар, массакүләм коммуникация оешмалары белгечләре һәм җитәкчеләре катнаша. Сөйләшү нәтиҗәсез калмастыр, мөгаен.
Игътибарлы укучыбыз әйтер: моннан нәкъ бер ел элек терминологиягә багышланган зур фәнни-гамәли конференция үткәрелгән иде бит, күп сүзле булса да, карар да кабул ителгән иде; шунысы үтәлми торып, кирәк идеме шундый чараны кабатлау, дияр. Бик урынлы, гыйбрәтле искә төшерү булыр. Без дә аны теге мәкаләбездә искә алган идек, "конференция карары ничек үтәлә, аның өчен кем җаваплы, кем, кайчан хисап тотар икән?" дигән конкрет сорау куелган иде.
Тик җавап ишетелмәде. Сәбәбе дә тирәндә ятмый - узган елгы җыенда да терминология алдында торган бурычлар гомуми яссылыкта тикшерелде, моннан ун ел элек кузгатылган мәсьәләләр кайтып-кайтып тәкърарланды. Ни өчен бер урында таптанабыз? Моңа кем җаваплы? дигән сораулар куелмады.
Бу конференциягә дә шул ук "сүз томаны" куркынычы яный, әлбәттә. Шулай да теманың эш-гамәлгә якынрак, конкретрак алынуы безнең хәлне берникадәр җиңеләйтә: терминнарны татар журналистикасында куллану. Тикшерү колачы тарайды, конкретлашты.
Терминология ул - телнең аерым белгечлек, һөнәр һәм фән өлкәләрен хезмәтләндерүче сүз һәм сүзформаларны өйрәнә торган тармагы. Аны шул өлкә белгечләре, тел галимнәре белән бергәләп, идарә итәргә тиеш. Димәк, Республика термин комиссиясенең шушы өлкәләрдә, урыннарда эшләүче бүлекчәләре булу фарыз. Мәҗбүри дә. Димәк, "Татмедиа" оешмасы кул астындагы матбугат органнарының үз термин үзәге сорала. Аңлашыла булса кирәк: авыл хуҗалыгы, автомобиль төзелеше, нефть, төзүчеләрнең һ.б. тармакларының, дин, мәдәният оешмаларының, Түбән Кама, Чаллы, Алабуга, Әлмәт һ.б. төбәкләрнең үз терминология бүлекчәләре булу мәслихәт.
Менә шул нигезле, конференциянең "Татмедиа" каршында, КДУның татар журналистикасы кафедрасы белән бергә махсус терминология бүлекчәсе оештырырга дигән тәкъдимне бүген хуплауга лаек дип табарга кирәк. Аңа яңа бурычлар, беренче чиратта, шушындый кардәш бүлекчәләргә үрнәк күрсәтү, булышлык итү вазыйфасын да йөкләргә кирәк.
Гомумән алганда, журналистиканың терминология мәсьәләләре белән эш итүе иҗтимагый җаваплылыгы белән һәм үзенчәлекле булуы белән аерылып тора. Беренчедән, журналистика саны ягыннан иң ишле иҗтимагый-сәяси терминнар белән эш итә - алар иң актив, үзгәреп торучан, хәрәкәтчән, төрле тематикалы берәмлекләр. Икенчедән, бүгенге журналистика иҗтимагый-сәяси төркемгә бик якын, шул ук вакытта мөстәкыйль икътисадый, мәдәни, медицина, мәгариф, спорт, дини һ.б. терминнарның синтезы белән эш итә. Өстәвенә әле, татар журналистлары
элек "тибәрелгән" гарәп-фарсы терминнарын кайтару кебек җаваплы, мәшәкатьле эш белән дә мәшгуль.
Шулай да бүген журналистларның терминологиягә бәйле эшчәнлегенең иң төп үзенчәлеге - алар терминнарны куллану, яңа берәмлекләрне ясау, камилләштерү эшендә дә белгечләр белән беррәттән, турыдан-туры катнаша. Бу юнәлештә бездә - татар мохитендә, татар матбугатында журналистларга җаваплылык икеләтә күбрәк төшә. Гадәттә, өр-яңа төшенчә урысча сәясмәннәр, шушы белгечлек, һөнәр буенча галимнәр катнашында кабаланмыйча, алдан ясала, ә татар матбугаты, радио, телевидение, мәгълүмат агентлыгы аны сәгать, минутлар эчендә ясап, халыкка җиткерергә, телгә яңа берәмлек кертеп җибәрергә тиеш була.
Бу гомер-бакый шулай булды һәм тәрҗемәчеләр, журналистлар өчен иң җаваплы эшләрнең берсе саналды. Журналист халыкның яңа төшенчә-сүзләргә бүгенге ихтыяҗын канәгатьләндерү белән бергә, ана телен баету хәстәрен дә күрергә тиеш. Менә ни өчен журналист тел гыйлемен, бигрәк тә аның сөйләм оештыру өлкәсен бик яхшы үзләштергән булырга тиештер.
Ярый әле бу җаваплы эштә ярдәм итәрлек фәнни хезмәтләребез, шул җөмләдән терминологиягә караган эшләребез дә аз түгел. Аерым алганда, туксанынчы елларда киң җәмәгатьчелек белән бергәләп, күренекле галимнәр катнашында Республика терминология комиссиясе "Татар терминын ясау, камилләштерү һәм куллану кагыйдәләре"н төзеп, аны хөкүмәттә раслап, куллануга кертелгән иде. Тик аны хәзер редакцияләрдә дә табып булмый. Яңартырга, бастырып таратырга кирәк. "Татмедиа" каршында оешачак термин комиссиясе үзенең эшен нәкъ менә шушы конкрет адымнан башлап җибәрер дигән тәкъдим конференция карарына да теркәлсен. Аннары инде алга сүзлекләрне, беренче чиратта иҗтимагый-сәяси терминнар сүзлеген яңарту, яңаларын әзерләү, бастыру бурычын куярга кирәк.
Хәерле сәгатьтә булсын!
Фуат Ганиев,
филология фәннәре докторы, профессор,
ТФАнең мөхбир-әгъзасы