Вакытлар узу белән газеталарның тематикасы гына түгел, сүз байлыгы да үзгәрә бара

Вид материалаДокументы

Содержание


Журналистик текстны стилистик төзәтү нигезләре
21 октябрь, 2006 ел.
Саммит Татарстанның экспозициясен
Моннан тыш
РФнең 112 нче Хезмәт кодексы
2006 елның 4, 5, 6, 7 ноябре
Колхоз механизаторлары
К разработке и применению
Башлау (Старт), Хуп (ОК), Әйе (Yes), Саклау рәвеше (Save as), Саклау (Save), Бетерү (Delete), Эзләү (Find).
Size (размер): үлчәм (шрифт үлчәме) – күләм (файл күләме)
Подобный материал:
1   2   3   4   5   6

Журналистик текстны стилистик төзәтү нигезләре

(хәзерге заман мәгълүмат чараларыннан “Ватаным Татарстан” иҗтимагый-сәяси гомумтатар газетасына, “Безнең Чирмешән” иҗтимагый-сәяси район газетасына стилистик анализ)

“Ватаным Татарстан” газетасының берничә санына кыскача анализ ясап үтик.

Анализ өчен алынган санның башында ук хата күзгә чалына: исеме һәм рәсми статусы тәкъдим ителгәннән соң дата языла: 21 октябрь, 2006 ел. Биредә татарча дөресе: 2006 ел, 21 октябрь яки тагын да татарчарагы 2006 елның 21 октябре булырга тиеш. Мәсәлән, “Ватаным Татарстан” газетасында басылган “Корбан бәйрәме көне турында” Татарстан Президенты Указының ахырында имза куйган елы, көне татарча дөрес язылган: 2006 ел, 9 октябрь. Бу мисалдан редакция хезмәткәрләренә өйрәнергә кирәк.

“Чынбарлык” сәхифәсе.

Рәсимә Муллаянова. “Яшәүләрдән кем туйган?!”, 1-нче бит.

Мәкаләнең исемендә үк хата: татар телендә берлек санда яшәү сүзе бар, күплек формасы кулланылмый. Яшәүләр дип сөйләшмибез бит, гомерләр дип әйтәбез. Яшәүнең яшәеш, тормыш, чынбарлык, дөнья, гомер, язмыш, тәкъдир синонимнарын файдалану дөрес булыр иде.

Өзек: “Күптән түгел Россиянең Амур өлкәсендәге ике кызның 12 каттан бер-берсен скотч белән бәйләп урамга ташлануы җанны тетрәндерде”. Дөрес вариант: Күптән түгел Россиянең Амур өлкәсендәге ике кызның бер-берсен скотч белән бәйләп уникенче каттан урамга сикерүе җанны тетрәндерде.

Өзек: “Социаль һәм суд психиатрия фәнни үзәге директоры Татьяна Дмитриева бу саннарны Россия юлларында ел саен һәлак булган 35 мең кешенең үлеме белән чагыштыра. Якты дөньядан китәргә этәрүче факторлардан...”. Дөресе: Социаль һәм суд психиатриясе фәнни үзәге директоры Татьяна Дмитриева бу саннарны Россия юлларында ел саен һәлак булган 35 мең кеше белән чагыштыра. Якты дөньядан китәргә этәргән факторлардан...”

Нәтиҗә: бу мәкаләсен әзерләгәндә автор Интернет материалын куллана, тәрҗемә иткәндә кайбер стилистик ялгышлар җибәрә.

“Сәяси кухня” сәхифәсе.

“Шпротта... агу бар?”, 1-нче бит.

Мәкалә исемендә -мы (нечкә төре -ме) сорау кушымчасы җитми.

Язмада -лар, -ләр күплек сан кушымчасының урынсыз кулланылу очраклары билгеле. Мәсәлән: “Роспотребнадзор” мәгълүматлары буенча, ...” Дөресе: “Роспотребнадзор” мәгълүматы буенча, яки “Роспотребнадзор” мәгълүматынча, ...” дисәк, русча калькалаштырудан да, буенча сүзеннән дә котылабыз, газета битенә дә экономия ясыйбыз.

“...“шпротлар мәсьәләсе” дә русларны республикаларыннан кысрыклап чыгару сәясәтен алып барган Латвиягә сәяси-икътисадый җәза чыгаруны хәтерләтә”. Биредә Латвия берничә республикага ия дигән мәгънә аңлашыла. Җәза бирелә, хөкем чыгарыла. Дөресе булырга тиеш: ...“шпротлар мәсьәләсе” дә русларны республикадан кысрыклап чыгару сәясәтен алып барган Латвиягә сәяси-икътисадый җәза бирүне хәтерләтә.

“Латвия консерваларын Россиягә кабат кайчан кертә башлаячаклары мәгълүм түгел”. Бу очракта -лар, -ләр күплек сан кушымчасын төшереп калдырып, берлек санда язсак, дөресрәк булыр, Интернеттан алынган рус чыганагындагы күплек кушымчасыннан качарбыз: Латвия консервасын Россиягә кабат кайчан кертә башлаячагы мәгълүм түгел.

Нәтиҗә: -лар, -ләр күплек сан кушымчасының урынсыз кулланылуы телебезне грамматик яктан боза.

“Соңгы сәгатьтә” сәхифәсе.

“Төньяк Корея сатулаша”, 1-нче бит.

-лар, -ләр күплек сан кушымчасының урынсыз кулланылу очракларына мисаллар:

“Көньяк Кореянең Yonhap агентлыгы мәгълүматлары буенча, ...” Татар әдәби телендәгечә булса: Көньяк Кореянең Yonhap агентлыгы мәгълүматынча (яки мәгълүматы буенча), ... язарга кирәк.

“...алты яклы сөйләшүләр яки... ике яклы сөйләшүләр алып барырга...”; “...мондый сөйләшүләрнең шарты...”; “...Төньяк Кореянең шартлар куймыйча гына сөйләшүләр өстәле артына утыруын таләп итә”.

Биредә сөйләшү, шарт дисәң, аңлашыла бит.

“...финанс санкцияләреннән баш тартырга тиеш”; Санкция термины тыю мәгънәсенә ия, шуңа күрә акча тыюларынннан баш тартырга тиеш дип саф татарча язарга мөмкин.

Нәтиҗә: бу материал Интернеттан алынып, ашыгыч рәвештә татарчага тәрҗемә ителгән. Гомумән, “Ватаным Татарстан” иҗтимагый-сәяси гомумтатар газетасы Интернет материалларын үз максатында үзгәртеп файдалану белән мавыга дигән тәэсир кала, чыганаклары күрсәтелмәгән мәгълүмат бу басманың аеруча 1-нче битендә чагылыш таба.

“Хезмәт кенәгәсе кирәкми ” , 1-нче бит.

-чы, -че исем ясагыч кушымчаларның дөрес кулланмау очраклары күзәтелә, мәсәлән:

“Хезмәт кодексына хезмәт кенәгәләрен кулланыштан чыгаручы төзәтмәләр кертергә кирәк, ...”; дөресе: чыгара торган яки чыгарачак төзәтмәләр;

“...әлеге документта теркәлүче хезмәт тарихының зур әһәмияткә ия булуын белдерә”. дөресе: теркәлгән яки теркәлә торган хезмәт тарихының.

Өзек: “Хезмәт кенәгәләре урынына уку йортын тәмамлау турындагы диплом, резюме һәм алдагы эш урыныннан рекомендация дә җитәргә тиеш, дип саный депутат”. Монда резюме, рекомендация терминнары русча чыганактан шул килеш алынган, ләкин әлеге төшенчәләр биография, тәкъдимнамә дип язылса, татар теле грамматикасы таләбенә тулырак җавап бирер иде.

“Яңа көн - яңа хәбәр ” сәхифәсе.

“Татарстан “дәреслек” була ала”, 1-нче бит.

“...Татарстанның тәүге инвестиция саммиты кысаларында...”, монда кызыклы күренеш күзәтелә: европа алынмалары янында ана телебезнең архаизмнары килә.

Саммит Татарстанның экспозициясен караудан башланды. Анда республиканың төп предприятиеләре - “Татнефть”, Казан “Оргсинтез”, Түбән Кама “Нефтехим”... һ.б. предприятиеләре вәкилләре үзләренең стендларын тәкъдим итте”. Татарстанның күргәзмәсе, кебек төп предприятиеләре дисәк, кабатлаудан качарга мөмкин, стендларын - күргәзмәләре алыштыра ала.

“РФ Дәүләт Думасының беренче спикеры Олег Морозов...”; Гадәттә спикер дип Европада парламент җитәкчесен атыйлар, бу очракта беренче спикер дип язу - хата. Урынбасар сүзе бар бит.

“...“дәреслек” булып торырдай этникара һәм конфессияара татулык Татарстанны “сөйкемле”, алдынгы төбәккә әйләндерә”; “...конфессияара һәм этникара татулыкны саклау шартлары турында сөйләде”. Монда русчадан ап-ачык калька ясалган, татарча болай була: этнослар һәм конфессияләр арасындагы татулык, гадирәк тәрҗемәсе: милләтләр һәм диннәр арасындагы татулык.

“ПТУ үзгәрә?”, 1-нче бит.

Исемдә үк хата: сорау җөмләнең -ме сорау кушымчасы куелмаган!

Моннан тыш предприятиеләргә квалификацияле эшчеләр җитми”. Моннан тыш кереш сүзеннән соң өтер кирәк!

“Туры элемтә” сәхифәсе.

“Сорарга онытмагыз”, 1-нче бит.

“...Архитектура, төзелеш һәм коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Раузил Мәгъсүмҗан улы Хаҗиев белән туры элемтә үткәрә”. Бу җөмлә алдыннан Татарстан сүзе яки ТР аббревиатурасы җитми, коммуналь сүзе алдыннан торак- сүзе төшеп калган.

“Ноябрьдә 4 көн ял итәчәкбез”, 1-нче бит.

“4 ноябрь Халык Бердәмлеге көне, ә 6 ноябрь ТР Конституциясе көне” җөмләсендә бәйрәмнәр исеме алдыннан сызык куелмаган.

РФнең 112 нче Хезмәт кодексы нигезендә, ...” Монда дөрес язарга кирәк иде: РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе (яки статьясы) нигезендә ...

Алдагы җөмләне “Шуның нигезендә, 2006 елның 4, 5, 6, 7 ноябре ял көннәре булачак” дип дөресләргә кирәк.

Нәтиҗә: тәрҗемә иткәндә ваемсызлык аркасында шушындый хаталар китә.

Шулай итеп, “Ватаным Татарстан” иҗтимагый-сәяси гомумтатар газетасының 2006 ел, 21 октябре санының бары тик 1-нче битен генә анализлап, байтак стилистик төзәтүләр ясарга мөмкин икән.

Газета саннарының тагын берсенә игътибар итик. “Ватаным Татарстан” иҗтимагый-сәяси гомумтатар газетасы, 2006 ел, 24 октябрь. “Яшәргә өйрәнәбез” сәхифәсе.

Рәсимә Муллаянова, “Кибет авыруы”, 1-нче бит.

“Кемдер бурычка керә, кемдер кулланучы кредитлары белән хыялларын тормышка ашыра”. Монда беренче карашка бу сүз аңлашылып бетми, бәлки куллану кредитлары дип язу дөресрәктер.

“Яңа көн - яңа хәбәр ” сәхифәсе.

“Алло, Президентмы?”, 1-нче бит.

Җаваплы сүз булганга күрәме, бу очракта -мы сорау кушымчасын куярга онытмаганнар.

“Алар бер үк вакытта 8500 кеше белән аралашу мөмкинлеге бирүче мәгълүматлар үзәгендә эшкәртелә”. Монда ...аралашу мөмкинлеге бирә торган мәгълүмат үзәгендә дип төзәтергә кирәк.

“Соңгы сәгатьтә” сәхифәсе.

“Үлемнән соң максатына ирешә”, 1-нче бит.

Язмада видеопленка, видеоязма сүзләре очрый. Ләкин тәрҗемә уңышлымы? Фотопленка, мәсәлән, татар телендә дә шул килеш кулланыла, нигә видеопленка үзгәрә? Видеоязма русча видеозапись бит, димәк, тәрҗемә уңышсыз - сүзнең асыл мәгънәсен ачып бетерми.

“...Рамзан Кадыйровның коралланган боевиклары...” сүзтезмәсендә сугышчылары дип әйтеп булмыймы әллә?

“Азатлык” радиосында анонс ясый” дигәндә, хәбәр итә сүзе белән алыштырырырга ярамадымы икән?!

Анализ өчен “Безнең Чирмешән” район газетасын да алдык. Менә 2006 елның 19 август саны. Земфира Галимованың “Арыш һәм арпа амбарларда инде” хәбәре.

Шәрехләү: “Азат” кооперативында әле колхоз механизаторлары бармыни?! “Азат” кооперативында механизаторлар яки авыл хезмәтчәннәре яши.

Колхоз механизаторлары арыш уңышын оптималь срокларда җыеп суктырдылар”. Авыл кешесе оптималь сүзен аңлыймы? Гадәттә арышны комбайнчы тиз арада (яңгыр яумаган арада) суктыра.

“Гектар көче уртача 23 центнер тәшкил итә”. Әдәби телебездә гектар уңышы дип сөйләшәбез бит.

“Ашлык чистартуда мехтокта эшләүче Шәрәфетдин Шәрифуллин, ... тырышып хезмәт куялар”. Дөресе: Ашлык чистартуда Шәрәфетдин Шәрифуллин, ... тырышып хезмәт итәләр.

Колхозчы хатын-кызлар Гүзәлия Нуруллина, ... орлык калибрлыйлар”. Колхозчы төшенчәсе юк хәзер, орлык аералар дип язарга иде.

“Мәктәп әзер” хәбәре.

“Туймәт урта мәктәбе агымдагы уку елына әзер инде. Классларда - кабинетларда ишек-тәрәзәләр, парталар буялган”. Беренче җөмләдә яңа уку елына дип үзгәртелергә тиеш, икенче җөмләдә синоним артык.

“Берничә сыйныф классының стеналарына обойлар да ябыштырганнар”. Чыктым аркылы күпер монда, язарга кирәк: Берничә сыйныф бүлмәсенең диварларына обойлар да ябыштырылган.

“Безнең Чирмешән” район газетасы, 20.09.2006 ел.

“Кешене хезмәт бизи” сәхифәсе.

Земфира Галимова, “Бөтен эшне булдыра” язмасы.

“Бу язмамда алдынгы механизатор, “Азат” кооперативында эшләүче Тәлгать Вәлиев турында, язарга булдым”. Дөресе: Бу язмамда “Азат” кооперативында эшләүче алдынгы механизатор Тәлгать Вәлиев турында язарга уйладым.

“Тәлгатьнең һөнәр сайлап алуында әтисе Габдерәхим абыйның өлеше зурдыр, чөнки ул да 50 елга якын тракторда эшләгән”. Төзәтелгән вариант: Тәлгатьнең һөнәр сайлавында әтисе Габдерәхимнең өлеше зур, чөнки ул 50 елга якын тракторда эшләгән.

“Югары Кәминкә мәктәбендә механизатор һөнәрен үзләштереп, 1979 елдан бирле “Азат” хуҗалыгында тырышып хезмәт куя Тәлгать абый. Ел әйләнәсенә дә тракторыннан төшми. Инде менә бишенче ел МТЗ-82 тракторы аңа карусыз хезмәт итә”. Безнең дөрес вариант: Тәлгат абый Югары Кәминкә мәктәбендә механизатор һөнәрен үзләштереп, 1979 елдан бирле “Азат” күмәк хуҗалыгында тырышып хезмәт итә. Инде бишенче ел аның “МТЗ-82” тракторы ватылмыйча эшли. Шәрехләү: татар телендә ия гадәттә җөмләнең башында килә, кооператив белән колхозның (татарчасы күмәк хуҗалык) аермасы юкмы әллә?! Үзгәреш исемдә генәме?

“Бүген Тәлгать абый көзге культуралар чәчүдә эшли. Язын 500 гектарлап мәйданда бәртеклеләрне җир куенына салган. Тиздән ул чөгендер плантацияләренә чыгачак. ... Кукуруз участоклары өчен дә тулысынча ул җаваплы: ...”. Төзәтелгән вариант: Бүген Тәлгать абый көзге культуралар чәчә. Язын 500 гектар кырда бәртеклеләрне җир куенына салган. Тиздән ул чөгендер басуына чыгачак. ... Кукуруз участоклары өчен дә ул тулысынча җаваплы: ... Шәрехләү: телебезгә плантация сүзе Төньяк, Көньяк Америкадан, Кубадан керде, мәсәлән, анда шикәр, кукуруз плантацияләре дип сөйләшәләр.

“Тәлгать абый тырыш эшче, алдынгы механизатор ...” Шәрехләү: бу хата - сүзне урынсыз куллану күренеше дип атала, эшче авылда түгел, заводта эшли.

“Безнең Чирмешән” район газетасында, кызганычка, мондый хаталарны әле күпләп табарга мөмкин.


Джавдат Сулейманов,

доктор физико-математических наук,

профессор КГУ,

член-корреспондент АН РТ


К разработке и применению

англо-татарско-русского словаря терминов

по информатике и информационным технологиям


В настоящее время информационные технологии проникают практически во все сферы деятельности человека. В этих условиях важным становится обеспечение пользователей компьютерных систем необходимыми справочными материалами, соответствующими словарями терминов в области вычислительной техники и информационных технологий.

Это особенно актуально для татарского языка в таких областях науки и практики, как преподавание информатики и основ вычислительной техники, в делопроизводстве, издательском деле, газетно-журнальной деятельности, где татарский язык является языком накопления, обработки и передачи информации.

Имеющиеся словники и фрагментарные словари по информатике, издающиеся для служебного пользования в рамках учебных заведений, не отражают в достаточной мере терминологическую систему в этой области и не удовлетворяют потребностям пользователей. В этих условиях, особенно с учетом функционирования двух государственных языков на территории Республики Татарстан, издание англо-татарско-русского словаря терминов по информатике и информационным технологиям (авторы Сулейманов Д.Ш., Галимянов А.Ф., Валиев М.Х.), оказалось весьма своевременным. Данный словарь представляет собой достаточно полное собрание терминов (порядка 7000), условно подразделямых на 4 группы:

1) термины вычислительной техники (hardware);

2) термины компьютерных программ (software);

3) термины интерфейса;

4) термины, используемые при обучении информатике и информационным технологиям.

Практически к каждому термину приводится подробное его толкование, что позволяет использовать данный словарь также в качестве учебно-методического материала в учебных заведениях при преподавании информатики и специальных предметов, относящихся к информационным технологиям.

При составлении словаря для отбора и создания терминов авторы опирались на следующие принципы: 1) использование слов из толкового словаря татарского языка, включая «архаичные» слова (санак - компьютер); 2) создание новых терминов по правилам словообразования татарского языка (сайлак - меню, күрәк - дисплей, басак - принтер, сансанак - калькулятор); 3) использование терминов из тюркских языков или диалектов (тәрәз – окно меню); 4) ассимиляция терминов на русском, английском и др. языках (тәг, фләш). Авторы достаточно дифференцированно подходят к созданию новых терминов на основе правил самого языка, применяя этот принцип, главным образом, к терминам, которые широко и часто используются в повседневной жизни простым пользователем. Специальные термины, применяемые преимущественно специалистами в области компьютерных технологий, программистами, включены практически без изменений, или с некоторой фонетической адаптацией к языку (например, файл, каталог, библиотека).

При создании данного толкового словаря терминов авторы опирались на 15 летний опыт деятельности в области внедрения татарского языка в компьютерные технологии, на опыт разработки обучающих программ, программ татарской локализации компьютерных систем специалистами Совместной научно-исследовательской лаборатории Академии наук РТ и КГУ «Проблемы искусственного интеллекта», а также на словари и словники по информатике, созданные для применения в школах и вузах при преподавании информатики на татарском языке. При составлении словаря, пополнении состава словарных статей использован богатый опыт разработчиков подобных словарей для английского, русского и турецкого языков. Основа данного толкового словаря по информатике издавалась в виде словника и авторы при создании словаря учитывали предложения и замечания ученых и практиков, высказанные в ходе обсуждений на страницах газет, книг, в ходе конференций и семинаров. В качестве приложения приведен информационный материал, относящийся к проблеме внедрения татарского языка в компьютерные технологии (список татарских сайтов в Интернете, стандарты кодировок татарских символов в компьютерных технологиях, перечень наиболее частотных сокращений, расширений файлов и имен Интернет-доменов).

В словаре, зачастую, приводятся несколько вариантов терминов и его толкование на татарском языке. Выбор конкретных терминов, их дальнейшее совершенствование зависит от многих факторов, в том числе от того, насколько часто эти термины будут использоваться на практике, в реальных информационных технологиях, от развития науки на татарском языке, от функциональной активности самого языка.

В настоящее время терминологические словари, в частности, и англо-татарско-русский словарь терминов по информатике и информационным технологиям, получили активное применение в задачах татарской локализации программных продуктов фирмы Майкрософт: ОС Windows XT, Vista и приложений.

Локализация операционной системы Windows, главным образом, включает следующие виды работ: 1) перевод интерфейса, т.е. текстов, которые появляются на мониторе при работе пользователя в среде ОС Windows (например, при работе с электронной почтой, при работе с приложениями – Word, Exel и др.); 2) перевод текстов на кнопках меню (Save, Open, Close, OK, Yes, Delete, Print и др.); 3) перевод файлов помощи. Основные требования, которые предъявлялись к переводу, заключались в следующем: это - корректность, точность смысла и естественность (а не калька) татарских интерфейсных текстов; корректность и краткость текстов (команд, действий), заключенных в кнопки меню; ясность и компактность текстов помощи.

Идея заключалась в том, что локализация операционной системы и ее приложений это не просто калькированный перевод, а творческая адаптация программного продукта на татарский язык, обеспечивающая удобную и корректную работу в среде Windows. Вместе с тем, такой перевод должен обеспечивать полное соответствие версий на разных языках, однозначную интерпретацию любых текстов, политкорректность и дружественность системы по отношению к пользователю, а также точно и без искажений доводить до пользователя информацию о его правах и ситуациях его компетенции при работе с продуктом и о правах и компетенции фирмы производителя, содержащуюся в текстах оригинала.

В силу того, что данная работа является практически первой пионерской работой в рамках такого большого проекта – татарской локализации одного из наиболее распространенных в мире программного продукта, сложности в работе возникали буквально на каждом участке перевода.

Во-первых, это очевидная необходимость использования новых терминов на татарском языке. Среди таких терминов можно указать следующие, наиболее активно используемые термины: санак (компьютер), сансанак (калькулятор), күрәк (дисплей), сайлак (меню), төймә (клавиша, кнопка), төймәсар (клавиатура), күрсәр (курсор), алсурәт (заставка), ачыкчак (выдержка) и др.

Во-вторых, определение формы команд и дествий: Башлау (Старт), Хуп (ОК), Әйе (Yes), Саклау рәвеше (Save as), Саклау (Save), Бетерү (Delete), Эзләү (Find). Как оказалось, наиболее подходящей формой для таких ситуаций является имя дествия, а не инфинитив, как это получилось бы при прямом калькированном переводе.

В-третьих, была осуществлена фонетическая ассимиляция терминов, уже, отчасти, закрепившихся в татарском языке по правилам русского языка - тәг (вместо тэг), фләш (флэш), стәк (стэк).

В-четвертых, в ряде случаев использованы диалектные слова или диалектные формы словосочетаний, что позволяяет более точно и компактно закрепить значение термина в определенном контексте: тәрәз (окно), вместо тәрәзә; уңнан-сулга язмалы (запись справа-налево), вместо: уңнан-сулга язылган.

В-пятых, в некоторых случаях одно и то же английское слово в разных контекстах необходимо переводить по-разному: Size (размер): үлчәм (шрифт үлчәме) – күләм (файл күләме). В связи с этим для точного перевода требовалось от переводчиков помимо знания языков, также и компетенция в технологиях и контекстном значении того или иного термина на английском языке.

Особенно спорной и потребовавшей глубокого анализа оказалась ситуация с инфинитивной формой глаголов с аффиксальным окончанием на –АрГА и -ЫрГА. Академическое описание татарской грамматики ([1], Том 2, стр. 212) дает размытое определение, по которому нельзя однозначно описать правила образования формы слова с окончанием на -АрГА или -ЫрГА (Ачарга или ачырга (открыть)? Язарга или язырга (писать), Бүләргә или бүлергә (делить), Төзәргә или төзергә? (строить) и др.). Более того, делается попытка обосновать некорректные формы слов (ачарга, язарга и др.), исходя из некорректно сформулированных правил. Между тем, как показал анализ образования форм татарского причастия, можно вывести следующую простую и универсальную формулу, которая однозначно определяет, какую именно аффиксальную форму необходимо применить к слову: -Ар или –Ыр - если имя действия от корневого глагола заканчивается на аффикс –АУ, то применяется аффикс –Ар, иначе – аффикс -Ыр. Следовательно, имя действия от глагола оч (лети) - очу (летать), а не очау, отсюда следует, что корректной является форма слова очыр-очырга, а не очар-очарга; ачу (открывать), а не ачау, значит, ачыр-ачырга, а не ачарга и т.д.

Таким образом, сегодня, на наших глазах происходит развитие татарской терминологической системы в области инфокоммуникационных технологий, и этот процесс не только нельзя остановить, но и необходимо активно поддерживать, так как только становясь языком реальных компьютерных систем, равноправным инструментом накопления, обработки и передачи информации со своей терминологической системой язык имеет перспективы жить и развиваться в условиях глобализации информационных процессов и всепроникающей компьютеризации.

Литература

1. Татарская грамматика. Т II. Морфология. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1993. – 397 с.


Таһир Минһаҗев,

геология-минералогия фәннәре кандидаты