Вакытлар узу белән газеталарның тематикасы гына түгел, сүз байлыгы да үзгәрә бара

Вид материалаДокументы

Содержание


Тел кулланудагы кайбер хаталар турында
Хәрби очкычлар
Шул рәвешле
Медицина терминнарын татар теленә
Подобный материал:
1   2   3   4   5   6

Әдәбият


Вәлиева Ә., Вәлиев Р.Ә. Материаллар белеме атамаларының семантик үзенчәлекләре // Татар теленең терминологиясен камилләштерү проблемалары. — Казан, 2006. — Б. 86-91.

Закирова М.М. Основные этапы упорядочения татарской уголовно-правовой терминологии // Татар теленең терминологиясен камилләштерү проблемалары. — Казан, 2006. — Б. 104-120.

Зәкиев М.З., Низамов И.М. Терминология комиссиясе: кичә һәм бүген // Проблемы лексикологии и терминологии татарского языка. — Казань, 1994. — Б. 30-37.

Рамазанова Д.Б. О терминологической работе в Республике Татарстан в 90-х годах // Татар теленең терминологиясен камилләштерү проблемалары. — Казан, 2006. — Б. 120-156. — 175 б.

Татар теленең терминологиясен камилләштерү проблемалары. — Казан, 2006.

Фәсиев Ф.С. Татар телендә терминология. — Казан: Таткитнәшр., 1969. — 200 б.


Гафур Cөнгатов,

филология фәннәре кандидаты,

КДУ доценты


Әйтү һәм язудагы төрлелектән – тотрыклыкка


Массакүләм мәгълүмат чаралары, халыкның көндәлек тормышы, илдәге иҗтимагый-сәяси хәлләр белән турыдан-туры бәйләнештә торучы зур бер тармак буларак, телне хәрәкәттә тотуда гаять әһәмиятле роль уйныйлар. Радио-телевидение телнең хәзерге әйтелеш нормаларына таянып эш алып бара, сөйләм культурасын тәэмин итә һәм аны пропагандалый, газета-журналлар исә дөрес язылышны саклауда, тотрыклы, бердәм итүдә әһәмиятле урын тоталар. Әмма хәзерге вакытта бу өлкәдә төрлелек тудырган очраклар бар һәм тәртипкә саласы, бердәм кагыйдәләрен булдырасы күренешләр хасил булды.

Төрлелек, кыен очраклар, чишелмәгән мәсьәләләр татар теленә генә хас түгел. Рус җәмәгатьчелегендә дә бу өлкәдә борчылу тудырган күренешләр бар. 2005 ел азагында гына “Комсомольская правда” газетасында бер мәкалә чыккан иде: анда хәзерге рус телендә югары катлау теле – бер стиль генә түгел, ул үз сүзлек составы, сөйләшү алымнары булган аерым тел булып формалашып килә дип әйтелә. Чыннан да, Е.Гайдар һәм С.Кириенко сөйләме, яисә попса белән шөгыльләнүчеләр сөйләме беренче чиратта инглиз сүзләре белән шыплап тулган. Яшьләр сөйләме дә гаиләләрдә борчылу уята: аңа жаргон сүзләр, бертөрлелек, лексик ярлылык һәм әдәби тел нормаларын санга сукмау хас.

Әмма татар теленең хәзерге дәвердә төрле катламнарга аерылып, аның укымышлы халык һәм элита өчен генә, я булмаса гади халык өчен генә махсус төрләре яшәве мөмкин түгел. Матбугат теле татар телендә сөйләшүче һәркем өчен аңлаешлы булырга тиеш.

Яңа төшенчәләр белдерә торган терминнар кулланганда, бигрәк тә татарча ясалганнарын кертеп җибәргәндә, киңәйтелгән аңлатмалар биреп бару урынлы булыр иде. Күпмедер вакыт дәвамында еш кулланылса, ансат әйтелешле һәм матур яңгырашлы теләсә кайсы сүз телдә тотрыклы урын ала.

Алынмаларга килгәндә, гарәп-фарсы сүзләрен күбрәк куллана башлау да, рус теле аша кергән европа сүзләрен татарча әйтү-язу күренешләре дә матбугат битләрендә 90 нчы елларда нык активлашты.

Туфан Миңнуллинның “Минһаҗ маҗаралары” (“Идел” журналы, 1999) әсәрендә рус-европа сүзләре гади сөйләмдәгечә бирелгән. Бу әсәрне гади сөйләм үзенчәлекләрен матур әдәбият һәм публицистика теленә кертеп җибәрү тәҗрибәсе итеп карарга кирәк. Шул ук авторның “Гөргөри кияүләре” һәм “Йөрәк маем” пьесалары, Г.Камал исемендәге театр сәхнәсендә куелып, керәшен татарлары һәм мишәрләрнең тормыш-көнкүрешен, яшәешен чагылдыручы әсәрләр буларак, халык күңелендә үз урыннарын таптылар бит. Аларда җирле сөйләш үзенчәлекләре бик мул чагылыш таба. “Минһаҗ маҗаралары”нда исә ыстатия, закун, пичәт, призинт, урыс, калхуз, предсидәтел, Гассавит, бугалтир, димакратия, сатсиализм кебек иҗтимагый-сәяси өлкәгә караган сүзләр дә, пәлтә, зәпчәс, вапшым кебек көндәлек тормышка караган сүзләр дә урын алган. Дөрес, бу әсәр теленә карата махсус фикерләр матбугатта күренмәде, шулай да кайбер каләм әһелләренең татарчалаштырып әйтелгән рус-европа алынмаларын яратыбрак куллануы күзгә ташлана. Бу юлда әйдәп баручы булып “Татарстан яшьләре” газетасы тора дип әйтергә мөмкин. Мәзәкләр, юморескалар, шаян хикәяләр телендә генә түгел, беренче биттәге хәбәри жанрларда да очрап куя татар сөйләменә җайлаштырылган сүзләр. Димәк, әлеге газета журналистлары һәм хезмәткәрләре бу өлкәдә максатчан рәвештә эш алып баралар дип әйтергә нигез бар. Әлеге күренешкә берничә генә мисал китерик.

Яңа елда 1 гыйнвардан 10 сына кадәр ял итәчәкбез дигән хыяллар чынга ашмас ахрысы… (“Татарстан яшьләре”, №13.11.04)

…Ярар, сикрет булмаса үзең дә әйтеп биррерсең әле кемгә кайтканыңны… (“Татарстан яшьләре”, 09.10.04)

….Русия җитәкчелеге якын киләчәктә берсеннән-берсе зуррак планнар кора, илдәге акча запаслары артуга шатлануын яшерми… (“Татарстан яшьләре”, 14.10.04)

. …Ел саен җәйге ялымны “Сәләт”тә уздырырга тыршам. Быел да бардым. “Сәләт–Раушан” аланында ял иттем. Дәресләр, кичәләр, курсылар, дискәтүкләр, учак янында утырулар… (“Татарстан яшьләре”, 02.11.04)

Әмрикәдән килгән ризык… (“Татарстан яшьләре”, 15.11.2005)

Казанга Яңа елга фәлән ишалун кар җибәрәчәк, имеш. (“Татарстан яшьләре”, 26.11.2005)

Гарәп-фарсы алынмаларын язуда да шактый төрлелек барлыкка килде. Иң киң таралган очраклар: фидакарь, ядкарь, инкарь кебек сүзләрнең арь һәм яр белән язылышы; рухи, Хатип, Фатих, икътисади һ.б. сүзләрнең ый тезмәсе белән языла башлавы; кеше исемнәре язылышында гарәп язуына иярү күренешләре (Мөхәммәд, Рәшид, зыярат һ.б. сүзләр).

Шунысын әйтергә кирәк: күп кенә катлаулы очракларга тиешле аңлатмалар орфография кагыйдәләрендә үк юк. Кагыйдәләрнең 1941 елда расланганлыгын һәм шуннан соң рәсми рәвештә, дәүләт-хөкүмәт югарылыгында үзгәрешләр кермәгәнен искә төшерсәк, катлаулы һәм кыен очракларның яшәп килүе үзеннән-үзе аңлашылыр. Шул ук вакытта, терминнарны бутап, алмаштырып куллану да күзәтелә. Мәсәлән, сүзлекләрдә изложение мәгънәсендә күрсәтелүче инша сүзе матбугатта һәм халык арасында күбрәк сочинение мәгънәсендә кулланыла.

Татар телендә актив кулланылучы бер төркем алынмаларның язылышы ничек үзгәрә баруын күрү өчен, орфография сүзлекләренә мөрәҗәгать итик.

1. Татар теленең орфография сүзлеге. – Татгосиздат, 1941. – 192 б.

2. Татар әдәби теленең орфография сүзлеге. – Татгосиздат, 1948. – 202 б. Төзүчеләр: Х.Хисмәтуллин, М.Гыймадиев.

3. Нуриева А. Орфография сүзлеге. Башлангыч мәктәп укучылары өчен. – Тат. кит. нәшр., Казан, 1968. – 88 б.

4. Нуриева А.Х. Орфография сүзлеге. Башлангыч мәктәп укучылары өчен. Тулыландырылган икенче басма. – К., 1973. – 108 б.

5. Нуриева А.Х. Татар теленең орфографик сүзлеге. Башлангыч мәктәп укучылары өчен яңадан эшләнгән өченче басма. - Казан, 1984. – 120 б.

6. Татар теленең орфографик сүзлеге. – Казан, Тат. кит. нәшр., 1983. – 279 б. Төзүчеләре Нуриева А.Х., Фәсиев Ф.С., Мәхмүтов М.И.

7. Татар теленең орфография сүзлеге. – Казан, “Раннур” нәшр., 2002. – 432 б. (140079 сүз һәм сүзтезмә кертелгән).

Кайбер алынма сүзләрнең орфографик сүзлекләрдә бирелеше.



Сүзләр

1941

1948

1968

1973

1983

1984

2002

Самовар

самовар



самовар

самовар

самовар

самовар

самавыр

Кровать

кровать

кровать

карават

карават

карават

карават

карават

Гармонь

гармонь

гармонь

гармун

гармун

гармун

гармун




Клей

клей

клей



клей

клей



келәй

Котлета

котлета

котлета

котлет

котлет



котлет

котлет

һәм

кәтлит

Корзинка

корзинка

кәрзин

кәрзин

кәрзин



кәрзин




Конфета

конфект

канфит

конфект

конфет

конфет



конфет



конфет

кәнфит

(сөйл.)


Күргәнебезчә, әлеге алынма сүзләрнең язылышында татарча әйтелешкә яраклаштыру тенденциясе күзәтелә. Әмма татар сөйләменә җайлашкан һәм матбугат телендә актив кулланылып, сүзлекләрдә тотрыклы урын алган мондый алынмалар азчылыкны тәшкил итә. Бу юнәлештәге тәҗрибәне кулланып, тикшеренүләрне фәнни нигезгә салып максатчан рәвештә эш алып барырыга кирәк.

Югарыда әйтелгәннәргә нәтиҗә ясап, шуны ассызыклап әйтергә кирәк: яңа орфография кагыйдәләрен һәм орфографик һ.б. сүзлекләр төзегәндә, традиционлыкны саклау белән бергә, соңгы ике дистә елда җәмгыяттә һәм телдә барлыкка килгән үзгәрешләрне исәпкә алып эш итү алда торган мөһим бурычыбыз булып тора.


Васил Гарифуллин,

филология фәннәре докторы,

КДУ профессоры


Тел кулланудагы кайбер хаталар турында


Массакүләм мәгълүмат чаралары туган тел белән эш итүгә еш кына җавапсыз карыйлар. Бу, беренче чиратта, тормышыбыздагы яңа күренешләр белән бәйле терминнар куллану мәсьәләсенә кагыла.

Журналистлар тарафыннан терминология һәм, гомумән, тел чараларын куллануда очрый торган кимчелекләрне түбәндәгечәрәк төркемләп булыр иде.

1. Журналистлар кулланылылышта булган терминнан файдаланмый, аның башка телдәге вариантын эшкә җигәләр:

Тузган су трубаларын алыштыру эше бара (Хезмәт).

Участок инспекторы протокол тутырган пакасын алган вакытта исерек адәм участковыйның бетенә сугып җибәрә (Минзәлә).

Рәсемдә: пилот Нуретдинов (Теләче).

Депутатның рубльдәге акчаларын урлаганнар (Татарстан яшьләре).

Кузовта акциз маркасы булмаган 10 ящик аракы булуы ачыклана. Автомобильдә фальсификация билгесе белән «Столичная» аракысы табыла (Минзәлә).

Сәламәтлек саклау министрлыгыныҗ №555 нче әмере (Шәһри Казан).

Субподрядчы оешмалардан 5 номерлы ПМК эшчеләренә койма ясау йөкләнгән (Байрак).

Тәрәз чистарткыч щеткалар (Ватаным Татарстан).

2. Гомумкулланылыштагы термин урынына журналистларның үзләре тарафыннан уйлап чыгарылган яңа сүз яисә сүзтезмәләр кулланыла, я булмаса журналист терминның кулланылышта булмаган вариантын эшкә җигә:

Әмма, медицина тәшкиләтләре (учреждение) көннән-көн кимегәндә, ә Казанда 1100 зарарлы факторлы истисал (производство) булганлыктан, без берничек тә шәһәр профессионал аврулар үзәгеннән мәхрүм кала алмыйбыз (Шәһри Казан).

Кыйммәтле ювелир бизәнгечләрен урлаганнар (Татарстан яшьләре).

Хәрби очкычлар хәзерли торган уку йортын тәмамлаган кеше буларак, мин ике генә ай укыдым (Теләче).

“Россия гражданнарына алырдай һәм уңайлы торак” (Шәһри Казан).

Һөнәрмәнд сәясәтче – профессиональ сәясәтче (Татаринформ).

Нурлат районы 200 млн сумлык чаралар алды (Татарстан – яңа гасыр).

Рөхсәтнамә (лицензияләү) (Шәһри Казан).

Көмеш аскуйма; Рим атакае; кызыл жирлектә ак йомырка рәсеме сурәтләнгән (Татаринформ).

Шәһәр округының җирле әһәмияттәге мәсьәләләре кысаларында гаиләләргә нормаль тормыш шартлары булдыруга ярдәм итүче чараларны гамәлгә ашыручы барлык оешмаларның эшчәнлеген көчәйтергә (Шәһри Казан).

Нәтиҗәләр уңай булганда, ул эшләр һәм хезмәтләрнең сыйфатын раслаучы яраклылык сертификатын бирә. Хезмәтләрнең сыйфатын этаплап арттыру (Татаринформ).

Барс медианың юбилеена сылтап дискәтүк оештырыла (Азатлык).

Пенсия фондының Әлки районы Идарәсенең пенсияләрне билгеләү, киредән санау бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкара (Әлки хәбәрләре).

Элек сөттә микроб булу-булмавын заводлылар санитария-эпидемиология күзәтүе астында тикшертсәләр, хәзер үзләренең лабораторияләре – бокс бүлмәләре бар (Актаныш таңнары).

Әтисе тракторчы, әнисе – мех фабрикасында эшләүче. (Әтнә таңы).

Бодай уҗымын хуҗалык хайваннарына ашаталар (Шунда ук).

Хуҗалыкта 750 баш савым сыеры бар. Аларга 44 савымчы хезмәт күрсәтә (Шунда ук).

3. Текст кисәкләре арасында мантыйкый эзлеклелек сакланмый:

Кайбер бакчалар экологик тәрбия программасын сайлап алды. Әмма, алар арасыннан, башка юнәлештә эшли торганнары турында сөйләргә иртәрәк әле. Бу проблема, әлеге дә баягы, кадрлар җитмәү мәсьәләсенә барып тоташа. Әмма, киләчәктә хореография, музыка, чит телләрне өйрәнү, сөйләм үстерү төркемнәрен ачу күздә тотыла (Туган як).

Бикбау авылында яшьләр әлегә шактый. Араларында да төрлесе бар. Кайберләре эшли, кайберләре, киресенчә, ата-ана җилкәсенә катырак, ныграк ябыша. Мәсәлән, Р.Нуриев бүгенгесе көнне авыл Советында шофер булып эшли (Минзәлә).

Кесәсендә азрак акчасы булган хәзрәтләрне мондый вак эшләрдән дә болайрак гамәлләр көтә (Шәһри Казан).

4. Җөмләләрнең аерым кисәкләре үзара ярашмый (әйтик, хәбәрләр):

Ишек янында ук балалар шаукымына юлыгырмын дип өметләнгән күңелем сүрелеп киткәндәй булды. Шунысы ассызыклап китик: ял паркына хәзер яшьләр мөккибән китә икән (Туган як)

Уйлап карагыз әле. Сиңа гына авырмыни? (Әтнә таңы).

5. Җөмләдә сүз тәртибе сакланмый:

Килгән мәлне үзе хәтәр генә фермада сыер сава (Минзәлә)

Ул бу хезмәтен бик теләп һәм яратып 18 ел башкара (Әтнә таңы).

Моннан ун ел элек булган районның тәкъдир итү кичәсе белән «каз өмәсе»ндә ул үзенең биюе белән Казан тамашачысын сокландырган иде (Теләче).

6. Русчадан тәрҗемә иткәндә сүз тәртибен русныкы рәвешенчә калдыру, аерым гыйбарәләрне кирәкмәгәнчә сүзен сүзгә тәрҗемә итү җитди кимчелек тудыра:

Солянка «Кукморская», салат «Коктейль-Казан», җиләк-җимеш салаты, кыскасы, барысы да бар (Хезмәт даны).

Мәктәбебездән танылган спортчылар чыгу традицияләрендә дә Мәдинә апа Галиуллинаның өлеше зур (Безнең Чирмешән).

Бүген социаль объектларга зәңгәр ягулык җибәрү тулы куәтенә дәвам итә (Теләче).

Сөт җитештерү өлкәсендә һәр нечкәлекне исәпкә алып эшләү, үз һөнәрләренең остасы дәрәҗәсенә ирешкән хезмәтчәннәре булу югары күрсәткечләргә ия булырга мөмкинлек бирә (Хезмәт).

7. Тәрҗемә рәвешендәге текстлар өчен аеруча шундый кимчелек хас: җөмләдә исемнәр бер үк килештә кулланыла, бигрәк тә -ның, -нең кушымчаларының кабатлаулы кулланылуы аңлашылмаучылыклар китереп тудыра:

Сөйләшүләрдә ике республиканың Көнбатыш Европа белән Кытайны тоташтырырдай иң кыска юлны берлектә төзү мәсьәләсенең кызыксындыруы да ачыкланды (Ватаным Татарстан).

Без, дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре, республикада балаларның юл-транспорт фаҗигаләренә эләгү проблемасын хәл кылу юлын белем бирү системасын эзлекле үстерүдә күрәбез (Ватаным Татарстан).

Бәйрәм тантанасы җирле үзидарә сәркатибе Гөлфия Минһаҗеваның гомер иткән ир белән хатынның алтын туйларын теркәү белән башланып китте… Сәхнәгә юбилярны котларга район хатын-кызлар җәмәгать оешмасы рәисе Дания Дәүлиевна, район мәгариф бүлеге мөдире Шамил Зиннуров, бергә эшләгән замандашлары, чал чәчле укытучылар кичә геройлары белән бәйле истәлекләрен уртаклаштылар (Саба таңнары).

Чит илләр тәҗрибәсе күрсәткәнчә, кеше хокуклары һәм сәламәтлеген, кулланучылар базарын кеше һәм әйләнә-тирә мохиткә янаган куркынычлардан яклауны зур үсеш алган сертификатлаштыру системасы аша үткәрү дөрес булыр иде (Татаринформ).

Президентка йортлар төзелеше күрсәткечләре турында сөйләделәр (Татарстан яшьләре).

Даими комиссияләргә үз юнәлешләре буенча гаилә проблемаларын хәл итүгә һәм шәһәрдә гаиләләргә өстенлекле шартлар тудыруга аеруча зур игътибар бирергә (Шәһри Казан).

8. Аерым сүзләрнең функциясе аңлашылып җитми:

Төзелешкә килгәндә, алар элек тә күп эшләнгән (Актаныш таңнары).

Идәндәге буш шешәләр атларга аяк чала (Минзәлә).

Без килгәндә, беренче смена ял иткәндә, балалар күңелле җырлар көйләп, җиләккә барырга җыена иделәр (Әлки хәбәрләре).

Торак-коммуналь хуҗалык директоры Таһир Кадыймов әйтүенчә, Нөнәгәрнең үзәк котельныен бетереп, вак, ягъни мәчет, кибет, клуб, мәктәп һ.б. өчен аерым котельныйлар булдыру да планлаштырыла (Хезмәт).

Предприятие шулай ук сарык йоныннан дәвалану өчен җылы билбаулар, мунча керү кирәк-яраклары, намазлыклар, жилетлар җитештерә (Татарстан яшьләре).

Пычрак һәм микроблардан саклану чарасы булып исәпләнгән әйберләр чынлыкта зарарлы булып чыккан. Сынау өчен “кош гриппы”н йоктыру куркынычы янаган, шул исәптән кошчылык тармагында эшләүчеләр сайлап алынган. (Татаринформ).

9. Кирәкмәгән һәм паразит сүзләр кулланыла. Аларның иң активлары – быелгысы елда, бүгенгесе көндә, хәзерге вакытта һ.б. Башка төрлеләре дә еш очрый. Менә кайбер мисаллар:

Рас реформа үткәрелү турында канун кабул ителгән икән, аны барыбер, теләсә нинди ысул кулланып булса да тормышка ашырачаклар. Дөресен генә әйткәндә, бездән акчаны хәзерге торак-коммуналь оешмалары да әйбәт кенә савалар. Эш шунда, хөкүмәт торак белән идарә итү компанияләренә һәр ел саен торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне 21 процентка кадәр җиткерергә рөхсәт бирде (Татарстан яшьләре).

Шул рәвешле хөкүмәт хезмәт хакы алып торган кешенең легаль булмаган “получкалар”ның эзенә төшәргә җыена. Шул максаттан Чаллыда шәһәр оешмалары җитәкчеләрен хакимияткә чакырып китереп, аларга хезмәт хакы бирмәскә һәм ул акчаларның, һичшиксез, хәләл булырга тиешлеген әйткәннәр (Татарстан яшьләре).

Казанның 29 мәктәпләрендә татар теле укытыла (Шәһри Казан).

Өстенлекле милли проектларны гамәлгә ашыру кысаларында киләчәктә гаиләләрне яклау өчен шартлар тудыру буенча эшләр башкарырга (Шәһри Казан).

Аңлашылганча, югарыда күрсәтелгән төгәлсезлекләрнең күпчелеге – журналистларның игътибарсызлыгы, сүзлекләр белән эшләргә иренүләре, ашыгу-кабалану нәтиҗәсе. Аерым язмаларның тел чатаклыгы редакцияләрдә тиешле таләпчәнлек булмавына да бәйле.


Рәсимә Шәмсетдинова,

филология фәннәре кандидаты,

КДУ доценты


Медицина терминнарын татар теленә

тәрҗемә итүгә кагылышлы кайбер күзәтүләр

Бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү бик борынгы чорларга, төрле телдә сөйләшүче кешеләрнең үзара аралашу ихтыяҗы туган чорларга ук барып тоташа. Тәрҗемә фән буларак үзенең үсешендә күп сандагы мәсьәләләрне күтәреп чыга. Әсәрне яисә нинди дә булса документны ничек тәрҗемә итәргә дигән сорауга җавап бирергә омтылып, тәрҗемәчелек белән шөгыльләнүче белгечләр игътибарларын тәрҗемәнең төрле объектларына юнәлтәләр.

Сүзләрне тәрҗемә итү принциплары, мәсәлән, сүзлекләрнең төзелү максатына бәйле. Әгәр сүзлек теге яки бу телнең лексикасын беренчел үзләштерүне күздә тотып төзелгән булса, анда сүзләр бер телдән икенчесенә сүзгә сүз тәрҗемә ителәләр. Танылган лексикограф В.П. Берков телдән-телгә тәрҗемә иткәндә сүзнең эквивалентын куллануны иң идеаль ысул дип саный.2

Терминнарны тәрҗемә итү мәсьәләсе исә тагын да катлаулырак күренеш санала. Термин – үз өлкәсендә бердәнбер мәгънәгә ия сүз. Ул фәнни-танып белү нәтиҗәсе булып санала, шуңа күрә аңа фәнни-техник төшенчәләрне иң югары дәрәҗәдә гомумиләштерү, атау, сүзнең мәгънәсен чикләү вазифасы хас.

Функциональ һәм коммуникатив яктан караганда тәрҗемәләрне өч төргә бүләләр: әдәби тәрҗемә, иҗтимагый-сәяси (гомуми) һәм махсус тәрҗемә.

Бүген безне кызыксындырган тәрҗемә, ягъни медицина терминнарнын тәрҗемә итү махсус тәрҗемә өлкәсенә карый.

Соңгы елларда медицина өлкәсенә караган хезмәтләрне пропагандалау, аларны тәрҗемә итү эшчәнлеге шактый активлашып китте. Медицина өлкәсенә бәйле тәрҗемәләрне ике юнәлештә - тел эшчәнлегенең гамәли өлкәсе юнәлешендә һәм профессиональ коммуникация өлкәсендәге тәрҗемә, ягъни уку-укыту өлкәсендәге тәрҗемә буларак карарга мөмкин.

Медицина өлкәсендәге дөньякүләм яңалыклар, ачышлар безнең көннәрдә татар теленә, нигездә, рус теле аша керә.Бу өлкәдә республикабызда ясалган фәнни ачышлар турында да без, күпчелек очракта рус телендә язабыз. Татар телендә сөйләшүчеләргә һәм укучыларга без аны тәрҗемә аша җиткерәбез. Тәрҗемә итү процессын, беренче чиратта, фәнни медицина өлкәсенә караган терминнарны татар теленә тәрҗемә итү өчен кирәкле термин элементларының эквивалентларын табып булмау катлауландыра.

Хәзерге татар медицина терминологиясе ул – иң борынгы фәннәрнең берсе булган медицина фәненең телебездә чагылышы. Медицина буенча фәнни әдәбият тәрҗемә итүнең татар телендә дә бай тарихы һәм традицияләре бар.

Ислам динен кабул итү, Көнчыгыш дәүләтләр белән тыгыз элемтә - фәнни казанышлар алмашуга китерә. Көнчыгыш илләрнең медицина фәне өлкәсендә дә безгә йогынтысы шактый булган. Күп кенә фәнни медицина трактатлары тәрҗемә ителгән. Мәсәлән, танылган галим, философ, табиб Әбугалисинаның “Табиблык фәне кануны” исемле шәрык илләре, шул исәптән Һиндстанның медицина өлкәсендәге күп гасырлар буе тупланып килгән казанышларын чагылдырган трактатының аерым кисәкләре 1882 елда татар теленә тәрҗемә ителеп чыгарыла.

Медицина буенча фәнни хезмәтләрне тәрҗемә итүне 19 йөздә К.Насыйри дәвам итә.3

Медицинадан һәртөрле фәнни-популяр әдәбият тәрҗемә итү, чыгару алга таба да күзәтелә. Казан уку-укыту округы идарәсе каршында эшләп килгән тәрҗемә итү комиссиясе рәисе Н. Катанов үзенең 1910 елдагы комиссия каршында ясаган отчет докладында анатомия, физиология буенча мәктәп дәреслекләре, медицина буенча фәнни-популяр әдәбиятның татар теленә шактый күп тәрҗемә ителүен билгеләп китә.4

1900 еллардан башлап тәрҗемә итү ике төрле чыганактан бара. Бер яктан көнчыгыш медицина казанышы булып торган фәнни әдәбият тәрҗемә ителсә, икенче яктан латин нигезле дөньякүләм медицина фәне буенча әсәрләр рус теленнән тәрҗемә ителә. Әлеге тәрҗемә эшчәнлеге нәтиҗәсендә медицина терминнарын тәрҗемә итү нигезләре билгеләнә: 1) алынма терминны әзер килеш телгә кертеп җибәрү; 2) терминның татар телендә эквивалентын билгеләү; 3) чит телдәге термин ясауда катнашучы бер өлешне (терминоэлементны) татар теле тамырына ялгау юлы белән катнаш характердагы термин ясау.

1925-27 елларда Казан университеты медицина факультеты студентлары һәм укучылары терминнар төзү һәм тәрҗемә итү буенча түгәрәк оештырып, шул факультетта укытыла торган кайбер лекцияләрне татар теленә тәрҗемә итәләр, медицина терминнары сүзлеген төзеп бастыралар.5 Фәнни медицина өлкәсенә караган терминнарны татар теленә тәрҗемә итү процессында аерым сүзләр терминологик мәгънәгә ия булалар һәм тезмә термин составына кереп китәләр, мәсәлән, калкан – калкансыман биз, җәзба – җәзба мускул, төер – төерсыман биз.

Медицина терминнарын тәрҗемә итүнең әлеге принциплары 1928, 1929, 1931 елларда чыккан терминологик сүзлекләрдә дә чагылыш таба.

1930 еллар уртасыннан татар телендә медицина өлкәсен чагылдырган хезмәтләр шактый кими, ә рус телендә медицина өлкәсенә караган бик күп фәнни әдәбият барлыкка килә, бу әдәбиятта медицина өлкәсендәге яңалыклар ачышлар һәм аларны атаучы яңа терминнар чагылыш таба. Татар телен белгән табиблар, галимнәр халыкка медицина өлкәсендәге яңалыкларны җиткерергә теләү, медицина фәне өлкәсенә караган белемнәрне халыкка тарату нияте белән әлеге хезмәтләрне татар теленә тәрҗемә итү эшчәнлегенә керешәләр. Әмма терминнарны татарчага тәрҗемә итүгә кагылышлы мәсьәләләрне тикшерүче махсус үзәк булмау, бу өлкәгә караган терминологик сүзлекләр булмау аркасында тәрҗемә итү бик күп җитешсезлекләргә, төгәлсезлекләргә, вариантлылыкка китерә. Медицина терминнарын туплаган терминологик сүзлекләр 1925-1930 еллардан соң кабат 90 еллардан соң гына кабат чыгарыла.6 Медицина терминнары сүзлекләрен төзү барышында, медицина өлкәсен чагылдыручы фәнни-популяр хезмәтләр, Бехтерев исемендәге “Неврология хәбәрләре” журналы өчен фәнни рефератлар тәрҗемә итү процессы медицина терминнарын тәрҗемә итү барышында без түбәндәге мәсьәләләргә игътибар итүнең аеруча әһәмиятле булуын билгеләп киттек:

1. Күпчелек медицина терминнары латин, грек телләреннән алынган ике яисә берничә термин элементыннан торалар. Шуңа күрә, терминны тәрҗемә итә башлаганчы, шул элементларны билгеләү, һәрберсенең мәгънәсен төгәл ачыклау, төшенү бик әһәмиятле. Еш кына катлаулы, аңлаешсыз тоелган, тәрҗемә итүгә бөтенләй бирешлми торган медицина терминын, термин төзүдә катнашучы әлеге интернациональ элементның мәгънәсен төшенүгә, тәрҗемә итү эшчәнлеге шактый җиңеләя. Мәсәлән, гастроптоз термины ике термин элементыннан : гастро – ашказаны, тоз – төшү тора һәм аны татар теленә ашказаны төшү дип, нефроптоз терминын нефроз – бөер, тоз – төшү - бөер төшү дип тәрҗемә итеп була.

2. Префикслы медицина терминнарында префикс һәм кушымчаны аерып чыгару терминны аңлап, дөрес тәрҗемә итәргә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, а – юклыкны белдерүче префикс, афония, фоне – аваз, тавыш, ягъни тавыш югалуга бәйле, авитаминоз, анемия, атрофия һ.б. әлеге префикс юклык мәгънәсен белдерә. Дизентерия, дизурия, дисфагия терминнары составындагы диз – бозылу, зарарлану; остеомиелит, остеохондроз терминнары составындагы остео – сөяк; отосклероз составындагы ото – колак; полиатрит, полиневрит составындагы поли – күп; тромбофлебит составындагы тромб – төер, кисәк, куерык; эндокардит составындагы эндо – эчке пәрдә; эпикардит составындагы эпи - тышкы пәрдә мәгънәләрен белдерүне ачыклауга, әлеге терминнарны тәрҗемә итүгә кагылышлы мәсьәләләрне җиңел хәл итәргә мөмкин.

3. Медицина терминнары арасында күпкомпонентлы терминнар аеруча актив, мәсәлән: гастро–энтеро – кол – ит, поли-фибро-миоз-ит, сплен- порто – хол – ангио – графия кебек терминнарда һәр термин элементының конкрет мәгънәсе бар. Шул элементларның мәгънәсен белү әлеге терминны аңлауга китерә һәм механик тәрҗемәдән, аңлатма аша тәрҗемә итеп бирүдән коткара.

4. Медицинада йөрүче термин элементларының тагын бер характерлы ягы – грек һәм латин чыгышлы термин элементларының дублетлылыгында. Мәсәлән, гр.- анти, лат. – контра, гр.- нефр, лат.- рен, гр.- пневм// пневлон, лат. – пульмон һ.б. ның медицина терминнары составында параллель йөрүе күзәтелә. Әлеге интернациональ элементларның бер үк мәгънә белдерүләрен төшенү терминнарны тәрҗемә итү процессындагы шактый уңайсызлыклардан коткара ала. Гомумән, әлеге термин ясаучы элементлар халык арасында таратылса пропаганда аша урнаштырылса, аларны аңлый, таный башласа, әлеге элементлардан торган медицина терминнарын тәрҗемә итмичә куллану уңышлырак дип саныйбыз һәм аның сәбәпләре дә бар.

Беренчедән, алар үле классик тел байлыгы, ягъни аларның мәгънәсе үзгәрми дә үсми дә. Бу сүзләрнең этимологик аспекты арткы планда калып, алгы планга терминологик мәгънәсе чыга.

Икенчедән, грек-латин чыгышлы термин элементлары ике яки өч иҗектән генә торганлыктан, күп мәгълүматны үз эченә алган күпкомпонентлы терминнар төзеп була, ә аларны рус яки татар телендә биргәндә тулы җөмлә яки текст аша гына бирергә мөмкин булыр иде, мәсәлән: циститны – сидек куыгы ялкынсыну дип, перикардны йөрәк яны сумкачыгы дип, томографны катламлы рентгенологик тикшеренүләр дип.

Өченчедән, күп термин элементлар еш кулланылучан һәм бер мәгънәле. Шуңа күрә, бу элементларны бер-берсе белән төрлечә кушып, күпләгән терминнар төзергә мөмкин. Галимнәр әйтүенчә, термин төзүдә катнашучы әлеге элементлар 500 гә якын һәм алар үз чиратларында 20 меңләп термин ясыйлар, бу исә медицина терминологиясенең югары системалылыгына китерә.

Менә шуңа күрә дә бүгенге көндә медицина өлкәсенә караган әдәбиятны, андагы интернациональ терминнарны тәрҗемә иткәндә, әлеге термин ясауда катнашучы элементларны бүлеп чыгаруга, аларга салынган мәгънәләрне төгәл бирүгә игътибарлы булу әһәмиятле. Шулай ук алар белдергән мәгънәләрне мөмкин булган матбугат чаралары аша киң массаларга тарату юнәлешендә актив эш алып барыга кирәк. Шул очракта медицина өлкәсенә караган әдәбиятны татар теленә тәрҗемә иткәндә, бу элементлардан торган катлаулы терминнарны сүзен-сүзгә тәрҗемә итүдә ихтыяҗ калмаячак.


Илһам Фәттахов,

филология фәннәре кандидаты,

КДУның өлкән укытучысы