Татарстан Республикасы Буа районы

Вид материалаДоклад
Подобный материал:
Татарстан Республикасы Буа районы

Әлки төп гомуми белем бирү мәктәбе


Доклад

Башлангыч мәктәптә заманча дәрес”


Төзеде:

Рахматуллина Г.И.


2010

Заманча дәрес нинди булырга тиеш?

Ул бүгенге вакыт өчен актуаль булырга тиеш. Заманча дәреснең нәтиҗәле, гамәли; бала, ата-ана, җәмгыять, дәүләт кызыксынуы белән турыдан-туры бәйләнештә булуы шарт. Мондый дәрестә беренче урында – кабул ителгән дәрес структурасына (өй эшен тикшерү, яңа теманы аңлату, ныгыту, кабатлау, билгеләр кую,өй эше бирү, дәрескә йомгак ясау) формаль иярү түгел, ә балаларның мөстәкыйль эшчәнлеген оештыру. Бу очракта укытучы оештыручы, координатор, консультант ролендә.

Билгеләнгән позиция заманча дәрес оештыруга гомуми якын килүне формалаштырырга мөмкинлек бирә:
  • дәреснең коммуникатив юнәлешен көчәйтү: диалогка, төрле уку һәм тормыш ситуацияләрендә яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән аралашуга әзерлек формалаштыру;
  • дәреснең мәгълүмати өлешен арттыру. Дәреслек, хәтта мини-макс принцибына туры китереп төзелгән булса да, дәрестә бердәнбер мәгълүмат алу чыганагы булып каралмый;
  • укучыларның уку нәтиҗәләрен бәяләүдә яңа ысуллар кертү;
  • дәреснең технологик өлешен көчәйтү (нәтиҗәле педагогик технологияләр куллану);
  • практик күнекмәләр булдыруга юнәлеш бирү, алардан башка укучыларда предметлы компетенцияләр формалаштырып булмый;
  • балаларның мөстәкыйль эшчәнлеген активлаштыру.

Бүген белем бирүнең заманча парадигмы үзенең ориентирларын традицион модельдән үстерешле укыту системасына күчерә. Мәктәп алдында төп проблема булып белем бирү эчтәлеге һәм процессы сыйфатын үстерү тора. Бу проблеманы чишү белем бирүдәге бөтен баскычларның функциональ грамоталы шәхес тәрбияләүгә ориентлашкан булырга тиешлеген күздә тота.

Кем ул функциональ грамоталы шәхес? Ул:
  • дөньяда ориентлаша белгән һәм җәмгыятьнең кыйммәтләренә, планнарына, перспективасына туры китереп гамәлләр кылучы (үз гамәлләрен башка кешеләрнең гамәлләре белән чагыштыра һәм яраклаштыра, килештерә, яраштыра белүче, кешелек алдында торган бурычларга туры китереп гамәлләр кылучы);
  • сайлау ситуациясендә һәм карарлар кабул итүдә мөстәкыйльлеккә ия булучы;
  • үз гамәлләре өчен җавап бирә белүче;
  • үзе һәм якыннары өчен җаваплылык тоючы;
  • үз белемен даими баетып торучы;
  • стандарт булмаган ситуацияләрдән чыга белүче4
  • теләсә нинди социумда җиңел адаптацияләнүче һәм аңа актив йогынты ясаучы;
  • үз фикерен яклый белүче һәм башкаларның фикерен хөрмәт итүче, кабул итүче;
  • кешеләр белән аралашу чаралары - әйтмә һәм язма сөйләмгә югары дәрәҗәдә ия булучы;
  • заманча мәгълүмати технологияләр белән эшли белүче;
  • компетенцияләр җыелмасына (билгеле бер гыйльми хәбәрдарлык, мәгълүматлылыкка) ия булучы.

Функциональ грамоталы шәхеснең бу сыйфатлары хәзерге заман чыгарылыш мәктәп укучысының портреты булып тора ала.

Үстерешле системада заманча дәрес укытуның традицион моделендәге заманча дәрестән нәрсә белән аерылып тора? Бу сорауга инде җавап бирелде кебек, әйтелгәннәрне гомумиләштерәсе генә калды.





Традицион модель

Үстерешле система

Укытуның максаты

Белем, күнекмә, осталык формалаштыру.

Функциональ грамоталы шәхес үстерү, ягъни белем, күнекмә, осталык ярдәмендә төрле тормыш мәсьәләләрен чишүгә сәләтле һәм әзер шәхесне үстерү.

Белем бирү процессында катнашучылар.

Укытучы – белем бирүче субъект.

Укучы - әйтелгәнне яхшы үтәүче объект.

Ата-ана – укытучы, класс җитәкче, мәктәп администрациясе тәэсир итү объекты.

Укытучы – танып-белү процессын оештыручы.

Укучы – эзләнүле эшчәнлек субъекты.

Ата-ана – укытучының актив булышчылары.

Эш ысулы.

Ятлау, истә калдыру.

Укытуда традицион методлар.

Яңа белем “ачу”, танып-белүдә эзләнүле эшчәнлек Педагогик технологияләр.

Бәяләү системасы.

Таләпләр нәтиҗәгә куела. Билге һәм бәя синонимнар буларак карала. Алар укытучы тарафыннан куела. Традицион бәяләүдә барлык җепләр укытучы кулында: ул кимчелекләрне һәм проблемаларны күрсәтә. Мөстәкыйль һәм контроль эш эшләгәндә күп очракта укытучы һәм укучы арасында бәйләнеш тыела.

Бәяләүдә өч дәрәҗәле якын килү: мәҗбүри минимум – программа таләпләре – индивидуаль максимум. Процесс һәм нәтиҗәне бәяләгәндә билге мәсьәләне чишү нәтиҗәсенә генә куела. Бәяләү объекты – гомумуку күнекмәләре. Үзбәя, рефлексия.

Укытучы һәм укучы аралашуы.

Укучының укытучыга буйсынуына нигезләнгән формаль аралашу.

Хезмәттәшлек, укучы фикере югары бәяләнә.

Дәрестә эш оештыру формалары.

Фронталь.

Фронталь һәм коллектив эш (парлы эш, төркемдә эш)

Инструментлар.
  • такта, акбур;
  • күрсәтмә материаллар;
  • дидактик материаллар;
  • журнал;
  • өстәмә әдәбият, энциклопедия, сүзлекләр.
  • интерактив такта, медиапроектор;
  • электрон плакатлар;
  • электрон тренажер;
  • электрон журнал;
  • портал, интернет-китапханә, интернет-каталог.


Үстерешле дәрес структурасы:
  • алдагы эш нәтиҗәләрен тикшерү;
  • яңа материалны презентацияләү;
  • укытучы җитәкчелегендә практика;
  • бәйсез мөстәкыйль практика;
  • эш нәтиҗәләренә үзконтроль һәм үзбәя;
  • йомгак ясау;
  • өй эшен билгеләү;
  • махсус кабатлау;
  • укучыларның белемнәрен тикшерү.


Беренче этап – алдагы эш нәтиҗәләрен тикшерү.

Бу этапта төп бурыч – укучының продуктив эшчәнлеккә керешү әзерлеген булдыру.

Укытучының төп гамәлләре:
  • балаларга эшкә керешергә ярдәм итү: кабатлауга берничә сорау әзерләү;
  • үзләштерелгән белемнәрнең гомуми дәрәҗәсен ачыклау максатыннан укучыларның җанлы диалогын оештыру;
  • яңа эчтәлек өйрәнер алдыннан укучылар алдында проблема тудыру.


Икенче этап – яңа материалны презентацияләү.

Презентация - укытучының укучылар белергә һәм үзләштерергә теләгән яңа белемне тәкъдим итүе. Ул укытучыдан башка үзләштерелә алмый торган эчтәлек кертү белән бәйле.


Өченче этап – укытучы җитәкчелегендә практика.

Укытучы җитәкчелегендә практика яңа эчтәлекне аңлауда кире элемтә урнаштыру һәм вакытында хаталарны төзәтү максатыннан үткәрелә. Шул максаттан укытучы сорау бирә һәм укучыларның реакциясен күзәтә, аннан соң хаталарны төзәтә яисә, укучыларның нәрсәдер аңламаганын ачыкласа, материалны яңадан кабатлый.


Дүртенче этап – бәйсез мөстәкыйль практика.

Монда өйрәнелә торган тема буенча төркемле дискуссия күздә тотыла. Бу этапта педагогның өч функцияне гамәлгә ашыру хокукы бар:
  1. Сорау бирү.
  2. Аны бер укучыдан икенчесенә адреслау.
  3. Теманың төп нәтиҗәсен билгеләү һәм аны өйрәнүгә йомгак ясау.


Бишенче этап – эш нәтиҗәләренә үзконтроль һәм үзбәя.

Үзбәя, эшчәнлекнең бер компоненты буларак, үзеңә билге кую белән түгел, ә бәяләү процедурасы белән бәйләнгән. Үзбәя – үз уңышларыңа һәм хаталарыңа бәя. Үзбәянең төп мәгънәсе укучының үзконтролендә, аның үзрегуляциясендә, үз эшчәнлегенең мөстәкыйль экспертизасында.


Алтынчы этап – дәрескә йомгак ясау.

Йомгак ясау дәресне үткәрү алдыннан куйган максат белән тыгыз бәйләнештә булырга тиеш. Алынган нәтиҗәне куелган максат белән чагыштыру дәрескә объектив йомгак ясарга мөмкинлек бирә.

Җиденче этап - өй эше турында мәгълүмат.

Өй эшен бирүгә күрсәтмәләр:
  1. Өй эше тулы консультация белән бирелә.
  2. Өй эше, кагыйдә буларак, иҗади характерда була.
  3. Язма өй эше күләме класста эшләгәннең өчтән бер өлешеннән артмаска тиеш.
  4. Өй эше күләме дифференциаль булырга мөмкин
  5. Өй эше класс эшен кабатламаска тиеш.


Сигезенче этап – махсус кабатлау.

Әлеге этапта төп бурыч – дәрестә генә түгел, ә тема, бүлек буенча алынган белемнәрне гомумиләштерү, системалаштыру, курсның төп идеясен билгеләү.

Тугызынчы этап – белемнәрне үзләштерүгә контроль.

Бу этапта төрле төрдәге тикшерү формалары (тест, перфокарта, карточкалар һ.б.) кулланырга мөмкин.

Тәкъдим ителгән әлеге дәрес элементлары җыелмасыннан төрле комбинацияләр төзергә мөмкин. Ләкин шуны да игътибарга алырга кирәк, нинди дә булса этапны максатсыз төшереп калдыру педагогик процесс нәтиҗәсенең кимүенә китерә, чөнки аның нигезенә салынган психологик процедуралар бу очракта бозыла.