Вакытлар узу белән газеталарның тематикасы гына түгел, сүз байлыгы да үзгәрә бара

Вид материалаДокументы
Подобный материал:
1   2   3   4   5   6
Мәскәү, губерна, карават, торба, райүзәк, үзфинанслау һ.б.).

Искәрмәләр: а) Халыкара терминнар чыганак телләрнең (латин, грек, инглиз, немец, француз, гарәп, кытай, монгол, фин һ.б.) турыдан-туры үзләреннән дә, милләтара аңлашу теле – рус теле аша да кабул ителә. Кайбер очраклрда алынмаларда чыганак телне - татар теленә каршы килмәгән грамматик нормалары да саклана ала (мәсәлән: капитализм, теория, пропагандист, милиционер, шахтер, командир, авиация, морфология, референдум, органик, коммуналь һ.б.).

б) Термины тәкъдим ителгән милләт яки халыкның тарихына, этнографиясенә, фольклорына, гадәт-йолаларына, төрле иҗтимагый төркемнәрнең үзенчәлегенә, гомумән, тарихи чорларга, дингә, милли мәдәнияткә караган термин-атамалар шул тарихи-социаль үзенчәлекләр сакланган хәлдә кулланырга мөмкин (мәсәлән: народник, дума, епископ, вече, акын, шаман һ.б.).

в) Неологизмның үзләшү һәм камилләшү чорында – яңа төшенчәнең төгәллек һәм ачыклык сыйфаты аеруча әһәмиятле булган вакытта – кайбер грамматик формаларның, кайсы да булса берсе тәмам тәгаенләнеп җиткәнче, төрлечә (параллель) кулланылуы да ихтимал (мәсәлән: газета – газет, фәнни-техник прогресс – фән-техника прогрессы, перспектив – перспективалы һ.б.). Вариантлыктан нормалыкка дип аталган бу алым халыкара күләмдә таралган.

4) Алынма терминнарда халыкара яисә милли мәгънә үзенчәлекләрен саклау ихтыяҗы булмаганда, ул берәмлекләр "сүзгә-сүз" тәрҗемә (ягъни каль­ка яки ярымкалька) юлы белән татарчалаштырыла (мәсәлән: берләшмә, драмтүгәрәк, иярчен, хезмәт җитештерүчәнлеге, ремонтара чор, көйләүле базар һ.б.). Бу төр терминнар да ана теле терминнарына куелган таләпләргә җавап бирергә тиеш. Калькалар һәм ярымкалькалар ана телендә элек ясалган термин-сүзләрне кабатламаска, яңа синоним һәм омонимнар китереп чыгармаска, шул ук вакытта кирегә тәрҗемә иткәндә нәкъ оригинал мәгънәсенә туры килергә тиеш.

IV. Яңа сүзләр (неологизмнар) уртак кулланышка, аралашуга аерым хезмәт коллективлары, иҗади, фәнни, мәдәни оешмалар, аерым язучы, журналист, тәрҗемәче, галимнәр, артист, укытучылар һәм башка кешеләр тарафыннан матбугат, радио-телеви­дение, сәхнә аша, әйтмә һәм язма рәвештә тәкъдим ителеп, шул иҗади, фәнни оешмаларда, нәшриятларда эшкәртелеп төзәтелә, камилләштерелә, аралашуда сынау үтә. Күпчелек терминның берьюлы берничә төре тәкъдим ителгәнгә, иң кулаен сайлап алу, яраклаштыру, шомарту өчен камилләшү чоры үтелә. Шулай да бу вакыт озакка сузылмаска тиеш. Терминнар төрлелеге, чуарлыгы үтә төгәллек таләп иткән фәнни, техник, һөнәри терминологияләрдә генә түгел, халыкның күп төрле, ишле катламнары куллана торган иҗтимагый-сәяси, икътисадый һ.б. терминологияләрдә дә хупланмый, чөнки мондый хәл фикерләү һәм аралашуда уңайсызлыклар гына тудыра.

V. Терминны беренче мәртәбә тәкъдим иткәндә һәм аның камилләшүе чорында төшенчәнең мәгънәсен аңлатып бирү чаралары күрелә. Терминның кем тарафыннан, кемгә, нинди шартларда (әйтмә, язма һ.б.) белдерелүенә карап, төрле-төрле алымнар кулланыла:

- бүтән төре-эквиваленты күрсәтелә (мәсәлән: коммюнике белдерү, мотовило - әвернә һ.б.);

- башка телдәге варианты белән ачыклана (мәсәлән: тома балавыз - прополис, этеп күтәрү - толчок, күләгәле (кара) икътисад- теневая экономика һ.б.);

- эчтәлеге кыскача гына төшендереп бирелә (мәсәлән: метан, икенче төрле әйткәндә, сазлык газы, ангар, ягъни самолетлар һәм, гомумән, авиация кирәк-ярагы саклана торган бина һ.б.);

- газета-журналларда аңлатмалы сүзлекчә рәвешендә эчтәлеге бирелә (мәсәлән: брифинг - матбугат вәкилләренең хөкүмәтнең махсус вәкаләтле кешеләре белән мәгълүм бер халыкара килешүгә багышланган мәҗлеснең барышы турында кыска киңәшмәсе һ.б.).

VI. Камилләшү барышында терминнарның телдә урнашып китүе төрлечә хәл ителә: уңышсызлары башта ук төшеп кала (мәсәлән: җәнүп, юксыл, урамавыз, жатка, спутник һ.б.). Кайсылары үзе атаган төшенчәнең язмышына бәйле рәвештә тарихи сүзгә яисә архаизмга әверелә (мәсәлән: артель, НЭП, дәүләт кабул итүе һ.б.). Өченчеләре үз терминологиясендә тәмам берегеп, даими кулланышка кереп китә (мәсәлән: кинотасма, нефть, нәшрият, очерк, җөмлә һ.б.). Дүртенчеләре исә тора-бара терминология кысаларыннан да чыгып, гомуми сүзгә әверелә, төрле стильләрдә урын ала башлый, хәттә күчерелмә мәгънәләре дә барлыкка килә (мәсәлән: дәүләт, машина, мода, мәктәп һ.б.).

VII. Терминология кагыйдәләре иҗтимагый-лингвистик сәбәптән телдә берегеп җитмәгән терминнарны кабат карау, гамәлдән чыгарып, башкасын тәкъдим итү хокукын да таный. Алмаштыру менә мондый очракларда урынлы дип санала:

- терминга ялгыш мәгънә салынып, аны тезәтү ихтыяҗы туганда (мәсәлән: үзара тәнкыйть түгел үзтәнкыйть, күпбаскычлы ракета түгел, күпбуынлы ракета һ.б.).

- туган телнең әйтү һәм язу нормалары тупас бозылганда (мәсәлән: массовый түгел массакүләм, верховный түгел югары, специальләшү (специальлашу) түгел махсуслашу һ.б.).

Алмаштыру өчен иске терминның яраксызлыгы фәнни нигездә дәлилләнгән булуы, ә яңа вариантның бераз сынау үтүе шарт.

Аңлашу, аралашуга зарар китерми торган, инде телдә береккән терминнарны еш кабат карау, алмаштыру киңәш ителми. Ким дигәндә ике буын (50-60 ел) кешеләр тарафыннан уйлау һәм аралашуда кулланылган, шушы чор терминология һәм аңлатмалы сүзлекләрдә төркәлгән терминнарны, сүзләрне (төшенчәнең мәгьнәсе үзгәрешсез торганда, терминологияне кулланучыларның күпчелеге таләп итмәгәндә) кабат карау һәм алмаштыру тәкъдим ителми. Бу кагыйдәне үтәү күпчелек халык куллана торган иҗтимагый-сәяси, икътисадый, авыл хуҗалыгы, медицина һ.б. терминологияләр өчен аеруча әһәмиятле.

VIII. Яңа терминнарны, сынау үткәннән соң, тармак терминологияләренә, киң кулланышка, сүзлекләргә тәкъдим итү, шулай ук гамәлдәге терминнарны башкасына алмаштыру, яңа сүзлекләрне раслау, нәшрияткә тәкъдим итү хокукы Хөкүмәт тер­минология комиссиясенә генә бирелә.

Расланган кагыйдә-принциплар, инструкцияләр, термин исемлекләре һәм сүзлекләре кебек күрсәтмә-кулланмаларны матбугат, радио-телевидение, мәгариф, мәдәният оешмалары, идарә аппараты даими кулланырга һәм үтәргә тиеш. Моны күзәтү һәм контрольдә тоту Терминология комиссиясенә, аның тармак бүлекләренә, шулай ук Совет-идарә, матбугат һәм мәгариф органнарына йөкләнә.


«Татарстан Республикасы

халыкларының телләре турында»

Татарстан Республикасы Законын

тормышка ашыру буенча Татарстан

Республикасы Министрлар Кабинеты

каршындагы Комитет рәисе

урынбасары, профессор М.З. Зәкиев

Комитетның Терминология комиссиясе

рәисе, профессор И.М. Низамов

1 Татар грамматикасы. – Казан-Мђскђњ: “Инсан-фикер”, 1998, Б. 107.

2 Берков В.П. Вопросы двуязычной лексикографии. – Л.: Изд-во ЛГУ, 1983. – С. 59.

3 Шамсутдинова Р.Р. Медицинская терминология в татарском языке. – Казань, 2001. – Б. 45-47.

4 Шђмсетдинова Р.Р. Књрсђтелгђн хезмђт. - 43 б.

5 Русча-татарча атамалар сњзлеге. 3 нче серия. Кеше морфологиясе. (Анатомия, гистология) – Казан, 1927. - 48 б.

6 Миннебаев М.М. Краткий русско-татарский словарь медицинских терминов (перевод на татарский язык Шамсутдиновой Р.Р.). – Казань: Медицина, 1994. – 258 с.

Шамсутдинова Р.Р. Краткий русско-татарский словарь для работников здравоохранения. – Казань, 1995. – 78 с.

Шамсутдинова Р.Р. Русско-татарский толковый словарь медицинских терминов. – Казань: Магариф, 2004. – 351 с.

Гимадеев М.М., Амиров Н.Х Медицинский русско-татарский словарь. – Казань: Магариф, 2003. – 559 с.