Вакытлар узу белән газеталарның тематикасы гына түгел, сүз байлыгы да үзгәрә бара

Вид материалаДокументы

Содержание


Татарның каләм ияләре
Татар матбугатына
Татар журналистикасында терминнар куллану проблемалары»
Кереш аңлатма
Подобный материал:
1   2   3   4   5   6

Татар матбугатында геология терминнары

Икътисад, шул исәптән геология өлкәсендәге татарча терминнарны “Татмедиа” агентлыгында шул рәвешле зур дәрәжәдә барлау – икетеллелек канунын гамәлгә ашырунын саллы бер адымы дип саныйм.

Татар гаиләсендә туып, татарча урта мәктәпне тәмамладым. Белемем рус мәктәпләрен бетерүчеләрдән ярты мыскал да ким булмады, шатырдатып Казан дәүләт университетының геология факультетына укырга кердем, аны 1985 елда тәмамладым. 1985 елдан хәзергә кадәр Бөгелмә шәһәрендә урнашкан Татарстан нефть фәнни-тикшеренү һәм проект институтында (ТатНИПИнефть) эшлим. Туган телемне бик яратам һәм аның тормышыбызның теләсә нинди өлкәләрендә дә лингвистик куәте житә дип саныйм. Әлбәттә, моның өчен барлык өлкәләргә дә кагылышлы камил терминология эшләнергә тиеш. Шуны истә тотып һәм нефть геологиясе фәнендә 21 еллык белемемә-тәҗрибәмә таянып, бу өлкәдә татарча терминологияне эшләүгә ихластан керештем.

2004 елгача нефть сәнәгатендә М. Б. Газизов һәм Р. З. Фәхретдинов төзеп чыгарган «Русско-татарский словарь минимум для работников нефтяной промышленности» (Казан: Тат. кит. нәшр., 1996, 131 бит) сүзлекчәсен исәпкә алмаганда, нефть сәнәгате буенча (нефть-газ геологиясе, нефтьне чыгару, эшкәртү) кулланылган терминнар белән таныштыручы башка махсус хезмәтнең язылганы юк иде.

Шул сәбәпле, геологиядә, нефть-газ чыганакларын эшкәртүдә, нефть химиясе сәнәгатендә, скважиналарны бораулау һәм файдалануда, нефть һәм газ жыюда, әзерләүдә, саклауда һәм транспортында кулланыла торган ысуллар, җиһаз-әсбаплар, матдәләр, материаллар белән бәйле атамаларны барлау һәм туплау, җитмәгән очракта яңаларын тәкъдим итү мөһим бурыч булып кала бирде.

Югарыда әйтелгәннәрне истә тотып, 2004 елда «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыятенең (НГЧИ «Әлмәтнефть») матди ярдэме белән Ф.С.Хәкимҗанов, Р.А.Шакирҗанов, З.Г.Хәбипова һәм Т.Н.Минһаҗев авторлыгында 27 000 меңнән артык сүзле  «Русча-татарча нефть сәнәгате сүзлеге» («Русско-татарский нефтепромысловый словарь») дөнья курде. Билгеле, сүзлек нефть-газ сәнәгатендә кулланылган барлык терминнарны да үз эченә ала алмады. Әмма авторлар аның нефтьчеләргә дә, терминология һәм телләр үсеше белән кызыксынучыларга да, шулай ук татар энциклопедиясен төзү өчен дә файдалы булыр дип уйлыйлар.

Татарстанның көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан район газеталары журналистлары нефть темасына актив язалар. Шул җөмләдән «Бөгелмә авазы» газетасы журналисты Асылов Дамир Сәет улының нефть темасындагы мәкаләләрен үрнәк итеп күрсәтәсем килә. Аның мәкаләләрен укыгач, татар теленең нефть-газ темасына теше үткәненә чынлап ышанасың. Бу теманы тирәнрәк үзләштерергә теләүче журналистларны «Бөгелмә авазы»н алдырырга чакырам, оттырмассыз.


Миңназыйм Сәфәров,

“Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире


Татарның каләм ияләре,

берләшегез!


Татар матбугатында терминнарны дөрес куллану проблемасы бүген галимнәребез генә шөгыльләнә торган өлкәдән чыкты. Хәзер бу турыда журналистлар үзләре һәм матбугатны алдырып укучылар да торган саен ныграк борчылып сөйләргә мәҗбүр. Моңарчы яшәдек бит әле:кем ничек дип санаса, шулай язды дигән позициядә торучылар да торган саен кими. Ник дигәндә,хөррият заман килде дип үзешчәнлек белән шөгыльләнеп алган каләм ияләре, әйткәнемчә, үзләре үк: “Алга таба болай яшәргә ярамый!” дигән нәтиҗәгә килде. Чыннан да, “тырыша” торгач, һәр басма диярлек үз терминологиясен булдырды. Татар теленең моңарчы кулланышта булган нормалары санга сугылмау гына түгел,аңа капма-каршылары гамәлгә кертелде. Татар гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытучы хатыным белән үзара “тарткалаш”лар да нәкъ менә шул нигездә килеп чыга. Чөнки журналистларның үзешчәнлеге биргән җимешләрне беренче чиратта алар татый. Баксаң, мәктәп укучыларының шактые бүген иншаларын газета-журнал теле белән яза һәм укытучыларның дәреслек кысаларына туры китереп төзәткән хаталарын кабул итәргә теләми. Аңлашыладыр, бүген мәктәп укучыларының гына түгел, вакытлы матбугат алдыручы һәм теле-радиотапшырулар тыңлаучы барлык татарларыбыз да төрле редакцияләр гамәлгә керткән терминнарның кайсысы норма икәнлегенә төшенә алмыйча җәфа чигә.

Россиядә иң еш калкып чыга торган “Нишләргә?” дигән сорауга җавап бер генә төрле булырга тиеш: бергә җыелырга да уен тәртибен килештерергә. Бергә җыелу дигәндә, мин, баш мөхәррирләрне чакырып семинар оештырырга да, чара үткәрелде дип хисап тотарга, дигәнне күз алдында тотмыйм. Мондый пар чыгарулар моңарчы да булгалады. Ләкин андый өстән төшерүләр татар матбугатына файда китерә алмый. Терминнарны гамәлгә кертүдә башлап йөрүче галимнәребез, тәрҗемәчеләребез, журналистларыбыз һәм аларның барчасыннан кергәнне ташка басарга рөхсәтен бирүче баш мөхәррирләребез үзара килешү (ләкин барыбер безнеңчә булачак дигән кирәкмәс үҗәтлек күрсәтү юлы белән генә түгел) юлы белән тормышка ашырып булачак. Бу эш матбугат чараларынның координацияләү үзәген тәшкил иткән “Татмедиа” агентлыгы тарафыннан тормышка ашырылганда нәтиҗәсе күзгә күренерлек булыр иде. Хаосны хәтерләткән “демократияләштерү”дән шунсыз чыгу юк. Әлеге даими очрашулар,аңлашыладыр,үзара зарланышу яки гаепләшүне күздә тотмый. Махсус семинарлар,үзләре дә матбугат чараларында әледән-әле күренгәләп торган, заманча фикерли белгән галимнәребезнең дәлилле өйрәтүләрен акыллы каләм иясе кабул итә алачак дип саныйм. Әйтәсе килгән фикерем шул: укыту уртага салып сөйләшү, төшендерү, искәртү, дәлилләп күрсәтү юлы белән башкарылырга тиеш. Ләкин мондый укулар ихтияри-мәҗбүри булмаса, алар әлеге дә баягы ике-өч матбугат чарасының “партия ликбезы”н гына хәтерләтәчәк. Монда өйрәнү диапазоны район газеталарыннан, радио-телекомпанияләреннән башлап татар телендә чыга торган барлык матбугат чараларын үз эченә алырга тиеш. Бу уен тәртибен санламаган матбугат чараларына төртеп күрсәтү, аларның кемлеген исләренә төшереп торуга кадәр бару да зыян итмәячәк. Ник дигәндә, акча эшләүне генә иң зур максатлары итеп куйган эреле-ваклы матбага хуҗаларына синең татар телең дә,терминнарың да кирәк түгел.

Терминнар кулланудагы үзешчәнлекнең тагын бер сәбәбен күрсәтү кирәк.Ул да булса басылып чыккан сүзлек һәм кулланмаларның элеккеге эздән чыга алмыйча,ягъни сүзләрнең яртысыннан артыгы рус телендә булу. Инде без, татар телен халыкны саклаудагы иң төп чараларның берсе, дип зурлап сөйлибез икән, төрәнне тирәнгәрәк батырырга кирәклеген истән чыгармаска кирәктер. Нәкъ менә шундый очракларда журналистлар үзешчәнлек белән шөгыльләнә башларга мәҗбүр дә инде. Яхшырак, халыкчанрак итәргә тырышудан бу сүз уйлап чыгарулар. Сүзләремә дәлил китереп вакыт әрәм итмим. Моны “Русча-татарча сүзлек”не актарып чыккан һәркем раслый алыр иде.

Русча уйлаудан һәм русча язудан котылуның бер генә юлы кала - терминнарның булган кадәресен актарып табу, булмаганнарын (бигрәк тә компьютер, икътисад, сәясәт өлкәсенә караганнарын) бергәләшеп булдыру. Алда әйтеп узган җыелып киңәшү юлы белән,ташка басып тарату юлы белән. Шулай иткәндә укучы татарыбыз да киреләнеп утырмаячак. “Тагын ниләр уйлап чыгардыгыз инде”, - дип, редакцияләргә хатлар да юлламачак. Ә иң кирәклесе - аңлашу булачак, телебез чүпләнмәячәк.

Басып тарату дигәндә мин тормышыбызның төрле өлкәләренә караган махсус терминнар сүзлекләрен күздә тотам. Һәр каләм иясенең кул астында өелеп торырга тиешле бу сүзлекләр нормага әверелсә, үзешчәнлек белән шөгыльләнергә вакыт калмый, ихтыяҗ да булмый.

Мин боларны матбугатта шактый озак вакыт эшләгән практик буларак, бу проблемаларны үз йөрәгем аша үткәргән кеше буларак бәян иттем. Әлбәттә, бу проблемаларга кул селтәргә,ничек бар шулай эшләүне дә дәвам итәргә мөмкин. Әмма тора-бара мәктәптәге татар балалары укытучылары ни турында сөйләгәннәрен аңламас дәрәҗәгә килмәс дип тә ышандырып булмас. Һәрхәлдә укытучы хатынымның миңа әледән-әле термин дәгъвасы белдерүе шуңа ишарәли.


Илһам Фәттахов,

филология фәннәре кандидаты,

КДУның өлкән укытучысы


Татар матбугатына

терминология куллануда бердәмлек житми

(конференциядән хисап)


2006 елның 1-2 ноябрендә Татарстанның “Татмедиа” массакүләм коммуникация агентлыгы Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультеты белән бергә “Татар телендә терминология куллануда бердәм алымнар эшләү” темасына Г.Тукайның 120 еллыгына багышланган фәнни-гамәли семинар-конференция үткәрде.

Семинарда район газеталарының баш редакторлары яки урынбасарлары, яки бүлек редакторлары катнашты. Татарстанның “Татмедиа” агентлыгы генераль директоры урынбасары Таишева Сөмбел Нурислам кызы, КДУның журналистика һәм социология факультеты деканы, филология фәннәре докторы, профессор Гарифуллин Васил Заһит улы конференциядә катнашучыларны җылы сәламләделәр.

Аннары семинар дәрес рәвешендә дәвам иттерелде. Нигездә укулар КДУның журналистика һәм социология факультеты укытучылары әзерләгән лекция, практикумнардан оештырылды. Филология фәннәре кандидаты, доцент Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы “Татар журналистикасында медицина терминологиясен куллану үзенчәлекләре” темасына кызыклы чыгыш ясап, медицина терминологиясен татарчага тәрҗемә итүдә килеп туган кыенлыклар, аларны чишү юлын табуы - медицина терминнары сүзлеге төзүе турында бик тәфсилләп сөйләде. Бу өлкәдә медикларның да тик ятмавын - татарча медицина терминнары сүзлеге төзүен искәртеп китте.

Геология-минерология фәннәре кандидаты Таһир Минһаҗев (“Бөгелмә авазы” район газетасыннан) “Нефть һәм нефтехимия промышленносте терминнары һәм аларны мәгълүмат чараларында куллану” темасына сөйләп, медицина терминнарына караганда нефть һәм нефтехимия промышленносте терминнарын ана телебезгә тәрҗемә итүдә мәсьәлә катлаулырак тора, кара алтын табучылар татар теле проблемаларыннан гаять ерак, аңламыйлар, хәтта аңларга теләмиләр дип әйтте. Нефть һәм нефтехимия промышленносте терминнарының татарча сүзлеген төзеп бастыруга ярдәм сорап кергәч, “баш катырып йөрмә” дип борып чыгаралар икән.

Математика фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр Академиясенең әгъза-корреспонденты Җәүдәт Сөләйманов үз нотыгында яңа технологияләр заманында компьютерны татарчалаштыру мөһимлеген күтәрде. Компьютерны татарча сөйләштерү өлкәсендә эзләнүләрнең туктаганы юк, бу эш дәвам итә, диде. Компьютер терминнарын татарчага бергәләп тәрҗемә итәргә филологларны да чакырды, уңышлы дип табылган камил төшенчәләрне генә сайлап алыйк, дип әйтте.

Дәресләр арасында әһәмиятле чара - ТР Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты коллективы язган “Татарлар тарихы”ның 2 томын журналистларга тәкъдир итү булды. Тарих институты галимнәре Фаяз Шәриф улы Хуҗин, Айрат Ситдыйков әлеге гаять кыйммәтле, фундаменталь хезмәтнең ни рәвешле язылуы хакында бик тәфсилле сөйләделәр. Һәр катнашучыга “Татарлар тарихы”ның 1, 2 томнарын “Татмедиа” бүләк итте.

Төшке аштан соң филология фәннәре докторы, профессор Низамов Илдар Мәлик улы “Татар телле мәгълүмат чараларында иҗтимагый-сәяси терминологиянең яшәеше” дигән темага төпле, фәнни чыгыш ясады. Катнашучыларның остаз чыгышы белән кызыксынуы игътибарлы тыңлауда, күп сораулар бирүдә чагылды. Үз чиратында галим сорауларга төгәл җавап бирде.

Филология фәннәре докторы, профессор Гарифуллин В.З. “Рәсми текстларда терминнарны куллану кагыйдәләре” темасына чыгыш ясап, бүгенге татар матбугатыннан хаталы бик күп мисаллар китерде, терминнарны дөрес куллану кагыйдәләрен искә төшерде.

Икенче көнне уку осталык сыйныфы рәвешендә барды. Тәүге осталык дәресен филология фәннәре докторы, профессор Низамов И.М. башлады. “Мәгълүмат чаралары өлкәсендә һөнәри тәрҗемә: практикум” темасын яктыртып, татар һөнәри тәрҗемәсенең тарихын да кыскача яктыртты, аның күренекле вәкилләре Сәгыйть Фәйзуллин, Ибраһим Гази, Тәлгать Миңнебаев, Рүзәл Йосыпов һ.б.лар турында мәгълүмат бирде, төгәл, анык, ачык тәрҗемә үрнәкләрен әйтте...

Филология фәннәре кандидаты, доцент Гафур Сөнгатовның “Хәзерге татар теле орфографиясе, фәнни нигезләре һәм мәгълүмат чараларында гамәли чагылышы” темасына яңгыраган чыгышы мисаллар күплелеге, фикерләр төрлелеге белән игътибарыбызны үзенә җәлеп итте, фәнни бәхәс уятты.

Филология фәннәре кандидаты, өлкән укытучы Фәттахов Илһам Фаил улы “Журналистик текстны стилистик төзәтү нигезләре” дигән осталык сыйныфы дәресе уздырып, хәзерге заман мәгълүмат чараларыннан “Ватаным Татарстан” иҗтимагый-сәяси гомумтатар газетасына анализ ясады, төгәл мисаллар нигезендә әлеге басмада стилистик ялгышлар байтак булуын искәртте, журналистик текстта стилистик төзәтү нигезләрен аңлатты.

Шулай итеп, “Татар телендә терминология куллануда бердәм алымнар эшләү” фәнни-гамәли семинар-конференциясе үз эшен тәмамлады. Катнашучы журналистлар орфографик, орфоэпик буталчыклыктан котылып, татар телендә терминология куллануда бердәм алымнар эшләү идеясен хупладылар, “Татмедиа”дан орфографик сүзлекләр, татар теленең академик грамматикасы (3 томда) белән тәэмин итүне, КДУдан район газеталары өчен яшь алмаш - яхшы журналистик кадрлар әзерләүне сорадылар.


« Татар журналистикасында терминнар куллану проблемалары»

фәнни-гамәли конференциясенең

резолюциясе

Татарстан Республикасының «Татмедиа» коммуникация чаралары агентлыгы, Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультеты, татар журналистикасы кафедрасы 2006 елның 16 маенда «Татар журналистикасында терминнар куллану проблемалары» дигән темага фәнни-гамәли конференция үткәрде. Конференция эшендә Казанның югары уку йортларыннан фәнни җәмәгатьчелек, массакүләм мәгълүмат чаралары (алга таба - ММЧ) җитәкчеләре, аерым алганда, татар газета-журналларының баш мөхәррирләре, күренекле журналистлар, студентлар катнашты.

Бу темага сөйләшү бүгенге көндә бик мөһим, чөнки соңгы дистә ел эчендә җәмгыятьнең, шул исәптән матбугатның демократияләшүе сәбәпле, ММЧ өлкәсендә терминнарны ясауда, камилләштерүдә, куллануда чуарлык, төрлелелек барлыкка килде. Хәзер һәр журналист, редактор терминнарны русчадан һәм башка телләрдән үзе белгәнчә, үз сәләтеңчә татарчага тәрҗемә итә, гамәлгә кертеп җибәрә. Алар арасында уңышлылары да, мәгънәсе бозылган сүзләр дә бар. Ләкин бу метод белән эшләү кирәкле нәтиҗәне бирми. Әлеге процесс матбугатта стихияле рәвештә бара, ул үз агымына куелырга тиеш түгел. Шуңа күрә конференция темасының актуальлеге бүген тагын да көчәя. Хәзер татар журналистларына бу юнәлештә сүздән конкрет эшкә, гамәлгә күчәргә вакыт җитте. Татар журналистикасында терминнар куллану проблемаларын хәл итү һәм мәсьәләне контрольгә алу максатыннан, фәнни-гамәли конференциядә катнашучылар түбәндәге тәкъдимнәрне хупладылар:
  1. Татарстан Республикасының «Татмедиа» массакүләм коммуникация агентлыгы каршында терминология комитеты төзергә;
  2. Татарстан Республикасының «Татмедиа» массакүләм коммуникация агентлыгы каршындагы терминология комитетына ММЧда терминнар
    ясау, камилләштерү һәм куллануның бердәм принципларын тормышка
    ашыруны тәэмин итәргә;
  3. Татарстан Республикасының «Татмедиа» массакүләм коммуникация агентлыгы каршындагы терминология комитетына ММЧ өчен норматив
    терминологик сүзлек төзеп чыгару һәм редакцияләргә тарату бурычын
    йөкләргә.


КУШЫМТА

Татар терминнарын ясау,

камилләштерү һәм куллану кагыйдәләре


(Кагыйдәләр «Татарстан Республикасы халыкларының телләре турында» Татарстан Республикасы Законын тормышка ашыру буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Комитетның 1995 елның декабрендәге утырышында расланды һәм кабул ителде.)


Кереш аңлатма


Терминнар – фән, техника, сәнгать өлкәсендә, рәсми һәм иҗтимагый-сәяси әдәбитта, шулай ук берникадәр көнкүреш сөйләмендә дә төгәл бер төшенчәне белдерә торган махсус атамалар. Алар фикерне төгәл әйтүдә гаять зур әһәмиятле урын тота. Менә ни өчен һәрбер телдә терминнарны ясау, камилләштерү һәм куллануның принцип-кагыйдәләре яшәп килә. Татар әдәби теле нормаларын тәртиптә тотуда, телне аралашу чарасы буларак гамәли куллануда һәм аны фәнни өйрәнүдә менә шул кагыйдәләргә таяныла.

Принцип-кагыйдәләрнең бай тарихы бар. Нигезен И.Хәлфин, К.Насыйри, М.Мәхмүдов, Г.Фәезханов һ.б. салган, алдынгы карашлы язучы, журналистлар, мулла-мөгәллимнәр дә лаеклы өлеш кертә. 1905-1907 елгы, аннары 1917 елгы революцион борылыш, яңарыш чорларында матбугат, әдәбият, мәгърифәт көчләре терминология үсешендә зур эш башкара. Фәнни нигезгә салынган принцип-кагыйдәләр дә барлыкка килә. Беренче рәсми текст 1920 елның 17-21 ноябрендә Бөтенроссия шәрыкъ журналистлары конференциясендә кабул ителә.

Ул елларда яңа атама-терминнаны ясау өлкәсендә һәм терминология принципларын эшкәртеп, гамәлгә ашыруда Галиҗан Ибраһимов җитәкчелек иткән Гыйльми үзәк тә, Мәгариф халык комиссариаты да, башка фәнни оешмалар да күп көч сала. Бу иҗади процесста халык үзе дә актив катнаша. 1925 елның 6 ноябрендә Гыйльми үзәк утырышында «Тел һәм атамалар турында» яңартылган һәм тулыландырылган кагыйдә-инструкция кабул ителә.

Терминология өлкәсендәге шуннан соңгы үзгәрешләр тел гыйлеме тарафыннан даими өйрәнелеп һәм гомумиләштерелеп, кырыгынчы елларда яңа кагыйдәләр эшләнә. Алар Хөкүмәт терминология комиссиясе президиумының 1943 ел, 8 июнь, 9 октябрь утырышларында расланып, «Татар әдәби теленең гамелдәге терминологиясен тәртипкә салу, яңа терминнар эшләп чыгару һәм терминология сүзлекләрен төзү эшендә төп принциплар һәм инструкция» исеме белән бастырып та чыгарылды. Шуннан бирле фикер алышу булмады, кагыйдәләр рәсми рәвештә кабат каралмады. Шулай да тел белгечләре, журналист, язучы, тәрҗемәчеләр, укытучылар терминология өлкәсенә күп кенә яңалыклар өстәп тордылар. Ләкин, кызганычка, Сталиның милләтсез җәмгыять төзү стратегиясен тормышка ашыру чоры бу кагыйдәләргә дә, бигрәк тә тел куллану практикасына кире йогынты ясап килде.

Бүгенге кагыйдәләр терминология өлкәсендә тупланган уңай традицияләрне дә, уңышсыз сабакларны да искә алып эшләнде. Проект матбугат аша киң катлам укучыларга тәкъдим ителеп, 1990 елда фикер алышынды, Терминология комиссиясе утырышларында берничә кат тикшерелеп, 1991 ел 27 февраль утырышында кабул ителде.

Кагыйдәләрдә терминология теориясе һәм практикасына кагылган төп юнәлеш, таләпләр генә бәян ителде. Элекке инструкцияләрдә каралган аерым күрсәтмә һәм искәрмәләр хәзерге вакытта яисә гамәлгә ашырылганга, яисә көндәлек үтәлергә тиешле әдәби норма булып калганга, яисә мәктәп дәреслекләрендә күрсәтелгәнгә, ул инструкцияләрне биредә кабатлау урынсыз дип табылды. Хәзер инде терминологиягә багышланган бай әдәбият барлыгы да искә алынды. Фәнни һәм гамәли ихтыяҗ туганда менә шушы хезмәтләргә мөрәҗәгать итәргә була: Ибраһимов Г. “Истиляхлар һәҗәте”ннән (193-395 б.), «Тел һәм атамалар турысында инструкция»дән (265-267 б.). Сайланма әсәрләр, 8 т. - Казан, 1981. – 123, 295 б.; Рамазанов Ш.А. Татар теле буенча очерклар. – Казан, - 1954. – 133-145 б.; Фәсиев Ф.С. Татар теленең терминология нигезләре. – Казан, 1969; Хаков В.Х. Татар әдәби теленең совет чорында үсеше. – Казан, 1985; Низамов И.М. Матбугатның тәэсирле сүзе. – Казан, 1982. – 47-66 б.; Рәхимова Р.К. Татар теленең һөнәрчелек лексикасы. – Казан, 1983. Татар теленең терминологиясен камилләштерү проблемалары. – Казан, 2006. – 176 б. һ.б.


Татар терминнарның ясау,

камилләштерү һәм куллану кагыйдәләре


I. Термин - ул җәмгыять тормышының мәгълүм бер акыл яки физик хезмәт өлкәсенә (икътисад, сәясәт, сәнгать, техника, дин, авыл хуҗалыгы, медицина, спорт һ.б.) караган махсус гыйльми төшенчәләрне атый торган тел берәмлеге (сүз яисә сүзтезмә). Термин – төгәл фәнни атама, ул төшенчәнең эчтәлеген мөмкин кадәр тулы, ачык билгеләргә кыска (иң яхшысы – бер сүз ) һәм туры мәгънәле булырга, шушы төшенчә өчен үз өлкәсендә (мәйданында) бердәнбер (синонимсыз) булырга тиеш. Бер мәйдан терминнары үз терминологиясен тәшкил итәләр, аларның бүтән мәйданнарда кулланылуы хупланмый.

II. Термин ясау ихтыяҗы тормышта туып торган яңалык һәм үзгәрешләргә бәйле. Яңа әйбер, күренеш, вакыйга барлыкка килә яисә мәгълүм әйбернең, күренеш, вакыйганың берәр яңа ягы, билгесе, сыйфаты ачыла икән, шул хакта фикер йөртер һәм хәбәр итәр өчен аңа атама-термин билгеләнә. Димәк, терминның төп вазифасы – уйлау һәм аралашуга, ягъни сөйләм оештыруга хезмәт итү.

Терминология кагыйдәләре (принциплары) бу вазифаның үтәлүен контрольдә тота һәм үтәлүенә булышлык итә.

Шул ук вакытта терминология кагыйдәләре әдәби тел нормаларын тәртиптә тотуда, сүзлекләр төзүдә һәм терминнарны лингвистика берәмлеге буларак өйрәнүдә дә гыйльми һәм гамәли кулланма булырга хокуклы.

III. Термин ясау өчен телнең түбәндәге чыганакларына мөрәҗәгать ителә:

1. Татар әдәби теленең үз сүзлек байлыгы – язма һәм сөйләмә, гомуми (битараф) һәм махсус (диалектизм, профессионализм, термин һ.б.), бүгенге һәм тарихи лексикасы. Анна телендә теге йә бу яңа төшенчәгә тулысынча тәңгәл килә торган әзер атама һәм сүз була торып та, аның урынына бүтән телләрнең сүзләре алынмас (мәсәлән: кеше, җир, ут, су, сайлау, бурыч, үзәк, яктылык, ук, җәя, калдык, почмак, көйләү, җыю, борау, балчык измәсе һ.б.).

2. Татарча бербөтен әзер берәмлек табылмаганда ана теле тамырларына һәм үз грамматик чаралары белән яңа сүз һәм сүзтезмәләр ясала. Бу төр терминнарга да фәнни төгәллек, ачыклык, кыскалык һәм аһәңлелек таләбе куела. Аңлаешсыз һәм авыр аңлаешлы, кулланыш өчен уңайсыз булган артык катлаулы ясалмалар, төзелеш ягыннан чатак булып, практикага керә алмаслык неологизмнар кабул ителмәс. Термин ясау өчен туган телнең сүз ясалышы алымнарының төрледән-төрлеләре файдаланыла. (мәсәлән: белешмә, берәмлек, бозваткыч, үзбушаткыч, янкорма, ТБУМ, БМО һ.б.).

3. Яңа төшенчә татар халкына бәйсез рәвештә барлыкка килгән очракта, аны белдерергә ана теленең әзер берәмлекләре табылмаса һәм куелган таләпләргә җавап бирерлек яңаларын ясап яки калькалаштырып та булмаса, бүтән теллләргә мөрәҗәгать ителер: иң әүвәл – халыкара сүз һәм атамаларга; икенче чиратта – кардәш төрки телләргә; аннары – рухи-мәдәни якын телләргә (гарәп, фарсы, рус һ.б.); шулай ук тарихи күршелек ягыннан якын телләргә (мари, мордва, удмурт һ.б.).

Термин нинди генә милләт җирлегендә барлыкка килеп, кайсы гына телдән алынса да, ул татар халкына кулланырга уңайлы, иң башта ана теле мәнфәгатьләрен күздә тотарлык булырга тиеш. Моның өчен түбәндәге шартларның үтәлүе зарур:

- алынмалар да ана теле нигезендә барлыкка килгән терминнарга куела торган таләпләргә тулысынча җавап бирергә тиеш;

- алынмалар тамыр һәм нигез хәлендә генә кабул ителә, ә үзгәртүләр (интонацион, фонетик, морфологик һ.б. ) бары тик ана теленең үзенең сүз ясау һәм грамматик кануннарына буйсындырыла (мәсәлән: