Образовательные программы муниципального общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная школа №15 с углубленным изучением отдельных предметов»

Вид материалаПрограмма

Содержание


Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә
Рус мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен татар әдәбиятыннан программа
Ятлау өчен әсәрләр
Cөйләшү тематикасы
Дәрестән тыш уку
6 нчы сыйныф
Казан Кремле, Сөембикә манарасы һәм аларның архитектурасы.
Муса Җәлил.
Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет академиясе театры турында.
Габдрахман Әпсәләмов.
Халык артистлары Фуат Халитов һәм Шәүкәт Биктимеров иҗатлары.
Сибгат Хәким.
Равил Фәйзуллин.
Айдар Хәлим.
Нур Әхмәдиев.
Милли традицияләр, орнаментлар.
Сөйләшү тематикасы
Дәрестән тыш уку
7 нче сыйныф
Габдулла Тукай.
...
Полное содержание
Подобный материал:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   25

Орфоэпик һәм орфографик минимум


1.Татар алфавитын яттан белү.

2.Татар алфавитындагы хәрефләр белдергән авазларның әйтелешен ныгыту.

3.Калын һәм нечкә сузыклы сүзләрнең әйтелешен камилләштерү,сингармонизм законының асылын(рәт һәм ирен гармонмяләре) гамәли үзләштерү.

4.Озын һәм кыска сузыклы сүзләрне дөрес әйтүгә ирешү(а-ә,у-ү,и;ы-е(э),о-ө).

5.Нечкәлек яки калынлык билгесе булган гади(сәгать,шигырь) сүзләрне, кушма(көньяк,кулъяулык) сүзләрне дөрес әйтергә һәм язарга күнектерү.

6.[къ ],[гъ ],[w ],[җ ],[ң ],[һ ],[ч ], (һәмзә)

авазы булган сүзләрнең әйтелешен үзләштерү өстендә эзлекле эшләү.

7.Иҗек калыпларына өйрәтүне дәвам иттерү(әйт-те,кайт-ты).

8.Бер фраза басымы астында килгән һәм сузыкка тәмамланып, сузыкка башланган ике сүз читендәге фонетик үзгәрешләрне гамәли өйрәтү.

9.Тыңланган яки укылган сүзләрдә иҗекләр санын билгели белү күнекмәләрен үстерү.

10.Лексик темага караган сүзләрнең дөрес әйтелешенә ирешү.

11.Борын ассимиляциясен исәпкә алып, күплек, сан һәм чыгыш килеше кушымчаларын дөрес сайларга өйрәтү.

12.Сорау алмашлыкларында, фигыльнең барлык-юклык формаларында басымны дөрес куюга ирешү.

13.Татар сөйләмен синтагмаларга бүлеп,интонацион яктан дөрес оештыра белүгә өйрәтү.

14.Орфографик күнекмәләрне камилләштерү.


Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә

таләпләр


Т ы ң л а п а ң л а у

Өйрәнелгән материалга нигезләнеп татар сөйләмен укытучыдан яки башка укучылардан ишетеп аңлау; бер минутлык текстны тыңлап аңлау һәм төп эчтәлеген аңлап,укытучының сорауларына җавап бирү; бирелгән җөмләләр арасында эчтәлеккә туры килгәннәрен табып әйтү.

Д и а л о г и к с ө й л ә м

Лексик тема буенча сөйләшү үткәрү;укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеге буенча әңгәмә кору; бирелгән үрнәк диалогка охшаш диалог төзи белү.

М о н о л о г и к с ө й л ә м

Лексик тема буенча хикәя төзеп сөйләү;укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеген сөйләп бирү;сюжетлы рәсемнәр буенча хикәя төзеп сөйләү; бәйрәм белән котлау.

У к у

Текстларны сәнгатьле итеп һәм аңлап уку; текстны аңлап һәм сәнгатьле итеп укуга үзлегеңнән әзерләнү.

Я з у

Хәрефләрнең дөрес график язылышын ныгыту; дәреслектән яки тактадан кечкенә текстларны дөрес итеп күчереп язу;бирелгән үрнәк буенча котлау язу.

3 нче сыйныф

Грамматик минимум

1.Сан,килеш,тартым белән төрләнгән исемнәрне сөйләмдә куллану күнекмәләрен тирәнәйтү.

2.Күплек сандагы тартымлы исемнәрне гамәли үзләштерү.

3.Иң,бик,әле,инде кисәкчәләренең кулланылышын өйрәнү.

4.Җыю саннарының сөйләмдә кулланылу үзенчәлекләрен истә калдыру.

5.Кебек,шикелле,аркылы,саен бәйлекләрен исемнәр һәм алмашлыклар белән кулланырга өйрәтү.

6.Лексик темаларга караган сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсендә дөрес әйтергә өйрәтү.

7.Бу,теге күрсәтү алмашлыкларын кулланып, җөмләләр төзү эшен активлаштыру.

8.Тезмә,кушма,парлы сүзләрнең төзелешен һәм мәгънәләрен дөрес аңларга күнектерү.

9.Хәзерге һәм билгеле үткән заман хикәя фигыльләрне зат-сан белән төрләндереп,барлыкта һәм юклыкта куллану күнекмәләрен камилләштерү.

10.Алдынды,артында,өстендә,астында бәйлек сүзләре белән җөмләләр төзергә күнектерү.

11.Ләкин,чөнки теркәгечле кушма җөмләләрнең эчтәлеген аңлап, аларны сөйләмдә куллануга ирешү.Аларда басымның беренче иҗеккә куелу үзенчәлеген истә калдыру.

12.Раслау,инкяр,сорау,боерык җөмлә төрләрен диалогик һәм монологик сөйләмдә куллануны камилләштерү.

Укучылар үзләштерергә тиешле җөмлә

калыплары

1.Дәфтәрегез кайда?

Дәфтәребез өстәлдә.

2.Апалары кайда яши?

Апалары авылда яши.

3.Татарстанда иң зур шәһәр-Казан.

4.Бу китап бик кызыклы.

5.Мин язмадым әле.

6.Ул укыды инде.

7.Ул Азат кебек тырыш.

8.Ул юл аркылы чыга.

9.Ул вокзалга таба бара.

10.Ул безгә таба килә.

11.Ул минем кебек мәктәптә укый.

12. Ул ел саен авылга кайта.

13.Китап өстәл өстендә(астында,алдында,артында).

14.Бүген салкын,чөнки җил бар.

15.Бүген җылы,ләкин яңгыр.

16.Бу китап матур,ә теге китап матуррак.

Орфоэпик һәм орфографик минимум

1.Өйрәнелгән лексик берәмлекләрне орфоэпия нормаларына туры китереп әйтүне ныгыту.

2.Татар теленең барлык авазларын дөрес әйтүгә ирешү.

3.Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрдә хаталар булдырмау өстендә эшләү.

4.Басым беренче иҗеккә төшкән сүзләрне хатасыз әйтү күнекмәләрен үстерү.

5.Алынма сүзләрнең дөрес әйтелешен саклап,сөйләмдә кулланырга күнектерү.

6.Янәшә килгән ике тартык булган сүзләрнең әйтелешенә һәм аваз үзгәрешләренә игътибарны җәлеп итү(исәнмесез,унбер һ.б ).

7.Янәшә килгән ике бертөрле тартык булган сүзләрне икеләтеп әйтү күнекмәләрен булдыру(аккош,кәккүк,эссе,китте һ.б.).

8.[р ] авазына башланган сүзләрнең әйтелешен гамәли үзләштерү.

9.Я,Ю,Е хәрефе булган сүзләрнең әйтелешен һәм язылышын истә калдыру өстендә эшләү: яшел[йәшел].

10.Укучыларның язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү эшен дәвам итү.


Сөйләм эшчәнлеге төрләренә

өйрәтүгә таләпләр

Т ы ң л а п а ң л а у


Укытучының күрсәтмәләрен бер әйтүдән тулысынча аңлап башкару;дәрес барышында укучыларның җанлы сөйләменә төшенеп бару һәм аралаша алу;1-1,5 минутлык текстны тыңлап,аның төп эчтәлеген русча сөйләп бирү.

Д и а л о г и к с ө й л ә м

Лексик тема буенча сөйләшү үткәрү;

Тиешле сорау яки җавап репликаларын өстәп, диалог төзү;

Укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеге буенча сораулар куя һәм җавап бирә белү.


М о н о л о г и к с ө й л ә м

Укытучы тәкъдим иткән тема буенча хикәя төзеп сөйләү;

Хикәянең ахырын уйлап бетерү;

4-5 репликадан торган диалогны монологка әйләндерү;

Укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеген сөйләп бирү.


У к у

Текстны аңлап эчтән уку;

Аның эчтәлеге буенча сораулар куя һәм сорауларга җавап бирә белү;

Укылган текстның эчтәлеген кыскача яки тулысынча сөйләп бирү;

Сүзлектән файдаланып,таныш булмаган сүзләрнең мәгънәләрен ачыклау;

Я з у

Лексик тема яки сюжетлы рәсемнәр буенча кечкенә күләмле(4-5 җөмлә) хикәя язу;

Бәйрәм белән язмача котлау;

Сорауларга язмача җавап бирү.

4 нче сыйныф
  1. Мәктәптә.
  2. Татарстан Республикасының дәүләт символлары.
  3. Татарстанның тарихи урыннары.
  4. Табигатьне саклыйбыз.
  5. Без музейга барабыз.
  6. Татар шагыйрьләре.
  7. Үзәк универмагта.
  8. Әти-әниләребезнең һөнәрләре.
  9. Татар халкының милли бәйрәмнәре.
  10. Исәнме, җәй!

Грамматик минимум


1.Берлек һәм күплек сандагы уртаклык һәм ялгызлык исемнәрен тартым һәм килеш белән төрләндереп, сөйләмдә куллану күнекмәләрен системалаштыру.

2.Тамыр, ясалма, кушма исемнәре грамматик бәйләнешкә дөрес кертү эшен көчәйтү.

3.Лексик темаларга караган сыйфатларны сөйләмдә урынлы куллануга ирешү.

4.Фигельнең өйрәнелгән заман формаларын аңлап аера бүлү һәм фикерне белдерү өчен кирәкле форманы сайлап куллану эшен активлаштыру.

5.Саннарның өйрәнелгән төркемчәләрен гамали белүне ныгыту.

6.Зат һәм күрсәтү алмашлыкларын килеш белән төрләндереп, дөрес куллануга ирешү.

7.Б и р е д ә, м о н д а,а н д а, т е г е н д ә рәвешләрен сөйләмдә кулланырга күнектерү.

8.Ә н ә, м е н ә алмашлыкларының кулланышын гәмәли белү.

9.Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан, барлык-юклык белән торләнешен үзләштерү һәм сөйләмдә куллануга ирешү.

10.Өйрәнелгән бәйлекләрне кабатлау һәм к а д ә р ,с о н бәйлекләрен гәмәли үзләштерү.

11.Терминнарны әйтмичә генә, җөмләләрдә төрле сүз төркемнәре белән белдерелгән ия һәм хәбәргә сораулар куя белү.

12.Татар җөмләсендә сөйләм предметы һәм сөйләм яңалыгынң урынын гәмәли белү.

13.Татар һәм рус телләрендә сүз тәртибенең үзенчәлекләрен аера һәм аңлый белүгә гадәтләндерү.

14.Граммати белемнәрне гомумиләштерү нигезендә укучыларның сөйләм осталыгын һәм күнекмәләрен системалаштыру.

Укучылар үзләштерергә тиешле җөмлә калыплары

1.Җәен ул кая барачак?

Ул авылга кайтачык(кайтмаячак)

2.Анда нәрсә бар?

Анда сүзлек бар.

3.Әнә анда кем бар?

Анда бер кеше бар.

4.Дәрестән соң син нишлисең?

Дәрәстән соң мин ял итәм.

5Бүген сезгә кемнәр килә?

Бүген безгә кунаклар килә.

Кунаклар сезгә кайчан килә?

Кунаклар бүген безгә килә.

Кунаклар сезгә кайчан килә?

Кунаклар безгә бүген килә.

6.Дәрес бетте, укучылар киттеләр.


Орфоэпик һәм орфографик минимум

1.Авазларның,сүзләренең,интонаөион калыпларның әйтелешен даими рәвештә кабатлап тору.

2.Сүзләрнең иҗекләргә бүленешен истә тоту.

3.Басымның үзенчелекле очракларын гамәли белү.

4.Сингармонизм законының асылын гәмәли белү.

5.Хәрефләрне, сүзләрне,җөмләләрне каллиграфик дөрес итеп яза белүне камилләштерү.

6.Исемнәрнең килеш кушымчаларын,фигыльләрнең барлык-юклык,зат-сан,заман кушымчаларын,дөрес ялгап язуга ирешү.

7.Җөмлә ахрында нокта,сорау яки өндәү билгеләрен куеп язу күнекмәләрен гомумиләштерү.

8.Кеше исемнәрен,фамилияләрен,шәһәр,авыл,елга исемнәрен,хайван кушаматларын баш харефтән яза белүгә күнектерү.

9.Әйтелешле белән язылышлы арасында аерма булган сүзләрне дөрес әйтә һәм яза белү күнекмәләрен системалаштыру.

10.Орфоэпик һәм орфографик яктан сөйләмне дөрес оештыру эшен тирәнәйтү.

Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр

Т ы ң л а п а ң л а у

Авазларны тыңлап, аларны белдергән хәрефләрне күрсәтә белү;

Сүзләрне,җөмләләрне диктор яки укытучы артыннан дөрес кабатлап тәрҗемә итә белү;

Ике минутлык тектны тыңлап,Ю эчтәлеген укытучының сораулары буенча эзлекле һәм сәнгатьле итеп татарча сөйләмен тыңлап аңлый белү һәм аралаша алу.

Д и а л о г и к с ө й л ә м

Төрле типтпгы сорау һәм җавап репликаларын кулланып,көндәлек тормы белән бөйле ситуацияләргә диалог төзү(һәр укучының репликалар саны алтыдан ким булмаска тиеш);

татар сөйләм этикетында караган танышу, исәнләшү,саубыллашу,рәхмәт әйтү,гафу үтенү, котлау сүзләрен урынлы куллана белү;

укылган яки тыңланган текстның эчтәлеге буенча сөйләшү үткәрү.

М о н о л о г и к с ө й л ә м

Тасвирлау һәм хикәяләү элементларын кертеп, лексик тема буенча эзлекле сөйли белү(җөмләләр саныҗидедән ким булмаска тиеш):

укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген аңлап,үз фикереңне әйтә белү;

текстның эчтәлеген чөйләгәндә, сурүтләү чараларыннан урынлы файдалану.

У к у

Хикәяләү әм тасвирлау элементларын үз эченә алган җөмләле текстларны тулысынча аңлап һәм тиешле интонация белән уку;

укылган тексттагы яңа сүзләренең мәгънәләрен сүзлекләрдән таба белү;

укылган текстның эчтәлеген эзлекле итеп сөйләү;

текстны карап чыгып,төп мәгълүматны аерып әйтә белү.

Я з у

Укучыларның гаилә-көнкүрешенә, уку хезмәтенә бәйле темаларга кечкенә сочинение язу;

Сюңетлы рәсемнәр яки укылган текст буенча сорауларга язмача җавап бирү;

Төшереп калдырган хәрефләрне куеп, сүзләрне күчереп язу.


Рус мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен татар әдәбиятыннан программа


Аңлатма язуы

Рус мәктәбендә укучы татар балаларына татар әдәбияты укытуның бурычлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
  1. Укучының татар әдәби телен үзләштерүенә, текстны аңлап, сәнгатьле итеп, йөгерек укуына, дөрес яза белүенә, әдәби тел нормаларын саклап, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү.
  2. Балаларны, гомумән татар әдәбияты , халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, театры, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле язучылар һәм аларның әсәрлерен үзләштерүенә ирешү.
  3. Укучыларга татар халкының килеп чыгышы, тарихи язмышы, чит илләлдәге милләттәшләребез тормышы турында мәгълүматлар бирү.
  4. Халык тарихын һәм мирасын өйрәнү аша яшүсмерләрдә Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәбәт, олыларга, кечеләргә һәм, гомумән, кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү. Шулай ук хезмәт тәрбиясе һәм эстетик тәрбия бирү.

Аңлашыла ки, бу бурычлар, аерым – аерым күрсәтелсәләр дә, үзара тыгыз бәйләнгәннәр. Алар бердәм уку-укыту процессында гамәлгә ашырылалар, чөнки дәрестә белем бирү, шәхес формалаштыру бергә бәйләп алып барыла.

Программага әсәрләр киләчәк яшь буынны мәрхәмәтле, шәфкатьле, туган як табигатен саклаучы һәм яратучы, гомумкешелекнең уңай сыйфатларына ия булган, мәнфәгатьләрен яклардай кеше итеп тәрбияләү бурычларын күз алдында тотып сайланды.

Бу программа “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар әдәбияты укыту програмасы”на (2 – 11 нче сыйныфлар, “Мәгариф” нәшерияты, 1996 ел) нигезләнеп төзелсә дә, һәр сыйныфка кайбер башка күренекле әдип һәм шагыйрьләрнең әсәрләре дә өстәлде. Моңа кадәр өйрәнелеп килүче язучыларның да аерым уңышлы әсәрләре бирелде. (Г.Тукай. “Ана догасы”, Ф.Әмирхан. “Татар каһарманы”, Ә.Еники. “Матурлык”, К.Нәҗми. “Миңлебикә кодагыйның кайгысы” һ.б.).

Укучыларга рухи, милли һәм әхлак тәрбиясе бирүдә,аларны халкыбызга хезмәт итәрдәй шәхес буларак формалаштыруда бу әсәрләрнең роле зур. Яшь буынга милли яшәү рәвешен җиткерүдә, аның үзаңын үстерүдә, бу юнәлештә гамәли адымнар ясауга әзерләүдә әдәбият мөһим җирлек булып тора.

Башлангыч сыйныфлардагы эзлеклелекне дәвам иттереп, укучыларның белемнәрен тулыландыру максатыннан, 5-9 нчы сыйныфларда халык авыз иҗатының барлык төрләреннән дә үрнәкләр алынды. Беренчедән, алар укучыга фольклордан тулы мәгьлумат бирә, икечедән, телгә караган белемнәрне гамәли яктан ныгыту өчен материал буларак кулланыла.

Программада әдәбиятны түбәндәге рәвештә өйрәнү планлаштырылды.

5-9 нчы сыйныфларда аерым әдипләрнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырыла.

10-11 нче сыйныфларда татар әдәбияты тарихын хронологик тәртиптә һәм хәзерге идея-эстетик таләпләрне искә алып яктырту күздә тотылды. Укучыларның, әдәби әсәрләрне укып, аңа үз мөнәсәбәтләрен белдерә алу күнекмәләре бирү күздә тотылды һәм әдәби әсәрләргә бәйләп, әдәбият теориясеннән төшенчәләрен тагын да тирәнәйтү максаты куелды.

Әдәби әсәрләрне өйрәнү барышында укучыларны сәнгатьле уку алымнарына өйрәтү дә әһәмиятле. Бу җәһәттән эш түбәндәге юнәлешләрдә алып барыла:

_ татар теленең үзенчәлекле авазларын әйтү күнекмәләрен булдыру;

_ сүз басымын дөрес куя белү;

_ логик басымны дөрес куя белү;

_ җөмләне фразаларга бүлү һәм дөрес пауза белән уку;

_ тавышны дөрес төшерә һәм күтәрә белү, интонацияне дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру һ. б.

Һәр сыйныф өчен программада “Ятлау өчен әсәрләр”, “Сөйләшү тематикасы”, “Сыйныфтан тыш уку” тематикасы бирелә, укучыларның уку сыйфатын билгеләү максатында әдәби әсәрләр белән эшләүгә, әдәбият теориясеннән белем-күнекмәләр булдыруга таләпләр куела.

Матур әдәбиятны, шул рәвешле, төрле яклап өйрәнү һәм үзләштерү укучыларның сөйләм һәм язу күнекмәләрен камилләштерүгә ярдәм итә. Шуңа күрә урта белемгә ия булган балалар ана телендә фикерли, иркен сөйләшә, дөрес яза белергә тиешләр.

Әдәбият

5 нче сыйныф

Әсәрне уку, өйрәнү

Халык авыз иҗаты. Аның жанрлары.

Әкиятләр, алардагы тылсымлы сюжет. “Зирәк карт”, “Җил арба” әкитләре. Әкият геройлары үрнәгендә шәфкатьлелек, миһербанлылык тәрбияләү.

Мәкаль һәм әйтемнәр турында төшенчә. Аларның табигатенә хас сыйфатлар. Мәкаль-әйтемнәрдә мәгънә тирәнлеге һәм аларның тел-бизәк, сөйләмнең тәэсирлегенә көчәйтү чаралары булуы. Укучыларны мәкаль һәм әйтемнәр тупларга өйрәтү.

Табышмаклар, әкият-табышмаклар, тизәйткеч һәм шарадалар.

Габдулла Тукай. Башлангыч сыйныфларда шагыйрьләр турында өйрәнгәннәрне тирәнәйтү.

“Эшкә өндәү”, “Сабыйга”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Су анасы” шигырьләре.

Шагыйрьнең бала психологиясен сурәтләве, мәгърифәткә, яшьләргә белем һәм тәрбия бирүгә мөнәсәбәте. “Ана догасы”. Ананың үз баласына изге теләкләрен белдерү үзенчәлекләре.

Әнвәр Бакиров. Иҗаты турында кыскача белешмә. “Су анасы” балеты.

Балет музыкасыннан өзек тыңлау. “Тукай һәм музыка” темасына сөйләшү.

Скульптор Садри Ахун. Рәсем сәнгатен үстерүдә аның хезмәтләре. “Казанда Тукай һәйкәлләре” дигән темага әңгәмә.

Әхмәт Фәйзи. Тормыш юлы турында белешмә. “Тукай” романы (өзек). Тукайның балачагы һәм халык һәм язмышының халык тормышына бәйлелеге. Өзекләрне дәрестә һәм өйдә уку.

Нәҗип Думави. Тормыш юлы турында кыскача белешмә. “Айлы төн”, “Син – кеше” шигырьләре. Табигатьнең матурлыгын сурәтләү, кешене бөек зат буларак бәяләү.

Нәкый Исәнбәт. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. Халык авыз иҗатын җыюдагы хезмәтләре, аның үрнәкләре. “Туган ил”, “Син сазыңны уйнадың” шигырьләре. Туга як. Туган илгә мәхәббәтнең сурәтләнүе.

Гаяз Исхакый. Тәрҗемәи хәле. “Кәҗүл читек” хикәясе. Әсәрдә бала психологиясенең бирелеше.

Мәҗит Гафури. Әдипнең тормыш юлы турында белешмә. “Гөлләр бакчасында” шигыре, “Кыр казы” хикәясе. Аларда хезмәтнең тормыштагы роле, укучыларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Галимҗан Ибраһимов. Әдипнең тормыш юлы турында кыскача белешмә. “Яз башы” хикәясе. Туган як табигатенең матурлыгы, аның белән хозурлану темаларының күтәрелүе һәм сәнгатьчә хәл ителеше. Хикәя турында төшенчә.

Дәрҗия Аппакова. Тормыш юлы турында белешмә. “Йолдызкай” хикәясе. Йорт хайваннарына мәхәббәт тәрбияләү, алар турында мәгълүмат бирү. “Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясе.

Кешеләр арасында дуслык, бер-береңә игътибарлы булу мәсьәләләренең актуальләштерелүе.

Гөлсем Сөләйманова. Халык җырчысының тормыш юлы һәм татар җыр сәнгате өлкәсендәге хезмәте турында белешмә. Ул башкарган җырлар язмасын тыңлау, фикер алышу.

Фатих Кәрим. Шагыйрьнең тормыш юлы турында белешмә. “Гармунчы аю белән җырчы Маймыл” әкияте. Әкияттә хайваннар образының бирелеше. “Үлем уены” поэмасы. Үлемне җиңгән кечкенә солдат образы.

Абдулла Алиш. Язучының тормыш юлы турында белешмә. “Сертотмас үрдәк” әкияте. “Чуар тавык” хикәясе. Хайваннар турындагы әкиятләрнең үзенчәлеге.

Фатих Хөсни. Язучының тормыш юлы турында белешмә. “Малай белән солдат”, “Сөйләнмнгән хикәя” әсәрләре. Малайның әтисенә мәхәббәте чагылышы. Өлкәннәр һәм бала психологиясен ачу.

Нәби Дәүли. Язучының тормыш юлы турында белешмә. “Бәхет кайда була?” шигыре. Хезмәткә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү. “Кар нинди җылы” хикәясе. Өлкәннәр һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр.

Нури Арсланов. Шагыйрьнең тормыш юлы турында кыскача белешмә. “Казан” шигыре.

Шагыйрьнең Казанга мәхәббәте, Казанның үткәкне һәм киләчәге.

Гамир Дәүләтшин. “Гасырлар тирәнлегеннән”. Татар халкының борынгы тарихы, аны өйрәнү һәм саклау.

Гомәр Бәширов. Әдипнең тәрҗемәи хәле турында белешмә. “Нинди ул Татарстан?” Республика турында мәгълүмат бирү.

Саҗидә Сөләйманова. Шагыйрәнең тормыш юлы турында белешмә. “Кайный, шаулый Казан урамнары”. Казанга бәйле бөек шәхесләр турында өстәмә мәгълүмат бирү. “Ялгыз торна” хикәясе.

Халыктагы ырымнар һәм аларның тормыш-көнкүрештә чагылышы.

Шәүкәт Галиев. Шагыйрьнең тәрҗемәи хәле. “Алтын куллар”, “Телләр белүче каләм”, “Магнитофон онытмый”, “Саумысез, арышларым” шигырьләре. Һөнәрле, белемле булуның, туган телне белүнең әһәмияте, зарурлыгы.

Рабит Батулла. Тормыш юлы турында белешмә. “Дуслар дус булып кала” әкияте. Дусларны табу һәм аны саклый белүнең әһәмияте.

Фәнис Яруллин. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Анам теле” шигыре. “Кояштагы тап” әкияте. Ялганның кешегә начарлык булып кайтуы.

Солтан Шәмси. Язучы турында мәгълүмат бирү. “Табигатьнең газиз баласы” хикәясе. Кешене кеше иткән төп сыйфатлар: мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек.

Ятлау өчен әсәрләр

Г. Тукай. Эшкә өндәү. Сабыйга.

Ә. Фәйзи. “Тукай” романыннан өзек. (укытучы сайлавы буенча).

Н. Думави. Айлы төн.

Г. Ибраһимов. “Яз башы” хикәясеннән өзек (укытучы сайлавы буенча).

Н. Дәүли. Бәхет кайда була?

Н. Арсланов. Казан.

Ш. Галиев. Хәзинә. Магнитофон онытмый.

Cөйләшү тематикасы


Г.Тукай музеенда

Тукай һәйкәле янында.

Чәчәкләр тормыш бизәге.

Китап – белем чишмәсе.

Бакчачы һөнәре.

Мин яраткан йорт хайваны.

Безнең якның ерак тарихы.

Туган ягым – Татарстан.

Дәрестән тыш уку


Татар халык әкиятләре.

Ә.Фәйзи. “Тукай” романы.

А.Алиш. Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык.

М.Латыйфуллин. Курайчы малай.

Ф.Яруллин. Серле дөнья.

Җ.Тәрҗеманов. Шаян белән Наян.

М. Хәсәнов. Шайтан малае.

6 нчы сыйныф

Әсәрне уку һәм өйрәнү

Татар халык авз иҗаты. Җырлар турында төшенчә. “Яшә Республикам!” җыры. Кеше тормышында җырның әһәмияте.

Казан Кремле, Сөембикә манарасы һәм аларның архитектурасы. Кремль, Сөембикә манарасының архитектурасы турында мәгълүмат бирү.

Абдулла Әхмәт. Тормыш юлы һәм иҗаты. “Үги кыз” пьесасы. Әсәрдә халык әкиятенең үзенчәлеге, җанлы форма саклануы, андагы халыкчан образлылык, чиксез садәлек. Әсәр аша намуслылыкка, хезмәт сөюгә, тырышлыкка һәм һөнәрле булырга өйрәтү.

Муса Җәлил. Әдипнең тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Кызыл ромашка”, “Чәчәкләр” шигырьләре. Аларның язылу тарихы, эчтәлектә күчерелмә мәгънәләр. Батырлык турында мәкальләр.

Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет академиясе театры турында. Аның төзелү тарихы, театрда беренче булып эшләүче шәхесләр.

Рөстәм Яхин. Композиторның тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Иптәшләр” шигыре. Милләтләр арасындагы дуслыкны Туган илне сакларга әзер тору аша күрсәтү.

Җәүдәт Фәйзи. Композиторның тормышы, иҗаты. Татар музыка сәнгатендә аның тоткан урыны. Һ.Такташның “Урман кызы” җырын тыңлау һәм өйрәнү.

Габдрахман Әпсәләмов. Язучы турында белешмә. “Онытырлык түгел” хикәясе. Ананың баласына булган хисләре, хатын-кызларның батырлыгы.

Ибраһим Гази. Әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты. “Йолдызлы малай” хикәясе. Әсәрдә сугышның ачы фаҗигасе тасвирлану.

Халык артистлары Фуат Халитов һәм Шәүкәт Биктимеров иҗатлары. Татар театры үстерүдә аларның эшчәнлеге.

Зәки Нури. Шагыйрь турында белешмә. “Яңа шәһәр” шигыре. Илдәге үзгәрешләр, аларның үсеше.

Сибгат Хәким. Әдипнең тормыш юлы, иҗаты. “Язар өчен илһам эзли, диләр” шигыре, “Бакчачылар” поэмасы. Әсәрдә тирән лиризм, гадилек,сугышчан патриотизм.

Ләбибә Ихсанова. Язучы турында белешмә. “Лачын кызы”, “Шомырт чәчәкләре ак кына” хикәяләре. Хатын-кызларның кыюлыгы, яшьләр арасындагы дуслык һәм мәхәббәт.

Равил Фәйзуллин. Шагыйрь турында белешмә. “Күмәч пешерүчеләр җыры” шигыре. Игечеләргә хөрмәт, икмәкне кадерләргә өйрәтү, һәр һөнәрнең үзенчәлеге турында фикер алышу.

Айдар Хәлим. “Казлар көткәндә” шигъри повесте. Табигать күренешләренең матурлыгы, туган якны ярату хисләре, лирик геройның психологиясен ачу.

Радик Фәизов. “Ә Җирдә тереклек бармы?” хикәясе. Фантастик хикәя турында төшенчә.

Нур Әхмәдиев. “Ана” хикәясе. Кешеләрдә миһербанлылык хисләре тәрбияләү.

Милли киемнәр. Аларның үзенчәлеге, тарихның төрле чорларында костюмнарның көче, әхлак тәртипләре, кешенең яңалыкка һәм камиллеккә омтылышы.

Милли традицияләр, орнаментлар.

Милли бәйрәмнәр. Сабантуй.

Ятлау өчен әсәрләр

М.Җәлил. Кызыл ромашка.

Һ.Такташ. Иптәшләр.

З.Нури. Яңа шәһәр.

Л.Ихсанова. Лачын кыз (өзекне укытучы сайлый).

Р.Фәйзуллин. Күмәч пешерүчеләр җыры.

Н.Әхмәдиев. Ана.(өзекне укытучы сайлый).

Сөйләшү тематикасы

М.Җәлилнең музей-квартирасында.

Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.

Батыр егет – ил күрке.

Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык.

Иптәшлек, дуслык турында.

Казаным – башкалам.

Яраткан шөгылем.

Дәрестән тыш уку

Х.Җәлилова. Абыем турында.

Һ.Такташ. Караборынның дусты.

Л.Ихсанова. Бүләк. Шомырт чәчәкләкре ак кына.

Г.Нәбиуллин. Урман заты. Фантастик повесть.

7 нче сыйныф

Әсәрләрне уку һәм өйрәнү

Халык авыз иҗаты. Табышмаклар. Табышмакларның үзенчәлекләре. Халыкның зирәклеге, тапкырлыгын чагылдыру.

Габдулла Тукай. Иҗаты турында белешмә. “Исемдә калганнар” әсәре. Шагыйрь балачагының бирелеше. “Туган авыл” шигыре, “Шүрәле” поэмасы.Әсәрләрдә Туган якка мәхәббәтнең чагылышы, табигате. “Кичке азан” шигыре. Милләтне берләшергә чакыру мәсьәләләре. “Татар яшьләре” шигыре. Шагыйрьнең яшьләргә баглаган өметләре, теләкләре.

Рссам Байназар Әлменов. Иҗаты турында белешмә. Әсәрләре турында фикер алышу.

Композиторлар Заһидулла Ярулин һәм Фәрит Яруллин. Иҗатлары турында белешмә. Балет турында төшенчә. Ф.Яруллин язган “Шүрәле” балетының эчтәлеге.

Фатих Әмирхан. Иҗаты турында блешмә. “Татар каһарманы” хикәясе. Революция тәэсирендә барлыкка килгән каһарман исеме астында яшеренгән кешеләрне тәнкыйтьләү.

Мәҗит Гафури. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Сарыкны кем ашаган?” мәсәле. Мәсәлләрнең жанр буларак үзенчәлеге. “Татар байрагы” шигыре. Шигырь аша милләт язмышын тасвирлау.

Галимҗан Ибраһимов. Иҗаты турында белешмә. “Алмачуар” хикәясе. Хайваннарга карата миһербанлылык хисләре тәрбияләү.

Гадел Кутуй. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә.”Сагыну” нәсере. Сугыштагы кешенең кичерешләрендә Туган ил образы. Нәсер турында төшенчә. “Рөстәм маҗаралары” повесте. Әсәрдәге фантастик вакыйгалар, чынлык дөньясы белән хыял дөньясының яраштырылып бирелүе.

Хәсән Туфан. Шагыйрь турында белешә. “Талантлы син Кеше туганым”, “Киек казлар” шигырьләре. Хисләрне кошларга бәйләп аңлату. Күчерелмә мәгънәсе турында төшенчә.

Гази Кашапов. Язучы турында белешмә. “Киек каз юлы” әсәре.

Зифа Басыйрова. Җырчы хакында белешмә. Татар җыры сәнгатенә керткән өлеше.

Роза Хафизова. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Кашкарыйлар озын гомерле” әсәре. Тәрбияләү мәсьәләсе, хезмәт сөючән балалар образлары тудырылуы.

Ибраһим Салахов. Язучы турында белешмә. “Ана тавышы” әсәре. Тоткыннарның ана хәсерәтен үз фаҗигаләре кебек кичерүе.

Зыя Мансур. Иҗаты турында белешмә. “Таңсылу” әкияте. Таңсылуның язмышына иптәш кызларының крашы, әсәрнең идеясе. Идея турында төшенчә.

Әмирхан Еники. Язучы турында белешмә. “Кем җырлады?”, “Матурлык” хикәяләре. Җанлы образларның бирелеше, Автор тарафыннан аларның эчке дөньясының күркәм, матур сыйфвтларының тасфирлануы. Әдәби әсәрләрдә психологизм.

Рафил Төхфәтуллин. Иҗаты турында белешмә. “Балам көлүе” хикәясе. Әсәрдә ата-ана бала хисләренең чагылышы. Язучының әйтергә теләгән фикере.

Гөлшат Зәйнашева. Иҗаты турында белешмә. “Туган җирем – Татарстан” шигыре. Туган якны ярату хисләренең бирелеше.

Фәрит Иделле. “Өзелгән үзәкләр, саркылган йөрәкләр”публицистик язмасы. Чит илләрдә яшәгән милләттәшләребез язмышы.

Нәүрүз бәйрәме.

Ятлау өчен әсәрләр

Г.Тукай. Туган авыл.

М.Гафури. Татар байрагы.

Ә.Еники. Матурлык (өзекне укытучы үзе сайлый).

Г.Кутуй. Сагыну (өзек).

Г.Зәйнашева. Туган җирем – Татарстан.

Сөйләшү тематикасы

Ватаным Татарстан.

Каһарман Мулланур Вахитов.

Кешенең матурлыгы нәрсәдә?

Балет карагач.

Ана – бөек исем.

Республикада истәлекле урыннар.

Дәрестән тыш уку

Г.Тукай. Мәсәлләр.

Г.Ибраһимов. Табигать балалары.

Г.Кутуй. Рәссам.

Г.Гобәй. Ләйсән яңгыр.

Ф.Шәфигуллин. Бер малай, өч аргамак.

Г.Кашапов. Киек каз юлы.

8 нче сыйныф

Әсәрләрне уку һәм өйрәнү


Халык авыз иҗаты. Бәетләр. Бәетләрнең лиро-эпик жанр булуы. “Сак-Сок” бәете. Ике бала язмышының трагизмы, аның фантастик сюжетка корылган булуы. “Сөембикә бәете”. Казан алыну вакыйгаларының сурәтләнеше, Сөембикә образының бирелеше.

Галиәсгар Камал. Драматург турында белешмә. “Беренче театр” комедиясе. Әсәрдә сурәтләнгән конфликтның бирелеше. Комедия турында төшенчә.

Татар театрының тарихы. Беренче театр труппалары һәм артистлары.

Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская һәм Габдулла Кариев. Иҗатлары турында белешмә. Аларның театр сәнгатен үстерүдәге эшчәнлеге.

Гаяз Исхакый. Әдип турында төшенчә. “Сөннәтче бабай” повесте. Әсәрдә татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолаларының тасвирлануы.

Гомәр Бәширов. Иҗаты турында белешмә. “Туган ягым – яшел бишек” повесте. Анда татар халкының гореф-гадәтләре, табигать һәм кеше чагылышы. Повесть турында төшенчә.

Кави Нәҗми. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты. “Миңлебикә кодагыйның кайгысы” әсәре. Татар авылындагы кешеләрнең күңелендәге үзгәрешләр. “Хәят апа” поэмасы. Поэмада сугыш елларында тылдагы халыкның тормышы һәм хезмәте чагылышы.

Композитор Солтан Габәши –татар операсына нигез салучыларның берсе. “Эшче” операсы. Опера турында төшенчә.

Муса Җәлил. Иҗаты турында белешмә. “Җырларым”, “Бер үгет”, “Имән”, “Катыйльгә” шигырьләре. Батырлык һәм хезмәт темаларының чагылышы. Әдәбиятта, музыкада, сынлы сәнгатьтә Муса Җәлил образы.

Күренекле җырчылар. Мәрьям Рахманкулова һәм Галия Кайбицкая иҗатлары турында белешмә.

Рәссам Харис Якупов. “Хөкем алдыннан” картинасы. Картинаның язылу тарихы, анда Җәлил образының бирелеше.

Габдрахман Әпсәләмов. Иҗаты турында белешмә. “Ак чәчәкләр” романы. Сәламәтлек сагында торучы табибларның үз эшләренә һәм кешеләргә мөнәсәбәте.

Нәби Дәүли. Язучы турында белешмә. “Яшәү белән үлем арасында” повесте. Әсәрдә тоткыннарның яшәүгә омтылышын чагылдыру, фашизмның явызлыгын фаш итү.

Шамил Рәкыйпов. Язучы турында белешмә. “Чәчәкләр сөйли белә” повесте. Барый Шәвәлиевнең бала чагы, мәктәп еллары, яшьлеге. Аның батыр булып формалашуы.

Атилла Расих. Язучы турында белешмә. “Ишан оныгы” романы. Әсәрдә авторның авыр яшьлеге, аның сәбәпләре.

Гариф Ахунов. Тормыш юлы, иҗаты. “Идел кызы” романы. Чорның гаделсезлеген үз җилкәсендә татыган Габбас мулла язмышы.

Шәүкәт Галиев. Иҗаты турында белешмә. “Әткәйгә хат “ поэмасы. Бөек Ватан сугышы чорында балалар язмышы.

Хәсән Сарьян. “Әткәм һөнәре” повесте. Кешенең күңел сафлыгы һәм аның бәхете арасындагы бәйләнеш. Намуслы хезмәт – кешенең затлылыгын раслаучы нигез.

Милли бәйрәмнәр, йолалар, гореф-гадәтләр. Алар – халыкның рухи байлыгы, халыкны милләт итеп берләштерә торган асыл нигезләрнең берсе.

“Каз өмәсе” йоласы. Аны үткәрү тәртибе.

Ятлау өчен әсәрләр

М.Җәлил. Җырларым. Имән.

Г.Бәширов. Туган ягым – яшел бишек. (өзек).

Ш.Галиев. Әткәйгә хат (өзек).

Н.Дәүли. Яшәү белән үлем арасында (өзек).

Сөйләшү тематикасы

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры.

Син батырлыкны ничек аңлыйсың?

Туган ягым - яшел бишек.

Яраткан әсәрем.

Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен.

Татар халкының милли бәйрәмнәре.

Дәрестән тыш уку

Н.Дәүли. Яшәү белән үлем арасында.

Г.Әпсәләмов. Ак чәчәкләр.

А.Расих. Ишан оныгы.

Г.Бәширов. Менә сиңа мә!

9 нчы сыйныф


Әсәрләрне уку һәм өйрәнү

Халык авыз иҗаты. Риваятьләр һәм легендалар. Аларның жанр үзенчәлекләре.

Шәриф Камал. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. ”Буранда” хикәясе. Анда күтәрелгән мәсьәләләр, образлар бирелеше.

Хөснулла Вәлиулин. Композиторның иҗаты турында белешмә. “Акчарлаклар” җыры.

Гаяз исхакый. Татар драматургиясен үстерүгә керткән өлеше.”Җан Баевич” комедиясе. Әсәрнең идеясе һәм образлары.

Һади Такташ. Шагыйрьнең татар поэзиясендә тоткан урыны. “Мокамай” шигыре. Лирик геройның Мокамайга мөнәсәбәте.

Хәсән Туфан. Иҗаты турында белешмә. “Туган тел турында җырлар”, “Кайсыгызның кулы җылы?”, “Кемнәр сез?” шигырьләре. Аларның темаларын билгеләү идеясен ачу.

Мирсәй Әмир. Язучының тормышы һәм иҗаты. ”Агыйдел” повесте. Әсәрдә 30 нчы еллар барышындагы тарихи вакыйгалар, табигать күренешенең бирелеше. Пейзаж, аның әһәмияте.

Җырчы Фәхри Насретдинов. Аның опера сәнгатен үстерүдәге эшчәнлеге.

Шамил Усманов. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты хакында белешмә. “Әптри агай хикәясе”. Әсәрнең идеясе, төп герой образы.

Таҗи Гыйззәт. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Изге әманәт”драмасы. Әсәрдә батырлык, уңай һәм тискәре образларның бирелеше.

Атистлар Фатыйма Ильская һәм Гөлсем Камская иҗатлары, аларныҗ театр сәнгатен үстерүдәге эшчәнлекләре.

Шәриф Еникеев. Тормыш юлы, иҗаты. “Солтангәрәйнең язмышы” повесте. Тормыштагы авырлыкларны җиңә алуның әсәрдә сурәтләнеше.

Самат Шакир. Тормыш юлы һәм иҗаты. “Үлемнән көчлерәк” очеркы. Патриот шагыйрь Хәйретдин Мөҗәй образы һәм аның батырлыгы. Очерк турында төшенчә.

Аяз Гыйләҗев. Тормыш юлы һәм иҗаты. “Җомга көн кич белән” повесте. Бибинур әбинең изгелеге, шәфкатьлеге. Авторның кешеләрдә яхшылык сыйфатлары кими баруына борчылуы.

Илдар Юзеев. Тормыш юлы, иҗаты. “Таныш моңнар”, “Гашыйклар тавы” әсәрләре. Хезмәткә намуслы караш, мәхәббәтнең көче, аңа тугрылык, табигатьне саклау мәсьәләләре.

Эдуард Касыймов. Язучы турында белешмә. “Гомер ике килми” повесте. Әсәрдә хаксызга рәнҗетелгән кешеләр язмышы.

Рәссам Лотфулла Фәттахов. Иҗаты турында белешмә. “Игеннәр өлгерде” картинасы. Анда сурәтләнгән вакыйгалар. Төсләрнең бирелеше.

Фәнис Яруллин. Иҗаты турында белешмә. “Иң гүзәл кеше икәнсез”, “Ана”, ”Җилкәннәр җилдә сынала” әсәрләре. Укытучыга соклану хисенең, ананың баласына булган олы мәхәббәтенең сурәтләнүе. Автобиографик әсәрләрнең үзенчәлеге.

Миргазиян Юныс. Тормыш юлы, иҗаты. “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” повесте. Бөек Ватан сугышы вакыйгаларының чагылышы, персонажларның эчке кичерешләре, татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары.

Энҗе Мөэминова. Тормыш юлы, иҗаты. “Туган илем минем”, “Икмәк” шигырләре. Әсәрләрнең теле, сәнгатьчә эшләнеше.

Наҗар Нәҗми. Тормыш юлы,иҗаты. “Татар теле” шигыре. Анда туган телнең бөеклеге чагылдырылу.

Милли бәйрәмнәр. (ел фасыллары буенча) Корбан гаете. Мәчетләр тарихыннан.

Ятлау өчен әсәрләр

Һ.Такташ. Мокамай.(өзек)

Х.Туфан. Туган тел турында җырлар.

М.Әмир. Агыйдел.

Ф.Яруллин. Ана.

Э.Мөэминова. Икмәк.

Н.Нәҗми. Татар теле.

Сөйләшү тематикасы

Казанда яшәгән бөек кешеләр.

Икмәк – ил тоткасы.

Тел тарихы – халык тарихы.

Яшьлек табигать бүләге.

Батырлыкны син ничек аңлыйсың?

Табигать һәм без.

Дәрестән тыш уку

Ш.Камал. Акчарлаклар.

Г.Исхакый. Зөләйха.

Х.Туфан. Гүзәл гамь

А.Гыйләҗев. Күзгә-күз.

Э.Касыймов. Гомер ике килми.

Ф.Яруллин. Яши белү.

10 нчы сыйныф

Әсәрләрне уку һәм өйрәнү

Татар әдәбияты тарихына кереш. Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты турында гомуми белешмә.

Кол Гали. “Кыйссаи Йосыф” поэмасы. Аның сюжеты, төп образлар, автор күтәргән төп мәсьәләләр, әсәрнең үзеннән соңгы әдәбиятыбыз үсешенә ясаган тәэсире.

Алтын Урда чоры әдәбиятына һәм мәдәниятена кыскача күзәтү.

Бу чорда иҗат иткән әдипләр, аларның әсәрләре. Жанр төрлелеге. Газәл жанры.

Сәйф Сараи. Тормышы һәм иҗаты турында белешмә. “Сөһәйл вә Гөлдерсен” дастаны. Фаҗигале язмышлар, шәхси бәхетнең иҗтимагый шартларга бәйле булуы. Сурәтләүнең табигать белән бәйләнеше, әсәрдәге романтик стиль.

Идегәй” дастаны. Аның иҗат ителү тарихы, төп образның бирелеше. Әсәрдә ил идарәсе, халык язмышы. Дастан турында төшенчә.

Казан ханлыгы тарихы һәм мәдәниятенә күзәтү. 15-16гасырларда иҗат иткән татар әдипләре.

Мөхәммәдьяр. Тормышы һәм иҗат юлы. “Төхфәи мәрдан”, “Нуры Содур” поэмалары. Аларның төшелеше, хикәяләренең төп проблематикасы, сәнгатьчә эшләнеш үзенчәлекләре.

17 нче йөз тарихына һәм әдәбиятына кыскача күзәтү.

Мәүлә Колый. Тормыш юлы, иҗаты. Аның хикмәтләре. Алардагы тема төрлелеге. Әсәрләрдә дөньявилык һәм суфилык. Хезмәт кешесенә мөнәсәбәт. Күңел каршылыгының чагылышы.

18 нче йөз тарихына һәм әдәбиятына күзәтү. Бу чорда иҗат иткән әдипләр.

Габдерәхим Утыз Имәни. Иҗаты турында белешмә. Тематикасының төрлелеге, фикер каршылыклары. Реаль күренешләрнең эзлекле сурәтләнүе. Мәрсия жаныры турында төшенчә.

19 нчы йөз әдәбиятына һәм мәдәниятенә күзәтәтү.

Габделҗәббар Кандалый. Тормыш юлы һәм иҗаты. “Сәхибҗәмалга” поэмасы. Шагыйрьнең әдәбиятка алып килгән яңалыгы. Әсәрдә мәхәббәтнең чалылышы.

Шиһабеддин Мәрҗани. Тормышы һәм иҗаты. Мәрҗани турында татар әдипләре. Татар иҗтимагый фикер үсешендә роле.

Мифтахеддин Акмулла. Тормышы һәм иҗаты. Аның аерым әсәрләре, аларның идеясе.

Каюм Насыйри. Тормышы һәм күпкырлы эшчәнлеге. “Әбугалисина” кыйссасы. Фантастик сурәтләү алымы, гуманистик идеяләрнең яклануы, хаксызлыкка каршы көрәш. Сатирик әсәрдә аымнар, иронияле сурәтләүләр.

Муса Акъегет. Тормышы һәм иҗаты. “Хисамеддин менла” повесте. Әсәрдә искелек тарафдарлары, аларга алмашка килгән яңа кешеләрне күрсәтергә омтылыш, хатын-кыз язмышы.

Заһир Бигиев. Тормышы һәм иҗаты. “Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә” романы. Әсәрнең темасы, идеясе, композицион төзелеше.

20 нче йөз башы әдәбиятына күзәтү.

Гаяз Исхакый. Әдип иҗатының яңалыгы. “Ул әле өйләнмәгән иде” әсәре, анда катнаш гаилә проблемасы. Холык, әхлак һәм кеше язмышы.

Габдулла Тукай. Шагыйрьнең гасыр башындагы әдәбият үсешенә керткән өлеше. “Милли моңнар” һәм “Сәрләүхәсез” шигырьләре. Милләт язмышы. Әсәрләрнең темасы, идеясе.

Тукай образының әдәбиятта, музыкада,сынлы сәнгатьтә чагылышы.

Композитор Нәҗип Җиһанов. Музыка өлкәсендәге эшчәнлеге турында белешмә. “Кырлай” симфоник поэмасы. Г.Тукай “Шүрәле” әсәре белән танышу.

Рәссам Бакый Урманче. Иҗаты турында белешмә. Тукай образын гәүдәләндергән әсәрләре.

Сәгыйть Рәмиев. Тормышы һәм иҗаты. “Таң вакыты” һәм “Мин” шигырьләре. Авторның карашы.

Дәрдемәнд. Тормыш юлы, иҗаты. “Кораб”, “Бәллү”, “Видагъ” шигырьләре. Аларның темасы, идеясе.

Галиәсгар Камал. Иҗаты турында белешмә. “Бүләк өчен”комедиясе. Әсәрнең проблематикасы, андагы образларның бирелеше.

Артист һәм язучы Габдулла Шамуков. Аның татар театры сәнгатен үстерүдәге эшчәнлеге.

Фатих Әмирхан. Иҗаты турында белешмә. “Хәят” повесте. Әсәрнең идесе, кеше психологиясен тасвирлауда авторның осталыгы.

Мирхәйдәр Фәйзи. Тормышы һәм иҗаты. “Галиябану” драмасы. Әсәрдә мәхәббәт гүзәллеге, сафлыгы, образлар бирелеше. Драма җыр һәм музыка кергән беренче әсәрләрдән берсе булуы.

Шәехзадә Бабич. Тормышы һәм иҗаты. “Кандала” балладасы. Әсәрдәге нечкә юмор, тәнкыйть фикеренең тирәнгә яшеренүе.

Ятлау өчен текстлар

Г.Утыз Имәни. Гыйлемнең өстенлеге турында.

Г.Тукай. Милли моңнар.

С.Рәмиев. Таң вакыты.

Дәрдемәнд. Кораб. Татарлыктан татар һич гарь итәрме.

Ф. Әмирхан. Хәят (өзек).

Сөйләшү тематикасы

Татар каһарманнары.

Мәгърифәт учаклары (татар мәдрәсәләре).

Тарих һәм сәнгать

Чит илләрдәге милләттәшләребез.

Минем яраткан героем.

Сәламәтлек һәм спорт.

Дәрестән тыш уку

С.Сараи. Гөлстан бит төрек.

Кол Гали. Кыйссаи Йосыф.

К.Насыйри. Тәрбия китабы.

Г.Исхакый. Кәләпүшче кыз.

Ф.Әмирхан. Фәтхулла хәзрәт.

И.Нуруллин. Тукай.


11 нче сыйныф

Әсәрләрне уку һәм өйрәнү

1917 нче елдан соңгы әдәбият

Революция тарафтарларының 1917 нче елның 7 нче ноябренә кадәр биргән вәгъдәләре: халыкка җир, ирек,тынычлык бирү, милли мәсьәләләрне гадел хәл итү. Яңа көч белән кабынган гражданнар сугышының авыр нәтиҗәләре. Әдәбиятта көрәш темасының үзәккә куелуы. Шул әсәрләрнең аеруча характерлылары: “Кызыл байрак” (М.Гафури), “Изге көрәшкә”, “Каравылда” (М.Максуд), “Чәчәктән һәйкәл” (Ф.Бурнаш), “Декламацияләр” (Г.Камал) һ.б. Әсәрләрдәкөрәш пафосы, аның оптимизмы. Иҗтимагый-идеологик үзгәрешләрнең эстетик фикерләүгә ясаган тәэсире, социологик якның өстенлек алуы. Боларны бергә җыеп күрсәтү ягыннан “Канлы көннәрдә” (Ш.Усманов), “Яңа кешеләр” (Г.Ибраһимов) әсәрләре.

1920 – 1930 нчы еллар әдәбиятына күзәтү.

Гражданнар сугышы, ачлык темаларының даими яктыртылуы. Яңа газеталар, журналлар чыгу. Аларның әдәби әсәрләрдә үткәрелергә тиешле идеологик якка нык тәэсире. Төрле әдәби төркемнәр барлыкка килүе. Бер-беренә каршы килүче әдәби агымнарның (пролетар юнәлеш, футуризм, имажинизм һ.б.) яшәвенә әле мөмкинлек булу.Әдәбиятта аеруча еш очрый торган темалар: кешенең революциядәге урыны; кеше бәхете: “Шобага”, “Яр буенда учаклар” (К.Нәҗми), “Эшче” (М.Гафури), “Бәхет” (М.Җәлил) һ.б.; революцион аскетлык: “Ил кызы”, “Краском мәхәббәте” (Ш.Усманов). Иске көчләрне сатира утына тоту: “Сакла, шартламасын!” (К.Тинчурин), “Деникинның төше” (Г.Камал) һ.б.

Татарстан һәм СССР язучыларының беренче съездлары (1934). Социалистик реализм иҗаты методы, аныҗ үзенчәлекләре.

Г.Ибраһимов “Казакъ кызы” романы. Әсәрдә казак тормышының бирелеше,үзәк геройларга кыскача характеристика.

К.Тинчурин. “Сүнгән йолдызлар” драмасы. Әсәрдә кеше бәхетенең чагылышы.

Һ.Такташ. “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасы.

Г.Кутуй. “Тапшырылмаган хатлар” повесте. Әсәрнең гаилә һәм мәхәббәт мәсьәләләрен яктырту үзенчәлекләре.

1940 – 1950 нче еллар әдәбиятына күзәтү

Бөек Ватан сугышы алды һәм сугыш вакытында татар әдәбияты. Иҗатта җиңүгә булган омтылышның үзәктә торуы. Шигърият, хикәянең активлашуы. Драма әсәрләре, аларның бу чордагы төп юнәлеше. М.Җәлил, Ф.Кәримнәрнең татар шигъриятен үстерүдәге рольләре. Т.Гыйззәт, М.Әмир, Н. Исәнбәт, Г. Кутуй, И. Гази, А.Шамов һ.б. әсәрләре.

Иленнче елларда да сугыш темасаның дәвам иттерелүе. С.Хәким, Н.Арсланов, Г.Хуҗиев, Ф.Хөсни, А.Шамов, И.Гази һ.б. поэмалары, хикәяләре һәм повестьләре. М.Әмир, Р.Ишморатларның драма әсәрләре. Г.Әпсәләмов романнары. Г.Бәшировның “Намус” романы.

Илленче еллар урталарында шәхес культының фаш ителүе. Г.Ибраһимов, К.Тинчурин, Ш.Усманов, Г.Толымбайский, Ф.С. – Казанлы, Л.Гыйльми һәм башкаланың исемнәре һәм әсәрләре кайту. Х. Туфанның намуслы исеме торгызылу, аның әдәбиятка кайтуының әһәмияте. М. Җәлил исеменең һәм “Моабит дәфтәрләре” нең илгә кайтуының җәмгыятькә һәм әдәбиятка китергән тәэсире.

1957 елда Мәскәудә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы үткәрелү, аның әһәмияте.

М.Җәлил. “Хуш акыллым”, “Кошчык”, “Бүреләр”, “Тупчы анты” җыетыгы, “Моабит дәфтәрләре” җыентыгы.

Фатих Кәрим. Иҗаты һәм язмышы турында белешмә. “Разведчик язмалары” повестеннән өзекләр һәм “Сибәли дә сибәли” шигыре. Әсәрләрнең идея эчтәлеге турында фикер алышу..

1960 еллар һәм хәзерге чор әдәбиятына күзәтү

Илдә илленче еллар урталарыннан соң булган кайбер уңай үзгәрешләрнең әдәбиятка тәэсире.

Поэзия.

Гамил Афзал, Зөлфәт, Ренат Харис һ. б. әсәрләре, аларның үзенчәлекле яклары.

Хәсән Туфан. Иҗатына күзәтү. “Ә үткәнгә хатлар бармыйлар”, “Кармәт истәлекләре”. Әсәрләрнең төп проблематикасы һәм яңалыгы.

Сибгат Хәким. Иҗатына күзәтү. “Гел кояшка карый тәрәзәләрем”, “Башка берни дә кирәкми” шигырьләре. Әсәрләрдә туган якның бирелеше, аларда нечкә лиризм.

Илдар Юзеев. Иҗаты турында белешмә. “Таныш моңнар” поэмасы. Романтик буяулар белән сурәтләнеше.

Равил Фәйзуллин. Иҗаты турында белешмә. “Якты моң”, “Яздан аерып булмый Тукйны” шигырьләре. Аларда тирән уй, фәлсәфә.

Рәдиф Гаташ. Иҗатына күзәтү. “Ирләр булыйк”, “Укытучыма” әсәрләрендә күтәрелгән төп темалар, аларның сәнгатьчә эшләнеше.

Проза

Фатих Хөсни “Утызынчы ел”, Ибраһим Гази “Онытылмас еллар”, Мәхмүт Хәсәнов “Язгы аҗаган” әсәрләре. Бу әсәрләрдә җәмгыять һәм шәхес мөнәсәбәтләре, аларның яңача хәл ителүе.

Әмирхан Еники. Иҗаты турында белешмә. “Әйтелмәгән васыять” әсәре. Халык мирасына һәм ул мирасны саклап китереп җиткерүчеләргә хәзерге мөнәсәбәтне яктырту.

Мөхәммәт Мәһдиев. Иҗаты турында белешмә. “Бәхилләшү” повесте. Әсәрдә авыл кешеләренең рухи дөньясын чагылдыру, әхлакый сыйфатларның бирелеше.

Нурихан Фәттах. Иҗаты турында белешмә. “Әтил суы ака торур” романы. Әсәрдә Бөек Болгар дәүләте төзелү, шул заман кешеләренең язмышы.

Мөсәгыйт Хәбибуллин. Иҗаты турында белешмә. “Атилла”, “Кубрат хан” романы. Әсәрдә чал тарихны яктыртудагы яңалыклар. Тарихи роман турында төшенчә.

Драматургия

Хәй Вахит. Иҗаты турында белешмә. “Беренче мәхәббәт” драмасы. Әсәрдә яшьләр темасын чагылдыру үзенчәлекләре.

Туфан Миңнуллин. Иҗаты турында белешмә. “Үзебез сайлаган язмыш” пьесасы. Анда мәктәп тормышының һәм укытучылар образларының бирелеше.

Балалар әдәбияты.

Татар балалар әдәбиятына күзәтү. Җәвад Тәрҗеманов, Хәкимҗан Халиков, Җәүдәт Дәрзаман һ.б. иҗаталры. Аларның әсәрләрендә төп тема һәм проблемалар.

Шәүкәт Галиев иҗатына күзәтү. Аның балалар поэзиясендә кеше шәхесенең формалашу процессында катлаулы мөнәсәбәтләрнең чагылышы.

Роберт Миңнуллин иҗатына күзәтү. Балалар поэзиясен үстерүдәге эшчәнлеге. Шигырьләрдә теалар, образларның бирелеше.

Әдәби тәнкыйть. Бу өләдә эшләүче галимнәр: Мәхмүт Хәсәнов, Флүн Мусин, Азат Әхмәдуллин һ.б.

Йомгак.

Ятлау өчен әсәрләр

Һ.Такташ. Мәхәббәт тәүбәсе (өзек).

М.Җәлил. Кошчык.

Ф.Кәрим. Разведчик язмалары (өзек).

С.Хәким. Гел кояшка карый тәрәзәләрең.

Р.Фәйзуллин. Яздан аерып булмый Тукайны.

Р.Гаташ. Укытучыма. Ирләр булыйк.

Сөйләшү тематикасы

Туган як моңнары.

Күңелемдә мәңге калыр туган җирем.

Тел озын – гомер кыска.

Чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез.

Яраткан язучым.

Дәрестән тыш уку

Р.Мостафин. Өзелгән җыр эзеннән.

М.Хәбибуллин. Кубрат хан.

Ф.Хөсни. Утызынчы ел.

М.Хәсәнов. Язгы аҗаган.

М.Мәһдиев. Торналар төшкән җирдә.

Рус мәктәпләрндә укучы татар балаларына ана теле укыту программасы

5-11 нче сыйныфлар

Аңлатма язуы

Соңгы елларда республикада татар теленең куллану даирәсе киңәйде, иҗтимагый функциясе көчайде.Милләтара мөнәсәбәтләрне якынлаштыручы, җайга салучы чара буларак та аның мөмкинлекләре үсте.

Татар теле – иң камил һәм төзек телләрнең берсе.Татар теле – халкыбызның буыннан буынга күчеп килүче рухи, мәдәни байлыгын саклаучы, буыннар чылбырын тоташтыручы, тормыш –көнкүрешнең барлык өлкәләрендә кулланыла торган аралашу чарасы.

Тәкъдим ителә торган программа гомуми төп һәм гомуми урта белем бирү өчен кирәкле һәм җитәрлек күләмдәге тел һәм сөйләм материалын үз эченә алган минимум белем эчтәлеген тәшкил итә.Ул “Татар мәктәпләрендә татар телен ана теле буларак укыту эчтәлегенә таләпләр минимумы”нда каралган шартларны исәпкә алып төзелде.

Белем бирү эчтәлеге инвариант һәм вариатив өлешләрдән тора.

Татар теле буенча мәҗбүри минимум инвариант буларак тәкъдим ителә һәм андагы белем, күнекмәләр күләмен урта мәктәпне тәмамлаучы һәр укучының үзләштерүе мәҗбүри.

Вариатив өлеш белем бирү эчтәлегенең үзгәртелә алуын күздә тота,ягъни уку процессына милли төбәк компоненты кертелә.

Гомуми урта белем бирү системасында укыту-тәрбия процессының сыйфатын күтәрү укыту чараларын, метод һәм алымнарын даими рәвештә камилләштерүгә бәйләнгән.Төп укыту чараларына программа һәм дәреслекләр керә.Программа-үзләштерелергә тиешле белем, осталык һәм күнекмәләрнең күләмен, материалны өйрәтү тәртибен билгели торган документ.

Дәреслек-программа нигезендә төзелгән, татар теленнән системалы рәвештә белем бирү өчен тәкъдим ителгән тәп кулланма.Дәреслектәге материал коры ятлауга гына кайтып калырга тиеш түгел, ул укучыларда туган телгә карата кызыксыну уятырга, укуга уңай мөнәсәбәт, иҗади караш, җаваплылык хисләре тәрбияләүгә юнәлдерелгән.Бу исә яңа төзелгән программаның заман таләпләренә туры килүен сорый, аның психологик, дидактик, лингвистик һәм методик принципларга җавап бирүен таләп итә.Без бу уңайдан

Гамәли эштә белем бирүне камилләштерүгә ярдәм итүче түбәндәге принципларны тәкъдим итәбез:

Психологик принциплар:укучыга аерым якын килү, баланың яшь үзенчәлеген исәпкә алу;

Гомумдидактик принциплар:фәннилек һәм дәвамчылык, теориянең практика белән бәйләнеше, аңлылык һәм активлык,аңлаешлылык һәм көч җитәрлек булу, үстерелешле укыту, тәрбия бирү, күрсәтмәлелек;

Лингвистк принциплар: системалылык һәм аңа бәйле комплекслылык, функциональ-семантик,культурологик;

Методик принциплар: аралашу, концентрик,сөйләм һәм тел материалын минимумлаштыру.

Укыту методы һәм алымнарына килгәндә исә, алар түбәндәгеләр: катнаш, тәрҗемә итү, таныштыру, аудиовизуаль, күзәтү, әңгәмә, эксперимент һ.б.

Лингвистик компетенция фонемалар, морфемалар, сүз ясалышы, сүзтезмәләр, җөмләләр, җөмлә кисәкләре, лексик һәм грамматик берәмлекләр, лингвистик анализны һ.б. үз эченә ала.

Аралашу компетенциясе ул-башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы; хәзерге татар әдәби теле нормаларына ия булу, сүз байлыгын, сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү; телдән һәм язма формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру һ.б.

Этнокультура өлкәсенә караган компетенция, телне милли-мәдәни яссылыкта үзләштерү ул- укучыларны сөйләмгә өйрәткәндә, рухи, эстетик тәрбия һәм белем бирү чарасы буларак, милли үзенчәлекләрне чагылдырган текстлар белән эшләү, тормыш-көнкүреш, гореф- гадәт үзенчәлекләрен,сынлы сәнгать, халык авыз иҗаты үрнәкләрен белү,татар сөйләм этикетына ия булу.

Программа тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык һәм көч җитәрлек булу, дәвамчанлык һ.б. принципларны истә тотып төзелде.

Сыйныфлар буенча өйрәнелергә тиешле материал түбәндәгечә бүленә.

5 сыйныфта, башлангыч сыйныфларда үткәннәрне кабатлаганнан соң, фонетика, орфоэпия, графика һәм орфография буенча белемнәр тирәнәйтелә, системага салына, сүзләргә фонетик анализ ясау күнекмәләре бирелә.Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен татар телендәге авазларның классификациясен, акустик һәм артикуляцион үзгәрешләрен белү аеруча мөһим. Үзенчәлекле фонетик закон буларак, сингармонизм да, бу темаларны өйрәнгәдә җентекләп өйрәнелә.

Моңарчы гамәлдә өйргән программадан аермалы буларак, 5 нче сыйныфта сүз төзелеше һәм сүз ясалышы буенча системалы белем бирү карала. Шушы максаттан чыгып, бу сыйныфта тамыр, нигез һәм кушымчаларның төрләре турында да бирелә.

6 сыйныфта үткәннәр искә төшерелә.

Исем темасын дәвам итеп, 6 сыйныфта катлаулырак темалар үтелә, исемнәрнең ясалыш ысуллары өйрәнелә.Исемнәрне морфологик яктан тикшереп,алар буенча йомгак ясала.

Сыйфатларны өйрәнгәндә, аларның төркемчәләре дә үтелә.Сыйфатларның төрле ысуллар белән ясалышы, аларны морфологик яктан анализлау теманы йомгаклый.

Саннарның саналмыш белән куллану үзенчәлеге, татар телендә аларның исемләшүе,сан төркемчәләре, аларның ясалышы өйрәнелгәч, морфологик анализ ясала.

Рәвеш турында мәгълүмат беренче тапкыр 6 нчы сыйныфта бирелә.Аларның төркемчәләрен, ясалыш үзенчәлекләрен өйрәнгәннән соң, морфологик анализ ясап, бу сүз төркеме буенча нәтиҗә чыгарыла.

Алмашлык-6 нчы сыйныфта үтелә торган ахыргы сүз төркеме.Башлангыч сыйныфларда зат һәм сорау алмашлыклары инде өйрәнелгәнгә күрә, калган биш төркемчәгә вакыт та күбрәк бирелә.

7 нче сыйныфта 5-6 нчы сыйныфларда үткәннәр искә төшерелә.

Бу сыйныфта өйрәнелә торган сүз төркемнәреннән фигыль төп урынны алып тора.Башлангыч сыйныфта үткәннәрне тирәнәйтеп һәм системага салып, аның барлык төркемчәләре һәм аларның грамматик үзенчәлекләре тәкъдим ителә, ясалышы өйрәнелә.Аларга морфологик анализ ясап, тема йомгаклана.

Программада, беренче мәртәбә буларак, аваз ияртемнәре мөстәкыйль сүз төркеме рәтендә бирелә.Аларның морфологик һәм синтаксик үзенчәлекләре, исемнәр белән фигыльләрне ясаудагы әһәмияте ассызыклана.

Хәбәрлек сүзләр мөстәкыйль һәм ярдәмлек сүз тәркемнәре арасында торучы сүз төркеме буларак карала.

Бәйләгеч сүз төркеме буларак, бәйлекләр белән теркәгечләрнең сөйләмдәге әһәмияте, кулланылу үзенчәлекләре, аларны төркемләү, рус телендәге теркәгечләр белән уртак билгеләре киң яктыртыла.

Кисәкчәләрнең сөйләмдә тоткан урыны, мәгънәләре буенча төркемләнүе һәм аларның дөрес язылышы да тәфсилләп бирелә.

Ымлыклар турында гомуми мәгъ лүмат алгач, укучылар аларның ясалу үзенчәлекләрен өйрәнәләр.

7 нче сыйныфта грамматиканың бер бүлеге булган морфологияне өйрәнү тәмамлана.Сүз төркемнәренең тәрле формаларын сөйләмдә дөрес куллануга рус мәктәбендә укучы балалар белән эшләүче укытучы аеруча игътибарлы булырга тиешле.

8 нче сыйныфта татар теле дәресләре алдагы сыйныфларда-морфология, башлангыч сыйныфларда синтаксис буенча алган белем һәм күнекмәләрне искә төшерүдән башлана.Әлеге сыйныфта гади җөмлә синтаксисы һәм пунктуациясе,аерым алганда, татар теленең гади җөмлә синтаксисын үзләштерүдә аеруча мөһим булган темалар өйрәнелә.

9 нчы сыйныфта синтаксис буенча үткән уку елында өйрәнелгән кабатлана һәм кушма җөмлә синтаксисы үзләштерелә, шулай ук текст синтаксисы, текстның бер төре буларак тезем, чит сөйләмле текст буенча төшенчә бирелә, андагы тыныш билгеләре өйрәнелә.

10 нчы сыйныфта “Тел-аралашу чарасы, иҗтимагый һәм сәяси күренеш” дигән тема телнең төп функцияләре,телләрне төркемләү, тел һәм сөйләм берәмлекләрен үзара бәйләнештә куллану, сөйләм төрләре турында мәгълүмат бирүне күздә тота.

Фонетика,орфоэпия, графика, орфография, аваз һәм фонема турында өйрәнелгәннәр

Ныгытыла, сүзләргә фонетик анализ ясау күнекмәләре бирелә.Тел белеменең әлеге бүлеген өйрәнү карала.

11 нче сыйныфта алдагы сыйныфта үтнлгән материаллар искә төшерелгәч, грамматика төшенчәсе, аның бүлекләре,өйрәнү объектлары һәм аларның үзара бәйләнешләре турында гомуми мәгълүмат бирелә;татар теле грамматикасына нигез салучы галмнәр, аларның төп хезмәтләре өйрәнелә;татар теленең сүз төзелеше һәм сүз ясалышы , морфология, синтаксис бүлекләрен өйрәнү турында мәгълүмат бирелә.

Рус мәктәбендә укучы татар балаларын бәйләнешле сөйләмгә өйрәтү дәвамлы һәм мөһим бурычлардан санала.Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре укучыларны дөрес, матур, үтемле һәм аңлаешлы итеп сөйләргә, язарга, язганны укып аңларга һәм аңлата белергә, үз фикерләреңне белдерергә, иҗади эшләр белән шөгыльләнергә өйрәтү максатларын куя.

Татар теле дәресләрендә сөйләм телен үстерү,гадәттә, өч юнәлештә алып барыла.

Беренче юнәлеш телебезнең әдәби нормаларын үзләштерүдән гыйбәрәт.

Икенче юнәлеш- аларның сүз байлыгын арттыруга һәм һәр сүзне урынын белеп кулланырга ирешүне максат итеп куя.

Өченче юнәлеш- укучыларның әйтергә теләгән фикерен сөйләмә һәм язма формада,

Ягъни телдән һәм язма рәвештә, аңлаешлы һәм бәйләнешле итеп җиткерә белүләренә ирешү.

Рус мәктәбенең 5-11 нче сыйныфларында укучы татар балалары өчен тәкъдим ителгән прграмма,фонетика,лексика, орфоэпия, графика, орфография,лексикография, сүз тәзелеше һәм сүз ясалышы, морфология, синтаксиска караган мәгълүматны һәм бу өлкәдә эшләгән галимнәрнең фәнни- методик эшчәнлеге белән таныштыруны күзаллый,9-11 нче сыйныф ахырында укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләрне үз эченә ала.

5 нче сыйныф

1.Башлангыч сыйныфларда үткәннәрне кабатлау

Лексика буенча өйрәнгәннәрне кабатлау.

Татар телендә сүзнең мәгънәле кисәкләре буларак тамыр һәм кушымчалар.Кушымчаларның төрләре.

Башлангыч сыйныфларда исем, сыйфат, сан, алмашлык һәм фигыль буенча үткәннәрне кабатлау.

Синтаксис буенча өйрәнгәннәрне кабатлау:сүзтезмә һәм җөмлә; җөмләнең баш кисәкләре; җәенке һәм җыйнак җөмләләр; җөмләнең иярчен кисәкләреннән аергыч; җөмләнең тиңдәш кисәкләре һәм алар янында теркәгечләрне дөрес куллану;эндәш сүзләр һәм интонация.

2.Фонетика,орфоэпия,графика һәм орфография

Фонетика һәм орфоэпия турында гомуми мәгълүмат.Авазларның ясалу урыннары һәм ысуллары турында төшенчә.

Татар телендә сузык авазлар һәм аларның классификациясе. Аңкау һәм ирен гармонисе.Татар телендә сузыкларның кыскаруы.

Тартык авазлар классификациясе Татар телендә тартыкларның сөйләмдәге үзгәрешләре.

Татар телендә иҗек калыплары.Сүз басымы.Интонация һәм аның төрләре турында гомуми мәгълүмат.

Графика һәм орфография. Аваз һәм хәреф төшенчәләре.Татар алфавиты.

Икешәр аваз кушылмасын белдергән хәрефләрнең (я,ю,е) дөрес язылышы.

Ъ,ь хәрефләренең дөрес язылышы.

Сүзләргә фонетик анализ ясау.

Кабатлау.

3.Лексика һәм лексикография

Лексика турында гомуми мәгълүмат. Сүзнең лексик мәгънәсе.

Киле чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы.

Кулланылыш өлкәсе буенча татар теленең сүзлек составы.

Кулланылыш активлыгы буенча сүзлек составы.

Төрле типтагы сүзлекләрнең төзелү принциплары, алардан дөрес файдалану.

Кабатлау.

4.Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы

Сүзнең тамыры һәм кушымчалар. Төрле сүз төркемнәрен ясый торган кушымчалар.Мөнәсәбәт белдерүче кушымчалардан бәйләгечләр һәм модальлек кушымчалары. Татар телендә кушымчаларның ялгану тәртибе.

Сүзнең нигезе.Тамыр һәм ясалма нигезле сүзләр.

Татар телендә сүз ясалу ысуллары:

.ясагыч кушымчалар белән яңа сүзләр ясау;

.сүзләрне кушу яки теркәү юлы белән кушма, парлы һәм тезмә сүзләр ясау;

.бер сүз төркеменнән икенчесенә күчү юлы белән яңа сүзләр ясау;

.сүзләрне кыскарту юлы;

.фонетик ысул белән яңа сүзләр ясалу;

Сүзләрнең төзелешен һәм ясалышын тикшерү.

Кабатлау.

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

5.Бәйләнешле сөйләм үстерү

1.Бирелгән терәк сүзләрне кулланып,кечкенә хикәя төзү.

2Өйрәнелгән сүз төркемнәрен файдаланып, яраткан ел фасылы турында кечкенә хикәя язу.

3.Хикәя һәм сорау җөмләләрне файдаланып, укыган китап яки спектакль буенча кара-каршы сөйләшү (далог) төзү.

4.Укыган яки тыңланган әдәби өзеккә, хикәя һәм сорау җөмләләрне файдаланып, план төзү.

5.Бирелгән репликалардан логик бәйләнешле диалог төзеп язу.

6.Бирепгән фразиологик әйтемнәрне бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү.

7.Изложение (сочинение) язарга өйрәнү.

8.Төрле характердагы диктантлар язу.

6 нчы сыйныф

1.5 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау