Образовательные программы муниципального общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная школа №15 с углубленным изучением отдельных предметов»

Вид материалаПрограмма
Подобный материал:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   25

2.Морфология


Сүз төркемнәре турында гомуми мәгълумат бирү.

Исем.Аның лексик – грамматик мәгънәсе һәм морфологик-синтаксик билгеләре.

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формалары,килеш һәм тартым белән төрләнеше.Алынма сүзләрдәге килеш һәм тартым кушымчалары.

Исемнәрнең ясалышы.

Исемнәргә морфологик анализ ясау.

Кабатлау.

Сыйфат.Аның лексик-грамматик һәм морфологик-синтаксик билгеләре.Асыл һәм нисби сыйфатлар.Сыфатның исемләшүе.Сыфат дәрәҗәләре.

Сыйфатның ясалышы.

Сыйфатларга морфологик анализ ясау.

Кабатлау.

Сан.Аның лексик-грамматик мәгънәсе әм морфологик-синтаксик билгеләре. Татар телендә саналмышның куллану үзенчәлеге.Саннарның исемләшүе.

Сан төркемчәләре:

.микъдар саны;

.тәртип саны;

.чама саны;

.бүлем саны;

.җыю саны;

Саннарның ясалышы, аларның дөрес язылышы.

Саннарга морфологик анализ ясау.

Кабатлау.


Рәвеш турында гомуми мәгълүмат. Аның лексик-грамматик һәм морфологик-синтаксик үзенчәлекләре.

Рәвешнең мәгънә тәркемчәләре:

.саф рәвешләр;

.охшату-чагыштыру рәвешләре;

.күләм-чама рәвешләре;

.урын рәвешләре;

.вакыт рәвешләре;

.сәбәп-максат рәвешләре;

Рәвешләрнең ясалышы.

Рәвешләргә морфологик анализ ясау.

Кабатлау.

Алмашлык турында гомуми мәгълүмат.Аларның мәгънә төркемчәләре:

.зат алмашлыклары;

.сорау алмашлыклары;

.билгесезлек алмашлыклары;

.юклык алмашлыклары;

.билгеләү алмашлыклары;

.тартым алмашлыклары;

.күрсәтү алмашлыклары.

Алмашлыкларның сөйләмдә дәрес кулланылышы.Алмашлыкларга морфологик анализ ясау.

Кабатлау.

Ел буенча үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.


3.Бәйләнешле сөйләмне үстерү

1.Юл йөрү кагыйдәләрен белүне күрсәтеп, 7-8 репликадан торган диалог төзү.

2.Әти-әниеңә яки туганнарыңа рәхмәт хаты язу.

3.Табигатьне саклау турында газетага мәкалә язу.

4.Укучыларның тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, өйрәнелгән әсәрләрне кулланып, сочинениеләр язу.

6.Сүз төркемнәрен өйрәнгәч,алган белемнәренә таянып, грамматик биремле диктантлар язу.

7.Төрле сүз төркемнәре кергән җәмләләрне татарчадан русчага һәм русчадан татарчага тәрҗемә итү.Сүзлекләрне куллану.

8.Уңай кешелек сыйфатлары тәрбияләү максатыннан чыгып сайланган текстлар буенча изложениеләр язу.

7 нче сыйныф

1.Морфология буенча 6 нчы сыйныфта үткәннәрне кабатлау.

2.Фигыль

Татар телендә фигыльнең нигезе турында гомуми мәгълүмат.Фигыльнең барлык-юклык формалары.

Фигыль юнәлешләре.

Фигыль төркемчәләре.Затланышлы фигыльләр.

Боерык фигыль,аның мәгънәләре, зат-сан белән төрләнеше, дөрес интонация һәм басым белән кулланылышы.

Хикәя фигыль, аның заман формалары.

Хәзерге заман хикәя фигыль, аның мәгънәләре, формалары, зат-сан белән төрләнеше.

Үткән заман хикәя фигыль,аның мәгънәләре,формалары,зат-сан белән төрләнеше.

Киләчәк заман хикәя фигыль,аның мәгънәләре, зат-сан белән төрләнеше.

Шарт фигыль, аның мәгънәсе, формасы, зат-сан белән төрләнеше.

Сыйфат фигыль аның мәгънәсе, заман формалары, исемләшүе һәм исемгә күчүе.Сыйфат фигыльләрнең сөйләмдә кулланылышы.

Хәл фигыль, аның мәгънәләре, формалары, сөйләмдә кулланылышы.

Исем фигыль, аның мәгънәсе, формасы, сөйләмдә кулланылышы.Аларның исемгә күчү очраклары.Татар телендә фигыльләрнең төп формасы буларак сүзлекләрдә бирелүе.

Инфинитив фигыль, аның мәгънәсе, формалары, сөйләмдә дөрес кулланылышы һәм дәрес язылышы.

Татар телендә ярдәмче фигыльләрнең кулланылышы

Кайбер мөстәкыйль мәгънәле фигыльләрең ярдәмче фигыль буларак куллану очраклары.

Фигыльләрнең ясалышы.

Фигыльләргә морфологик анализ ясау.

Кабатлау.

Аваз ияртемнәре турында гомуми мәгълумат. Аларның ясалуы, морфологик-синтаксик үзенчәлекләре.Аваз ияртемнәреннән ясалган исемнәр һәм фигыльләр.

Аваз ияртемнәренә морфологик анализ ясау.

Кабатлау.

Бәйлекләр турында гомуми мәгълумат.Аларның сөйләмдә кулланылу үзенчәлекләре.

Бәйлекләрне төркемләү.

Бәйлек сүзләр, аларның формалары, җөмләдә кулланылышы.

Бәйлекләргә морфологик характеристика бирү.

Кабатлау.

Теркәгечләр турында гомуми мәгълумат бирү.

Теркәгечләрне куллану үзенчәлекләре.

Теркәгечләрне төркемләү.

Теркәгеч сүзләр.Аларның формалары, теркәгечләрдән аермасы.

Татар һәм рус телләрендә теркәгечләрнең уртак яклары, җөмләдә кулланылышы.

Теркәгечләрне морфологик яктан тикшерү.

Кабатлау.

Кисәкчәләр турында гомуми мәгълумат. Аларны мәгънәләре буенча төркемләү.Татар телендә кисәкчәләрнең дөрес язылышы.

Кисәкчәләргә морфологик анализ ясау.

Кабатлау.

Ымлыклар турында гомуми мәгълумат.Аларның ясалу үзенчәлекләре һәм сөйләмдә кулланылышы. Ымлыкларны төркемләү.

Морфология буенча үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

3.Бәйләнешле сөйләм үстерү.

1.Башкалар ачык күзалларлык итеп, яратып укыган берәр әдәби герой турында сөйләү

2.Мәктәпләрдә уздырылачак берәр дәрестән тыш чара турында белдерү язу.

3.Бәйрәм белән котлау тексты язу.

4.Грамматик биремле контроль диктантлар язу.

5.Рәсемгә карап, хикәя төзү.

6.Грамматик биремле төрле типтагы диктантлар язу.

7.Программага кертелгән әдәби әсәрләрдән алынган өзекләрне файдаланып, излоңениеләр язу.

8.Мөстәкыйль һәм ярдәмче сүз төркемнәрен кертеп төзелгән җөмләләрне тәрҗемә итү.

9.Экскурсиядә һәм торле спектакль –концертларда,мәктәпләрдә уздырылган бәйрәм кичәләрендә алган тәэсирләрдән файдаланып, сочинениеләр язу.

8 нче сыйныф

1.5-7 нче сыйныфларда үткәннәрне кабатлау

2.Синтаксис. Гади җөмлә синтаксисы һәм пунктуация.

Синтаксис буенча гомуми мәгълүмат.Телебезнең сентаксик һәм сөйләм берәмлекләре турында төшенчә

Гади җөмлә синтаксисы, кушма җөмлә синтаксисы һәм текст синтаксисы хакында кыскача мәгълүмат.

Җәмләдә сүзләр бәйләнеше.Сүзтезмә. Сүзләр бәйләнеше турында гомуми мәгълумат.Сүзләр арасында тезүле һәм ияртүле бәйләнеш.Аларны белдерә торган тел чаралары.Иятүле бәйләнешнең сөйләм. Оештырудагы роле.

Сүзтезмә турында гомуми төшенчә.Сүзтезмәдә иятүче һәм иярүче кисәкләр

Кабатлау.

Җөмлә кисәкләре.Җөмлә кисәкләре турында гомуми мәгълүмат.

Җөмләнең баш кисәкләре.Ия һәм аның белдерелүе, төрләре.Ия белән хәбәрнең җөмләдәге урыны.

Хәбәрнең ия белән ярашуы.Ия белән хәбәр арасында сызык куелу очраклары.

Кабатлау.

Җөмләнең иярчен кисәкләре.Аергыч, аның белдерелүе һәм аерылмыш белән бәйләнеше.

Тәмамлык һәм аның төрләре. Урын хәле.Вакыт хәле.Рәвеш хәле.Күләм хәле.Сәбәп хәле.Максат хәле.Шарт хәле.Кире хәл.Аерымланган хәлләр турында төшенчә.Телебездә төтле хәлләрнең аерымлану үзенчәлекләре.Алар янында тыныш билгеләре.

Кабатлау.

Аныклагыч турында гомуми мәгълүмат. Аныклагычның аныкланмыш белән бәйләнеше.Аныклагычларның аерымлануы һәм алар янында тыныш билгеләре.

Җәмләнең баш һәм иярчен кисәкләрн гомумиләштереп кабатлау.

Модаль кисәкләр.Эндәш сүз һәм кереш сүз турында гомуми төшенчә. Эндәш һәм кереш сүзләрнең үзенчәлекләре, җөмләдәге урыны.Кереш сәзләрне мәгънә ягыннан төркемләү.Эндәш һәм кереш сәзләр яныныда тыныш билгеләре.

Кабатлау.

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре.Тиңдәш кисәкләр турында төшенчә.Аларны үзара теркәүче чаралар. Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр.Тиңдәш кисәкләр һәм гомумиләштерүче сүзләр янында тыныш билгеләре.

Кабатлау.

Сүз тәртибе.Җөмләдә сүз тәртибе турында гомуми мәгълүмат.

Сүзләрнең уңай һәм кире тәртибе.Төрле сөйләм стильләрендә сүз тәртибен билгеләүче факторлар.Җөмлә кисәкләренең җөмләдәге урыны.Татар һәм рус телләрендә сүзләрнең урнашу тәртибе үзенчәлекләре.

Кабатлау.

Гади җөмлә төрләре.Җөмлә турында гомуми төшнчә.

Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре: хикәя җөмлә, сорау җөмлә, боеру җөмлә һәм тойгылы җөмләләр. Әйтү максаты буенча төрле җөмләләр янында куела торган тыныш билгеләре.

Кабатлау.

Оештыручы үзәкнең саны буенча җөмлә төрләре: ике составлы һәм бер составлы җөмлә турында гомуми төшенчә.Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

Бер составлы җөмлә төрләре һәм аларның үзенчәлекләре.Бер составлы исем (атау) җөмлә. Бер составлы фигыль (иясез) җөмләләр. Бер составлы сүз җөмлә.

Кабатлау.

Тиешле җөмлә кисәгенең кулланылу-кулланылмавы буенча җөмлә төрләре: тулы һәм ким җөмләләр турында гомуми мәгълүмат. Ким җөмләләрнең төрләре.һәм аларның кулланылышы.

Кабатлау.

Раслау һәм инкарь җөмлә турында гомуми төшенчә.

Кабатлау.

Гади җөмлә синтаксисын һәм анда кулланылучы тыныш билгеләрен гомумиләштереп кабатлау.Гади җөмләләргә синтаксик анализ ясау.

3.Бәйләнешле сөйләм үстерү

1.Укыган әдәби героена адресланган хат язу.

2.Тормышта үрнәк булырдай берәр кеше турында очерк язу.

3.Концертка яки театрга баргач алган тәэсирләр турында сөйләшү, диалогик һәм монологик сөйләм үрнәкләре табу.

4.Татар һәм рус телләрендәге кушма җөмләләрне төзелешләре, бәйләүче чаралары һәм функцияләре ягыннан чагыштыру.

5.Әдәби геройларга хаоактеристика язарга өйрәнү.

6.Татар телендәге сүз тәртибе үзенчәлекләрен чагылдырган кыска текстларны тәрҗемә итү күнегүләрен үтәү.

7.Экологик темага сочинение элементлары булган излоңениеләр язу.

8.Үтелгән темаларга таянып, грамматик биремле диктантлар язу.

9.Дәрестән тыш укылган әдәби әсәрләргә таянып, сочинениеләр язу.

9 нчы сыйныф

1.Синтаксис буенча 8 нче сыйныфта өйрәнгәннәрне кабатлау

2.Кушма җөмлә синтаксисы һәм пунктуация

Кушма җөмлә һәм кушма җөмлә синтаксисы буенча гомуми төшенчә. Кушма җөмләне төзүче аерым җөмләләрнең грамматик, мәгънә һәм төзелеше ягыннан бәйләнеше турында мәгълүмат.

Форма һәм мәгънә бәйләнеше буенча кушма җөмлә төрләре: тезмә һәм иярченле кушма җөмләләр.Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр, аларның аерым компонентлары арасындагы мәгънәви бәйләнешләр.Тезмә кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре.

Иярченле кушма җөмлә турында гомуми мәгълүмат. Баш җөмләгә үзенең хәбәре составында тормаган чаралар ярдәмендә бәйләнгән (аналитик) ичрченле кушма җөмләләр.Татар теленең үзенчәлеге буларак, баш җөмләгә үзенең хәбәре составындагы чаралар ярдәмендә бәйләнгән (синтетик) иярченле кушма җөмләләр. Аналитик һәм синтетик иярченле кушма җөмләләрдә бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре.

Татар һәм рус телләрендә тезүле һәм ияртүле бәйләнеш ярдәмендә барлыкка килүче кушма җөмләләр. Аларның охшаш һәм үзенчәлекле билгеләре.

Кабатлау.

Мәгънә ягыннан иярчен җөмләләрнең төрләре турында гомуми төшенчә.Җөмлә кисәкләре белән иярчен җөмлә төрләре арасындагы мәгънә ягыннан бәйләнеш үзенчәлекләре. Иярчен ия җөмләләр. Иярчен хәбәр җөмләләр.

Иярчен аергыч җөмләләр.Иярчен тәмамлык җөмләләр.

Иярчен хәл җөмләләр: иярчен вакыт җөмлә, иярчен урын җөмлә, иярчен рәвеш җөмлә, иярчен күләм җөмлә, иярчен сәбәп җөмлә, иярчен максат җөмлә, иярчен шарт һәм иярчен кире җөмләләр.

Кереш җөмләләр турында мәгълүмат.

Кабатлау.

Составындагы хәбәрлекле үзәкләрнең саны буенча кушма җөмлә төрләре: ике компонентлы һәм катлаулы кушма җәмлә.Ике компонентлы тезмә һәм иярченле кушма җөмләләр.Катлпулы кушма җөмләләр: күп тезмәле кушма җөмлә, күп иярченле кушма җөмлә, катнаш кушма җөмлә турында мәгълүмат. Катлаулы кушма җөмләләрнең кулланылыш үзенчәлекләре һәм алардагы тыныш билгеләре.

Кушма җөмлә синтаксисын һәм анда кулланылучы тыныш билгеләрен гомумиләштереп кабатлау.

Кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау.

3.Текст синтаксисы һәм пунктуация

Текст синтаксисы турында гомуми төшенчә.Текстның бер төре буларак тезем һәм чит сөйләмле текст турында кыскача мәгълүмат.Тезем һәм чит сөйләмле текстларда тыныш билгеләре.

Синтаксис һәм пунктуацияне гомумиләштереп кабатлау. Барлык төр җөмләләргә синтаксик анализ ясау.

4.Стилистика һәм сөйләм культурасы

Функциональ стильләрнең төрләре: сөйләмә һәм язма сөйләм стильләре.Язма сөйләм стильләре: фәнни, рәсми, эпистоляр, публицистик стильләр.Матур әдәбият стиле.Бу стильләрнең лексик-грамматик үзенчәлекләре.Синонимнарның сөйләм оештырудагы роле.Стилистик хаталар.

Сөйләм культурасы.Әдәби сөйләмнең төп билгеләре: дөрес, ачык, сәнгатьле, аһәңле, җыйнак, матур яңгырашлы сөйләм. Татар әдәби теленең байлыгы һәм тәэсирле булуы.Сөйләмдә калькалар куллану.

5.5-9 нчы сыйныфларда үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

Фонетика, орфоэпия, графика һәм орфография буенча 5 нче сыйныфта өйрәнгәннәрне кабатлау.Сүзләргә фонетик анализ ясау.

Лексикология буенча 5 нче сыйныфта өйрәнгәннәрне кабатлау.

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы буенча 5 нче сыйныфта өйрәнгәннәрне кабатлау. Сүзләрнең төзелешен һәм ясалышын тикшерү.

Морфология буенча 6-7 нче сыйныфларда өйрәнгәннәрне кабатлау.Сүзләргә морфологик анализ ясау.

Синтаксис һәм пунктуация буенча 8-9 нчы сыйныфларда өйрәнгәннәрне кабатлау. Җөмләләргә синтаксик анализ ясау.

6.Бәйләнешле сөйләм үстерү

1.Туган телне камил белүнең зарурлыгы турында сыйныф алдында чыгыш ясау.

2.Соңгы вакытта булган берәр вакыйга турында фикер алышу, диалогик һәм монологик сөйләм үрнәкләре табу.

3.Яраткан берәр шагыйрь иҗатына кыскача күзәтү ясау.

4.Бирелгән сюжет буенча хикәя төзеп язу.

5.Берәр әхлакый темага анкета уздыру өчен, сораулар төзү.

6.Татар һәм рус телләрендәге җөмлә төзелешен чагыштырып, бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү күнегүләре эшләү.

7.9нчы сыйныфта өйрәнелгән кушма җөмлә синтаксисы буенча биремнәр кертелгән диктантлар язу.

8.Төрле эш кәгазьләре(белдерү, гариза, ышаныч кәгазе һ.б.) үрнәкләрен язу.

9.Иптәшеңнең язма эшенә телдән яки язмача бәяләмә бирү.

Гомуми белем мәктәбен тәмамлаучы укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр

9 нчы сыйныф ахырына укучылар татар теленнән түбәндәге белем, осталык һәм күнекмәләргә ия булырга тиеш:

Фонетика буенча.

1.Сузык һәм тартык авазларның классификациясен, алардагы үзгәрешләрне белү.Сингармонизм законын, аңкау һәм ирен гармониясе үзенчәлекләрен сөйләмдә дөрес куллану.

2.Татар телендә иҗек калыплары, сүзләрне дөрес басым белән әйтү. Җөмләләрдә логик басымны дөрес билгеләү, тиешле интонация белән сөйләү.

3.Аваз һәм хәрефне аера белү.Алфавитны истә калдыру.

4.Сүзләргә фонетик анализ ясау.

5.Орфографик сүзлекләрдән файдалану.

Лексика һәм фразиология буенча.

1.Татар теленең сүзлек составын килеп чыгуы, кулланылу өлкәсе һәм кулланылу активлыгы буенча бәяли белү.

2.Сүзләрне һәм фразиологизмнарны урынлы куллану, аларның мәгънәләренә аңлатма бирә белү. Синоним, омоним, антоним сүзләрне дәрес куллану.

3.Төрле типтагы сүзлекләрдән файдалана белү.

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы буенча.

1.Сүзләрнең мәгънәле кисәкләренә аңлатма бирә белү. Тамырдаш сүзләр табу.Сүзләрне төзелеше һәм ясалышы буенча тикшерү.

2.Татар телендә сүзләрнең ясалышы ысулларын белү.

Морфология буенча.

1.Сүз төркемнәренең лексик-грамматик мәгънәсе, морфологик һәм синтаксик билгеләре буенча аера һәм аларны таный белү.Морфологик анализ ясау.

2.Өйрәнелгән сүз төркемнәре белән җөмләләр һәм текстлар төзү. Сүз төркемнәренең төрле ысуллар белән ясалышын белү.

Синтаксис буенча.

1.Сүзтезмәләргә, гади һәм кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясый белү.

2.Сүзтезмәне җөмләдән аера белү.Сүз төркеме белән җөмлә кисәген дөрес билгеләү.

3.Аерымланган җөмлә кисәкләре, эндәш һәм кереш сүзләр кергән җөмләләр төзү.

4.Туры һәм кыек сөйләмне дөрес куллану, алар кергән җөмләләр төзү.

5.Текстның үзенчәлекле билгеләрен белү.Аның стилен дөрес билгеләү.

Пунктуация буенча.

1.Җөмлә һәм текстта тыныш билгеләре куелырга тиешле урыннарны дөрес табу. Бирелгән җөмлә һәм текстта куелган тыныш билгеләренә аңлатма бирү.

2.Диалог, туры һәм кыек сөйләм янында тыныш билгеләрен куя белү.

Сөйләм эшчәнлеге буенча.

1.Укучыларның, үз тәҗрибәләреннән чыгып, диалогик һәм монологик сөйләм оештыра белүе.

2.Укыган яки тыңлаган текстның эчтәлеген сөйләү, планын төзү.

3.Бирелгән план буенча сочинение язу.

4.Әдәби геройларны сурәтләп бирү.

5.Каралган спектакль буенча хикәя төзү.

6.Программа буенча укылган китапның эчтәлнген сөйләү яки язу, үз фикереңне белдерү.

7.Эш кәгазьләреннән гариза, белдерү, ышаныч кәгазе һ.б. язу.

8.Якын дустыңа яки туганыңа хат язу.

9.Укытучы биргән яки укучы үзе сайлаган китапка аннотация язу.

10.Сочинение элемнтлары булган изложениеләр язу.

11.Стилистик хаталары булган җөмләләре яки текстны төзәтү.

12.Татарчадан русчага яки русчадан татарчага тәрҗемә итү күнегәләре эшләү.

10 нчы сыйныф

1.Тел- аралашу чарасы, иҗтимагый һәм сәяси күренеш

Телнең төп функцияләре.Туган телнең һәрбер халык тормышында һәм кеше шәхес итеп формалаштырудагы роле.

Дөньядагы телләр һәм аларны тәркемләү. Кардәш һәм кардәш булмаган телләр. Төрки телләр группасы. Татарлар яши торган төбәкләр. Башка телләр арасында татар теленең урыны.

Тел һәм сөйләм.Тел берәмлекләрен сөйләмдә үзара бәйләнештә куллану. Татар теленең төп тармаклары: фонетика, лексика, сүз ясалышы, грамматика, орфография һәм пунктуация.

Сөйләм төрләре: телдән һәм язма сөйләм, кара-каршы сөйләшү һәм монолог. Сөйләмнең төп берәмлекләре: сүз, бөмлә, текст.

2.Фонетика.Орфоэпия. Графика. Аваз. Фонема.

Татар телендә сузык һәм тартык авазларның үзгәрешләре.Сүзләргә транскрипция ясау. Басым. Интонация.Әлеге өлкәләрдә эшләгән галимнәр, аларның төп хезмәтләре турында кыскача мәгълүмат.

Сүзләргә фонетик анализ ясау.

3.Язу тарихы

Рун язуы турында төшенчә. Гарәп язуы үрнәкләре.Латин графикасы.Кириллица. Татар орфографиясе принциплары.

4.Лексикология

Лексика һәм лексикология. Сүзнең лексик мәгънәсе. Сүзнең күп мәгънәлелеге.Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр. Синоним, омоним, антоним сүзләр.

Этимология турында төшенчә.Искергән сүзлүр, тарихи һәм яңа сүзләр. Алынма сүзләр.Фразиологизмнар.

Лексикография.

Әлеге өлкәләрдә эшләгән галимнәр, аларның төп хезмәтләре турында кыскача мәгълүмат.

5.Татарстанда ике яклы икетеллелек (күптеллелек) мәсьәләсе

Татарстан халыклары телләре турындагы Закон (1992) һәм аны тормышка ашыруга юнәлтелгән Дәүләт программасы (1994).Рус мәктәпләрендә татар һәм рус телләрен укытуның куелышы.

10 нчы сыйныфта үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.


6.Бәйләнешле сөйләм үстерү

1.Укылган шсшр яки каралган спектакльгә бәяләмә язу.

2.Сыйныф яки мәктәп тормышындагы берәр кызыклы вакыйга турында газетага мәкалә язу.

3.Сыйныфташыңа характеристика язу.

4.Вакытлы матбугатта чыккан берәр мәкалә турында, үз фикереңне белдереп, редакциягә хат язу.

5.Милли сәнгатебезнең әһәмиятле казанышы турында дәрестә чыгыш ясау.

6.Илдә һәм дөньяда бара торган сәяси вакыйгалар турында хәбәрдар булуыңны күрсәтү максатыннан чыгып, сыйныф каршында чыгыш ясау.

7.Иҗади характердагы язма эшләр башкару.

8.Төрле орфографик кагыйдәләргә карата диктантлар язу.

9.төрле эш кәгазьләре язу.

10.Фәнни-популяр стильдәге текстларны тәрҗемә итү.

11 нче сыйныф

1.10 нчы сыйныфта үткәннәрне искә төшерү

2.Грамматика

Грамматика турында төшенчә.Грамматиканың бүлекләре, аларның өйрәнү объ

.екты һәм үзара бәйләнеше турында гомуми мәгълүмат.

Татар теле грамматикасына нигез салган галимнәр, аларның төп хезмәтләре.

3.Сүз төзелеше һәм ясалышы

Тел белеменең әлеге бүлеген өйрәнү мәсьәләсе. Бу өлкәдә эшләгән галимнәр, аларның төп хезмәтләре турында кыскача мәгълүмат.

Алдагы сыйныфларда сүз төзелеше һәм сүз ясалышы буенча үткәннәрне кабатлау һәм тирәнәйтү:

.сүзнең тамыры, нигезе һәм кушымчалар;

.сүз ясалу ысуллары.

Татар һәм рус телләрендәге сүз төзелеше һәм сүз ясалышы үзенчәлекләре. Сүзләрнең төзелешен һәм ясалышын тикшерү.

4.Морфология

Тел белеменең бу бүлеген өйрәнү мәсьәләсе.Әлеге өлкәдә эшләгән галимнәр, аларның төп хезмәтләре.

Алдагы сыйныфларда морфология буенча үткәннәрне кабатлау һәм тирәнәйтү:

.сүзләрне тәркемләү принциплары; татар телендә сүзләрне төркемләү мәсьәләсе һәи сүз төркемнәре:исем, сыйфат, сан, рәвеш. алмашлык,фигыль, аваз ияртемнәре, хәбәрлек

сүзләр;бәйлекләр, теркәгечләр; кисәкчәләр,ымлыклар

Сүзләргә морфологик анализ ясау..

5.Синтаксис

Тел белеменең әлеге бүлеген өйрәнү мәсьәләсе. Бу өлкәдә эшләгән галимнәр, аларның төп хезмәтләре.

Алдагы сыйныфларда синтаксис һәм пунктуация буенча үтелгәннәрне кабатлау һәм тирәнәйтү:

.синтаксик берәмлекләр: сүз, сүзтезмә, җөмлә кисәкләре, җөмлә һәм текст;

.гади җөмлә синтаксисы: тезүле һәм ияртүле бәйләнеш, сүзтезмәләр, җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре, җөмләләрне төркемләү принциплары һәм аларның төрләре, сүз тәртибе;

.кушма җөмлә синтаксисы: кушма җөмләләрнеңформа һәм мәгънә ягыннан төрләре; ике компонентлы һәм катлаулы кушма җөмләләр

.текст синтаксисы: тезем; чит сөйләмле текст.Автор сөйләме һәм чит сөйләм: туры сөйләм, кыек сөйләм, уртак сөйләм үзенчәлекләре.

Татар телендә тыныш билгеләрен кую принциплары һәм үзенчәлекләре.Гади һәм кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау.

6.Стилистика һәм сөйләм культурасы

Стилистиканың башка тел тармаклары белән бәйләнеше.Язма һәм сөйләмә телгә хас үзенчәлекләр.

Стилистика һәм сөйләм культурасы өлкәләрендә эшләгән галимнәр, аларның төп хезмәтләре турында кыскача мәгълүмат.

10-11 нче сыйныфларда үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

7.Бәйләнешле сөйләм үстерү

1.Фәнни стильдә доклад язарга өйрәнү.

2.Актуаль темага “түгәрәк өстәл янында” сөйләшү үткәрү.

3.Дәрестә язган берәр сочинениегә бергәләп агализ ясау.

4.Укытучылар көне уңаеннан укытучылардан һәм укучылардан интервью алу һәм аны мәктәп стена газетасында бастыру өчен, текст буларак формалаштыру.

5.Конспектлар төзү, тезислар язу.

6.Телләр өйрәнү мәсьәләсенә багышланган матбугат конференциясе уздыру.

7.Татарстанда икетеллелек мәсьәләләренә багышланган иҗади язма эшләр эшләү.

8.Төрле эш кәгазьләре язу.

9.Программада каралган әдәби әсәрләрне өйрәнгәннән соң, аларны анализлап һәм үз фикереңне белдереп, сочинениеләр язу.

10.Иҗтимагый-публицистик стильдәге текстларны тәрҗемә итү.

Гомуми урта (тулы) белем мәктәбен тәмамлаучы укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр