Образовательные программы муниципального общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная школа №15 с углубленным изучением отдельных предметов»

Вид материалаПрограмма

Содержание


Используемые программы и учебники для изучения предметов на углубленном уровне
Английский язык
Дополнительные элективные курсы по подготовке к государственным экзаменам (ЕГЭ)
Рус мәктәбенең башлангыч сыйныфларында укучы татар балалары
3. Безнең гаилә
Подобный материал:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   25

Используемые программы и учебники для изучения предметов на углубленном уровне

(на основании Федерального и Регионального перечня учебников)



Предмет

Класс

Часы

Программа

Учебник

1

2

3

4

5

химия

10

3

Программа под редакцией Габриелян О.С.

Химия, 10, Габриелян О.С

11

3

Химия, 11, Габриелян О.С

Английский язык

2

3

Программа под редакцией

И.Н.Верещагиной

Английский язык, 2,

И.Н.Верещагина , Афанасьева

3

3

Английский язык, 3,

И.Н.Верещагина

4

3

Английский язык, 4,

И.Н.Верещагина

5

5

Программа под редакцией

О.В.Афанасьевой

Английский язык, 5,

О.В.Афанасьева

6

5

Английский язык, 6,

О.В.Афанасьева

7

5

Английский язык, 6

О.В.Афанасьева

8

5

Английский язык, 7

О.В.Афанасьева

9

5

Английский язык, 8

О.В.Афанасьева

10

3

Английский язык, 9

О.В.Афанасьева

11

3

Английский язык, 10

О.В.Афанасьева



Программно – методическое обеспечение школьного компонента учебного плана (элективные курсы)


Класс

Предмет

Часы

Программа

Учебник

1

2

3

4

5

8 класс

Ботаника

34

Ботаника Сергеева А.А. преподаватель КГАВН, кбн




9

Зоология

34

Зоология Муньков А.Н. преподаватель КГАВН, кзн




11

Биология

34

Ветсанэкспертиза Якупова Л.Ф. преподаватель КГАВН, кбн




11

Биология

34

Основы цитологии и генетики Филиппова Г.В., учитель биологии высшей кат.




8

химия

34

Практический курс неорганической химии

Бусыгина Т.Е., преподаватель

КГТУ, кхн




9

химия

34

Практический курс неорганической химии

Бусыгина Т.Е., преподаватель

КГТУ, кхн




10

химия

34

Практический курс органической химии Белова Н.А. преподаватель КГТУ, кхн




11

химия

34

Практический курс органической химии Белова Н.А. преподаватель КГТУ, кхн




9

математика

18

Методы решения уравнений, Дмитриева О.Н. учитель математики 2 квал. категории




9

Русский язык

17

Синтаксис и пунктуация. Простое и сложное предложение. Зубкова Н.А.

учитель русского языка и литературы 1 кв. кат.




11

Русский язык

34

Язык как система. Основные уровни русского языка. Залутдинова Н.А., учитель русского языка и литературы




10 класс

Английский язык

16

"В гостях хорошо, а дома лучше", Нурисламова З.З., учитель английского языка 2 кв. категории

Иванова Л.Ф. УМК Английский язык "Добро пожаловать в Татарстан",

10

Английский язык

18

История Великобритании и языка вкратце",Нурисламова З.З., учитель английского языка 2 кв.категории




11

Английский язык

34

Бизнес - курс английского языка, Нурисламова З.З., учитель английского языка 2 кв.кат




11

Английский язык

34

«Английский для любознательных», Нурисламова З.З., учитель английского языка 2 квалиф. категории

Английский язык в фокусе, 10,11 кл. О.В.Афанасьева

9

профориентация

18

Мои профессиональные намерения, Баязитова Л.М., психолог




9

профориентация

16

Имидж и профессиональная культура , Сафиуллова Л.Ф.




10

информатика

34

Основы информатики, Садыкова Р.Н.




11

информатика

34

Информационно-коммуникативные технологии, Садыкова Р.Н.







Дополнительные элективные курсы по подготовке к государственным экзаменам (ЕГЭ)

класс

предмет

часы

Наименование курса, ФИО учителя

учебник

11

Биология

10

Подготовка к ЕГЭ Филиппова Г.В., учитель биологии высшей кат.




11

химия

12

Подготовка к ЕГЭ Гайламутдинова З.С. учитель химии 1 квал. категории




11

математика

11

Подготовка к экзаменам, Лобзова Т.В., учитель математики 1 квал. категории




11

история

12

Подготовка к экзаменам, Даутова С.Х., учитель истории 1 квал. категории




11

обществознание

12

Подготовка к экзаменам, Даутова С.Х., учитель истории 1 квал. категории




11

математика

11

Подготовка к экзаменам, Легошина С.Н., учитель математики высшей квал. категории
















Рус мәктәбенең башлангыч сыйныфларында укучы татар балалары

өчен татар теле һәм әдәбиятыннан укыту программасы


Аңлатма язуы

Гомуми башлангыч белем мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең төп максаты-гамәли максат,ягъни,телне аралашу чарасы буларак үзләштерү өчен,укучыларга гаилә-көнкүрешкә,уку хезмәтенә бәйле сөйләм ситуацияләре кысаларында белем бирү һәм күнекмәләрен үстерү.Гомуми белем бирү максаты укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру,логик фикерләү сәләтен камилләштерү,сөйләм культурасын үстерүдән гыйбарәт.Тәрбияви максат балаларның рухи дөняларын баету,аларны татар халкының мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыру,төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм ихтирам хисе тәрбияләүгә юнәлтелә.

Куелган максатларга ирешү өчен,аерым мәсьәләләрне хәл итү сорала.Гамәли максатка ирешү өчен,укучыларда татар сөйләмен тыңлап аңлау күнекмәләрен булдыру;диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү; төрле жанрдагы татар текстларын аңлап укуга өйрәтү; дөрес язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен булдыру; татар теленең фонетик,орфоэпик,лексик,грамматик нигезләрен һәм үзенчәлекле тел күренешләрен гамәли үзләштерү бурычлары куела.

Гомуми башлангыч белем мәктәбендә татар теле дәресләре укучыларның сөйләм телен үстерүгә юнәлтелә,бу исә аларның тыңлап аңлау,сөйләү һәм сөйләшү,уку,язу һәм язма күнекмәләрен формалаштыруны үз эченә ала.

Т ы ң л а п а ң л а у-аерым авазларны,аваз төркемнәрен,сүзләрне,сүзтезмәләрне,җөмләләрне,бәйләнешле текстларны ишетеп,мәгънәләрен һәм эчтәлекләрен аңларга өйрәтү дигән сүз.

Д и а л о г и к с ө й л ә м г ә өйрәткәндә,укучыларны чынбарлыктагы ситуацияләргә куеп карау тәкъдим ителә.Татарча аралашырга өйрәтү өчен,укучыларның мәктәптәге,өйдәге,урамдагы һәм җәмәгать урыннарындагы көндәлек тормышыннан чыгып,үрнәк диалоглар төзелә.

М о н о л о г и к с ө й л ә м г ә өйрәтү аерым кешеләрне,әйбер,күренешләрне,хайваннарны тасвирлауга,сыйныф,мәктәп,авыл,шәһәр тормышы һ.б. турында хәбәр итүгә,укылган(тыңланган) текстның эчтәлеген план буенча сөйләп бирүгә кайтып кала.

У к у г а өйрәткәндә,рус телле балалар татар хәрефләрен танып,алар белдергән авазларны дөрес әйтергә,тартыкны сузыкка ияртеп,кыска сүзләрне бөтен килеш,озын сүзләрне иҗекләп укырга,алга таба сәнгатьле итеп,йөгерек һәм аңлап укырга,укылганның эчтәлегенә төшенеп барырга,яңа сүзләрнең мәгнәләрен контексттан чыгып күзалларга яки сүзлектән табарга күнегәләр.

Я з у г а өйрәтү татар алфавитындагы хәрефләрнең дөрес язылышын истә калдыру,сүзләрне,иҗекләргә бүлеп,юлдан юлга дөрес күчерү кагыйдәләрен үзләштерү,җанлы сөйләмдә актив кулланыла торган сүзләрне орфографик дөрес язу күнекмәләрен үстерү,хатасыз күчереп язу эшләреннән гыйбарәт.

Я з м а с ө й л ә м г ә өйрәтү,терәк сүзләр,сүзтезмәләр һәм үрнәк җөмләләргә нигезләнеп,өйрәнелә торган лексик тема яки бирелгән ситуация буенча җөмләләр яза белүне үз эченә ала.Аерым җөмләләрдән бәйләнешле язма сөйләмгә күчелә.Укучылар язма рәвештә үзләренең гаиләләре,мәктәпләре,сыйныфташлары,шәһәрләре,авыллары турында кечкенә күләмле хикәя язарга өйрәнәләр.Моннан тыш котлау кәгазе язуга да өйрәтелә.

Башлангыч сыйныфларда язма сөйләмгә караганда телдән сөйләмгә күбрәк игътибар бирелә.

Программада лексик,грамматик һәм фонетик минимумнар телнең фәнни системасына нигезләнеп бирелә.Башлангыч сыйныфларда бу бүлекләр комплекслы өйрәнелергә тиеш.

Башлангыч сыйныфларда 1000 лексик берәмлекне актив үзләштереп,аларны сөйләмдә кулланырга өйрәтү күздә тотыла.

Укучылар сүз ясалышы ысулларын да гамәли үзләштерәләр:-чы/-че,-лык/-лек,-даш/-дәш,-таш/-тәш кушымчалары ярдәмендә ясалган исемнәр;-лы/-ле,-сыз/-сез,-гы/-ге,_кы/-ке кушымчалы сыйфатлар белән танышалар.Моннан тыш кулъяулык,өчпочмак,ташбака кебек кушма исемнәрне; кура җиләге,су анасы шикелле тезмә исемнәрне;әти-әни,әби-бабай сыман парлы исемнәрне танып белергә күнегәләр.

Татар телендә кулланыла торган рус алынмалары һәм интернациональ сүзләр хисабына укучыларның сүзлек байлыгы арта бара(телевизор,кино,парк).

Грамматик минимумга килгәндә,лексик темаларга караган к е м? н ә р с ә? н и н д и? н и ч ә? н и ч ә н ч е? к а я?к а й д а?к е м н е?н ә р с ә н е?к а й д а н?к а й ч а н? н и ш л и? сорауларына җавап бирә торган сүзләрдән дөрес файдалана белергә тиешләр.

Актив үзләштереләсе лексик берәмлекләрнең исемлегендә фигыльнең тамыры бирелде(аваз чиратлашуы түбәндәгечә күрсәтелде:сип(б)-;ак(г)-.

Башлангыч мәктәптә татар сөйләменең фонетик-орфоэпик нигезләре дә салынырга тиеш.Хикәяләү һәм сорау интонациясе,сүз басымы өйрәтелә.Бу сыйныфларда татар теленең сүз тәртибе закончалыкларына өйрәтүгә нигез салынырга тиеш.

Алда күрсәтелгән лингвистик күренешләр укучыларның туган теле-рус теле белән чагыштырылып өйрәтелергә тиеш.


Рус мәктәбенең башлангыч сыйныфларында укучы татар

балаларына татар теле укыту программасы

  1. нче сыйныф

1. Танышу

1.Җөмләләрнең мәгънәләрен аңлап, Син кем? Исемең ничек? Ул кем? Ул Саматмы? Бу кем? Аның исеме ничек? Сиңа ничә яшь? кебек сорауларга җавап бирү.

2. Әйе, юк, түгел сүзләре белән раслау һәм инкар җөмләләр төзү күнекмәләре тәрбияләү.

3. Зат алмашлыкларын кулланып, предметның кемгә караганлыгын белдерү.

Сүзләр: малай, кыз, исемем, исемең, исеме; утырыгыз; мин, син ул, минем, синең, аның, миңа, сиңа, аңа; бу, кем, иичек, ничә, алты, җиде, исәнмесез, исәнме, сау булыгыз, рәхмәт, әйе,юк, бар, ә теркәгече; -мы, -ме кисәкчәләре.

2. Безнең мәктәп

1. Мәктәп, сыйныф укучылары һәм укытучы турында сөйләшү.

2. Кем? Нәрсә? Сорауларына җавап бирергә өйрәнеп, эшне үтәүчене билгеләү.

3. Бу нәрсә? Сорауына җавап бирү. Сыйныф бүлмәсендәге уку-язу әсбапларының исемнәрен әйтә белү.

4. Кенмнеэ? Сорауына җавап биреп, предметның кемгә караганлыгын белдерү.

5. Предметның барлыгы яки юклыгы турында хәбәр итү.

6. Нинди? сорауына җавап бирнп, әйбернең билгесен белдерү.

7. Ничә? соруына җавап биреп, предмет саны турында хәбәр итү.

8. Кая? Кайда? сорауларына җавап биреп, әйбернең (кешенең) урыны турында хәбәр итү.

9. Нишли? сорауына җавап биреп, предметның (затның) эше турында хәбәр итү.

10 Кайда? сҗавап биреп, эшнең үтәлү урыны турында хәбәр итү.

11.Нәрсә белән? сорауына җавап биреп, эш-хәрәеәт коралы турында хәбәр итү.

12. Ничек? сорауына җавап биреп, эш-хәрәкәтнең үтәлү рәвешен, формасын белдерү.

Сүзләр: мәктәп, сыйныф, бүлмә, укучы, укытучы, акбур, карандаш, китап, дәфтәр, дәрес, рәсем, парта, тәрәзә, ишек, өстәл, урындык, чүпрәк, такта. Яза, ясый, җырлый, бара, бирә, керә, эшли, җавап бирә, тыңлый, карый, ала, бирә, безнең, сезнең, аларның, нәрсә, кая, кайда, нинди, нәрсә белән, кемнең, зур кечкенә, бер, ике, өч, дүрт, биш.

3. Безнең гаилә

1.Гаилә кешеләре турында хәбәр итү.

2.Аларның исеме турында хәбәр итү.

3. Бар, юк сүзләрен дөрес куллану.

4. Өйдәге әйбер атамаларын әйтә белү.

5. Аларның билгеләре турында хәбәр итү.

6. Предметның саны турында хәбәр итү.

7. Аларның урыны турында хәбәр итү.

8.Аларның эш-хәрәкәте турында хәбәр итү.

9. Эш-хәрәкәтнең үтәүчесе турында хәбәр итү.

10. Эш-хәрәкәтнең үтәлү вакыты турында хәбәр итү.

11. Эш-хәрәкәтнең үтәлү урыны турында хәбәр итү.

Сүзләр: гаилә, әти, әни, әби, бабай, абый, апа, энем, сеңлем, табиб, сатучы, тегүче, төзүче; өй, йорт; ята, тора, йоклый; кайчан, бүген, иртәгә, көндез; таза, ябык, алты, җиде, сигез, тугыз, ун.

4. Ашамлыклар

1. Бу темага караган атамаларны әйтү.

2. Милли ашамлыкларны санап күрсәтү, әйтү.

3. Белән бәйлеге+фигыл тезмәсен дөрес куллану.

4. Ризыкның сыйфаты турында хәбәр итү.

Сүзләр: аш, ботка, токмачлы аш, чәй, икмәк, чәкчәк, гөбәдия, өчпочмак, бәлеш, сөт, май, катык, шикәр, чәйнек, кашык, тәлинкә. Тәмсез, кайнар, салкын, ачы, тозлы, пешерә, кыздыра, ашый, кисә. Бүлә, куя, ала, булыша.

5. Кеше.

1. Тән төзелешенә караган атамаларны әйтә белү.

2. Темага караган атамаларның кемнеке икәнлеген хәбәр итү.

Сүзләр: кеше, авз, теш, борын, колак, күз, чәч, баш, аяк, кул, бармак, су, сабын, сөлге, юа, юына, сөртенә, чиста, пычрак, уң, сул, кайсы, иртән, кичен.

6. Өс-баш һәм аяк киемнәре

1. Темага караган атамаларны әйтә белү.

2.Предметның билгеләре турында хәбәр итү.

3. Темага караган предметларның эш-хәрәкәте турында хәбәр итү.

Сүзләр: күлмәк, чалбар, бияләй, бүрек, итек, оек, ботинка, кия, сала, элә, тегә, чистарта, яңа, иске, кара, зәңгәр.

7. Уеннар

1. Уенчыклар һәм уеннарның атамалары турында хәбәр итү.

2. Предметның барлыгын һәм юклыгын белдерү.

3.Предметның саны турында хәбәр итү.

Сүзләр: чана, чаңгы, туп, шар, уен, уенчык, курчак, уйный, ясый, ята, шуа, тора, матур, салкын.

8. Авылда

1. Яшелчә исемнәрен әйтә белү.

2. Хайван исемнәрен әйтә белү.

Темага караган предметларның билгеләре турында хәбәр итү.

Сүзләр: авыл, урман, җир, бакча, алма, чия, карлыган, суган. кәбестә, кишер, бәрәңге, кыяр, помидор, җиләк, яшелчә бакчасы. сыер, сарык, тавык, әтәч, каз, үрдәк, балык, эт, көрәк, төлке, бүре, аю, керпе, куян, кызыл, яшел, сары, казый, утырта, йөзә, оча, йөгерә, җыя.

9.Кошлар

1. Кошлар исемен әйтә белү.

2. Безнең якта кышлаучы кошларны атау.

3.Җылы яктан кайтучы кошлар турында хәбәр итү.

Сүзләр: Чыпчык. Сыерчык, карлыгач, сандугач, тукран. Күке, песнәк, күгәрчен, ябалак. Акчарлак, аккош, читлек, кычкыра, рчып кайта, очып китә, сайрый, чүпли.

10. Шәһәрдә.

1. Предметларның билгеләре турында хәбәр итү.

2. Предметларның исемнәре турында хәбәр итү.

3. Предметларның санын белдерү.

Сүзләр: шәһәр, район, урам, трамвай, троллейбус,автобус, машина, тукталыш, йөри, туктап тора, кайта, яши, киң, тар, тиз, акрын.

11. Бәйрәмнәр

1. Бәйрәмнәрне санап күрсәтү.

2. Милли бәйрәм-Сабантуй турында сөйләү.

3. Бәйрәм белән котлау, бүләк бирү вакытында әйтелә торган сүзләрне дөрес һәм урынлы куллану.

Сүзләр: туган көн, Яңа ел, 8 нче Март, Корбан бәйрәме, Сабантуй, бүләк, кунак, торт, Кыш бабай, Кар кызы, чыршы, күчтәнәч, ат чабышы, котлый, бүләк итә, шатлана, көлә, ярыша, җиңә.

Әлифба чоры.

Хәрефләрдән иҗекләр төзү. Аннан соң иҗекләрдән сүзләр, сүзләрдән сүзтезмәләр төзеп уку. Сүзтезмәләрдән җөмләләр төзү күнекмәләре тәрбияләү. Сүзләрне иҗекләргә бүлү.