02. 07. 2009 Сельский спорт

Вид материалаДокументы

Содержание


Президентлар җыелган җирдә
Бату өчен чүл кирәкми
Хатын-кызсыз булмый
Спортчылар да йөгерә, түрәләр дә
Казан "Россия – спорт державасы" дип аталучы бөтенроссия спорт форумын кабул итәргә әзерләнә.
Подобный материал:
1   ...   4   5   6   7   8   9   10   11   12

08.09.2009





"Ефәк юлы" аша – тарихка

"Ефәк юлы"ның Казан эчендә узган беренче өлеше үк мәшһүр "Дакар" ярышларын хәтерләтте. 2013 метр араны беренче булып "КамАЗ-Мастер"дан Фирдәвес Кәбиров узды. Икенче урында – Жерар де Рой ("Ивеко"), өченчедә – Алекс Лопрайс ("Татра"), дүртенчедә исә Владимир Чагин. Җиңел машиналар арасында исә беренче өч урынны "Фольксваген" экипажлары яулады. Икенче көнне дә иң яхшы күрсәткеч­ләргә танылган узышчылар иреште. "Ефәк юлы" тәүге мәртәбә уздырыла. Шуңа күрә экипажлар тарихка беренче җиңүчеләр булып кереп калырга җыена, күрәсең.

Президентлар җыелган җирдә

"Кризис ярышны оештыруга комачау итә алмады", – дип сөйләде журналистларга раллиның директоры Семен Якубов ярышлар башланганчы. Шимбә көнне исә оештыручылар бу сүзләрне ачылыш тантанасы белән раслады. Кунакларның күңелен күрү өчен барысы да эшләнгән. Рәсми затларның чыгышлары исә үз төбәкләрен, мөмкинлекләрен танытуга исәпләнгән булып чыкты. Хәер, мондый ярышларны уздыруның да төп максаты да шуннан гыйбарәт. "Беренче тапкыр оештырылучы "Ефәк юлы" республикада спортның зур үсеш алуын күрсәтә, – дип сөйләде Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев. – Дөрестән дә, Казан – спорт башкаласы, ә Татарстан спорт республикасына әверелә. "Ак Барс", "Рубин", УНИКС, "Зенит-Казан", "Синтез", "КамАЗ-Мастер" командалары җиңү яуламаса, республикабызда бүгенге искиткеч вакыйга да булмас иде". Республика башлыгы мондый чара оештырылганы өчен Россия, Казахстан һәм Төрекмәнстан башлыкларына рәхмәтен белдерде. Семен Якубов исә Татарстан Президентына истәлекле кубок бүләк итте. Инде хәбәр иткәнебезчә, фи­ништа спортчыларны Россия, Казахстан һәм Төрекмәнстан президентлары каршы алыр дип көтелә. Бу тантанага Әзәрбайҗан лидеры Илһам Алиев та чакырулы.

Россия спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко исә "Ефәк юлы"ның өч дәүләт өчен дә әһәмиятле вакыйга булуын таныды. "Бу – Евразиянең иң озын һәм катлаулы маршруты. Раллиның трассасы бик тә үзенчәлекле, ул өч географик зонаны берләштерә, – дип сөйләде Мутко. – Спортчыларга үз­ләренең бөтен осталыгын, батырлыгын күрсәтергә ту­ры киләчәк. Сигез көн дәвамында алар Идел буе һәм Үзәк Азиянең матур урыннары, борынгы сәүдә юллары сузылган маршрут буенча узачак. Шуңа күрә ралли, спорт чарасы булу белән бергә, мавыктыргыч сәяхәт тә булачак". Төрекмәнстан Хөкү­мәтенең туризм һәм спорт комитеты башлыгы Гурбанмәмәт Ильясов чыгышыннан исә бу илнең ни дәрәҗәдә тыныч һәм халыклар дуслыгы үрнәге булуын, аның гөрләп чәчәк атуын белдек. Ильясов катнашучыларга Ашхабадка исән-имин килеп җитүне теләде. "Дакар" җитәкчесе Этьен Лавинь исә ярышның озакламый бөтен дөньяга таныласына өметләнүен әйтте.

Бату өчен чүл кирәкми

Бәхеткә, тантананың рәсми өлеше озак дәвам итмәде. Мәйданга дөньяның иң чыдам техникасы чыккач, "Татнефть-Арена" тирәсенә җыелган халыкның игътибары шуларга юнәлде, тамашаны каршыдагы йортларның балконыннан күзәтүчеләр дә артты. Ә вакыйгаларның иң кызыгы, әлбәттә, машиналар махсус әзерләнгән трассага чыккач башланды. Күпләр әлеге участок бары тик тамаша өчен генә оештырылган һәм катнашучылар 2013 метр-ны җиңел генә узар дип фаразлаган иде – алай булып чыкмады. Күзгә кечкенә генә күренгән участокта барлык йөртүчеләр дә кыенлыклар белән очрашты. Беренчеләр аларны үз көче белән җиңә алса, икенчеләрен тартып чыгарырга, өченчеләрен исә арттан этәргә туры килде. Безнекеләрдән Рөстәм Миңнехановка авыр булды. Премьер-министрның машинасы комга утырып, сүнеп калды. Кабат кузгалып китү өчен бераз вакыт сарыф итәргә туры килде, нәтиҗәдә Хөкүмәт башлыгы иярләгән "КамАЗ" финишка 18нче булып килде. Йөк машиналары арасында беренче урынны, алдан көтелгәнчә, Фирдәвес Кәбиров яулады. Икенче урында – Жерар де Рой ("Ивеко"), өченчедә – Алекс Лопрайс ("Татра"), дүр­тенчедә исә Владимир Чагин. "Фольксваген" экипажлары исә җиңел автомобильләр арасында беренче өч урынны яулады. "Бу араны тагын да тизрәк уза алган булыр идем, – дип сөйләде фиништан соң Кәбиров. – Ике борылышны акрынрак узарга туры килде – батып каласым килмәде. Шуңа күрә көндәшләрем мине узар дип уйлаган идем. Күрәсең, алар да артык ашыкмаска тырышкан".

"Мондый ярышларда берәүләр үзен, икенчеләр техникасын сыный, – дип сөй­ләде Рөстәм Миңнеханов Алексеевск бистәсендә икенче этап башланыр алдыннан. – Сәясәтчеләр исә уртак фикергә килү турында уйлана. Миңа калса, Россия һәм Татарстан өчен Казахстан һәм Төрекмәнстан белән дус яшәү зур әһәмияткә ия. Бездә автомобильләр җитештерелә, шуңа күрә бу ярышлар безнең продукцияне танытуга да ярдәм итә. Ә "Ефәк юлы" раллие даими марафонга булырга лаек. Ул безнең та­рихтан килгән мөнәсәбәт­ләрне яхшыртырга ярдәм итә".

Бу юлы Рөстәм Миңнеханов ярышта катнашмады. Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе раллиның соңгы этабында кабат руль артына утырыр дип көтелә. Премьер-министр юлга чыкмагангамы, әллә башка сәбәптәнме – әмма икенче этапта "КамАЗ-Мастер" егетләре лидерлыкны кулдан ычкындырды. Әлмәт районының Түбән Абдул авылына кадәр дәвам иткән узышта финишка беренче булып Жерар де Рой килде. Икенче урында Владимир Чагин. Алекс Лопрайс өченче этапны өченче булып тәмамлады. Кәбиров исә дүртенче урында. Кичә "КамАЗ-Мастер" егетләре үзләреннән алда баручы көндәшләрен узып, позицияләрен яхшырта алды. Чагин – беренче, ә Кәбиров өченче урынга чыкты. Җиңел машиналар ярышында исә "Фольксваген"нар алда баруын дәвам итә. Дөрес, Карлос Сайнц үзенең көндәше Насыйр әл Аттияне икенче урында калырга мәҗбүр итте.

Хатын-кызсыз булмый

Бу әле марафонның башы гына. Чөнки спортчыларны алда дала һәм чүл аша узучы юллар көтә. Ярышның нечкәлекләре турында журналистларга ралли башланыр алдыннан сөйләделәр. Җиңүчеләргә барлыгы 300 мең доллар премия биреләчәк. "Кризис бу ярышны уздыруга комачау итә алмады, әмма барыбер кайбер төзәтмәләр кертергә мәҗбүр булдык, – дип сөйләде раллиның директоры Семен Якубов. – Әйтик, һәвәскәр спортчылар ярышка катнашыр өчен акча түләми. Аларның бу чыгымнарын оештыручылар күтәрде. Җиңү­челәргә исә беренче урын өчен – 10 мең, икенчегә – 8 мең, өченче булып килүчегә 6 мең доллар бирәчәкләр". Ә финишка килеп җиткән һәвәскәрләрнең һәрберсенә 5әр мең доллар премия вәгъдә ителде. Якубов әйтүенчә, тамашачы һәм спортчылар бу ярышны яратып кабул итсә, "Ефәк юлы" даими марафонга әверелергә мөмкин. Ул вакытта инде раллида мотоцикл­чылар да катнаша алачак. Моннан тыш, Семен Семенович ралли барышында спортчыларны сюрпризлар көтәсен дә әйтте.

"Безгә сюрпризлар кирәкми, – диде "Ватаным Татарстан" хәбәрчесенә танылган узышчы, быелгы "Дакар"ның җиңүчесе Фирдәвес Кәбиров. – Барысы да маршрут китапчыгында язылганча булырга тиеш. Ә менә күңелле истәлекләр булсын". Чаллы спортчысы бу ярышта "КамАЗ"лыларның төп көндәше дип әтиле-уллы де Ройлар һәм Алекс Лопрайсны саный. "Җитди көрәш көтелә, – дип сөйләде танылган узышчы. – Барысы да кызыклы спортчылар, шуңа күрә ярыш та мавыктыргыч булачак". Сүз уңаеннан, катнашучылар арасында хатын-кыз экипажы да бар. Ике Елена – Голубкина һәм Правдина "Тойота" машинасында узыша. Хатын-кыз дигәннән, Европаны яртылаш узып, Татарстан башкаласына исән-имин килеп җиткән алман экипажы "Татнефть-Арена"га берничә метр калгач, авариягә очраган. "Ефәк юлы"на чыгачак машинага бәрелгән автомобиль руле артында кара күзлек кигән һәм кулына телефон тоткан ханым булган.

Күпләр "Ефәк юлы"н Евразия "Дакар"ы дип саный. Фир­дәвес Кәбиров ике елдан "Дакар" яңадан Африка чүлләренә әйләнеп кайтыр дип өметләнә. Ярышны Аргентина белән Чилида уздыру өчен французларның A.S.O. компаниясе имзалаган килешү нибары ике елга исәпләнгән. "Ә безгә килеп иреш­кән имеш-мимешләргә караганда, Африкада кабаттан трассаларны тикшерә башлаганнар, дәүләт җитәкчеләре белән сөй­ләшүләр алып барыла, – ди Кәбиров. – Бу аңлашыла да. Чөнки күп кенә спортчылар Көньяк Америкада уздырылучы "Дакар"­да чыгыш ясаудан баш тартты. Без дә алар белән килешәбез. Чөнки "Дакар"ны Сахара чүлендә оештыру традициягә әйлән­де. Андый урыннарны башка беркайда да табып булмый". Билгеле булганча, "Дакар" ярышлары 1978 елдан бирле Африкада уздырылды. Әмма былтыр террорчылар һөҗүменнән куркып, раллины бөтенләй оештырмадылар. Быел исә ярыш Буэ­нос-Айрес (Аргентина) – Вальпараисо (Чили) – Буэнос-Ай­рес (Аргентина) маршруты буенча узды һәм анда йөк автомобильләре арасында беренче урынны Кәбиров яулады.

15.09.2009




"Ефәк юлы" тәмам. "КамАЗ" – беренче


Якшәмбе көнне Тө­рекмәнстанның Аш­хабад шәһә­рен­дә "Ефәк юлы" дип аталучы беренче ралли-рейд тө­гәл­ләнде. Казанда старт алган бу ярышта йөк машиналары арасында Фирдәвес Кәбиров экипажына тиңнәр табылмады. "КамАЗ-­Мас­тер" командасы узышчысы үзен­­нән соң килүче Же­рар де Ройны сәгатьтән артык вакытка артта калдырды. Шунысы да бар: Кәбиров трассаны җиңел машиналарның да күбесеннән тизрәк узган булып чыкты.

Төрекмәнстан Президенты тәкъдиме буенча оештырылган "Ефәк юлы" 4300 чакрымга сузылган иде. Ярышта катнашучыларга Россия, Казахстан һәм Төрекмәнстан аша узарга туры килде. Казанда 25 илдән җыелган 20 йөк машинасы, 51 җиңел автомобиль старт алган булса, Ашхабадта финиш сызыгына йөк машиналарының 17се, җиңел автомобиль­ләрнең 34е генә килеп җитә алды.

"КамАЗ-Мастер"ның барлык экипажлары да лидерлар арасында. Өченче урынны яулаган Алес Лопрайстан беразга гына калышып, дүртенче урынны Эдуард Николаев экипажы алды. Илгизәр Мәрдиев исә финишка бишенче булып килде. Призлы урыннар өчен Владимир Чагин да көрәшер, дип фаразланган иде. Ләкин, хәтер­ләсәгез, якташыбыз ярышның бишенче этабында һәлакәткә юлыгып, лидерлардан шактый артта калды. Калган этапларда беренчелекне бирмәскә тырышса да, гомуми зачетта Чагинга алтынчы урын белән генә канәгатьләнергә туры килде.

Җиңел автомобильләр арасында да көрәш шактый киеренке булды. Биредә башта ук "Фольксваген" командасы алга чыкса да, җиңүче соңгы этапта гына ачыкланды. Карлос Сайнц белән беренчелекне бүлешкән Насыйр-әл Аттиянең сигезенче этапта машинасы капланды, һәм ул узыштан бөтенләй төшеп калды. Шулай итеп, финишка беренче булып Испания спортчысы Карлос Сайнц килде. Икенче урында – Марк Миллер, өченчедә – "Дакар – 2009" чемпионы Жинель де Вильер. Россия узышчылары арасында Руслан Мисиков һәм Константин Жильцов "Ефәк юлы"н – дүртенче, ә Илья Кузнецов һәм Андрей Нешин бишенче булып төгәлләделәр.

16.09.2009




Спортчылар да йөгерә, түрәләр дә


Бу якшәмбедә – 20 сентябрь көнне Бөтенроссия йөгерү көнендә Казанда яшәүче ун меңгә якын кеше "Милләтләр кроссы"на стартка чыгачак. Республикабызның башка шәһәрләре өчен "Татарстан кроссы" кысаларында үзләренең ярышлары оештырылачак.

ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министр­лыгының массакүләм физик культура-савыктыру эше бүлеге төп киңәшчесе Елена Василенко Татар-информ агентлыгына хәбәр иткәнчә, быел Бөтенроссия йөгерү көнендә катнашучы шәһәр­ләр саны кризис аркасында кимегән. Нәтиҗә­дә, Татарстаннан фәкать Казан гына рәсми катнашучылар исемлегенә эләк­кән. Ә узган елда "Милләтләр кроссы"нда республикабыздан алты шәһәр катнашкан булган.

"Милләтләр кроссы" Меңьеллык мәйданында 10.00 сәгатьтә башлана. Иң элек спортчылар старт алачак. Ирләр (1989 елгы һәм өлкәнрәк) – 12 чакрымга, шушы ук яшьтәге хатын-кызлар 8 чакрымга йөге­рәчәк. Ә инде егетләр – 8, кызлар (1990 елда туган һәм яшьрәк) 6 чакрымны йөгереп үтәчәк. Шулай ук мөм­кин­лекләре чикле кешеләр­гә, мәктәп укучылары, оешмалар һәм предприятиеләр хезмәткәрләре, студентларга да (2 чакрым) старт биреләчәк. Гадәттәгечә, гаи­лә стартлары һәм 2013 метрга VIP-йөгерү (югары дәрә­җәдәге җитәкчеләрнең йөгерүе) дә күздә тотыла.

Е.Василенко әйтүенчә, Татарстанда спорт һәм сәла­мәт тормыш рәвеше кысаларында башкалабызда гына "Милләтләр кроссы" белән чикләнеп калмау турында карар кабул ител­гән. ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы республикабызның барлык шә­һәрләре һәм муниципаль берәмлекләрендә "Татарстан кросс"ын уздыру турында нигезлә­мә тараткан. Шулай итеп, 20 сентябрьдә Казанда яшәү­че ун мең кешедән тыш, ким дигәндә, тагын 50 мең татарстанлы йөгерәчәк ди­гән сүз.

15.09.2009

Иртәгә яхшырак булачак

"Рубин" җанатарлары түземсезләнеп иртә­гәге төнне көтә. Татарстан командасы Чемпионнар лигасында Киевның "Динамо"сы белән көч сынашачак. Кем җи­ңәр? Шим­бә көн­­не даими чем­пионатта "Са­турн" командасын тар-мар итү без­некеләр­гә канат куя алыр­мы?

Узган ялларда "Рубин" бик матур уен күр­­сәтеп, Мәс­кәү өл­кә­сеннән кил­гән спорт­­чыларны җиңүгә иреш­сә дә, команданың баш тренеры Корбан Бәрдыев моңа әллә ни шатланмады. "Проблемалар бар. "Спартак" белән беренче ­таймда ышанычлырак уйнаган идек, бүген исә баштан ук хаталар күп булды", – диде ул уеннан соң. Югыйсә Александр Бухаров бишенче минутта ук көндәшләр капкасына туп кертеп, бөтен ышануларны юкка чыгарды. "Рубин"ның моңа кадәр үз кырында "Сатурн" командасына бер генә туп та кертә алганы юк иде. Ә монда бишенче минутта ук гол!

Команданың әлеге уендагы беренче сөенечен җан­атарларның күбесе күрә дә алмады. Бу көнне башкаланың Үзәк стадионына тамашачыларны Чемпионнар лигасына дип махсус әзерләнгән турникетлар аша керттеләр, билетлар да штрих-кодлы иде. Мондый яңалыкны аңлап җиткермәгән халыкка стадион янында шактый озак таптанып торырга туры килде. Стадионга соңарып керүчеләр дә артык борчылмагандыр анысы. Чөнки "Рубин" үз җанатарларын яңадан дүрт мәртәбә "ура" кычкырырга мәҗбүр итте әле. Өч Александр – Бухаров, Домингес, Рязанцев – бу уенның төп геройларына әверелде. Сүз уңаеннан, матч ахырында "Рубин" җитәкчелеге Алехандро Домингеска 2300 саны язылган истәлекле футболка тапшырды. Хәтерләсәгез, чемпионатның 18 нче турында "Терек" командасы белән уенда ул көндәшләр капкасына "Рубин" тарихындагы 2300 нче тупны керткән иде.

21 нче турдан соң Татарстан футболчылары турнир таблицасында көндәшләреннән 6 очкога алда бара. "Спартак" "Динамо" белән ничьяга уйнаганлыктан, "Рубин"ның чемпионаттагы беренче урыны тагын да ныгыды. Ә бүген безнекеләр Киев "Динамо"сы белән очрашуга әзерләнә. Җан­атарлар иртәгәге көннең команда өчен тагын да яхшырак буласына өметләнә. Украина башкаласында "Рубин"га 500дән артык кеше көч биреп торыр, дип көтелә.

21.09.2009




Чаллы тагын беренче


Татарстанда "Милләт­ләр кроссы"на 150 меңнән артык кеше чыккан. Бу хакта "Татар-Информ" агентлыгына Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы вәкиле Елена Василенко хәбәр иткән. Казанда спорт акциясенә 21 меңнән артык кеше катнашкан. Чаллы исә республиканың спортны иң якын итүче кала булуын тагын бер кат раслады.

Дөрес, Россия күләмен­дә уздырылучы бу чарада Татарстаннан рәсми рәвеш­тә бары тик Казан гына катнаша. Узган ел, мәсәлән, бездән алты кала тәкъдим ителгән иде. Шуңа да карамастан, елга бер тапкыр уздырылучы йөгерешкә башка шәһәрләр дә катнашты. Республика кала һәм районнарында әлеге акция "Татарстан кроссы" буларак уздырылды. Әлмәттә, мәсәлән, йөгерешкә 35 меңләп кеше чыкса, Түбән Камада бу акция алты меңләп спорт сөючедә хуплау тапкан. Кечкенә генә Аксубайда 4 меңнән артык кешенең кросска чыгуы да игътибарны җәлеп итә. Ә рекорд һәрвакыттагыча Чаллы кулында – биредә кросска 40 меңнән артык кеше чыккан.

Башка күпчелек ярышлардан аермалы буларак, "Милләтләр кроссы"нда тү­рә­ләр дә гади халык белән бергә йөгерә. Дөрес, алар өчен махсус – 2013 метрлык дистанция билгеләнгән. Казанда узган ярышта финиш сызыгын беренче булып Татарстан Министрлар Кабинетының бүлек җи­тәкчесе Айрат Хәйруллин узды. Ә икенче урында – башкаланың сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Рамил Әхмә­тов. Хәер, Сәламәт яшәү рәвеше һәм спортка багышланган елда башкача мөмкин дә түгел.

23.09.2009

Спорт державасы бездән башлана


Казан "Россия – спорт державасы" дип аталучы бөтенроссия спорт форумын кабул итәргә әзерләнә.

Әлеге чара Татарстан башкаласында 22-25 октябрь көннәрендә узачак, барлыгы 3,5 мең тирәсе кунак килүе көтелә. Кичә исә республиканың Хөкүмәт йортында форумга әзерлек барышы турында киңәшмә узды. Утырыш Мәскәү белән видеоконференция рәвешендә үтте. Ә иртәгә Россия башкаласында "Россия – спорт державасы"ның оештыру комитеты җыелып сөйләшәчәк. Казанда форум кысаларында бик күп чаралар уздыру күздә тотыла. Студентлар спорты декадасы, нәфис гимнастика, регби, җиңел атлетика, баскетбол буенча бәйгеләр шундыйлардан.

Форум вакытында Россиянең Универсиада һәм Олимпиадага әзерлек дә­рәҗәсе хакында да фикер алышачаклар.

24.09.2009

Казанга ХОК башлыгы килә


Казан "Россия – спорт державасы" форумын даими үткәрү урыны булырга мөмкин. Россия спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко форумны оештыру комитетының Мәскәүдә булган утырышында әнә шулай дип әйтте. Моннан тыш, 22-25 октябрь көннәрендә узачак әлеге чарага Халыкара Олимпия комитеты (ХОК) башлыгы Жан Роггеның да киләсе билгеле булды.

Утырыш чәршәмбе көнне Россия Хөкүмәте вице-премьеры Александр Жуков җитәкчелегендә узды. Казанда булачак бу чарага әзерлек турында Виталий Муткодан тыш, аның урынбасары Наталья Паршикова, Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм республиканың яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев хисап тотты. Бариев сүзләренчә, оештыру комитеты әгъзалары белән фикер алышкач, форумның рәсми һәм спорт программасы расланган. Спортның Олимпия төрләре буенча әйдәп баручы 8 халыкара федерацияләренең президентлары форумда катнашачагын белдергән. Александр Жуков сүзләренә караганда, Россиядә беренче спорт форумының ничек узуы бу чараның киләчәген хәл итәчәк.

24.09.2009

Спорт легендасына – 70


Бүген ТР Спорт музеенда (Казан Спорт сарае) физик культура, спорт һәм туризм буенча ТР дәүләт комитетының элеккеге рәисе Хәниф Мортазинны хөрмәтләү була. 26 сентябрьдә аңа 70 яшь тула.

Х.Мортазин 1983-2001 елларда республикабызның спорт һәм туризм тармакларына җитәкчелек итте. Аңа кадәр 1968-1974 елларда "Буревестник" оешмасының Татарстан өлкә советы рәисе булып торды. Татарстан спорт индустриясендә эшләгәннән соң Хәниф Мортазин Россия Велосипед спорты федерациясе вице-президенты булды.

Х.Мортазин – РСФСРның атказанган тренеры, РФ нең атказанган физик культура хезмәткәре.

25.09.2009

Спорт мәктәбендә... агу?


Татарстан Эчке эшләр министрлыгына республика территориясендә кеше сәламәтлеге өчен хәвеф белән янау ихтималы булган катнашмаларның (тарту өчен) сатылуы турында хәбәр ирештерелгән.

Бу мәгълүматны тикшерү максатыннан чыгып, министрлыкның икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре кичә балалар-яшьләр спорт мәктәбендә бер хезмәткәрдән 1 граммын 480 сумнан шундый катнашма сатып алган.

Оператив чаралар үткәрү нәтиҗәсендә әлеге матдәнең психотроп булуы, бер граммының 1000 сумнан сатылуы билгеләнгән. Оперативниклар катнашма сатучының автомобилен тикшергәндә шундый шикле матдә тутырылган тагын алты төргәк тапкан. Башлангыч мәгълүматларга караганда, кулга алынган бу адәм әлеге "тәмәке"не Татарстан Республикасына күпләп җибәрүчеләрнең берсе булып тора.

Катнашманы аның Мәскәүдән алуы билгеле. Шикле матдә, сәламәтлеккә ни дәрәҗәдә куркыныч белән янавын билгеләү өчен, "Роспотребнадзор"га җибәрелгән.




04.08.2009

Бердэм талэплэр


2013 ЕЛДА Казанда узачак Универсиада кысаларында тышкы рекламаны бизеуде бердем стандартлар керту хэм аны дэнья дережесене кутеру ниятленеле. «2012 елга без базарда катнашучыларнын барысы эчен де щитлар урнаштыруда бердем стандартлар хэм яктылык талеплерен булдырырга, аларнын урнашу ешлыгын билгелерге тиешбез», - дип белдерде Казан мэры Илсур Метшин.

Элеге узгэрешлер шулаи ук транспорт тукталышы мэйданнарына, чуп савытларына, бедрефлерге хэм урамнарнын, башка тезеклэндеру чараларына да кагылачак. Монын эчен тышкы рекламанын, эре чит ил операторын жэлеп иту карала.

2009 елнын беренче яртысында шэхернен муниципаль бюджеты тышкы реклама хисабына 81,65 млн. сумга тулыланган. Узган елнын алты ае эчендэ 104,86 млн. сум кергэн.

05.08.2009

Файдаланып калыйк


«КАЗАН илдеге спорт усешенэ юнэлдерелган гаять зур вакыйганы - беренче Бетенроссия спорт форумын кабул итечек», — дип белдерде мэр. Анын, сузлэренче, чарада 1,5 мен кеше катнашачак. Алар арасында танылган спортчылар, халыкара спорт федерациялере башлыклары, губернаторлар, федераль министрлар, эшмэкэрлэр хем башкаларнын булуы кэтелэ.

Мэр, Универсиададан сон Казан берниче эре халыкара ярышлар кабул итэрге тиеш булачак, монын, эчен спорт федерациялере векиллерене узебезне ин яхшы яктан курсетерге кирек, дип ассызыклады. «Беренче тээсирне ясарга икенче мондый мэмкинлек булмаячак», — диде И.Метшин.

22-25 октябрьде утэчек форумга кадэр башкалада еч Универсиада корылмасын - Меулетов урамындагы куп функцияле спорт корылмасын, Кореш сараен, Теннис академиясен файдалануга тапшыру ниятленеле.


05.08.2009


Балалар ярыша


«АК БУРЕ» спорт комплексында ТР балалар йортларында хем интернат-мектэплерендэ тербияленучелер ара­сында «Будущее зависит от тебя» кубогына мини-фут­бол буенча сайлап алу турниры уеннары узды. Турнирда барлыгы 88 кешедан торган унбер команда катнашты.

Жинучелер агымдагы елнын, кезенде Мескеуда узачак турнирнын финал уеннарында ярышачак. Турнирнын теп булеге - Кубок хем жинуче командалар белем алган уку йортларында заманча спорт мэйданчыклары буддыру.


07.08.2009