02. 07. 2009 Сельский спорт
Вид материала | Документы |
СодержаниеВатаным татарстан Ефәк юлы” Казаннан башлана |
- Программа (специальность 032101- физическая культура и спорт) ставрополь- 2009, 422.15kb.
- О, спорт! Ты благородство!, 30.3kb.
- Российская федерация брянская область брянский район супоневский сельский совет народных, 234.29kb.
- V выставка-фестиваль «фитнес–москва» / «спорт и стиль 2009» / 11 13 сентября 2009, 40.61kb.
- Берёзовский сельский совет народных депутатов умётского района тамбовской области двадцать, 15.62kb.
- Информационный фонд иас "Барометр сми "Выгрузка информации по условиям: молодежь, физическая, 522.86kb.
- Галерея Тейт Бритен, Благотворительная организация «Искусство и спорт» иБританский, 31.24kb.
- Темы рефератов по физической культуре для студентов очно-заочного отделения мфюа, 25.07kb.
- Спорт важен в жизни человека. Он дает нам силу, здоровую и долгою жизнь. Всем нужен, 109.88kb.
- Задачи изучения дисциплины «Лыжный спорт», 24.17kb.
ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН
07.07.2009
Студент спортчыга үрнәк.
Татарстанның Белградта эшләүче иң яхшы волонтерлары махсус бүләккә ия булачак. Республика Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов студентларны әнә шулай дип сөендерде. Билгеле булганча, Сербиядә узучы Универсиадага Татарстаннан 150 волонтер китте.
Әйтүләренә караганда, безнең студентларны Сербиядә бик тә үз иткәннәр. Аларны оештыру, бигрәк тә тәрҗемә эшләренә теләп чакыралар икән. Ә менә ярышларда чыгыш ясаучы республика спортчылары әлегә бер көмеш медаль белән генә чикләнде. Россия вәкилләре дә беренче ике алтын медальне Универсиаданың бишенче көнендә генә яулады. Алар Александр Баландин (спорт гимнастикасы) һәм Роман Кузнецов (тхеквандо) исәбендә. Россиянең шпагачылар җыелма командасы исә көмеш медаль отты. Икенче урынны алган спортчылар арасында Татарстан вәкиле Елена Шашарина да бар. Ярышларның беренче биш көненнән соң Россия вәкилләре командалар арасында алтынчы урынга күтәрелде.
07.07.2009
Көрәш – түгел сугыш.
Көрәшнең ирекле һәм грек-рим төрләре 2013 елда уздырылачак Универсиада программасына кертелергә мөмкин. Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән Россия спорт көрәше федерациясе башлыгы Михаил Мамиашвили очрашкач, яклар әнә шундый карарга килгән. Якшәмбе көнне Казанда ирекле көрәш буенча ил беренчелеге тәмамланды.
Башкаланың Спорт сараенда узган бил алышуларда былтыр Пекинда булган Олимпиада батырлары Мәүлет Батыров белән Ширвани Мурадов чыгыш ясый алмады. Чемпионнар икесе дә җәрәхәтләрен дәвалый. Шуңа да карамастан, бил алышуларның җитди көндәшлек шартларында узасы фаразланды. Чөнки кайбер спортчылар башка авырлык үлчәвенә күчкән, яшьләр дә үзләрен күрсәтергә омтыла. Әнә шул факторлар барысы бергә җыелгач, элек хоккей очрашулары узган спорт комплексында кызу бәхәсләр килеп чыкты. Нәтиҗәдә, ярышта катнашучы командаларның берсен – Ставрополь көрәшчеләрен – Казанда чыгыш ясау мөмкинлегеннән бөтенләй мәхрүм иттеләр. Чөнки команданың баш тренеры, хөкемдарның карары белән килешмәгәч, үз фикерен аның йөзенә сугып белдерде. Россия чемпионатларында мондый хәлнең булганы юк иде әле.
Ә инде нәтиҗәләргә килгәндә, иң күп медальләрне Дагстан егетләре яулады. 66 килодан җиңелрәк спортчылар арасында Чечнядан Рәсүл Джукаев чемпион булып танылды. Икенче урында – Кабарда-Балкар республикасыннан Арсен Маиров. Бронза медальләр Дагстан егетләре Адәм Батыров һәм Әмир Беруковка тапшырылды. 74 килога кадәрге үлчәү авырлыгында Мәскәү өлкәсеннән Денис Царгуш беренче урынны алды. Көмеш медальне – Александр Гостиев (Төньяк Осетия – Алания), ә бронзаларны Тәймураз Фриев (Төньяк Осетия – Алания) һәм Анюар Гедуев (Кабарда-Балкар республикасы) яулады. Дагстан егете Абдусәлам Гадимов 84 килога кадәрге авырлык үлчәвендә алтын медаль отты. Икенче урында – Красноярскидан Альберт Саритов. Бронза медальләр Сослан Кцоев (Төньяк Осетия – Алания) һәм Анзор Урижевка (Кабарда-Балкар республикасы) тапшырылды. 96 килога кадәрге авырлык үлчәвендә моннан биш ел элек Афинада узган Олимпиадада чемпион булып танылган Хаҗиморат Гацалов җиңде. Ул финалда Дагстан спортчысы Ибраһим Сәетовны отты. Бронза медальләр Георгий Кетоев (Төньяк Осетия – Алания) һәм Шамил Әхмәтовка (Дагстан) тапшырылды. Иң авыр үлчәүдә Дагстан һәм Кабарда-Балкар республикалары данын берьюлы яклаучы Билал Махов җиңү яулады. Финалда ул Бахтияр Әхмәтовны (Дагстан) отты. Өченче урыннарны исә Сослан Гаглоев (Мәскәү өлкәсе) һәм Александр Ковалевский (Ханты-Мансий автоном округы) алды.
Мондый кискен ярышлар дүрт елдан Казанга кабат әйләнеп кайтырга мөмкин. Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән Россия спорт көрәше федерация-се башлыгы Михаил Мамиашвили әнә шул хакта фикер алышкан. Кичә бу мәсьәлә Көрәшнең берләштерелгән төрләре буенча халыкара федерациянең (FILA) Корзье шәһәрендә (Швейцария) урнашкан штаб-квартирасында узачак киңәшмәдә тикшерелергә тиеш иде. Бу хакта Россия спорт көрәше федерациясе вице-президенты Георгий Брюсов FILA башлыгы Рафаэль Мартинетти белән фикер алышты. Билгеле булганча, Җәйге Унверсиада ярышлары программасына даими рәвештә спортның 13 – җиңел атлетика, футбол, баскетбол, спорт гимнастикасы, нәфис гимнастика, фехтование, йөзү, су тубы, теннис, өстәл теннисы, волейбол, суга сикерү кебек төрләре кертелгән. Калганнарын ярышларны оештыручы як үзе тәкъдим итә. Безнекеләр Универсиада программасына 12 төр өстәмәкче.
10.07.2009
Кабинеттан – стадионга. Бүген түрәләр футбол кырына чыгачак. Башкаланың Үзәк стадионында "Шәфкатьлелек байрагы астында" дип исемләнгән илкүләм хәйрия акциясе кысаларында Татарстан Хөкүмәте һәм Казан мэриясенең җыелма командасы белән "Росич-Старко" вәкилләре матч уздырачак. Мәскәү командасы өчен Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Александр Жуков, Россия Президенты ярдәмчесе Аркадий Дворкович, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко, җырчылар Влад Топалов, Сергей Минаев уйнар дип көтелә. Татарстан вәкилләренең тренеры итеп Казан мэры Илсур Метшин билгеләнгән. Түрәләр футбол уйнап кына калмыйча, кыйммәтле дәвалануга мохтаҗ балаларга ярдәм дә күрсәтмәкче. Казанда яшәүче 30 гаиләгә 3 миллион сумлык сертификат тапшырылыр дип көтелә.
14.07.2009
Автошәһәр рекорд куймакчы.
Чаллы шәһәре Гиннесның рекордлар китабына керергә җыена. 4-5 август көннәрендә автокалада спорт марафоны узачак. Оештыручылар аны 2013 елгы Универсиадага багышларга уйлый. Ә рекордлар китабына керү өчен Чаллы халкы бер тәүлек буе йөгерергә тиеш булачак. Дөрес, һәркемгә 100 генә метр ара үтәргә кирәк. Тик бу марафон 4 август көнне көндезге сәгать 11дә башланып, 5 августның көндезге 11ендә генә төгәлләнергә тиеш. Моның өчен йөгерү юлына 4000гә якын кеше җыярга туры киләчәк. Оештыручылар исә бу санны тагын 500гә арттырырга исәпли. Марафонда олимпия чемпионы Гөлнара Сәмитова-Галкина һәм аның остазы Миңнулла Чинкин катнашачагы билгеле инде. Йөгерү теләге булганнарга автошәһәрдәге "Төзүче" стадионына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
16.07.2009
Әлмәттә – бәйрәм.
Әлмәт шәһәрендә мәйданы 16 гектарлы искиткеч матур парк бар. Аттракционнар, фонтаннар, уен мәйданчыклары, аллеялар, гөлләр-чәчәкләр – биредә ял итәсе кешегә бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Күптән түгел Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шушы гүзәл парк халык белән тулды. Биредә нефтьчеләр һәм шәһәр халкы өчен "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыятенең мәдәни-спорт бәйрәме оештырылган иде.
Бу бәйрәм һәм андагы спорт ярышлары югары күр-сәткечләргә ирешү өчен түгел, фәкать күңел ачу һәм актив ял итү өчен үткәрелде. Паркта зур теннис, аркан тарту, мини-футбол, пляж волейболы, ук ату, шахмат-шашка, домино кебек ачык һавада үткәрергә мөмкин булган бөтен спорт төрләрендә дә көч сынаштылар.
16.07.2009
Студентка – унбиш мең.
Бу көннәрдә Казанда Универсиада-2013 корылмаларын төзүдә йөздән артык егет-кыз һәм 5 студент төзелеш отряды җиң сызганып эшли.
Студент отрядлары Теннис академиясе һәм Көрәш сараен төзүдә катнаша. Шулай ук алар Универсиада авылын, татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты һәм архитектура-төзелеш университеты спорт комплексларын коруга да җәлеп ителгән.
Республика студентларның хезмәт отрядлары үзәге директоры Ренат Садыйков "Татар-Информ" агентлыгына хәбәр иткәнчә, студентлар уртача 10 нан 15 мең сумга кадәр акча алып эшли.
20.07.2009
Тагы дүрт ел бар әле.
Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты студенты Артем Косов академик ишү буенча Россия чемпионатында алтын медаль яулаган. "Мин әлеге ярышларда иң көчлеләрдән түгел идем, – ди егет җиңүе хакында сөйләгәндә. – Финалда исемнәре дөньякүләм танылган ике спортчы белән ярыштым. Финишка 1000 метр кала, көндәшем Максим Җамалетдинов кисәк кенә калыша башлады. Ярты чакрым калгач, Афинада Олимпия чемпионы булган Сергей Федоровцев та сүлпәнәйде. Шулчак аларны узып китәргә мөмкинлек туды". Беренче урын алган Артем Косов 23–30 августта Познань шәһәрендә (Польша) үтәчәк дөнья чемпионатында да катнаша. Ул парлы дүртлектә көч сынашачак. Егет 2013 елда башкалада узасы Универсиадада да җиңү яуларга өметләнә.
22.07.2009
Кабан күле спортчылар көтә
2013 елгы Универсиадага Кабан күлендә көймә спорты өчен канал төзеләчәк. Ә инде Уеннардан соң ул казанлыларга менә дигән ял итү урынына әйләнәчәк.
Тик Түбән Кабан кү-лен Универсиада объектына әйләндерү өчен зур эшләр башкарасы бар әле. Татарстан башкаласында спортның көймәдә йөрү төрләре буенча спортчылар әзерләүнең бөтенроссия үзәген булдыруга кагылышлы РФ Президенты әмере бу бурычның мө-һимлеген тагын да арттыра.
Шул ук вакытта, белгечләр әйтүенчә, күл үзенең чисталыгы, тирәнлеге, озынлыгы ягыннан көймә спорты өчен канал булдыру уңаеннан бик кулай.
30.07.2009
Су спорты сарае көзне көтә
Шушы көннәрдә конкурс комиссиясе башкалабызда 2013 елгы Универсиаданың төп ике корылмасын – футбол стадионы һәм Су спорты сараен төзергә тиешле төзелеш оешмаларын билгеләячәк. Конкурсның икенче турына дүрт оешма чыккан.
Универсиада корылмаларының Яңа Савин районында Казансу елгасының уң як яры буенда төзеләчәген искә төшерик.
Су спорты сараен инде быелның көз азагында ук төзи башлау күздә тотыла. Ә менә футбол стадионына соңыннанрак – яр буена чыгарылган ком ныгыгач кына керешеләчәк.
04.08.2009
Марафон ярдәмендә – китапка
Бүген Чаллыда зур чара көтелә. Иртәнге сәгать унбердән бер тәүлек дәвамында эстафета ярышы булачак. Анда катнашучыларның һәрберсе 100әр метр йөгерер дип көтелә. Шул рәвешле кала спортчылары Гиннес һәм Россиянең рекорд китапларына эләкмәкче.
Кичә мандат комиссиясенә марафонда катнашырга теләк белдергән 6 мең 111 кеше гариза биргән. Бу – Латвия спортчылары куйган рекордтан күбрәк. Әгәр аларның барысы да бер тәүлектә йөгерергә өлгермәсә, марафонның вакытын тагын да озайтырга мөмкиннәр. Спорт чарасында түрәләр дә, яшьләр дә, пенсионерлар да – теләге булган һәркем катнаша алачак. Якташлары белән йөгерергә Олимпия чемпионы Гөлнара Сәмитова-Галкина, аның тренеры Миңнулла Чинкин һәм башка танылган спортчылар чыгар дип көтелә. Дөнья рекордын яңарту өчен катнашучыларга 100 метр араны уртача 20 секунд эчендә узарга кирәк.
06.08.2009
Чаллы ничек китапка керде
Чаллы Россиянең рекордлар китабына керде. Хәзер исә шәһәр халкы "Гиннесның рекордлар китабы" турында хыяллана. Яхшы хәбәр Лондоннан бер ай эчендә килеп җитәр дип өметләнә шәһәрдә яшәүчеләр. Моңа ирешү өчен кала халкы көне-төне йөгерү белән шөгыльләнде.
Массакүләм спорт чаралары уздыру буенча Ак калага тиңнәр сирәктер. Шуңа мисал итеп ел саен дистәләрчә мең кеше җыючы "Милләтләр кубогы" кроссын һәм "Россия чаңгы юллары" ярышларын атау да җитә. Ниһаять, Чаллының спорт каласы булуына бөтен дөнья шаһит. Монысы 4-5 август көннәрендә "Төзүче" стадионында "Гиннесның рекордлар китабы"на керүне максат итеп куйган 100 метр арага эстафетада, ягъни спорт марафонында тулысынча расланды.
Дөньяның гамәлдәге рекордына Рига халкы ия. Андагы марафонда 3 мең 845 кеше катнашкан. Рекордны яңарту өчен Чаллыдагы ярышка күбрәк кешене җыю шарты куелган иде. Алдан ук искәртеп үтик: рекорд куелды. Катнашучылар саны Латвия башкаласында узган ярыштагыдан 954 спорт сөючегә артыграк булды. Эстафета 24 сәгать буена видеотасмага төшерелеп барылды һәм ул, башка документлар белән бергә, куелган рекордны раслатыр өчен Лондонга җибәреләчәк. Һәр йөгерүче теркәлгән исемлек тә төп документларның берсе булып тора. Аларның кайсы вакытта йөгерүенә һәм элемтә телефоннарына кадәр Бөекбритания башкаласында урнашкан штаб вәкилләренә юлланачак.
Чаллы марафонын сишәмбе көнне иртәнге нәкъ сәгать 11дә кала мэры Илдар Халиков башлады. Икенче булып йөгергән Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев эстафета таягын данлыклы йөгерешче Фирая Солтанова-Ждановага бирде. Өчесенең дә күрсәткечләре 18 секундтан кимрәк булып чыкты. Таләпләр буенча һәр йөгерешче 100 метр араны уртача 20 секундта үтәргә тиеш иде. Сәгать уклары төгәл бер тәүлек узуын күрсәткәндә финиш сызыгын Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Васил Шәйхразиев үтте. Ул – 4799 нчы. Беренче рекорд бар! Эстафета исә дәвам итте һәм тагын 6 сәгать 49 минутка сузылды. Шулай итеп, 30 сәгать 49 минутлык өзлексез йөгерүдә катнашучылар саны 6072гә җитә. Бу күрсәткечләр шулай ук раслату өчен Лондонга җибәреләчәк. Чаллы спорт сөючеләре тарафыннан куелган өч рекордның раслану-расланмавы сентябрь башында билгеле булыр дип көтелә. Хәер, күпләр Ак калада Татарстан көненә олы бүләк әзерләнүенә шикләнми. 2013 елда Казанда узачак Универсиадага теләктәшлек күрсәтүне дә максат итеп куйган әлеге чара республикада Cпорт һәм сәламәт яшәү елына туры килүе белән дә әһәмиятле.
Спорт бәйрәмендә Олимпия чемпионы Гөлнара Сәмитова-Галкина да катнашыр дип көтелгән иде. Тик ул күренмәде. Чемпионны олы җиңүләргә әзерләгән остазы, 77 яшьлек Миңнулла ага Чинкин исә ике көн буе стадионнан китмәде. Йөгерә алмавы гына кызганыч. Дәрт – бар, дәрман – юк, дигәндәй, Россиянең атказанган тренеры менә инде өченче ел аягы белән җәфалана. Аксаган көе ничек йөгерсен ди! Мәгәр әлеге чарага баштагы мәлне бераз шикләнебрәк караган Миңнулла аганың фикере эстафета тәмамлануга тамырдан үзгәргән иде. "Халыкның теләп килүен, рух күтәренкелеген күргәч, мондый чараларның кирәклегенә тагын бер кат инандым. Төнлә килүчеләр дә, яңгыр астында йөгерүчеләр дә – берсе дә ризасызлык күрсәтмәде. Шушы олы спорт бәйрәмен оештыручыларга рәхмәт!" – диде ул, иң соңгы кешеләрнең берсе булып кайтырга кузгалгач.
Эстафетаның уңышлы тәмамлануы белән котлап Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин телеграммалар юлладылар. Хөкүмәт рәисенең беренче урынбасары Равил Моратов, түзмәгән, үзе килеп җиткән. Журналистлар белән очрашканда ул Чаллыда массакүләм спорт чараларының оешкан төстә узуына югары бәя бирде. Бу сүзләрне "Гиннесның рекордлар китабы"ның Россия буенча баш редакторы Алексей Свистунов та раслады. Аның эстафета кагыйдәләренең төгәл үтәлүен ассызыклап кала хакимиятенә сертификат тапшырганда Чаллының чәчәкләр композицияләре буенча да рекорд кую ихтималы булуын искәртүе күпләрнең күңеленә сары май булып яткандыр. Чөнки Чаллы моңа да лаек.
07.08.2009
Алабуга да спорт башкаласы булачак
Илнең иң көчле авыл спортчылары киләсе елда Алабугада ярышачак. Россиякүләм авыл спорт уеннарын 8-13 июль көннәрендә Татарстанда уздыру турында карар чыгарылган. Бу хакта "Татар-Информ" агентлыгы хәбәр итә.
Ярышларда 7 меңләп спортчы катнашыр дип көтелә. Моңа кадәр бәйгеләр төбәкләрнең башкалаларында гына уздырылган. Алабуга исә, бу традицияне бозып, Россиянең ун каласыннан көчлерәк булып чыккан. Биредәге мөмкинлекләрне яхшырак өйрәнү максатыннан былтыр калада Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының аграр сәясәт һәм авыл җирлекләре үсеше департаменты башлыгы Дмитрий Торопов, "Россия уңышы" ирекле спорт җәмгыятьләренең илкүләм берлеге рәисе Владимир Смирнов булып киткән иде. "Биредәгә спорт корылмаларына Россиянең башка төбәкләрендәге зур шәһәрләр дә көнләшерлек", – диде ул вакытта Дмитрий Торопов. Аның бу сүзләре Мәскәүдәге башка түрәләрне дә ышандырган, ахрысы. Ярышлардан Алабуганың үзендә дә күпне өмет итәләр. Әйтик, бу чарага әзерлек кысаларында районда яңа спорт комплекслары барлыкка килер дип көтелә.
11.08.2009
"Дуслык"та җиңгән дуслык
Шәһәр яны урманнарында ташландык лагерьлар "ыңгырашып" ятканда гөрләп торганнары турында ишеткәч, күңел сөенә. Балаларның шат авазлары яңгыраган бәхетле җирләр бар икән әле республикабызда. Алар – "Татнефть" ачык акционерлык җәм-гыятенең балаларны сәламәтләндерү лагерьлары. Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарында урнашкан әлеге 13 лагерьда ел әйләнәсе 6-7 мең бала ял итә.
Июль аеның матур бер көнендә Җәлил бистәсе янындагы "Дуслык" лагеренда XIV спорт һәм иҗат фестивале булып үтте. Балалар һәм әйдәманнар озынлыкка сикерү, йөзү, спорт эстафетасы, баскетбол тубын боҗрага ыргыту, төпсез капчык аша чыгу һәм флорбол буенча ярышты.
14.08.2009
Белмибез
Светлана Демина Дөнья чемпионатында тагын бер алтын медаль яулады. Казан спортчысы бу уңышына команда ярышларында иреште. Ә шәхси беренчелектә ул бары тик тугызынчы урында гына. Шуңа да карамастан, Казанда яшәүчеләр Деминаны республикада иң танылган спортчы дип саный. Башкаланың Dribbling спорт-маркетинг агентлыгы уздырган сораштыру нәтиҗәләре әнә шул хакта сөйли. Дөрес, тикшерүдә ачыкланган кайбер мәгълүматлар бәхәс уята. Күрсәткечләрне чагыштыру өчен мисаллар китерәбез.
Агентлык вәкилләре быел Татарстанда уздырылучы Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елының нәтиҗәлелеген ачыкларга тырышкан. Сораштыруда Казанда яшәүче 500 кеше, нигездә, 16-25 яшьлек студентлар катнашкан. Күрәсең, нәкъ менә шушы фактор кайбер җавапларның бәхәс уятуына йогынты ясый да инде. Әйтик, халыкның бары 36 проценты гына республикада быелгы елның төп тематикасын дөрес итеп күрсәтә алган. Күпчелек (51 процент) исә Татарстанда яшьләр һәм спорт елы уздырыла дигән фикердә.
Халык быел уздырылган чаралардан да хәбәрдар түгел. "Республика зарядкасы" турында җавап бирүчеләрнең 30 проценты гына белә. Ә респондентларның 39 проценты, гомумән, бер чараны да атый алмаган. Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы уздыруның файдасы булачакмы? Халыктан әнә шуны да сораганнар. Җавап бирүчеләрнең 33 проценты фикеренчә, берни үзгәрмәячәк. Респондентларның 47 проценты раславынча, халыкның спортка карата игътибары беразга артырга мөмкин. Шулай да җавап бирүчеләрнең 45 проценты балалар һәм үсмерләр спортына күбрәк игътибар бирелер дип өметләнә. Халыкның бары 6 проценты гына спорт белән көн саен шөгыльләнә икән. Спортны үз итмәүчеләрнең 61 проценты исә моның сәбәбен вакыт җитмәү белән аңлаткан.
Сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Казанда иң популяр спорт төре булып футбол (52 проценты) һәм хоккей (47) санала. Халыкның 36 проценты "Яңа гасыр" каналында "Грани "Рубина" тапшыруы барлыгын белә. Бу – иң югары күрсәткеч. Иң аз тавыш җыйган тапшыру исә шул ук каналдагы – "Батырлар". Җавап бирүчеләрнең 48 проценты Светлана Деминаның кем булуыннан хәбәрдар. Бу да иң зур күрсәткеч, әмма аларның яртысы гына әлеге спортчының стендка ату белән шөгыльләнүен белә. Тагын шунысы кызык: респондентларның бары 22 проценты гына Данис Зарипов белән Алексей Морозовның кем икәнлеген әйтеп бирә алган. Кыскасы, спорт белән шөгыльләнмибез, хәтта матчлар да карамыйбыз. Ә моның өчен шартлар булмаудан зарланабыз.
20.08.2009
Әр-Рияд урынына Сарсаж-Баграж
Башкала спортчылары Казанда узасы Универсиада турында Төркия, Сүрия, Иордания һәм Согуд Гарәбстанында яшәүчеләргә җиткермәкче булган. Тик кризис аларны башта Татарстан авылларын әйләнеп кайтырга мәҗбүр иткән. "Универсиадага таба" дип исемләнгән 14 көнлек марафонда йөгерешчеләр республиканың 33 районы, 234 шәһәр һәм авылы аша 2013 чакрым араны узачак.
Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгында узган очрашуда марафонның җитәкчесе Илдар Вафин баштарак үзләренең чит илгә җыенуын яшереп тормады. Спортчылар Казаннан Согуд Гарәбстаны башкаласы Әр-Риядка йөгереп, юлда очраган илләрдә яшәүчеләргә Татарстанда Универсиада узачагы турында сөйләмәкче булган. Бу фикерне Россиянең җиңел атлетика федерациясе дә хуплаган. Теләктәшлек күрсәтүләре өчен рәхмәт, әлбәттә, әмма чыгымнарны Мәскәү капламый бит. Ә мондый озын марафон өчен 110 мең евро чамасы акча кирәк. Шуңа Татарстанны сайлаганнар. "Аның каравы үзебездәге ерак авылларда яшәүчеләр дә, ниһаять, Универсиада рухын сизәчәк, – дип тынычландырды 59 яшьлек Илдар Вафинны министр урынбасары Хәлил Шәйхетдинов. – Спорт һәм сәламәт яшәү рәвешенең файдасы турында сөйләү белән бергә спортчылар халыкка республика командалары яулаган кубокларны да күрсәтәчәк". Әйтик, Зәй районындагы Сарсаз-Баграж авылында яшәүче малайлар әле кайчан Гагарин Кубогын тотып карый алыр иде икән?
Маршрутны төзегәндә оештыручылар махсус рәвештә олы юлдан читтәрәк урнашкан авылларны сайлаганнар. Алар аша узганда каршы алучылар гына түгел, йөгерешчеләрнең үзләрен дә гаҗәп хәлләр көтәргә мөмкин. Дөрес, юлда марафончыларга җирле спортчылар да кушылачак. Марафонда 15 спортчы катнашачак. Бишесе – ветеран, калганнары студентлар. Алар арасында "Универсиадага таба" марафонының былтыргысында Брюссельгә кадәр йөгерүчеләр дә бар. Спортчылар 2013 чакрым араны узачак. Бу көн саен якынча 150 чакрым дигән сүз. Дөрес, бер марафончы көненә 20-25 чакрым гына йөгерәчәк. Талчыккан кешене башкалары алыштырачак.
Катнашучылар өчен иң җиңеле марафонның 13нче көне булыр дип көтелә. Алар Алексеевскидан кузгалып, Саескан тавы, Имәнкискә, Чирпы аша Лаешка кадәр 48 чакрым араны узарга тиеш булачак. Ә иң авыры йөгерешнең 9нчы көне булырга мөмкин. Чөнки марафончыларга Зәйдән кузгалып, Карман, Бигеш, Иштирәк, Мартыш, Түбән Афанас, Борок, Сухрау, Болгар, Ширәмәт, Поповка, Кама Аланы, Ачи, Иске Чишмә, Кызылъяр, Зур Талкыш аша Чистайга кадәр барып җиткәнче 182 чакрым юл узарга туры киләчәк.
"Универсиадага таба" марафоны 30 август көнне башкаланың Халыкара ат спорты комплексында башланачак. Спортчылар беренче көнне Апас ягына юл тотачак. Казанга 13 сентябрь көнне әйләнеп кайтасылары билгеле булса да, аларны кайда һәм ничек каршы аласылары ачыкланмаган әле.
03.09.2009
“ Ефәк юлы” Казаннан башлана
Иртәгә Казан узыш мәйданына әвереләчәк. Башкалада дөньяның иң оста йөртүчеләре утырган иң көчле машиналар катнашында "Ефәк юлы" раллие башлана. Ярыш тәүге мәртәбә уздырыла һәм игътибарны спорт кына түгел, сәяси, икътисадый яклары белән дә җәлеп итә. Йөк машиналары арасында төп фаворит булып "КАМАЗ-Мастер" командасы катнаша. Чаллыда җитештерелгән машиналарның икесенә төрекмән спортчылары утырыр, ә берсе белән Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов идарә итәр дип көтелә.
Чәршәмбе көнне башкалада сәер машиналар пәйда булды – йөк автомобиленә дә, танкка да охшаган. Пәнҗешәмбе көнне исә аларның "Ефәк юлы" раллиендә катнашучылар булуын спорттан ерак кешеләр дә аңлады – Чистай урамында зур гына "бөке" пәйда булды. Казаннан Казахстан аша Төрекмәнстанга кадәр сузылган маршрутның беренче өлеше нәкъ менә шунда булачак. Чистай һәм Әмирхан урамнары кисешкән урында оештыручылар ярышта катнашучы экипажлар өчен махсус трасса әзерләде. Ярышчылар 2013 метр ара узып, Казанның дүрт елдан Универсиада уздырылачагыннан хәбәрдар булуын һәм бу мәгълүматны юлда очраган һәркемгә җиткерәчәген әнә шул рәвешле расламакчы.
Бәйрәм рәвешендә оештырылган әлеге тамашаны теләгән һәркем күзәтә ала. Ә менә машиналарның трассада күрсәткән нәтиҗәләре шунда ук исәпкә алыначак.
Якшәмбе көнне исә узышчылар Оренбург ягына юл тотачак. Экипажлар Алексеевск районының Кыркүл, Түбән Тигәнәле авыллары, Чистай төбәгенең Чирүле Шенталы, Татар Гаделшасы, Мөслим, Татар Баганасы, Акбулат, Татар Ялтаны, Изгар, Яңа Чишмә районының Екатеринская, Черемуховая бистәләре, Акбүре, Гарь авыллары, Кызыл Октябрь совхозы, Чирмешән районының Аккирей, Яшәүче, Кармыш, Әлмәтнең Түбән Абдул авыллары тирәсеннән узачак.
Маршрутның гомуми озынлыгы исә 4,5 мең чакрымга сузылган. Шуның 3,2 меңе махсус участоклар. Оештыручыларга андый урыннарны табу авыр булмагандыр – Россиядә генә түгел, Казахстан белән Төрекмәнстан да юллары белән мактана алмый бит. Әнә шул шартларда финишка беренче булып килү өчен 62 җиңел һәм 21 йөк автомобиле ярышачак. Әйтүләренә караганда, мондый зур чараны оештыру фикерен ил җитәкчеләре тәкъдим иткән. Ә менә танылган экипажларның ярышта катнашырга ризалык бирүе күпмедер дәрәҗәдә Семен Якубов исеменә бәйле. "КАМАЗ-Мастер"ның алыштыргысыз җитәкчесе бу юлы баш оештыручы, раллиның җитәкчесе булып санала. Шуңа күрә "Дакар" вәкилләре дә "Ефәк юлы" белән хезмәттәшлек итүгә бик теләп ризалашкан. Казанга узган "Дакар"ның җиңел автомобильләр арасындагы җиңүчесе Жиньель де Вильерс та, танылган испан узышчысы Карлос Сайнс та килде. Ә инде 13 сентябрь көненә билгеләнгән финишта спортчыларны Россия, Казахстан һәм Төрекмәнстан президентлары каршы алыр дип көтелә. "Бездә мондый ярышның булганы юк әле, – диде кичә Якубов. – Бу ралли дәрәҗәсе ягыннан бары тик "Дакар"дан гына калыша. Ярышчыларның барысы да юлга чыгарга әзер".
Йөк автомобильләре арасында да җитди көндәшлек булыр дип фаразлана. Һәрхәлдә, безнекеләрнең төп көндәшләреннән берсе Герардус де Рой бу юлы Евразия трассасында уңышка ирешмәкче. Ничек кенә булмасын, Чаллы экипажлары барыбер төп фаворит санала. Дөрес, "КАМАЗ-Мастер" командасына шундый ук машиналардагы башка көндәшләренә дә каршы торырга туры киләчәк. Бер машинаны Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов иярләячәк. Икесе белән Төрекмәнстан егетләре идарә итә. "Без җиңәргә тиеш, – ди быелгы "Дакар"да финишка беренче булып килгән Фирдәвес Кәбиров. – Әлбәттә, көндәшләребез дә безне күрергә түгел, ә ярышырга дип килде. Шуңа күрә беренче этаптан ук җитди көрәш башланачак. Тәүге 200 чакрымның Татарстан аша узуы исә безне тагын да ныграк тырышырга этәрә. Ә раллиның кызык буласына тамчы да шигем юк".