Календарь знаменательных

Вид материалаДокументы

Содержание


27 июль Сара Шакулова
Подобный материал:
1   2   3   4   5   6   7

15 июль Мәгубә Сыртланова

15 июля Магуба Сыртланова

19121971

Тууына 100 ел

100 лет со дня рождения


Очучы, Советлар Союзы Герое Мәгубә Хөсәен кызы Сыртланова 1912 елның 15 июлендә Уфа губернасының (хәзер Башкортстан Республикасы), Бәләбәй шәһәрендә крестьян гаиләсендә туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, ул 1929 елдан Ташкентта телеграфист булып эшли, аннары гражданнар авиациясенең Урта Азия идарәсендә һава линияләре технигы вазифасын башкара. Мәгубә Тбилисида аэроклуб һәм Үзәк планер мәктәбен тәмамлый.

1941 елның июленнән М.Сыртланова Совет армиясендә звено командиры булып санитар авиация отрядында оча. 1942 елның декабреннән ул Бөек Ватан сугышы фронтларында – 4 нче һава армиясенә караган 325 нче төнге бомбардировщиклар авиациясе дивизиясенең 46 нчы гвардия полкында эскадрилья командиры урынбасары була. Очучы 2 нче Белоруссия фронты авиациясе составында Кавказ (1942-43 еллар), Тамань ярымутравы (1943), Кырым (1944), Львов-Сандомир (1944), Көнчыгыш Пруссия һәм Берлин (икесе дә 1945 ел) юнәлешендәге һөҗүм сугышларында катнаша. Гвардия өлкән лейтенанты М.Сыртланова 1945 елның маена кадәр 780 сугышчан очыш ясый һәм дошманның күп кенә гаскәри көчләрен һәм техникасын юк итә.

М.Сыртланова Ленин, ике Кызыл Байрак, II нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. 1946 елның 15 маенда аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Сугыштан соң М.Сыртланова запаска чыга. Казан шәһәрендә яши, заводта эшли.

М.Х.Сыртланова 1971 елның 1 октябрендә вафат була.

Аның исеме Казан һәм Бәләбәй шәһәрләренең урамнарына, Казанның 52 нче мәктәбенә һәм Бәләбәйнең 2 нче мәктәбенә бирелгән. Бәләбәйдә М.Сыртланова музее ачылган, Благовещенск шәһәрендә (Башкортстан) Геройның бюсты куелган.


Лëтчица, Герой Советского Союза Магуба Гусейновна (Хусаиновна) Сыртланова родилась 15 июля 1912 года в городе Белебее Уфимской губернии (ныне – Республики Башкортостан) в семье крестьянина. Окончив среднюю школу, с 1929 года она работает телеграфистом в Ташкенте, затем – техником-изыскателем воздушных линий в Средне-Азиатском управлении гражданской авиации. Она окончила аэроклуб в городе Тбилиси и Тбилисскую центральную планерную школу.

С июля 1941 года М.Сыртланова в Советской Армии, летает в отряде санитарной авиации командиром звена. С декабря 1942 года она на фронтах Великой Отечественной войны, является заместителем командира эскадрильи 46-го гвардейского ночного бомбардировочного авиационного полка 325-й ночной бомбардировочной авиационной дивизии 4-й воздушной армии. Летчица в составе авиации 2-го Белорусского фронта принимает участие в боях на Кавказе (1942-43 гг.), а е санитарной авиации командиром звена. ую шкоу.

ражданской авиации. юк итә.

ән лейтенанты М.Сыртланова , Таманском полуострове (1943 г.), в Крыму (1944 г.), в Львовско-Сандомирской (1944 г.), Восточно-Прусской и Берлинской (обе – 1945 год) наступательных операциях. Гвардии старший лейтенант М.Сыртланова к маю 1945 года совершает 780 боевых вылетов, нанеся, противнику значительный урон в живой силе и технике.

М.Сыртланова награждена орденом Ленина, двумя орденами Красного Знамени, орденами Отечественной войны II степени, Красной Звезды, медалями. Звание Героя Советского Союза ей присвоено 15 мая 1946 года.

После войны М.Сыртланова – в запасе; живет в Казани, работает на заводе.

М.Г.Сыртланова умерла 1 октября 1971 года.

Ее имя носят улицы в Казани и Белебее, школы № 52 в Казани и № 2 в Белебее, в Белебее открыт музей М.Сыртлановой, в городе Благовещенске (Башкортостан) установлен бюст героя.


Укырга тәкъдим итәбез:

Советуем прочитать:


Батырлар китабы = Книга героев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 395 б. – Сыртланова М.Х. – Б. 322. – Текст парал. на татар. и рус. яз.

Рәкыйпов Ш. Сыртланова Мәгубә Хөсәен кызы /Ш.Рәкыйпов //Советлар Союзы Геройлары – якташларыбыз. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – Б. 493-496.

Рәкыйпов Ш. Лачын /Ш.Рәкыйпов //Ватаным Татарстан. – 1992. – 17 июль.

Сөләйманов Ә. Мәңгелек очыш /Ә.Сөләйманов //Мәдәни җомга. – 2003. – 9 май. – Б. 16.

Әдиатуллина Э. Умырзая чәчәге /Э.Әдиатуллина //Азат хатын. – 1990. – № 5. – Б.14, 21.

Рәкыйпов Ш. Кызлар – йолдызлар: повесть /Ш.Рәкыйпов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 256 б.

Рәкыйпов Ш. Кипарислар җыры: «Кызлар – йолдызлар» повестеның дәвамы /Ш.Рәкыйпов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 254 б.


Ракипов Ш. Сыртланова Магуба Хусаиновна /Ш.Ракипов //Герои Советского Союза – наши земляки: (сб. док. очерков и зарисовок в 3-х кн.). Кн. 3. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1985. – С. 86-89.

Дмитриева В. Вот это лëтчица! /В.Дмитриева //В тылу и на фронте: женщины-коммунистки в годы Великой Отечественной войны. – М.: Политиздат, 1984. – С. 226-231.

Сафаров М. Героические защитницы Отечества /М.Сафаров //Наши соотечественники (Москва). – 2002. – 16-24 февр. (№ 6).

Вахитов Ф. Яркая звезда в ночном небе /Ф.Вахитов //Ватандаш (Уфа). – 2003. – № 3. – С. 61.

Ященко И. Хозяйка ночного неба /И.Ященко //Веч. Казань. – 1992. – 13 июля.

Амиров К.Ф. Казанских улиц имена /К.Ф.Амиров, Р.Х.Ахметзянова, Р.Г.Вениаминов. – Казань: Центр инновационных технологий, 2008. – 592 с. – М.Сыртланова. – С. 459-460.

Ракипов Ш.З. Звëздные ночи: роман /Ш.З.Ракипов; пер. с татар. М.Скороходова. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1983. – 192 с.

Ракипов Ш. О чем грустят кипарисы: роман /Ш.Ракипов; пер. с татар. М.Скороходова. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1984. – 256 с.

Дамский Я.В. Девушка из легенды /Я.В.Дамский. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1966. – 48 с.


^ 27 июль Сара Шакулова

27 июля 18871964

Тууына 125 ел

125 лет со дня рождения


Татар хатын-кызларыннан беренче математик Сара Касыймхан кызы Шакулова Касыйм шәһәрендә заманына күрә ярыйсы ук зыялы, укымышлы гаиләдә туа. Аның әтисе шәһәрнең почетлы гражданины булган.

Сара математика белән бик яшьли кызыксына башлый, үзе уйлап чыгарган әллә нинди ысуллар белән мәсьәләләр чишә. Гимназияне тәмамлагач, ул 1906 елның яз башында, Петербургка китә. Аны ирекле югары мәктәпкә кабул итәләр. Мәктәп ябылу сәбәпле, 1908 елның 4 апрелендә С.Шакулова туган шәһәренә әйләнеп кайта. Югары белем алырга омтылып, ул шушы ук елның көзендә Парижга китә, университетка укырга керә. Расписаниедән үзенә кирәкле лекцияләрне сайлап, С.Шакулова төгәл фәннәр факультетында математика буенча лекцияләргә йөри башлый, математика һәм физиканың төрле тармакларын өйрәнә.

1913 елның 10 мартында С.Шакуловага Сорбонна университетының төгәл фәннәр факультетын тәмамлавы турында диплом тапшырыла.

С.Шакулова Париждан Петербургка кайта, ә аннан Мәскәүгә килә. Яңадан имтиханнар тапшырып, ул 1915 елның 23 июнендә Мәскәү университетының физика-математика факультетын тәмамлавы турында диплом ала.

Февраль революциясен С.Шакулова Казанда каршылый. Монда ул сәнгать мәктәбендә математика укыта.

Октябрь революциясенең беренче айларында ук Казандагы барлык уку йортлары да дәүләт карамагына күчерелә. С.Шакулова аларның сметаларын төзүче комиссиянең җитәкчесе була. Шулай ук мәгариф советын оештыруда актив катнаша.

1920-1922 елларда С.Шакулова Башкортстан мәгариф халык комиссарының урынбасары һәм коллегия әгъзасы була.

1923 елның апрель аенда С.Шакулованы Мәскәүгә чакыртып алалар. Монда ул РСФСР мәгариф халык комиссариатында милли мәктәпләр инспекторы булып эшли. 1925 елда аны Мәскәүдә ачылган беренче татар урта мәктәбенең директоры итеп билгелиләр.

С.Шакулованың 1930 нчы еллардан соңгы эшчәнлеге Мәскәү шәһәрендәге югары техник уку йортлары белән бәйләнгән, ул математика кафедраларында эшли, шуннан пенсиягә чыга.

С.Шакулова 1964 елның 5 сентябрендә вафат була.


Первый математик из татарских женщин Сара Касимхановна Шакулова родилась 27 июля 1887 года в городе Касимове Рязанской губернии в интеллигентной, образованной семье. Отец был почетным гражданином города.

Сара очень рано проявляет интерес к математике, решает задачи, придумывая свои способы их решения. Закончив учебу в гимназии, в начале весны 1906 года С.Шакулова уезжает в Петербург. Ее принимают в вольную высшую школу. После закрытия школы, 4 апреля 1908 года, она возвращается в родной город. Желая получить высшее образование, С.Шакулова осенью этого же года уезжает в Париж, поступает в университет. Выбрав из расписания нужные для себя занятия, она начинает посещать лекции по математике на факультете точных наук, изучает различные отрасли математики и физики.

10 марта 1913 года С.Шакуловой выдается диплом об окончании факультета точных наук Сорбоннского университета.

С.Шакулова возвращается из Парижа в Петербург, а оттуда приезжает в Москву. Сдав вновь экзамены, она 23 июня 1915 года получает диплом об окончании физико-математического факультета Московского университета.

Февральскую революцию С.Шакулова встречает в Казани. Здесь она преподает математику в художественной школе.

После Октябрьской революции все учебные заведения в Казани переходят в ведомство государства. С.Шакулова становится руководителем комиссии по составлению смет для них. Активно участвует в создании Совета просвещения.

В 1920-1922 годы С.Шакулова является заместителем наркома просвещения Башкирии и членом коллегии.

В апреле 1923 года С.Шакулову приглашают в Москву, где назначают инспектором национальных школ Комиссариата народного образования РСФСР. В 1925 году еë назначают директором открывшейся в Москве первой татарской средней школы.

С тридцатых годов дальнейшая деятельность С.Шакуловой связана с московскими высшими техническими учебными заведениями, где работает на кафедрах математики, оттуда выходит на пенсию.

С.Шакулова умерла 5 сентября 1964 года.


Укырга тәкъдим итәбез:

Советуем прочитать:


Тәрҗеманова Г. Сара Шакулова /Г.Тәрҗеманова, Җ.Тәрҗеманов //Идел. – 1990. – № 7. – Б. 36-38.


Тарджеманова Г. Свет утренней звезды /Г.Тарджеманова, Д.Тарджеманов; пер. с татар. Э.Нигматуллин //Идель. – 1990. – № 7. – С. 34-36.

Махмутова А. Пора и нам зажечь зарю свободы!: джадидизм и женское движение /А.Махмутова. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2006. – 254 с.: ил. – О С.Шакуловой. – С. 220-226.

Махмутова А.Х. Татарка с дипломом Сорбонны и Московского университета //Татарские новости (Москва). – 2005. – № 2. – С.5.

Тарзиманова Г. С дипломом Сорбонны /Г.Тарзиманова //Сов. Татария. – 1978. – 1 нояб.


15 август Эрнст Брунович Гельмс

15 августа 1912 – 1993

Тууына 100 ел

100 лет со дня рождения

Театр рәссамы, график Эрнст Брунович Гельмс 1912 елның 15 августында Мәскәү шәһәрендә туа. 1928-1931 елларда Мәскәү автомобиль комбинат-техникумында укый. 1933 елдан ул Мәскәүдә төрле оешмаларда һәм предприятиеләрдә рәссам булып эшли һәм, бер үк вакытта, 1933-1934 елларда «Крокодил» журналы каршындагы сәнгать студиясендә, 1934-1936 елларда «Изогиз» каршындагы студиядә, 1936-1939 елларда Мәскәү сынлы сәнгать институтының бизәлеш бүлегендәге белем күтәрү курсларында укый.

1941 елның октябрендә Э.Б.Гельмс аэрофлот эшелоны башлыгы урынбасары вазифасында Иркутск шәһәренә эвакуацияләнә, анда бер үк вакытта агитплакат остаханәсендә һәм «Восточно-Сибирская правда» газетасында рәссам булып эшли.

1942 елның гыйнварыннан ул Казанда яши һәм эшли. Бөек Ватан сугышы елларында Э.Б.Гельмс Казанда «Сатира тәрәзәләре» («Окна сатиры») сериясе өчен плакатлар һәм карикатуралар ясый; Татгосиздат белән хезмәттәшлек итә. 1951 елда татар сатирик журналы «Чаян» яңадан чыга башлагач, ул бу журналда рәссам-карикатурист булып эшли; рәссам Б.А.Старчиков белән берлектә яшь сатириклар студиясен оештыра.

Э.Б.Гельмс Татарстанда газета, журнал графикасы, станлы графика, плакат сәнгате үсешенә зур өлеш кертә. Рәссам шулай ук пейзаж графикасы өлкәсендә (гуашь, акварель, тушь, темпера) нәфис лирика белән сугарылган бай мирас калдыра.

Э.Б.Гельмс 1945-1964 елларда В.И.Качалов исемендәге Казан рус Зур драма театрында куючы-рәссам, 1964-1981 елларда баш рәссам булып эшли. Шушы дәвердә ул Казан рус Зур драма театры, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Казан яшь тамашачылар театры, Казан курчак театры, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры, шулай ук Свердловск, Магнитогорск, Чиләбе, Воронеж, Краснодар, Новокузнецк һ.б. шәһәрләр театрлары сәхнәләрендә 300 ләп рус, татар, чит ил классикасы һәм хәзерге заман драматургиясе спектакльләрен бизи. 1967 елда аңа, Г.Камал исемендәге Татар академия театрында Ч.Айтматов повесте нигезендә куелган «Гүзәлем Әсәл» спектакленең бизәлеше өчен, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә. Ул 1956 елда ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, 1960 елда ТАССРның халык рәссамы, 1974 елда РСФСРның атказанган рәссамы дигән мактаулы исемнәргә лаек була.

Э.Б.Гельмс республика, Идел буе төбәкләре, бөтенроссия, бөтенсоюз, халыкара күрәзмәләрдә һәм Совет сәнгатенең чит илләрдә үткәрелгән «Сатира тынычлык өчен көрәштә» һ.б. күргәзмәләрендә катнаша; шәхси күргәзмәләре Казанда һәм Мәскәүдә уза. Аның әсәрләре Мәскәү һәм Казан шәһәрләре музейларында, Болгариянең Габрово шәһәрендәге Сатира һәм юмор музеенда сакланалар.

Э.Б.Гельмс 1992 елның 2 февралендә Казанда вафат була.


Художник театра, график Эрнст Брунович Гельмс родился 15 августа 1912 года в Москве. В 1928-1931 годах учится в Московском автодорожном комбинате-техникуме. С 1933 года он работает художником в разных организациях и предприятиях Москвы и одновременно занимается в художественной студии при журнале «Крокодил» (1933-1934); в 1934-1936 годах в студии при «Изогизе» и в 1936-1939 годах – на курсах повышения квалификации Московского института изобразительных искусств.

В октябре 1941 года Э.Б.Гельмс был эвакуирован в должности заместителя начальника эшелона аэрофлота в Иркутск, где одновременно работает художником в мастерской агитплаката и газеты «Восточно-Сибирская правда».

С января 1942 года живет и работает в Казани. В годы Великой Отечественной войны Э.Б.Гельмс создает плакаты и карикатуры для «Окон сатиры» в Казани; начинается его сотрудничество с Татгосиздатом. После возобновления в 1951 году издания татарского сатирического журнала «Чаян» начинается его работа в качестве художника-карикатуриста в этом журнале. Э.Б.Гельмс вносит большой вклад в развитие газетной, журнальной, станковой графики, искусства плаката в Татарстане. Художник оставляет богатое наследие пейзажной графики (гуашь, акварель, тушь, темпера), отличающееся тонким лиризмом.

В 1945-1964 годах Э.Б.Гельмс работает художником-постановщиком, в 1964-1981 годах – главным художником Казанского Большого драматического театра им. В.И.Качалова. За эти годы он оформляет около 300 спектаклей русской, зарубежной, татарской классики и современной драматургии на сценах Казанского Большого драматического театра, Татарского академического театра им. Г.Камала, ТЮЗа, Казанского театра кукол, Татарского государственного академического театра оперы и балета им. М.Джалиля, а также в театрах Свердловска, Магнитогорска, Челябинска, Воронежа, Краснодара, Новокузнецка и других городов страны. В 1967 году Э.Б.Гельмсу за оформление спектакля «Тополек мой в красной косынке» по повести Ч.Айтматова на сцене Татарского академического театра им. Г.Камала присуждается Государственная премия Татарстана им. Г.Тукая. Ему присвоены почетные звания: в 1956 году – заслуженного деятеля искусств ТАССР, в 1960 году – народного художника ТАССР и в 1974 году заслуженного художника РСФСР.

Э.Б.Гельмс является участником выставок: республиканских, зональных, художников Поволжья, всероссийских, всесоюзных, международных и выставок советского искусства за рубежом «Сатира в борьбе за мир» и др.; персональные выставки состоялись в Казани и в Москве. Его произведения хранятся в музеях Москвы и Казани, в Музее сатиры и юмора в городе Габрово Болгарии.

Э.Б.Гельмс умер 2 февраля 1992 года в Казани.


Укырга тәкъдим итәбез:

Советуем прочитать:


Бохараев В. Безнең урам кешесе /В.Бохараев //Казан. – 1996. – № 9-12. – Б. 102-105.


Червонная С.М. Художники Советской Татарии: (мастера изобразительного искусства Союза художников ТАССР) /С.М.Червонная. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1984. – 464 с. – Гельмс Э.Б. – С. 81-89.

Бухараев В. Мой человек с моей уера изобразительного искуства лицы: Эрнст Брунович Гельмс /В.Бухараев //Казань. – 1996. – № 9-12. – С. 102-105.

Даутова Р. Любил рисовать самолеты /Р.Даутова //Веч. Казань. – 1996. – 28 февр.

Ким С. Молодость – возраст души /С.Ким //Сов. Татария. – 1983. – 13 февр.

Визитная карточка карикатуриста //Сов. Татария. – 1985. – 27 окт.


25 август Николай Николаевич Зинин

25 августа 1812 – 1880

Тууына 200 ел

200 лет со дня рождения


Күренекле химик-органик Николай Николаевич Зинин 1812 елның 25 августында Елизаветполь губернасының (хәзерге Әзәрбайҗан Республикасы) Шуша шәһәрендә дипломат гаиләсендә туа. Ул яшьли ятим кала, шуңа аны Саратов шәһәрендә яшәүче абзасы янына илтәләр. 1820 елда аны гимназиягә укырга бирәләр. Гимназияне бик яхшы тәмамлап, 1830 елда Н.Н.Зинин Казанга килә һәм Казан университеты физика-математика факультетының математика бүлегенә укырга керә. Үзенең тирән белеме һәм гаять сәләтле булуы белән ул университет профессорларының, бигрәк тә ректор Н.И.Лобачевскийның игътибарын җәлеп итә. 1833 елда Н.Н.Зинин кандидатлык дәрәҗәсе һәм алтын медаль алып укуын тәмамлый һәм университетта профессорлык эшчәнлегенә хәзерләнергә калдырыла.

1835 елда Н.Н.Зинин физика-математика фәннәре магистры дәрәҗәсенә имтихан бирә һәм шул ук елда аңа, университет ихтыяҗларыннан чыгып, химия укытуны тапшыралар. 1836 елда ул диссертация яклый, табигать фәннәре магистры була.

1837 елда Н.Н.Зинин химиядән адъюнкт итеп билгеләнә һәм чит илгә командировкага җибәрелә. Берлинда ул математика өйрәнә, химия һәм биологиядән лекцияләр тыңлый; Гиссенда немец химигы Ю.Либих лабораториясендә бензоил кушылмалары буенча үзенең беренче эксперименталь тәҗрибәләрен үткәрә. Командировка ахырында ул берникадәр вакыт Парижда эшли, Англия, Голландия һәм Бельгиянең зур заводларында, лабораторияләрендә була.

1840 елда Н.Н.Зинин Россиягә кайта, 1841 елда Петербург университетында докторлык диссертациясе яклый. 1841 елның язында Казанга кайткач, ул химия технологиясе кафедрасының экстраординар профессоры итеп раслана, органик химия укыта һәм Россиядә беренче булып аналитик химиядән аерым курс алып бара.

Профессорлык эшчәнлеге белән беррәттән, Н.Н.Зинин дәртләнеп үзенең эксперименталь тәҗрибәләрен дә җәелдереп җибәрә. 1842 елда ул ароматик нитрокушылмаларның аминокушылмаларга әверелү реакциясен ача. Н.Н.Зининның яңа ачылган ысул белән синтезлаган кушылмаларының беренчесе анилин була. Галимгә дан китергән бу ачышның әһәмияте гаять зур. Аның бу атаклы хезмәте дөньякүләм анилин-буяулар промышленносте үсеше өчен нигез була.

1848-1874 елларда Н.Н.Зинин Петербург медиклар-хирурглар академиясендә эшли; Казанда башлаган эшләрен дәвам итә һәм күп кенә ачышлар ясый. 1865 елда ул академик исеме ала, 1874 елда эшкә тулысынча Фәннәр академиясенә күчә.

Н.Н.Зинин Рус химия җәмгыятен оештыручыларның берсе һәм беренче президенты (1868-1878); Германия һәм Лондон химия җәмгыятьләренең шәрәфле әгъзасы була.

1880 елның 18 февралендә Н.Н.Зинин вафат була.

1880 елда Рус физика-химия җәмгыятенең Химия бүлеге Н.Н.Зинин һәм А.А.Воскресенский исемендәге бүләк булдыра. Казандагы урамнарның берсе Н.Н.Зинин исеме белән атала, Казан университетының А.М.Бутлеров исемендәге Химия институты бинасына мемориаль такта куелган.


Выдающийся химик-органик Николай Николаевич Зинин родился 25 августа 1812 года в городе Шуша Елизаветпольской губернии, ныне Азербайджанской Республики, в семье дипломата. Рано осиротевшего мальчика отвозят в Саратов к дяде. В 1820 году его отдают в гимназию. С отличием окончив гимназию, в 1830 году Н.Зинин переезжает в Казань, поступает в Казанский университет на математическое отделение физико-математического факультета. Своими глубокими знаниями и блестящими способностями он обращает на себя внимание профессоров, особенно ректора Н.И.Лобачевского. В 1833 году окончив университет со степенью кандидата и золотой медалью, Н.Н.Зинин был оставлен при университете для подготовки к профессорской деятельности.

В 1835 году Н.Н.Зинин сдает экзамен на степень магистра физико-математических наук. И в том же году, исходя из нужд университета, Совет поручает ему преподавание химии. В 1836 году он защищает диссертацию на степень магистра естественных наук.

В 1837 году Н.Н.Зинин утверждается адъюнктом химии и получает командировку за границу. В Берлине изучает математику, слушает лекции по химии, биологии; в Гиссене в лаборатории немецкого химика Ю.Либиха выполняет свои первые экспериментальные работы по бензоиловым производным. В конце командировки он некоторое время работает в Париже, посещает виднейшие лаборатории и заводы Англии, Голландии и Бельгии.

В 1840 году Н.Н.Зинин возвращается в Россию, в 1841 году в Петербургском университете защищает докторскую диссертацию. Вернувшись весной 1841 года в Казань, он утверждается экстраординарным профессором кафедры химической технологии, преподает органическую химию.

Одновременно с началом своей профессорской деятельности Н.Н.Зинин энергично принимается за экспериментальные исследования, которые менее чем через год приносят ему мировую славу. В 1842 году он открывает знаменитую реакцию превращения ароматических нитросоединений в аминосоединения. В числе первых соединений, синтезированных Н.Н.Зининым вновь открытым методом, был анилин. Этой знаменитой работой ученого было положено начало развитию мировой анилиново-красочной промышленности.

В 1848-1874 годах Н.Н.Зинин работает в Петербургской медико-хирургической академии; продолжает работы, начатые в Казани, и делает ряд открытий.

В 1865 году он получает звание академика, в 1874 году полностью переходит на работу в Академию наук.

Н.Н.Зинин является одним из организаторов Русского химического общества и его первым президентом (1868-1878); почетным членом Германского и Лондонского химических обществ.

Умер Н.Н.Зинин 18 февраля 1880 года.

В 1880 году отделение химии Русского физико-химического общества учредило премию им.Н.Н.Зинина и А.А.Воскресенского. Именем Н.Н.Зинина названа улица в Казани, на здании Химического института им. А.М.Бутлерова Казанского университета установлена мемориальная доска.

Укырга тәкъдим итәбез:

Советуем прочитать:


Гумилевский Л. Зинин (1812-1880) /Л.Гумилевский; русчадан М.Харисов тәрҗ. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 224 б.

Камай Г. Казан химиклары /Г.Камай. – Тулыл. 2-нче басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 56 б. – Николай Николаевич Зинин. – Б. 10-14.


Андрусев М.М. Н.Н.Зинин, В.В.Марковников: выдающиеся русские химики-органики /М.М.Андрусев, Е.М.Андрусева. – М.: Просвещение, 1977. – 112 с.

Гумилевский Л.И. Зинин /Л.И.Гумилевский. – М.: Мол. гвардия, 1965. – 271 с.

Арбузов А.Е. Казанская школа химиков /А.Е.Арбузов. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1971. – 200 с. – Николай Николаевич Зинин. – С. 84-90.

Манолов К. Великие химики: в 2-х т.: т.2. /пер. с болг. К.Манолова, С.Тасева. – М.: Мир, 1985. – 438 с. – Н.Н.Зинин. – С. 55-77.

Самин Д.К. Николай Николаевич Зинин /Д.К.Самин //100 великих ученых. – М.: Вече, 2000. – С. 253.