Календарь знаменательных

Вид материалаДокументы
Подобный материал:
1   2   3   4   5   6   7

22 март Вадим Кешнер

22 марта 1937

75 яшь тула

исполняется 75 лет


Драма артисты, педагог Вадим Валентинович Кешнер 1937 елның 22 мартында Казан шәһәрендә туа. Аның бабасы Казанның танылган даруханәчесе (аптекаре), берара вакыт Казан сәүдәгәрләр җыелышының рәисе, шәһәр Думасы әгъзасы, меценат һәм җәмәгать эшлеклесе буларак билгеле. Урта мәктәпне тәмамлагач, Вадим Кешнер Казан Зур драма театры каршында ачылган студиядә күренекле режиссерлар Э.М.Бейбутов, Е.А.Простов, А.Д.Гусевта укый. 1961 елдан ул шушы театрның артисты, аның сәхнәсендә 100 дән артык роль башкара; ул рольләрнең күбесе театр сәнгатендә әһәмиятле вакыйга буларак кабул ителә. Беренче рольләрдән үк анда актерга хас сыйфатлар – сыгылмалык, музыкага сәләтле булуы, төгәлләнгәнлеккә омтылу, якты темперамент һ.б. сәләтләре ачыла. «Гади вакыйга» («Обыкновенная история») спектаклендә (И.А.Гончаров романы буенча В.С.Розов пьесасы) В.Кешнер башкарган кече Адуев роле театр тормышында зур вакыйга була. Ул уйнаган Пушкин (Ю.З.Дыновның «Барлыгы 13 ай» – «Всего 13 месяцев») һәм Чайковский (Ю.А.Осносның «Мәңгелек өчен тормыш» – «Жизнь для вечности») – рольләре актерның уңышы, матур казанышы. Бу рольләрдә ул иҗат кешесенең катлаулы һәм бай эчке дөньясын ачып бирә ала. Замандашлары образлары өстендә эшләү барышында, В.Кешнер, барысыннан да элек, үз героеның әхлакый асылын ачарга, җәмгыятьтә тоткан урынын күрсәтергә омтыла. Нияз (К.Тинчуринның «Җилкәнсезләр» – «Без ветрил»), Атташе (Б.Брехтның «Пунтила әфәнде һәм аның хезмәтчесе Матти» – «Господин Пунтила и его слуга Матти») һ.б. рольләрдә актер формага зур осталык белән ия булуын, образны характерлаганда якты, тәэсирле детальләр таба белүен күрсәтә. Профессор Преображенский, Персиков (М.Булгаковның «Доктор Борменталь көндәлеге» – «Дневник доктора Борменталя», «Роковые яйца»), Серебряков (А.П.Чеховның «Дядя Ваня»), Дус–Друг (Э.Ольбиның «Все кончено») рольләре төгәллеге һәм бер үк вакытта психологик сурәтләүнең катылыгы, рәхимсезлеге белән билгеләнә. «Театр – 99» сәхнәсендә В.Кешнер уйнаган Хамперт (В.В.Набоковның «Лолита»сы), Звонарев (А.М.Галинның «Sorry») рольләре дә театр сәнгатенең әһәмиятле вакыйгасы була.

1976 елдан В.Кешнер Казан театр училищесында укыта, Россиянең төрле театрларында эшләүче, берничә буын актерлар тәрбияли. Ул шулай ук концертлар да алып бара.

В.В.Кешнерга 1982 елда ТАССРның халык артисты, 1997 елда Россиянең халык артисты дигән мактаулы исемнәр бирелә.


Драматический актер, педагог Вадим Валентинович Кешнер родился 22 марта 1937 года в Казани. Его дед был известным казанским аптекарем, бывшим одно время председателем казанского купеческого собрания, членом городской Думы, меценатом и общественным деятелем. После окончания средней школы Вадим Кешнер учится в студии при Казанском Большом драматическом театре у известных режиссеров Э.М.Бейбутова, Е.А.Простова, А.Д.Гусева. С 1961 года он – актер этого театра, на сцене которого сыграет свыше 100 ролей, многие из которых станут значительным явлением театрального искусства. Уже в первых ролях выявляются такие стороны дарования актера, как пластичность, музыкальность, стремление к законченности, яркий темперамент. Событием театральной жизни стало исполнение В.Кешнером роли Адуева младшего в спектакле «Обыкновенная история» (пьеса В.С.Розова по роману И.А.Гончарова). Художественным достижением актера стало исполнение им ролей Пушкина («Всего 13 месяцев» Ю.З.Дынова) и Чайковского («Жизнь для вечности» Ю.А.Осноса): актеру удается передать сложный и богатый внутренний мир творческой личности. Работая над образами своих современников, Кешнер стремится прежде всего к раскрытию нравственной сути, выявлению общественной позиции своего героя. Виртуозное владение формой, умение найти яркие, выразительные детали для характеристики образа актер продемонстрировал в таких ролях, как Нияз («Без ветрил» К.Тинчурина), Атташе («Господин Пунтила и его слуга Матти» Б.Брехта) и др. Точностью и одновременно жесткостью психологического рисунка были отмечены роли профессора Преображенского, Персикова («Дневник доктора Борменталя», «Роковые яйца» по повести М.Булгакова), Серебрякова («Дядя Ваня» А.П.Чехова), Друга («Все кончено» Э.Олби). Явлением театрального искусства стали роли Хамперта («Лолита» В.В.Набокова) и Звонарева («Sorry» А.М.Галина), сыгранные В.Кешнером на сцене «Театра – 99».

С 1976 года В.Кешнер преподает в Казанском театральном училище, воспитал не одно поколение актеров, которые работают в различных театрах России. Он занимается и концертной деятельностью.

В.В.Кешнеру присвоены почетные звания: в 1982 году народного артиста ТАССР и в 1997 году народного артиста РФ.


Укырга тәкъдим итәбез:

Советуем прочитать:


Кешнер В. Начало /В.Кешнер //Казань. – 1997. – № 1-2. – С. 82-96.

Кешнер В. «Жив только благодаря зрителю» /В.Кешнер //Идель. – 2010. – № 8. – С. 58-65.

Кешнер В. Жизнелюб /В.Кешнер //Казань. – 2003. – № 7. – С. 94-95.

Кешнер В. В лучах любви – на сцене /В.Кешнер; беседу вел С.Савин //Время и деньги. – 2007. – 22 марта. – С. 13.

Кешнер В. «Театр ничему не должен учить…» /В.Кешнер; беседу вела И.Маврина //Молодежь Татарстана. – 1997. – 21 марта. – С. 3.


Кешнер В. Сәхнәдә 40 ел /В.Кешнер //Ватаным Татарстан. – 1997. – 31 май.


Благов Ю. Кешнер и Кº: история одной казанской семьи /Ю.Благов. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2001. – 95 с.

Благов Ю. И в сотый раз – преодоление… /Ю.Благов //Татарстан. – 1996. – № 12. – С. 30-38.

Колина С. Любовь, которой нет предела /С.Колина //Казань. – 2009. – № 1. – С. 109-110.

Агеева Л. Необоснованный оптимист /Л.Агеева //Респ. Татарстан. – 1997. – 22 марта.

Даутова Р. «Всю жизнь я ждал чуда…» /Р.Даутова //Веч. Казань. – 1994. – 14 июня.

Мамаева Т. Последний пылко влюбленный /Т.Мамаева /Время и деньги. – 1997. – 15 марта. – С. 13.

Мамаева Т. Кешнер и все, все, все… /Т.Мамаева, С.Сайганова //Время и деньги. – 1997. – 27 марта. – С. 15.

Кадырова А. С наступающим, Вадим Валентинович! /А.Кадырова //Веч. Казань. – 2007. – 21 марта.


12 май Чыңгыз Әхмәров

12 мая Чингиз Ахмаров

19121995

Тууына 100 ел

100 лет со дня рождения


Рәссам, график, монументаль сәнгать рәссамы, сәнгать фәннәре кандидаты, профессор Чыңгыз Габдрахман улы Әхмәров 1912 елның 12 маенда Оренбург губернасының Троицк шәһәрендә туа. Аның әтисе мәгърифәтче була, Троицкида мөселман мәктәпләре оештыра. Шәһәрдәге мәктәпне тәмамлагач, Чыңгыз 1927-1930 елларда Пермь сәнгать техникумында укый. 1930-1935 елларда Чыңгыз Әхмәров Сәмәрканд шәһәрендә яши, «Яңа юл» журналы белән хезмәттәшлек итә, сәнгать әсәрләре иҗат итү оешмасында («Изофабрика») рәссам булып эшли. 1935 елда ул В.И.Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтына укырга керә, сугыш башлану сәбәпле, аны 1942 елда Сәмәркандта тәмамлый. 1949, 1955-57 елларда Ч.Әхмәров Мәскәү Югары нәфис сәнәгать училищесында (элеккеге Строганов училищесы) укыта. 1950 еллар башыннан ул Ташкентта яши. Ул 1952-54 елларда Үзбәкстанның Республика сәнгать училищесында укыта, 1970-72 дә Театр һәм сәнгать институтында монументаль нәкышь кафедрасы һәм бер үк вакытта (1968-70) Ташкент политехника институтында рәсем һәм нәкышь кафедрасы мөдире булып эшли.

Ч.Әхмәров – Үзбәкстанда монументаль сәнгатькә нигез салучы. Ул 1944-47 елларда, архитектура академигы А.В.Щусев белән берлектә, А.Нәвои исемендәге Ташкент опера һәм балет театры диварларын бизи; 1953 тә Мәскәү метросының «Киевская-боҗра» станциясе өчен мозаика паннолары һәм фрескалар эшләүдә катнаша. Рәссам Ташкент, Бохара, Сәмәрканд шәһәрләрендәге байтак биналарга ямь өстәп торган монументаль хезмәтләре белән дә яхшы мәгълүм.

Ч.Әхмәров – замандашлары портретлары, чит илләргә сәяхәтләр ясау тәэсирендә язылган график эшләр, рәсемнәр авторы да.

Ч.Әхмәров 1955-56 елларда Татар опера һәм балет театры фойесы һәм «Музалар залы» диварларын, 1957 елда Казан елга порты фасадын мозаикалар белән бизи. Ул «Татар хатыны» (1968), «Йосыф һәм Зөләйха» (1975) картиналарын яза. Рәссам 1980 нче еллар ахырыннан татар халкының тарихына һәм мәдәниятенә багышланган әсәрләр иҗат итә.

Ч.Әхмәров халыкара күргәзмәләрдә (Италия, Франция, Германия, Канада, Бельгия, Һиндстан, Япония һ.б.), бөтенсоюз һәм республика күргәзмәләрендә катнаша. Аның шәхси күргәзмәләре Мәскәүдә, Ташкентта, Казанда күрсәтелә. Рәссам әсәрләре Третьяков галереясында, Шәрыкъ сәнгате музеенда (Мәскәү), Үзбәкстан, Казакъстан һәм Татарстан музейларында саклана.

Ч.Әхмәров 1948 елда СССР Дәүләт премиясе, 1968 елда Үзбәкстан ССРның Хәмзә исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты була, орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә. Аңа 1964 елда Үзбәкстан ССРның, 1992 елда Татарстан Республикасының халык рәссамы дигән мактаулы исемнәр бирелә.

Ч.Әхмәров 1995 елның 13 мартында Ташкент шәһәрендә вафат була. 2006 елда ул яшәгән йортка истәлек тактасы куела.


Живописец, график, монументалист, кандидат искусствоведения, профессор Чингиз Габдрахманович Ахмаров родился 12 мая 1912 года в городе Троицке Оренбургской губернии. Отец – просветитель и организатор мусульманских школ в Троицке. После окончания школы в Троицке, Чингиз в 1927-1930 годах учится в Пермском художественном техникуме. В 1930-35 годах он живет в городе Самарканде, сотрудничает в журнале «Янги юл» («Новый путь»), работает художником на Изофабрике. В 1935 году Ч.Ахмаров поступает в Московский художественный институт им. В.И.Сурикова и заканчивает его в 1942 году в Самарканде (из-за начала войны).

В 1949, 1955-57 годах Ч.Ахмаров преподает в Московском Высшем художественно-промышленном училище (бывшее Строгановское). С начала 1950-х годов он живет в Ташкенте, преподает в Республиканском художественном училище, в 1970-72 годах работает заведующим кафедрой монументальной живописи Театрально-художественного института, одновременно в 1968-70 годах заведует кафедрой рисунка и живописи Ташкентского политехнического института.

Ч.Ахмаров – основоположник монументального искусства в Узбекистане. В 1944-47 годах он, совместно с академиком архитектуры А.В.Щусевым, создает настенные росписи в фойе театра оперы и балета им. А.Навои в Ташкенте; в 1953 году участвует в создании мозаичных панно и фресок для станций Московского метрополитена «Киевская-кольцевая». Художник известен своими монументальными работами, украшающими прекрасные здания в Ташкенте, Бухаре, Самарканде.

Ч.Ахмаров – автор живописных портретов современников, графических зарисовок по впечатлениям от зарубежных поездок, рисунков.

В 1955-56 годах Ч.Ахмаров исполняет настенные росписи в «Зале муз» и фойе Татарского театра оперы и балета, в 1957 году – мозаики на фасадах речного вокзала в Казани. Он – автор картин «Портрет татарки» (1968), «Юсуф и Зулейха» (1975). С конца 1980-х годов художник создает живописные полотна, посвященные истории и культуре татарского народа.

Ч.Ахмаров – участник международных (Италия, Франция, Германия, Канада, Бельгия, Индия, Япония и др.), всесоюзных и республиканских выставок. Персональные выставки состоялись в Москве, Ташкенте и Казани. Его произведения находятся в Третьяковской галерее, Музее искусств народов Востока (Москва), в музеях Узбекистана, Казахстана и Татарстана.

Ч.Ахмаров является лауреатом Государственной премии СССР (1948) и Узбекской ССР им. Хамзы (1968), награжден орденами и медалями. Ему присуждены почетные звания народного художника: в 1964 году – Узбекской ССР, в 1992 году – Республики Татарстан.

Ч.Ахмаров умер 13 марта 1995 года в городе Ташкенте. В 2006 году установлена памятная доска в доме, где он жил.


Укырга тәкъдим итәбез:

Советуем прочитать:


Шаһиева Р. Әхмәров симфониясе /Р.Шаһиева //Сөембикә. – 2009. – № 9. – Б. 48-49.

Синугыл Ә. Ул һәйкәлләр салдырып калдырды... /Ә.Синугыл //Шәһри Казан. – 1996. – 1 июль.

Бәдриев Д. Ак төсләр – сагыну тойгысы /Д.Бәдриев //Шәһри Казан. – 2001. – 16 февр.

Габдуллин А. Исеме мәңгеләштерелде /А.Габдуллин //Шәһри Казан. – 2006. – 1 дек.


Мир-Хайдаров Р. Мечтал служить своему народу /Р.Мир-Хайдаров //Идель. – 2009. – № 5. – С. 20-29.

Мир-Хайдаров Р. Школа Чингиза Ахмарова /Р.Мир-Хайдаров //Казань. – 2009. – № 8. – С. 62-71.

Талант, помноженный на труд //Респ. Татарстан. – 1994. – 19 марта.

Гармай О. Связной двух народов /О.Гармай //Казан. ведомости. – 1994. – 22 марта.


18 май Николай Федорович Катанов

18 мая 18621922

Тууына 150 ел

150 лет со дня рождения


Күренекле тюрколог Н.Ф.Катанов исеме безнең илдә генә түгел, чит илләрдәге Көнчыгышны өйрәнүче галимнәргә дә яхшы таныш. Николай Федорович Катанов 1862 елның 6 (18) маенда Енисей кушылдыгы Абаканның сул ярында урнашкан Аскиз авы­лыннан 17 км ераклыктагы Изюм (Узюм) дигән даладагы җирдә хакас гаиләсендә туа. 1869-1876 елларда ул Аскиздагы училище­да укый, ә 1876 елда Красноярскидагы гимназиягә укырга керә, аны 1884 елда алтын медаль белән тәмамлый. 1884-1888 елларда ул – Петербург университетының көнчыгыш факультеты студен­ты. 1888-1892 елларда Катанов Фәннәр академиясенең Себердә, Монголиядә, Кытай Төркестанында үткәргән фәнни экспедици­ясендә катнаша, төрки халыкларның тормыш-көнкүрешен гореф-гадәтләрен, телен, авыз иҗатын өйрәнә. 1893 елның ахырында ул төрки-татар теле магистры дәрәҗәсенә имтихан бирә һәм Казан университетының төрки-татар теле кафедрасына гадәттән тыш профессор итеп билгеләнә. 1894 нче елның 29 гыйнварында ул «Төрки-татар кабиләләренә этнографик күзәтү» дигән кереш лекциясен укый.

1903 нче елда Н.Ф.Катанов «Урянхай телен фәнни тикшерү тәҗрибәсе» дигән темага докторлык диссертациясен яклый. 1907 елда Казан университеты аңа, диссертация якламыйча гына, икен­че докторлык дәрәҗәсе бирү турында карар чыгара. 1911 нче елда Н.Ф.Катанов Казан рухани академиясенә эшкә күчә, анда ул та­тар теле укыта. 1917 нче елгы революциядән соң Н.Ф.Катанов-ның эшчәнлеге Казан университетында үтә.

Казанда эшли башлау белән Н.Ф.Катанов Көнчыгышны өйрәнүче зур галим буларак таныла. Ул 28 ел дәвамында (1894-1922 елларда) Казан университетының Археология, тарих, этног­рафия җәмгыятендә хакыйкый әгъза булып тора, шуның 16 елын (1898-1914) аның рәисе, ике ел (1896-1898) секретаре була. Шу­лай ук «Җәмгыять» чыгара торган «Хәбәрләр»нең редакторы ва­зифасын да үги. Аның Көнчыгыш басмаларына библиографик, аннотацияле күзәтүләре җыентык һәм журналларда һәрдаим басылып тора. Ул «Җәмгыять»нең гомуми җыелышларында дистәләгән докладлар белән чыгыш ясый, «Хәбәрләр»дә 130 мәкалә бастыра; алар төрки халыкларның килеп чыгышы, теле, нумизматика, исламны өйрәнүгә багышланган. Ул җирле төбәкнең тарихи үткәне – борынгы Болгар дәүләте, Казан хан­лыгы һәм Казан шәһәре буенча да шөгыльләнә. Шулай ук археологик казынулар алып барганда табылган мөселман акчаларын, бол­гар эпиграфик һәйкәлләрен, материаль культура әйберләрен өйрәнә.

Н.Ф.Катанов зур җәмәгать эше алып бара, педагогика, гый­лем, китап басу, редакторлык, тәрҗемә өлкәсендә зур эшчәнлек күрсәтә. Ул китап, музей белгече, библиограф һәм журналист, географ һәм сәяхәтче булган.

Н.Ф.Катанов хезмәтләре үзе исән вакытта ук олы бәягә лаек була һәм ул бик күп җәмгыятьләрнең хакыйкый әгъзасы санала.

Н.Ф.Катанов 1922 елның 10 мартында Казан шәһәрендә ва­фат була.


Выдающийся востоковед и путешественник Николай Федоро­вич Катанов родился 6 (18) мая 1862 года в степной местности Изюм (Узюм), в 17 км от села Аскиз на левом берегу Абакана – притока Енисея, в семье хакаса. В 1869-1876 годах Катанов учится в Аскизском училище, в 1876 году поступает в гимназию в Красноярске, которую окончил в 1884 году с золотой медалью. В 1884-1888 годах учится на восточном факультете Петербургского университета. С 1888 по 1892 год Катанов в составе научной экспедиции Академии наук посещает Сибирь, Монголию, Китайский Туркестан, изучает обычаи, быт, язык, фольклор местных тюркских народов. В конце 1893 года сдает экзамены на степень магистра турецко-татарской словесности и назначаетея в Казанский университет экстраординарным профессором по кафедре турецко-татарских наречий, где 29 января 1894 года прочитал свою вступительную лекцию «Этнографический обзор турецко-татарских племен».

В 1903 году Н.Ф.Катанов защищает докторскую диссертацию «Опыт исследования урянхайского языка», которая вошла в золотой фонд мировой тюркологии. Вторую докторскую степень ему без защиты диссертации присудил Казанский университет в 1907 году. В 1911 году Н.Ф.Катанов переходит на работу в Казанскую духовную академию, где преподает татарский язык. После революции 1917 года деятельность Н.Ф.Катанова протекает в Казанском университете.

С самого начала своей научной карьеры в Казани Н.Ф.Ката­нов получает признание, как крупнейший востоковед. Он является действительным членом Общества археологии, истории и этнографии Казанского университета в течение 28 лет (1894-1922), из них 16 лет (1898-1914) был его председателем, 2 года – секрета­рем (1896-1898) и редактором «Известий» этого Общества. Н.Ф.Катанову принадлежит библиографический обзор работ по Востоку, изданных за рубежом и на родине. Им прочтены на общих собраниях Общества десятки докладов и напечатаны в «Известиях» 130 статей и заметок. Они посвящены отдельным вопросам этнографии тюркских племен, словесности, нумизматике и исламоведению. Занимается он и историческим прошлым мест-ного края: древнеболгарского государства, Казанского царства и города Казани. Изучает мусульманские монеты из Болгар, Золотой Орды, болгарские эпиграфические памятники, предметы материальной культуры, найденные при археологических раскопках.

Н.Ф.Катанов ведет активную общественную деятельность в научных обществах, музеях и библиотеках, лекторскую, переводческую и редакционно-издательскую работу, а также выполняет общественные поручения.

Труды Н.Ф.Катанова получили высокую оценку ещё при жизни ученого. Он был избран членом многих обществ.

Н.Ф.Катанов умер 10 марта 1922 года в Казани.


Укырга тәкъдим итәбез:

Советуем прочитать:


Катанов Н.Ф. О свадебных обрядах татар Восточного Туркестана /Н.Ф.Катанов. – Казань: Тип.-лит. Имп. Ун-та, 1985. – 28 с.

Катанов Н.Ф. Этнографический обзор турецко-татарских племен: вступит. лекция в курс обозрения тур.-татар. племен, прочит. в Имп. Казан. ун-те 29 янв. 1894 г. /Н.Ф.Катанов. – Казань: Тип.-лит. Имп. Ун-та, 1894. – 22 с.

Катанов Н.Ф. Отчет о поездке, совершенной с 15 мая по 1 сент. 1896 года в Минусинский округ Енисейской губернии /Н.Ф.Катанов. – Казань: Тип.-лит. Имп. Ун-та, 1897. – 104 с.

Катанов Н.Ф. Отчет о поездке, совершенной с 1 июня 1897 года по 20 августа того же года в Белебеевский и Мензелинский уезды Уфимской губернии /Н.Ф.Катанов. – Казань: Тип.-лит. Имп. Ун-та,1898. – 39 с.

Катанов Н.Ф. Императорского Казанского Университета почетный член, профессор и библиотекарь Иосиф Федорович Готвальд /Н.Ф.Катанов. – Казань: Тип.-лит. Имп. Ун-та, 1900. – 240 с.

Катанов Н.Ф. Сказания иностранцев о Казани /Н.Ф.Катанов. – Казань: Тип.-лит. Имп. Ун-та, 1903. – 9 с.

Катанов Н.Ф. Несколько слов по поводу русских и татарских перстней, принадлежащих А.А.Сухареву и А.Т.Ословьеву /Н.Ф.Катанов. – Казань: Типо-лит. Имп. Ун-та, 1904. – 20 с.

Катанов Н.Ф. Отрывок из одной татарской летописи о Казани и Казан­ском ханстве /Н.Ф.Катанов, И.М.Покровский. – Казань: Типо-лит. Имп. Ун-та, 1905. – 46 с.


Кәримуллин Ә. Катанов китапханәсе эзеннән /Ә.Кәримуллин //Мирас. –1992. – № 5. – Б. 23-29.

Абдуллин И. Күпкырлы галим /И.Абдуллин //Соц.Татарстан. – 1979. – 14 нояб.


Иванов С.Н. Николай Федорович Катанов: (очерк жизни и деятельности) /С.Н.Иванов. – 2-е изд. – М.: Наука, 1973. – 114 с. – Библиогр. трудов. – С. 99-109.

Биобиблиографический словарь отечественных тюркологов. Дооктябрьский период /под. ред. и с введением А.Н.Кононова. – М.: Наука, 1974. – 242 с. – Катанов Н.Ф. – С. 183-184.

Каримуллин А.Г. Книги и люди: исследование /А.Г.Каримуллин. – Казань: Та­тар. кн. изд-во, 1985. – 304 с. – Н.Ф.Катанов – библиограф и книговед. – С. 220-243.

Валеев Р. «Он нужен для Казани»: (о научном наследии Н.Ф.Катанова) //Гасырлар авазы = Эхо веков: Вестник архивиста: совместный вып. – 2011. – № ¾. – С. 141-148.

Назипова Г.Р. Казанский городской музей: очерки истории 1895-1917 годов /Г.Р.Назипова. – Казань: Каzаn-Казань, 2000. – 272 с. – Нико­лай Федорович Катанов. – С. 145-148.

Назипова Г. Продолжение жизни профессора Катанова /Г.Назипова //Казань. – 2005. – № 3. – С. 25-30.

Подольская М. «Преданный вам Н.Катанов» /М.Подольская //Казань. – 2007. – № 9. – С. 69-84.

Мухамедьяров Ш. Наследие профессора Казанского университета Н.Ф.Катанова – золотой фонд мировой тюркологии /Ш.Мухамедьяров, Е.Антонова //Науч. Татарстан. – 2008. – № 3/4. – С. 12-17.


22 июнь Фазыл Туйкин

22 июня 18871938

Тууына 125 ел

125 лет со дня рождения


Язучы, фольклорчы, педагог Фазыл Кәрим улы Туйкин 1887 елның 22 июнендә Самара губернасының Бөгелмә өязе (хәзер Татарстанның Лениногорск районы) Зәй-Каратай авылында мәзин гаиләсендә туа. Авыл мәдрәсәсен тәмамлагач, ул Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый.

1904 елда Ф.Туйкин туган авылына кайта һәм балалар укыта башлый. 1909-1910 елларда ул Сарман районы Ташлыяр авылында мөгаллимлек итә. 1911-1914 елларда Уфада «Хәкимия» мәдрәсәсендә, аннары хәзерге Азнакай, Бөгелмә, Ютазы, Әлмәт районнарындагы авыл мәктәпләрендә укытучы булып эшли.

Ф.Туйкинның беренче шигырьләре «Фикер» газетасында (Уральск шәһәре) басыла. Ул вакытлы матбугат битләрендә тел, әдәбият, тарих өлкәсенә, шулай ук педагогикага һәм методикага караган мәкаләләр белән чыгыш ясаган.

Ф.Туйкин, алдынгы карашлы педагог, җәдитчелек тарафдары буларак, яңача дәреслекләр кирәклеген күздә тотып, ике дини хезмәт – Коръәнне дөрес итеп уку кагыйдәләрен өйрәткән дәреслекләр язган. 1919 елда аның абыйсы белән берлектә язылган «Төрек тарихы» исемле тарихи хезмәте басыла.

Ф.Туйкинның иҗади мирасы шактый күпкырлы. 1912 елда аның «Сугышчы Сатыш әфәнде» исемле хикәясе, «Ватан каһарманнары» һәм «Тормыш корбаннары» исемле драмалары басылып чыга. Ул шулай ук татар фольклорын җыю һәм өйрәнү белән дә шөгыльләнә. Аның «Җырлар әхтарисе» һәм «Нардуган: әдәбият кичәләре шәрәфенә җырлар мәҗмугасы» дигән китаплары дөнья күрә. 1922 елда Казанда балалар өчен язылган «Салих бабай» исемле пьесасы, 1927 елда «Чәчән» журналында «Иделбай» поэмасы басыла.

1931 елда Ф.Туйкин милләтчелектә гаепләнеп кулга алына, алты айдан азат ителә, аңа иҗат белән шөгыльләнү катгый тыела.

1937 елның 1 гыйнварында Ф.Туйкин яңадан кулга алына. 1938 елның 15 февралендә атып үтерелә. Аның күп кенә кулъязмалары, китаплары юкка чыгарыла. 1958 елда Ф.Туйкин реабилитацияләнә.


Писатель, фольклорист, педагог Фазыл Каримович Туйкин родился 22 июня 1887 года в деревне Зай-Каратай Бугульминского уезда Самарской губернии (ныне Лениногорский район Татарстана) в семье муэдзина. После окончания сельского медресе он продолжает учебу в медресе «Мухаммадия» в Казани.

В 1904 году Ф.Туйкин возвращается в родную деревню и работает учителем. В 1909-10 годах учительствует в деревне Ташлыяр Сармановского района. В 1911-14 годах преподает в медресе «Хакимия» города Уфы, затем в школах нынешних Азнакаевского, Бугульминского, Ютазинского, Альметьевского районов.

Первые стихи Ф.Туйкина печатаются в газете «Фикер» города Уральска. Он выступает в периодической печати со стихами и статьями, посвященными языку, литературе, истории, проблемам школьного обучения.

Ф.Туйкин был последователем джадидизма, с позиции которого написал учебники по правилам орфоэпического чтения Корана. В 1919 году в соавторстве с братом публикует книгу «Төрек тарихы» («История тюрков»).

Творческое наследие Ф.Туйкина довольно многогранное. В 1912 году печатаются его произведения: рассказ «Сугышчы Сатыш әфәнде» («Воин Сатыш-эфенди»), драмы «Ватан каһарманнары» («Герои отчизны») и «Тормыш корбаннары» («Жертвы жизни»). Также он занимается сбором и изучением татарского фольклора: является составителем сборников народных песен «Җырлар әхтарисе» («Сборник песен») и «Нардуган: әдәбият кичәләре өчен җырлар мәҗмугасы» («Нардуган: собрание песен для вечеров литературы»). В 1922 году печатается его пьеса для детей «Салих бабай» («Дед Салих»), в 1927 году поэма «Иделбай» в журнале «Чәчән».

В 1931 году Ф.Туйкин был обвинен в национализме и арестован, через полгода освобожден без права заниматься литературным творчеством.

1 января 1937 года Ф.Туйкин был вновь арестован, 15 февраля 1938 года расстрелян. Большая часть его рукописей и книг была уничтожена. В 1958 году Ф.Туйкин был реабилитирован.


Укырга тәкъдим итәбез:

Советуем прочитать:


Бертуган Туйкиннар: тарихи-док. җыентык /төз.-авт. Э.Ханнанова-Галимҗанова. – Казан: Рухият, 2007. – 592 б. – («Шәхесләребез» сериясе).

Туйкә Ф. Ватан каһарманнары: (тарихи пьеса); Сугышчы Сатыш әфәнде: (хикәя) /Ф.Туйкә //Әдәби мирас. 1-нче кит. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – Б. 105-160.


Әхмәтҗанов М. Фазыл Туйкин /М.Әхмәтҗанов, Н.Ханзафаров //Татар әдипләре, мәгърифәтчеләре (XX йөз башы): биобиблиогр. сүзлек . – Казан, 2005. – Б. 190-192.

Татар драматурглары: биобиблиогр. белешмәлек /төз. Ф.Ганиева, Ф.Яруллина, А.Саттарова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – Б. 223-224.

Ханнанова-Галимҗанова Э.М. Фазыл Туйкин: язучы, телче һәм фольклорчы /Э.М.Ханнанова-Галимҗанова. – Казан, 2006. – 156 б.

Әхмәтҗанов М.И. Дастаннар ватаны: Кама аръягының көнчыгыш төбәкләре һәм татар әдәбияты тарихы /М.И.Әхмәтҗанов. – Казан: Мәгариф, 1999. – 159 б. – Фольклорчы, әдип һәм педагог Фазыл Туйкин. – Б. 137-139.

Ханнанова-Галимҗанова Э. Тарих күреп, эзләп алыр әле... /Э.Ханнанова-Галимҗанова //Гасырлар авазы = Эхо веков. – 2004. – № 1. – С. 85-87.

Шәрифуллина Э. Фазыл Туйкин (1887-1938) /Э.Шәрифуллина //Әдәби мирас. 1-нче кит. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – Б. 102-105.

Галимҗанова Э. Фазыл Туйкин – фольклорчы /Э.Галимҗанова //Татар фольклоры мәсьәләләре. – Казан: Фикер, 2004. – Б.121-125.

Шәрифуллина Э. Бүген дә хәрәкәттә /Э.Шәрифуллина, Җ.Миңнуллин //Казан утлары. – 1987. – № 6. – Б. 164-168.

Шәрифуллина Э. Илебез – кадерле җиребез... /Э.Шәрифуллина //Казан утлары. – 1987. – № 6. – Б. 163-169.

Шәрифуллина Э. Мөгаллим /Э.Шәрифуллина //Сов. мәктәбе. – 1987. – № 8. – Б. 54.

Гарифуллин Д. Исемнәре тарих битендә /Д.Гарифуллин //Соц. Татарстан. – 1987. – 13 июнь.