Календарь знаменательных
Вид материала | Документы |
Содержание100 лет со дня рождения |
- Календарь знаменательных и памятных дат, 794.34kb.
- Всякий век должен довольствоваться своими талантами… (календарь памятных и знаменательных, 284.02kb.
- «Календарь знаменательных и памятных дат на 2012 год», 667.09kb.
- Знаменательных и памятных дат, 4544.59kb.
- Знаменательных и памятных дат, 1047.53kb.
- «Календарь знаменательных и памятных дат» ежегодное пособие Тюменской центральной городской, 880.89kb.
- Республики Хакасия гук рх «Национальная библиотека им. Н. Г. Доможакова» Хакасия 2009, 750.88kb.
- Календарь знаменательных дат, 62.17kb.
- Календарь знаменательных и памятных дат, 594.5kb.
- А. М. Горького информационно-библиографический отдел календарь знаменательных и памятных, 828.26kb.
10 март Ян Винецкий
10 марта 1912 – 1987
Тууына 100 ел
^ 100 лет со дня рождения
Язучы, тәрҗемәче Ян Борисович Винецкий 1912 елның 10 мартында Украинаның Александровск, хәзерге Запорожье шәһәрендә эшче гаиләсендә туган. 1929 елда урта мәктәпнең 9 классын тәмамлагач, Ленинградка (Санкт-Петербургка) китеп, заводта токарь булып эшли. 1931 елның көзендә Ленинград хәрби очучылар мәктәбенә укырга китә, 1932 елда аны тәмамлагач, Гомель шәһәрендә хәрби һава көчләре частьларында эшли. 1936-1937 елларда Испания республикасы хәрби һава көчләре сафында сугыша. 1941 елдан Я.Винецкий Казан предприятиеләрендә хәрби вәкил булып эшли. 1943 елда ул Волхов фронтында самолетларны хәрби сынауда катнаша.
1947-1948 елларда Я.Винецкий Татарстан китап нәшриятында редактор, аннары, экстерн рәвештә Казандагы юридик институтны тәмамлагач, ТАССР прокуратурасында прокурор вазыйфаларын башкара. 1956-1972 елларда ул «Советская Татария» газетасы редакциясендә әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире булып эшли.
Ян Винецкийның беренче шигырьләре 1939 елда Ленинград нәшрияты чыгарган «Оборона» исемле җыентыкта дөнья күрә. Соңыннан ул, нигездә, проза әсәрләре язуга күчә. Беренче хикәяләр җыентыгы Казанда 1945 елда дөнья күрә. Илленче елларның икенче яртысы һәм алтмышынчы еллар – язучы иҗатында иң уңдырышлы чор. Бу елларда ул, күпсанлы хикәя һәм очеркларыннан тыш, үзенең күләмле проза әсәрләрен – роман һәм повестьларын иҗат итә.
Ян Винецкий татар язучыларының әсәрләрен русчага тәрҗемә итү өлкәсендә дә актив эшли. Ул И.Газиның «Алар өчәү иде», «Алмагачлар чәчәк ата» повестьларын, «Онытылмас еллар», «Гади кешеләр» романнарын, шулай ук А.Шамов, Г.Әпсәләмов, Ф.Хөсни, Мәхмүт Хәсәнов, Г.Минский һәм башка татар язучыларының да аерым әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итә.
1967 елда аңа ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелә.
Я.Б.Винецкий 1987 елның 1 августында Казанда вафат була.
Писатель, переводчик Ян Борисович Винецкий родился 10 марта 1912 года в городе Александровске (ныне город Запорожье), Украины в семье рабочего. Закончив в 1929 году девять классов средней школы, Ян Винецкий уезжает в Ленинград (Санкт-Петербург), работает токарем на заводе. Осенью 1931 года он поступает в Ленинградскую летную школу; в 1932 году, закончив школу, служит в частях военно-воздушных сил в городе Гомеле. В 1936-1937 годах Я.Винецкий воюет в составе военно-воздушных сил республиканской Испании. С 1941 года Я.Винецкий служит военпредом на предприятиях Казани. В 1943 году принимает участие в боевых испытаниях самолетов на Волховском фронте.
В 1947-1948 годах Я.Винецкий работает редактором в Татарском книжном издательстве. Окончив экстерном Казанскую юридическую школу, исполняет обязанности прокурора в прокуратуре ТАССР. В 1956-1972 годах работает заведующим отделом литературы и искусства в редакции газеты «Советская Татария».
Первые стихи Я.Винецкого были опубликованы в сборнике «Оборона», изданном Ленинградским издательством. В дальнейшем он в основном создает прозаические произведения. Его первый сборник рассказов увидел свет в 1945 году в Казани. Самый плодотворный период творчества писателя – второя половина пятидесятых и шестидесятые годы. В эти годы он, кроме многочисленных рассказов и очерков, создает свои большие прозаические произведения – романы и повести.
Я.Винецкий активно работает и в области перевода на русский язык произведений татарских писателей. Благодаря ему русский читатель узнал повести «Алар өчәү иде» («Их было трое»), «Алмагачлар чәчәк ата» («Яблони цветут»), романы «Онытылмас еллар» («Незабываемые годы»), «Гади кешеләр» («За городом, за Казанью») И.Гази и некоторые произведения А.Шамова, А.Абсалямова, Ф.Хусни, Махмута Хасанова, Г.Минского и других татарских писателей.
В 1967 году писателю присвоено почетное звание заслуженного работника культуры ТАССР.
Я.Б.Винецкий умер 1 августа 1987 года в Казани.
Укырга тәкъдим итәбез:
Советуем прочитать:
Винецкий Я. Тот, кто верит: роман /Я.Винецкий. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1963. – 472 с.
Винецкий Я. Истоки: повести и рассказы /Я.Винецкий. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1972. – 260 с.
Винецкий Я. Мадридская повесть: роман /Я.Винецкий. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1982. – Биограф. справ.: с. 319.
Даутов Р.Н. Совет Татарстаны язучылары: биобиблиогр. белешмә /Р.Н.Даутов, Н.Б.Нуруллина. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 639 б. – Ян Винецкий. – Б. 74-75.
Гиниятуллина А. Писатели Советского Татарстана: биобиблиогр. справ. /А.Гиниятуллина. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1970. – 511 с. – Винецкий Ян Борисович. – С. 99-101.
Багаутдинов Ф. Летчик, писатель, юрист /Ф.Багаутдинов //Научный Татарстан. – 2009. – № 3. – С.131-136.
12 март Галимҗан Ибраһимов
12 марта Галимджан Ибрагимов
1887 – 1938
Тууына 125 ел
125 лет со дня рождения
Күренекле язучы, галим, дәүләт эшлеклесе Галимҗан Гыйрфан улы Ибраһимов 1887 елның 12 мартында Уфа губернасы Эстәрлетамак өязенең (хәзерге Башкортстан Республикасының Авыргазы районы) Солтанморат авылында мулла гаиләсендә туа. Мәдрәсәдә һәм башлангыч рус мәктәбендә белем алгач, 1898-1905 елларда Оренбургтагы Вәли мулла мәдрәсәсендә, 1906-1908 елларда Уфадагы «Галия» мәдрәсәсендә укый. 1907-1909 елларда аның беренче әдәби әсәрләре – «Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы», «Гыйшык корбаннары», «Татар хатыны ниләр күрми» (беренче варианты) исемле хикәяләре һәм «Борынгы ислам мәдәнияте» дигән тарихи хезмәте языла.
Казанда яшәвенең беренче чорында (1909-1912 еллар) Г.Ибраһимовның иҗат активлыгы аеруча көчәя. Ул романтик рухтагы хикәяләрен («Яз башы», «Диңгездә», «Сөю-сәгадәт» һ.б.) һәм «Яшь йөрәкләр» исемле романын яза, әдәби тәнкыйть һәм публицистика өлкәсендәге эшчәнлеген дә киң җәелдереп җибәрә.
1912 елның ахырында Г.Ибраһимов Киевка китә, ирекле тыңлаучы сыйфатында университетта укый, мөселман студентларының яшерен оешмасы эшендә актив катнаша.
1915-1917 елларда Г.Ибраһимов Уфада «Галия» мәдрәсәсендә укыта. Бу елларда ул «Көтүчеләр», «Табигать балалары» кебек хикәяләр һәм «Безнең көннәр» исемле роман иҗат итә. «Татар сарыфы», «Татар нәхүе», «Яңа әдәбият», «Татар телен ничек укытырга?» кебек гыйльми-педагогик хезмәтләр яза. Аларның күбесе дәреслек рәвешендә кулланыла.
1917 елда ул, Ф.Сәйфи-Казанлы белән бергә, Уфада «Ирек» исемле революцион эчтәлекле газета чыгара башлый.
Г.Ибраһимов Советларның III Бөтенроссия съездында катнаша. М.Вахитов белән бергә Халык Комиссарлары Советы янында төзелгән Үзәк мөселман комиссариатын оештыра.
1920 елдан ТАССР Мәгариф халык комиссариатында эшли; «Безнең юл», «Мәгариф» журналларын оештыручыларның берсе һәм редакторы була; 1925-1927 елларда Академик үзәк рәисе вазыйфаларын үти.
Г.Ибраһимов «Яңа кешеләр» драмасын, «Кызыл чәчәкләр» повестен, «Тирән тамырлар», «Казакъ кызы» романнарын иҗат итә, революцион хәрәкәтләр тарихы буенча гыйльми хезмәтләр язуга да күп көч куя.
Г.Ибраһимов, каты авыру сәбәпле, 1927 елдан Кырымда (Ялтада) яши. Биредә аңа «халык дошманы» дигән ярлык тагыла, кулга алынып, Казанга кайтарыла. 1938 елның 21 гыйнварында Казанның Пләтән төрмәсе шифаханәсендә Г.Ибраһимов вафат була.
Г.Ибраһимов – гаҗәеп бай әдәби һәм фәнни мирас калдырган татар әдипләренең берсе.
Известный писатель, ученый, государственный деятель Галимджан Гирфанович Ибрагимов родился 12 марта 1887 года в деревне Султанмуратово Стерлитамакского уезда Уфимской губернии (ныне Аургазинский район Республики Башкортостан) в семье муллы. Первоначальное образование получает в сельском медресе и начальной русской школе. В 1898-1905 годах учится в медресе Вали-муллы в г.Оренбурге, в 1906-1908 годах – в медресе «Галия» г. Уфы. В 1907-1909 годах Г.Ибрагимов создает свои первые рассказы «Изгнание из медресе шакирда Закия», «Жертвы любви», «Судьба татарки» (первый вариант) и исторический труд «Культура древнего ислама».
В 1909 году Г.Ибрагимов приезжает в Казань. В этот период (1909-1912 годы) в полную силу раскрывается его творческий потенциал. Он пишет рассказы «Яз башы» («Начало весны»), «Диңгездә («В море»), «Сөю-сәгадәт» («Любовь-счастье»), роман «Яшь йөрәкләр» («Молодые сердца»), активно работает в области литературной критики и публицистики.
В конце 1912 года Ибрагимов уезжает в Киев, где в качестве вольного слушателя посещает лекции в университете, активно участвует в работе подпольной организации мусульманских студентов.
В 1915-1917 годах Г.Ибрагимов преподает в медресе «Галия» в Уфе. В эти годы он пишет свои рассказы «Көтүчеләр» («Пастухи»), «Табигать балалары» («Дети природы»), роман «Безнең көннәр» («Наши дни»); научно-педагогические работы «Грамматика татарского языка», «Новая литература», «Методика преподавания родного языка» и другие, используемые в дальнейшем как учебники.
В 1917 году, совместно с Ф.Сайфи-Казанлы, выпускает в Уфе газету революционного содержания «Ирек» («Свобода»).
Г.Ибрагимов – участник III Всероссийского съезда Советов. Совместно с М.Вахитовым участвует в организации Комиссариата по делам мусульман России при Наркомате по делам национальностей РСФСР.
С 1920 года в Наркомате просвещения ТАССР является одним из организаторов и редактором журналов «Безнең юл» и «Магариф», в 1925-1927 годах – председателем Академического центра.
Г.Ибрагимов создает драму «Яңа кешеләр» («Новые люди»), повесть «Кызыл чәчәкләр» («Красные цветы»), романы «Тирән тамырлар» («Глубокие корни»), «Казакъ кызы» («Дочь степи»). В ряде работ он освещает отдельные этапы истории татарского народа, революционного движения и просветительства среди татар.
Последние годы жизни (с 1927 года) в связи с болезнью Г.Ибрагимов провел в Крыму (Ялте), где был арестован. Тяжело больного писателя привозят в Казань. 21 января 1938 года Г.Ибрагимов умер в тюремной больнице.
Г.Ибрагимов – писатель, ученый, оставивший богатое литературное и научное наследие.
Укырга тәкъдим итәбез:
Советуем прочитать:
Ибраһимов Г. Әсәрләр: 8 томда: т. 1–8 /Г.Ибраһимов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974-1987.
Т. 1: Хикәяләр (1907-1929). – 512 б.: 1 портр.
Т. 2: Яшь йөрәкләр; Казакъ кызы. – 480 б.: 1 портр.
Т. 3: Кызыл чәчәкләр; Алмачуар; Тирән тамырлар; Яңа кешеләр. – 456 б.: 1 портр.
Т. 4: Безнең көннар. – 464 б.: 1 портр.
Т. 5: Әдәбият һәм сәнгать турында мәкаләләр, хезмәтләр (1910-1933). – 616 б.: 1 портр.
Т. 6: Публицистика (1907-1932). – 608 б.: 1 портр.
Т. 7: Тарихи хезмәтләр (1911-1927). – 540 б.: 1 портр.
Т. 8: Төрки һәм татар теле белеме буенча хезмәтләр (1910-1930). – 432 б.: 1 портр.
Т. 9: (өстәмә) хатлар һәм документлар /төз. Ф.И.Ибраһимов. – Казан: Фикер, 2000. – 464 б.: портр.
Ибраһимов Г. Сайланма әсәрләр: 3 томда: т.1-3 /Г.Ибраһимов; төз. Х.Музагитов. – Казан: Таткнигоиздат, 1956-1957.
Т. 1: Яшь йөрәкләр: роман. Хикәяләр. – 527 б.
Т. 2: Тирән тамырлар: роман. – 595 б.
Т. 3: Безнең көннәр: роман. – 611 б.
Ибраһимов Г. Сайланма әсәрләр /Г.Ибраһимов; кереш сүз авт. Л.Минһаҗева. – Казан: Хәтер (ТаРИХ), 2002. – 544 б.: портр. б-н. – (Мәктәп к-ханәсе; III).
Ибраһимов Г. Адәмнәр: хикәяләр, повесть /Г.Ибраһимов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 160 б.
Ибраһимов Г. Хикәяләр, повесть, роман /Г.Ибраһимов; төз. Р.Акъегет.
– Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 463 б.
Ибрагимов Г. Избранное: романы и рассказы /Г.Ибрагимов; пер. с татар. Р.Фаизовой. – М.: Худож. лит., 1976. – 395 с.
Ибрагимов Г. Глубокие корни: романы /Г.Ибрагимов; пер. с татар. Р.Фаизовой. – М.: Сов. Россия, 1987. – 368 с.
Ибрагимов Г. Красные цветы: роман, повесть, рассказы /Г.Ибрагимов. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1987. – 336 с.
Ибрагимов Г. Молодые сердца: роман и рассказы /Г.Ибрагимов; пер. с татар. Р.Фаткуллиной. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1980. – 240 с.
Ибрагимов Г. Наши дни: роман /Г.Ибрагимов; пер. с татар. Р.Фаизовой. – М.: Современник, 1983. – 399 с.
Әдипләребез: биобиблиогр. белешмәлек: 2 томда: 1 том /[төз. Р.Н.Даутов, Р.Ф.Рахмани]. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – 751 б. – Галимҗан Ибраһимов. – Б. 572-578.
Даутов Р.Н. Совет Татарстаны язучылары: биобиблиогр. белешмә /Р.Н.Даутов, Н.Б.Нуруллина. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 639 б. – Галимҗан Ибраһимов (1887-1938). – Б. 194-200.
Галимҗан Ибраһимов: мәкаләләр, истәлек-хатирәләр /төз. Р.Акъегет. – Казан: Татар. кит. нәшр, 2007. – 544 б.
Галимҗан Ибраһимов һәм хәзерге заман: тууына 115 ел тулуга багышланган фәнни конференция материаллары /ТФА, Г.Ибраһимов исем. ТӘҺСИ. – Казан, 2003. – 270 б.
Мостафин Р. Репрессияләнгән татар әдипләре /Р.Мостафин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – 175 б. – Галимҗан Ибраһимовның соңгы көннәре. –Б. 129-138.
Әхмәтҗанов М. Ибраһимов нәселе – Күлле Кимедән: [бабалары Әтнә районы Күлле Кимедә яшәгәннәр] /М.Әхмәтҗанов //Шәһри Казан. – 2007. – 29 май.
Поварисов С. Пәйгамбәр таңы: роман /С.Поварисов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 287 б.
Поварисов С. Оҗмахка бер адым: романнар /С.Поварисов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 464 б.
Галимҗан Ибраһимов //Казан утлары. – 2007. – № 3. – Б. 91-97.
Галиуллин Т. Галимҗан Ибраһимов мирасы һәм хәзерге әдәбият белеме /Т.Галиуллин //Мәйдан. – 2007. – № 3. – Б. 156-160.
Мусин Ф. Күләгәдә ниләр бар? /Ф.Мусин //Татарстан. – 2007. – № 3. – Б. 42-45.
Хатипов Ф. Тамырлар төбендә ниләр бар? /Ф.Хатипов //Мәгариф. – 2010. – № 1. – Б. 10-12.
Хатипов Ф. Өр-яңа эчтәлек: [«Тирән тамырлар» романы] /Ф.Хатипов //Казан утлары. – 2009. – № 1. – Б. 164-167.
Хасанов М.Х. Писатель, ученый, революционер: страницы жизни и творчества Г.Ибрагимова /М.Х.Хасанов. – М.: Наука, 1987. – 318 с.
Хасанов М.Х. Галимджан Ибрагимов: краткий очерк о жизни и творчестве писателя: (к 100-летию со дня рождения) /М.Х.Хасанов. – Доп. новое изд. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1987. – 63 с.: портр.
Хасанов М. Галимджан Ибрагимов /М.Хасанов //История татарской литературы нового времени (XIX – начало XX в.). – Казань: Фикер, 2003. – С. 374-389.
Мусин Ф. На стремнине жизни /Ф.Мусин //Татарстан. – 2007. – № 3. – С. 44-47.
Гиниятуллина А. Писатели Советского Татарстана: биобиблиогр. справ. /А.Гиниятуллина. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1970. – 511 с. – Галимджан Ибрагимов. – С. 195-201.
14 март Равил Фәхретдинов
14 марта Равиль Фахрутдинов
1937
75 яшь тула
исполяется 75 лет
Тарихчы, археолог, язучы Равил Габдрахман улы Фәхретдинов 1937 елның 14 мартында Татарстанның Балтач районы Кариле авылында хезмәткәр гаиләсендә туа. Балтач урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул 1958-1963 елларда Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетында укый. Укуын тәмамлагач, аны Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтына аспирантурага кабул итәләр. Анда ул Идел буе Болгар дәүләтенең археология истәлекләрен өйрәнеп, шул темага кандидатлык диссертациясе яза һәм 1968 елда Мәскәү университеты гыйльми советында яклый. 1990 елда ул шул ук университетның гыйльми советында докторлык дәрәҗәсе ала.
1966-1996 елларда Р.Фәхретдинов Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли. 1996 елда, Тарих институты оешкач, ул гыйльми эшчәнлеген яңа институтта дәвам иттерә.
Р.Фәхретдинов – урта гасыр Идел буе һәм гомумән Урта Евразия (Болгар дәүләте, Алтын Урда, Казан ханлыгы, Кырым һәм башка татар ханлыклары, тагын да элгәрләрдән Төрки каһанлыгы, Дәште Кыпчак) тарихы һәм археологиясе буенча танылган белгечләрнең берсе. Ул – бу темаларга багышланган өч йөзгә якын төрле басма хезмәтләр-монографияләр, дәреслекләр, уку әсбаплары, карта-схемалар, альбомнар, фәнни-популяр китаплар, күпсанлы мәкаләләр авторы.
Ул 1959-1972 елларда Татарстанда һәм аңа чиктәш республика-өлкәләрдә тоташ археологик эзләнүләр үткәреп, төрле археологик чорларга һәм культураларга караган 1300 гә якын истәлекләрне барлап тикшерә һәм урта гасыр Идел буе истәлекләренең гомумархеологик картасын төзи. Әлеге археологик истәлекләр җыелмасы соңыннан «Татарстан АССРның археологик картасы» дигән алты томлык коллектив хезмәт нигезенә җирлек була. Монысы өчен галим, башка хезмәттәшләре белән берлектә, 1994 елда Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясенә лаек була.
1972-1992 елларда Р.Фәхретдинов Иске Казан территориясендә археологик казу эшләренә җитәкчелек итеп, монографик хезмәте өчен бай фәнни материал туплый. 1995-2006 елларда ул Казан арты, Кама аръягы, Тау ягы, Урта Идел төбәкләренә еш кына махсус экспедицияләр оештыра; 1997-2006 елларда «Татарская археология» дигән журнал да чыгара.
Р.Г.Фәхретдиновка 1997 елда Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелә.
Историк, археолог, писатель Равиль Габдрахманович Фахрутдинов родился 14 марта 1937 года в деревне Карелино Балтасинского района Татарстана в семье служащего. Окончив Балтасинскую среднюю школу, в 1958-1963 годах он учится на историко-филологическом факультете Казанского государственного педагогического института. После института его принимают в аспирантуру Института языка, литературы и истории им. Г.Ибрагимова. В 1968 году Р.Г.Фахрутдинов в Московском государственном университете защищает кандидатскую диссертацию на тему «Территория Волжско-Камской Булгарии домонгольского и золотоордынского периодов», в 1990 году –докторскую на тему «Волжская Булгария. X-XIV вв. (историко-археологическое исследование)».
В 1966-1996 годах Р.Г.Фахрутдинов работает в Институте языка, литературы и истории им. Г.Ибрагимова. После образования в 1996 году Института истории свою научную деятельность продолжает во вновь созданном институте.
Р.Г.Фахрутдинов – известный ученый по истории и археологии средневекового Поволжья и Центральной Евразии (Волжская Булгария, Золотая Орда, Казанское ханство, Крымское и другие татарские ханства, древний тюркский мир, эпоха каганатов, Дешт-и Кипчак), автор около 300 печатных трудов, монографий, учебников, учебных пособий, карт-схем, альбомов, научно-популярных книг, многочисленных статей по этой теме.
В 1959-1972 годах Р.Фахрутдинов в качестве руководителя отряда Татарской археологической экспедиции проводит сплошное обследование территории Татарстана и прилегающих регионов для составления Свода археологических памятников. В итоге было выявлено и исследовано около 1300 памятников различных археологических эпох и культур. Археологические памятники Свода послужили затем основой коллективного труда – 6-томной «Археологической карты Татарской АССР». За этот труд ученому, совместно с другими авторами, в 1994 году была присуждена Государственная премия Республики Татарстан в области науки и техники.
В 1972-1992 годах Р.Г.Фахрутдинов руководит раскопками на территории Иски (Старой) Казани, собирает при этом огромный фактический материал для монографических трудов. В 1995-2006 годах организует экспедиции в районы Заказанья, Закамья и Предволжья; в 1997-2006 годах выпускает журнал «Татарская археология».
В 1997 году Р.Г.Фахрутдинову присуждается почетное звание заслуженного деятеля науки Республики Татарстан.
Укырга тәкъдим итәбез:
Советуем прочитать:
Фәхретдинов Р. Җырчы /Р.Фәхретдинов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 80 б.
Фәхретдинов Р. Ташлар моңы: археолог язмалары /Р.Фәхретдинов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 192 б.
Фәхретдинов Р. Татар угълы татармын /Р.Фәхретдинов. – Чаллы, 1993. – 63 б.
Фәхретдинов Р. Мондадыр безнең бабайлар: археолог язмалары /Р.Фәхретдинов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 176 б.
Фәхретдинов Р. Кичке азан /Р.Фәхретдинов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 223 б.
Фәхретдинов Р. Татар халкы һәм Татарстан тарихы. Борынгы заман һәм урта гасыр: гомуми белем мәктәп, гимназия һәм лицейлар өчен дәреслек /Р.Фәхретдинов. – Казан: Мәгариф, 2001. – 288 б.
Фәхретдинов Р. Без дә Хакның бәндәсе... /Р.Фәхретдинов; әңгәмәне алып баручы Р.Вәлиев //Мәйдан. – 2007. – № 3. – Б. 145-155.
Фахрутдинов Р. Археологические памятники Волжско-Камской Булгарии и ее территория /Р.Фахрутдинов. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1975. – 218 с.
Фахрутдинов Р. Очерки по истории Волжской Булгарии /Р.Фахрутдинов. – М.: Наука, 1984. – 216 с.
Фахрутдинов Р. Мелодия камней: история средневековых городов Татарии /Р.Фахрутдинов – Казань: Татар. кн. изд-во, 1986. – 224 с.
Фахрутдинов Р. Золотая Орда и татары. Что в душе у народа /Р.Фахрутдинов. – Наб. Челны: КамАЗ, 1993. – 64 с.
Фахрутдинов Р. История татарского народа и Татарстана: (древность и средневековье): учеб. для сред. общеобразоват. шк., гимназий и лицеев /Р.Фахрутдинов. – Казань: Магариф, 2000. – 255 с.: ил.
Әдипләребез: биобиблиогр. белешмәлек: 2 томда: 2 том /[төз. Р.Н.Даутов, Р.Ф.Рахмани]. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – 735 б. – Равил Фәхретдинов. – Б. 508-511.
Булатов Н. Тутыкмас көмеш /Н.Булатов //Мәдәни җомга. – 2007. – 16 март. – Б. 14.
Әхмәтҗанов М. Гасырлар капкасын ачканда /М.Әхмәтҗанов //Казан утлары. – 1997. – № 3. – Б. 180-187.
Шәмси С. Утлы куздай хәтер сагында /С.Шәмси //Мәдәни җомга. – 1997. – 21 март. – Б. 18.
Фәйзуллин Р. Сайланма әсәрләр: 6 томда: 4 т.: әдәби-публицистик мәкаләләр /Р.Фәйзуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 415 б. – Әле без һаман да замандаш. – Б. 377-382.
Фәйзуллин Р. Әле без һаман да замандаш /Р.Фәйзуллин //Татарстан. – 1997. – № 11. – Б. 93-96.
Равил Фәхретдинов //Казан утлары. – 2003. – № 6. – Б. 187-188.
Доктор исторических наук, археолог Равиль Фахрутдинов = Тарих фәннәре докторы, археолог Равил Фәхретдинов: биобиблиогр. указ. – Казань, 2007. – 44 с.