Дарь знаменательных и памятных дат. 2011 /Татарстан Респ

Вид материалаДокументы

Содержание


Ибрагим Низамиевич Салахов
Фахри Хусаинович Насретдинов
Рөстәм Гаделша улы Кутуй
Рустем Адельшевич Кутуй
Николай Иванович Фешин
Подобный материал:
1   2   3   4   5   6   7
Укырга тәкъдим итәбез:

Советуем прочитать:.


Габдулла Кариев: мәкаләләр, истәлекләр, документлар /[төз. Х.Гобәйдуллин]. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 232 б.

Габдулла Кариев турында истәлекләр /[төз. Х.Гобәйдуллин]. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 168 б.

Мәхмүтов Һ. Габдулла Кариев иҗаты: (әдәбият күрсәтке­че) /Һ.Мәхмүтов //Мирас. – 1996. – № 3. – Б.160-168; № 4. – Б.53-60.

Исхакый Г. Артист Габдулла Кариев /Г.Исхакый //Казан утлары. – 1999. – № 11. –Б.173-176; Мәд. җомга. – 2006. – 3 нояб. – Б.8-9.

Гыйззәтуллина-Волжская С. Татар театры турында ис­тәлекләрем: [Г.Кариев иҗаты һәм «Нур» труппасы турында] /С.Гыйззәтуллина-Волжская //Идел. – 2003. – № 12. – Б.49-57.

Сәйфи-Казанлы Ф. Татарның бөек артисты /Ф.Сәйфи-Казанлы //Идел. – 2003. – № 12. – Б.61-63.

Мәхмүтов Һ. Онытылмас якты талант /Һ.Мәхмүтов //Мирас. – 1996. – № 5-6. – Б.136-145.

Кумысников X. Татар театрының атасы /Х.Кумысников //Казан. – 1996. – № 7-8. – Б.33-37.

Арсланов Г. Тылсым. Татар театры: режиссерлар һәм драматурглар /Г.Арсланов. – Казан: Мәгариф, 2008. – 287 б.: фото. «Татар театрының атасы»: Габдулла Кариев. – Б.41-51.

Хәйри Ә. Сәхнәбезнең чишмә башы /Ә.Хәйри //Мәд. җомга. – 2006. –24 нояб.-1 дек. – Б.8.

Диндаров И. Зәңгәр ут һәм китап яктысы: [артистның Нурлат районы Күлбай-Мораса авылындагы музее һәм авыл китапханәсе тур.] /И.Диндаров //Ватаным Татарстан. – 2008. – 12 нояб.

Гыймранова Д. Бөек актер /Д.Гыймранова //Шәһри Казан. – 2003. – 20 июнь.

Илялова И. «Сәйяр»нең сөекле әткәсе /И.Илялова //Мәд. җомга. – 1996. – 31 май. – Б.17.


Кумысников X. Отец татарского театра /Х.Кумысников //Идель. – 2004. – № 3. – С.18-22; Сов. Татария. – 1986. – 20 мая.

Махмутов X. Основоположник татарского театра /Х.Махмутов //Сов. Татария. –1976. – 14 мая.

Хабибуллин Ф. Последний сайяр /Ф.Хабибуллин //Респ. Татарстан. – 2006. – 9 июня.

Салихов Р. Триумф и трагедия Габдуллы Кариева /Р.Салихов //Время и деньги. – 2005. – 25 марта.

Хайруллин А. Борец и просветитель /А.Хайруллин, Ф.Хабибуллин //Театр. жизнь. – 1986. – № 9. – С.25.

Такташ X. Исповедь любви: стихи и поэмы /Х.Такташ; пер. с татар.: Л.Мартынов и С.Северцев. – М.: Сов. Россия, 1985. – 176 с. – Старый актер.: Посвящается Кариеву. – С.55-56.


30 август Ибраһим Салахов

30 августа Ибрагим Салахов

1911-1998

Тууына 100 ел

100 лет со дня рождения

Танылган язучы Ибраһим Низами улы Салахов 1911 елның 30 августында хәзерге Казакъстан Республикасының Күкчәтау шәһәрендә эшче гаиләсендә туа. Аның әти-әнисе чыгышлары белән Татарстанның Балтач районыннан була.

Ибраһим башлангыч белемне мәдрәсәдә ала. Аннары Күкчәтаудагы җидееллык татар мәктәбендә укый. 1928 елда ул Казанга килеп, педагогия техникумына укырга керә. Шунда укыганда шигырьләре, әдәби парчалары белән көндәлек матбугатта чыгыш ясый башлый. 1931 елда техникумны тәмамлагач, И.Салахов республика газеталары редакцияләрендә эшли, 1932 елда армиягә алына. Армиядән кайткач, 1935-1937 елларда Казан дәүләт педагогия институтында белем ала. Шул чорда аның «Ярату» исемле пьесасы, «Дуэль» дигән повесте языла, «Постта» дигән шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. 1938 елда И.Салаховны, Кырымда авыру Галимҗан Ибраһимов белән очрашкан өчен, милләтчелектә гаепләп, кулга алалар. Ул ун елга хөкем ителә һәм репрессия чорының бөтен газапларын үз җилкәсендә татый.

1947 елда тоткынлыктан азат ителгәч тә И.Салаховка Казанга кайтырга да, Күкчәтауда торырга да, матбугатта иҗади хезмәтләре белән катнашырга да рөхсәт ителми. 1956 елда гына әдип тулысынча аклана.

И.Салахов тоткынлыктан кайтканнан бирле үзенең туган төбәгендә – Кызыл Яр авылында яшәп иҗат итә. Ул – шактый зур әдәби мирас калдырган каләм иясе. Әдип Казанда чыга торган матбугат басмалары белән даими элемтәдә яши, газета-журнал битләрендә хикәяләре, мәкаләләре белән катнаша, китаплары басылып чыга.

«Колыма хикәяләре» китабы өчен И.Салахов 1990 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була, 1992 елда аңа Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелә.

1991 елда И.Салахов Күкчәтау шәһәренең шәрәфле гражданины итеп игълан ителә, аңа Казакъстанның иң югары бүләге – «Парасат» («Алтын дуслык») ордены тапшырыла.

Язучы 1998 елның 7 июлендә Күкчәтау янәшәсендәге Кызыл Яр авылында вафат була, шул авыл зиратында җирләнә.


Признанный писатель Ибрагим Низамиевич Салахов родился 30 августа 1911 г. в г. Кокчетаве Казахстана в семье рабочего. Его родители были родом из Балтасинского района Татарстана.

Начальное образование Ибрагим получает в медресе, затем учится в семилетней татарской школе г. Кокчетава. В 1928 г. он поступает учиться в Казанский педагогический техникум. В годы учебы он принимает активное участие в литературной жизни города, регулярно публикует стихи и рассказы. Закончив техникум в 1931 г., И.Салахов некоторое время работает в редакциях республиканских газет. В 1932 г. его призывают служить в армию.

В 1935-1937 гг. И.Салахов учится в Казанском государственном педагогическом институте. В эти годы он создает пьесу «Ярату» и повесть «Дуэль», издается первая книга его стихов «На посту».

В 1938 г. И.Салахов за посещение в Крыму больного Галимджана Ибрагимова обвиняется в национализме и осуждается на десять лет сталинских лагерей.

После освобождения из лагеря в 1947 г И.Салахову долго не разрешается возвращаться в Казань, в Кокчетав, публиковать свои произведения.

Писатель был полностью реабилитирован только в 1956 г.

После возвращения из лагерей местом постоянного проживания писателя становится деревня Кызыл Яр, недалеко от г. Кокчетава. Он начинает плодотворную литературную деятельность, становится признанным мастером пера, оставившим большое творческое наследие. И.Салахов активно сотрудничает с казанскими газетами и журналами, на страницах которых периодически публикуются его рассказы, статьи

В 1990 г. за книгу «Черная Колыма» И.Салахов был удостоен Государственной премии Татарстана им. Г.Тукая, в 1992 г. ему присвоено почетное звание заслуженного работника культуры Татарстана.

В 1991 г. И.Салахов объявлен почетным гражданином г. Кокчетава, ему вручается самая большая государственная награда Казахстана – орден – «Парасат» («Золотая дружба»).

И.Салахов умер 8 июля 1998 г. в деревне Кызыл Яр, где и был захоронен.


Укырга тәкъдим итәбез:

Советуем прочитать:


Салахов И. Мәхәббәт картаямы?: повесть /И.Салахов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 103 б.

Салахов И. Имәннәр тамыр җәйгәндә: роман /И.Салахов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 455 б.

Салахов И. Колыма хикәяләре: фаҗига-хроника /И.Салахов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 256 б.

Салахов И. Сайланма әсәрләр /И.Салахов – Казан: ТаРИХ, 2002. – 447 б.


Салахов И. Черная Колыма: хроника одной трагической судьбы /И.Салахов; пер. с татар.: М.Зарипов. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1991. – 317 с.


Әдипләребез: биобиблиогр. белешмәлек: 2 томда: 1 том /[төз. Р.Н.Даутов, Р.Ф.Рахмани]. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – 751 б. – Ибраһим Салахов. – Б.314-317.

Даутов Р. Н. Совет Татарстаны язучылары: биобиблиогр. белешмә /Р.Н.Даутов, Н.Б.Нуруллина. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 639 б. – Ибраһим Салахов. – Б.410-511.

Минһаҗева Л. Ибраһим Салахов: (тормышы һәм эшчәнлеге) /Л.Минһаҗева – Казан: «Матбугат йорты» нәшр., 1999. – 176 б.

Гыйләҗев А. Илче /А.Гыйләҗев //Казан утлары. – 1991. – № 8. – Б.168-170.

Ахунов Г. Язмыштан узмыш /Г.Ахунов //Соц. Татарстан. – 1991. – 6 сент.

Галимуллин Ф. Сүнгән утлар кабынганда /Ф.Галимуллин //Татарстан хәбәрләре. – 1992. – 10 гыйнв.

Галимуллин Ф. Алсу таңнар телибез, аксакал! /Ф.Галимуллин //Шәһри Казан. – 1996. – 9 авг.

Минһаҗева Л. Язмыш хатасы микән?... /Л.Минһаҗева //Казан утлары. – 2001. – № 8. – Б.181-184.

Хуҗиәхмәт Ф. Тайгак кичүләрне кичкән ир /Ф.Хуҗиәхмәт //Мәд. җомга. – 2001. – 7 сент. – Б.12.

Әхмәдиева Л. Нигезен какшаттылар... /Л.Әхмәдиева //Казан утлары. – 1998. – № 4. – Б.175-178.

Яхина Р. Онытылмас хатирәләр /Р.Яхина //Шәһри Казан. – 1998. – 31 июль.

Сөләйманова Х. Хаклык кайда?: [«Колыма хикәяләре»н яңача өйрәнү] /Х.Сөләйманова //Мәгариф. –2002. – № 12. – Б.15-17.


Сафин М. Живая легенда Кокчетава /М.Сафин //Аргамак. – 1999. – № 1. – С.115-121.

Мустафин Р. Сквозная сердечная рана //Сов. Татария. – 1990. – 18 марта.


23 октябрь Фәхри Насретдинов

23 октября Фахри Насретдинов

1911-1986

Тууына 100 ел

100 лет со дня рождения


Фәхри Хөсәен улы Насретдинов – татар опера сәнгатенең иң күренекле вәкилләреннән берсе. Зөя (Свияжск) өязенең (хәзер Татарстан Республикасының Апас районы) Шәм-Балыкчы авылында крестьян гаиләсендә туа. 1928-1934 елларда Ф.Насретдинов Мәскәү күчмә татар эшче театрында артист булып эшли, бер үк вакытта Н.Г.Рубинштейн исемендәге Мәскәү музыка техникумында укый. Техникумны уңышлы тәмамлап, Ф.Насретдинов Мәскәү консерваториясе каршында ачылган Татар опера студиясенә укырга керә. Аны 1938 елда тәмамлагач, бер төркем композиторлар, җырчылар, музыкантлар белән Казанга кайта һәм кырык елдан артык М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында солист булып эшли.

Ф.Насретдинов чит ил, рус, татар композиторларының операларында һәм музыкаль комедияләрендә зур осталык белән дистәләгән онытылмас образлар иҗат итә. Ул Дж. Вердиның «Травиата», «Риголетто»сында Альфред, герцог Мантуанский, Ш.Гуноның «Фауст»ында Фауст, «Ромео һәм Джульетта»сында Ромео, П.Чайковскийның «Евгений Онегин» операсында Ленский һ.б. арияләрне башкарып, талантының гаҗәп бай үзенчәлекләрен күрсәтә. Аның татар композиторлары әсәрләрендәге төп партияләрне сәхнәдә беренче башкаручы булуы иҗатының мөһим үзенчәлеген тәшкил итә. Н.Җиһановның «Качкын», «Алтынчәч», «Түләк һәм Су-сылу» операларында Кирәмәт, Җик Мәргән һәм Урмай, Түләк, Җ.Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясендә Галимҗан, Кәрим бай һәм ул башкарган башка кайбер образлар музыка сәнгатебезнең алтын фондына керә.

Ф.Насретдинов концертларда актив катнаша, композиторларның җырларын, романсларын башкара, татар халык җырларын оста башкаруы белән дан казана.

Ф.Насретдиновка 1950 елда ТАССРның халык артисты, 1957 елда РСФСРның халык артисты дигән мактаулы исемнәр бирелә; 1959 елда ул Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Ф.Х.Насретдинов 1986 елның 4 октябрендә Казанда вафат була.


Фахри Хусаинович Насретдинов – один из ярких представителей татарского оперного искусства. Он родился 23 октября 1911 г. в деревне Шамбулыхчи Свияжского уезда Казанской губернии (ныне Апастовский район Республики Татарстан) в семье крестьянина. В 1928-1934 гг. – артист Московского передвижного татарского рабочего театра; одновременно учится в Московском музыкальном техникуме им. Н.Г.Рубинштейна. Получив диплом с отличием, Ф.Насретдинов поступает в Татарскую оперную студию при Московской консерватории, после окончания которой, в 1938 г. вместе с группой татарских композиторов, певцов и музыкантов едет в Казань. Он более сорока лет является ведущим солистом Татарского государственного театра оперы и балета им. М.Джалиля.

Основу обширного репертуара Ф.Насретдинова составляют лирические теноровые партии классического западно-европейского и русского оперного репертуара: Альфред, герцог Мантуанский («Травиата», «Риголетто» Дж. Верди), Фауст (Ш.Гуно), Ромео («Ромео и Джульетта» Ш.Гуно), Ленский («Евгений Онегин» П.Чайковского) и др. Особо важной областью его творчества является исполнение ведущих партий (в основном, в качестве первого исполнителя) в музыкально-сценических произведениях татарских композиторов, где он создает яркие, запоминающиеся образы Кирамета, Джика и Урмая, Туляка в операх «Качкын», «Алтынчеч», «Туляк и Су-слу» Н.Жиганова, Галимджана и Карим бая в музыкальной комедии «Башмачки» Дж. Файзи и др.

Ф.Насретдинов ведет активную концертную деятельность (в его репертуаре песни и романсы композиторов и классиков); прославляется как незаурядный исполнитель татарских народных песен.

Ф.Х.Насретдинову присвоены почетные звания народного артиста ТАССР (1950), РСФСР (1957); в 1959 г. он удостоен Государственной премии Татарстана им. Г.Тукая.

Ф.Х.Насретдинов умер 4 октября 1986 г. в Казани.


Укырга тәкъдим итәбез:

Советуем прочитать:


Хәйруллина З. Татар Карузосы /З.Хәйруллина //Шәһри Казан. – 2004. – 9 июль.

Закирова Г. «Зәңгәр күзләреңне яратам...» /Г.Закирова //Сөембикә. – 2003. – № 12. – Б.18-19.

Сәйфуллин Р. Сәнгатькә багышланган гомер /Р.Сәйфуллин //Шәһри Казан. – 2002. – 8 февр.

Галиуллина М. Операбыз йолдызы /М.Галиуллина //Шәһри Казан. – 2001. – 26 окт.

Бәширов Г. Моңнар дөньясында /Г.Бәширов //Шәһри Казан. – 1997. – 29 авг.

Хәйруллина З. Олы юллар моңы /З.Хәйруллина //Соц.Татарстан. – 1991. – 25 окт.

Зәйнашева Г. Бәхетле гомер / Г.Зәйнашева //Казан утлары. – 1971. – № 11. – Б.152–157.


Бахтиярова Ч. Насретдинов Фахри Хусаинович /Ч.Бахтиярова //Народные артисты. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1980. – С.419-425.

Бахтиярова Ч. Ф.Насретдинов /Ч.Бахтиярова //Ф.Насретдинов. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1957. – 28 с.


11 ноябрь Рөстәм Кутуй

11 ноября Рустем Кутуй

1936-2010

Тууына 75 ел

75 лет со дня рождения

Күренекле шагыйрь, прозаик һәм тәрҗемәче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рөстәм Гаделша улы Кутуй 1936 елның 11 ноябрендә Казан шәһәрендә, танылган язучы Гадел Кутуй гаиләсендә туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1955-1960 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында белем ала. Ул берникадәр вакыт Татарстан китап нәшриятында, аннары Казан телестудиясендә әдәби-драматик тапшырулар бүлегендә мөхәррир булып эшли. 1964 елдан ул профессиональ язучы, әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә. «Казан» журналы нәшер ителә башлагач, шушы басманың әдәбият-сәнгать бүлеге мөхәррире булып эшли.

Рөстәм Кутуй рус телендә иҗат итә. Аның беренче китабы – хикәяләр тупланган «Мальчишки» («Малайлар») җыентыгы – 1961 елда дөнья күрә. Бер елдан соң «Я иду по земле» («Мин җирдән барам») исемле шигырьләр җыентыгы нәшер ителә. Соңрак та әдип иҗатында проза һәм поэзия жанрлары даими рәвештә үрелеп бара. Казан һәм Мәскәү нәшриятларында әдипнең өч дистәдән артык китабы басылып чыга.

Р.Кутуй тәрҗемә өлкәсендә дә уңышлы эшли. Бик күп татар шагыйрьләренең һәм язучыларының әсәрләре аның тәрҗемәсендә рус укучысына барып ирешә. С.Хәким, Н.Арсланов, С.Баттал, Р.Фәйзуллин, Г.Кутуй, Ә.Еники һәм башка язучыларның роман-повестьлары аның тәрҗемәсендә рус телендә дөнья күрә. Әдипнең үз әсәрләре дә дөньяның төрле телләренә тәрҗемә ителә.

Р.Кутуй Татарстанда иҗат итүче яшьләргә дә аерым игътибар бирә. Аның ярдәмендә күп кенә яшь талантлы авторларның беренче әсәрләре басылып чыга.

2005 елда Р.Кутуй, әдәбиятка керткән өлеше һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен М.Горький исемендәге әдәби премия ала, ә 2009 елда «Профиль ветра» китабы өчен Г.Державин исемендәге Республика премиясенә лаек була.

Р.Кутуй 2010 елның 7 гыйнварында Казанда вафат була.


Видный писатель и переводчик, мастер современной прозы и поэзии, заслуженный работник культуры Татарстана Рустем Адельшевич Кутуй родился 11 ноября 1936 г. в Казани, в семье классика татарской литературы Аделя Кутуя. После окончания средней школы в 1955-1966 гг. учится на историко-филологическом факультете Казанского государственного университета. Некоторое время работает в Татарском книжном издательстве, затем – на Казанской студии телевидения редактором литературно-драматической редакции. С 1964 г. переходит на профессиональную писательскую работу. Когда начал издаваться журнал «Казань», Р.Кутуй назначается редактором отдела литературы и искусства этого издания.

Р.Кутуй пишет на русском языке. Первая книга его рассказов «Мальчишки» увидела свет в Татарском книжном издательстве в 1961 г. В 1962 г. выходит первый поэтический сборник «Я иду по земле». Всего разными издательствами Казани, Москвы и других городов было выпущено более тридцати книг его поэтических и прозаических сочинений.

Р.Кутуй является мастером художественного перевода. В переводе Р.Кутуя на русском языке были опубликованы сочинения известных татарских авторов – С.Хакима, Н.Арсланова, С.Баттала, Р.Файзуллина, А.Кутуя, А.Еники, а также произведения современных писателей. Его произведения также переведены на разные языки мира.

Особое внимание Р.Кутуй уделяет творческой молодежи Татарстана. Благодаря его поддержке состоялись первые публикации многих молодых талантливых авторов.

В 2005 г. за вклад в литературу и активную общественную деятельность Р.Кутуй удостаивается литературной премии им. М.Горького, в 2009 г. за книгу «Профиль ветра» – Республиканской премии им. Г.Державина.

Р.Кутуй умер в 2010 г. в Казани.


Укырга тәкъдим итәбез:

Советуем прочитать:


Кутуй Р. Булат Тимер турында баллада; Сөембикә манарасы; Казан ятиме турында баллада: шигырьләр /Р.Кутуй; Р.Зәйдулла, Ә.Рәшитов тәрҗ. //Казан утлары. – 2006. – № 11. – Б.63-68.

Кутуй Р. Казан ятиме турында баллада /Р.Кутуй; Р.Зәйдулла тәрҗ. //Идел. – 2006. – № 11. – Б.3-7.

Кутуй Р. Имәнлек; Кар астында зәңгәр ат: хикәяләр /Р.Кутуй; Ә.Гаффар тәрҗ. //Казан утлары. – 1993. – № 11. – Б.111-125.

Кутуй Р. Карт шагыйрь; Төз; Храм; Каргыш; Савыт; Туу (А.Тарковскийга): шигырьләр /Р.Кутуй; Р.Корбанов тәрҗ. //Татарстан. – 2001. – № 11. – Б.74-75.

Кутуй Р. Китү (Хәсән Туфан истәлегенә) /Р.Зәйдулла тәрҗ.; Кымыз; ...Корткалар җырлыйлар. Җырлыйлар корткалар... /Р.Кутуй; М.Әгъләм тәрҗ. //Казан утлары. – 2001. – № 8. – Б.111-115.

Кутуй Р. Төнге әкият; Кар бабай; Әкәм-төкәм һәм мин; Үгез; Йорт иясе: шигырьләр /Р.Кутуй; Разил Вәлиев тәрҗ. //Ялкын. – 1998. – № 11-12. – Б.14-15.


Кутуй Р. И слезы первые любви...: рассказы /Р.Кутуй. – М.: Мол. гвардия, 1985. – 295 с.

Кутуй Р.Одна осень: рассказы, повести /Р.Кутуй. – М.: Современник, 1985. – 428 с.

Кутуй Р. Такая жизнь: повести и рассказы /Р.Кутуй. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1986. – 494 с.: портр.

Кутуй Р. Свет в осиннике: рассказы, повесть /Р.Кутуй. – М.: Сов. Россия, 1988. – 352 с.

Кутуй Р. Песня вечерняя: стихи /Р.Кутуй. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1993. – 264 с.

Кутуй Р. Смеюсь, задыхаюсь и плачу: избр. произведения /Р.Кутуй. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1996. – 560 с.: портр.

Кутуй Р. Профиль ветра: стихи /Р.Кутуй. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2006. – 383 с.


Әдипләребез: биобиблиогр. белешмәлек: 2 томда: 1 том /[төз. Р.Н.Даутов, Р.Ф.Рахмани]. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – 751 б. – Рөстәм Кутуй. – Б.744-746.

Даутов Р.Н. Совет Татарстаны язучылары: биобиблиогр. белешмә /Р.Н.Даутов, Н.Б.Нуруллина. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 639 б. – Рөстәм Кутуй. – Б.260-262.

Фәйзуллин Р. Якты талант /Р.Фәйзуллин //Казан утлары. – 2006. – № 11. – Б.63-64.

Әгъләмов М. Кутуй – үзе бер дөнья ул /М.Әгъләмов //Казан утлары. – 1996. – № 11. – Б.139-141.

Әгъләмов М. Атадан бала яшь кала /М.Әгъләмов //Мәйдан. – 2005. – № 4. – Б.36-38.

Әгъләм М. Мин Кутуйны укыйм /М.Әгъләм //Шәһри Казан. – 1996. – 25 дек.

Рәшит Ә. Күңелгә сеңгән ихласлык /Ә.Рәшит //Шәһри Казан. – 2006. – 27 окт.

Зәйдулла Р. Котлы Кутуй /Р.Зәйдулла //Мәд. җомга. – 2006. – 10 нояб. – Б.14.


Мустафин Р. Силуэты: литературные портреты писателей Татарстана /Р.Мустафин. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2006. – 351 с. – Колдовское слово: раздумья о творчестве Рустема Кутуя. – С.286-297.

Волкова Н. Рустем Кутуй – обладатель премии им. Державина /Н.Волкова //Молодежь Татарстана. – 2009. – 16 июля. – С.3.

Арямнова В. Он продолжает верить в лучшее и любить жизнь /В.Арямнова //Респ. Татарстан. – 2006. – 17 нояб.

Чистяков В. Узелки на древе /В.Чистяков //Идель. – 1993. – № 6. – С.10-11.

Мустафин В. «Я – татарин. На имени этом клеймо...» /В.Мустафин //Веч. Казань. – 1990. – 20 февр.

Файзуллин Р. Щедрость мастера /Р.Файзуллин //Веч. Казань. – 1986. – 11 нояб.

Стрельникова О. Волшебный фонарь /О.Стрельникова //Респ. Татарстан. – 1994. – 6 апр.

Паушкин Г. Зрелость юности /Г.Паушкин //Казан. ведомости. – 1996. – 11 нояб.


26 ноябрь Николай Иванович Фешин

26 ноября 1911-1986

Тууына 100 ел

100 лет со дня рождения


Атаклы рәссам Николай Иванович Фешин 1881 елның 26 ноябрендә Казан шәһәрендә алтынлау, агачтан уеп рәсем ясау остаханәсе хуҗасы гаиләсендә туа. Ул әтисенең остаханәсендә рәсем ясый, уеп бизәк ясау белән шөгыльләнә. Әтисе малаеның кызыксынуын хуплый. Җәй айларында ул әтисенең осталары белән авылларга заказлар үтәргә чыга.

1895 елда Казанда Сәнгать мәктәбе ачыла. Н.Фешин шунда укырга керә. 1901 елда ул, мәктәпне иң яхшы тәмамлаучы буларак, Сәнгать академиясе каршындагы Югары сәнгать училищесына кабул ителә. Биредә ул И.Е.Репин остаханәсендә эшли. И.Е.Репин яшь рәссамның формалашуына зур йогынты ясый.

1908-1909 елларда Фешин авыл йолаларына, көнкүрешенә багышланган «Чирмеш туе» («Черемисская свадьба») һәм «Капустница» (1909 ел, диплом эше) дигән беренче зур полотноларын иҗат итә. «Капустница» картинасы өчен Н.Фешин рәссам исеме һәм чит илгә командировкага чыгу мөмкинлеге ала. Ул Германия, Франция һәм Италиядә була. Сәяхәттән кайткач Николай Иванович, 1909 елдан 1923 елга кадәр, Казан сәнгать мәктәбендә укыта. Ул натюрморт һәм натура классларын җитәкли, сәнгатьтә күренекле урын алган талантлы рәссамнар тәрбияли. Казанда Н.Фешин үзенең иң яхшы әсәрләрен иҗат итә. Ул бигрәк тә үзенә якын һәм таныш булган кешеләрнең гүзәл портретларын ясый. Аның хатын-кызлар һәм балалар – М.Евлампиева, Т.Попова, Быстрова, Варя Адоратская һәм кызы Иянең – портретлары аеруча кызыклы. Бу елларда Н.Фешин, портретлар белән беррәттән, халык тормышы күренешләренә багышланган «Яңгыр боткасы» («Обливание») һәм «Сугым сарае» («Бойня») дигән картиналарын да ясый.

Үзенең әсәрләре белән Н.И.Фешин бик күп Халыкара күргәзмәләрдә катнаша. Ун ел дәвамында (1912 елдан 1922 елга кадәр) ул передвижникларның (Россиядә XIX йөзнең икенче яртысында «сәйяр күргәзмәләр» дигән күргәзмәләрдә картиналары белән катнашкан художник-реалистлар) күргәзмәләре экспоненты була. 1916 елда ул Күчмә сәнгать күргәзмәләре ширкәтенә әгъза итеп сайлана. Шушы елда ук аңа Сәнгать академигы дигән исем бирәләр. Н.И.Фешин – Казан сәнгать мәктәбе педагоглары арасында Сәнгать академигы дигән исемгә лаек булган бердәнбер кеше.

Н.И.Фешинның сәламәтлеге начарлану, иҗатны тормышка ашырып булмаудан туган төшенкелек, киләчәкнең билгесезлеге алар гаиләсен 1923 елда чит илгә китәргә мәҗбүр итә. Америка Н.И.Фешинны рәссам буларак шунда ук кабул итә. Нью-Йоркта аны уңыш казану көтә, ул рус сәнгатенең иң әһәмиятле күргәзмәләрендә катнаша, Нью-Йорк, Бостон, Чикагоның иң дәрәҗәле галереяларында персональ экспозицияләрен оештыра.

Нью-Йоркта берничә ел яшәгәч, Н.И.Фешин Таоска күченә. Биредә ул үз проекты буенча төзелгән, үзе бизәгән йортта остаханә оештыра, иҗат белән күп шөгыльләнә. Сәнгатьнең барлык өлкәләрендә – нәкышь, рәсем, скульптура, агачны сырлауда – рәссамның индивидуальлеге тулысынча ачыла.

Н.И.Фешин 1955 елның 5 октябрендә Лос-Анжелеста вафат була.

Н.И.Фешин Америкада актив иҗади тормыш алып бара, биредә иң гүзәл әсәрләрен иҗат итә. Шулай булуга карамастан, ул рус рәссамы булып кала, һәм аның исеме һәрвакыт Казан белән бәйле, чөнки ул – үткән гасыр башында Казанда үзенең атаклы рәсем мәктәбен булдырган гаҗәеп талантлы классик. 1976 елда рәссамның васыяте буенча аның җәсәде, Казанга алып кайтылып, Арча кыры зиратында җирләнә. Рәссамның кызы И.Н.Фешина-Бренхам бүләккә әтисенең әсәрләрен, аның 1923 елдан соңгы тормышы турындагы кыйммәтле мәгълүматлар алып кайта. Н.И.Фешинның Казандагы картиналары рәссамның Россиядәге иң зур коллекциясен тәшкил итә. 2006 елда Казан сәнгать училищесына Н.И.Фешин исеме бирелә.


Знаменитый художник Николай Иванович Фешин родился 26 ноября 1881 г. в Казани в семье владельца позолотно-столярной мастерской. Мальчик находится под большим влиянием художественных интересов отца, в мастерской которого он рисует, занимается резьбой. В летнее время он вместе с мастеровыми отца выезжает в села для выполнения заказов.

В 1985 г. в Казани открывается Художественная школа. Н.Фешин поступает в эту школу. В 1901 г. он как лучший выпускник школы был принят в Высшее художественное училище при Академии художеств. Н.Фешин работает в мастерской у И.Е.Репина, оказавшего огромное влияние на формирование молодого художника.

В 1908-1909 гг. Н.Фешин создает свои первые большие полотна талантлы классик. а.

«Черемисская свадьба» и «Капустница» (1909 г., дипломная работа), посвященные деревенским обычаям и быту. За картину «Капустница» Фешин получает звание художника и заграничную командировку. Он посещает Германию, Францию и Италию. После заграничного путешествия Н.Фешин с 1909 г. по 1923 г. преподает в Казанской художественной школе: руководит натюрмортным и натурным классами, воспитывает талантливых художников. В Казани Н.Фешин создает свои лучшие произведения, среди которых большое количество прекрасных портретов, в основном, близких и знакомых ему людей. Особенно интересны его женские и детские портреты – М.Евлампиевой, Т.Поповой, Быстровой, Вари Адоратской и дочери Ии. Наряду с портретами Н.Фешин создает в эти годы и жанровые полотна – «Обливание» и «Бойня», посвященные сценам из народной жизни.

Свои работы Н.И.Фешин представляет на многих Международных выставках. В течение десяти лет (с 1912 по 1922 гг.) он является экспонентом передвижных выставок. В 1916 г. избирается в члены Товарищества передвижных художественных выставок. В этом же году ему было присвоено звание академика живописи. Н.Фешин является единственным художником среди педагогов Казанской художественной школы, получивших это высокое звание.

Слабое здоровье Н.И.Фешина, депрессия от невозможности творческой реализации, неясность будущего заставляют его уехать за границу. В 1923 г. он с семьей уезжает в Америку. В Нью-Йорке его ждет успех, он выставляется на самых значительных выставках русского искусства, устраивает персональные экспозиции в самых престижных галереях Нью-Йорка, Бостона, Чикаго.

После нескольких лет проживания в Нью-Йорке Н.И.Фешин переселяется в Таос, где в доме, построенном по собственному проекту и украшенном его резьбой, устраивает мастерскую, в которой много работает. Индивидуальность художника полноценно раскрывалась во всех областях художественного творчества – в живописи, рисунке, скульптуре, резьбе по дереву.

Н.И.Фешин умер 5 октября 1955 г. в Лос-Анжелесе.

Н.И.Фешин прожил в США чрезвычайно активную творческую жизнь, здесь было создано немало истинных шедевров. Тем не менее он остается русским художником, его имя навсегда связано с Казанью как создателя знаменитой художественной школы. В 1976 г., согласно завещанию, прах Н.И.Фешина был перезахоронен на Арском кладбище г.Казани. Дочь художника Н.И.Фешина – Бренхам подарила городу Казани картины своего отца и документы о его жизни в эмиграции.

Сегодня полотна Н.И.Фешина в Казани составляют крупнейшую коллекцию его работ в России. С 2006 г. Казанское художественное училище, где он учился и работал, носит его имя.