Дарь знаменательных и памятных дат. 2011 /Татарстан Респ

Вид материалаДокументы

Содержание


Ширьяздан Мухаметжанович Сарымсаков
Габдулла Кариев
Габдулла Кариев
Подобный материал:
1   2   3   4   5   6   7
Укырга тәкъдим итәбез:

Советуем прочитать:


Габдулла Тукай: библиогр. күрсәткеч. 1956-1970 /[төз. Л.Хәйдәрова, Н.Әхмәтҗанова]=Габдулла Тукай: библиогр. указ. 1956-1970 /[сост. Л.Хайдарова, Н.Ахметзянова]. – Казан: Казан ун-ты нәшр., 1974. – 116 б. – Текст татар, рус телләрендә.

Тукай Г. Әсәрләр: биш томда /Г.Тукай. – Казан: Татар кит. нәшр., 1985–1986.

Т.1. Шигырьләр. Поэмалар (1901-1908) /[кереш сүз язучы Г.Халит]. –1985. – 408 б.

Т.2. Шигырьләр. Поэмалар (1909-1913). – 1985. – 400 б.

Т.З. Проза. Публицистика (1904-1906) – 1985. – 392 б.

Т.4. Проза. Публицистика (1907-1913). – 1985. – 352 б.

Т.5. Истәлекләр: юлъязмалар, хатлар. Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902-1913). – 1986. – 368 б.

Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда /Г.Тукай. – Казан: Татар кит. нәшр., 2006.

Т.1: Шигырьләр, поэмалар /[кереш сүз язучы Н.Хисамов]. – 2006.– 271 б.

Т.2: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар. – 2006. – 383 б.

Тукай Г. Сайланма әсәрләр: шигырьләр һәм мәкаләләр /Г.Тукай. – Анкара: ТөРКСОЙ, 2006. – 399 б. – Татар һәм төрек телләрендә.

Тукай Г. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр /Г.Тукай; [кереш сүз авт. Ф.Бәшир]. – Казан: Татар кит. нәшр., 2003. – 479 б.: портр.

Тукай Г. Сайланма әсәрләр: шагыйрь турында истәлекләр /Г.Тукай; [кереш сүз авт. Ф.Галимуллин]. – Казан: ТаРИХ, 2002. – 512 б.: портр.

Тукай Г. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, мәсәлләр, поэмалар /Г.Тукай. – Казан: Татар кит. нәшр., 1996. – 192 б.

Тукай Г. Безнең гаилә /Г.Тукай; [төз. Н.Газизова]. – Казан: Раннур, 2001. –176 б.: рәс.

Тукай Г. И мөкатдәс моңлы сазым...: шигырьләр /Г.Тукай. – Казан: Мәга­риф, 1999. – 143 б.: портр. – Текст парал.: татар. һәм рус телләрендә

Тукай Г. Сагыныр вакытлар: балалар өчен шигырьләр, шигъри әкиятләр, автобиографик повесть /Г.Тукай. – Казан: Мәгариф, 2006. – 207 б.: рәс.б-н. – Текст парал.: татар. һәм рус телләрендә.

Тукай Г. Шүрәле: әкият-поэма /Г.Тукай; [төз. Ф.Әхмәтова-Урманче, Р.Корбан]. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 99 б. – Текст: татар, башк., үзб., уйгур, казакъ, төрек, фарсы, гарәп, таҗик, рус, венгр, инглиз, немец, фр., кытай телләрендә бирелгән.

Тукай Г. Туган тел: Г.Тукай шигырьләренә халык һәм татар ком­позиторларының көйләре /Г.Тукай; [төз. Ф.Әхмәтов]. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 84 б.: ноталы.

Тукай Г. Туган җиремә: Г.Тукай сүз. җырлар /Г.Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 58 б.


Тукай Г. Избранное /Г.Тукай. – Казань: Магариф, 2008. – 223 с.

Тукай Г. (Тукаев Г.М.) Избранное: стихи и поэмы /Г.Тукай (М.Г.Тукаев). – Казань: Татар. кн. изд-во, 2006. – 191 с.

Тукай Г. Избранное /Г.Тукай. – Казань: Магариф, 2006. – 239 с.

Тукай Г. Путеводная звезда: избранное /Г.Тукай. – Казань: Таглимат, 2006. – 198 с. – Текст парал. : на рус. и татар. яз.

Тукай Г. Избранная проза /Г.Тукай; [пер. с татар.; авт. предисл. М.Рафиков]. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1992. – 128 с.

Тукай Г. Избранное: стихотворения, поэмы, сказки, стихотворения для детей /Г.Тукай; пер. с татар. – М.: Худож. лит., 1986. – 239 с.: портр.

Тукай Г. Стихотворения и поэмы: автобиографическая проза /Г.Тукай; пер. с татар.: В.Думаева-Валиева. – М.: Инсан, 2003. – 159 с.

Тукай Г. Стихотворения и поэмы /Г.Тукай; пер. с татар. – Л.: Сов. писатель, 1988. – 432 с.

Тукай Г. Стихотворения, поэмы и сказки /Г.Тукай; пер. с татар.; [сост. В.Ганиев, Р.Бухараев; предисл. С.Хакима]. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1986. – 415 с.


Әдипләребез: биобиблиогр. белешмәлек: 2 томда: Т.2 /[төз. Р.Н.Даутов, Р.Ф.Рахмани]. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – 735 б. – Габдулла Тукай. – Б.446-448.

Габдулла Тукай: Тормыш һәм иҗат елъязмасы /[төз. Ә.Х.Алиева, Ф.И.Ибраһимова]. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 269 б.

Тукай турында истәлекләр /[төз. И.Нуруллин, Р.Якупов]. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. –256 б.: портр.

Нуруллин И. Моңлы саз чыңнары: Тукай турында док. роман /И.Нуруллин. – Төзәт. һәм тулыл. 2-нче басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 272 б.

Габдулла Тукай: фотоальбом /[төз., фоторәсемнәр авт. З.Г.Бәширов; текст авт. М. Мәһдиев; русчага тәрҗ. М.Рафиков]. – Казан: Татар. кит.нәшр., 1986. – 240 б.

Тукай һәм XX гасыр мәдәнияте=Тукай и духовная куль­тура XX века: шагыйрьнең 110 еллыгына багышланган халыкара конф. материаллары: материалы науч. конф., посвящ. 110-летию со дня рождения /[төз. Ф.Бәширов]. – Казан: ИЯЛИ АНТ, 1997. – 324 б.

Гафиятуллина Н. XX гасыр татар шигъриятендә Тукай /Н.Гафиятуллина. – Казан: Матбугат йорты, 2002. – 152 б.

Халит Г. Габдулла Тукай /Г.Халит //Татар әдәбияты тарихы: алты томда: т.3.: XX гасыр башы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – Б.104-150.

Галиуллин К.Р. Габдулла Тукай: шигърият теле: сүзлек: ике китапта //К.Р.Галиуллин, Р.Н.Кәримуллина. – Казан: Мәгариф, 2009.

1 кит. – 2009. – 503 б. – Татар һәм рус телләрендә.

2 кит. – 2009. – 527 б. – Татар. һәм рус телләрендә.

Габдулла Тукай: мәктәп укучысына ярдәмлек /[төз. Н.Газизова; кереш сүз авт. М.Хәсәнов, Р.Башкуров]. – Казан: Раннур, 2001. – 384 6.

Галиуллин Т.Н. Шигърият баскычлары: әдәби тәнкыйть мәкаләләре /Т.Н.Галиуллин. – Казан: Мәгариф, 2002. – 231 б. – Тукай һәм XX гасыр татар шигърияте. – Б.20-27; Тукай шигырьләрен яңадан укыганда. – Б.28-46.

Миннегулов X. Дөньяда сүземез бар...: (мәкаләләр, чы­гышлар, юлъязмалар) /Х.Миннегулов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – 336 б. – Тукай һәм Урта гасыр әдәбияты. – Б.148-169.

Хисамов Н. Хәтер сагында: әдәби-фәнни мәкаләләр, иҗат портретлары һәм публицистика /Н.Хисамов. – Казан: Мәгариф, 2004. – 641 б. – Тукай – яңа гасыр шигъриятенә нигез салучы («XX йөз татар әдәбияты» циклыннан радиоәңгәмә). – Б.252-261; Некоторые трудности в постижении лирики Тукая. С.261-267; Тукайның шигъри фикерләвендә шәркый сурәтләр. – Б.268-272; Тукай һәм Аурупа шигърияте. – Б.273-278; Тукай шигъриятендә һөҗүм. – Б.278-285; Тукайга якынаю. – Б.285-295.

Гыйләҗев Т. Әдәби мирас: тарих һәм заман /Т.Гыйләҗев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 206 б. – Габдулла Тукай: әдәби мирасы һәм заман. – Б.13-86.

Бакый Урманче иҗатында Габдулла Тукай: альбом /[төз. Ф.Әхмәтова–Урманче]. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 207 б.: рәс. б-н. – Текст татар һәм рус телендә.

Батулла Р. Кылдан нечкә, кылычтан үткен: кыйсса /Р.Батулла. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 143 б.

Тукай…: дөнья халыклары Тукай турында /[төз. Р.Акъегет]. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 222 б.

Гариф М. Мәңгелек мәхәббәт: Тукай белән Зәйтүнә хикәяте /М.Гариф; [кереш сүз авт. З.Рәмиев]. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 34 б. рәс. б-н.

Хисамов Н. Шигърияттә Тукай феномены /Н.Хисамов; Тукай турында шагыйрьләр; Тукай турында олуг шәхесләр; Галиуллин Т. «Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь» /Т.Галиуллин; Ганиева Р. Тукайның «Золым» шигырен укыганда /Р.Ганиева; Миңнегулов Х. Еракта да якын Тукай /Х.Миңнегулов; Әдәбият өлкәсендә Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары (1958-2005) //Казан утлары. – 2006. – № 4. – Б.11-16, 18, 59-65, 68-72, 99, 104-111, 114, 117-121.

Бәшәр Р. И мөкатдәс моңлы сазым…/Р.Бәшәр; Галаева И. Мең мәртәбә хаклы син, Тукай! /И.Галаева //Мәйдан. – 2006. – № 4. – Б.33-47; 48-49.

Галиуллин Т. Без Тукайлы шигърият: (Тукай һәм хәзерге татар поэзиясе) /Т.Галиуллин; Заһидуллина Д. Шагыйрь иҗатын өйрәнүгә яңача караш /Д.Заһидуллина; Исламов Ф. Тукай образы – әдәбиятта һәм сәнгатьтә /Ф.Исламов; Вафин Р. «Бәйрәм бүген!»: (әдәби-музыкаль кичә) /Р.Вафин //Мәгариф. – 2006. – № 4. – Б.7-14; 61-62; 88-89.

«И мөкатдәс моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз…» Г.Тукайның (1886-1913) тууына 120 ел уңаеннан: күргәзмә кат-гы /ТР Милли китапханәсе; [төз.Л.П.Юревич]. – Казан: Милли китап, 2007. – 59 б. – Татар. һәм рус телләрендә.


Габдулла Тукай. Тукай балачагының сагышлары һәм шатлыклары [Кинофильм] /ТНВ Татарстан. – Казан: ТНВ, 2009. – 1 электрон. опт. диск. (DVD-ROM): зв., цв. + 1 бр. [23 б.]. – («Ватандашлар» циклы фильмнарының алтын коллекциясе; диск 37). – 50 дисктан торган серия. – Татар тел.

Тукайның шигъри ватаны [Кинофильм] /ТНВ Татарстан. – Казан: ТНВ, 2009. – 1 электрон. опт. диск. (DVD-ROM): зв., цв. + 1 бр. [23 б.]. – («Ватандашлар» циклы фильмнарының алтын коллекциясе; диск 38). – 50 дисктан торган серия. – Татар тел.


Нуруллин И. Тукай /И.Нуруллин; авториз. пер. с татар. Р.Фиша. – М.: Молодая гвардия, 1977. – 240 с.: ил., портр. (Жизнь замечат. людей).

Халит Г. Габдулла Тукай /Г.Халит //История татарской литературы нового времени (ХIХ – начало XX в.). – Казань: Фикер, 2003. – С.248-265.

Поэт свободы и правды: материалы Всесоюз. науч. конф. и юбилейных торжеств, посвященных 100-летию со дня рождения Габдуллы Тукая. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1990. – 344 с.

Слово о Тукае: писатели и ученые о татарском народном поэте /сост. Ф.М. Зулькарнаев. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1986. – 431 с.

Творчество Тукая в контексте евразийской культуры: материалы конф. – Казань: Фикер, 2002. – 176 с. – Текст на рус. и татар. яз.

Валеев Р. Заботы света: роман /Р.Валеев. – М.: Сов. писатель, 1986. – 390 с.

Мустафин Р.А. Силуэты: лит. портреты писателей Татарстана /Р.А.Мустафин. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2006. – 351 с. – Раздумья о Тукае. – С.40-53.

Мустафин Р. «Негасимое созвездье: Пушкин, Лермонтов, Тукай...» /Р.Мустафин; Харис Р. Гениален ли Тукай? /Р.Харис; Хисамов Н. Тукай: величие и трагедия /Н.Хисамов; Гарипова Х. «Здесь я глаза раскрыл...» /Н.Хисамов; Абузяров Р. Поэт Евразии /Р.Абузяров; Дахер О. Связ с родиной наладили благодаря Тукаю /О.Дахер; Ганиева Р. Габдулла Тукай в контексте мировой литературы /Р.Ганиева; Мамытов С. Гордость Востока /С.Мамытов; Онар М. «Тукай – символ величия татарского народа» /М.Онар; Сибгатуллин А. Тукай точка ру /А.Сибгатуллин //Татарстан. – 2006. – № 4. – С. 30-39, 42-54; 58-59. – Рус., татар.

Гимадетдинов Н. Стихи звучат напевам саза /Н.Гимадетдинов //Рос. газ. – 2006. – 26 апр. – С.6.


Габдулла Тукай [Видеозапись]. Т.1: о Тукае. – Казань: Мастер, 2006. – 1 электрон. опт. диск. (DVD-ROM) (183 мин.), стерео. – Текст на рус., татар., англ. и нем. яз.

Габдулла Тукай [Видеозапись]. Т.2: стихи. – Казань: Мастер, 2006. – 1 электрон. опт. диск. (DVD-ROM) (143 мин.), стерео. – Текст на рус., татар., англ. и нем. яз.

Габдулла Тукай. Печали и радости Тукаева детства [Кинофильм] /ТНВ Татарстан. – Казань: ТНВ, 2009. – 1 электрон. опт. диск. (DVD-ROM): зв., цв. + 1 бр. [23 с.]. – (Золотая коллекция фильмов цикла «Соотечественники»; диск 37). – Серия из 50 дисков в картон. подароч. кор.

Поэтическая родина Тукая [Кинофильм] /ТНВ Татарстан. – Казань: ТНВ, 2009. – 1 электрон. опт. диск. (DVD-ROM): зв., цв. + 1 бр. [23 с.]. – (Золотая коллекция фильмов цикла «Соотечественники»; диск 37). – Серия из 50 дисков в картон. подароч. кор.


12 май Ширияздан Сарымсаков

12 мая Ширьяздан Сарымсаков

1911-1999

Тууына 100 ел

100 лет со дня рождения


Режиссер, актер, педагог Ширияздан Мөхәммәтҗан улы Сарымсаков 1911 елның 12 маенда Казакъстандагы Акмулла өязенең Атбасар шәһәрендә туа. Башлангыч белем алгач, ул Казанга килә һәм 1928 елда Татар театр техникумына укырга керә, 1930 елда аны тәмамлагач, Мәскәүдәге Үзәк театр техникумында укый. Бер елдан яңа ачылган Дәүләт театр сәнгате институтына (ГИТИС) күчә һәм, 1936 елда институтның режиссерлык факультетын тәмамлап, Казанга эшкә кайта. 1966 елга кадәр ул Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында режиссер булып эшли; 1942-1943 ел сезонында һәм 1952-1958 елларда театрның баш режиссеры вазыйфасын үти.

Татар дәүләт академия театрында утыз ел эшләү дәверендә Ш.Сарымсаков татар, рус һәм чит ил драматургларының җитмештән артык пьесасын сәхнәгә куя. Аның тарафыннан сәхнәләштерелгән Н.Гогольнең «Ревизор», А.Островскийның «Төшемле урын», М.Горькийның «Вәхшиләр», Н.Погодинның «Мылтыклы кеше», М.Әблиевнең «Шәмсекамәр», К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл», Ә.Фәйзинең «Тукай», Т.Гыйззәтнең «Шомлы көннәр», «Чаткылар» спектакльләре татар театры тарихында күренекле урын алалар. Аңа ТАССРның, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелә.

1958 елда К.Тинчурин пьесасы буенча куелган «Җилкәнсезләр» спектакле өчен Ш.Сарымсаковка республикада беренчеләрдән булып Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә.

Ш.М.Сарымсаков төрле елларда М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Н.Җиһановның «Ирек», М.Мозаффаровның «Галиябану», Җ.Фәйзинең «Башмагым» һәм «Тапшырылмаган хатлар» музыкаль спектакльләрен сәхнәгә куя, Казан киностудиясендә «Салих Сәйдәшев», «Туган як моңнары» фильмнарын иҗат итә.

Ш.Сарымсаков педагогик эшчәнлек алып бара – 20 ел дәвамында Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының режиссура кафедрасын җитәкли.

Ш.М.Сарымсаков 1999 елның 30 сентябрендә Казанда вафат була.


Режиссер, актер, педагог Ширьяздан Мухаметжанович Сарымсаков родился 12 мая 1911 г. в городе Атбасар Акмолинского уезда Казахстана. Получив начальное образование, он приезжает в Казань, в 1928 г. поступает учиться в Татарский театральный техникум. Закончив техникум в 1930 г., Ш.Сарымсаков учится в Центральном театральном техникуме в Москве, через год переводится во вновь открытое учебное заведение – Государственный институт театрального искусства и, закончив в 1936 г. режиссерский факультет, возвращается в Казань. До 1966 г. работает режиссером в Татарском государственном академическом театре им. Г.Камала; в 1942-1943 и 1952-1958 гг. исполняет обязанности главного режиссера.

За 30 лет профессиональной деятельности в Татарском государственном академическом театре Ш.Сарымсаков осуществляет постановки более 70 пьес татарских, русских и зарубежных драматургов. Спектакли, поставленные режиссером «Ревизор» Н.Гоголя, «Доходное место» А.Островского, «Варвары» М.Горького, «Человек с ружьем» Н.Погодина, «Шамсикамар» М.Аблиева, «Голубая шаль» К.Тинчурина, «Тукай» А.Файзи. «Искры» Т.Гиззата и другие занимают достойное место в истории татарского театра.

Ш.Сарымсакову присуждаются почетные звания заслуженного деятеля искусств ТАССР и РСФСР. В 1958 г. он одним из первых в республике был удостоен Государственной премии Татарстана им. Г.Тукая за спектакль «Без ветрил» по пьесе К.Тинчурина.

В Татарском государственном театре оперы и балета им. М.Джалиля Ш.Сарымсаков в разные годы ставит оперу «Свобода» Н.Жиганова, музыкальные спектакли «Галиябану» М.Музаффарова, «Башмачки» и «Неотосланные письма» Дж. Файзи. На Казанской студии кинохроники создает фильмы «Салих Сайдашев» и «Напевы родной стороны».

Ш.М.Сарымсаков занимается педагогической деятельностью, в течение двадцати лет руководит кафедрой режиссуры и актерского мастерства в Казанском университете культуры и искусств.

Ш.М.Сарымсаков умер 30 сентября 1999 г.


Укырга тәкъдим итәбез:

Советуем прочитать:


Арсланов М.Г. Татар театры: режиссерлар һәм драматурглар /М.Г.Арсланов. – Казан: Мәгариф, 2008. – 387 б.: фото. – Сәхнәбезнең олуг таланты Ширияздан Сарымсаков. – Б.128-140.

Арсланов Г. Ул сәхнәдә һәрчак җитди кеше иде /Г.Арсланов //Мәд. җомга. – 2001. – 1 июнь. – Б.14.

Гәрәева Н. Истә, һаман да истә... /Н.Гәрәева //Шәһри Казан. – 2005. – 14 окт.

Шакирҗан Л. Сәнгатьтәге Арслан /Л.Шакирҗан //Шәһри Казан. – 2001. – 11 май.

Арсланов Г. Халык улы /Г.Арсланов //Казан утлары. – 1991. – № 7. – Б.178-180.

Гобәйдуллина Ә. Ширияздан Сарымсаковка 70 яшь /Ә.Гобәйдуллина //Казан утлары. – 1981. – № 5. – Б.182-183.


Арсланов Г. Режиссер Ширьяздан Сарымсаков /Г.Арсланов. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2004. – 222 с.

Сарымсаков Ш. Лишь трагедия – настоящее /Ш.Сарымсаков; беседу вела Р.Даутова //Веч.Казань. – 1996. – 26 нояб.


20 май Габдулла Кариев

20 мая 1886-1920

Тууына 125 ел

125 лет со дня рождения


Актер һәм режиссер, татар профессиональ театрына ни­гез салучыларның берсе Габдулла Кариев (Миңлебай Хәйрул­ла улы Хәйруллин) 1886 елның 20 маенда элекке Чистай өязе (хәзер Татарстанның Нурлат районы) Күлбай-Мораса авылында туа. Мәдрәсәдә укыганда ул сәләтле, зирәк шәкерт була. Унике яшендә үк Коръәнне яттан белә. Аны Уральск шәһәрен­дәге мәдрәсәгә укырга җибәрәләр. Биредә ул Г.Тукай белән дуслаша һәм аралаша. 1907 елда Түбән Новгород шәһәренә килгәч, Г.Кариев, И.Кудашев-Ашказарский җитәкләгән күчмә татар театр труппасы куйган спектакльләрне караганнан соң, үзе теләп әлеге коллективка кушыла. Бераздан аны труппа­ның җитәкчесе итеп сайлыйлар. Труппага, күчеп йөрүенә бәйле рәвештә, «Сәйяр» исеме бирелә.

«Сәйяр»нең киләчәктәге эшчәнлеге тулысынча Г.Кари­ев исеме белән бәйле. Труппа акрынлап көч туплый һәм 1917 елның октябренә кадәрге чорда төп профес­сиональ татар театр коллективы булып формалаша, ә аның җитәкчесе үзен оста оештыручы, коллективның тәрбиячесе, талантлы режиссер һәм актер итеп күрсәтә.

Үзенең эшчәнлегендә Г.Кариев беренче көннәрдән үк алдынгы демократик милли театр оештырырга омтыла. Ул те­атрны халыкка белем бирүче, рухи яктан тәрбияләүче итеп са­ный һәм репертуарга халыкның тормышын, уй-кичерешләрен, кайгы-шатлыкларын чагылдырган спектакльләрне кертә. Ул алдынгы фикерле драматурглар – Г.Камал, Ф.Әмирхан, Г.Коләхмәтов, Г.Исхакый – белән якыннан аралаша һәм аларның әсәрләрен сәхнәгә куя. Бигрәк тә Г.Камалның сатирик коме­дияләрендә күп кенә артистларның, бигрәк тә Г.Кариевның, таланты тагын да яктырак ачыла.

«Сәйяр» труппасы күчмә хәлдә яши, ел буе диярлек илнең төрле төбәкләре буйлап гастрольләрдә йөри. 1912 елның кышында труппа Казанга кай­тып, стационарга күчә. Кариевка труппаны яңа иҗат биеклек­ләренә күтәрергә, бай репертуарда артистларның сәләтен ту­лырак ачарга, режиссураны ныклы нигездә корырга мөмкин­лек туа. Ул репертуарны рус һәм чит ил классик әсәрләренең тәрҗемәләре белән баетуга да зур игътибар бирә.

1915-1918 еллар – Г.Кариев иҗатының чәчәк аткан вакыты. Ул драматурглар белән тагын да активрак эшли, иң яхшы пьесаларга беренче тапкыр конкурс игълан итә, те­атрны үстерү, камилләштерү өчен төрле мөмкинлекләрдән фай­далана.

Г.Кариев шулай ук сәләтле сахнә көчләре туплау, үз про­фессиясенең бөтен нечкәлекләренә төшенгән артистлар тәрби­яләү юнәлешендәге эшне туктаусыз алып бара. Аның кул ас­тыңда Г.Болгарская, Н.Арапова, Ф.Ильская, Камал I, З.Солтанов кебек зур талантлар тәрбияләнә. Г.Кариевның күпкырлы эшчәнлегендә актерлыгы үзенчәлекле урын алып тора.

Г.Кариев бөтен барлыгы белән җир кешесе, реалист ак­тер була. Ул – татар сәхнәсендә реалистик уен алымын форма­лаштырган, реализмны югары баскычка күтәргән оста.

Г.Кариевның актерлык эшчәнлеге катлаулы үсеш баскыч­лары кичерә, ул сәхнәдә беренче адымнарын иң гади персо­нажлардан башлап, сатирик комедияләрдә, психологик драмаларда, киң масштаблы трагедияләрдә төп шәхесләрне оста гәүдәләндерү югарылыгына күтәрелә. Үзенең уен алымнары белән Г.Кариев бик күп артистларга үрнәк була.

Г.Кариев 1920 елның 28 гыйнварыңда вафат була.


Актер и режиссер, один из основателей профессионального татарского театра Габдулла Кариев (Миннибай Хайруллович Хайруллин) родился 20 мая 1886 г. в деревне Кульбаево-Мараса Чистопольского уезда (ныне Нурлатский район Татарстана). Уже в медресе он проявляет большие способности: в 12 лет читает наизусть Коран. Для дальнейшего образования юношу отправляют в г. Уральск. Здесь он встречается с Г.Ту­каем, между ними завязывается большая дружба.

В 1907 г. в Нижнем Новгороде Г.Кариев посещает спектакли небольшой передвижной татарской труппы И.Кудашева-Ашказарского, а вскоре становится ее участником. В дальнейшем избирается руководителем труппы, которая позже будет названа Г.Тукаем «Сайяр» («Странствующая»).

В последующие годы работа труппы «Сайяр» полностью связана с именем Г.Кариева. Труппа постепенно набирает силы и становится ведущим профессиональным татарским театральным коллективом дооктябрьского периода, а ее руководитель проявляет себя как умелый организатор, воспитатель коллектива, талантливый режиссер и актер.

Г.Кариев с первых дней стремится к созданию передового, демократического национального театра. Он считает его средством просвещения и воспитания народа, что во многом определило репертуарную политику. Для осуществления своих замыслов он устанавливает тесную связь с такими драматургами, как Г.Камал, Ф.Амирхан, Г.Кулахметов, Г.Исхаки, активно ставит их произведения. Особенно привлекают театр сатирические комедии Г.Камала. Именно в комедийных спектаклях этого периода ярко раскрывается талант многих татарских актеров, в том числе и самого Г.Кариева. Наряду с оригинальной драматургией Г.Кариев большое внимание обращает на обогащение репертуара переводами лучших произведений русской и зарубежной классики.

«Сайяр» почти круглый год гастролирует по стране, а с 1912 г. в зимние месяцы он переходит на стационарную работу в Казани.

1915 – 1918 гг. – является периодом наивысшего расцвета творческой жизни Г.Кариева. Он еще активнее работает с драматургами, объявляет конкурс на лучшие пьесы. Г.Кариев исполняет в театре самые ответственные роли, прочно завоевывая умы и сердца зрителей. Классика помогает наиболее полно раскрыться разностороннему таланту актера.

Габдулла Кариев – актер реалистического направления, обладающий даром импровизации. Своих героев он берет из жизни, создает конкретные, в то же время обобщенные, типичные образы той или иной эпохи. Всю жизнь кропотливо работает над оттачиванием актерского мастерства.

Много внимания Г.Кариев уделяет профессиональному становлению актеров: воспитывает целую плеяду великолепных актеров, создавших славу татарского театра.

Г.Кариев умер 28 января 1920 г.