Дарь знаменательных и памятных дат. 2011 /Татарстан Респ
Вид материала | Документы |
СодержаниеНазиб Гаязович Жиганов Габдулла Мухамметгарифович Тукай |
- Знаменательных и памятных дат, 4544.59kb.
- Всякий век должен довольствоваться своими талантами… (календарь памятных и знаменательных, 284.02kb.
- Знаменательных и памятных дат, 588.7kb.
- Знаменательных и памятных дат, 1047.53kb.
- Календарь знаменательных и памятных дат на 2011-2012 учебный год, 342.55kb.
- Календарь знаменательных и памятных дат, 794.34kb.
- «Календарь знаменательных и памятных дат на 2012 год», 667.09kb.
- Республики Хакасия гук рх «Национальная библиотека им. Н. Г. Доможакова» Хакасия 2009, 750.88kb.
- Календарь знаменательных и памятных дат, 594.5kb.
- Му межпоселенческая центральная библиотека имени, 637.51kb.
Советуем прочитать:
Илялова И. Наил Әюпов: иҗат портретына штрихлар /И.Илялова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 72 б.: фотолар б-н.
Илялова И. Г.Камал театры артистлары: биогр. белешмәлек. – Тулыл. икенче басма=Артисты театра им. Г.Камала: биогр. справочник. – 2-ое изд., доп /И.Илялова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – Б.226-227.
Илялова И. Халык артисты /И.Илялова //Баһаутдинов Ф.Н. Без Мөслим балалары: күренекле райондашларыбыз турында язмалар /Ф.Н.Баһаутдинов. – Казан: Идел-Пресс нәшр., 2006. – Б.404-406.
Әюпов Н. Артист ул сер булып калырга тиеш /Н.Әюпов; [әңгәмәдәш Л.Хәбибуллина] //Шәһри Казан. – 2006. – 10 февр.
Әюп Н. Адашканга маяк булсын дип... /Н.Әюп; [әңгәмәдәш Батулла] //Мәд. җомга. – 1996. – 19 гыйнв. – Б.17.
Әхмәтгалиева А. «Бөтенләйгә шунда калам...» /А.Әхмәтгалиева //Мәйдан. – 2007. – № 7. – Б.142-146.
Җырчы гына түгел, спортчы актер //Ватаным Татарстан. – 2006. – 17 февр.
Сафиулла Ю. Театр моңсары /Ю.Сафиулла //Мәд. җомга. – 2006. – 24 февр. – Б.17.
Сафина Ф. Моңлы артист /Ф.Сафина //Ватаным Татарстан. – 2005. – 19 март.
Вәли Равил. Сәхнәдә бәхет киче /Равил Вәли //Шәһри Казан. – 1996. – 26 гыйнв.
Гыймранова Д. Хислеләрне хислеләр ярата /Д.Гыймранова //Ватаным Татарстан. – 1996. – 20 гыйнв.
Каждая роль ему по-своему дорога //Респ. Татарстан. – 2006. – 16 февр.
Данилова Г. Хурматуллин начинает и выигрывает /Г.Данилова //Театр. жизнь. – 1990. – № 21. – С.21: портр.
15 гыйнвар Нәҗип Җиһанов
15 января Назиб Жиганов
1911-1988
Тууына 100 ел
100 лет со дня рождения
Күренекле татар композиторы, СССРның халык артисты Нәҗип Гаяз улы Җиһанов 1911 елның 15 гыйнварында Уральск шәһәрендә эшче гаиләсендә туа. Яшьли әти-әнисез калып, ул балалар йортында тәрбияләнә. Музыкага сәләтле булуы аңа, Мәскәү консерваториясен тәмамлагач ук, Татарстанның музыка культурасын үстерүдә төп урыннарның берсен алу мөмкинлеген бирә. Сугышка кадәрге елларда ук ул симфония һәм «Качкын» операсын иҗат итә.
Аның шуннан соңгы композиторлык, педагоглык һәм иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге киң һәм нәтиҗәле була. Ул сигез опера, өч балет, унҗиде зур симфоник әсәр, сюиталар, җырлар, күпсанлы камера, вокаль һәм инструменталь әсәрләр иҗат итә. Аның иҗатына миллилекнең һәм интернациональлекнең бердәмлеге, татар, рус һәм дөнья музыка сәнгатенең иң яхшы традицияләре белән нык бәйләнгән үзенчәлекле композитор стиле хас.
Н.Г.Җиһановның Татарстан музыка культурасын үстерүгә керткән хезмәтләре зур. Ул республика Композиторлар берлеген төзүдә актив катнаша, 1939 елдан 1977 елга кадәр берөзлексез аны җитәкли. Ул Казан дәүләт консерваториясен ачуны һәм аякка бастыруны башлап йөрүчеләрнең берсе була, 1945 елдан аның ректоры булып эшли. Аның җитәкчелегендә консерватория Татарстан һәм Россиянең башка өлкәләре һәм республикалары өчен музыка кадрлары әзерләүдә мөһим роль уйный.
Н.Г. Җиһановның хезмәтләренә югары бәя бирелә. Ул өч тапкыр СССР Дәүләт премиясе лауреаты була, ике тапкыр Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм башка орденнар, медальләр белән бүләкләнә.
Н.Г. Җиһанов 1988 елның 2 июнендә вафат була.
2001 елның 2 мартында Татарстан Милли музееның филиалы буларак Казанда Нәҗип Җиһановның мемориаль музей-квартирасы ачыла һәм шул ук елда Казан дәүләт консерваториясенә Н.Җиһанов исеме бирелә.
Выдающийся татарский композитор, народный артист СССР Назиб Гаязович Жиганов родился 15 января 1911 г. в городе Уральске, в семье рабочего. Рано потеряв родителей, воспитывается в детском доме. Музыкальная одаренность позволяет ему уже после окончания Московской консерватории занять ведущее место в развитии музыкальной культуры Татарстана. Еще в предвоенные годы им были созданы симфония и опера «Качкын».
Его дальнейшая творческая, педагогическая деятельность была широка и плодотворна. Им созданы 8 опер, 3 балета, 17 крупных симфонических произведений, сюиты, песни, большое число камерных, вокальных и инструментальных сочинений. Его творчеству присущи органический сплав национального и интернационального, самобытный композиторский стиль, кровно связанный с лучшими традициями татарского, русского и мирового музыкального искусства.
Значительны заслуги Н.Г. Жиганова в развитии музыкальной культуры Татарстана. Он принимает деятельное участие в создании Союза композиторов республики, был бессменным руководителем его правления с 1939 по 1977 гг. Он стоял у истоков Казанской государственной консерватории, ректором которой являлся с 1945 г. Под его руководством консерватория сыграла значительную роль в подготовке музыкальных кадров для Татарстана, других областей и республик России.
Заслуги Н.Г. Жиганова достойно оценены: он трижды лауреат Государственной премии СССР, награжден двумя орденами Ленина, орденом Трудового Красного Знамени, другими орденами и медалями.
Н.Г. Жиганов умер 2 июня 1988 г.
2 марта 2001 г. открыт мемориальный музей-квартира (филиал Национального музея РТ) Назиба Жиганова в Казани и в том же году Казанской государственной консерватории присвоено имя композитора.
Укырга тәкъдим итәбез:
Советуем прочитать:
Җиһанов Н. Качкын: клавир /Н.Җиһанов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. – 303 б. – Тексты татар һәм рус телләрендә.
Җиһанов Н. Опералардан арияләр һәм дуэтлар /Н.Җиһанов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 106 б.: ноталы.
Җиһанов Н. «Түләк белән Сусылу» операсыннан сценалар һәм арияләр /Н.Җиһанов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 72 б.: ноталы.
Җиһанов Н. [Әсәрләр] [Звукозапись]: 2 Кд. Кд.1: вокаль музыка /Н.Җиһанов:]; ТР Мәдәният м-гы; ААҖ «Яңа гасыр» телерадикомп.; [кереш сүз авт. З.Я.Салехова]. – Казан: Новый век, 2004. – 1 кд.
Җиһанов Н. [Әсәрләр] [Звукозапись]: 2 Кд. Кд.2: инструменталь музыка /Н.Җиһанов:]; ТР Мәдәният м-гы; ААҖ «Яңа гасыр» телерадикомп.; [кереш сүз авт. З.Я.Салехова]. – Казан: Новый век, 2004. – 2 кд.
Жиганов Н. Алтынчеч; Джалиль; Тюляк и Су-слу: оперы /Н.Жиганов //Советские оперы: краткое содерж. – М.: Сов. композитор, 1982. – С.383-390.
Жиганов Н. «Джалиль»: опера-поэма в 3-х частях, 7 картинах /Н.Жиганов //Краткое содерж. и программа. – Казань, 1980. – 14 с.
Жиганов Н. Девятая симфония для большого симфонического оркестра: партитура /Н.Жиганов. –М.: Сов. композитор, 1982. – 160 с.
Жиганов Н. 10 пьес для фортепьяно /Н.Жиганов. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1976. – 27 с.
Җиһанов И. «Әтинең көндәлегендә ачышка тиң яңалык күп...» /И.Җиһанов; композиторның улы белән әңгәмәне Г.Зәйнуллина алып бара //Идел. – 2010. – № 3. – Б.42-48.
Хәсәнов М. Шәрекънең бөек композиторы /М.Хәсәнов //Татарстан. – 2004. – № 11. – Б.58-61.
Шәмсетдинова Ф. Милли операның якты үрнәген тудыручы /Ф.Шәмсетдинова //Шәһри Казан. – 2004. – 8 окт.
Салехова З. Җиһанов балкышы /З.Салехова //Мәд. җомга. – 2001. – 26 гыйнв. – Б.8.
Гаффар Ә. Намус дәрвише /Ә.Гаффар // Шәһри Казан. – 2001. – 2 февр.
Юнысова А. Җырлы мирас /А.Юнысова //Ватаным Татарстан. – 2001. – 27 гыйнв.
Галиуллина М. Нәҗип Җиһановны олылау яки композиторларыбыздан кайсыларының «күбрәк татар» булуы турында уйланулар /М.Галиуллина //Шәһри Казан. – 2001. – 7 март.
Назиб Жиганов: ст., воспоминания, документы. Т.1 /сост. Н.И.Жиганова, З.Я.Салехова. – Казань: КГК, 2004. – 299 с.: портр.
Назиб Жиганов: ст., воспоминания, документы. Т.2 /сост. Н.И.Жиганова, З.Я.Салехова. – Казань: КГК, 2005. – 147 с.: портр.
Письма Н.Жиганова к С.Н.Жигановой, (1935-1946): (коммент. С.Н.Жигановой /Фонд «Наследие Назиба Жиганова». – М.: Композитор: Престиж-АРИА, 2001. – 225 с. – (Созвездие Жиганова; Вып. 2).
Гиршман Я. Назиб Жиганов /Я.Гиршман. – М.: Сов. композитор, 1975. – 205 с. – Основные даты жизни и деятельности. – С.179-182; Перечень сочинений. – С.183 – 192; Список литературы – на русском языке. – С.193-203.
Миннуллина Л. А. Литературное творчество Назиба Жиганова: доклады, статьи, выступления /Л.А.Миннуллина. – М.: Композитор, 1996. – 130 с.
Гиршман Я. Назиб Жиганов /Я.Гиршман. //Композиторы и музыковеды Советского Татарстана. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1985. – С.64-70.
Дулат-Алеев В. Назиб Жиганов /В.Дулат-Алеев; Леман А. Назиб Гаязович Жиганов… Назиб Жиганов… Назиб… /А.Леман; Якупов Х. Ненаписанный портрет /Х.Якупов; Шамсутдинова Ф. Энергия личности и таланта /Ф.Шамсутдинова; Имашев М. Бескорыстные уроки /М.Имашев; Покровский Б. Назиб Жиганов – оперный драматург /Б.Покровский; Из записных книжек композитора Назиба Жиганова; Подольская М. Музыка с небес /М.Подольская //Казань. – 2001. – № 1. – С.18-53.
Мансуров Ф. «Назиб Жиганов – личность № 1 в татарской музыке!» /Ф.Мансуров //Татарстан. – 2001. – № 2. – С.50-53.
Хасанов М. Великий композитор Востока /М.Хасанов //Татарстан. – 2004. – № 11. – С.58-61.
Харис Р. Два сердца маэстро / Р.Харис //Респ. Татарстан. – 2001. – 13 янв.
Хайруллина З. Консерватория началась с Назиба Жиганова /З.Хайруллина //Казань. – 2009. – № 1. – С.48-49.
Февраль Түбән Кама шәһәре
Город Нижнекамск
1961
Нигез салынуына 50 ел
50 лет со дня основания
Түбән Кама – республика карамагындагы шәһәр, административ район үзәге. Ул Казаннан 237 км ераклыкта, Кама елгасының сулъяк ярына урнашкан. Түбән Кама шәһәре 1961 елның февраль аенда төзелә башлый; 1961 елның 19 апреленнән шәһәр тибындагы поселок, 1966 елның 22 сентябрендә аңа шәһәр статусы бирелә.
Җирле углеводород чималы ресурсларының, җайлы географик урынның һәм су белән тәэмин итү шартларының бергә туры килүе бу төбәктә нефть химиясе комплексы, ә аның белән бергә Түбән Кама шәһәре төзелә башлауга сәбәпче була.
Түбән Кама – Россия Федерациясендәге нефть химиясе промышленность үзәкләренең иң эресе. Шәһәрнең промышленность куәтен 20 дән артык предприятие тәшкил итә. Алардан «Түбәнкаманефтехим», Түбән Кама нефть эшкәртү заводы, «Камэнергостройпром», «Татэнергострой» берләшмәләре, механика заводы иң эреләрдән санала.
«Түбәнкаманефтехим» акционерлык җәмгыяте республика химия һәм нефть химиясе продукциясенең 40 проценттан артыгын бирә һәм җитештерү темпын арттыруны дәвам итә. Ул республикага һәм читкә чыгару өчен этилен, изопрен каучук, стирол, дивинил һәм башка химик продуктлар эшләп чыгара. Комбинатта яңа продуктлар җитештерү дә үзләштерелә.
«Түбәнкамашин» – шәһәрнең икенче зур предприятиесе. Ул – Россиядә шиннар җитештерү промышленностеның алдынгы үзәкләреннән берсе. Түбән Кама шинчылары Тольятти һәм Ижевск шәһәрләрендәге җиңел автомобильләр заводларын, шулай ук КамАЗны шиннар белән тулысынча тәэмин итә. Техник углерод җитештерүче яңа заводлар комплексы эшли. Бу заводның продукциясе резина җитештерүдә төп компонентларның берсе булып тора.
Шәһәрнең төзелеше һәм киләчәктә үсүе шушы төп производстволарның, нефтехимикларның, шинчыларның, төзүчеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләнде-
рүгә бәйле. Моның өчен ышанычлы энергия саклау базасы, төзелеш индустриясе, шәһәр электр һәм автомобиль транспорты һәм хезмәт күрсәтүче тармаклар булдырылган.
Татарстан шәһәрләре арасында Түбән Кама төгәл, иркен планлаштырылуы, һәр микрорайонның архитектура ягыннан төгәлләнгән булуы белән аерылып тора. Биредә мәһабәт мәдәният сарайлары, китапханәләр, күп санда сәүдә һәм җәмәгать туклану предприятиеләре бар.
Гомуми белем бирү мәктәпләреннән тыш, шәһәрдә 6 лицей, 5 урта махсус һәм 7 югары белем бирү йортлары эшли.
Шәһәр кешеләре карамагында гаҗәеп матур урман паркы, спорт һәм сәламәтләндерү комплекслары, ял итү урыннары бар. Өч телекомпания, ике радиостанция эшли.
2001, 2003 елларда Түбән Кама «Россиянең иң төзек шәһәре» конкурсында җиңүче була, 2002 елда «Идел буеның мәдәни башкаласы» булып таныла; 2007 елда «Социаль өлкәдә иң яхшы муниципаль берәмлек» Бөтенроссия конкурсында җиңә.
Город республиканского подчинения, центр административного района Нижнекамск расположен в 237 км от Казани, на левом берегу реки Камы. Нижнекамск основан в феврале 1961 г.; с 19 апреля 1961 г. – поселок городского типа; статус города получил 22 сентября 1966 г.
Благоприятное сочетание ресурсов местного углеводородного сырья, выгодное географическое положение и условия водоснабжения стали причиной строительства нефтехимического комплекса, а с ним и города Ннижнекамска.
Нижнекамск – крупнейший центр нефтехимической промышленности РФ. Промышленный потенциал города – это более 20 предприятий, из которых крупнейшими являются АО «Нижнекамскнефтехим» и АО «Нижнекамскшина» «Нижнекамский нефтеперерабатывающий завод», ПО «Камэнергостройпром», ГСПО «Татэнергострой», механический завод.
АО «Нижнекамскнефтехим» выпускает более 40 % всей продукции химической и нефтехимической промышленности республики и продолжает наращивать темпы производства. Освоено производство новых химических продуктов.
АО «Нижнекамскшина» – второе крупнейшее предприятие города, занимающее ведущее место в шинной промышленности России. Шинники Нижнекамска полностью обеспечивают шинами заводы легковых автомобилей городов Тольятти и Ижевска, а также КамАЗ. Работает комплекс нового завода по производству технического углерода. Продукция этого завода является одним из основных компонентов для производства резины.
Строительство и дальнейший рост города связаны с интересами этих главных производств и самих нефтехимиков, шинников и строителей. Для этого созданы надежная база энергосбережения, строительная индустрия, городской электрический и автомобильный транспорт и обслуживающие отрасли.
Среди городов Татарстана Нижнекамск выделяется четкой, свободной планировкой, архитектурной завершенностью каждого микрорайона. Построены прекрасные дворцы культуры, библиотеки, предприятия торговли и общественного питания. В распоряжении горожан – большой лесной парк.
Кроме общеобразовательных школ в городе работают 6 лицеев, 5 средних специальных и 7 высших учебных заведений.
Нижнекамск обладает хорошо развитой спортивной инфраструктурой. Работают 3 телекомпании, 2 радиостанции.
В 2001, 2003 гг. Нижнекамск стал победителем конкурса «Самый благоустроенный город России», в 2002 г. был признан «Культурной столицей Поволжья», в 2007 г. – победителем Всероссийского конкурса «Лучшее муниципальное образование в социальной сфере».
Укырга тәкъдим итәбез:
Советуем прочитать:
Түбән Кама – яшьлек шәһәре /[төз. И.Низамов]. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 112 б.
Хәбибуллина Һ. Могҗиза тудыручылар /Һ.Хәбибуллина. – Түбән Кама: Гүзәл, 2006. – 271 б.
Көрәш елларыбыз: Түбән Кама Татар иҗтимагый үзәге утырышлары һәм җыелышларның беркетмәләре /[төз. Ә.С.Хәсәнов һ.б.]. – Түбән Кама: Ихлас, [200?]. – 367 б.
Зарипов Р. Республиканың терәк баганасы /Р.Зарипов //Ватаным Татарстан. – 2009. – 6 февр.
Рәшит Ә. Хәтердә терелгән мизгелләр /Ә.Рәшит //Мәд. җомга. – 2008. – 26 сент. – Б.9.
Хәйруллина И. Татарстан Европа дәрәҗәсенә чыга /И.Хәйруллина //Ватаным Татарстан. – 2006. – 13 окт.
Сафиуллин Ә. Түбән Кама – яшь кала, анда яшьлек юл яра /Ә.Сафиуллин //Ватаным Татарстан. – 2001. – 10 авг.
Сабиров А. Чулмандагы серле кала /А.Сабиров //Татарстан. – 1996. – № 10. – Б.10-13.
Зарипов И. Яшьлек шәһәре – гөлбакча /И.Зарипов //Ватаным Татарстан. – 1996. – 3 сент.
Шәрифуллина Э. Байрак төсендәге бәйрәм /Э.Шәрифуллина //Мәд. җомга. – 1996. – 27 сент. – Б.5,8.
Урманче-Әхмәтова Ф. Үз илебездә /Ф.Урманче-Әхмәтова //Шәһри Казан. – 1998. – 26 июль.
Камалетдинова Р. «Җидегән чишмә»ләргә йөзек салдык /Р.Камалетдино-
ва //Сөембикә. – 2002. – № 1. – Б.14-17.
Лемаев Н.В. Устремленность: рассказ о том, как в Татарии создавались крупнейший нефтехимический комплекс и город Нижнекамск /Н.В.Лемаев. – Казань: Татар. кн. изд-во. 1985. – 232 с.: ил.
Зарипов М. Звездный час Нижнекамска: (докум. повествование с отступлениями в прошлое и размышлениями о будущем) /М.Зарипов. – Казань: Татар. кн. изд-во. 1981. – 288 с.
Нижнекамские зарисовки: кн. в этюдах=Түбән Кама бизәкләре: парчалар /[сост. А.Сабиров. – Казань: Волга-Урал, 1996. – 160 с.: ил. – Текст парал.: на рус. и татар. яз.
Хузина А.Ф. Нижнекамский промышленный район: годы становления /А.Ф.Хузина. – Нижнекамск, 2005. – 223 с. – Библиогр. С.214-222.
Становление и развитие народного образования в городе Нижнекамске (1961-2003 гг.) т.1. – Нижнекамск, 2004. – 351 с.: ил.
Становление и развитие Нижнекамского педагогического училища /сост. Р.Н.Муллин и др. – Нижнекамск, 2001. – 99 с.: с портр., фот.
Нижнекамский репортаж /[сост. В.Белокопытов, Н.Сорокин]. – Казань: Татар. кн. изд-во. 1978. – 256 с.: ил.
Федосенко М.Л. Мы из Нижнекамска /М.Л.Федосенко. – Казань: Татар. кн. изд-во. 1986. – 88 с.
Абдуллин Ф.А. Шагая в будущее...: сб. очерков и воспоминаний /Ф.А.Абдуллин. – Нижнекамск: Гузель, 1999. – 82 с.: ил.
Игнатьев В.И. Город моей жизни: воспоминания из жизни в Нижнекамске /В.И.Игнатьев. – Нижнекамск, 2003. – 106 с.: фот.
Нижнекамск=Түбән Кама: альбом /[сост. В.Винников и др.; авт. текста Г.Суздальцева]. – Казань: Идел-Пресс, 206. – 143 с. – Текст на рус. и татар. яз.
Нижнекамск= Түбән Кама=Nizhnekamsk. – Нижнекамск; Лондон, 2003. – 143 с. – Текст парал.: рус., татар., англ. яз.
Нижнекамск. – Казань: Идел-Пресс, 2000. – 95 с.: фот.
Нижнекамск: альбом. – Нижнекамск, [200-]. – Текст парал.: рус., татар., англ., нем. – На обл. загл.: Nizhnekamsk.
Нижнекамск – город нефтехимиков: альбом. – Казань: Татар. кн. изд-во. 1977. – 27 с.
Метшин А. [Нижнекамск основан в 1961 году...] /А.Метшин. //Российская муниципальная практика. – 2009. – № 5. – С.64-65
Суздальцева Г. Про тебя, город на Каме, так и просятся стихи /Г.Суздальцева //Респ. Татарстан. – 2006. – 22 сент.
Нижнекамску не привыкать к рекордам: десять фактов из жизни самого благоустроенного города России //Веч. Казань. – 2004. – 15 сент.
Маликов А. Нижнекамск: зона притяжения для новых инвестиций /А.Маликов //Респ. Татарстан. – 2004. – 2 нояб.
Бортников Ю. Нижнекамск – самый продвинутый город республики / Ю.Бортников //Время и деньги. – 2001. – 11 сент.
Алтынбаев Р.З. Социальный потенциал молодого города /Р.З.Алтынбаев //Социологические исследования. – 1998. – № 11. – С.49-51.
26 апрель Габдулла Тукай
26 апреля 1886-1913
Тууына 125 ел
125 лет со дня рождения
Татар халык шагыйре Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукай (Тукаев) 1886 елның 26 апрелендә элеккеге Казан губернасының Мәңгәр волосте (хәзерге Татарстан Республикасының Арча районы) Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә туа. Аңа биш ай булганчы әтисе, 4 яше тулганда әнисе дә үлеп ятим калган бала кулдан-кулга йөреп, байтак авырлыкларны башыннан кичерә.
Кырлайда торганда Габдулла укырга йөри башлый. Кырлай тирәсе бөтен буа-чишмәләре, кара урманнары, уен-җырлары, йолалары белән Тукай-шагыйрьгә үз гомеренә җитәрлек рухи азык бирә.
1895 елда Габдулланы Уральск (Җаек) шәһәрендәге туганнарына җибәрәләр. Биредә ул «Мотыйгия» мәдрәсәсендә һәм параллель рәвештә өчьеллык рус мәктәбендә дә укый. Мәдрәсәдә гарәп, фарсы, төрек телләрен бик яхшы үзләштерүе белән беррәттән, ул рус һәм Европа әдәбияты дөньясына да чума.
Уральск – Г.Тукайның журналист һәм шагыйрь буларак канат ныгыткан урыны. 1905 елда ул типографиягә хәреф җыючы булып урнаша. Алга таба «Фикер», «Әлгасрелҗәдит», «Уклар» газета-журнал редакцияләрендә эшли, күпләгән шигырь, мәкалә һәм фельетоннар белән чыгыш ясый.
1907 елның көзендә Г.Тукай Казанга кайта һәм әдәбият мохитенә чума. Ул үзенә тиң әдипләр, газета-журнал тирәсендәге кешеләр, алдынгы интеллигентлар белән таныша, Х.Ямашев, Г.Коләхмәтов, Ф.Әмирхан, Г.Камал белән дуслаша. Тукай Ф.Әмирхан җитәкчелегендә чыгарылган «Әл-ислах» газетасына да актив языша. Г.Камал белән «Яшен» исемле сатирик журнал чыгара. Соңрак «Ялт-йолт» журналында эшли һәм үзенең күпләгән сатирик әсәрләрен бастыра.
Г.Тукай Казанда балалар әдәбиятына һәм халык әдәбиятын өйрәнү, бастырып чыгару эшенә нигез сала. Тукай поэзиясенең чәчәк аткан вакыты – әлбәттә, Казан чоры.
Тукай әдәби кичәләрдә, концертлар, лекцияләр оештыруда актив катнаша. Ул татар милли театрының барлыкка килүенә дә зур игътибар бирә.
Шагыйрьне туберкулез авыруының беренче билгеләре борчый башлый. 1911-1912 елларда шагыйрь, авыруының һаман көчәя баруына карамастан, Казаннан читкә озак сәяхәтләргә чыгып китә. 1911 елның язында ул Әстерханга барып чыга, шул ук елның көзендә Өчилегә кайтып, абзасы йортында кышны үткәрә. 1912 елның языңда Уфада, Петербургта һәм Троицк якларында булып кайта.
Г.Тукай 1913 елның 15 (2) апрелендә Казанның Клячкин шифаханәсендә вафат була.
Шагыйрьнең бөек талант иясе һәм киң мәгълүматлы шәхес булуы татар халкы тормышын бөтен тулылыгында гәүдәләндерү һәм XX йөз башы татар поэзиясен моңарчы күрелмәгән тизлек һәм сәнгати камиллек белән үстереп җибәрү өчен зур мөмкинлекләр ача.
Әдәбиятыбыз тарихында бай мирас калдырган Г.Тукайның эшчәнлеге гаҗәеп дәрәҗәдә күпкырлы, әһәмиятле. Ул – зур хезмәтләр калдырган шәхес. Кыска гына иҗат гомерендә – беренче шигыре басылган 1905 елдан 1913 елга кадәр – ул тугыз поэма, йөзләрчә шигырь, уннарча публицистик мәкалә яза, татар теленә И.А.Крылов мәсәлләрен, А.С.Пушкин, М.ЮЛермонтов, Байрон, Гете, Гейне шигырьләрен тәрҗемә итә. Тукай – татар реалистик тәнкыйтенә нигез салучы да.
Г.Тукай татар халкының сөекле шагыйренә әверелә, тормышы һәм иҗаты бөтен татар әдәбияты үсешенә бүген дә үзенең шифалы йогынтысын ясап тора. Аның әсәрләре күп телләргә тәрҗемә ителгән. Тукай иҗатын популярлаштыру, аның исемен мәңгеләштерү юнәлешендә бик күп эш башкарыла: 1958 елда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге булдырыла, Арча районының Яңа Кырлай авылында Г.Тукай музей-комплексы, Арча районы Кушлавыч авылында Тукаевлар музей-йорты, Казанда Габдулла Тукай әдәби музее эшли, һәр елны Тукайның туган көнендә шигырь бәйрәме үткәрелә. 26 апрель Татарстанда Туган тел көне дип игълан ителде.
Татарский народный поэт Габдулла Мухамметгарифович Тукай (Тукаев) родился 26 апреля 1886 г. в деревне Кушлавыч Менгерской волости бывшей Казанской губернии (сейчас Арский район Республики Татарстан) в семье муллы. С малых лет Габдулла остается круглым сиротой и познает все тяготы горькой жизни в людях.
Азы грамоты Габдулла познает в деревне Кырлай, великолепная природа и песенные традиции которой дали ему такое обилие духовной пищи, которого хватило поэту на всю творческую жизнь.
В 1895 г. Габдуллу отправляют к родственникам в г. Уральск. Здесь он учится в медресе «Мутыйгия», одновременно посещает трехгодичный русский класс. Отлично усвоивший арабский, персидский и турецкий языки, он вскоре открывает для себя богатейший мир русской и западноевропейской литератур.
В Уральске Тукай формируется как поэт и журналист. В 1905 г. он поступает в типографию наборщиком. Позже работает в редакциях газет и журналов «Фикер», «Эль-гаср-эль-джадид», «Уклар», где публикуются его стихи, статьи и фельетоны. Его имя обретает известность не только в Уральске, но и в Казани, Оренбурге, Петербурге.
Осенью 1907 г. Г.Тукай возвращается в Казань, где начинается наиболее плодотворньй период в его жизни. Он знакомится с литературной молодежью, передовой интеллигенцией. Х.Ямашев, Г.Кулахметов, Ф.Амирхан, Г.Камал становятся близкими его друзьями. Тукай начинает публиковать свои про-изведения в редактируемой Ф.Амирханом газете «Эль-ислах». Вместе с Г.Камалом выпускает сатирический журнал «Яшен». Позже начинает выходить журнал «Ялт-йолт» под редакцией А.Урманчеева. Г.Тукай отдает много сил, журналу, здесь публикуется большинство его сатирических произведений.
Будучи в Казани, Г.Тукай много сил посвятил изучению народной литературы, ее пропагаңде, а так же развитию литературы для детей. Подлинный расцвет поэзии поэта падает на казанский период. Г.Тукай участвует в литературных вечерах, концертах, лекциях, огромное внимание уделяет становлению татарского национального театра.
В 1911-1912 гг., несмотря на резкое ухудшение здоровья, Тукай отправляется в длительные поездки: весной 1911 г. посещает Астрахань, в конце того же года едет в Заказанье, в деревню Училе, на родину своей матери, весной 1912 г. совершает путешествие в Уфу, Петербург и Троицк.
Г.Тукай умер 15 (2) апреля 1913 г. в Клячкинской больнице г. Казани.
Универсальность мышления и сама личность поэта способствовали отображению в его творчестве многообразной картины жизни татарского народа, предопределили его первостепенное значение в татарской поэзии начала XX века.
Короткий, но яркий творческий и жизненный путь Тукая поражает воображение. С 1905 г. – времени опубликования первых его произведений – до 1913 г. – года безвременной кончины поэта – им созданы девять поэм, сотни стихотворений, десятки публицистических статей, большое число переводов на татарский язык. Тукаем заложены основы татарской реалистической критики.
Имя Тукая означает целую эпоху в духовном развитии татарского народа, в становлении его литературы, искусства, культуры в целом. Поэт навсегда остался жить в благодарной памяти народа.
Произведения Г.Тукая большими тиражами издаются на русском и многих других национальных языках страны. В целях популяризации творчества Тукая, увековечения его имени в 1958 г. учреждена Государственная премия Республики Татарстан им. Г.Тукая; открыты Музей в с. Новый Кырлай, Дом-музей Тукаевых в деревне Кушлавыч Арского района, Литературный музей в Казани; ежегодно проводятся праздники поэзии в день рождения Г.Тукая. 26 апреля объявлен в РТ Днем родного языка.