Хәзерге татар теле татар халкының милли теле, халыкның рухи һәм мәдәни хәзинәсенең бер чагылышы

Вид материалаДокументы
Миңнулла абзый, синең фикер? – дип сорады Якуп. – Минем фикерме? Синеке ничек, минеке шулай
Тукта, кая барасың? Ник кузгалдың? – дип паровозга таба станция начальнигы йөгереп килә иде инде
Күрдем хәзер: эшкә һичнәрсә тиң түгел
Кайдадыр әллә нинди шомлы тавыш белән ябалак кычкыра башлады
Без хәзер аңа эшләгән җирендә ул-бу булмагае дип, тагын куркуда яшибез
Вафин аннан-моннан гына капкалады да, бармаячагын белсә дә, күңел өчен, фатир хуҗасы Шәмсия карчыкны да «тиатр» карарга чакырып,
ФИГЫЛЬ § 66. Гомуми төшенчә.
Авылга керсәм, исләрем китте. Авыл бөтенләй яңабаштан төзелгән
Шул көннән башлап, Алмачуар минем тормышымның үзәге була. Шатлыкларым, кайгыларым шуннан чыга, шуңа кайталар
Подобный материал:
1   ...   4   5   6   7   8   9   10   11   ...   21
§ 64. Тартым (нисбәтләү) алмашлыклары. Алмашлыкларның бу төркемчәсе грамматика буенча булган хезмәтләрдә соңрак урын ала башлады. Башлап, зат, күрсәтү, билгеләү һ.б. алмашлыкларга субстантив формада -ныкы/-неке кушымчасы ялганып ясалган минеке, синеке, безнеке, үзенеке һ.б. кебек сүзләрне Н.К.Дмитриев үзенең «Башкорт теле грамматикасы»нда тартым алмашлыклары рәтеннән санный [Дмитриев, 1948: 109]. Татар телендә исә Д.Г.Тумашева шул ук карашны яклап чыга, һәм ул тартым алмашлыкларының түбәндәге төрләрен күрсәтә [Тумашева,1964: 115 ]:

а) з а т алмашлыкларыннан ясалган алмашлыклар: минеке, синеке, аныкы, безнеке, сезнеке, аларныкы;

ә) исемләшкән к ү р с ә т ү алмашлыкларыннан ясалганнары: моныкы, шуныкы, тегенеке һ.б;

б) б и л г е л ә ү алмашлыкларының субстантив формасыннан ясалган алмашлыклар: үземнеке, үзенеке, барысыныкы, һәммәбезнеке һ.б.;

в) б и л г е с е з л е к алмашлыкларыннан ясалган алмашлыклар: кемнекедер, әллә кемнеке, нәрсәнекедер һ.б.

г) юклык алмашлыкларыннан ясалганнары: һичкемнеке, беркемнеке һ.б.

Башкорт теленең академик грамматикасында мондый сүзләр шулай ук тартым алмашлыкларына кертеп карала. Әмма алмашлыкларның бу төркемчәсе «Татар грамматикасы»ның II томына кертелмәгән, һәм бу татар тел белемендә исемнәргә һәм алмашлыкларга ялганып килә торган -ныкы/-неке кушымчаларының статусы турында фәндә төрле карашлар булуга бәйле, булса кирәк.

Без алдагы бүлекләрдә билгеләп үткәнчә, бу кушымча турында галимнәрнең фикере төрле. Гамәлдәге грамматик хезмәтләрдә, шулай ук мәктәп грамматикаларында да -ныкы/-неке кушымчасы с ү з я с а г ы ч дип бирелә, ягъни ул тартым сыйфатлары (әнинеке, апаныкы һ.б.) һәм тартым алмашлыклары ясый (минеке, синеке һ.б.). В.Н.Хангилдин бу кушымчаның тартымга якын булуын билгели һәм аларны «алмашлыкның тартым белән төрләнешенең икенче варианты» дип саный [Хангильдин, 1959: 140 ]. Ә соңгы вакыттагы фәнни тикшеренүләрдә исә, аны килеш кушымчасы, иялек килешенең икенче формасы дип аңлату бар. 

Традицион грамматика күзлегеннән бу мәсьәлә, чыннан да, шактый катлаулы. Мәгънәсе һәм структур үзенчәлеге ягыннан, мәсәлән, исемгә һәм алмашлыкка ялганып килгән -ныкы/-неке кушымчасы тартым кушымчасы булудан бигрәк, килешкә якынрак тора. Чөнки тартым кушымчасы гадәттә предметның үзенә ялгана, ягъни бер сүз эчендә предмет үзе дә, аның кайсы затныкы булуы да белдерелә: китабым, китабың һ.б. -ныкы/-неке кушымчасы исә предметка түгел, аның х у җ а с ы н, и я с е н белдергән сүзгә ялгана: китап минеке, китап аныкы һ.б. Чагыштырыгыз: аның китабы, минем китабым.

Әмма аның килештән аермасы шунда, бу кушымчаны алган сүзләр алга таба да килеш, тартым, сан белән төрләнә алалар: минеке, минекенең, минекеләрне һ.б. Ә килеш кушымчалары, ялгану тәртибе буенча, сүзгә иң соңыннан ялгана, чөнки аларның җөмләдә төп вазифасы – сүзләрне бәйләү. Шул рәвешле бу яклап та, ягъни ялгану тәртибе буенча да әлеге кушымчалар сүз ясагычларга якын торалар.

Безнең фикеребезчә, алда китерелгән, һәм алмашлыкларның төрле төркемчәләренә -ныкы/-неке кушымчасы ялганып ясалган алмашлыкларны (минеке, безнеке, шуныкы, һәммәсенеке һ.б.) алмашлыкларның аерым төркемчәсе дип санарга мөмкин. Әмма шуны да исәпкә алырга кирәк, аларны ничек атау мәсьәләсе беркадәр уйлануны сорый. «Тартым алмашлыклары» атамасындагы тартым сүзе белән тартым категориясендәге шул ук сүз арасында, югарыда әйтелгән сәбәпләр аркасында, тулы аналогия үткәреп булмый. Тартым алмашлыклары, чыннан да, предметны аның хуҗасы булган затларга нисбәтлиләр: китап минеке, дәфтәр аныкы, болар һәммәбезнеке һ.б., ләкин бу исемнәрдәгечә тартым түгел. Шуны исәпкә алып, безнеңчә, алмашлыкларның бу төркемчәсен н и с б ә т л ә ү а л м а ш л ы к л а р ы дип атау дөресрәк булыр иде.

Нисбәтләү (тартым) алмашлыкларының телдә кулланылышына игътибар итик. Әдәби әсәрләрдә, шулай ук фольклор телендә дә мондый формалар җитәрлек мөстәкыйль, аерым лексемаларга охшаш халәттә кулланылалар:

Миңнулла абзый, синең фикер? – дип сорады Якуп. – Минем фикерме? Синеке ничек, минеке шулай (И.Гази). – Беркая да китмисез!... Квартир сезнеке! Без китәбез (М.Хәсәнов). Аныкы булып калсам, биш ел көтәргә дә риза (М.Фәйзи). Үзеңнеке үзәктә, кешенеке кештәктә (мәкаль). Өйдәге мәшәкатьләр һәммәбезнеке дә уртак! (Н.Гыйматдинова). Аныкын кем белсен инде. Барысын да үзе хәл итсен (И.Гази).

§ 61. Ясалышы буенча алмашлыкларның төрләре. Алмашлыклар – үзенчәлекле сүз төркеме. Ясалышы буенча да алмашлыкларның төрле төркемчәләре тел үсеше процессында әкренләп барлыкка килгәннәр, аларның ясалышы да нигездә алмашлык лексикасының үз эчендә бара.

Ясалышына карап, алмашлыклар т а м ы р, я с а л м а, к у ш м а, п а р л ы һәм т е з м ә алмашлыкларга бүленәләр.

Т а м ы р а л м а ш л ы к л а р: мин, син, ул, шул, кем, ни, ник, кай, үз – бер иҗекле; тамырлашкан алмашлыклар: нәрсә, шушы, теге ике иҗекле була. Мәсәлән:

Тукта, кая барасың? Ник кузгалдың? – дип паровозга таба станция начальнигы йөгереп килә иде инде (Г.Кутуй).

Я с а л м а а л м а ш л ы к л а р н ы ң күпчелеге күрсәтү алмашлыклары нигезендә -дый/-ди, -дыр/-дер, -лай/-ләй кушымчалары белән ясала: андый, мондый, тегенди, нинди, ниндидер, болай, тегеләй, алай һ.б.

Андый авылларда кызлар чая була торганнар иде (М.Мәһдиев). Болай булгач, без Босфорга кадәр дә барып җитә алмаячакбыз (Г.Бәширов). – Юк, алай түгел, анасы... Бу «Кәрван» чәе торып торсын әле... (Ф.Әмирхан).

К у ш м а а л м а ш л ы к л а р ясалышында сорау алмашлыклары һәм бер, һәр, һич сүзләре катнаша. Бу алмашлыкларның күпчелеге кушылып языла: беркем, беркайда, кайбер, һәркем, һәртөрле, һичкайчан, һәркайсы һ.б.

Күрдем хәзер: эшкә һичнәрсә тиң түгел,

Эштән көчле нәрсә табу мөмкин түгел (Г.Тукай).

Һичнигә бирешмичә, сыгылмыйча яшәүче, бернинди кыенлыклар алдында да каушап-каушап калмый торган хатын икән Хәят (М.Хәсәнов). Килүчеләрнең һәркайсы, Сафа белән күрешеп, мич буена чүгәли, дога кылып битен сыпыра да тегене-моны сорашырга керешә иде (М.Галәү).

Т е з м ә а л м а ш л ы к л а р н ы ң күпчелеге шулай ук сорау алмашлыклары катнашында ясала: әллә кем, әллә нәрсә, әллә кайчан, әллә кайда, теләсә кайсы, теләсә нинди, кем дә булса һ.б.

Әллә каян, даладан яз җиле исеп китте һәм Габдулла күзләрен чет-чет йомгалап, күккә карады (Ә.Фәйзи) . Кайдадыр әллә нинди шомлы тавыш белән ябалак кычкыра башлады (Г.Әпсәләмов).

П а р л ы а л м а ш л ы к л а р. Аерым очракларда алмашлыклар кабатланып, парлы алмашлыклар буларак та кулланылырга мөмкин. Мәсәлән, билгесезлек яки юклык алмашлыгы мәгънәсендә ул-бу, аны-моны, алай-болай, анда-монда кебек парлы алмашлыклар килә:

Без хәзер аңа эшләгән җирендә ул-бу булмагае дип, тагын куркуда яшибез (А.Расих). Долгоруков Илсөяргә, аны-моны белмәгән кебек, чирәмдә утырып торырга кушты (Г.Гобәй). Алай-болай булса дип, кесәмә биш кадаклы гер тыккан идем, кирәкмәс йөк кенә булды (Ф.Хөсни).

Бу очракта ул-бу, аны-моны, алай-болай сүзләре билгесезлек алмашлыгы мәгънәләрен белдерәләр. Кайбер парлы алмашлыклар мәгънә ягыннан аерымланып рәвешкә күчәргә мөмкин: аннан-моннан (эшләү), үзеннән-үзе (аңлашылу), анда-санда (искә алу) һ.б.

Вафин аннан-моннан гына капкалады да, бармаячагын белсә дә, күңел өчен, фатир хуҗасы Шәмсия карчыкны да «тиатр» карарга чакырып, тизрәк чыгып чапты (Ф.Хөсни).

Алда без морфологик аерымлану юлы белән (конверсия) алмашлыкларга күчкән бер, берәү, бер-бер, берәр (билгесезлек алмашлыклары), бар модаль сүзеннән күчкән бары, барысы, барча, барчасы сүзләрен (билгеләү алмашлыклары), һәм шул ук мәгънәдәге бөтен сүзен билгеләгән идек.

Алмашлыклар исә үз чиратында шулай ук башка сүз төркемнәре ролендә, гадәти булмаган позициядә кулланылырга мөмкин. Мәсәлән, ул → шул, шуның, шундый, шулай, андый һ.б. күрсәтү алмашлыклары үзләре генә яки сорау алмашлыклары яки бәйлекләр белән берлектә иярченле кушма җөмләләрдә бәйләүче чара вазифасында еш кулланылалар.

Ни чәчсәң, шуны урырсың (мәкаль). Кем иген игә – шул җырлап яши, кем сату итә – ул чирләп яши (мәкаль). Бәхетле шул баладыр, кайсы дәресенә күңел бирсә... (Г.Тукай). Ул бик карт иде. Бөтенләй ялгыз иде, шуның өчен кызганып яшь түгүчесе дә булмады (Г.Ибраһимов).

«Татар грамматикасы»ның II томында мондый алмашлыклар «теркәгеч алмашлыклары», әнә, менә кебек алмашлыклар «кисәкчә алмашлыклары» дип бирелә (310 б.). Әмма бу, безнең карашка, фәнни яктан бик үк отышлы түгел, без мондый очракларны, ягъни алмашлыкларның теркәгеч ролендә килүен, аларның контекстта функциональ кулланылышы дип билгеләү ягында. Ә әнә, менә кебек сүз­ләр чынында күрсәтү алмашлыклары, һәм күбрәк рәвеш белән мөнәсәбәттәш.

ФИГЫЛЬ

§ 66. Гомуми төшенчә. Л е к с и к-с е м а н т и к яктан фигыль э ш яки х ә л­ н е үтәлү процессында белдерә. Эш, көрәш, йокы ди­гәндә дә асылда эш-хәл белдерелә, ләкин бу очракта без аларны предмет яки күренеш буларак атап күрсәтәбез, һәм алар и с е м сүз төркеменә карый. Эшли, көрәшә, йоклый ди­сәк, эш-хәл хәрәкәттә, үтәлештә белдерелә, һәм аның үтәүчесе, субъекты булу күздә тотыла. Фигыль лексик-семантик аспектта исем сүз төркеменә генә түгел, башка сүз төркемнәренә дә капма-каршы куела. Сүз­ләрне төркемләүдә фигыльне б и л г е б е л д е р ү ­ч е сүз төркемнәре рәтеннән санау да бар (Д.Ә.Сәлимова), ягъни фигыль предметны яки затны эш яки хәлгә мөнә­сәбәтле рәвештә ачыклый. Әмма фигыль бу очракта да эш-хәл, хәрәкәткә бәйле билгене белдерүе белән башка билге белдерә торган сүз төркемнәренә, ягъни сыйфатка һәм рәвешкә капма-каршы куела. Мәсәлән:

Авылга керсәм, исләрем китте. Авыл бөтенләй яңабаштан төзелгән (Ф.Хөсни). Табигать үз өстенә килгән дәһ­шәттән курыккан кебек, сагаеп калды. Яңа гына күңелле шаулап утырган агачлар, яфрак та кагарга базмыйча, юаш кына басып торалар (И.Гази).

М о р ф о л о г и к яктан фигыль сөйләмдә күптөрле грамматик формаларда кулланыла ала, һәм ул телдә иң бай һәм катлаулы сүз төркеме булып санала. Фигыльгә морфологик яктан б а р л ы к-ю к л ы к, з а т – с а н, з а м а н, н а к л о н ен и е, ю н ә л еш, д ә р ә җ ә ка­тегорияләре хас.

С и н т а к с и к яктан фигыльнең җөмләдәге типик функциясе – х ә б ә р булып килү, әмма төрле грамматик формаларда ул бик иркен рәвештә башка җөмлә кисәкләре ролендә дә килә ала. Өстәвенә, төрки телләрнең типологик үзенчәлеге буларак, күпчелек фигыль формалары контекстта еш исемләшәләр. Бу очракта алар исемнәр кебек төрләнеп, җөмләнең теләсә нинди кисәге булып киләләр. Мәсәлән:

Шул көннән башлап, Алмачуар минем тормышымның үзәге була. Шатлыкларым, кайгыларым шуннан чыга, шуңа кайталар (И.Ибраһимов). – була, чыга, кайталар – х ә б ә р; Тырышкан табар, ташка кадак кагар (мәкаль) – тырышкан – и я. Табигать миңа сандугач язмышы бирсә әгәр, Сайрамас идеммени соң Илем өчен горур йөрәк ярылганчыга ка­дәр. – ярылганчыга (кадәр) – в а к ы т х ә л е. Җил төн буе йоклаганын саклап тора, Тирбәтә һәм өстен-башын каплап тора (Г.Тукай). – йоклаганын – т у р ы т ә м а м л ы к һ.б.

Синтаксик яктан фигыль исемне, икенче бер фигыльне, санны, рәвешне һ.б. ияртеп килә: китап уку, йөгереп килү, озак йөрү, биш әйтү һ.б., исемне иярткәндә, үзе иярткән исемнең билгеле бер килештә килүен таләп итә: урманга бару, өйдән чыгу, шахмат уйнау, имтиханны тапшыру һ.б.

Традицион рәвештә татар телендә фигыльнең төрле формалары ф и г ы л ь т ө р к е м ч ә л ә р е дип атала. Әйтик, х и к ә я фигыль, б о е р ы к фигыль, ш а р т фигыль, с ы й ф а т фигыль һ.б. Фигыльнең грамматик категорияләре аның төрле төркемчәләрендә төрлечәрәк чагылыш таба. Шуңа бәйле рәвештә фигыль категорияләре г о м у м и грамматик категорияләргә һәм х о с у с ы й грамматик категорияләргә аерыла. Фигыльдә б а р л ы к – ю к л ы к, ю н ә л е ш категорияләре һәм эшнең үтәлү характерын белдерә торган д ә р ә җ ә – гомуми категорияләргә, ә з а т – с а н, з а м а н белән төрләнү һәм н а к л о н е н и е хосусый грамматик категорияләргә керә.

Аерым алганда, зат-сан белән төрләнү-төрләнмәүләренә карап, фигыль төркемчәләре икегә бүлеп карала:

1) затланышлы фигыльләр;

2) затланышсыз фигыльләр.

Төрләнеш парадигмалары булган, ягъни өч затта берлектә һәм күплектә кулланылган фигыльләр затланышлы фигыльләр дип йөртелә:

мин укыйм, син укыйсың, ул укый;

без укыйбыз, сез укыйсыз, алар укыйлар;

мин барсам, син барсаң, ул барса;

без барсак, сез барсагыз, алар барсалар һ.б.

Затланышлы фигыльләргә түбәндәге фигыльләр керә:

1) х и к ә я фигыль;

2) б о е р ы к фигыль;

3) ш а р т фигыль;

4) т е л ә к фигыль;

5) ш а р т л ы т е л ә к фигыль.

Затланышлы фигыльләр икенче төрле н а к л о н е н и е формалары дип йөртелә.

З а т л а н ы ш с ы з фигыльләрдә эшнең үтәүчесе, ягъни зат-сан төшенчәсе гадәттә грамматик юл, ягъни махсус зат-сан кушымчалары белән белдерелми. Аларга түбәндәгеләр керә:

1) с ы й ф а т фигыль,

2) х ә л фигыль,

3) и с е м фигыль,

4) и н ф и н и т и в .

Тел белемендә затланышлы фигыльләрне ч ы н ф и г ы л ь л ә р («истинные глаголы») дип тә йөртәләр. Затланышсыз фигыльләр асылда фигыль, фигыль формалары булсалар да, алар башка сүз төркемнәре белән дә уртаклык күрсәтәләр. Сыйфат фигыльләр, мәсәлән, үзләрендә фигыль һәм сыйфат билгеләрен, хәл фигыльләр фигыль һәм рәвеш билгеләрен, ә исем фигыльләр фигыль һәм исем билгеләрен берләштерәләр. Затланышсыз фигыльләр дә, гадәттә, үтәүчегә бәйле эш-хәлне белдерәләр, әмма эшнең үтәүчесе аларда морфологик юл белән түгел, башка чаралар ярдәмендә (лексик, синтаксик һ.б.) белдерелә. Бу юл, билгеле булганча, функциональ-семантик категория булган п е р с о н а л ь л е к к ә карый. Мәсәлән: мин укыган китап, син килгәч, аның кайтуы һ.б.

§ 67. Фигыльнең башлангыч формасы (нигезе). Фигыльнең күптөрле формаларын ясый торган грамматик чаралар, ягъни кушымчалар аның н и г е з е н ә ялгана. Фигыльнең нигезе, икенче төрле аны фигыльнең б а ш л а н г ы ч ф о р м а с ы дип тә йөртәләр, татар телендә, һәм гомумән төр­ки телләрдә тышкы яктан II зат берлектәге боерык фигыльгә охшаш була. Мәсәлән: бар-ды, кил-гән, укы-р. Бу очракта бар-, кил-, укы- – фигыльнең башлангыч формалары, нигезе; бар!, кил!, укы! дигәндә исә алар II зат берлектәге боерык фигыльләр. Лексема буларак фигыль нигезенең II зат боерык фигыльгә тышкы яктан охшашлыгы күп телләр өчен хас типологик күренеш [Плунгян, 2000: 116]. Ләкин бу охшашлык, уртаклык – тышкы күренеш, чөнки лексик мәгъ­нәгә ия берәмлек-лексема буларак, фигыль нигезе бернинди өстәмә грамматик мәгънә белдерми, барлык грамматик мәгънәләрдән азат була. Төрле грамматик мәгъ­нә­ләрне татар телендә нигезгә бер-бер артлы ялганып килгән форма ясагыч кушымчалар белдерә. Мәсәлән: бар-гала-ган-нар – нәтиҗәле үткән заман хикәя фигыль, -гала – эшнең кабатлануын белдерә, III зат күплектә; бар! дигәндә исә лексемадан тыш өстәмә грамматик мәгънәләр бар – б о е р у м о ­ д а л ь л е г е һәм II зат берлек мәгънәсе. Боерык фигыль­дә бу өстәмә мәгънәләр кушымча юклыгы белән тәгъбир ителә. Алдагы бүлекләрдә әйтелгәнчә, тел белемендә мондый күренеш н у л ь м о р ф е м а, ягъни мәгънә (мәгъ­нә­ләр) белдерүче нуль (значимый нуль) дип атала.

Сөйләм эчендә төрләнә торган сүз төркемнәре гомумән чиста нигез хәлендә генә кулланылмыйлар, алар һәрчак грамматик яктан формалашкан булалар. Мәсәлән, җөмләдә кушымчасыз кулланылган исем һәрвакыт диярлек б а ш к и л е ш фор­масында була: Электә җыен узды – җәй узды ди торган булганнар (Г.Бәширов). Чиләкләренә су алып, тиз генә китмәкче булды (Ф.Хөсни). Шуның кебек үк, өстәмә кушым­чаларсыз кулланылган һәр фигыль контекстта грамматик яктан формалаша, ягъни II зат берлектәге боерык фигыль формасында була: Якуб чокырын каплап, чынаягын этәреп куйды. – Бир тагын берне ясыйк. Бигрәк аз эчтең, бир инде... (И.Гази).

Ясалышы, ягъни төзелеше буенча фигыль нигезенең түбәндәге төрләре була:

тамыр нигез: бар-, кил-, утыр-, йөгер- һ.б.

ясалма нигез: эшлә-, башла-, аша-, киме-, бае-, югал-, төзәл- һ.б.

кушма нигез: саубуллаш-, буйсын-, күзалла- һ.б.

тезмә нигез: тәэмин ит-, баш ват-, карар кыл-, авыз ит-, аяк чал- һ.б.

§ 68. Фигыльнең лексик-грамматик һәм лексик-семантик төркемнәре. Морфологиядә фигыль грамматик үзенчәлекләре ягыннан, ягъни үзенең төп грамматик категорияләре буенча өйрәнелә. Әмма тел, үзенең төзелеше һәм кулланылышы буенча, катлаулы бер система тәшкил итә, һәм аның һәр өлкәгә (яруска) караган берәмлекләре – авазлар, лексик берәмлек булган сүзләр, төрле грамматик чаралар – үзара тыгыз бәйләнештә яши. Бу бәй­ләнешләр исә җөмлә эчендә, сөйләмдә реальләшә. Шуңа бәйле рәвештә, соңгы елларда тел белемендә фигыль лексикасын өйрәнү, һәм аның фигыльнең морфологик табигатенә бәйләнешен ачыклау юнәлешендәге фәнни тикшеренүләр активлашып китте.

Бу юнәлештә татар тел белемендә дә фигыль лексикасын өйрәнүгә караган яңа кызыклы тикшеренүләр барлыкка килде. Мәсәлән, Д.Г.Тумашеваның «Татар грамматикасы»ның II томында урын алган фигыльнең г о м у м и л е к с и к м ә г ъ н ә с е, шулай ук фигыльнең в а л е н т л ы г ы, фигыль а к т а н т л а р ы турындагы яңача аңлатмалары кызыклы.

Традицион грамматикада без фигыль э ш – х ә л н е белдерә дигән билгеләмәгә күнеккән. Бу дөрес, һәм эш-хәлне белдерү – ул фигыльнең лексик-семантик, яки гомуми лексик мәгънәсе. Әмма, мәсәлән, исемнең гомуми лексик мәгъ­нәсе белән фигыльнең шундый ук мәгънәсе арасында шактый аерма бар. Әлеге хезмәттә исем белән чагыштырганда «...фигыльнең мәгънәсе үтә г о м у м и, үтә к и ң һәм аның нигезендә объектлар арасындагы м ө н ә с ә б ә т ята» дип билгеләнә (ассызык безнеке – Ф.Х.). Исем гомуми лексик мәгънәсе буенча предметлыкны белдерә, ә предметлар, затлар чынбарлыкта яшиләр, исем исә аларның сөй­ләмдәге в ә к и л – р е ф е р е н т ла р ы була, ә фигыль белдергән эш-хәл исә шушы предметларга (объектларга) мөнәсәбәттә генә барлыкка килә. «Референция – исемнәр­нең чынбарлыктагы объектларга караганлыгы дип билгеләнә. Чыннан да, бөтен галәм, дөнья, табигать, безнең мохит төрле җисем, җанлы һәм җансыз предмет, ягъни объектлардан тора, һәм алар телдә исем белән белдерелә: ай, күк, җир, агач, яфрак, шәһәр, өй, юл, йорт, көймә, кеше, бала һ.б. Бу объектлар исемнең чынбарлыктагы референтлары (вә­килләре). Ләкин чынбарлыктагы объектлар хәрәкәтсез яшәмиләр, һәм аларның хәрәкәтен, эш-гамәлен, ягъни үзара мөнәсәбәткә керүләрен телдә фигыль белдерә» [Татар грамматикасы, Т.II, 2002: 94 ]. Ә чынбарлык объектлары арасындагы мөнәсәбәтләр, контекстта сөйләм сөрешенә бәйле рәвештә, чиксез күптөрле булырга мөмкин, шуңа күрә дә фигыльнең мәгънәсе исемнекенә караганда да киң һәм күптөрле. Фигыльнең бик бай һәм катлаулы сүз төркеме булуы да асылда шуның белән аңлатыла.

Фигыль лексикасы фәндә гомумиләштерелгән мәгънәләре буенча төрле тематик (лексик-семантик) төр­кем­чәләргә бүлеп өйрәнелә: х ә р ә к ә т фигыльләре, э ш ­ н е, э м о ц и о н а л ь х а л ә т н е белдерүче фигыльләр һ.б. Аерым тематик төркемнәргә кергән фигыльләрнең чынбарлыктагы объектлар белән бәйләнешкә керү мөмкинлеге дә төрлечә. Эшне белдергән фигыльләр, мәсәлән, эшнең туры объекты белән мөнәсәбәткә керәләр: яза (нәрсә яза?) – хат яза, ә хә­рәкәт фигыльләренең туры объекты булмый: бара, йөгерә һ.б.

Төрле объектлар белән мөнәсәбәткә керү мөмкинлеге фи­гыльнең в а л е н т л ы г ы, фигыль белән мөнәсә­бәт­кә кергән объектлар аның а к т а н т л а р ы дип атала. Фигыльнең иң гади валентлыгы дип, мәсәлән, эш- хәлнең башкаручысы – субъекты белән мөнәсәбәтне алырга мөмкин. Мәсәлән: кар ява: субъект  фигыль (бер валентлы, яки бер актантлы); Бала китап укый: субъект  фигыль  объект (ике валентлы, яки ике актантлы) һ.б.

Фигыль лексикасын бу рәвешле өйрәнүдә төп ике юнәлештә төркемләү бар. Алар фигыльнең:

а) л е к с и к-г р а м м а т и к төркемчәләре;

ә) л е к с и к –с е м а н т и к төркемчәләре.

Фигыль лексикасын л е к с и к – г р а м м а т и к яктан төркемләгәндә традицион рәвештә а) к ү ­ ч е м л е һәм к ү ч е м с е з фигыльләр; б) ч и к л е һәм ч и к с е з фигыльләр аерып карала. Соңгы хез­мәт­ләрдә фигыльләрне д и н а м и к һәм с т а т и к, а к т и в һәм п а с с и в төркемчәләргә бүлү дә бар.

Туры объектны белдергән сүзләр белән мөнәсәбәткә керү-кермәүләренә карап, фигыльләр к ү ч е м л е һәм к ү ­ч е м с е з фигыльләргә бүленәләр. Күчемле фигыльләрдә эш-хәл һәрвакыт туры объектка юнәлгән була: китап уку, хат язу, җир казу, аш пешерү һ.б. Күчемсез фигыль­ләрдә эш объектка юнәлми, гадәттә субъект белән чикләнә: кар ява, кояш чыкты, әни кайтты, баш авырта һ.б. Күчемле-күчемсезлек үз чиратында фигыльләрнең гомумиләштерелгән лексик-семантик мәгънәләренә бәйле. Тикшеренүчеләр билгеләгәнчә, э ш н е, һәртөрле г а м ә л н е белдергән фигыльләр гадәттә күчемле була, ә х ә р ә к ә т фигыльләре, шулай ук ф и з и к яки п с и х и к халәтне белдергән фигыльләр күчемсез була (югарыда китерелгән мисалларга игътибар итегез).

Ч и к л е һәм ч и к с е з фигыльләргә бүлү фигыль белдергән эш-хәлнең үтәлү дәрәҗәсенә, ягъни ахыргача үтәлү-үтәлмәвенә бәйле.

Ч и к л е фигыльләрдә эш үзенең логик чигенә омтыла һәм эш чиккә җитү белән туктала һәм башкаручы яңа халәткә күчә. Чикле фигыльләрнең семантикасы аеруча үткән заман формаларында ачык сиземләнә: килде, китте, төште, утырды, торды, әйтте, тапты, ишетте, алды һ.б.

Җылы җилләре, ләйсән яңгырлары белән апрель килде. Табигатьтә һәм кешеләрнең күңелләрендә нинди генә яңарулар уятмады апрель. Ул өй артындагы кечкенә бакчаларда агач бөреләре булып күперде, ул елгаларда ташу булып кузгалды, яшь егетләрнең һәм яшь кызларның беренче мәхәб­бәтләренә кушылып, җырга әйләнде (Ф.Хөсни).

Чиксез фигыльләрдә гадәттә дәвамлы эш-хәлләр белдерелә, аларда эшнең чигенә күрсәтелми. Мондый фигыльләрнең әлеге үзенчәлеге хәзерге заман формасында ачыграк күренә: яши, ярата, тырыша, тәрбияли, хөрмәт итә, кайгыра һ.б. Әмма эшнең дәвамлы булуы, чиксезлек төсмере үткән заман формаларында да, башка фигыль формаларында да саклана. Мәсәлән:

Егет менә шул утта янды. Шул көрәшләр, шул газаплар, шул каһарманлыклар эчендә кайнап, аның яшь йөрәге якты киләчәкнең матур көннәре өчен үзен бер көрәшче итеп үстерү дәрте белән тулып ялкынланды (Г.Ибраһимов).

Фигыль лексикасын мәгънәләренә карап, л е к с и к-с е м а н т и к төркемнәргә аерып өйрәнү төрки тел белемендә Н.К.Дмитриев тарафыннан башлана. Тюркологлардан галимнәрдән, бу өлкәдә шулай ук Э.Р.Тенишев, Ә.Ә.Юлдашев, Н.З.Гаджиева, А.А.Коклянова, В.Ф.Вещилова һ.б. галимнәрнең хез­мәтләре бар. Татар телендә исә фигыльләрнең семантик төр­кемчәләре башлап Ф.Ә.Ганиев тарафыннан өйрәнелде [Ганиев, 1984:75-84]. Галим фигыль лексикасын 11 тематик төркемгә бүлә. Соңгы еллардагы хезмәтләрдән исә Р.Д.Лизунова һәм Р.К.Иштанова тикшеренүләрен күрсәтергә мөм­кин [Лизунова, 1988; Иштанова, 2002].

«Татар грамматика»сының II томында фигыль лексикасы башта зур өч төркемгә бүленә:

а) э ш фигыль­ләре;

ә) х ә л –т о р ы ш фигыльләре;

б) м ө н ә с ә б ә т фигыльләре;

Бу төркемнәрнең һәркайсы ваграк төркем­чә­ләр­гә аерыла. Эш фигыльләренә, мәсәлән, физик яктан э ш – г а м ә л н е белдергән фигыльләр (ясау, төзү, тегү, үрү, сүтү, түгү һ.б.), а к ы л э ш ч ә н л е г е н белдергән фигыльләр (уйлау, фикер йөртү, дәлилләү, исбатлау һ.б.), х ә р ә к ә т н е белдергән фигыльләр (килү, йөрү, йөзү, үтү, узу һ.б.) һәм шулай ук с ө й л әм э ш ч ә н л е г ен белдергән фигыльләр һ.б. төркемчәләр керә.

Х ә л – т о р ы ш фигыльләре эчендә я ш ә е ш фигыль­ләре (туу, яшәү, гомер итү, утыру, тору һ.б.), нәрсәне дә булса с ы й ф а т л а у, сыйфат үзгәрешен күрсәтү (агару, саргаю, суыну, җылыну, батыраю, күбәю, азаю һ.б.), ф и з и к һәм э м о ц и о н а л ь халәтне белдергән фигыльләр (та­зару, ябыгу, авыру, савыгу, борчылу, ярату, сагыну һ.б.) аерып карала.

М ө н ә с ә б ә т фигыльләренә исә җиңү, ярдәмләшү, мәҗбүр итү, булышу, күрешү, танышу һ.б. кебек фигыльләр кертелә һ.б.