Хәзерге татар теле татар халкының милли теле, халыкның рухи һәм мәдәни хәзинәсенең бер чагылышы

Вид материалаДокументы
Кинәт клуб ишеге ачылды. Кемдер баскычка чыкты. Тәмәке уты күренеп китте
Ни газизрәк – бу Ватанмы? Аһ, туган каумем газиз
Бакчага кем кергән? – Ах, дуңгыз, тагын Зөлфия кергән...
Чү, тсс, һайт, карагыз аны
Көш, үләт кыргыры!
Минем барлыгы биш пар күгәрченем бар иде, әниемнең агасы Госман абый тагын бер пар күгәрчен бүләк итте
Башка илләр миңа кирәк түгел, Хыялым юк минем ул хакта...
Хәзер сөйләп торудан мәгънә юк, әлбәттә
Урманда бар, кырда юк, мунчада бар, өйдә юк
Тиздән бит Таулы Төбәкнең район сабан туйларын үткәрәсе бар. Сабан туе комиссиясенә керергә риза булмассыз микән?
Ул үзләренә кайткан булырга тиеш
Гыйззәтуллин, әлбәттә, бу хикмәтләрне белми иде
Икән сүзе күбрәк фикерне раслау, нәтиҗә ясау мәгънәсен, имеш
Подобный материал:
1   ...   13   14   15   16   17   18   19   20   21
§ 155. Гомуми төшенчә. Ымлыклар - кешеләрнең хис-тойгыларын, эчке кичерешләрен, ихтыярын белдерә торган үзенчәлекле сүз төркеме.

С е м а н т и к яктан алар чынбарлык күренешләрен, хис-тойгыларны, ихтыярны белдерәләр, әмма ымлыклар бу кичерешләрне, ихтыярны башка мөстәкыйль сүз төркемнәре кебек атап күрсәтмиләр, ә кыска юл белән белдерәләр, аларның номинатив функцияләре юк.

М о р ф о л о г и к яктан ымлыклар төрләнмиләр, бары тик кайбер ымлыкларга гына сүз ясагыч кушымчалар ялгана: уфылдау, ахылдау һ.б.

С и н т а к с и к яктан ымлыклар җөмлә кисәге була алмыйлар, үзләре генә аерым җөмлә төзиләр, яки җөмләгә өстәмә эмоциональ төсмер бирү өчен кулланылалар.

Кинәт клуб ишеге ачылды. Кемдер баскычка чыкты. Тәмәке уты күренеп китте:
  • Һәйт!

Малайлар тәрәзә яныннан борчак шикелле читкә тәгәрәштеләр (Р. Бәшәр). Ә-ә, шулаймыни...дигән булды Хәдичәтти-артистка (М.Мәһдиев). Ах, хәйләкәр абый! Җирне, кешеләрне яраттырып, яраттырган икән үзен дә (Р.Гаташ).

§ 156. Ымлыкларның структур төрләре һәм ясалышы. Составы буенча ымлыкларны т ө п һәм я с а л м а төрләргә бүлеп карыйлар. Төп ымлыклар кешеләрнең эмоциональ халәтенә бәйле рәвештә чыгарылган авазлардан яки аваз җыелмаларыннан тора. Татар телендә төп ымлыкларның түбәндәге структур төрләре бар:

а) я л г ы з а к ымлыклар: а, ә, э, у, йә, йа, ай, әй, уй, аһ, ах, их, уф, на, мә, ну, һа, һә, һу, һи, фу, фи, һм, чү, әһә, һай, һәйт, абау һ.б.

Шулай ук рус ымлыкларына охшатып әйтелгән о, ой, эх, оһо ымлыклары да очрый;

б) к а б а т л а н ы п килгән ымлыклар: а-а, и-и, у-у, ай-ай, уй-уй, һәй-һәй, чү-чү, на-на, көш-көш һ.б.

в) п а р л ы ымлыклар: ай-һай, ай-йай, ах-ух һ.б.

Я с а л м а ымлыклар дип башка сүз төркемнәреннән күчкән һәм кыска юл белән хис-тойгы, ихтыярны белдерә торган сүзләргә әйтәләр. Телдә бу рәвешле морфологик –синтаксик ысул белән ясалган ымлыклар шактый күп һәм составы ягыннан да алар төрле:

а) аерым мөстәкыйль сүзләрдән аерымланган ымлыклар: бәә-леш (гаҗәпләнү), тамаша (нинди дә булса эшне хупламау), каравыл! (курку), пычагым (санга сукмау). Мондый ымлыклар арасында төрле сүзтезмәләрдән күчкәннәре дә бар: кит аннан! (нык гаҗәпләнү, көтелмәгәнлек), йөзе кара булгыры (каргыш) һ.б.;

б) илаһияткә, мифик көчләргә сыгынуга бәйле ымлыклар: алла сакласын, я рабби, ай алла, шайтан алгыры һ.б.

в) исәнләшү, саубуллашу кебек этикет сүзләргә бәйле ымлыклар: исәнмесез, сау булыгыз, хушыгыз, гафу итегез һ.б.[Тулырак карагыз: Татар грамматикасы,2002:416].

§ 157. Ымлыкларның мәгънә буенча төрләре. Башлап, ымлыклар ике зур төркемгә бүленә: 1) х и с – т о й г ы, кичерешләрне белдерә торган, ягъни э м о ц и о н а л ь ымлыклар; 2) и х т ы я р н ы белдерә торган ымлыклар. Аларны күбрәк и м п е р а т и в ымлыклар дип атыйлар.
  1. Эмоциональ ымлыклар һәм аларның семантик төркемчәләре.

а) шатлану, канәгатьләнү, соклануны белдерә торган ымлыклар: и, әй, их, иһи, әй, ай-яй, абау, сөбханалла, бәрәкалла һ.б.

Әй, бу яшәү! Шомлы! Тилмерткеч кызык! Илаһ көч йөри Биләүне Кәфенгә кадәр сузып! (Р.Фәйзуллин). И, бу җиһанның гадел минутлары! (М. Галиев). И-и-х, син, нинди саф, нинди матур күңелле егет син,- диде озын керфекле кыз... (М.Мәһдиев). Шул апа Һадины Фәхриев янына кертергә кушты. Бүлмәдә иң элек ул зур-зур тәрәзәләрне күрде. Ай-яй олы! Ишек алды ап-ачык күренеп тора! (А. Гыйләҗев). Шул заманнан бирле айның туганына Һәм дә алтын көпчәк төсле тулганына Карап, күңлем кайчан минем хәйран кала, Диям шунда: сөбханалла, сөбханалла! (Г. Тукай).

б) үкенү, көчле теләк, рәнҗү, зарлану кебек хис-тойгыларны белдерә торган ымлыклар: аһ, их, йә алла, әй раббым һ.б.

Ни газизрәк – бу Ватанмы? Аһ, туган каумем газиз (Дәрдмәнд). Тынма әле, Тынма әле яңгыр. Син туктасаң, җанга, аһ! Авыр... (Р.Аймәт). Их, әле дә безнең әниебез булса икән ул! Әни үзе бар чагында мичкә дә ягып җибәрә иде, мич янып торса, өйдә шундый җылы була ич (Р. Фәизов). Йә алла! Ләйсәннәрең җанны юа алырмы күздән канлы яшьләр акканда (Р. Фәйзуллин).

в) курку, шомлану, көяләнү, гаҗәпләнү, шөбһәләнүне белдерә торган ымлыклар: ах, аһ, уф, бәй, ай, ай-һай, Ай алла, абау һ.б.

Ай аллам, нигә икән?- диде Зөләйха ихлас көяләнеп (А. Гыйләҗев). Шулай утыра торгач, Ләлә кисәк кенә шыпырт итеп, әллә нинди шомлы итеп әйтеп куя: - Абау, нәрсә бар анда?- Кайда? Кайда ул?- дибез без, дәррәү әсәренеп (Р. Фәизов). Карале, әллә кая кереп киткәнмен, Кайда күрдең ул Габдерәхимне?- Норвегиядә. – Бәй, ансы нәрсә тагын? Таш кыядан гына торган бер ил бар төньякта (З. Зәйнуллин). Яңалык әйтимме? – Ай-һай яңалык булырмы икән? (М. Мәһдиев).

г) искитмәү, санга сукмау, кимсетү, мәсхәрәләү, иронияне белдергән ымлыклар: һәй, ә-әй, фи, фу, и-и, һи-и-и һ.б.

Ә-әй! Алма бәлеше ир-ат ашымыни ул?!- дип, сүзгә Госман катнашты (К.Тимбикова). Һәй, юлда сөйләгәннәргә ышансаң!... Юлда мин Мисыр короле Фарукның кияве булып йөрим! (А.Гыйләҗев). Фу, төнәткәнсең, Вәлиәхмәтовны ысларга җыенмыйдыр ич? (А.Гыйләҗев). Ә кем сугар соң ул кирпечне?- дип көлде әти. – Ай алла! Менә Радик белән тотабыз да сугабыз аны! (Р. Фәизов).

д) ярсу, канәгатьсезлек, каргау, ачулану, шелтәләүне белдерә торган ымлыклар: у-у, ах, эх, һе, һы, каһәр суккыры, гөнаһ шомлыгы һ.б.

Бакчага кем кергән? – Ах, дуңгыз, тагын Зөлфия кергән... (М. Мәһдиев). Зиннур, Хәлим кулындагы шатуннарга үрелеп сорады: - Нинди җилләр ташлады? Әллә бөтенләйгәме? – Һе, бөтенләйгәме! Кемгә кайтам инде мин бөтенләйгә? (З. Зәйнуллин). Аһ, гөнаһым шомлыгы, бу кучеры бик тын тагын, Җырламыйдыр бер матурның балдагын йә калфагын (Г. Тукай).

е) исәнләшү, саубуллашу, гафу үтенү, рәхмәт әйтүне һ.б. белдерә торган ымлыклар: рәхмәт, исәнме, исәнмесез, сау булыгыз, хушыгыз, рәхим итегез һ.б.

Исәнме, мәгърур тау! Туган як тәхете – Чатыр тау, исәнме! (М. Галиев). Рәхмәт яусын, килен!- ди ул, һәм урыныннан кузгала (Р. Фәизов). Хуш, Дилә! Хуш, бәгърем, хуш! Савыгып кына кайт!- дип кабатлады ул күңеленнән (А. Гыйләҗев).

Ихтыярны белдерүче ымлыклар. Ихтыярны белдерүче, ягъни императив ымлыклар боеру, тыю, чакыру, эндәшү, әйдәү кебек мәгънәләрне белдерәләр, аларга чү, тсс, әй, әйдә, һайт кебек һ.б. ымлыклар керә.

Чү, тсс, һайт, карагыз аны ымлыклары т ы ю, к и с ә т ү н е белдерә:

Чү, дим, чү... Нишләдең инде, бирән булганмы әллә, кепканы тешлисең...(М. Мәһдиев). Тсс! ...Исемен дә беләм! Тик әйтмим генә! кешеләр бит халәтемне бүтәнчә дип белә... (Р.Фәйзуллин). Өйгә килеп керүенә әби иң беренче гамәле итеп кулына мич алдыннан тимер кыскыч алыр иде. – Һәйт, каферләр!.. Тик кенә утырыгыз. Тузгытмагыз бу кадәр тузан, карагыз аны!...дип, безгә кыскычны күрсәтер иде (Р. Фәизов).

Әйдә, әйдәле, әйдә-әйдә, я, ягез, ягез әле, алла ымлыклары чакыру, өндәүне белдерә: Әйдә, дуслар, җырлыйк әле, без ташкичү бит әле... (М. Мәһдиев). Әйдәле, Акбай, өйрән син, арт аягың белән тор... (Г. Тукай). Ягез, бер дога (А. Гыйләҗев). Йә, буласыңмы инде! (Сөйләм теле). Алло, Җир! Йолдызлар эндәшә, эндәшә! (Р. Әхмәтҗанов).

Императив ымлыкларга шулай ук кош-кортларны, хайваннарны чакыру, куу сүзләре дә керә: көш, прес, пес-пес, маһ-маһ., чәбә, на, на-на, ти-ти-ти һ.б.

Урамда нинди күңелле! Бер сыерның аркасына чәүкә кунган. Көш, үләт кыргыры! (И. Гази). Бу яхшы малай, ... “көш, көш, көш” димәс, Кыланмас алай, Куркытмас, тимәс (Ш. Галиев). “Әйдә, чап, кучер казанга! Атларың ку: на! На-на!” (Г. Тукай).


Модаль сүзләр.

§157. Гомуми төшенчә Модаль сүзләр сөйләмдә модальлек белдерүнең лексик чарасы буларак билгеләнә. Белгәнебезчә, модальлек, киң мәгънәдә, сөйләмнең чынбарлыкка төрле-төрле мөнәсәбәтен белдерү дигән сүз, һәм ул күп төрле тел чаралары – морфологик, синтаксик, фонетик һәм лексик чаралар ярдәмендә башкарыла. Морфологик җәһәттән без, мәсәлән, алда фигыльләрнең модаль мәгънә белдерүдә мөмкинлекләре гаять зур икәнен күреп үттек: наклонениеләр, модаль мәгънә белдерә торган аналитик фигыль формалары һ.б; синтаксик яктан – җөмлә төрләре (сорау, тойгылы, өндәү һ.б. җөмләләр), фонетикада исә басым һәм интонация һ.б. шулай ук сөйләмнең модальлеген белдерәләр. Болардан тыш телдә махсус рәвештә сөйләмнең чынбарлыкка төрле-төрле мөнәсәбәтен: реальлеген, мөмкинлеген, кирәклеген, тиешлеген, ихтималлыгын, ышанычлы булуын һ.б.ны белдерә торган лексик берәмлекләр – модаль сүзләр кулланыла.

Мәгънә төсмерләре һәм синтаксик функцияләре буенча модаль сүзләрне Д.Г.Тумашева ике төркемгә бүлеп карый:

1) сөйләмнең чынбарлыкка мөнәсәбәтен объектив рәвештә белдерә торган модаль сүзләр;

2) сөйләмнең чынбарлыкка мөнәсәбәтен сөйләүченең субъектив бәяләве аркылы белдерә торган модаль сүзләр [Тумашева, 1964: 297 ].

Беренче төркемгә: бар, юк, кирәк, тиеш, мөмкин, ярый сүзләре, ә икенче төркемгә: әлбәттә, дөрес, чыннан да, икән, билгеле, ахры, имеш, бәлки, бугай, шаять, ичмасам һ.б сүзләр керә:

Минем барлыгы биш пар күгәрченем бар иде, әниемнең агасы Госман абый тагын бер пар күгәрчен бүләк итте (Ф.Хөсни). Кояш инде баеп та өлгерде, ә кайтып җитәргә ким дигәндә өч сәгать вакыт кирәк әле (Ә.Еники). Билгеле, бу кап-кара урманда һәр ерткыч та бар, юк түгел аю, бүре, төлке – җиһан корткыч та бар (Г.Тукай). Мин җир өстен артык сөйдем, бугай, Артык сөйдем аның гөлләрен, Һәрбер буйга җиткән каен кызын Усак егетеннән көнләдем (Һ.Такташ). Сабан туена, тәгаен, кайтырбыз (Г.Бәширов).

Татар теле буенча хезмәтләрдә бу типтагы сүзләрне бәяләүгә галимнәр төрлечә якын киләләр. Мәсәлән, беренче төркемгә кергән бар, юк, кирәк, тиеш кебек сүзләр «Татар грамматикасы»нда «хәбәрлек сүзләр» атамасы белән мөстәкыйль сүзләргә кертеп каралган [Татар грамматикасы, 2002: 233 – 237], һәм бары тик сөйләүченең субъектив бәяләвенә бәйле һәм җөмләдә күбрәк кереш сүз вазыйфасын башкара торган, дөрес, әлбәттә, мөгаен, имеш һ.б. сүзләр генә модаль сүзләр буларак тикшерелә. Дөрес, беренче төркемгә кергән сүзләрне «хәбәрлек сүзләр» дип бәяләү Г.Алпаровтан ук килә. В.Н. Хангилдин да бу типтагы сүзләрне хәбәрлек сүзләр дип тикшерә. Д.Г. Тумашева исә, алда күрсәтелгәнчә, һәр ике төр сүзләрне модаль сүзләргә кертеп карый.

Бер үк грамматик күренешне бу рәвешле төрлечә бәяләүнең объектив сәбәпләре дә бар, билгеле.

Беренчедән, модальлек, модаль сүзләр грамматик хезмәтләрдә чагыштырмача соңрак өйрәнелә башлады, һәм төрле телләрдә бу тел күренешен аңлатуда хәзергә кадәр фикер башкалыклары да бар. «Русская грамматика»да, мәсәлән, [т. I, 1980] хәбәрлек (предикатив) сүзләр һәм модаль сүзләр гомумән аерым каралмаган.

Икенчедән,бу ике төр модаль сүзләр үзләренең грамматик табигате, бигрәк тә синтаксик функцияләре белән чыннан да бер-берсеннән шактый нык аерылалар. Беренче төр модаль сүзләр – бар, юк, тиеш, кирәк һ.б. җөмләдә күбрәк мөстәкыйль рәвештә хәбәр булып, яки кушма хәбәр составында киләләр һәм предметларның яки күреншләрнең булуын (барлыгын) яки юклыгын, кирәклеген, булырга тиешлеген һ.б. объектив рәвештә хәбәр итәләр.

Мәсәлән:

Башка илләр миңа кирәк түгел, Хыялым юк минем ул хакта... (Н.Дәүли). Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен, Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын, Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен, Кирәк түгел мәгънәсе көлке уен (Г.Тукай).

Икенче төр модаль сүзләр: әлбәттә, бәлки, бугай һ.б. исә хәбәр ителә торган күренешкә сөйләүченең субъектив мөнәсәбәтен белдерәләр, алар җөмләдәге башка сүзләр белән мөнәсәбәткә кермиләр, җөмлә кисәге вазыйфасын башкармыйлар, җөмләгә тулаем модаль төсмер өстиләр, яки үзләре генә аерым җөмлә булып киләләр:

Мәсәлән:

Хәзер сөйләп торудан мәгънә юк, әлбәттә (Р.Хәмид). Бәлки, әтиемнең әтисен, минем бабамны беләсездер? (Ә.Еники). Әни моны белде, ахры (Г. Ибраһимов).

Шул ук вакытта, бу ике төркемгә кергән: тиеш, мөмкин, кирәк, дөрес, билгеле, әлбәттә, бәхәссес, бәлки, бугай, мөгаен һ.б. сүзләр һәркайсы телдә үзенчәлекле лексик-грамматик сүзләр классын тәшкил итәләр, лексик-семантик яктан һәм грамматик яктан характерланалар. Бу сүзләр синтаксик функцияләре һәм аерым морфологик билгеләре буенча (төрләнү-төрләнмәү) аерылсалар да, семантик яктан зур уртаклык күрсәтәләр – аларның һәркайсы модаль мәгънә белдереп һәм сөйләмнең чынбарлыкка мөнәсәбәтен төрле яклап характерлыйлар.

Хәбәрлек сүзләр дип модаль сүзләрдән аерылган кирәк, тиеш, мөмкин, ярый сүзләренә игътибар итсәк, семантик яктан аларны бары тик кирәклек, тиешлек, мөмкинлекне белдерә торган сүзләр дип кенә бәяли алабыз, башкача мөмкин түгел. Ә бар, юк сүзләре исә эш-хәлнең, күренешнең реальлеген яки реаль булмавын белдерәләр. Бу – шулай ук модальлеккә карый. Татар грамматикасында да бу типтагы сүзләр хәбәрлек сүзләр дип бирелсә дә, һәр очракта аларның модаль мәгънә белдерүләре билгеләп үтелә: «Кирәк, тиеш (тиешле) һәм мөмкин... болар – өч төрле модаль мәгънә белдерә торган сүзләр (Ассызык – безнеке – Ф.Х.). Кирәк сүзе (1) – зарурилык (необходимость), тиеш сүзе (2) – тиешлек (долженанвование), ә мөмкин сүзе – мөмкинлек (возможность) мәгънәләрен белдерәләр» [Татар грамматикасы, 2002: 331]

Без дә, үз чиратыбызда морфологик хезмәтләрдә инде җитәрлек дәлилләгәнчә [Карагыз: Тумашева, 1964: 277 – 278 ], һәр ике төркемгә кергән сүзләрне модаль сүзләр дип бәяләү һәм аларның уртак һәм аермалы якларын билгеләп, ике төркемгә аерып карау методик яктан дөресрәк булыр дип саныйбыз.

§158 Модаль сүзләрнең кулланылыш үзенчәлекләре. Бар, юк модаль сүзләренең килеп чыгышы исемнәр белән бәйләп карала һәм алар сөйләм эчендә исемнәрчә төрләнеп килергә дә мөмкин. Мәсәлән: Бары бергә, югы – уртак (мәкаль). Ә шулаймы? – акча барда, бар да дуст шул, бар да яр, Акча исе чыкмый торса, бар да яныңнан таяр (Г.Тукай). Син юкта килгәннәр иде (сөйләм теле).

Бу модаль сүзләр җөмләдә үзләре генә дә хәбәр булып киләләр: Урманда бар, кырда юк, мунчада бар, өйдә юк (табышмак). Кинән, тынлык сөйгән дустым: Дөньяда ул атау бар. Бар ул хыялың эзләгән төтенсел кыя таулар! (Н.Хисамов). Арча районында туып-үскән егет. Шуңадыр, балык тотуга хиреслеге юк (В.Нуруллин).

Юк модаль сүзе субъектив модальлекне белдереп, җөмләгә тулаем карарга да мөмкин. Бу очракта ул, җөмлә кисәкләренә бәйсез кулланыла һәм инкярны белдерә: Юк, кояшым, мин беләм: син батмагансың мәңгегә (Г.Тукай). Шундый ук сөйләм ситуациясендә раслауны белдереп әйе сүзе килә: Әйе, ул килгән иде (сөйләм теле).

Бар, модаль сүзе, -асы / әсе кушымчалы сыйфат фигыль белән килеп, кирәклек модаль мәгънәсен, -у / ү кушымчалы исем фигыль белән килеп, ихтималлыкны белдерә: барасы бар, күрәсе бар, килүе бар һ.б.

Тиздән бит Таулы Төбәкнең район сабан туйларын үткәрәсе бар. Сабан туе комиссиясенә керергә риза булмассыз микән? (Г.Ахунов). Кеше-кара күрүе бар (сөйләм теле). Казалар кебек очасылар китәселәр юк минем (Х.Туфан).

Кирәк, тиеш, мөмкин, ярый (ярамый) модаль сүзләре җөмлә эчендә күбрәк фигыльнең инфинитив яки исем фигыль формалары белән кулланылалар һәм кирәклек, тиешлек, мөмкинлек модаль мәгънәләрен белдерәләр: барырга кирәк, килергә тиеш, әйтергә мөмкин, сөйләргә ярый һ.б.

Ул үзләренә кайткан булырга тиеш (К.Тимбикова). ... Кинәт килеп кергән кеше, аның өнен алды... Сорашырга да ярамый, тайга гадәте, сабыр булырга да кирәк, кешене, битен-күзен юындырып, чәйгә утырттылар (Я.Зәнкиев). ...Ул үзенең шәкертенә, янәшәдә утырып торуы белән генә булса да ярдәм итәргә тиеш (Г.Ахунов). – Михаил Владимирович, Саттаровның әнисе күренергә рөхсәт сорый... – Бирергә кирәк, – диде баш врач, әйләнеп карамыйча гына (А.Шамов).

Сөйләмнең чынбарлыкка мөнәсәбәтен сөйләүченең субъектив бәяләве аша белдереп, кереш сүз функциясендә кулланыла торган модаль сүзләр үз мәгънәләре буенча берничә төркемгә бүленәләр:

1) раслауны белдерә торган модаль сүзләр: әлбәттә, шиксез, һичшиксез, бәхәссез, дөрес, тәгаен, чыннан да һ.б.

Гыйззәтуллин, әлбәттә, бу хикмәтләрне белми иде (М.Мәһдиев). Сабан туена, мөгаен, кайтырбыз (Г.Бәширов). Безнең, чыннан да, горурланып сөйләрлек шагыйрьләребез бар (С.Хәким). Дөрес, аның бабасы, сөйләвенә караганда, таза гына тормышлы булган (Ә.Еники). Чыннан да, Александр Николаевич моңа сөенәчәк бит. Шәкертләрем җүнле кешеләр булып чыкты, дип күңеленнән горурланачак (Г.Ахунов).

2) фараз кылу, ихтималлык, икеләнү төсмерләрен белдерә торган модаль сүзләр: бәлки, бугай, күрәсең, шәт, мөгаен, гүя, ихтимал, ахры, икән, тиеш һ.б.

Бәлки, аның шул тирәдә генә оясы бардыр... (М.Мәһдиев). Сезнең күбегез, ихтимал, җидееллык мәктәптә чит тел укытучысы булып эшләр (М.Мәһдиев). Хатын-кыз табигатен ярыйсы гына аңлый иде, бугай Чыңгыз (З.Зәйнуллин). Ә каеннар, бәлки, белмәгәндер, Миңа гына шулай тоелгандыр, Яфраклары җәрәхәттән түгел, Көз җиткәнгә генә коелгандыр (Г.Мөхәммәтшин). Җылы төннәрдә, караңгы күк йөзендә, якты нур бөркегән балкышлар кабатланып куя. Гүя, бик-бик еракта, офык артында, тавыш-тынсыз гына яшен яшьнәп алган сыман тоела (Л.Хәмидуллин).

Тикшеренүчеләр шулай ук икән, имеш, микән кебек сүзләрне дә субъектив-модальлекне белдерә торган сүзләргә кертеп карыйлар [Карагыз: Татар грамматикасы, 2002: 344 – 350 ].

Икән сүзе күбрәк фикерне раслау, нәтиҗә ясау мәгънәсен, имеш сүзе – беркадәр ирония катыш нәтиҗә ясау яки фараз кылуны белдерә:

Заһит чүмәлә тарттыручы малайларның мәйханә килүләрен күзәтеп, абайламыйча да калган, кыз-кыркын, егет-җилкенчәк кибән тирәсенә җыелган икән (М.Әмирханов). Шул заманнан бирле, кем, алтын-көмеш күл төбендә һич хисапсыз күп, имеш.. Киптисә бер дәфга кузгалып бары – күл буеның мәдрәсә талибләре Барча байлыкны җыячаклар имеш (Г.Тукай).

Алда билгеләгәнчә, субъектив модальлекне белдергән сүзләр җөмләдә күбрәк кереш сүз вазыйфасында киләләр. Әмма һәр кереш сүзнең модаль сүз була алмавын билгеләү белән дә тикшеренүчеләр, һичшиксез, хаклы. Кереш сүзләр – синтаксик категория, аларны модаль сүзләр белән тиңләштерергә ярамый. Әйтик, димәк, ниһаять, гомумән, кыскасы, беренчедән, мәсәлән кебек сүзләр гадәттә җөмләдә кереш сүз булып киләләр, әмма алар модаль мәгънә белдермиләр [Тумашева, 1964: 289 б., Татар грамматикасы, 2002: 340].


1 -ган бар/юк төзелмәсенең кулланылыш үзенчәлекләре турында ... битләрне кара.