Хәзерге татар теле татар халкының милли теле, халыкның рухи һәм мәдәни хәзинәсенең бер чагылышы

Вид материалаДокументы
Ишек катында мине берьюлы ике хатын-кыз каршылады (
Минем әти эшкә иртәнге алтыда китә, кич сигездә кайта
Күрде Иргали: юл икегә аерылган, акыллы мал шуңа туктаган икән
Сугышның икенче көнендә үк миңа повестка килде
Ул вакытта инде йортлар егермешәр катлы һәм төрле төстә булырлар
Кыйгач кашым, Асыл ташым, Йоклаек икәү...
Гази бүтән бер сүз дә әйтмәде
Күз язмыйм: бер гөмбәгә, бер кызларга, бер егетләргә карап алам...
Кысса да синдә ятимлекләр, фәкыйрьлекләр мине, –
Айрылып китсәм дә синнән гомремнең таңында мин, И Казан арты! Сиңа кайттым сөеп тагын да мин
Болай эшләргә аны Сәлим өйрәткән иде (Г.Гобәй). Кыз җырлавыннан кайчан
Подобный материал:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   21
§ 52. Гомуми мәгълүмат. Гомуми л е к с и к мәгънәсе буенча сан предметларның с а н ы н, д а н ә и с ә б е н белдерә. Санның аерым төркемчәләре шулай ук предметларның санау буенча тәртибен, якынча санын, сан буенча тигез өлешләргә бүлүне һ.б. белдерә ала: ун китап, егерменче йорт, унбишләп кеше, икешәр алма.

Саннарның телдә төп л е к с и к м а я с ы, ягъни тамыр саннар күп түгел, бу яклап алар ябык система тәшкил итәләр:

б е р ә м л е к л ә р н е белдергән саннар: бер, ике, өч, дүрт, биш, алты, җиде, сигез, тугыз;

д и с т ә л ә р н е белдергән саннар: ун, егерме, утыз, кырык, илле, алтмыш, җитмеш, сиксән, туксан.

Болардан тыш сан исемнәренә йөз, мең сүзләре һәм миллион, миллиард кебек алынма берәмлекләр керә. Тарихи рәвештә ун мең мәгънәсен белдергән төмән (түмән) сүзе кулланыла.

Саннарның калган өлешен шул ук саннардан ясалган к у ш м а һәм т е з м ә саннар тәшкил итә: унике, унбиш, егерме бер, мең бер йөз егерме ике һ.б.

Сан сүз төркеменең я с а л ы ш ы шулай ук үзенчәлекле. Алар бары тик үз эчләрендәге сүзләрдән генә төзелә. Мәсәлән: унбиш, мең тугыз йөз алтмыш ике, сиксән тугыз һ.б. Дөрес, тарихи рәвештә дистә саннарының ясалышында төрле тел элементларының катнашуы сизелә. Әйтик, алтмыш (алты + мыш), җитмеш (җиде + меш), сиксән (сигез~сәкиз + ән) һ.б. Әмма -мыш, -ән(-ан) кисәкләрен галимнәр борынгыда шулай ук дистәне, ягъни ун төшенчәсен белдергән дип саныйлар. Сан исемнәренә шулай ук чирек, ярты, ярым сүзләре дә кертелә. В.Н.Хангилдин аларны өлешлекләр дип атый [Бу турыда карагыз: Хангильдин, 1954: 123].

М о р ф о л о г и к яктан татар телендә саннар, башка төрки телләрдәге кебек үк, төрләнми торган сүз төркеме. Чөнки алар предметларның санын, данә исәбен белдергән хәлдә, күбрәк исемне ачыклап киләләр, һәм андый сүз тезмәләрдә саннар килеш белән дә, т а р т ы м яки с а н белән дә төрләнмиләр: ике китап, ике китапны, ике китабым һ.б. Биредә аеруча сан белән ачыкланган исемнәрнең, предметның күплеген белдерүләренә карамастан, күплек сан кушымчаларын алмаулары үзенчәлекле: өч китап, ике йөз китап, мең китап һ.б. Типологик яктан, рус телендә, мәсәлән, сан белән ачыкланган исемнәр килеш, сан белән төрләнәләр, ягъни сан саналмышы белән ярашып килә: два ученика, двух учеников, двум ученикам һ.б.

Сөйләм эчендә саннар ике очракта исемнәр кебек килеш, тартым, сан белән төрләнгән хәлдә кулланылалар:

а) абстракт саннарны белдергәндә: ике икең дүрт була; унбиш өчкә тигез бүленә һ.б.; Корпуслары җиде генә әле. Җитәр бер көн җитмеш җидегә (С.Хәким).

б) саналмышы төшеп калып, исемләшкәндә: Кулымда ике алма, берсен ал, берсен алма! Бер тауда ун чишмә унысы ун төстә (С.Хәким).

С и н т а к с и к яктан саннар исем белән бирелгән кисәкне ачыклап, аергыч вазифасын башкаралар:

Ишек катында мине берьюлы ике хатын-кыз каршылады (М.Хәсәнов). Әй ул беренче чирәмнең яшеле күренүе! Шактый күшеккән күңелдә өметләр терелүе! (М.Фәйзуллин). Ана алты кызының һәркайсына икешәр мендәр әзер­ләп куйган (Ш.Галиев).

Сирәгрәк, саннар җөмләдә фигыль белән белдерелгән сүзне ачыклап хәл булып та киләләр: Әтинең мондый чагын беренче күрүем иде (А.Гыймадиев). Егет ике сөйләмәс (мәкаль). Сан төркемчәләре арасында җ ы ю с а н ы кагыйдә буларак фигыльгә иярә һәм хәл булып килә: Без кинога икәү бардык. Алар бүлмәдә өчәү торалар. Синтаксик яктан саннар исемгә яки фигыльгә турыдан-туры да иярәләр: өч китап, ун укучы, беренче күрдем, ләкин ешрак алар үз­ләре ияргән сүзгә төрле санау берәмлекләре аша бәйләнәләр. Исемгә ияргән вакытта саннар баш, данә, нөсхә, аршин, метр, чакрым кебек санау берәмлекләре белән килә: биш баш сарык, ике баш сыер терлеге, алты данә китап, беренче нөсхә кулъязма, ун чакрым юл һ.б.

Җитмеш чакрым җирне, һай, үттек без,

Бер күрешер өчен килдек без... (җыр).

Фигыльне ачыклаганда сан янында күбрәк кат, кабат, тапкыр, мәртәбә кебек сүзләр килә: Җиде кат үлчә, бер кат кис (мәкаль). ...Үзебез өчен дүрт кат чүкеч суксак, Сезнең өчен биш кат суктык без! (Һ.Такташ). Ләкин беләмен мин бер бөренең Ике кабат чәчкә атмавын... Күпме ашкынса да бер дулкынның Ике тапкыр ярны какмавын, Искән җилнең кире кайтмавын беләмен мин... (М.Кәрим).

§ 53. Сан төркемчәләре. Мәгънәләре һәм грамматик билгеләре буенча саннар түбәндәге лексик-грамматик төр­кемчәләргә бүленәләр: м и к ъ д а р с а н ы, т ә р т и п с а н ы , б ү л е м с а н ы , ч а м а с а н ы, җ ы ю с а н ы.

1. Микъдар саннары бернинди өстәмә кушымчалар алмыйлар, предметларның микъдарын белдереп, гадәттә, исемне ачыклап киләләр: Ишек катында мине берьюлы ике хатын-кыз каршылады (М.Хәсәнов). Бер-бер артлы ике станок тигез ритм белән ходка китте (К.Нәҗми). Бала-чага алты җан: Әхмәт, Нәҗип, Закирҗан (Ә.Фәйзи). Аерылыр чак җитә, дусларым, Сизелмәде ун ел узганы (С.Сөләйманова).

Ярты, чирек сүзләре дә микъдар саннарына керә: Нигә ярты гына бит булса да хат язып салмыйсың? (А.Гыйләҗев). Һәм менә чирек гасыр буе – йөрәк түремдә йөрткән әлеге сорауга җавап алу вакыты җитә кебек (М.Хәсәнов).

Микъдар саннары контекстта исемләшеп киләләр һәм исемнәр кебек төрләнәләр: Егерме алтыны савып, егерме алты баштан сөтне тапшырасың (А.Гыйләҗев). Мондый авылларны без йөзне үттек (А.Гыйләҗев). Бик уңган безнең бакчачы бабай, Яше үзенең туксанда бугай (М.Җәлил).

Абстракт саннарны белдергәндә дә микъдар саннары к и л е ш, т а р т ы м кушымчаларын алып төрләнәләр. Бу – түбәндәге очракларда мөмкин:

а) төрле математик гамәлләрдә һәм сан төшенчәсен абстракт мәгънәдә кулланганда: Тугыз өчкә тигез бүленә. Биш бишең егерме биш була һ.б. Малай чакта йоклап китәр өчен саный идем йөзгә, меңгәчә... (З.Мансуров);

б) сәгатьне, айның көннәрен, кешенең яшен һ.б. белдергәндә: Минем әти эшкә иртәнге алтыда китә, кич сигездә кайта (А.Гыймадиев). Сәгать алты. Хәят апаның сменасы бүген җидедә (К.Нәҗми). Алтысында тулган ай – Язгы ташу суга бай (әйтем). Хәтерлим мин әле бүгенгедәй Сентьябрнең бере җиткәнне (Ә.Мөэминова);

в) микъдар саннары килеш кушымчалары һәм бәйлекләр ярдәмендә фигыльгә ияреп киләләр: Күрде Иргали: юл икегә аерылган, акыллы мал шуңа туктаган икән (М.Хәсәнов). Тимә! Сәгать өчне сукты: Иртүк торып, Җиде белән эшкә киткән әти кайтыр (Ә.Фәйзи).

Микъдар саннарына шулай ук вакланма саннар да кертеп карала: икедән өч, уннан бер, өчтән ике. Бу саннар ясалышы буенча тезмә саннарга карый: беренче сан чыгыш килеше формасы аша икенче санга бәйләнә, грамматик хезмәтләрдә аларны ө л е ш с а н н а р ы дип тә атыйлар.

2. Тәртип саннары -ынчы/-енче (-нчы/-нче) кушымчалары белән ясала һәм предметларның сан буенча тәртибен белдерә: бишенче кат, егерменче бүлмә, беренче көн һ.б.

Тәртип саны күбрәк предметны ачыклый һәм җөмләдә аергыч булып килә:

Сугышның икенче көнендә үк миңа повестка килде (Н.Дәүли). Беренче тау... Анда ятмый томан, Үз вакытында шаулый яз анда (С.Хәким).

Башка сан төркемчәләреннән, аерым алганда микъдар саннарыннан аермалы буларак, тәртип саны ачыклаган исем күплектә дә килә ала: Бу вакытта инде кояш баеп, күктә беренче йолдызлар күренә башлаган була (С.Хәким).

Саналмышлары төшеп калганда, тәртип саннары исемләшеп киләләр: Унынчыны тутыргач та килгән идем, һаман фермада (А.Гыйләҗев). Ә икенчесе – бер карауда өнсез итәрлеге – яшь, күп дигәндә егерме җиде яшьләр тирәседер (М.Хәсәнов). Беренчеләр белән киләм сентябрьдә, Майда китәм унынчылар белән бергә (Э.Мөэминова). Беренчеләр мине сагындыра, Беренчеләр минем истә гел... (С.Хәким).

Сирәгрәк тәртип саны фигыльне ачыклап та килә: Әтинең мондый чагын беренче күрүем иде (А.Гыймадиев).

3. Чама саны предметларның якынча санын, чамалап әйтүне белдерә, һәм морфологик юл – -лап/-ләп кушымчасы белән ясала: унбишләп студент, унлап кеше, егермеләп көн һ.б. Чама саны шулай ук нигездә исемгә ияреп, исемне ачыклап килә: Бер чебеш, унлап-унбишләп узганнан соң шундый ук өтелгән койрыклы тагын бер чебеш. Фу, бөтенләй кәефен боздылар кызның... (Ф.Хөсни).

Әмма контекстта чама саны күбрәк с и н т а к с и к ю л белән, ягъни үзара якын торган саннарны кабатлау юлы белән ясала: ике-өч кеше, дүрт-биш китап, ун-унбиш укучы һ.б.

Җиде-сигез чакрым араны җил уйнатып кына уздылар (М. Хәсәнов). Шул турыда аз гына – биш-алты сүз сөйлим әле, Гадәтемчә аз гына җырлыйм әле, көйлим әле (Г.Тукай).

Санны якынча, чамалап әйткәндә аңа шулай ук күплек кушымчасы ялгана: сәгать җиделәрдә, яше утызларда һ.б.

Ул көнне кичке тугызларга кадәр мәктәптә булдык (А.Гыймадиев).

4. Бүлем саны сан нигезенә -ар/-әр, -шар/-шәр кушымчалары ялганып ясала, һәм предметларны сан буенча тигез өлешләргә бүлүне белдерә: өч-әр китап, ике-шәр дәфтәр, ун-ар сум һ.б.

Юк, һәр агайның баш түбәсендә икешәр, өчәр тургай эленеп тора бугай, – дидем (Г.Бәширов). Ул вакытта инде йортлар егермешәр катлы һәм төрле төстә булырлар (А.Гыймадиев). Берсе артыннан берсе өчәр, дүртәр булып керә торалар, күчтәнәч алып чыга торалар (Г.Бәширов).

Мисаллардан күренгәнчә, бүлем саны күбрәк исемне ачыклый, фигыльне ачыклаганда исә кат, мәртәбә, тапкыр сүзләре белән кулланыла: икешәр кат яздырды; өчәр мәртәбә сөйләтте һ.б.

Тартык авазга беткән сан нигезләренә -ар/-әр кушымчасы, сузыкка беткән саннарга -шар/-шәр кушымчасы ялгана: бер-әр, ике-шәр, өч-әр, дүрт-әр, биш-әр, алты-шар һ.б. Сөйләм телендә бу кушымчаларны бутап әйтү дә бар: берәр ~ берешәр, өчәр ~ өчешәр һ.б. Ләкин бу әдәби нормага туры килми. Әдәби телдә бары тик сиксән, туксан саннарына гына, тартыкка тәмамланган булсалар, -шар/-шәр (-ышар/-ешәр) кушымчалары ялгана: сиксән-ешәр, туксан-ышар.

Бүлем саны кушымчасын шулай ук -ар-лап/-әр-ләп, -шар-лап/-шәр-ләп рәвешендә катлауландырып әйтү дә бар: икешәрләп басыгыз, дүртешәрләп тезелегез; дәфтәрне дүртәрләп өләштек һ.б.

5. Җыю саны сан нигезенә -ау/-әү кушымчасы ялганып ясала һәм предметларны сан буенча бергә җыйнап әйтүне белдерә. Бу сан төркемчәсенең үзенчәлеге шунда, ул, башка саннар кебек үк, предметларның санын белдерә, әмма җөмләдә күбрәк фигыльгә ияреп килә: өчәү килдек, бишәү кайттык; яки үзе җөмләдә хәбәр вазифасын башкара: без – җидәү; төркемдә студентлар унау.

Татар телендә җыю саннарының мондый үзенчәлегенә В.Н.Хангилдин игътибар итә: «Ләкин шунысы характерлы, җыю саннары, сүз тезмәсендә грамматик яктан фигыльгә бәйләнүләренә карамастан, үзләре бәйләнгән фигыль белән белдерелгән эшнең санын да, кабатлануын да аңлатмыйлар, бәлки шул җөмләдәге нинди дә булса исем белән белдерелгән предметның санын аңлаталар... Димәк, аларның фигыльгә бәйләнүләре грамматик бәйләнеш булып кала. Семантик яктан исә алар, һаман да исемгә йә исем алмашлыгына бәйләнеп, предметның микъдарын белдерәләр» [Хангильдин, 1954: 132–133 ].

Телебезнең үзенчәлеген шулай нечкә тотып алган бу галимнең фикерләренә өстәп тагын шуны әйтергә мөмкин, җыю саны шул рәвешле кулланылып, күпмедер дәрәҗәдә санны предметлаштырып белдерә, сан белән бергә бу очракта предметлар, затлар да белдерелә. Телдә кулланылышына игътибар итик:

Кыйгач кашым, Асыл ташым, Йоклаек икәү... (Дәрде­мәнд). Җитәкләшеп икәү бара, Эзләренә ак кар ява... (С.Сөләйманова). Безнең өйдә без җидәү: Безнең песи – җиденчесе (Г.Тукай).

Чама санын белдерә торган -лап/-ләп кушымчасы бүлем санына өстәмә рәвештә ялганган кебек (икешәрләп, өчәрләп), җыю саннарына да ялганып килә: икәүләп башкардык, өчәүләп килдек һ.б.

§ 54. Санның башка сүз төркемнәренә мөнәсәбәте. Алда күргәнебезчә, сан исемнәре телдә предметларның гади санын гына белдереп калмыйлар, аларның кулланылышы шактый күптөрле һәм катлаулы: абстракт саннарны белдергәндә яки исемләшкәндә, мәсәлән, төрле грамматик кушымчаларны алалар, сан төркемчәләре санауның төрле якларын, төсмерләрен чагылдыралар һ.б.

Болардан тыш, бик борынгы тел күренеше буларак, сан исемнәре башка сүз төркемнәре белән дә шактый тыгыз мөнәсәбәттә торалар, ягъни саннар сөйләмдә төрле сүз төркемнәрен алыштырырга һәм тулысынча аерымланып, башка сүз төркеменә күчеп китәргә дә мөмкин. Бу яктан телдә аеруча сөйләм эчендә бер санының кулланылышы үзенчә­лекле:

1) бер саны туры үз мәгънәсендә кулланыла, и с е м н е яки ф и г ы л ь н е ачыклый: Гази бүтән бер сүз дә әйтмәде (М.Хәсәнов). Бакчагызның бер алмасын Татып карыйсым килде (Зөлфәт). Тәрәзәләр ачып бер сызгырдым... (С.Хәким);

2) вакытлыча исемләшә: Колак төбеңә берне кундырсам, биш булыр... (А.Гыймадиев);

3) бер саны билгесезлек төсмерен белдереп, билгесезлек артикле вазифасын башкара: Күк арасында кояш күк ялтырарсың бер заман (Г.Тукай). Ерактагы моңлы бер көй булып Ишетелсәк иде һаман да (Зөлфәт). Шул ук вазифада берәр бүлем саны да килә: Моның өчен аңа берәр якты хатирәне, берәр шатлыклы вакыйганы күз алдына китерергә кирәк иде (М.Хәсәнов).

Билгесезлекне белдергәндә бер саны кабатланып та килә: Әгәр басса сине бер-бер заманны Еламый йомшамас хәсрәт вә кайгы... (Г.Тукай);

4) юклык алмашлыгы мәгънәсендә кулланыла: Бер җир­дә юк андый ак каеннар, Бер җирдә юк андый урманнар (Һ.Такташ).

Бер саны җыю саны формасында билгесезлек алмашлыгына күчә: ...Ялкынланган йөрәгемә берәү бик якын кебек (Ф.Кәрим). Берәү ...Борын очын кулына кысып, Сүгенеп узды кышкы салкыннан (Һ.Такташ).

Шушы берәү формасына аналогия рәвешендә булса кирәк, аеруча шигъри телдә, алда күрсәтелгәнчә, икәү сүзе дә кулланыла: Язгы ташуларда Аккан бозга басып, Икәү килә елга буйлатып... (К.Нәҗми). Бу икәүгә тәңре биргән бертигез зур мәртәбә: Берсе уйный күк йөзендә, берсе уйный сәхнәдә (Г.Тукай). Әмма бу соңгы очракны конверсия күренешенә кертеп булмый, мәгънәсе буенча ул вакытлыча исемләшүгә якын тора;

5) чыгыш килеше формасында бер к е р е ш с ү з (модаль сүз) булып килә: Бердән, кызының укытучы булып китүен, әлбәттә дәрәҗә саный (Ф.Хөсни);

6) бүлүче теркәгеч буларак кулланыла: Күз язмыйм: бер гөмбәгә, бер кызларга, бер егетләргә карап алам... (Ш.Га­лиев);

7) конверсия ысулы белән рәвеш ясала: Бергә эшлибез, бергә укыйбыз;

8) кушма һәм тезмә рәвешләр ясала: берьюлы, бердән-бер, бер-бер артлы һ.б. Бер-бер артлы ике станок тигез режим белән ходка китте (К.Нәҗми); Ишек төбендә мине берьюлы ике хатын-кыз каршылады (М.Хәсәнов). Бердәнбер баланы өф-өф итеп кенә торалар (Ш.Галиев);

9) бер саны төрле формаларда кабатланып, исем яки алмашлык сүз төркеменә якын торган субстантив сүзләр ясый: бер-беребезне, бер-беребезгә һ.б.

Бер-беребезгә ничек охшаганбыз, Икебез дә соры шинельле (Һ.Такташ).

Мең саны исеме телдә шулай ук төрле мәгънәләрдә кулланыла:

а) кабатланып килеп күләм-чама рәвеше мәгънәсен белдерә: ...Сый-хөрмәт өчен мең-мең рәхмәтләрен әйтеп, битен сыпыргандай итте (М.Хәсәнов);

ә) төрле бәйлеге белән кулланыла, шулай ук бик күп рәвешенә синоним булып килә: Башына мең төрле уй килде һ.б.


АЛМАШЛЫК

§ 55. Гомуми мәгълүмат. А л м а ш лы к башка сүз төркемнәре арасында үзенчәлекле урын алып тора. Л е к с и к-с е м а н т и к яктан ул чынбарлык күренешләрен турыдан-туры атамый, ә гомуми рәвештә аларга к ү р с ә т ә, и ш а р ә л и, һәм сөйләмдә башка сүз төркемнәрен а л ы ш т ы р ы п килә. Бу аның атамасында да чагылыш таба.

Татар тел белемендә «алмашлык» термины беренче башлап М.Корбангалиев һәм Х.Бәдигый тарафыннан язылган «Татар теле сарыфы» дигән морфология дәреслегендә кулланыла (1918). Г.Ибраһимов, Җ.Вәлиди грамматикаларында «алмаш» термины, ә аңа кадәрге грамматикаларда «замир», «исме замир» терминнары кулланыла.

М о р ф о л о г и к я к т а н алмашлыклар үзләре алыштырган сүз төркемнәренең грамматик билгеләрен алалар. Исемне алыштырган алмашлыклар, мәсәлән, исем кебек, килеш, тартым, сан белән төрләнәләр: кем, кемгә, кемең, кемнәр һ.б. Зат алмашлыклары тартым белән төрләнмиләр, чөнки алар үзләре затны белдерәләр. Сыйфатны, яисә рәвешне алыштырган алмашлыклар төрләнмиләр, аларга бары тик өлешчә дәрәҗә белдерү генә хас: шулай ~ шулайрак, шундый ~ шундыйрак һ.б.

С и н т а к с и к я к т а н алмашлык җөмләдә үзе алыштырган сүзләр вазифасын башкара, димәк, күптөрле җөмлә кисәге булып килә ала.

Сез – беренче фронтовик (З.Зәйнуллин) – ия; Мондый хәбәрне ишеткәч, халыкның шатлыгы эченә сыймады (М.Галәү) – аергыч; Юк инде, безнең заманда кыз урлап китеп, әллә кая бара алмассың (Ф.Хөсни) – аергыч, урын хәле. Бу егетне сез таныйсызмы? Ул яшь чагында сезнең авылда көтү көтте. Сез аны кыерсытмадыгызмы? (М.Мәһдиев)и я, а е р г ы ч, т ә м а м л ы к һ.б.

Шул рәвешле: а л м а ш л ы к – п р е д м е т, з а т, б и л г е мәгънәләренә г о м у м и р ә в е ш т ә к ү р с ә т е п , и с е м, с ы й ф а т, р ә в е ш, с а н сүз төркемнәрен алыштыра һәм шул сүз төркемнәренең грамматик үзенчәлекләрен үзендә чагылдыра торган сүз төркеме.

Сөйләмдә башка сүз төркемнәрен алыштырып, аларның мәгънәләрен гомумиләштереп белдергәнгә күрә, алмашлыкларны куллану кирәкмәгән кабатлаулардан коткара, сөйләмне ачык, аңлаешлы итеп формалаштыра.

Бу яктан алмашлыклар аерым сүзтезмәләрнең, хәтта тулы җөмләләрнең мәгънәләрен дә бик кыска юл белән алыштырып килергә мөмкин. Мәсәлән:

Кысса да синдә ятимлекләр, фәкыйрьлекләр мине, –

Изсә дә үз ишләремнән хур вә кимлекләр мине, –

Үтте инде ул заманнар, очтылар шул кош кеби,

Уйласам, ул көннәрем тик кичтә күргән төш кеби... (Г.Тукай).

§ 56. Алмашлыкларны төркемләү. Алмашлыклар үз эчләрендә нинди сүз төркемен алыштыруларына һәм мәгънәләренә карап төркемләнәләр.

1. Н и н д и с ү з т ө р к е м е н а л ы ш т ы р у л а р ы н а к а р а п, алмашлыклар түбәндәге төркемчәләргә бүленәләр:

1. И с е м алмашлыклары.

2. С ы й ф а т алмашлыклары.

3. С а н алмашлыклары.

4. Р ә в е ш алмашлыклары.

«Татар теле грамматикасы»ның II томында [2002: 308–310] алмашлык төркемчәләренә «фигыль алмашлыклары», «теркәгеч алмашлыклары», «кисәкчә алмашлыклары» дигән төркемчәләр өстәп бирелгән. Безнең карашыбызча, бу фәнни яктан бик үк төгәл түгел.

Беренчедән, типологиягә мөрәҗәгать итсәк, бер телдә дә «фигыль алмашлыклары» һ.б. дигән төшенчә юк. Төрки телләр грамматикаларында да андый күренеш теркәлмәгән. Рус телендә, мәсәлән, исемнәрне алыштырып килгән алмашлыклар гына махсус сүз төркеме буларак аерып чыгарыла [Русская грамматика, т. 1,1980:783].  Инглиз телендә сүз төркемнәрен алыштыру буенча алмашлыклар икегә бүлеп карала: и с е м алмашлыклары һәм с ы й ф а т алмашлыклары, ягъни с у б с т а н т и в һәм а д ъ е к т и в алмашлыклар. 

Икенчедән, фигыль алмашлыклары дип китерелгән итү, нитү һ.б. сүзләрнең нигезендә -и (-ир) тамырлы ярдәмче фигыль ята, һәм ул телдә берничә төрле грамматик формада кулланыла: иде (ир-де), икән (ир-кән), исә (ир-сә) һ.б.; итү – бу фигыльнең йөкләтү юнәлеше формасы, хәзерге телдә ул ярдәмче фигыль сыйфатында тезмә фигыльләр ясауда актив катнаша: тәэмин итү, тәэсир итү, кабул итү һ.б. Ә нитү, фәлән итү – болар әдәби тел өчен түгел, ә сөйләм теленең дә түбән стиле өчен генә хас берәмлекләр.

Шул ук хезмәттә шунысы, шуны, шуның сүзләре «теркәгеч алмашлыклары» дип китерелгән. Алар асылда сыйфатны алыштыра торган күрсәтү алмашлыкларының төрләнеш формалары, чөнки сыйфат алмашлыклары, сыйфатлар кебек үк, контекстта исемләшә һәм килеш, тартым, сан белән төрләнә.

1. Исем алмашлыклары – гомуми рәвештә предмет мәгънәсен белдерәләр. Аларга күбрәк з а т, с о р а у, ю к л ы к һәм б и л г е с ез л е к алмашлыклары керә: мин, син, ул, без, сез, алар, кем, нәрсә, үзе, һичкем, һичнәрсә, әллә кем, нәрсәдер һ.б. Исем алмашлыклары исемгә хас морфологик категорияләргә ия була, ягъни алар килешләр (сез, сезнең, сезне, сездән, сездә) һәм тартым белән (кемем, кемең, кеме, кемебез, кемегез, кемнәре) төрләнәләр, берлек һәм күплек санда киләләр (кем – кемнәр, нәрсәдер – нәрсәләрдер). Мәсәлән:

Без акны-караны күрмәстән, кая басканны белмәстән, Зәңгәр Чишмәгә чаптык (Г.Ибраһимов). Айрылып китсәм дә синнән гомремнең таңында мин, И Казан арты! Сиңа кайттым сөеп тагын да мин (Г.Тукай). Туып-үскән шушы җирнең ямен Алыштырмый икән һичнәрсәң... (С.Хәким).

2. Сыйфат алмашлыкларыбу, шушы, теге, ул, шул, андый, мондый, нинди, кайсы, бары, барлык, бөтен, һәммә, һәр, кайбер һ.б. Гомуми рәвештә предмет һәм затларның билгеләренә ишарә итәләр; сыйфатлар кебек, исемгә янәшәлек юлы белән бәйләнәләр: бу эш, һәр бала; чагыштыру дәрә­җәсе күрсәткечен алып, төгәл булмаган, якынчарак билге мәгънәсен дә белдерә алалар: андыйрак, әллә ниндирәк. Контекстта исемләшеп киләләр. Мисал өчен:

Һавалар тын торганда, бигрәк тә төнге сәгатьләрдә чыгып, игътибар белән тыңласаң, авылның теге ягыннан да, бу ягыннан да машина гөре ишетелеп тора (Ф.Хөсни). Бер җирдә юк андый ак каеннар, Бер җирдә юк андый урманнар (Һ.Такташ). Бөтен болын өстенә күз күреме җирне чуарлап, әллә никадәр печәнче сибелгән. Әле тегендә, әле монда кояшка каршы яшен яктысыдай чалгы йөзе ялтырап китә (Г.Бәширов).

Сыйфат алмашлыкларына мәгънә ягыннан күрсәтү, билгеләү, билгесезлек, сорау алмашлыклары керә.

3. Сан алмашлыкларына ничә, ничәнче, ничәләп, ничәшәр, ничаклы, никадәр, күпме кебек сорау алмашлыклары керә. Алар предмет һәм затларның микъдарына, тәртип ягыннан санына ишарә итәләр, саннар кебек исемнәргә янәшәлек юлы белән бәйләнәләр һәм, бик эзлекле булмаса да, сан төркемчәләренең кушымчаларын алалар. Җөмләдә бу алмашлыклар саннар үтәгән функцияләрне башкаралар – аергыч, хәл, хәбәр булып киләләр.

Ничә мәртәбәләр Казанның китап кибетендә очраштык (Г.Бәширов). Ничә ел тормыйлар балалар Иделдә һәм Дунай ярында... (Р.Әхмәтҗанов). Моннан соң ул ничаклы тырышса да, артык сикерә алмаячак (Ф.Хөсни). Күпме яу, сугышлар аркылы Син җиңеп чыккансың, Ватаным (Р.Вәлиев).

4. Рәвеш алмашлыклары ничек, кайчан, кайда, кая, алай, болай, шулай, тегеләй, әллә ничек, ничектер, ник, нигә, берничек, һичничек, беркайда, беркайчан һ.б. эш-хәл яки билге билгесенә ишарә итәләр һәм рәвешләр кебек, фигыльгә, сыйфатка, башка бер рәвешкә, хәбәрлек сүзгә янәшәлек ярдәмендә бәйләнәләр һәм, бик үк эзлекле булмаса да, чагыштыру дәрәҗәсе кушымчасы алып, билгенең билгесен якынчалык төсмере өстәп белдерәләр.

Рәвеш алмашлыкларына нигездә к ү р с ә т ү, с о р а у һәм б и л г е с е з л е к алмашлыклары керә.

Абзый, бу турыда үзенең җавабын әллә кайчан әзерләп куйган төсле, тиз һәм салмак тавыш белән җавап кайтарды (М.Әмир). Болай эшләргә аны Сәлим өйрәткән иде (Г.Гобәй). Кыз җырлавыннан кайчан туктады, каршыдагы эшелон кайчан тавыш-тынсыз гына кузгалып китте, егет моны сизмәде (Ә.Еники). Яңа гына күңелле шаулап утырган агачлар, яфрак та кагарга базмыйча, юаш кына басып торалар... Кошлар әллә кая китеп югалды (Г.Бәширов).