Хәзерге татар теле татар халкының милли теле, халыкның рухи һәм мәдәни хәзинәсенең бер чагылышы
Вид материала | Документы |
- Дәрес темасы: Татар милли әдәби теленең формалашуы Дәреснең м аксатлары, 133.41kb.
- Арча җиденче номерлы урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбият укытучысы, 792.47kb.
- Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, Iкатегорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, 368.45kb.
- Р. Л. Малафеева Коммуникатив технология нигезендә рус телле балаларга татар теле һәм, 2516.58kb.
- Тема Ә. Еники "Бала" хикәясе, 70kb.
- «магариф», 1342.98kb.
- Программа казан -2006, 895.95kb.
- Человек и окружающая среда. Экология. Охрана природы. Кеше һәм тирә-юньдәге мохит., 2943.63kb.
- Әтнә татар әдәбиятына, мәдәниятына, фәненә, мәгърифәтенә бик күп мәшһүр шәхесләрне, 26.17kb.
- Исемнәр тарих хәбәрчеләре, 515.26kb.
1. з а т алмашлыклары: мин, син, ул, без, сез, алар;
2. к ү р с ә т ү алмашлыклары: ул, бу, шул, шушы, теге, мондый, андый, тегенди, шундый, алай, болай, тегеләй, шушылай;
3. с о р а у алмашлыклары: кем, ни, нәрсә, кайсы, кая, нинди, ник һ.б.;
4. б и л г е л ә ү алмашлыклары: бары, барлык, барча, һәммә, һәр, һәрбер, һәркем, бөтен, үз;
5. б и л г е с е з л е к алмашлыклары: кемдер, нәрсәдер, кайсыдыр, әллә кем, әллә нәрсә һ.б.;
6. ю к л ы к алмашлыклары: һичкем, һичнәрсә, һичнинди, һичкайчан, беркем, берничек һ.б.;
7. т а р т ы м алмашлыклары: минеке, синеке, безнеке, сезнеке, моныкы, тегенеке, әллә кемнеке һ.б.
В.Н.Хангилдин алмашлыкларны сигезгә – зат, күрсәтү, сорау, билгеләү, билгесезлек, юклык, тартым, мөнәсәбәт алмашлыкларына бүлә. «Татар грамматикасы»нда исә алар алтыга бүленгән: зат, күрсәтү, сорау, билгесезлек, юклык, билгеләү алмашлыклары. Бу соңгы хезмәттә алмашлык төркемчәләренә тартым алмашлыклары кертелмәгән, ә В.Хангилдин грамматикасында мөнәсәбәт алмашлыклары дип күрсәтелгән кем, нәрсә, нинди, кайсы һ.б. алмашлыкларны үзләренә аерым лексик-морфологик төркемчә дип танырга нигез юк. Ул яктан алар – шул ук сорау алмашлыклары. Иярченле кушма җөмлә составында гына бу алмашлыклар, мөнәсәбәтле сүзләр рәвешендә кулланылалар. Мәсәлән, Кая карама, шунда эш кайный җөмләсендә кая алмашлыгы (сорау алмашлыгы) әнә шундый вазифа башкара.
§ 58. Зат алмашлыклары. Зат алмашлыкларының лексик составы зур түгел, алар барысы алты сүздән тора һәм ябык система тәшкил итә: мин, син, ул, без, сез, алар.
Зат алмашлыклары, кагыйдә буларак, исемне алыштыра һәм, килешләр белән төрләнеп, күп төрле грамматик формаларда килгәнгә күрә, сөйләмдә шактый актив кулланыла. Мәсәлән:
Бүген минем әти Казаннан кайта. Улмы? Ул миңа саплы калач китерә. Аннары миңа читек китерә, өр-яңа читек (Г.Исхакый). Сез, татарлар, табигать законына каршы килеп, ничек алай җиңел генә төрле милләт кешесенә әверелә аласыз, ә? (М.Галиев). Яшь чакларның усал Алсуларын Такташ белән бергә сөйдек без (Х.Туфан).
Морфологик җәһәттән зат алмашлыкларына исем категорияләреннән бары килешләр белән төрләнү генә хас. Сан, ягъни берлек-күплек төшенчәсе I, II затта кушымчалар белән түгел, аерым нигез белән белдерелә: мин ~ без, син ~ сез. Ә тарихи юнәлештә исә без, сез алмашлыклары составында борынгы күплек кушымчасы -з булган дип гөман кылына. I, II зат алмашлыклары мин, син килешләр белән төрләнгәндә, кушымчаларда кайбер үзгәрешләр барлыкка килә:
Б.к. мин, син Т.к. мине сине
И.к. минем синең Ч.к. миннән синнән
Ю.к. миңа сиңа У.-в.к. миндә синдә
Төрләнеш парадигмасыннан күренгәнчә, юнәлеш һәм төшем килешләрендә фонетик үзгәреш барлыкка килә (мин + га → миңа, син + га→ сиңа; мин + не → мине, син + не → сине), ә иялек килеше кушымчасы -ем (мин-ем) тартым кушымчасына аналогия рәвешендә үзгәргән дип санала, чөнки иялек килешендәге бу алмашлык һәрчак тартымлы исем белән кулланыла: минем дәфтәрем, минем әнием һ.б.
III зат алмашлыгы ул телдә соңрак, күрсәтү алмашлыгыннан барлыкка килгән, ә аның борынгы тамыры дn~in (-ән/-ин) формасында булган. Килеш белән төрләнгәндә һәм күплектә III зат алмашлыгының тамыры үзгәрә:
Б.к. ул Т. к. аны
И.к. аның Ч. к. аннан (аңардан)
Ю.к. аңа (аңар, аңарга) У.-в.к. анда (аңарда)
Парадигмадан күренгәнчә, урынара килешләрдә III зат алмашлыгы берничә вариантта кулланыла. Кушымчалардагы -р элементы - борынгы юнәлеш килеше калдыгы: аңа ~ аңар ~ аңарга һ.б.
Семантик яктан юнәлеш килешенең төрле вариантлары грамматик синонимнар рәвешендә кулланыла: аңа әйттем, аңар әйттем, аңарга әйттем. Чыгыш һәм урын-вакыт килешләрендә исә семантик аерымлану барлыкка килгән. Анда төре күпчелек очракта җансыз предметларга, төрле күренешләргә күрсәтә; аңар ~ аңарга ~ аңардан ~ аңарда төрләре исә гадәттә шәхескә ишарәли: аннан (алдым), аңардан (алдым); минем китабым анда (аңарда) һ.б.
а) ул алмашлыгының төрле килеш формалары шәхескә мөнәсәбәтле рәвештә кулланыла:
Мин аңарда чиксез яну күрдем
Бүгенгенең бөек эше өчен
Мин аңарда күрдем бүгенгенең
Туып килгән яңа кешесен!..
Зал тын гына аңа карап торды,
Зал аңардан күзен алмады.
Ул бер сүз дә залга әйтмәсә дә,
Зал йөрәген аның аңлады.(Һ.Такташ)
ә) җансыз предметларга, күренешләргә ишарәли һәм рәвешләргә якын мәгънә белдерә:
Анда ул, анда ул суларның Гомеремнең эзеннән акканы... (С.Хәким). Шәһадәтнамә кулыма кергәннән соң, мин аны мең тапкыр укыган, анда ни барын яттан ук белә идем (Г.Ибраһимов). Җем-җем генә тамчылый кар, Анда йолдыз җылысы бар (Р.Рахман).
Бу алмашлыкның чыгыш килеше формасы аннан предмет исемен алыштырып туры үз мәгънәсендә дә кулланыла. Мәсәлән: Минем китап шкафта, аннан ал! (сөйл.т.). Шулай ук вакыт рәвеше мәгънәсендә дә килергә мөмкин (конверсия): Әйдүк көтүне бер җиргәрәк җыярга, аннан бәрәңге пешерергә уйлады (Һ.Такташ).
Күплектәге алмашлыкларның төрләнеше структур яктан исем төрләнешеннән аерылмый: без ~ безнең ~ безгә...; сез ~ сезнең ~ сездән...: алар ~ аларга ~ алардан һ.б.
§ 59. Күрсәтү алмашлыклары. Күрсәтү алмашлыклары: ул, бу, шул, шушы, теге, мондый, андый, тегенди, шундый, алай, болай, тегеләй, шулай, әнә, менә һ.б. Болар зат яки әйберләргә күрсәтү, сыйфат яки рәвешләргә ишарә итү өчен кулланыла. Мәсәлән: Якуп туп-туры шул йортка китте (И.Гази). Менә бу иптәшнең исемен белмим (Ш.Камал). Әнә кровать башында букчасы эленеп тора (А.Шамов). Гариф белән Муса монда куну тиешлекне сөйләсәләр дә, башкалар якын да килмәделәр (Ш.Камал).
Бу, шул, шушы, теге, әнә, менә алмашлыклары гадәттә сөйләүчедән төрле ераклыкта булган предмет һәм күренешләргә төбәп күрсәтәләр. Грамматик хезмәтләрдә аларның семантик үзенчәлекләренә дә игътибар юнәлтелә: бу, шушы, менә алмашлыклары иң якын арага ишарә итәләр; теге, әнә, әнә теге алмашлыклары чагыштырмача иң ерак аралыкны, ә шул, ул алмашлыклары уртача ераклыкны белдерәләр [Хангильдин, 1954: 149 б.]. Мисал өчен: бу китап, шушы китап, әнә теге китап, әнә шул китап һ.б.:
Бик тә суык бит, улым. Әнә, кара әле, бүген кояш та колакланып чыккан (Г.Бәширов). Авылның теге ягыннан да, бу ягыннан да машина гөре ишетелеп тора (Ф.Хөсни).
Төзелеше буенча күрсәтү алмашлыкларының т а м ы р һәм я с а л м а төрләре бар. Хәзерге телдә тамыр алмашлык булып саналганнарына ул, бу, шул, шушы, әнә, менә, теге алмашлыклары керә. Тарихи юнәлештә исә борынгы тамырлар булып бу, ул алмашлыклары һәм борынгыдан килгән берәмлекләр булып теге, әнә, менә (диалекталь тиге ~ ана ~ мона ~ мына) сүзләре санала [Сравн.-ист. гр. тюрк. языков..., 2002: 319–320]. Хәзерге телдә тамыр булып саналган шул, шушы алмашлыклары тарихи сүз ясалышына карый: шу (борынгы тамыр) + ул → шул: шу +уш (шулай ук борынгы тамыр) → шушы һ.б.
Сүз төркемнәренә мөнәсәбәте буенча күрсәтү алмашлыклары нигездә с ы й ф а т һәм р ә в е ш н е алыштыра. Тамыр алмашлыклардан тыш сыйфат алмашлыклары -дый/-ди кушымчалары белән ясала: андый, мондый, шундый, тегенди һ.б. Рәвеш алмашлыклары исә нигездә ясалма, алар тамыр алмашлыклардан -лай/-ләй кушымчасы белән ясала: болай, шулай, тегеләй һ.б.
1. Сыйфатны алыштырган күрсәтү алмашлыклары күпчелек очракта исем белән белдерелгән кисәкне ачыклап аергыч ролендә кулланыла: Бу тавыш бик ачты күңлем, Шатлыгымнан җан яна... (Г.Тукай). Егет менә шул утта янды. Шул көрәшләр, шул газаплар, шул каһарманлыклар эчендә кайнап, аның яшь йөрәге... үзен бер көрәшче итеп үстерү дәрте белән тулып ялкынланды (Г.Ибраһимов). Үткәннәрдән бары шул җыр калды. Ул җыр безгә яшьлек ядкяре (Р.Вәлиев). Тимербулат шундый егет, Караклыкны кичермәс. Сөюенә тап төшсә дә, Эшенә тап төшермәс (М.Җәлил).
Аерым очракларда күрсәтү алмашлыклары икеләтелгән формада да кулланыла: менә шул, әнә шушы һ.б.
Менә шул бабай үләр алдыннан үзенә чакырды да, миңа, бер уч тутырып, орлыклар бирде (Г.Ибраһимов).
Стилистик яктан андый, шундый алмашлыклары рәвешне яки фигыльне ачыклап, көчәйткеч кисәкчә мәгънәсендә дә килә: Илсөяр шундый каты кычкырды, инде егерме-утыз адым китеп өлгергән рота командиры туктап артына борылды (Г.Гобәй). Шундый сагындырдың син, Айсылу апа! – диде (Г.Бәширов).
2. Рәвешне алыштырган күрсәтү алмашлыклары фигыльне ачыклап, күбрәк р ә в е ш х ә л е вазифасын башкаралар:
Алай бик карышсаң, Алмачуарыңны тотарбыз да урманга җибәрербез, – дип куркыталар (Г.Ибраһимов). Мин шулай исәп иттем әле, сеңлем: ул класска мин кабатлау дәресләре беткәнче керәчәкмен (Э.Касыймов).
Сыйфат белән мөнәсәбәттәш бу, шул, теге алмашлыклары, һәм шулай ук андый, мондый, шундый кебек алмашлыклар контекстта исемләшеп, исемнәр кебек, к и л е ш, т а р т ы м, с а н белән төрләнәләр. Бу алмашлыгы килешләр белән төрләнгәндә б ~ м чиратлашуы барлыкка килә, ә шул алмашлыгында -л авазы кыскара, ул борынгыча шу вариантында төрләнә.
Б.к. бу шул теге шундый
И.к. моның шуның тегенең шундыйның
Ю.к. моңа шуңа тегеңә шундыйга
Т.к. моны шуны тегене шундыйны
Ч.к. моннан шуннан тегеннән шундыйдан
У.-в.к. монда шунда тегендә шундыйда
Бу алмашлыклар һәркайсы берлектә һәм күплектә килә ала, тартым кушымчалары ала: бу – боларны ~ болары; шул ~ шулары; мондыйларга ~ мондыйларын һ.б.
Кыскасы, хәзерге телдә башка алмашлыклар кебек үк, күрсәтү алмашлыкларының вазифасы катлаулы һәм күптөрле, һәм ул телебезнең грамматик яктан мөмкинлекләре зур булу турында сөйли.
§ 60. Сорау алмашлыклары. Сорау алмашлыкларына: кем, ни, нәрсә (исем алмашлыклары), кайсы, нинди (сыйфат алмашлыклары), кая, кайдан, кайчан, ник, нигә, ничек (рәвеш алмашлыклары), ничә, ничәнче, ничәшәр, никадәр, ничаклы, күпме (сан алмашлыклары) һ.б алмашлыклар керә. Алар әйберне, затны, билгене белдергән һәм, шулай ук, эшне үтәлү рәвеше, урыны, вакыты, сәбәбе, максаты ягыннан ачыклаган сүзләргә күрсәтеп, ишарәләп киләләр:
Без тормышның төбеннән күтәрелдек. Кем күтәрде? Кайчан? Ничек? – Сезгә менә шул турыда сөйләп бирергә телим... Кайдан килеп, кая баруы һичкемгә билгеле булмаган бер үткенче мөсафир бабай бездә, хәл җыярга туктаган вакытта үлеп калды (Г.Ибраһимов). Ник елыйсыз, сез урамнар, Ник елыйсыз! Туктагыз! (Һ.Такташ). Кайда да йөрәктә, йөрәктә, Төшләргә кереп гел йөдәтә Нигә соң бу Кырлай яклары?! (С.Хәким).
Хәзерге телдәге күп санлы, төрле-төрле мәгънәгә ия булган сорау алмашлыклары тарихи рәвештә өч төрле тамыр алмашлыктан – кем, нә ~ ни, кай алмашлыкларыннан барлыкка килгән. Тел үсеше дәвамында бу алмашлыкларның төрле грамматик формалары морфологик яктан аерымланып, аерым лексик берәмлеккә әверелгәннәр. Мисал өчен: *нә ~ *ни алмашлыгыннан нәрсә (нә+ирсә), нәчә ~ ничә, нигә (нә ~ ни + гә), ничек (нә-чик) һ.б. алмашлыклар ясалган;
*кай алмашлыгыннан: кая (кай+а, юн.к. кушымчасы), кайда, кайсы (кай+сы, тартым кушымчасы), кайчан (кай+чаг+ын), кайдан алмашлыклары барлыкка килгән.
Кем сорау алмашлыгы, борынгыдан ук үзгәрешсез килгән алмашлык, татар телендә бары тик з а т к а, ш ә х е с к ә карата гына кулланыла. Рус теленнән аермалы буларак, мәсәлән, бу алмашлык бүтән тере затларны белдерми. Мәсәлән:
Меңләгән күз карый бу чорга:
– Сез кемнәр, сез кемнәр?
– Сез кемнәр?! (Ф.Сафин).
Туган яктан гүзәл җир юк,
Илен кем сөеп туйган? (Р.Вәлиев).
Исемне алыштырып, кем алмашлыгы аның барлык грамматик категорияләрен үзенә ала: килеш, тартым, сан белән төрләнә: кем, кемнең, кемгә, кемне, кемең, кемегез, кемнәре, кемнәр һ.б.:
Кемнәрең бар, кемне уйлыйсың, кемнәрең сагындыра (җыр). Кемгә сөйлим серләремне, йөрәгем ялкын кебек... (Ф.Кәрим). Алар кем соң? – дигән ачуланып староста... (А.Алиш).
Кем алмашлыгы шул, шунда кебек күрсәтү алмашлыклары белән иярчен җөмләләрне баш җөмләгә бәйли торган чара (мөнәсәбәтле сүз) буларак та телдә актив кулланыла. Мәсәлән: Кем эшләми, шул ашамый (мәкаль). Кем иген игә, шул җырлап яши (мәкаль).
Ни, нәрсә алмашлыклары кешедән башка тереклек ияләренә һәм җансыз предметларга мөнәсәбәттә кулланыла; алар шулай ук исемнәр кебек төрләнәләр: нәрсә ~ нәрсәне, нәрсәдән, нәрсәләре; ни ~ ниләр, нидән һ.б.
Шуның өстенә тагын Бәдертдинов үзе дә ямансылатмый... кайсы бригаданың нәрсәдә алдырганлыгын, кайсының нәрсәдә калышуын күрсәтә тора (Ф.Хөсни).
Грамматик хезмәтләрдә нәрсә алмашлыгында предметлык төшенчәсенең шактый көчле булуы да билгеләнә. Мәсәлән: Алда бер ак нәрсә күренә башлады (Ш.Камал).
Сөйләм телендә һәм шулай ук сирәгрәк әдәби телдә дә нәрсә, нәмәрсә сүзләре исем ролендә, «ниндидер әйбер» төшенчәсендә дә еш кулланыла. Мәсәлән: Мә, менә бу нәмәрсәләрне ераграк яшереп куй әле, – дип, әтисенә пулемет ленталары һәм наган бирде (Г.Гобәй).
Күп нәрсәләр якын булып китәр,
Күп нәрсәдән әле бизелер...
Азмы җырлар яздым синдә, Казан!
Гомерем дә синдә өзелер (М.Әгъләм).
Ни алмашлыгы хәзерге телдә күбрәк сөйләм теле өчен хас: Ни сөйлисең син? Ни булды? Нидән шулай курыктың? һ.б.
Әмма ул мәкаль-әйтемнәрдә шактый еш очрый: Ни чәчсәң, шуны урырсың (мәкаль). Оясында ни күрсә, очканында шул булыр (мәкаль).
Кай – кайсы, нинди сорау алмашлыклары предмет билгесенә күрсәтеп, сыйфатны, яки башка предмет билгесен белдергән сүзләргә мөнәсәбәтле рәвештә кулланыла: Кай тарафларга юл тотасың? (Р.Мөхәммәдиев). Сез кайсы халыктан дисәләр, Батырлар исемен атадым (Р.Вәлиев). Нинди уеннар башлап ташлаганбыздыр, анысын хәтерли алмыйм... (Г.Ибраһимов).
Контекстта исемләшеп кайсы, нинди алмашлыклары исемнәрчә төрләнәләр: ниндиләрен (кайсыларын) аласың; кайсылары яхшы?
Төш авышкач, өйдәге кешеләр кайсысы кая таралып беткәч, киенеп, ясанып... хыялларым әйдәгән якка юнәлдем (Ф.Шәфигуллин). Кызу каным уйнар оланнарда, Уйларымның калыр кайсысы? (Ф.Сафин).
Кая, кайда, кайчан, ник, нигә, ничек алмашлыклары рәвешне алыштыралар һәм контекстта төрләнмиләр.
Менә кайчан кузгала төрле өмәләр: каз өмәсе, сүс өмәсе, тула өмәсе (Г.Бәширов). Боз пәрдәсен умырзая Ничек ача, күрсәйдең, Энҗе гөлдән мәңге шиңмәс Тәкыялар үрсәйдең (С.Сөләйманова). Әнә күрегез: ул ничек көмеш тавыш белән яңгыратып кешни (Г.Ибраһимов). Нигә, нигә, синең шаян күзләр Күзләремә болай багалар?! (Һ.Такташ). Ник шунда гына калмады, Ник дулкын китте ары? (Р.Вәлиев).
§ 61. Билгеләү алмашлыклары. Билгеләү алмашлыклары: үз (үзем, үзең, үзе һ.б.), бары, барлык, барча, бөтен, һәр, һәрбер, һәркем, һәммә һ.б. Тарихи рәвештә билгеләү алмашлыкларының лексик составы соңрак формалашкан дип уйларга нигез бар, чөнки алар арасында үз алмашлыгыннан кала барлык берәмлекләр яки башка сүз төркемнәреннән күчкән (бары, барлык, бөтен һ.б.), яки ярым алынма сүзләр (һәр, һәрбер, һәркем һ.б.)
Билгеләү алмашлыкларының күпчелеге сыйфат сүз төркеме белән мөнәсәбәттәш, һәм алар җөмләдә предмет билгесенә күрсәтәләр:
Аның ана йөрәге улы турындагы һәрбер сүзне, улына булган һәрбер карашны ычкындырмыйча аулап тора иде (Ә.Еники). Бер минут эчендә бөтен күл өсте малайлар белән тулды (И.Гази). Һәр җир карланган, сулар бозланган (Г.Тукай). Үз илем бар, рәхмәт, әнкәй! Үз телем бар, Рәхмәт, әнкәй! (Ф.Сафин).
Контекстта исемләшкәндә, билгеләү алмашлыклары, исемнәр кебек, килеш, тартым, сан белән төрләнәләр:
Без колхозга кергәч мал-туарлар Һәммәбезнең күмәк ителде... (Һ.Такташ). Иң яхшысы, беркая да китмәскә. Барыбыз бергәләп, җиң сызганып тотынырга да, барлык авылларны, барлык өйләрне электричестволы итәргә, яктыртырга (Ф.Хөсни). Агачлар астына сыгна балалар барчасы бергә, Алай да булмаса, барсы төшәләр сикерешеп күлгә (Г.Тукай).
Китерелгән җөмләләрдәге һәммәбезнең, барыбыз, барчасы, барсы – исемләшеп килгән билгеләү алмашлыклары.
Кулланылыш үзенчәлекләре буенча, бигрәк тә семантик яктан, билгеләү алмашлыклары арасында аерымлыклар да бар:
Үз алмашлыгы - борынгыдан килгән тамыр алмашлык. Ул:
а) предметларның билгесен күрсәтеп аергыч ролендә килә (үз кеше, үз илем һ.б.). Яуса да карлар, табигать эшли инде үз эшен... (Г.Тукай). Башсыз малай түгел, үз җаен белә булыр (Г.Ибраһимов). Үз төсен үзгәртми саклаучы арада берсе бар, Көз көне һәм кыш буе саргаймый торган чыршы бар (Г.Тукай);
ә) ләкин бу алмашлык телдә күбрәк тартым белән төрләнгән хәлдә затларга күрсәтү өчен кулланыла: үзем, үзең, үзе, үзебез, үзегез, үзләре. Мондый очракта ул зат алмашлыклары белән янәшә дә, шулай ук аерым, ягъни мөстәкыйль рәвештә дә килә ала: мин үзем, син үзең, ул үзе, без үзебез, сез үзегез, алар үзләре һ.б. һәм сөйләмдә күбрәк сөйләүче яки эш башкаручы затны а е р ы п к ү р с ә т ү, басым ясау мәгънә төсмерен белдерә:
Мин үзем Мостафа атлы булам, авылда «Мостай» дип кенә йөриләр ие, хәзер дә шулай дип кенә йөрергә була. (Ф.Хөсни). Сез үзегез дә рухи Геркулеслар, Сез үзегез дә рухи титаннар! (Х.Туфан).
Мөстәкыйль рәвештә үзләре генә килгәндә дә бу алмашлыклар күбрәк затларга күрсәтәләр, килешләр белән төрләнәләр: үзем, үземне, үзләренә һ.б.
Башка берни дә кирәкми, Үзем чапкан печәннәрне бер туйганчы иснәсәм (С.Хәким). Җырга салып җырдай тормышыңны, Үзеңә бүләк итәсе иде (Х.Туфан). Кайлардан килсә дә инде, Үзләрен күрәсе юк; Башларын сөеп, кочаклап, күзләрен үбәсе юк (Х.Туфан).
Барлык, барча, һәммә, һәрбер, һәркем кебек алмашлыкларны семантик яктан ике төркемгә бүлеп карыйлар:
а) барлык, барча, һәммә, бөтен алмашлыклары предметларның җыелмасына бербөтен итеп күрсәтәләр: барча кош-корт, барлык кешеләр, бөтен авыллар һ.б.
ә) һәр, һәрбер, һәркем, һәрнәрсә кебек алмашлыклар предметларга, затларга яки аларның төркемнәренә аерып, аерым-аерым күрсәтәләр: һәр кеше, һәрбер авыл, һәркем белә һ.б.
Авыл халкы барысы да эштә (Р.Сибат). Олыгайгач ул китапларның каталогын төзедем: барлыгы 258 китап сакланган иде (М.Мәһдиев). Бөтен капкалардан йөгерешеп, хатын-кызлар, бала-чагалар чыкты (Ә.Еники). Саргаядыр көз көнендә һәр агач яфраклары... (Г.Тукай). Туган якта һәр тал җырлый... (С.Хәким). Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем Була минем юл күрсәткүче йолдызым (Г.Тукай).
Д.Г.Тумашева билгеләү алмашлыкларының кулланылыш буенча тагын бер үзенчәлеген билгели. Мәсәлән, җыйма мәгънә белдерә торган барлык, һәммә кебек кайбер алмашлыклар күплек сандагы исемнәрне ачыклыйлар (барлык кешеләр, һәммә авыллар), ә бөтен, бар кебекләре берлек сандагы исемнәрне ачыклап киләләр: бөтен халык, бар көчем, бар җырым һ.б. [Тумашева, 1964: 112–113 ]. Мисаллар:
Сөләйман карт белән Гөлчирә гөлләр яратканга, барлык бүлмәләр гөлләр белән тулган иде (Г.Әпсәләмов). Очкан кошның барысы да шоңкар түгел... (Дәрдемәнд). Бар җырымны илгә багышладым, Гомеремне дә бирәм халкыма (М.Җәлил).
Билгеләү алмашлыгы мәгънәсендә бар модаль сүзе дә кулланыла: Бар җир карланган, Сулар бозланган... (Г.Тукай). Ашарга утырса, ни гаҗәп – бар тәмле моның алдында иде (М.Мәһдиев).
§ 62. Билгесезлек алмашлыклары. Телебездәге билгесезлек алмашлыклары барысы да төрле юллар белән ясалган алмашлыклар, һәм алмашлыкларның бу төре тел үсеше процессында шулай ук соңрак барлыкка килгән дип уйларга нигез бар. Алар ике төрле юл белән ясала:
а) сорау алмашлыкларына билгесезлекне белдерә торган -дыр/-дер кисәкчәсе ялгана: кемдер, нәрсәдер, нидер, ниндидер, каядыр, кайчандыр һ.б.;
ә) сорау алмашлыклары алдыннан әллә кисәкчәсе килә: әллә кем, әллә нәрсә, әллә кая, әллә ни, әллә кайчан һ.б.
Билгесезлек алмашлыкларының бер төркеме исем белән мөнәсәбәттәш, ягъни алар затка яки төрле предметларга күрсәтәләр һәм исем кебек төрләнәләр: әллә кем, әллә кемнәр, әллә кемгә, әллә кемең, кемеңдер, кемгәдер, нәрсәдер һ.б. -дыр/-дер кисәкчәсе гадәттә килеш, тартым, сан кушымчаларыннан соң ялгана:
Хәлим аңлап бетерә алмады: кемнәрдер туптан атып, ниндидер пароходны батырганнар... (И.Гази). Нәрсәдәндер күз эленгән, Һәм тәмам баскан йокы... (Г.Тукай). Кемгәдер яшьлеге кайтты, кемнеңдер заяга узган гомере күз алдыннан кичте (Ә.Еники). Федько чыннан да нидер хәтерләргә тырышкандай, кашларын җыерып, уйланып торды (Ә.Еники). Әллә нәрсә генә йөрәкне чеметеп алды... (Г.Бәширов).
Ничектер, әллә ничек, кайдадыр, ниндидер, кайчандыр һ.б. билгесезлек алмашлыклары с ы й ф а т һәм р ә в е ш белән мөнәсәбәттәш. Алар гадәттә предмет билгесенә, яисә эш-хәлнең урынына, вакытына, сәбәбенә һ.б. күрсәтәләр. Мәсәлән: Ерактан, әллә кайдан, ишетелә күк күкрәгән аваз (Г.Тукай). Кайчандыр икебез бер ишеккә сыеп үскән балалар бит без! (Г.Насрый). Бүген никтер борчылып торам (И.Гази). Бөтен болын өстенә, күз күреме җирне чуарлап, әллә никадәр печәнче сибелгән (Г.Бәширов). Табигать үз өстенә килгән дәһшәттән курыккан кебек, сагаеп калды: ... Кошлар әллә кая китеп югалды (И.Гази).
Билгесезлек алмашлыгы мәгънәсендә санның төрле төркемчәләре – бер, бер-бер, берәү сүзләре кулланыла:
Дөньяны җимерердәй бер көч, бер дәһшәт белән күк күкрәде (Г.Әпсәләмов). Югары очтан берәү килә, Иңбашында урагы... (җыр). Тегермәннәр берәр тавыш тыңлаган шикелле туктап калган иделәр (Ш.Камал). Әгәр басса сине бер-бер заманны Еламый йомшамас хәсрәт вә кайгы... (Г.Тукай).
§ 63. Юклык алмашлыклары. Юклык алмашлыкларына: һичкем, беркем, һичберкем, һичнәрсә, бернәрсә, һичбернәрсә, берни, һични (исем алмашлыклары), һичнинди, бернинди (сыйфат алмашлыклары), һичничек, берничек, һичкая, беркая, һичкайчан, беркайчан, һичкайда, беркайда (рәвеш алмашлыклары) кебек алмашлыклар керә. Юклык алмашлыкларының нәрсәне белдерүен, семантикасын В.Н.Хангилдин түбәндәгечә аңлата: «Предметларның яки аларның билгеләренең, яки эш-хәл белән бәйләнгән хәлләрнең (урын, вакыт, сәбәп һ.б.) бөтенләй табылмавын, юклыгын аңлата торган алмашлыклар шушы төркемчәгә керәләр» [Хангильдин, 1954: 158 ].
Барлыкка килү, формалашулары ягыннан юклык алмашлыклары шулай ук тел үсешенең соңгырак чорына карый. Лексик составы буенча алар барысы да ясалма, сорау алмашлыклары нигезендә барлыкка килгәннәр. Бу алмашлыкларның ике структур тибы бар. Алар сорау алмашлыкларына бер саны яки һич кисәкчәсе ялганып ясалалар:
а) беркем, берни, бернәрсә, бернинди, беркая һ.б.;
б) һичкем, һичнәрсә, һичкайчан, һичкая һ.б.
Сөйләмдә бер, һич сүзләре үзләре генә дә юклык алмашлыгы мәгънәсендә кулланылырга мөмкин. Мәсәлән:
Бер җирдә юк андый ак каеннар,
Бер җирдә юк андый урманнар... (Һ.Такташ).
Бер сүз дә әйтмәде (сөйл.т.). Барча байлыкны җыячаклар, имеш, Һич һөнәрсез бай булачаклар, имеш (Г.Тукай). Кычкырасым килә җиргә минем: Һич туймадым синдә яшәп, дип... (С.Хәким).
Һичкем, берни, бернәрсә кебек исем белән мөнәсәбәттәш, һәм һичнинди, бернинди кебек сыйфатны алыштырган алмашлыклар исемләшү аша, исемнәр кебек, килеш формаларын алалар, тартым белән төрләнәләр. Мәсәлән:
Моңа беркем дә гаҗәпләнми Дошманнан нәрсә көтәргә мөмкин соң? (Н.Дәүли). Күрдем хәзер: эшкә һичнәрсә тиң түгел (И.Гази). Һичнигә карамый, яңа хуҗалар үзләренчә җан-фәрман тырышкан булалар (А.Алиш). Көннәремнең һичберен дә чөнки Ак ди алмадым (Г.Тукай).
Беркайчан, һичкая, һичничек һ.б. кебек рәвеш белән мөнәсәбәттәш алмашлыклар гадәттә төрләнми, җөмләдә күбрәк фигыльне ачыклап, хәл вазифасын башкаралар. Мәсәлән:
Әмма ләкин бер генә теләген ул һичничек тә җиңә алмады... (Ә.Еники). Һәр солдат белә: бәлки шушы җиңү хакына ул кайдадыр ятып калыр, мондый матур таңнарны һичкайчан күрергә туры килмәс (Ш.Рәкыйпов). Беркайчан әйтмә син авыр сүз, Йөрәк бит болай да яралы... (җыр).
Сөйләм телендә һәм сирәгрәк әдәби телдә дә юклык алмашлыгы кем дә сүзе белән, ягъни сорау алмашлыгы һәм көчәйткеч дә кисәкчәсе белән белдерелергә мөмкин:
Мин урынымнан торганда, бакчада кем дә калмаган иде (Ш.Камал). Кем дә белми, кем дә әйтми: Уңгаракмы, сулгарак? Исә җилләр, кая иссә, Шунда китә бу кораб (Р.Рахман). да~дә кисәкчәсе гомумән башка юклык алмашлыклары янында да еш кулланылучан һәм ул инкярны көчәйтә төшә: Анда беркем дә юк иде (Г.Әпсәләмов).
Һич тә күңелем ачылмаслык эчем пошса,
Үз-үземне күралмыйча рухым төшсә,
Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм бу башымны
Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә
Шул вакытта мин кулыма китап алам,
Аның изге сәхифәләрен актарам... (Г.Тукай).